Мәдәни җомга

Фоат УРАЗАЙ: ФОРСАТНЫ КУЛДАН ЫЧКЫНДЫРЫРГА ЯРАМЫЙ

Узган гасырның икенче яртысыннан шактый ук активлаша төшкән глобальләштерү процессы, соңгы вакытларда инде яшәешнең барлык тармакларын да диярлек колачлап, чорыбызның төп сөрешенә әверелеп бара. Нәтиҗәдә, гасырлар дәвамында урнашкан халыкара хокук вә мөнәсәбәт нормалары гына түгел, яшәешнең нигезен тәшкил итә торган кыйммәтләр системасы һәм хәтта ки әдәп-әхлак кагыйдәләре дә үзгәрә, кешеләрнең...

Узган гасырның икенче яртысыннан шактый ук активлаша төшкән глобальләштерү процессы, соңгы вакытларда инде яшәешнең барлык тармакларын да диярлек колачлап, чорыбызның төп сөрешенә әверелеп бара. Нәтиҗәдә, гасырлар дәвамында урнашкан халыкара хокук вә мөнәсәбәт нормалары гына түгел, яшәешнең нигезен тәшкил итә торган кыйммәтләр системасы һәм хәтта ки әдәп-әхлак кагыйдәләре дә үзгәрә, кешеләрнең буыннардан-буыннарга ныгып килгән тормыш тәртибе һәм яшәү рәвеше җимерелә. Әйтерсең лә Көнбатыштан, милли һәм дини аермалыкларны гына түгел, тормыш вә көнкүрештәге үзгәлек сикәлтәләрен дә котылгысыз төстә тигезләп, ниндидер бер зур "каток" килә.

Мондый вазгыятьтә инде милләтләрнең сакланып калуы дәүләтсез халыклар өчен генә түгел, ә үз милли дәүләтләрен булдырган кавемнәр өчен дә шактый катлаулы проблемага әверелә. Алай да, соңгыларының хәле әле бераз җиңелрәк, чөнки аларның милли үзгәлекне саклаучы чараларны дәүләт дәрәҗәсендә күрү мөмкинлеге бар. Ә менә дәүләтсез халыклар үз мәнфәгатьләрен бары тик өстәмә милли мобилизация юлы белән генә яклый ала. Дөрес, моның өчен милли аң дәрәҗәсенең югары булуы, гаҗәеп дәрәҗәдәге оешканлык һәм иҗтимагый-сәяси вазгыять тудырган һәр мөмкинлектән тулысынча һәм нәтиҗәле итеп файдалана белү таләп ителә. Ә мөмкинлекләргә килгәндә, алар һәрчак булган, бар һәм булачак та. Бары тик ул мөмкинлекләрне таба һәм дөрес итеп куллана белергә генә кирәк.

Хәлбуки, көндәлек тормыш тудырган күптөрле мәшәкатьләр арасыннан һәр милләтнең үсеше өчен аеруча әһәмиятле булган ике проблеманы аерым күрсәтеп үтәргә кирәктер. Аларның беренчесе - милли аң дәрәҗәсенең югары булуы. Чөнки ул түбән булганда, теләсә кайсы милләт, иртәме-соңмы, милләт булудан туктый. Икенче проблема - ул үрчемлелек мәсьәләсе. Әгәр дә милләт үзен тулыландырып торырга сәләтсез икән - ул физик яктан юкка чыга. Җөмләдән, соңгысы бүген инде Русиядә генә түгел, ә алга киткән Аурупа илләре өчен дә мөһим проблемалардан санала.

Татарларда исә үрчемлелек проблемасы күп гасырлар дәвамында табигый рәвештә, халыкның эчке ихтыяҗы нәтиҗәсе буларак хәл ителеп килгән. Чөнки, тормыш шартлары нинди генә авыр булмасын, ишле гаиләдә балаларны тәрбияләп, барысын да аякка бастыру бездә шөһрәт саналган. Әмма узган гасырның 60-70 нче елларыннан хәлләр тамырдан үзгәрде. Беренчедән, интернациональ тәрбия һәм катнаш никахлар арту нәтиҗәсендә күп кенә гаиләләрдән милли рух качты, кавемдәшләребезнең бер өлеше чит милләтләрне арттыручы ниндидер "биологик масса"га әверелде. Икенче яктан, татар көнкүрешендә дә тормыш тәртибе үзгәрү сәбәпле, әүвәл - шәһәрләрдә, соңрак исә авыл җирлегендә дә, гаиләдә бер-ике генә бала тәрбияләп үстерү нормага керде. Аңлашыла ки, мондый үрчемлелек белән милләт яши алмый. Димәк, әлеге проблема хәзер инде татарның яшәү белән үлем арасындагы чиген билгели, дияргә дә буладыр. Шуңа күрә аны кичекмәстән һәм уңышлы хәл итү бүген халкыбыз алдында торган иң мөһим бурычлардан санала.

Әлбәттә, милләтне сан ягыннан тулыландырып тору һәм арттыру кебек җитди проблеманы бер-ике ел эчендә генә хәл итеп булмый. Моның өчен һәрьяктан яхшылап уйланылган, максатчан һәм халык кабул итәрдәй милли программа булдырылуы мәслихәт. Шул ук вакытта бүген кавемебез язмышын билгели торган ошбу мәсьәләне уңай хәл итү өчен кулай шартлар да җитәрлек. Иң мөһиме - Аллага тапшырып, ният вә гамәл кылырга гына кирәк.

Халкыбызның киләчәге өчен үтә дә мөһим андый проектны мин "Үрчеп кал, татар!" дип атар идем. Аның гамәлгә ашырылуы реаль мөмкинлекләргә таяна. Чыннан да, милләтнең әлегә үз-үзен саклап калырлык эчке ресурслары җитәрлек. Тышкы вазгыять тә кулай. Моңарчы күрелмәгән хәл - икенче яки өченче баланы тапкан өчен дәүләт күләмле генә "ана капиталы" түли. Бу инде, ике яки өч бала тапкан татар гаиләсе ошбу адымы белән милли үрчем проблемасын алга этәреп кенә калмый, ә үзенең матди хәлен дә ныгыту мөмкинлеге ала, дигән сүз. Ә бит мондый форсат озакка сузылмаска да мөмкин. Шуңа аны берничек тә кулдан ычкындырырга ярамый. Юкса, адәм көлкесе бит - һәр җанисәп үткән саен "Татар фәлән меңгә кимегән", дип лаф орабыз. Әле, кемнәрдер безне махсус киметеп күрсәтергә тырыша, дип үпкә дә белдерәбез. Тырышсыннар! Ә безгә меңләп кенә түгел, миллионлап артырга кирәк.

Әлбәттә, үрчемлелек проблемасын җайга салу халкыбызның милли аң дәрәҗәсенә дә бәйле. Яшьрәк гаиләләр әле аның үз кавеме өчен ни дәрәҗәдә җитди мәсьәлә булуын аңлап та бетермәскә мөмкин. Шуңа күрә бу четерекле бурычны пропагандалауда зур җаваплылык инде милли вә дини оешмаларга, шулай ук өлкән буын туган-тумачага төшә. Алар тарафыннан аңлату эшләре, бөтен нечкәлекләренә туры китереп, йөрәккә үтеп керерлек итеп башкарылырга тиеш. Репродуктив яшьтәге һәм сау-сәламәт һәр татар гаиләсе бүген ким дигәндә 2-3 бала тәрбияләп үстерергә бурычлы. Вазгыять шул дәрәҗәдә җитди ки, әгәр ул моңа омтылмый икән, үзен милләтнең киләчәге алдында җинаять кыла, дип тә саный ала.

Шуңа да игътибар итик, үрчемлелек проблемасы баланы дөньяга китерү белән генә чикләнми. Иң мөһиме - аны бит әле рухи яктан да, физик яктан да сау-сәламәт итеп тәрбияләп, аякка бастырасы да бар. Рухи тәрбия мәсьәләсе - үтә дә катлаулы тема. Бер язма кысаларында гына аның хәтта чикләрен дә билгеләү мөмкин булмас иде. Шуңа бу язмада ул темага кагылмыйча, бераз гына булса да физик тәрбия һәм сәламәтлек проблемаларына тукталу белән генә чикләник.

Галимнәр әйтүенчә, кешенең физик яктан сәламәтлеге беренче нәүбәттә аның яшәү рәвешенә бәйле. Шул ук вакытта, алга киткән илләрнең сәламәтлек саклау системасында профилактика чараларына гаять зур урын бирелүе дә мәгълүм. Димәк, милләтнең сәламәтлеген саклау буенча эшчәнлек тә иң элек шушы төп принципларга таянып корылырга тиештер. Әмма, тарихтан күренгәнчә, элгәрләребезнең нигездә сәламәт яшәү рәвеше алып баруына да карамастан, ул чакларда әле медицина көчсез булу сәбәпле, һәртөрле эпидемияләр вакытында халык бик күп кырылган. Бүгенге медицина күзлегеннән караганда әлләни куркыныч саналмаган авырулар да күпләрнең гомерен вакытыннан алда өзгән. Шуңа күрә, халыкның сәламәтлеге турында сүз барганда, заманча медицина казанышларын тиешле дәрәҗәдә куллану инде дәүләт тарафыннан хәл ителергә тиешле төп бурычларның берсенә әйләнә.

Татар милләте бүген бөтен дөньяга таралып яши. Әлбәттә, медицина хезмәте югары дәрәҗәдә куелган Аурупа илләрендә һәм башка кыйтгаларда яшәүче милләттәшләребезнең үз сәламәтлеген саклау мөмкинлекләре зуррак. Әмма татарның күпчелек өлеше бит Русиядә һәм элеккеге союздаш республикаларда көн күрә. Ә аларда медицинаның торышы, йомшак кына итеп әйткәндә, әлләни куанырлык түгел. Мисал өчен Русияне генә алыйк. Биредә медицина өлкәсендәге реформалар инде дистәләрчә ел бара. Әлбәттә, уңай якка үзгәрешләр бөтенләй юк, дип әйтү дөреслеккә туры килмәс иде. Соңгы елларда зур калаларда заманча җиһазландырылган һәм төрле профильдәге шактый гына медицина үзәкләре булдырылды. Әмма гади халыкның аларда дәвалану мөмкинлеге генә бик чамалы. Авыл җирләрендә яшәүчеләр өчен (ә татарның шактый өлеше нәкъ менә авылда яши) хәлләр бигрәк тә катлаулы. Аларның бу үзәкләргә барып эләгү генә түгел, гомумән, квалификацияле медицина ярдәме алу мөмкинлеге дә юк дәрәҗәсендә. Чөнки авыл халкы, кирәк булган очракларда, хәтта ашыгыч медицина ярдәмен дә турыдан-туры, телефон аша чакыра алмый. Моны ул фельдшер белән килешенеп кенә эшләргә мөмкин. Ә күп кенә урыннарда алар юк, яисә берничә авылга бер генә фельдшер. Нәтиҗәдә, чирле кеше еш кына үз авыруы белән бергә-бер калырга мәҗбүр. Шуңа авыл җирләрендә чагыштырмача үлем-китем дәрәҗәсе югары булып кала (бу статистика мәгълүматлары белән дә раслана). Түрәләр исә мондый хәлне акча җитмәү белән аңлатмакчы.

Гомумән алганда, Русиядә медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсе әлегә бик тә түбән булып кала. Моны тумыштан гарип балаларны чит илләрдә дәвалау өчен гаммәви мәгълүмат чаралары аша акча җыю очракларының көннән-көн арта баруыннан да күреп буладыр. Әйе, илдә дәвалау мөмкинлеге булмагач, чарасызлыктан гаҗиз ата-аналар газиз балаларының тормышын саклап калу (чит илләрдә дәвалау) өчен хәл кадәре ярдәм күрсәтүне күпчелеге үзе дә хәерче халыктан ялварып сорарга мәҗбүр. Ә бит мондый ярдәмне аларга дәүләт күрсәтергә тиеш. Чөнки гражданнарның түләүсез медицина ярдәменә хокукы Төп Законда гарантияләнгән. Димәк, әгәр дәүләт тиешле дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтүне үзендә тәэмин итә алмый икән, ул моны чит ил белгечләренә түләп эшләргә бурычлы.

Финанс мөмкинлекләренә килгәндә, Җир шарындагы табигый байлыкның өчтән беренә диярлек ия илдә, медицинага акча җитми, дип, мөгаен, үз халкының сәламәтлегенә төкереп караучылар гына әйтә аладыр. Акча Русиядә бүген бик күп. Бөтен хикмәт аның кем файдасына һәм нинди максатларда сарыф ителүендә генә. Мисалга, 2020 елга кадәр бюджеттан хәрби максатларга 24 триллион (!) сум бүлеп бирелүен генә искә төшерик. Әгәр әлеге сумманың һич югы бер триллионы гына булса да медицинага сарыф ителсә, бу өлкәдәге бүгенге проблемаларның, мөгаен, берсе дә калмас иде.

Кыскасы, Русиядә яшәүче төп халыкларның берсе буларак, татар милләте бүген халыкара вазгыять һәм замана куйган зур сынаулар алдында тора. Аларны уңышлы үтү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Бары тик ышанычны югалтмаска һәм ул мөмкинлекләрдән нәтиҗәле итеп файдалана белергә генә кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: