Мәдәни җомга

Флюра Ханнанова: Күп иелгән башлы без…

Узган елның 29 ноябрен татар теле өчен, чын мәгънәсендә, матәм көне дисәк тә артык түгел. Хәер, татар теле өчен генәме? Юк икән шул. Статистика мәгъ­лүматларына караганда, 50 ел эчендә Советлар илендәге 194 милләтнең 93 е юкка чыккан. Ә милләтне юк итү өчен әүвәл халыкларны теленнән яздыру белән башлаганнар. Тагын бер...

Узган елның 29 ноябрен татар теле өчен, чын мәгънәсендә, матәм көне дисәк тә артык түгел. Хәер, татар теле өчен генәме? Юк икән шул. Статистика мәгъ­лүматларына караганда, 50 ел эчендә Советлар илендәге 194 милләтнең 93 е юкка чыккан. Ә милләтне юк итү өчен әүвәл халыкларны теленнән яздыру белән башлаганнар. Тагын бер мәгълүмат. Анысын 2010 елда ЮНЕСКО хәбәр итә: Россия территориясендә 136 телнең юкка чыгу куркынычы бар, ягъни, Россиядә рус теленнән кала барлык телләрнең "Кызыл китап"ка керүе мөмкин. Башлап, удмурт, калмык, чукот, бурят, Төньяк Кавказ, Себер һәм башка халыкларның телләрен санаганнар. Барысы да вак милләтләрне урыслаштыру сәясәтеннән башлана. Ул кара гамәлнең беркайчан да туктап торганы юк, тик алымнар гына яңарып тора икән.
Явыз Иван, Петр I дәверендә ул көчләп чукындыру юлы белән алып барыла. Петр I заманында, хәтта, татар каберлекләрен дә җимереп, аны икътисади реформалар белән акларга маташалар. Патша чыгарган указ буенча, Казан, Болгар, Киев, Азак, Хаҗитархан тирәсендәге борынгы мөселман каберлекләре актарылып ташлана һәм мондый кыр­гый гамәл гасырдан артык дәвам итә. Полиция режимы көчәйтелә, халыкларның һәрбер сулышы, һәр хәрәкәте күзәтү астына куела, җәмгыятьтәге проблемаларны чишү урыны булган җыеннар тыела.
ХХ гасыр башларында инде бу сәясәт башкачарак юнәлеш алып, махсус киңәшмәләрдә кабул ителгән карарлар нигезендә алып барыла. Шундыйларның берсен 1906 елның мартында Россиянең мәгариф министры граф И.Толстой "Кагыйдәләр җыентыгы" аша тәкъдим итә. Бу җыентыкта рус булмаган халыкларның милли мәгарифенә балта чабу, аларның мәктәпләрендә мәҗбүри рәвештә рус телен укыту, балаларны рус рухында тәрбияләү бурычлары куела. Рус булмаган халыкларны инде гаскәр белән түгел, ә мәктәп-мәдрәсәләр аша да чукындыру эше канат җәя.
Билгеле ки, бер төркем милләтпәрвәрләребез бу карарга каршы күтәрелә. Башлап йөрүчеләр арасында Һ.Атласи була. Ул шул ук елны Оренбургта "Яңа низам вә голямаларыбыз" дип аталган хезмәтен бастыра. Бу язмасында автор, империя көчләренең чын йөзен, татарларга каршы алып барган сәясәтен тәнкыйтьләп, амбразурага ташлана.
Россиядә вак милләтләрне юкка чыгару юнәлешендәге яшерен һәм ачыктан-ачык алып барылган алымнарның кайберләрен генә искә төшерик: кыска гына вакыт аралыгында өч тапкыр хәреф алыштыру (халкыбызны гасырлар буена тупланган әдәби-мәдәни мирасыннан мәхрүм итү), зур төзелешләргә төрле милләт яшьләрен чакырып, катнаш никахларга юл ачу (интернациональ тәрбия), паспортлардан милләт күрсәткечен алып ташлау, ниһаять, 2007 елда кабул ителгән закон нигезендә мәктәп программаларыннан милли-региональ компонентларны алып ташлау, шуның артыннан ук Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан кабул ителгән 362 номерлы приказ (БДИны рус телендә генә бирү). Күрәсез, без "ирекле ике сәгатькә" кинәт кенә түгел, алдан әзерләнү буенча, эзлекле рәвештә килгәнбез. Шунысы гаҗәпләндерә: бу законнарны кабул иткәндә, Россия Думасына бездән сайлаттырып җибәргән депутатлар кайда булды икән? Аларның кайберләре бүген татар тарихы өйрәнеп китаплар чыгара, кайсы "авылларны күтәрә" яки, кызып-кызып, телевидение аша тел турында "шәп" чыгышлар ясый...
Ә муенда элмәк. Ул һаман тартыла һәм кысыла бара. Мәгълүмат чараларында, төрле очрашуларда телне саклау турында күп сөйлибез, зарланабыз. Ләкин бу - муены элмәк белән кысылган кешенең әҗәл алдыннан булган яман ыңгырашуын гына хәтерләтә. Катгый эш-гамәл юк. Хәер, менә 29 ноябрьдә татар теле дәресләрен атнага 2 сәгать калдыртуга "ирештек". Дәүләт Советы депутатларының авызына "конфет каптырдылар", күрәсең, алар бердәм тавыш белән шул ике сәгатьне кабул итүгә "иреште". Сарык та исән, бүре дә тук дигәндәй, залда кәнәфиләр дә шыгырдамады, кесәдәге мандатлар да исән калды, хезмәт хаклары да кимемәде. Шулай да "Сарыкны ашаган Куянны" таптылар бит тәки. Ул Э.Фәттахов булды. Зарланып кара инде шуннан соң! Әнә шул уңай белән Ф.Камаловның Аксакаллар Шурасы исеменнән В.Путинга язган мөрәҗәгатенә Мәскәүнең бер түрәсе (М.И.Кацарский) үз җавабында "...бу карарны сессия­гездә үзегез кабул иттегез бит" дигәнрәк фикер үткәрә. "Иелгән башны кылыч кисмәс" күзлегеннән чыгып эш итәбез шул. Мәгәр күп иелгән башның түбәсенә төкерәләр бугай...
Нишләргә? Бу сорауга Разил Вәлиев: "...без халыкка таянабыз", - дигән иде. Ә күп кенә зыялыларыбыз (язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр) халыкның битарафлыгыннан, аның мәрт йокысына китүеннән зарлана. Бу исә халыкның үз тарихын белмәү, милли үзаңның түбән булуыннан килә. Димәк, халык белән эшләү, күзен ачу җитми. Мәктәпләрдә иң беренче чиратта ата-аналар белән, мәчет-мәдрәсәләр каршындагы курсларда шәкертләр ("Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә генә дә меңнән артык укучы) арасында булырга, аларга тарихыбызны, бай әдәби мирасыбызны аңлату кирәк. Чөнки битарафлык нәкъ менә тарихыбызны белмәүдән канат җәя. Дәлил өчен, бер фикер иясе әйткән сүзләрне тәрҗемәсез генә китерәм: "Отними историю у народа - и через поколение он превратится в толпу, а еще через поколение им можно управлять как стадом". 1944 елда вак халык­ларга үз тарихларын өйрәнүне тыйганнан соң, ничәнче буын икәнлегебезне санап чыгару кыен түгел һәм шуннан ни өчен көтү хәлендә икәнебез дә аңлашыла. Инде Һади Атласи сүзләренә дә игътибар итик: "Без татар балаларын да юкка чыгарырга теләмәсәк, мөмкин кадәр әдәбия­тыбызны баетырга, бөек бабаларыбызның нурлы эшләре язылган якты тарихларыбызны белергә тиешбез", - дип язды ул.
"Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә 20 елдан артык эшләү дәверендә андый очрашуларны күп үткәрдем. Әдипләребез чакыру ташлау белән килеп җитә иде. (Ни кызганыч, чакырылган бер "зыялы" затыбыз гына: "Ә күпме түлисез?" - дип тәмам өнне алды).
Бүген телне саклау бурычы гаиләгә калды. Ата-анасы үз телен белмәгән гаиләдә бу мөмкин түгел. Чөнки тел белмәгән гаиләдә милли тәрбия дә юк. Мәктәптә эшләгән елларымнан бер гыйбрәтле очракны искә аласым килә: рус балалары утырган башлангыч сыйныфта шәһәр укытучылары өчен ачык дәрес бара. Дәрес уен формасында булырга тиеш. Әдәби-музыкаль сценарий язып, балаларга сүзләрне бүлеп бирдем. Бер бала: "Туган телем - татар теле", - дип әйтергә тиеш. Әзерлек вакытында ул шул сүзләрне бик матур итеп әйтеп килде. Ә ачык дәрестә, үзенә чират җиткәч: "Туган телем - иврит теле", - дип әйтте дә салды. Соңыннан белдем, бу яһүд баласы булган икән. Инде дәрескә анализ ясыйбыз. Һәр мөгаллимдә бер үк сорау: рус телендә үткәрелгән шундый чарада татар баласы "мой родной язык - русский язык", дип әйтәсе урында, "мой родной язык - татарский язык", дип әйтер идеме? Юк, әлбәттә. Менә сезгә гаиләдәге милли тәрбия үрнәге, бу балага үзенең яһүд икәнлеген гаиләдә ни дәрәҗәдә сеңдерелү аңлашыла булса кирәк.
Милләтне саклау юлында йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез турында да күп сөйлибез. Ләкин бу баш түбәсенә калфак чөеп, бәбәй итәкле күлмәк киеп тыпыр-тыпыр бию белән җырдан артмый. Ә борынгыдан килгән йолаларыбызны (кыз ярәшү, килен төшерү, кыз бирнәсе багу, яшь киленгә су юлы күрсәтү, яшь килен токмачы, кияү мунчасы, туй күренешләре, бәби чәе, сөннәт туе һ.б.) халык­ка кайтару өчен эшлибезме? Ни кызганыч, экраннардан да күбрәк урыс йолалары тәкъдим ителә. Әнә, телевизион "Уеннан уймак" спектакле туй күренеше белән тәмамлана, ә анда яшьләргә "горько" кычкыралар. Милли йоламы шул?
Татар булып туган мин дөньяга,
Раббым татар итеп яралткан.
Телем бүләк иткән,
Коръән биргән,
Яшәү серен миңа аңлаткан.
Гасырлардан килгән
тарихым бар,
Нәселем бар мактап сөйләрлек,
Сибелсә дә бик күп кыйтгаларга
Эшләре бар исең китәрлек.
Даң - доң, даң - доң...
Бүген әнә тагын чаң сугалар,
Дер селкенеп тора милләтем.
Тәре походлары баш калкыта,
Уяу булыйк, халкым-милләтем!
Язмамны Р.Фәхретдин сүзләре белән йомгаклыйсым килә: "Без бетә торган кавем түгел, бәлки дөньяда торып вә башка милләтләр берлә берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтмез".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: