Мәдәни җомга

Хәнәфи БӘДИГЫЙ: ХАЛЫК УЛЫ, ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ

Апуш атлы бер ятим малайның Габдулла Тукай дигән бөек шагыйрь булып танылуы үзе бер могҗизага тиң. Билгеле, моның хикмәте, могҗизадан бигрәк, милләтнең күзгә бигүк бәрелеп тормаган эчке милли-мәдәни куәтендә, күпме хәкарәтләнеп тә җуелмаган шанлы тарихи хәтерендәдер. Димәк, шундый хәлдә дә татар дөньясы үзенең бөек шагыйрен тәрбияләп үстерерлек дәрәҗәдә булган. Тамчыда...

Апуш атлы бер ятим малайның Габдулла Тукай дигән бөек шагыйрь булып танылуы үзе бер могҗизага тиң. Билгеле, моның хикмәте, могҗизадан бигрәк, милләтнең күзгә бигүк бәрелеп тормаган эчке милли-мәдәни куәтендә, күпме хәкарәтләнеп тә җуелмаган шанлы тарихи хәтерендәдер. Димәк, шундый хәлдә дә татар дөньясы үзенең бөек шагыйрен тәрбияләп үстерерлек дәрәҗәдә булган.

Тамчыда кояш чагылгандай, Габдулла Тукай язмышында һәм иҗатында татар халкының тулаем язмышы чагыла сыман. Тукайның ошбу дөнья йөзендә аз гына яшәп тә, бөек шагыйрьгә әверелүе - аның Кушлавыч авылында җиде буыннан килә торган мулла нәселенең дәвамчысы - Мөхәммәтгариф хәзрәт улы буларак дөньяга килүеннән башланадыр. Ул чордагы татар тормышында мулланың абруе һәм роле бик зур булган. Баланың дөньяга килүе, әдәп-әхлак тәрбиясе, гаилә кору, тормышта килеп чыккан низагларны җайга салу, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату һ.б. - барысы да мулла ярдәме, аның хәер-фатыйхасы белән хәл ителгән. Тагын да мөһимрәге: татарның милли-мәдәни тормышын әйдәп баручы зыялы шәхесләрнең дә күпчелеге шул ук муллалар һәм аларның балалары булган. Алар үз төбәкләрендә генә түгел, чит ил-җирләрнең атаклы мәдрәсәләрендә белем-тәрбия алган, хаҗ сәфәре кылган, үзара аралашып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән, шул гамәлләре белән халыкка үрнәк күрсәткән. Үсеп җиткәч, үз баласын да мулла итәсе килү бик күп ата-аналарның хыялы, иң зур максаты булган.

Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәтне дә без кечкенәдән зирәк, акыллы, максатчан бала булган дип беләбез. Аның 22 яшендә указлы мулла дәрәҗәсенә ирешүе дә шул хакта сөйли. Билгеле инде, ул мулла кызына өйләнә. Тик, ни аяныч, җәмәгате бик иртә вафат була. Шуннан соң хәзрәт Өчиле авылы мулласының кызы Бибимәмдүдәгә өйләнә. Ул - Габдулланың әнисе. Тагын аянычлы хәл: сабыйга нибары 4, 5 ай чагында әтисе бакыйлыкка күчә. Мәмдүдә абыстай атасының йортына кайтып китәргә мәҗбүр була. Ул вакыттагы гореф-гадәтләр буенча, иртә тол калган мулла хатыннарына башка муллалар өйләнгән. Мәмдүдә абыстай да Сасна авылы мулласына кабат кияүгә чыга, әмма кечкенә Габдулланы вакытлыча Шәрифә атлы бер фәкыйрь карчыкка "килмешәк бала" итеп калдырып торырга туры килә. Бу - сабый баланың газаплы тормышының башы була. Бәхетенә күрә, бераздан әнисе аны үз янына алдыра. Ләкин балага 4 яшь тулар-тулмастан әнисе дә үлеп китә. Шуннан соң Габдулланың дөм ятим тормышы - кулдан-кулга күчеп йөрүләре башлана.

Әмма, никадәрле генә аяныч булмасын, бу зирәк акыллы, зиһенле, шаян да, тапкыр да мулла баласына язмыш яшәү, үз-үзен таныту, раслау мөмкинлеген дә бирә. Бигрәк тә, мулла баласына халыкның миһербанлы, ихтирамлы мөнәсәбәтен кечкенәдән тоеп үсү Габдуллада үз-үзенә ышаныч та, горурлык та уята.

Шул уйларын, хис-тойгыларын, ул соңыннан, "Милләткә" дигән шигырендә җиткерә:

Барлык уем кичен-көндезен сезнең
хакта, милләтем;

Саулыгың - минем саулык, авыруың -
минем авыруым.

Икенче яктан, Тукай милләтнең үзен шагыйрь итеп үстерүен дә бик яхшы аңлаган:

Азмы какканны вә сукканны
күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик
маңлаемнан милләтем, -

дип яза ул "Дошманнар" шигырендә.

Бер яктан, халкына, икенче яктан, туган җиренә кайнар мәхәббәт хисләре аның халык шагыйре булып танылуында бик зур әһәмияткә ия.

"Туган авыл" дигән шигырендә Тукайның туган җиренә карата кайнар хисләре дә, үз тәрҗемәи хәле шактый тулы булып күз алдына килә:

Тау башына салынгандыр
безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең
авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным,
тәнем белән.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер - кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

"Туган җиремә" исемле шигырендә исә, шагыйрьнең гап-гади авыл күренешләрен дә изгеләштереп тасвирлавы сокландыра:

Җөмләтән изге икән ич: инешең,
чишмәң, кырың,

Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә
ындырың;

Һәр фосулы әрбәгаң: язың, көзең, җәй,
кыш көнең;

Барча, барча ак оек, киндер, чабата,
ыштырың!

әм көтүчең, этләрең, үгез, сыер,
сарыкларың;

Барчасы яхшы: бүре, җен,
шүрәле, сарикъларың.

Г.Тукай мохитендә аны татар халкының бөек шагыйре дәрәҗәсенә күтәргән тагын бер хасият - ул халык авыз иҗаты әсәрләре, аеруча - җырлары. Җыр-музыкага Тукай бала чактан ук тартылып үсә. Ихтимал, бик яшьли дөм ятим калган бала күңеле халык моңнарыннан бер юаныч, сыену эзләгәндер. Шуңа күрәдер, ул 6 яшеннән үзе дә җырлый башлаган, 9 яшендә Җаекта яшәүче апасы Газизәгә юллаган хатында: "Хәзер минем белмәгән җырым калмады", - дип язган. Ул аеруча "Кара урман", "Әллүки", "Зиләйлүк", "Тәфтиләү" көйләрен тыңларга һәм җырларга, үгет-нәсихәткә корылган, дини эчтәлекле "Бакырган", "Бәдәвам", "Бүз егет ", "Таһир-Зөһрә", "Йосыф-Зөләйха" һ.б. әсәрләрне көйләп укырга яраткан, матур итеп кубызда уйнаган. Шагыйрь үзе дә шигырьләрен халык җырларын көйли-көйли яза торган булган, шул нигездә 5 кисәктән торган "Авыл җырлары"н иҗат иткән һәм шуның белән "халык җырлары " дигән яңа жанрга нигез салган. Ул җырчылар, музыкантлар белән дә якыннан аралашып яшәгән.

Тукайның җыр-музыка белән ныклап кызыксынуы Уральскида "Мотыйгыя" мәдрәсәсендә укыганда башлана. Анда шәкертләр арасында XV гасырда яшәп иҗат иткән төрек шагыйре Чәләбинең "Мөхәммәдия" китабын көйләп уку киң таралган була. Тукай да әлеге китапны көйләп укырга яраткан. Моннан тыш ул, урыс, башкорт җырларын да, Камил Мотыйгыйдан төрек һәм гарәп җырларын да өйрәнгән.

Казанга килгәч, Тукай композитор, дирижер һәм этнограф А. Эйхенвальд һәм әле ул вакытта яшь музыкант Салих Сәйдәшев белән танышып, дуслашып китә. Гомумән, Тукай җыр-музыканы аңлап, фәнни нигездә кабул итеп үзләштергән. Поэзия белән җыр-музыканы бердәй тирәнтен белүе аңа шигърияттә замандашларыннан бик нык алга китеп иҗат итәргә мөмкинлек биргән.

Г.Тукай иҗаты, нигездә, моң-сагыш, яшерен мәхәббәт һәм юмор-сатира поэзиясе. Халык иҗатына хас мондый гармонияне Тукай нәкъ менә халык җырларыннан, әкият-бәетләреннән, мәкаль-әйтемнәреннән, халыкның җор, тапкыр сөйләменнән тапкан.

Бөек шагыйрьләрнең иҗаты әдәбияткә генә түгел, халыкның милли аңы һәм туган тел үсешенә дә гаять зур йогынты ясый. Габдулла Тукай - халык үзе тудырган милли, чын мәгънәсендә татарның беренче халык шагыйре булуы белән бергә, Муса Җәлил язганча, "әдәби телебезгә нигез салучы" да. Әмма аның иҗаты милли кысалар белән генә чикләнеп калмаган, урыс һәм дөнья әдәбияте үрнәкләре белән дә тыгыз үрелгән. Аның Пушкин, Лермонтов, Майков, Крылов, Некрасов, Кольцов, Толстой, Байрон, Һейне, Шиллер, Шекспир һ.б.ның әсәрләрен тәрҗемә итүе, алар үрнәгендә халык әкиятләренә нигезләнеп поэмалар иҗат итүе шул хакта сөйли. Ул татар әдәбиятен генә түгел, төрки халыклар әдәбиятләрен дә урыс һәм дөнья әдәбияте, мәдәнияте белән тоташтыручы да.

Тукайның бөеклеге халыкның җанлы сөйләм теле белән язма телне (китап телен) һәм стильләрне бергә үреп иҗат итүендә гәүдәләнә. Бу җәһәттән Тукай иҗаты идея-эстетик, иҗтимагый-социаль роле белән генә түгел, ә бәлки әдәби тел, нәфис әдәбият өлкәсендәге реформаторлыгы белән дә зур әһәмияткә ия.

Г.Тукайның бар иҗаты киң катлау укучыга тәгаенләнгән, аны авыл кешесе дә, шәһәрнеке дә, шәкерт тә, мөгаллим дә, сәүдәгәр дә, приказчик та, дин вә базар әһеле дә, зыялы һәм кара эшче дә белгән, укыган, аңлаган. Шуңа да ул татарның беренче халык шагыйре булып танылган да.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: