Мәдәни җомга

Әхәт САФИУЛЛИН: Түләүле бушлай медицина

Гәрчә безнең түрәләр хәзер бу турыда искә алганны яратмаса да, гади халык СССР чорының күп кенә уңай якларын бүген дә сагынып яши. Белем алуның, медицинаның бушлай булуын, коммуналь хезмәтләрнең бүгенге кебек ел саен кыйммәтләнмәвен искәрсәк, телибезме, юкмы, тик хәзерге тормышыбыз белән чагыштырганда: "Без коммунизмда яшәгән икән бит!" - дип әйтергә...

Гәрчә безнең түрәләр хәзер бу турыда искә алганны яратмаса да, гади халык СССР чорының күп кенә уңай якларын бүген дә сагынып яши.
 
Белем алуның, медицинаның бушлай булуын, коммуналь хезмәтләрнең бүгенге кебек ел саен кыйммәтләнмәвен искәрсәк, телибезме, юкмы, тик хәзерге тормышыбыз белән чагыштырганда: "Без коммунизмда яшәгән икән бит!" - дип әйтергә мәҗбүр булабыз. Килешәм, ул чорның бик тискәре, явыз яклары да күп булды (хәзерге түрәләр, тормышыбызның бик түбән дәрәҗәгә төшүен онытып, күбрәк аның шул якларына басым ясарга ярата). Ләкин, дөресен генә әйткәндә, гади халык өчен, хәзерге белән чагыштырганда, аның өстенлекле яклары күп иде. Медицина өлкәсен генә алыйк. Беркемгә дә сер түгел, хәзер халыкка медицина хезмәте күрсәтү, киресенчә, тулысынча түләүлегә әйләнеп бара. Берәр анализ ясарга яисә аппаратта тикшерү узарга туры килсә, талон юк, диләр, ә акча түләсәң, хәзер үк рәхим ит! Бу - бик кыйм­мәтле өлкә: хәзерге көндә, профессор Василий Власов фикеренчә, гражданнарның вакытында һәм сыйфатлы медицина хезмәте алу өчен өстәмә түләүләре илдәге сәламәтлек саклау чыгымнарының 50 процентын тәшкил итә!
 
Безнең медицинаны өлешчә түләүле итү омтылышы 90 нчы елларда башланды. Ул чакта, түләүле медицина хезмәте буларак, акчалы булган кешенең нәрсәдер өстәмә сатып алуы күздә тотылган иде. Мәсәлән, хастаханә палатасының уңайлы булуы өчен бераз өстәмә түләү рөхсәт ителде. Аннары икенче вариант барлыкка килде: законда халыкка билгеле бер күләмдә бушлай медицина хезмәте күрсәтү каралды, ә калганын гражданнар үзләре түләргә тиеш иде. Тик болар тормышка ашмады.
 
2000 елдан соң дәүләтнең медицинага бүлеп бирелә торган акчасы кими, ә халыкның бу хезмәт өчен өстәмә түләүләре арта башлады. Хәзерге көндә илнең гади халкы бу хезмәт өчен түли алмас дәрәҗәгә җитте. Мәсәлән, 2016 елда медицина хезмәте күрсәтү бәясе, 2015 ел белән чагыштырганда, 7,8 процентка үсте, шул исәптән һәр кешегә туры килгән уртача түләүле хезмәт күрсәтү бәясе 3607 сумнан 3903 сумга җитте. Шушы ике ел эчендә, ниндидер аңлаешсыз реформалар һәм оптимизацияләр үткәрү нәтиҗәсендә, дәүләтнеке булмаган медицина оешмалары артуга юл тотты. 2015 елда барлыгы 18600 медоешманың 3700 е шәхси милеккә әверелде. Бу 18 меңнең 4100 е дәүләт карамагында түгел иде инде, 2016 елда исә инде алар саны 4500 гә җитте (әлегә 2017 елгы мәгълүматлар юк).
 
Хисап палатасы башлыгы Татьяна Голикова белдерүенчә, 2016 елда түләүле медицина ярдәме күрсәтү күләме 11 процентка үскән. Бу Росстат күрсәткечләре белән дә раслана: 2016 елда түләүле медицина базары 528 млрд сум, ә 2017 елда исә, якынча фаразлау буенча, 700 млрд сумга җитә. "Сәламәтлек индексы" тикшеренүләре күрсәткәнчә, 2015 елда шәхси клиникаларга халыкның 47 проценты мөрәҗәгать итсә, 2016 елда исә андыйлар саны 52 процентка җиткән. Коточкыч хәл бит бу! Димәк, медицина ярдәменә мохтаҗ халыкның яртысы бу хезмәт өчен үз кесәләреннән чыгарып түли! Бу хезмәтнең СССРда бушлай булуын ничек искә төшермисең?! Кемдер бу адымга тиешле тикшеренүләрне яисә һөнәри табибкә эләгүне айлар буе көтмәс өчен, икенчеләре квалификацияле консультация алу өчен барырга мәҗбүр. Ә акчалылар түләүле клиникаларга даими рәвештә йөри. Кызык та, кызганыч та хәл килеп чыга: башта без дәүләт медицина системасына салым рәвешендә, ә аннары тагын бер мәртәбә - үз кесәбездән чыгарып түлибез. Әле шунысы да бар - Росстат күләгәдәге медицинаны исәпкә алмый. Анда да күп акча әйләнә, алар турыдан-туры табибләр кесәсенә керә. Әйтик, хирург - уңышлы операция, ә анестезиолог сыйфатлы наркоз өчен түләргә кирәклекне искәртә. Мәсәлән, бер операциядән соң анестезиолог яныма "хәл белергә" икенче көнне үк керде. Ә хастаханәләрдә операция ясаган табибнең кесәсенә салу гадәти күренеш...
 
Бер караганда, бюджеттан мәҗбүри медицина иминиятенә (ОМС) зур акчалар бүленеп бирелә. Әйтик, ул 2017 елда 1 трлн 735 млрд сум тәшкил итте. Ул чагында нигә пациентлар акча янчыкларын ачарга мәҗбүр соң?! Моның сәбәпләре берничә. Күп клиникалар пациентларны өстәмә, кирәк булмаган анализлар яса­тырга, УЗИ, МРТ үтәргә этәрә, чөнки аларны безнең сәламәтлек түгел, ә үзләренә өстәмә акча керүе генә кызыксындыра. Икенче сәбәп - ОМС сис­темасының төбәк бүлекләре арасындагы буталчык мөнәсәбәтләр.
 
Боларга тагын бушлай медицина хезмәтенең күп кенә очракларда түбән дәрәҗәдә булуын да өстәргә кирәк. Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының фәнни тикшеренүләр институты башлыгы Давид Мәлик-Гусейнов фикеренчә, шикаятьләрнең 90 проценты нәкъ шуны раслый. Кешеләрне зур чиратлар һәм тиешле табибкә кичекмичә язылу мөмкинлеге булмау ярсыта. Җәмәгать тикшеренүләр үзәге (ВЦИОМ) мәгълүматлары күрсәтүенчә, кешеләрне түләүле медицинага мөрәҗәгать итәргә чиратларның зур булуы (сорашуда катнашучыларның 34 проценты), табибләрнең дорфалыгы һәм компетентсызлыгы (респондентларның 26 проценты) этәрә.
 
Әлбәттә, монда сәламәтлек саклау системасында алдын-артын уйламыйча, эзлексез барган реформалар да зур роль уйный. Шуның аркасында 2014 елда сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче 90 мең кеше кыскартылды. Шуңа күрә хәзерге вакытта илдә, рәсми мәгълүматлар буенча, 55 мең табиб җитешми, 2017 елның 1 гыйнварына Россиянең 9,9 мең авыл һәм бистәләре медицина инфраструктурасы белән тәэмин ителмәгән, турысын гына әйткәндә, аларда гади фельдшерлык пунктлары да юк.
 
Т.Голикова билгеләп үткәнчә, тиешле дәва алу мөмкинлеге булмау шартларында түләүле медицина хезмәтенең үсүе бушлай медицинаның түләүлегә әйләнә баруын раслый. Әгәр мисалга алсак, шәхси табибкә бер күренү, бер-ике анализ ясату, УЗИ тикшеренүе ким дигәндә 2-3 мең сум тора икән, мондый "дәвалану"ның күпләр өчен теш үтмәслек икәнлеге аңлашыла булыр. Росстат мәгъ­лүматларына караганда, 2017 елның август аенда россиялеләрнең уртача эш хакы 31870 сум, уртача пенсия - 13200 сум гына. Бу уртачаларның нәрсә икәнен барыбыз да белә дип уйлыйм. Мондый эш хакы һәм пенсия күпләрнең төшләренә дә керми. Алай гынамы?! Бездә, В.Путинның Федераль Җыенга юлламасында әйтелгәнчә, 20,3 миллион кешенең эш хакы хәтта яшәү минимумыннан да ким! Аларны ярлылар дип түгел, ә хәерчеләр дип атарга кирәктер. Росстат мәгълүматы буенча, бүгенге көндә илдә ярлылар саны 22 миллион. Бу да дөреслеккә туры килми, чөнки бу хәерчеләрдән башка бездә яшәү минимумыннан аз гына артык эш хакы алып эшләүчеләр дә күп. Ә тегеләренең дә, боларының да гаиләләре дә бар бит. Әти-әнисе ярлы икән, аларның балалары да ярлы ич! Дөрес, яңа иске президентыбыз 2024 елга яшәү минимумыннан ким эш хакы алып яшәүчеләр санын 10 миллионга тикле киметергә /бетерергә түгел, ә яртылаш киметергә!/ вәгъдә бирде. Димәк, дәүләт түрәләре ярлылар дип атаган хәерчеләр кавеме илдә тиз генә бетмәячәк әле. Ә моның, - тфү-тфү, әйттем-кайттым! - киресенчә килеп чыгуы, ягъни артуы да мөмкин...
 
Тулысынча түләүлегә әйләнеп барган медицина хезмәте безгә бернинди сәламәтлек тә гарантияли алмый. Чөнки дәүләт тиешле эш хакы түләмәгәнгә күрә, өстәмә эш хакы өчен, түләүле клиникаларның күбесендә дә шул ук табибләр эшли.
 
Капитализмга аяк баскач, СССРның яхшы якларын алып үстерәсе урынга, Көнбатышка йөз тотып, советлар заманында дөньяда алдынгылардан саналган мәгарифебезне дә, кемнәргәдер ияреп, ил халкының горурлыгы булган бушлай медицинабызны да җимердек.
 
Ә башка илләрдә медицина хезмәте күрсәтү эше ничек тора?
 
Швециядә сәламәтлек саклау системасы салымнар исәбенә /өстәмә медицина иминияте сатып алырга кирәкми/ корылган һәм бушлай хезмәт күрсәтә. Көньяк Кореяда да 100 % бушлай. Испаниядә, даруларны да кертеп, барысы да бушлай. Италиядә теләсә нинди операция, хәтта шәхси клиникаларда да, түләүсез ясалыр­га мөмкин. Израильдә югары дәрәҗәдә медицина хезмәте алу - ил гражданының законлы хокукы. Франциядә социаль иминиятләштерү салымнар хисабына үткәрелә. Гражданлык исә бушлай медицина хезмәтен гарантияли. Канадада кеше илнең теләсә кайсы төбәгендә бушлай дәвалана. Австралиядә дәүләт медицина системасы дотация хисабына эшли. Кешеләр дәүләт хастаханәләрендә дә, шәхси клиникаларда да дәвалана ала. Тик шәхси клиникада дәваның 25 процентын пациент үзе түли. Белоруссиядә совет заманындагы бушлай медицина саклана.
 
Димәк, бар бит дөньяда үз халкын хөрмәт итүче, аларның сәламәтлеге турында кайгыртучы илләр! Тик алар арасында бик зур табигый байлыкларга ия булган Россия юк. Чөнки ул бүгенге белән түгел, киләчәк, дөресрәге, киләчәккә юнәлтелгән вәгъдәләр белән яши. Ә кешеләр бүген авырый, бүген ярлылана...
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: