Мәдәни җомга

Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ: ТАТАРЛЫКНЫ НИЧЕК САКЛАРГА

Мәгълүм ки, милләт этник чыгыш, тел, гореф-гадәт, тормыш-көнкүреш, рухи кыйммәтләр уртаклыгы белән билгеләнә. Ул - тарихи категория. Аның оешуында һәм яшәешендә иҗтимагый, социаль, сәяси, дини, географик факторлар мөһим роль уйный. Тарихи тәҗрибә шуны күрсәтә: миллилекнең шәкелләшүендә һәм сакланышында, буыннан-буынга тапшырылуында дәүләтчелек, кавемнең үз мөстәкыйльлегенә ия булуы - төп шарт; этник...

Мәгълүм ки, милләт этник чыгыш, тел, гореф-гадәт, тормыш-көнкүреш, рухи кыйммәтләр уртаклыгы белән билгеләнә. Ул - тарихи категория. Аның оешуында һәм яшәешендә иҗтимагый, социаль, сәяси, дини, географик факторлар мөһим роль уйный. Тарихи тәҗрибә шуны күрсәтә: миллилекнең шәкелләшүендә һәм сакланышында, буыннан-буынга тапшырылуында дәүләтчелек, кавемнең үз мөстәкыйльлегенә ия булуы - төп шарт; этник мәмләкәте булмаган халыкларга миллилекне үстерү һәм саклау кыен эш.

Тагын шунысын да искәртик: бер кавемгә генә хас булган саф милли сыйфатлар бик аз. Әгәр дә без нинди дә булса бер халык «уңган», «горур», «тырыш», «сабыр» дип әйтәбез икән, шундук сорау туа: «Нәрсә, бу төр сыйфатлар башка халыкларда юкмыни?» Шуңа күрә миллилек турында сүз барганда, күбрәк этник чыгыш, тел, рухи кыйммәтләр кебек чагыштырмача тотрыклырак күренешләр, типологик охшашлыклар белән эш итәргә туры килә. Әмма аларын да тәмам мотлаклаштырырга ярамый. Кызганыч ки, миллилек, милли үзаң төшенчәләре фәнни-теоретик әдәбияттә дә юньләп өйрәнелмәгән.

Миллилекнең оешуында, сакланышында һәм дәвам ителешендә иң мөһим шартларның берсе, - бәлкем, беренчеседер дә, - ул тел. Анда милләтнең тарихы да, яшәеш тәҗрибәсе, кайгы-шатлыклары да, теләк-өметләре, рухи халәте дә, дөнья турында күзаллаулары да көзгедәге кебек чагыла. Ана теле - милләт тереклегенең хәтере, коды. Тиешле ачкычын, шифрын белеп ача алсаң, анда милләтнең тарихи юлын да, эчке дөньясын да күрергә була. Телен югалткан халык, этник бөтенлек буларак, үзе дә юкка чыга. Адәм баласы үз ана телендә белем, тәрбия алмый икән, ул тиз арада инкыйразга дучар ителә. Телне саклау, аны гамәлдә куллану өчен көрәш - ул милләт өчен дә көрәш, дигән сүз. Шунысын да әйтик: татар теле, аеруча аның күпгасырлык язма теле искиткеч бай, сыгылмалы. Аның белән теләсә нинди эчтәлекне, төшенчәләрне белдерергә мөмкин.

Туган телне, рухи байлыкны үзләштерүдә, хәтер дәвамчанлыгын тәэмин итүдә, милли традицияләрнең сакланышында мәгариф системасы искиткеч зур роль уйный. Әгәр дә кеше белем-тәрбияне үз телендә ала икән, анда милли аң үзеннән-үзе шактый дәрәҗәдә үсә. Башка телдә, үзгә мохиттә (социумда) укыган баланың менталитеты, асылы да бүтәнчәрәк була. Милләтнең сакланышы, үстерелеше аның милли мәктәбенә, мәгариф системасына турыдан-туры бәйле. Алар юк очракта милли үзаңны ничек формалаштырырга - бу безнең алда торган иң зур мәсьәләләрнең берсе.

Татарстанда, Башкортстанда, Пермь краенда һәм кайбер башка төбәкләрдә теге яки бу дәрәҗәдә милли дип санарлык татар мәктәпләре эшләп килә. Аларның милли үзаң тәрбияләүдәге эшчәнлеге уңай бәягә лаек. Әмма соңгы вакытта бу төр татар мәктәпләренең, балалар бакчаларының да бер өлеше ябылды, төрле «оптимизация»ләргә дучар ителде.

Мәгариф системасы, дигәндә, мин вузларны да күздә тотам. Алар җәмгыятебез өчен белгечләр, җитәкчеләр, оештыручылар әзерли. Әмма, аяныч ки, бу төр уку йортлары, милли бүлекләрне исәпкә алмаганда, моңа кадәр татар рухлы булган егет-кызларны да шактый дәрәҗәдә үз милләтеннән, теленнән, рухи кыйммәтләреннән ераклаштыра. Татарстан вузларында, нигездә, милли телдә укыту гына түгел, милли тәрбия чаралары да бик сирәк үткәрелә, яисә бөтенләй уздырылмый. Студентларның фестивальләрен, кичә-концертларын гына алып карагыз. Аларда теләсә нәрсә бар, тик татар белән бәйләнешле номерлар, җыр-биюләр генә юк дәрәҗәсендә.

Үз халкыңның тарихын, данлы да, фаҗигале дә яшәеш юлын, күренекле шәхесләрен белмичә торып, милләтпәрвәр дәрәҗәсенә күтәрелеп булмый. Без - төрки-татарлар - Атилланы, Алмыш, Бәркә, Үзбәк, Җанибәк, Туктамыш, Олуг Мөхәммәд, Ибраһим, Мөхәммәд Әмин кебек ханнарыбызны, Батырша, Канкай углы Бәхтияр кебек каһарманнарыбызны, Кол Шәриф, Мәрҗани, Риза казый кебек олуг шәхесләребезне белергә, алар белән горурланырга бурычлы. Сөембикә, Тукай, Җәлилләр - милләтебезнең символлары.

Татарны татар итүдә - аның сүз сәнгате бәһаләп бетергесез чыганак. Адәм баласы кечкенәдән үк үз әкият-бәетләрен, үз әдипләренең әсәрләрен тыңлап, укып үссә, ул, һичшиксез, газиз халкының баласы булып җитешә. Алып һәм Камыр батырлар, Шүрәлеләр, Су аналары, Идел-Агыйделләр аның күңел хәзинәсенә әверелә, әби-бабаларның рухына тоташтыра; «Туган тел»ләр, «Гөлҗамал»лар, «Кара урман»нар төрле буын, төрле төбәк кешеләренең күңел кылларын бер дулкынга көйли. Татарның язма әдәбияте, Кол Гали, Сәйф Сараи, Мөхәммәдъяр, Мәүла Колый, Утыз Имәни, Кандалый, Гафури, Исхакый, Тукай, Дәрдемәндләр язып калдырган әдәби ядкәрләр - милли-әхлакый тәрбия бирүнең кыйммәтле чыганаклары. Шунысы мөһим: әдипләребезнең күренекле шәхесләр хакындагы әсәрләре аеруча мөһим. Г.Исхакый, Н.Фәттах, М.Хәбибуллин, Т.Миңнуллин, Ә. Рәшит язган китаплар милли тарихыбызны һәм күренекле шәхесләрне тирәнрәк һәм тулырак күзалларга ярдәм итә.

Күп кенә халыкларда, аеруча төрки кардәшләребездә, милли гадәт-йолаларны саклауга, милли бәйрәмнәрне уздыруга нык игътибар ителә. Шөкер Ходайга, соңгы вакытларда безнең Сабан туйларыбыз, Нәүрүзләребез нәтиҗәле генә үткәрелә башлады. Туган туфрак, авыл-шәһәр тарихлары да языла, нәсел шәҗәрәләре төзелә. Бу төр эш-гамәлләрне тагын да камилләштерәсе бар. Татарлар яшәгән авыл-калаларның тарихын урыс чыганакларында һәм архивларында телгә алыну вакытыннан башлау гына бетсен иде. Әлмәткә 1952 елда шәһәр статусы бирелә. Шул дата дистә ел саен диярлек зурлап бәйрәм ителә. Ә аның элеккеге тарихы, Ризаэтдин Фәхретдин, Фатих Кәрими, Афзал Таһиров, Әхмәт Тимерләр белән бәйләнешле чорлары еш кына онытылып кала.

Озак еллар дәвамында бездә тарихи истәлекләрне саклауга игътибар булмады. Без күп кенә корылмаларны (аеруча Казанда) кырып-җимереп бетердек. Инде менә алар тәмам юкка чыгу дәрәҗәсенә җиткәч, бу төр эш-гамәлләрнең ялгышлыгын аңлый башладык. Соңгы берничә елда бу юнәлештә телгә алырлык эшләр дә башкарылды. Болгарны торгызу киң колач алды.

Архитектура корылмалары турында сүз барганда аларның миллилеге дә көн тәртибенә килеп баса. Бездә соңгы вакытта шактый гына биналар, аеруча спорт корылмалары төзелде. Әмма аларның күбесе төссез, ничектер, завод-фабрика корпусларын хәтерләтә. Безнең архитекторларга мин Ташкент, Астана, Баку, Ашхабад, Алма-Ата кебек шәһәрләргә барып, аларда милли традицияләрнең ничек, ни рәвешле дәвам ителү тәҗрибәсен өйрәнергә киңәш итәр идем. Казахстан башкаласында соңгы елларда гына төзелгән Солтан Хәзрәт мәчете, Байтирәк, Хан-шатыр дип исемләнгән корылмаларга исең-акылың китәрлек.

Хәзерге чорда милли үзаң тәрбияләүдә радио-телевидение, Интернет, электрон чаралар аеруча мөһим урын били. Алар шактый гына файдалы, саваплы гамәлләр кыла. Әмма әле радио-телевидениедә күңел ачу, ярдәмчел мәсьәләләр белән мавыгу көчле. Мин бакчага баргач, еш кына «Болгар» радиосын тоташтырып куям. Анда җыр-музыка төп урынны били. Бертуктаусыз сөю-мәхәббәт, аерылу, кушылу турында җырлар яңгырый. Әмма җитди милли проблемалар бик сирәк күтәрелә, халкыбызның язмышын гәүдәләндергән әдәби әсәрләр онытканда бер генә ишетелә. Әлбәттә, күңел ачу, сөю-мәхәббәт, тамаша да кирәк. Әмма бит татар мәгыйшәте алар белән генә чикләнми. Халкыбызның теле, милли мәгарифе кыл өстендә тора. Татарстанга янаулы сүзләр дә әледән-әле ишетелеп тора. Соңгы ике җанисәп арасында, ягъни 8 ел эчендә Русиядәге татарлар саны 240 меңгә кимегән. Югыйсә бит бу елларда гадәттән тыш хәлләр дә, сугышлар да булмады. Телен югалтучылар саны геометрик прогрессия белән арта бара. Ә бит болар хакында радио-телевидениедән фикерләр җиткерергә кирәк. Мондый югалтуларның сәбәпләре нәрсәдә - шулар турында тапшырулар сорала.

Татарстан башкаласындагы «Эфир» каналында милли тематика бөтенләй диярлек читтә кала. Анда татарча тапшырулар оештыру да кыен эш түгел бит, югыйсә. Шунысы гаҗәп: һава торышын хәбәр итүче үз «Анастасия»ләребез дә урыс-христиан йола-гадәтләрен генә искә ала. Әйтерсең, татарның дини-милли бәйрәмнәре, истәлекле көннәре, һава хәлен билгели торган үз сынамыш-йолалары юк.

Радио-телевидение тапшыруларында кешегә үз телендә сөйләү мөмкинлеген бирергә кирәк. Янәшәдә аның тәрҗемәсен яңгырату кыен түгел ич. Еш кына урысча тапшыруларда бу телне юньләп белмәгән әби-бабайларны да урысча сөйләтәләр.

Татар кино сәнгате тернәкләнеп китсә, бу да милли тәрбиягә ярдәм итәр иде. Безнең халык элек-электән Ислам дине рухында тәрбияләнгән. Мөселман дине аның әхлагын, сүз сәнгатен, рухи кыйммәтләрен сугарган. Ислам татарлыкны саклауның ныклы бер таянычы булган. Шуңа күрә безнең имамнарның милли рухлы булуы, вәгазьләрен үз телебездә сөйләве зарури гына түгел, мәҗбүри дә. Кызганыч ки, хәзерге дин әһелләребезнең күбесе халкыбызның рухи кыйммәтләрен, әдәбиятен, тарихын юньләп белми.

Татар соңгы гасырда шактый дәрәҗәдә аурупалашты. Ә бит ул күп гасырлар буе Шәрекъ, мөселман Көнчыгышы белән тыгыз мөнәсәбәтләрдә яшәгән, гарәп-фарсы, төрки телләрен, әдәбиятләрен белгән. Мөселман дөньясының Әбүгалисина, Сәгъди, Низами, Гаттарлары, «Мөхәммәдия» китаплары безнең әби-бабаларыбызны тәрбияләгән, үстергән. Телебездә күпләгән гарәп-фарсы, төрки алынмалары бар. Гарәп-фарсылар аша без антик Греция, Һиндстан казанышларын да үзләштергәнбез. XIX йөздә безгә госманлы мәдәнияте аркылы Аурупаның күп кенә рухи хәзинәләре дә килеп иреште.

Шәрекъ дигәндә, без аның аеруча төрки өлеше белән нык бәйле. Татар аңа бәйле генә түгел, ә үзе дә Шәрекънең тулы хокуклы бер вәкиле. Безнең этник чыгышыбыз, телебез, гореф-гадәтләребез, күп кенә рухи кыйммәтләребез бик якын, охшаш, хәтта кайберләре уртак та. Шуңа күрә милли тәрбия бирүдә безгә төркилекне һәрчак истә тоту зарури. Моңа Ш.Мәрҗани, И.Гаспралы, Г.Исхакый кебек бөекләребез дә нык игътибар иткән, төрки бердәмлеккә кат-кат басым ясаган. Хәзер мөстәкыйльлеккә ия булган берничә төрки дәүләт бар. Аларның яшәеше, алгарышы безнең өчен дә мөһим. Кардәшләребез белән аралашу безгә миллилекне сакларга да ярдәм итә. Хәзер латин графикасы нигезендә уртак төрки алфавитны төзү хакында да сүз бара.

Алга киткән халыклар үзләренең күренекле шәхесләренә һәйкәлләрне дә күпләп торгыза. Мәсәлән, Бакуда Низами, Физули, Ташкентта Нәваи, Ашхабадта Мәхтүмколый, Алма-Атада Абай һәм башка атаклы кешеләр сынландырылган. Аларга карап, адәм баласы үз халкы, аның шәхесләре белән горурлана, милли тәрбия ала. Безгә әле бу юнәлештә бик нык эшлисе бар. Хәтта бездә бөек Исхакыйга да һәйкәл куелмаган, аның Чистай районындагы музее да туристик маршрутлардан читтә кала.

Казан, Татарстан тормышында соңгы вакытларда, аеруча Универсиадага әзерлек уңае белән, спорт бик зур урынны ала бара. Хәтта артыграк та. Без «Рубин», «Ак Барс» командаларының җиңү-җиңелүләре белән горурланабыз, борчылабыз. Бу - табигый дә. Ә аларның составында күбрәк читтән килгәннәр уйный, без аларга бик күпләп акча түлибез. Ә кайда татар уенчылары?! Безгә, һичшиксез, үзебезнең татар егетләре һәм кызлары арасыннан да спортчылар әзерләргә кирәк. Ул чагында аларның уңышлары белән горурлану урынлы да, табигый дә булыр иде. Бәлкем, киләчәктә «Рубин», «Зенит» кебек атамаларны да үзебезчәгә алыштырып булыр.

Милли тәрбиядә зур һәм кечкенә нәрсәләр юк. Алар һәммәсе теге яки бу дәрәҗәдә олуг максатларга хезмәт итә. Исем-атамаларны гына алыйк. Без әле һаман да үзебезнең чын милли, мөселман исемнәрен онытып, чит-ят атамалар белән мавыгабыз. Регина, Эльвира, Эдуард, Эльбрус, Жанналар арта тора. Моннан 2-3 ел элек бер җырчыбыз баласына шундый исемнәрнең берсен кую белән матбугатта хәтта горурланып та сөйләгән иде. Татарстандагы шәһәр-бистәләрдә, аеруча Казанда «Корстон», «Мега», «Ривьера», «Эдельвейс» һәм башка шундый чит-ят атамалар тулып ята. Тик чын татарчалары гына бик сирәк очрый. Әле күптән түгел генә Астанада булып кайттым, андагы «Алмалы», «Нәүрүз», «Азамат», «Каганат» һәм башка шундый атамалы элмә такталарны күреп куандым.

Милли тәгам, милли киемнәр дә татар рухын үстерүгә бераз булса да йогынты ясый. Әмма әле бу өлкәдә кылынган гамәлләр бик аз. Хәтта инде без «өчпочмак»ларны да «треугольник»ка әйләндерә яздык. Көн саен кулланыла торган «Сельский» ипиен дә без «Авыл ипие» дип тәкъдим итә алмыйбыз.

Кыскасы, милли үзаң булдыруның һәм үстерүнең төрләре гаять күп. Без аларның тик кайберләрен генә искә алып киттек. Өстәп янә шуны әйтәсе килә: безнең халык бөтен дөньяга таралган; чит-ят мохиттә, син никадәр тырышсаң да, татарлыкны саклау һәм үстерү гаять кыен. Объектив тормыш һәм вакыт агышы үзеннән-үзе ассимиляциягә этәрә. Татарның соңгы мең еллыктагы асыл, төп ватаны - Идел-йорт. Шуңа күрә халкыбызның әби-бабалары гомер кичергән туфракта тупланып яшәве хуплана. Асыл ватаннарына кайтырга теләгән милләттәшләребезгә ярдәм күрсәтү безнең олуг бурычыбыз да.

Моннан дистә еллар элек, Бөтендөнья татар конгрессының III корылтае уңае белән, мин матбугатта «Татарның киләчәге татарда» дигән бер мәкалә бастырган идем. Анда миллилекне, татарлыкны саклау, үстерү белән бездән башка беркем дә шөгыльләнми, татар язмышы татарның үз кулында дигән фикер уздырылган иде. 10 ел вакыт узса да, ул язмадагы фикерләр һаман да актуаль, бүгенге көнгә аваздаш яңгырый. Газиз милләттәшләр! Шушы хакыйкатьне без һәммәбез истә тотсын иде! Җитәкчеләргә, башкаларга ышанып, аркаланып ятмыйча, һәр татар баласы милләте турында кайгыртырга бурычлы. Безнең һәр гамәлебез теге-яки бу дәрәҗәдә милләт мәнфәгатенә, аның алгарышына хезмәт итәргә тиеш. Шунда гына татарыбыз аерым милләт булып яшәячәк, якты кояш астында тарихына лаеклы гомер кичерәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: