Мәдәни җомга

Ил хәтеренә уелган уйлар

Равил Фәйзуллинга 75 яшь

Бик борынгы заманнарда халыклар үзләренең тарихын ташларга чүкеп яза торган булган. Дастаннарын балчык такталарга уеп калдырганнар. Сүзне аеруча олылаганда «ташка басылган» дип әйтү шул заманнардан безнең көннәргә килеп җиткән. Ташка басылган икән, димәк, аның чынлыгына һичбер шик юк.

Шигырьләрне ташка уеп язу гадәте, «ташкайларга чокып яздым каргыш, тураннарым укыр бер чакта» дип җырларыбызда һаман җырланып йөрсә дә, хәзер инде тарихта гына торып калган. Кайчакта тормышка ашмаслык уйлар да башка килеп куя: әгәр шагыйрьләр әле дә шигырьләрен ташка үз куллары белән чокып яза торган булса, сүзнең кадере ни тиклем артыр иде, ташка язучы кеше сүзләрнең һәрберсен санап, ни тиклем сакчыл булыр иде!

Безнең заманда да кайсыбер шигырьләрнең аерым юллары һәйкәлләрнең нигез ташларында, төрле мемориалларның мәрмәр такталарында язылып тора. Бик сирәк була торган хәл. Ләкин бүгенге көннәрдә дә шигъри юлларның яшәү рәвеше гаҗәп үзгәрешләр кичерә икән. Яңарак кына мин бик үзенчәлекле рәссам Әхсән Фәтхетдиновның оригиналь эшләре хакында укып белдем. Бу рәссам татарның мәшһүр шагыйре Равил Фәйзуллинның иллеләп кыска шигырен агачка уеп язган, шулар нигезендә рельефлы скульптуралар төркеме иҗат иткән икән. Афористик шигырь белән тапкыр рәсем детальләрен табигый берләштергән бу такталарда татар тормышының үзенчә символик образы чагылган.

Минемчә, бу әсәрләрнең тууына сәбәпче булган шигърият белән сәнгать һич кенә дә очрак­лы килеп кушылмаган. Әгәр шагыйрьләр бүген дә ташка яки тактага уеп язар булса, су буе шигырьләр иҗат итеп, көчләрен бушка сарыф итмәсләр иде, Равил Фәйзуллинның да хезмәте күпкә нәтиҗәлерәк булыр иде. Чөнки аның шигырьләрендә һәр сүз үз урынында, ташка язар алдыннан үлчәнелгән сымак, һәр юл кат-кат уйланылган, җеге җегенә бербөтен итеп китереп тоташтырылган. Р.Фәйзуллинның шигъри сүзләре зират ташларындагы, һәйкәл йөзлекләрендәге, хәтер такталарындагы язулар сымак тирән мәгънәле һәм тапкыр. Аның берьюллык шигыренә әллә күпме фикер сыя, тоташ тормыш, язмышлар һәм вакыйгалар күз алдына баса.

Халык тарихының шигърияттәге чагылышы дигәндә, без еш кына олы поэма-дастаннарны, киң күләмле әсәрләрне күз алдына китерергә гадәтләнгәнбез. Ләкин заманның чалымнарын, аның аерым фаҗигаләрен бер шигъри юл белән дә әйтеп була икән. Равил Фәйзуллин – татар шигъриятендә беренче булып әнә шундый берьюллык шигырьләр иҗат иткән шагыйрь. Бу берьюллык шигырьләрнең байтагын автор поэманы яки озын шигырьне исемләгән сымак исемли. Ике генә мисал:

Казанга 800 ел, диләр... 
Үгиләрнең туган көнен 
                        кем үткәрсен!

Кызыл китап 
Яңа бит ачып куелган... 
                          Кем чираты?..

Берәр генә юллык шигырьләр, әмма шушы ике мисалда кыерсытылган милләт язмышындагы фаҗигале хәлләр дә, бүгенге көннең глобаль хәвеф-хафалары да зиһенне сискәндерә, уйларга сала.

Шигърияттә барысы да табигый һәм камил булырга, шигъри моң күңелдән үзе түгелеп төшәргә һәм башка күңелләргә күчәргә тиеш, диләр. Дөрес, әлбәттә. Ләкин бу табигыйлек, бәлки, парадокслардан да торадыр, гайре табигыйдән яңача табигыйлек хасил буладыр. Чын шигърият һәрчак көтелмәгәнчә бит ул. Бу яктан Равил Фәйзуллин иҗатында җете мисаллар бихисап. Гаять олы рухи дөньяга – татар әдәбиятына бу шагыйрь ниндидер парадокс, күз күреп, колак ишетеп күнекмәгән вакыйга булып иңде һәм барлык үсеш юлы белән, шушы катмарлы эзләнүләр юлындагы олы-олы табышлары-ачышлары белән үзенең чынлап та куанычлар һәм җитди вакыйга, милли шигъриятне яңартучы өр-яңа сүз, мөһим күренеш икәнлеген раслады.

Әгәр дә туктаусыз яңару әдәбият үсешенең төп ихтыяҗы икән, бу ихтыяҗ аерым чорларда аеруча көчәя һәм көчле талантлар таләп итә икән, алтмышынчы-җитмешенче еллардан башлап татар шигъриятендә бу тарихи бурычны башкару күп яктан Р.Фәйзуллин өлешенә төште. Язмыш тарафыннан үзенә ни тиклем зур җаваплылык йөкләтелгәнлеген шагыйрь яхшы тоя, шуңа һәр сүзенә иң югары таләпләр куеп, гомеренең һәр көнен, һәр сәгатен кадерләп иҗат итә.

Татар шигъриятендә Равил Фәйзуллин ирекле шигырьнең ирекле хокук яулавына иреште: берәр, икешәр, өчәр, дүртәр юллык әсәрләр иҗат итте, формаларны үзгәртте. Ләкин алар милли җирлеккә Көнбатыштан яки японнардан китерелгән «ят җимеш» булмады, шагыйрьнең зиһенендә, бәгырендә кайнап, милли шигъриятнең яңгырашына үзенеке булып кушылды. Җимерелгән формалардан хәрабәләр түгел, камил шигъри әсәрләр, сүзләрдән коелган гүзәл сәнгать һәйкәлләре туды. Башта сәеррәк күренгән шушы формалардан тыш, башта ятрак булып ишетелгән шушы моңнан башка хәзерге татар шигъриятенең рухи халәтен күз алдына китереп кара!

Р.Фәйзуллин шигырьләре сурәтләрнең җетелеге, детальләрнең тапкырлыгы, уй-кичерешләрнең тыгызлыгы белән хәтергә уелып кала. Хәтергә уела диюем юктан түгел. Шигъриятне күбрәк күңел белән, йөрәк белән кабул итәргә күнеккән татар һәм башкорт укучыларына Р.Фәйзуллин әсәрләренең асылына барып җитәр өчен зиһенне нык кына эшләтергә, хис белән бергә акылны да эшкә җигәргә кирәк. Чөнки аның иҗаты – югары әзерлекле, киң карашлы, сизгер һәм зирәк укучыга тәгаенләнгән интеллектуаль шигърият. Шушы сыйфаты белән дә ул хәзерге татар поэзиясенә бик хикмәтле яңалык өсти, аның заманча йөзен яңа төсмерләр белән уңышлы тулыландыра.

Әдипнең сүз байлыгын еш кына аның әсәрләрендә кулланылган сүзләр исәбе, аларның гомум саны белән бәһалиләр. Аерым шагыйрьләрнең, язучыларның сүзлекләрен төзиләр. Бик кирәкле эшләр, кызыклы хезмәтләр, әлбәттә. Шулай да Сүзнең әлегә кеше зиһене үлчәп-бәһаләп бирә алмаслык серләре һәм үзенчәлекләре бар. Шагыйрьнең Иҗат басуы ничек чәчелгән? Орлыклары сирәк-мирәк кенә тишеп чыкканмы, әллә тыгыз рәтләр булып калыкканмы? Башакларының туклары күбрәкме, әллә ачларымы? Иҗатта моны саннар белән генә исәпләп булмый шул.

Әмма Р.Фәйзуллин шигырь­ләре хакында шуны икеләнмичә әйтә алам: китапларының һәр бите саен фикер үткенлеге, сүзләрнең салмаклыгы буенча, һәр юлның ни тиклем нык җигелүе, олы йөк тартуы буенча татар әдәбиятында Р.Фәйзуллинга тиңләшер шагыйрьләр әллә ни күп түгел. Бу олы шагыйрьнең әсәрләрендә кеше күңеле әллә күпме кичерешләрдә, канатлануларда һәм тетрәнүләрдә, җанны эретеп кинәнү мәлләрендә һәм бәгырьләрне телер үкенечле чакларда ачыла. Шәхес гомере буе рухи камиллеккә омтыла, әмма шушы югары максатлар юлында күпме югалтуларга дучар була. Сагышлы да, каргышлы да, җырлы-нурлы да, хурлыклы да бу дөньяга шагыйрь барысын да йөрәгеннән үткәреп, оҗмах биеклекләренә үрләп, тәмуг гөнаһларына батып, шатланып-газапланып җир йөзеннән үтә. «Мин хыянәт иттем тугрылыкка, хыянәтем ләкин тугры»,– дигән иде Рәми Гарипов. «Гөнаһ» исемле шигырендә Р.Фәйзуллин болай ди: «Курыкма, көл, елмай! Кирәкми аһ-ваһлар! Безнең бу – савапка торырлык гөнаһлар!» Шагыйрь­нең хыянәте дә, гөнаһлары да башкачарак. Башкалар, бәлки, үзләренең уңай мәлләрен сизми-кичерми дә үткәреп җибәрәләрдер. Үзенә иң югары таләпләр куеп яшәүче шагыйрь исә һәр адымын, һәр кылганын катгый караш белән барлый, иң сизгер үлчәүләр белән үлчи. Хаталарын яшерми, тормышның аяусыз хакыйкатьләренә туры карый. Фәрештәдән иблискә әйләнер хәлләргә дә тарый. Аның өчен инсафлыкның һәм ихласлыкның чикләре юк. Юккамыни минем адашым «Безне тәмам туфрак юар ләхеткә яткач кына» дигән тетрәндергеч сүзләрне курыкмыйча әйтә.

Р.Фәйзуллинның кыска гына шигырендә дә – кеше гомере. Андагы кичерешләр шагыйрьнең рухи халәте белән генә чикләнми, бер-ике детальнең балкышы аша башкаларның язмышын яктыртып күрсәтә. Менә «Ишеттем мин бик борынгы карттан» дигән бер «әманәт»:

Ташулардан талга 
                        эленеп калган 
иясез бер яулык шикелле, 
калдым кибеп 
Дөнья куагында... 
Үтте гомер талгын җил белән!

Көрсенү сымак шушы кыска гына монологта бик борынгы картның гомер юлларына ни тиклем сабыр һәм сагышлы йомгак-чыгымталары... Кешеләрнең мондый көрсенүләрен дә, табигатьтәге һәр хәрәкәтне дә шагыйрьнең сак колагы бик чос тотып ала. Шуларның хәтердән чыкмаслык әллә күпме сын-күренешләрен иҗат итә.

Мин дә куна алыр идем 
кемгәдер шатлык булып! 
Җирдә күпме җаннар йөри 
иясез шатлык булып...

Р.Фәйзуллинның «Иясез шатлык» исемле шигырендә шушы юллар җырдагы кушымта сымак кабатланып бара. Иясез шатлык булып әкренләп сүнгән гомерләр үзе үк фаҗига бит. Шагыйрь менә шулар өчен сызлана, иясез шатлыклар ияләрен тапсын иде, дип үрсәләнә.

Сызланса-үрсәләнсә дә, Р.Фәйзуллин хис-тойгылары белән түгелеп-чәчелеп бармый, кичерешләрен тыя белә, кулда тота ала. Аның шигырьләренә тышкы эмоциональлек түгел, эчке киеренкелек хас. Шушы сыйфаты белән ул күпләрдән нык аерыла да. Кайчакта ул, бәлки, үтә җитди дә күренәдер, тормышында барысы да алдан исәпләнгән сымак та тоеладыр. Ләкин аның бу рәвеше күңел корылыгыннан түгел, үсмер чактан сайлаган шушы максатларга тугрылыктан. Р.Фәйзуллин – гомер буе тормыш-көнкүреш стихиясенә баш бирмичә, үз язмышын үзе иҗат итүче көчле Шәхес, һәрчак үзенә-үзе тугры булып калган Шәхес. Моңа ирешүе, үз йөзеңне югалтмавы, үз сүзеңне саклавы, үз хокукыңны яклавы җиңел түгел. Адашның вакланырга, җиңел-җилпе хисләр белән төчеләнергә вакыты юк. Бу холкы аның иҗатына да күчми калмый. Берьюллык шигырендә әйтмеш­ли, «Вакыт кына мәңге тантанада». Шуңа да шагыйрь һәр мәлнең бәһасен белә, һәр шигъри юлның кыйммәтен, бөек тәгаенләнешен беркайчан да исеннән чыгармый.

Алтмышынчы еллар уртасында басылган «Аҗаган» исемле уч төбе хәтле генә җыентыгыннан алып соңгы ун елда дөнья күргән күптомлык сайланма әсәрләренә тикле кырык ел арада Равил Фәйзуллин бай иҗат дөньясы тудырды, милләтнең Олы Шагыйре булып үсте. Аның шигырьләре күп телләргә тәрҗемә ителгән, бик күп китаплары басылып чыккан. Үзе әллә күпме югары бүләкләргә, хөрмәтле исемнәргә лаек булган. Шагыйрь язучылар мохитенең үзәгендә, халык тормышының уртасында илһамланып яши. Дан-шөһрәтне яшьләй татыса да, мактау сүзләрен күп ишетсә дә, болардан башы әйләнмәгән, кыйбласын югалтмаган. Дөньяны үткен карашлы, зирәк зиһенле ил агасы булып барлый. Сүзләре халык күңеленә тамыр­ланган, уйлары Ил хәтеренә уелган.

Равил БИКБАЕВ.

2000.

 

Иҗади дуслык җепләре

Иҗат кешеләре арасындагы рухи якынлык тууның сәбәпләре мең төрле. Берәүләрне яңа әсәрләре турында фикер алышу, балалар үстерү, кода кодачалык мәшәкатьләре якынлаштырса, икенчеләрен алсу таңнарны бергә аттырып балык тоту, гөмбә җыю, агачлар, чәчәкләр үстерү кебек бакча «хәс­рәтләре» берләштерә. Ә менә олуг шагыйребез Равил Фәйзуллин белән кайчан, ничек якынлашып, дустанә булып китүебезнең төп сәбәбе – туган әдәбиятыбызның, телебезнең үсүе, халкыбызның яулаган үрләрен саклау көрәшендә катнашу, җан ату якынлаштыргандыр дип уйлыйм.

Яшь арабыз нибары биш ел гына булса да, тормыш баскычларын үткәндә, ул сизелә икән. Әле дә хәтердә: традиция буенча, без, чыгарылыш курс студентлары, университет химкорпусының 4 нче катындагы аудиториясенә җыелган егет-кызларны студент булулары белән котлап, үзебезчә фатиха биреп, үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтеп, уңышлар теләгән идек. I курс – инде эш стажлары булган кызлар, армия хезмәтен узган егетләр арасында мәктәпне әле генә тәмамлаган 17 яшьлек Фәйзуллин Равил дә булган икән. 1960 елның сентябрь ае бу. Шуннан соң 60 елга якын вакыт үткән дә киткән...

Узган гасырның 60 нчы еллар ахыры – 70 нче еллар башы. Мин – Алабуга педагогика институты ректоры, ә яңа гына 25 яшен тутырган Равил – Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе. Икебез дә Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә уку-укыту, әдәби-мәдәни тормышында шактый ук җаваплы хезмәттә. Эш буенча шактый еш очраша идек. Равил Әлмәттә дүрт ел чамасы эшләде. Шул чорда, милләтпәрвәр җитәкче буларак, язучылар, гомумән әдәбиятыбыз өчен байтак игелекле гамәлләр башкарды. Аны яхшы белгән өлкән буын вәкилләре хәзер дә ул эшләгән елларны сагынып искә ала.

Равил Фәйзуллин әдәбиятка яшьли килде, әдип-гражданин буларак яшьтән формалашты. Иң яшь СССР Язучылар берлеге әгъзасы, иң яшь делегат, иң яшь җитәкче... Бу хакта күп язылды. Мин үзем дә аның иҗаты, поэтик үзенчәлекләре турында күләмле берничә мәкалә язган кеше. Бу хакта сүз куертып тормыйча, бер генә фактны искәртеп узасы килә: әле 35 тә тулмаган шагыйрь Тукай премиясен 30 яшькә кадәр язган шигырь һәм поэмалары өчен алды. Шунысы да бар: 1978 елда ул бүләкне дәгъвалаучылар арасында (сәнгать өлкәсендәге иҗатчыларны да кертеп исәпләсәң, җәмгысы 15ләп кеше) шактый ук көчле язучылар бар иде – Туфан Миңнуллин, Саҗидә Сөләйманова, Эдуард Касыймов... Ә Равил Фәйзуллиныбыз, аларны узып, лауреат исемен яулады. Иҗат һәм Яшьлек берлеге җиңде! Бүгенге көнгә кадәр язучылар арасында әлеге премияне алган иң яшь әдип. Минемчә, бүгенге яшьләр, гомумән, үзен яшькә санаган иҗатчылар өчен гыйбрәтле үрнәк бу!

Карьера үсешендә Р.Фәйзуллин 90 нчы елларда зур уңышларга ирешә. 1990–1995 сәнәләрдә ул - Югары Совет депутаты, 1999–2010 елларда Язучылар берлегенә яңа әгъзаларны тәкъдим итү Коллегиясе рәисе, чирек гасырга якын татар әдәбиятының йөзек кашы – «Казан утлары» журналының баш мөхәррире. Шулары өстенә, 2007 елдан бирле ул Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы.

Мин Казанга әйләнеп кайтып, татар филологиясе тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты деканы булып эшләү дәверендә һәм бигрәк тә тәнкыйть, гыйльми эзләнүләр белән генә чикләнмичә, прозада да каләм тибрәткәли башлагач, «Казан утлары»ның баш мөхәррире белән араларыбыз якынайды, даими очрашып тору теләге «сайтына» күчте.

Сәбәпләре ачык: беренчедән, заманында үзе дә шуннан үсеп чыккан, студентларның «Әллүки» иҗат оешмасындагы яшь сәләтләрне эзләү, ярдәм итү булса, икенчедән, мин, ул «Казан утлары» белән җитәкчелек иткәндә, һәрдаим редколлегия әгъзасы булдым. Хәтта Алабугада яшәгәндә дә, бер җыелышны да, җитди очрашуны да калдырмаска тырыштым. Редколлегия утырышларында безгә «Казан утлары»ның өстәл тартмасында бастырырга әзер һәм нинди әсәрләр каралырга тиешлек турында тулы мәгълүмат бирелә иде. Иң соңыннан, күпчелек таралышкач, хуҗа берничә кешене – Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Фәрваз Миңнуллин һәм мине – «абзыйлар, ашыкмагыз әле, беразга калыгыз, сүз бар иде, озак тотмам» дип калдыра иде. Шул сүзне көтеп, моңаеп тәрәзәгә карап торган Мәһдиев тә шып итеп урындыгына утыра. Аяз абый да «Нәкыягә сәгать алтылардан калмыйча кайтып җитәрмен» дигән вәгъдәсен оныта...

Тар даирәдә очрашуларның кадере шунда булды: еллар буенча миләрне агулый килгән идеологик биремнәрдән котылып, һәркайсыбызга «иҗат иреге» бирелгән чор иде. Без янәдән урындыкларга чүмәшкән арада, Равил кара-сары өстәленә төрле плакатлар, сайлауга бердәм килергә чакырган лозунглар җәйгән арада, ачыктан-ачык сөйләшүләр, «хәзер мин чыгып китәм» дип әйттергәнче «чеметүләр», ишек ягына барасы урынга ипләп өстәл янынарак утырулар - уртак үткәнебезнең сагынычлы, мөлаем истәлекләре.

Кәефләрне күтәреп алгач, өстәл тирәсендәге биш-алты олы затны якынайткан сөйләкләр, мәзәкләр чоры башлана. Артык азыну, натурализмга кереп бату юк, барысы да бер-беребезне хөрмәт итү, күңелебезне юату рәвешендә бара. Вакыты җиткәч, хуҗага рәхмәт әйтеп, ипле, матур гына таралышабыз.

Бу төр очрашуларга фәлән-фәлән еллар узган, мәҗлестәштәгеләрнең күбесе инде бакыйга күчкән булса да, әйткән сүзләре, үзләрен тотышлары – барысы да бүгенгедәй күз алдында, якын һәм кадерле. Шундый хатирәләре булмаган кешеләрне мин бәхетсез, рухи дөньясының кайсы ягыдыр китек дип саныйм. Миңа калса, шундый данлык­лы шәхесләребезне берләштерә алган Равил Фәйзуллинга озын гомер теләп, рәхмәттән башка нәрсә әйтәсең инде! Татар язучылары да тир түгеп эшли дә, ял итә дә белгәннәр икән, дип көнләшеп, дус яшәүгә өйрәнсеннәр иде бездән соң килгән каләмдәшләр.

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН.

2018.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: