Мәдәни җомга

Габдулла хәзрәт ӘДҺӘМОВ: ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ КЫЯМӘТ КӨНЕ

Аллаһы Тәгаләгә чиксез шөкерләребез, хәмедләребез, сәламнәребез булсын иде. Аның илчесе, безгә рәхмәт итеп җибәрелмеш Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә Аллаһы Тәгаләнең сәламнәре ирешсә иде. Газиз дин кардәшләрем, соңгы вакытта гәзит-журналларда, телевизорда, радиода дөнья бетү турында күп яздылар, сөйләделәр. Күпләр бу мәсьәләгә үз акылларын югалтканнар сыман карады. Берәүләр, Кыямәт көненнән котылабыз, дип, Франциядәге...

Аллаһы Тәгаләгә чиксез шөкерләребез, хәмедләребез, сәламнәребез булсын иде. Аның илчесе, безгә рәхмәт итеп җибәрелмеш Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә Аллаһы Тәгаләнең сәламнәре ирешсә иде.

Газиз дин кардәшләрем, соңгы вакытта гәзит-журналларда, телевизорда, радиода дөнья бетү турында күп яздылар, сөйләделәр. Күпләр бу мәсьәләгә үз акылларын югалтканнар сыман карады. Берәүләр, Кыямәт көненнән котылабыз, дип, Франциядәге бер тауга җыела башлады, шул тирәдә яшәүче кешеләргә бик күп зыян салды, күп кыенлыклар тудырды. Шул сәбәпле, Франция хөкүмәте полиция, гаскәр кертеп, анда килүчеләрне кертмәскә тырышты. Икенче берәүләр Кыямәт көненә күбрәк ризык әзерлик, дип, коралланып, азык-төлек алып кайта торган машинага һөҗүм итте, нәтиҗәдә алар полиция тарафыннан кулга алынды. Өченчеләре исә, 21 декабрьдә Кыямәт көне була, фани дөньяда бөтен җаваплылык бетә, дип, банклардан кредит алырга кереште... Менә шундый хәлдә безнең бүгенге дөньябыз.

Сорау туа: Кыямәт көненә карата безнең динебез нинди карашта тора соң? Кыямәт көненең ае, елы, сәгате төгәл билгелеме, юкмы? Дини чыганакларыбызны карасак, безнең төп дини чыганагыбыз икәү: Коръән Кәрим һәм Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең сөннәте. Алардагы мәгълүматны тикшереп карасак, аятьләргә күз салсак, күрербез - бу проблема 1400 ел элек тә булган. Заманында мөшрикләр Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) янына сорау белән килә. «Алар әйтә сиңа: бу вәгъдә ителгән көн кайчан?» Пәйгамбәребез (с.г.в.) беренче көнне үк, үзенә Аллаһы Тәгаләдән дәгъват кылырга боерык килгәч үк, Сафа тавына менеп, Мәккә халкын үз янына чакыра. Халык җыелгач, Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди: «Әгәр дә мин сезгә хәбәр бирсәм, шушы тау артында сезгә һөҗүм итәргә әзер гаскәр тора, дисәм, сез миңа ышаныр идегезме?» Бөтенесе җавап бирә: «Әйе, без сиңа ышаныр идек. Син безнең арабызда әмин буларак танылган. Без синнән беркайчан да ялган сүз ишетмәдек». «Кыямәт көне җитеп, сезне Аллаһы Тәгаләнең газабыннан коткарыр өчен, мин сезгә пәйгамбәр итеп җибәрелдем».

Димәк, Пәйгамбәребез (с.г.в.) дәгъватының беренче көнендә үк Кыямәт көне турында кешеләргә хәбәр бирә. Иман китермәгән кешеләр Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) сорау бирә башлый: син вәгъдә иткән ул көн кайчан килә, әгәр син дөрес сөйләүче икәнсең, безгә аның тарихын, кайчан булачагын хәбәр ит. Сорау булгач, Аллаһы Тәгаләдән җавап көтелә. «...Чыннан да, Кыямәт көне турында гыйлем бары Аллаһы Тәгаләдә генә. Мин фәкать сезгә җибәрелгән илче генә, сезне фәкать, Аллаһы Тәгаләнең газабы бар, дип кисәтүче генә, минем вазифам шул гына. Аллаһы Тәгалә Кыямәт көне кайчан булачагын минем өстемә йөкләмәде, миңа кушмады, минем вазифам башка -Аллаһы Тәгалә биргән мәгълүматны сезгә җиткереп бару» (Тәбәрәк сүрәсе, 25 нче аять). Башка бер аятьтә Раббыбыз безгә мәгълүмат бирә: «Чыннан да, Кыямәт көне турында мәгълүмат бары Аллаһы Тәгаләдә генә. Башка беркемдә дә юк» (Локман сүрәсе, 34 нче аять). Бу аятьләрне Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең хәдисе дә куәтли. Көннәрдән бер көнне Кыямәт көненең кайчан булачагы турында сорау бирелгәч, аның җавабы бик кыска була: «...Мин Кыямәт көне белән менә шундый якынлыкта җибәрелдем», - дип, ул ике бармагын күрсәтә. (Шунысын да әйтик, Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең ике бармагы бер-берсенә орынган хәлдә булган).

Сорау туа: ә дөнья бетү турындагы сүз каян, ничек таралды соң? Әгәр гәзитләр укысак, телевизор карасак, анда бу сорауга җавап та бар. Кайчандыр Америка җирлегендә яшәгән майя индеецлары махсус дини-тәкъвый календарь алып барган. Араларында гыйлемле кешеләр дә булган, ахрысы, календарьлары төгәл, бик дөрес саналган. 2012 елда ул календарь бетә, диелгән. Моны галимнәр ачыклады инде, ә менә гыйлемнәре зәгыйфьрәк кешеләр аның тирәсендә ыгы-зыгы тудыра башлады, имеш, календарь бетә икән - дөнья да бетә. Майяларның сүзенә колак салып, күпләр, Кыямәт көненә әзерләнергә кирәк икән, дип нәтиҗә ясады. Әмма дә ләкин чынбарлыкны тикшереп карыйк, кадерле дин кардәшләрем. Чыннан да, акыллы кешеләр булдымы икән ул майялар? Гыйлемнәре булгандыр, әмма бу урында аларның әхлагы гореф-гадәтләре турында мисал китереп китәсем килә. Майяларның тарихын өйрәнүче галимнәр шундый мәгълүмат китерә: имештер, ул халыкның хәзерге футболга охшаган бер уеннары булган, әмма алар туп урынына еш кына кеше башларын файдаланган. Менә шундый дәрәҗәдә булган ул халык.

Инде килеп, Кыямәт көненең кайчан булачагын белү безгә берәр нинди файда китерәме, юкмы? Яхшы, беребезгә бүген шул хакта хәбәр иттеләр, ди. Кайберәүләр инде, әлбәттә, намазга басып, изгелек юлыннан китәргә мөмкин. Икенче берәүләрнең, инде күп калмаган икән, бу дөньяда теләсә нәрсә эшләргә була икән, дип, үз тормышларын бөтенләй бозыклыкка, бары тән рәхәте табуга юнәлтүе ихтимал.

Шулай да Кыямәт көненә безнең мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш? Моны аңлар өчен, яңадан Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисен искә төшерик, ул ике бармагын күрсәтеп, сәхабәләренә җавап бирә: «Минем белән Кыямәт көне арасындагы ара менә мондый гына, мин Кыямәт көненә шундый якын итеп җибәрелдем», ди. Хәдиснең мәгънәсе тирәнрәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә Кыямәт көненә карата үзенең мөнәсәбәтен аңлата: Кыямәт көне минем күңелемә, менә шушы ике бармак бер-берсенә якын булган шикелле якын, мин тормышымның һәр мизгелендә Кыямәт көненә әзер, ни өчен әзер, чөнки һәрдаим Аллаһы Тәгаләне зекер итеп торам. Күрәбез, Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышының һәр мизгелендә Кыямәт көненә әзер булган. Ә менә без аңа әзерме? Без аның өчен ниләр эшлибез соң? Инде сорау туа: Кыямәт көненә ничек әзер булырга? Коръәнгә мөрәҗәгать итик: «Ул көнне сезгә малларыгыз да, балаларыгыз да бернинди файда китерә алмас. Кемгә ул көнне җиңел булачак, кем дә кем Аллаһы Тәгалә каршына чиста, саф, сәламәт калеб белән барыр» (Шагыйрьләр сүрәсе, 88-89 нчы аятьләр).

Аллаһы Тәгалә әйтә: малларыгыз да, балаларыгыз да ярдәм итә алмаячак, ди. Чыннан да, син ахирәткә малыңны берничек тә алып китә алмыйсың, алып китә алган очракта да, ул сиңа бернинди файда китермәячәк. Газап фәрештәләре ришвәт алмый, алар аңа мохтаҗ түгел. Аллаһы Тәгалә - хөкем итүче, әгәр дә бу дөньядагы казыйга «төртеп», төрмәдән котылып булса, Аллаһы Тәгалә газабыннан берничек тә котылу юк. Шулай ук безгә балаларыбыз да, туганнарыбыз да берничек тә ярдәм итә алмый, чөнки Кыямәт көнендә һәрбер кеше үзе турында гына уйлаячак, хәтта пәйгамбәрләр дә, Мөхәммәд (с.г.в.)нән гайре, нәфси, мин үзем, мин үзем котылырмынмы икән, дип, куркуда булачак. Шуның өчен беркем дә ярдәм итә алмас.

Кыямәт көнендә фәкать бер нәрсәнең генә файдасы бар икән. Хөрмәтле дин кардәшләрем, кем дә кем саф, чиста, сәламәт калеб белән Аллаһ каршына барса, шуның хөкеме дә җиңел булыр. Үзебезнең тормышыбызда менә нәрсә турында уйларга кирәк. Кызганыч, без дөнья малына алданабыз, телевизордан яңа телефон күрсәтәләр - шуңа кызыгабыз, яңа машина күрсәтәләр - шуңа кызыгабыз, кешеләр иркен, матур өйдә яши - шуңа кызыгабыз. Әмма ләкин болар барысы да фани дөньяда калачак, барысы да «аренда»га гына бирелгән. Хакыйкатьтә, хәтта үзебезнеке дип йөрткән, файдаланган тәнебез дә үзебезнеке түгел икән. Шундый көн җитәр, Газраил фәрештә яки ярдәмчесе килеп әйтер: дускаем, вакытың җитте, бу «скафандр»ны салырга кирәк, дияр.

Хәер, галимнәрнең дә Кыямәт көне хакында әйткән сүзләре бар, аларны да истә тотарга кирәк инде: кем дә кем вафат булса, аның өчен инде Кыямәт көне җитте, дигән сүз. Ни өчен, чөнки изге гамәлләр кылырга мөмкинчелек юк, сәдака бирим, дисәң дә, мөмкинчелек юк, өстәмә намазлар укыйм, дисәң дә, мөмкинчелек юк. Кешенең үлеме дә Кыямәт көне булып санала. Димәк, безнең өчен гомуми булган Кыямәт көне бар, аны Аллаһы Тәгалә вәгъдә итте. Шулай ук һәрберебез өчен аерым Кыямәтебез бар, ул - безнең үлемебез. Шуның өчен Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә киңәш бирә: «Сезнең ләззәтләрегезне бетерүче үлемне ешрак искә төшерегез».

Ни өчен шундый киңәш бирә соң ул? Безнең бу дөньяга кызыгуыбызны оныттырыр өчен. Менә кайда ул хакыйкать, мөхтәрәм җәмәгать. Безнең һәрберебезнең Кыямәт көне бар. Кыямәт көненең вакыты төгәл билгеле түгел. Без беребез дә, мин тагын бер сулыш алам әле, дип гарантия бирә алмый. Шул сәбәпле, Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышының һәрбер мизгелендә күңелен пакь килеш тоткан шикелле, тормышының һәр мизгелендә Кыямәт көненә әзер булган шикелле, безгә дә, дин кардәшләрем, һәрвакыт әзер торырга кирәк, һәрдаим Аллаһы Тәгаләнең зекерендә булыйк. Бу дөнья фани - малларыбыз, балаларыбыз, тәннәребез монда кала. Бакыйлыкка күчкәч, фәкать күңелебез генә Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирә, шуны истә тотсак иде. Аллаһы Тәгалә безгә хак мөселман хәлебездә, Пәйгамбәребезнең сөннәтенә ияргән хәлдә, үзебезнең вафатыбызга, Кыямәтебезгә һәм Аллаһы Тәгалә вәгъдә иткән Кыямәт көненә әзер булып торырга насыйп әйләсә иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: