Мәдәни җомга

Илдус ӘХМӘТҖАНОВ: ЧИСТАЙ МУЗЕЙ-ШӘҺӘР БУЛЫРГА БИК ЛАЕК

Чистай районы - республиканың көнчыгышы һәм көнбатышын бәйләүче бер буын кебек. Шуңа да бу төбәктә Татарстан районнарында барган вакыйгаларның һәркайсы теге яки бу дәрәҗәдә чагылыш таба сыман. Гомумән, урман-болыннарга гына түгел, сәнәгать предприятиеләренә дә бай булган Чистай районы республикада әһәмиятле урын тота. Шулай да төбәк бүген нинди сулыш, мәшәкатьләр белән...

Чистай районы - республиканың көнчыгышы һәм көнбатышын бәйләүче бер буын кебек. Шуңа да бу төбәктә Татарстан районнарында барган вакыйгаларның һәркайсы теге яки бу дәрәҗәдә чагылыш таба сыман. Гомумән, урман-болыннарга гына түгел, сәнәгать предприятиеләренә дә бай булган Чистай районы республикада әһәмиятле урын тота. Шулай да төбәк бүген нинди сулыш, мәшәкатьләр белән яши, бу як халкы үз тормышында нәрсәләргә аеруча өстенлек бирә? Чистай районы башлыгы Илдус Тәлгат улы ӘХМӘТҖАНОВ белән әңгәмәбез әнә шул хакта.


- Әйе, Чистай районында Татарстанда уңышлы алып барыла торган проект-программаларның барысы да республика яшәешеннән аерылгысыз төстә тормышка ашырыла, - дип башлады сүзен Илдус Тәлгат улы. - Без аларның берсеннән дә читтә кала алмыйбыз, игътибарыбызны, көчебезне республикада аеруча әһәмият бирелә торган мәсьәләләргә туплап эшлибез. «Тиз торгызыла торган физкультура-сәламәтләндерү комплекслары»мы, «Тарихи хәтер», «Имин юллар», «Сугышчан кардәшлек», «Тормыш сыйфаты - сәламәтлек», «Балаларга - балалар бакчасы», «Нык гаилә», «Халык контроле», «Мәктәпкә җыенырга булыш» кебек проектлармы - Чистайда барысы да гамәлгә куела. Мәктәпләр, мәдәният йортлары, клублар, фельдшер-акушерлык пунктлары төзибез, белгечләр өчен йортлар салабыз. Алар барысы да райондашларыбызның күптөрле мәсьәләләрен хәл итүче кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлдерелгән. Билгеле, бу проектларның кайберләренә өстенлекне күбрәк тә бирә торганбыздыр. Әйтик, районыбызда балаларның һәм үсмерләрнең саулыгына, димәк, аларның физик һәм иҗади активлыгын үстерүгә аеруча игътибар итәбез. Чистай укучыларының Русиякүләм олимпиадаларда Татарстан данын яклавы шуның нәтиҗәседер, мөгаен.

- Белүебезчә, Чистай моношәһәрләр программасына да керде. Аның буенча эш ничек бара?

- Бу программа буенча 2010 елда эшли башлаган идек. 2011 елда 592 миллион акча үзләштерелде. Аннары ел ярымнар тирәсе вакыт резидентлар килмичә торды. Әлбәттә, халык дулкынланды, борчылды. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның кулы җиңел булдымы, быел 2 резидент килә, шул исәптән республика резервлары да керә башлады. Мәскәүдән дә, килер, дип шылтыраттылар. Бүген бу мәсьәләдә эш кузгалды, дип ныклап әйтергә мөмкин. Предприятиеләр төзелеше башлану райондагы эшсезлек мәсьәләсен дә хәл итәчәк, дип уйлыйм. Әлегә Чистайда эшсезлек буенча пособие алучылар исәбе республикада иң күбе. Бу инде эш урыны булмаганнан да түгел, районда 500 эшче урыны бар. Әмма бериш яшьләрнең кәнәфидә генә утырып эшлисе килә бугай. Аннары хезмәт урыны булмаучылар арасында пенсия яше җитәргә 1-2 ел калган кешеләр бар. Әлбәттә, аларга ярдәм итәбез.


- Чистай - борынгы тарихи, затлы мәһабәт биналарга да бай кала. Бирегә туристларны җәлеп итү мәсьәләсе ничек тора?

- Шәһәребезнең тарихы бик бай. Ул Чулманның түбәнге агымында яшәгән болгарларның үзәк шәһәре Җүкәтауга, патша Русиясендә икмәк сату белән дан тоткан Челышев, Стахеев кебек сәүдәгәрләргә бәйле. Заманында илдә ашлык бәясен алар билгеләгән. Биредә бик күп сәүдәгәрләр яшәгән, алар Чистайда гына түгел, Алабуга, Казан кебек шәһәрләрдә дә затлы биналар салдырган. Әлеге корылмалар - бүген дә шәһәребез бизәге. Аннары, белгәнегезчә, Чистайда Б.Пастернак, Л.Леонов кебек язучылар белән бәйле истәлекләр күп. Чөнки бертөркем әдипләр Ватан сугышы елларында биредә яшәгән. Бер сүз белән әйткәндә, Чистай урамнарын узганда нинди генә хатирәләр яңармый.

Биредә өяз шәһәре, Борис Пастернак, Гаяз Исхакый музейлары эшләп тора. Тагын 15ләп музей булдырыла. Аларның күбесе инде эшли дә. «Балыкчы», «Язучылар», «Аэронавтика», «Репрессияләнүчеләр», «Шәҗәрә» кебек музейлар һәркемгә дә кызыклы булыр. 1846 елдан Үзәк мәчеттә имам-хатыйб булып торган, «Камалия» мәдрәсәсенә нигез салган Мөхәммәтзакир Камаловның да мирасын торгызмакчы булабыз. Хәзер аңа багышлап Чистай укулары уздыра башладык. 2 нче татар гимназиясе янәшәсендә Мәскәү өлкәсе Наро-Фомински шәһәре татарлары Тукаебыз бюстын куярга ниятли. Булдыр кебек борынгы яшәү урыннары булган авылларыбыз, археологик һәйкәлләребез дә байтак. Булдыр авылы янында «Саф кырлар» тыюлыгы да бар. Ул инде үзе бер хәзинә. Моннан тыш, бу тирәдә «Татарстан үзәге» дигән билге дә куелган. Заманында Казан губернаторы Н.Скарятинныкы булган бакча да чистайларның яраткан ял итү урыны. Биредә ислам, нәсара, староверлар сәнгате әсәрләрен күрергә мөмкин. Шуңа күрә без Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка һәм Хөкүмәт җитәкчебез Илдар Халиковка Чистайны музей-шәһәр итү, аны республиканың туристлык маршрутына кертү турында хат белән мөрәҗәгать иттек, документлар тапшырдык. Безнең бу идеябез хуплау тапты кебек.

- Сез, Наро-Фомински шәһәре татарлары, бирегә килеп, Г.Тукай бюсты куячак, дидегез. Чистай белән әлеге шәһәр арасында нинди бәйләнеш бар?

- Без 2010 елда Наро-Фомински шәһәренә Сабан туена барган идек. Шул чакта таныштык, дуслаштык, үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзедек. Хәзер бәйләнешләрнең өзелгәне юк. Алар ел саен безгә Сабан туена кайта. НароФоминскилар шәһәребезгә Габдулла Тукай бюстын әзерләп алып килеп кую теләген белдерде. Ул август ахырларына өлгерер, Шәһәр көнендә һәйкәлне тантаналы төстә ачарбыз, дип уйлыйм.

Аннары Наро-Фоминскида танк, десант дивизияләре бар. Без хәрби комиссариат аша егетләребезне шушы дивизияләрдә хезмәт иттереп булмасмы, дип сорадык. Бүген Наро-Фоминскида Чистай районында туып-үскән 50гә якын егет хезмәт итә. Солдатларыбызга да әйбәт, ата-аналарына улларының хәлләрен белешеп торырга да уңай.

- Чистайда территориаль-иҗтимагый үзидарәләр оеша башлаган. Аларның эшчәнлеге белән дә таныштырып үтсәгез иде.

- Яңалык - ул онытылган искелек, диләр. Совет заманнарында социаль-педагогик комплекслар бик уңышлы эшләп килде, аннары 90 нчы еллар ыгы-зыгысы белән ул онытылып ук китте. Территориаль-иҗтимагый җирле үзидарә советлары алар бераз менә шул комплексны хәтерләтә. Бу иҗтимагый советлар җәмәгатьчелек белән җирле үзидарә органнары арасында, аннары алар аша дәүләт белән бәйләнешне тәэмин итә. Территориаль-иҗтимагый совет халык инициативасын түбәннән югарыга таба уздыручы булып тора. Һәм ул Чистайда күп кенә акцияләрне башлап җибәрүче булды. Бүгенге көндә шәһәрдә 7 территориаль-иҗтимагый совет эшли. Аларның һәркайсының кызыклы шөгыле бар. Әйтик, 3 нче иҗтимагый җирле үзидарә советы экология түгәрәге һәм шахмат клубы ачып җибәрде, хәзер алар уңышлы гына эшли. Бу җирле үзидарә «Чиста яр буе», шәһәр зиратын җыештыру акцияләре уздыруны башлап җибәрде. 5 һәм 6 нчы советларда да төрле яшьтәгеләр өчен түгәрәкләр эшли, балалар чигәргә, сәйләннән бизәкләр үрергә өйрәнә. 5 нчесендә «Вектор» радиокомпаниясе булдырылды, 6нчы советның үз «Дубравушка» вокаль ансамбле бар. Моннан тыш, территориаль-иҗтимагый үзидарәләр каршында микрорайонның хатын-кыз, ветераннар, яшьләр советлары оештырылды. Кешеләр үзләренең кызыксыну, мавыгуларына карап туплана, иҗади коллективлар оеша. Шул рәвешле, урамда нишләргә белми йөдәп йөрүче бала һәм үсмерләр үз шөгылен тапты. «Чиста яр буе» акциясендә генә дә 300дән артык чистайлы катнашты. Утырышларга балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә исәптә торучы, тәртипсез яшәүче гаиләләр дә чакырыла. Нәтиҗәсе дә сизелде: районда җинаятьчелек кимеде. Күп кенә микрорайоннарда җәмәгать тәртибе пунктлары булдырылды. Алар да территориаль-иҗтимагый үзидарә составына керә. Совет аша предприятиеләрнең ирекле халык дружиналары кизүе дә оештырыла. Чистайларның бу тәҗрибәсе ТР Дәүләт Советы комитеты тарафыннан уңай бәяләнде.

- Түгәрәкләр оештыру, иҗат коллективлары белән эшләү белгечләр җәлеп итүне сорый. Шуңа күрә территориаль-иҗтимагый үзидарәгә күпмедер чыгымнар да кирәктер.

- Алда әйтеп үтелгән эшләргә муниципаль акча тотылмый. Моның өчен предприятиеләр, эшмәкәрләрдән җыелган акча җәлеп ителә. Шуңа күрә баштарак, бу эшне башлап җибәргәндә, кайбер предриятиеләр акча сорап йөрисез, дип, бигүк өнәп тә бетермәгән иде. Әмма хикмәт - шәһәрдә тәртип урнаштыруда, түгәрәкләр оештыруда гына да түгел. Хәзер бит кешеләр үз-үзенә йомылып бетте, бер подъездда яшәүчеләр, хәтта бер мәйданчыктагылар да бер-берсен белешми башлады.

Ә монда, ишегалдына чыгып чәчәк утырткач, үзара таныша башладылар. Кешегә аралашу кирәк. Икенчедән, арабызда ялгыз яшәүчеләр дә күп. Кемдер, берәр тартма кәнфит тотып, әбекәйнең хәлен белергә бара икән, ул, әлбәттә, шатланачак. Биргәненең дә күңеле була, җаны рәхәтләнеп китә, икеләтә бәйрәм килеп чыга. Юмартларны Аллаһы да икеләтә зурлый, диләр. Хәзер бик күпләр игелек кылып яши башлады.

- Сез әңгәмәбез барышында районда балаларның иҗади сәләтен үстерүгә аерым игътибар бирелүен искәртеп үттегез. Шушы мәсьәләгә киңрәк тукталып үтсәгез иде.

- Талантлы балалар белән эшләү бакчаларда ук башланып китә, аны мәктәпләр дәвам итә. Без бу балаларны төрлечә кызыксындырабыз, фестивальләр үткәрәбез, үзара аралашулары өчен мөмкинлек тудырабыз. Чистайда инде 27 ел дәвамында балалар рәсем сәнгате мәктәбе эшләп килә. Анда балалар рәсем ясый, чигә, гамәли сәнгать серләренә төшенә. Укучыларның эшләреннән даими рәвештә күргәзмәләр үткәрелә. Моннан тыш, шәһәрдә балалар сәнгать мәктәбе эшләп тора.

Район мәдәният йорты бик тузган иде. Ул хәзер заманча мәдәни күңел ачу үзәге итеп өр-яңадан салынды. Анда балалар һәм яшьләргә дә сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудырылган. Элек кинотеатрыбыз да юк иде. Хәзер бу үзәктә өч юллы боулинг, спорт, 3D, 5D форматлы кино күрсәтү заллары бар. Теләүчеләр биредә тренажер, фитнес залларында шөгыльләнә. Әмма иң куандырганы, мәдәни-күңел ачу үзәгендә 400 урынлы концерт залы бар. Ул үз талантларыбызга чыгыш ясар өчен заманча мәйдан булу белән бергә, аны республика һәм Русиянең танылган артистлары да үз итә башлады. Биредә күп чаралар, бәйрәмнәребез уздырыла.

Безнең районның Камал театры белән дә дуслыгы башланып китте. Аңа оеткыны якташыбыз Шамил Закиров сала башлаган иде. Хәзер театр коллективы гастрольләр белән шәһәребезгә даими килә. Алар белән Чистайда татар халык театры булдыру турында да килештек.

Шунысы куандыра: районда төрле милләт, мәдәният, дин кешеләре үзара аралашып дус, тату гомер итә. Алга таба да шулай булыр, иншалла.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: