Мәдәни җомга

Фердинанд СӘЛАХОВ: ХАЛЫК ҖЫРЫ ШАПЫРЫНМЫЙ УЛ

Акыллы безнең халкыбыз җырлары. Тирән мәгънәле, тәрбияли торган, тыйнак, әдәпле җырларыбыз гасырлар аша сакланып калып, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Сагыштан моңлы булдым, дип җырлап калдырган бабаларыбыз. Бу җирсүдән, туганнардан аерылудан, газизләреңне югалтудан, мәхәббәт газабында янудан, балаң китергән хәсрәтләрдән, ил өстенә килгән сугыш афәтләре һәм башка бик күп, адәм баласы...

Акыллы безнең халкыбыз җырлары. Тирән мәгънәле, тәрбияли торган, тыйнак, әдәпле җырларыбыз гасырлар аша сакланып калып, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Сагыштан моңлы булдым, дип җырлап калдырган бабаларыбыз. Бу җирсүдән, туганнардан аерылудан, газизләреңне югалтудан, мәхәббәт газабында янудан, балаң китергән хәсрәтләрдән, ил өстенә килгән сугыш афәтләре һәм башка бик күп, адәм баласы башына төшкән күрмешләрдән килгән сагыштыр. Әмма кайберәүләр ул җырны: "Моңлы бала булдым тумыштан!" - дип кенә җиффәрә. Мин моңлы булып тудым, бетте-китте, вәссәлам! Менә мин нинди шәп! Юк, дуслар, халык җыры шапырынмый ул. Язмышны бик акыллы итеп сөйли белә. Аңлап җырлый белергә генә кирәк. Бер татарда гына түгел, барлык халыкларда да моң бар. Ләкин тәрҗемә дә итеп булмый торган «моң» кәлимәсе эчендә - безнең үз эчке кичерешебез, үз йөрәк тибешебез, үз сулышыбыз һәм үз күз карашыбыз, үзебезнең физик халәтебез, үз уебыз. Шуларны йөрәк аша уздыра белгән җырчы моңлы җырчы дип йөртелә бездә.

Менә 4 ел рәттән инде шул табигый авыр таләпләрне үти белгән башкаручыларны эзләп, "Татар моңы" халыкара телевизион җыр фестивале галәм иңли. Дөньяның бик күп почмакларыннан җыелган татар һәм башка милләт балалары моңа мисал булып тора. Үзебезнең Кытай татары, Кырым татары, керәшен, мишәрләребез, корея, уйгыр, казах, әрмән, чегән, чечен халкы вәкилләре үз милләтләренең илчеләре булып, быел да "Татар моңы" фестивалендә, Тукайча әйтсәк, "Тел, лөгать вә гадәт алмашып", җырлы-бәхетле берничә көнен яшәп алды. Талантлар бар. Ходайга шөкер, җырлаучылар күп алар, әмма моңлы татар җырын, милләтнең чын йөзен билгели торган катлаулы, киң диапазонлы, классик халык җырын сәнгати югарылыкта башкара алучылар күп була алмый.

Билгеле, катнашучылар бик күп, бусы куандыра. Әмма жюри әгъзаларының да хәлен аңларга кирәк. Бер бөртеген дә җуймыйча, ничек «иң-иңен» сайлап алырга? Ел буе без менә шул борчулы уй белән яшәдек. Күпме ил-җирләр гизәргә, башка дәүләтләргә мөрәҗәгать итәргә, ил башлыкларына, илчелекләргә хатлар язарга, үтенеч белән ишекләрен шакырга туры килде. "Безнең бер татар балабыз сездә иҗатта кайнап яши. Сездән шул балага яки егет-кызга ярдәм кирәк", - дигән хатлар Русия буйлап, Татарстан, Башкортстан буйлап шактый юлланды. Дөресен әйтергә кирәк, бер генә үтенеч тә җавапсыз калмады. Бу хатларның авторлары, әлбәттә, Татарстан Мәдәният министрлыгы, "Яңа Гасыр" телевизион каналы, Татарстан Президенты каршында эшләп килгән мәдәниятне үстерү фонды, Бөтендөнья татар конгрессы, "Салават" җыр театры иде.

Бәйгечеләр Казан сәхнәсенә килеп җиткәнче, төбәкләрдә, үз шәһәр-авылларында сайлап алу конкурслары аша узды. Мин үзем дә берничә шәһәр-авылда шундый сайлап-тыңлап кайтуларда булдым. Кая гына барсам да, һәрбер җирдә зур әзерлек, җаваплылык, дулкынлану, горурлану һәм җиңүгә өмет күреп, шатланып, оештыручыларга чиксез рәхмәтле булып кайттым. Мәскәү, Санкт-Петербург, Оренбур, Самара, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка бик күп җирләрдән талантлы музыкантлар, җырчылар Казанга агылды, Г.Камал театры бинасында җыр бәйрәмендә яшәде. Ә жюри әгъзалары иң моңлылар кемнәр икән, дип баш ватты, игътибар, итагать белән тыңлады, киңәшләште, бәхәсләште, уртак, гадел фикер эзләде. Бәхәсләр кайнап-ташып торган чаклар аз булмады. Язмышлар белән сак эш итәргә кирәгенә яхшы төшенеп эшләдек - бусын мактанып, горурланып әйтә алам. Монда жюри өчен бик зур бер кыенлык бар иде. Катнашучылар төрле яшьләргә бүленсә дә, кайсы - профессиональ җырчы, кайсы - махсус уку йорты шәкерте, кайсы - бөтенләй мәктәп баласы, яисә авылдан, кырдан тракторыннан төшеп кенә, беренче турны узып, сәхнәгә килеп кергән. Ә таләпләр бөтенесенә дә бер төрле. "Моң" дигән тылсымлы сүзнең мәгънәсен аңлап, конкурска әзерләгән әсәреңне башкара белү зарур.

Бәлки, телевизордан жюри әгъзаларын күргән тамашачы әйтер: "Менә кереп утырганнар, пынимаешь, тикшергән, тыңлаган булып утыралар". Дуслар, бу жюри әгъзалары ел буе ил-җир гизеп, һәр бөртек катнашучыны комдагы бриллиант кебек дөнья буйлап эзләп табып, Казанга чакырып, юллама калдырып кайта. Үзе эзләп тапкан, бәйгегә чыккан музыканты, җырчысы сәхнәдә күренүгә, ут йотып, сулышы кысылып: "Йа Раббым, уңышлы гына булса иде", - дип, хәер-фатихасын биреп утыра. Вил Усманов "Татар моңы" җыр фестивале директоры вазифасын 4 ел инде намус белән, чын йөрәктән башкарып килә. Сайлап алу турларында да бик актив катнаша. Шуңа "аныкылар" фестивальдә дә күбрәк. "Белгән догаларымны укып утырам, харап кына булмасалар ярар иде, дим, әлегә, Аллага шөкер, өметләрем акланып килә", - ди ул үзе бу хакта. Безнең дә Казанга кадәр килеп җитә алган һәр сәләтле бәйгечене җиңүчеләр баскычында бик тә, бик тә күрәсебез килә. Әмма баскыч саны санаулы гына шул, һәм аңа менү дә бик җиңел түгел. Ә инде газаплы юлны узып менеп баса алганы аның кадерен белеп яшәячәк, тагы да югары баскычка күтәрелергә омтылачак. Профессиональ, югары сәнгать ул бик биектә, аңа бер үрелүдә генә менеп җитеп булмый. Үз талантыңны Ходай бүләге, дип кабул итеп, әти-әнидән күчкән сәләтне зур тырышлыкка тапкырлый белгәннәргә генә шәхес, зур художник булу язган. Бу - табигать законы, һәм моны бозарга ярамый. Менә шушы законнан тайпылмый, аны кыйбласы итә белгән акыллы-аңлы, әдәпле, моңлы егет-кызларыбыз татар дөньясына, Татарстанга, Русиягә хезмәт итәр, дип өметләник.

"Татар моңы" фестивале үзенең борчулы, мәшәкатьле тормышы белән яши. Бу урында фестивальнең тагын бер зур кыйммәте турында әйтү кирәктер. Казанда, Татарстанда яшәп яткан безләргә татарча җырлап, көйләп-моңланып алу "бүген бәрәңге ашадым әле" белән бер. Ә читтә, башка дәүләттә, бөтенләй башка милләтләр арасында гомер иткән, фестивальдә катнашкан татарларыбыз өчен бу - тарихи, дөньякүләм, аның гомерен бизәп торган, биографиясен баеткан вакыйга. "Сезне Казан шәһәрендә узачак җыр фестиваленә чакырабыз", дигән юлларны укыганда хәбәр-чакыру алучының хәл-халәтен аңлар өчен, Кытайда, Финляндиядә, Алман илендә, Казахстан, Үзбәкстан, Курган өлкәсендә тарихи ватаныңны җирсеп яшәп карарга кирәк. Монда чакыру алучы гына түгел, бөтен мәхәллә, микрорайон, шәһәр, республика гөж килә башлый. Татарлар, үзара үпкә-сапка, сүзгә килүләрен дә кичереп, онытып, бәйгегә китәсе сәләтлесен юлга әзерли, финанслый, бер гаилә булып берләшеп яши башлый. Бу - кызыл, пафослы җөмлә оештырып язу түгел, ә чынбарлык. Мин боларга үзем шаһит, ишетеп, күреп, тыңлап торып беләм. Һәм читтәге татарларыбызның ялгыз түгеллеген, беркайчан да онытылмаганлыгын "Татар моңы" җыр бәйгесе тагын бер кат исләренә төшереп, таркалмаска өндәп, татарына гыйбрәт биреп, "Без бергә!" дип торганының да шаһите. Ә безнең халыкка таркалырга, аерым-аерым яшәргә һич ярамый. Хәзерге глобальләшү, ягъни барлык милләтләрне бер буяу белән буяп төссезләндергән, паспортыннан «татар» сүзен дә алып аткан бер заманда җыр аша берләшеп, оешып тору бик акыллы гамәл булыр. Чын сәнгать - халык бердәмлеген кайгыртканда бик зур, көчле корал.

"Татар моңы" телевизион фестивалендә күп милләт вәкилләре көч сынашты, дидем. Алар биредә ярышып кына калмаска, ә зур мәктәп, сабак та алырга тиеш. Үзебезнең музыка уку йортларыбызга чит илләрдән, чит төбәкләрдән укучылар чакырып җыябыз, аларны зур бәйгеләрдә катнашучылар рәтендә күрәбез икән, һәм алар алга таба фестивальнең югарылыгын, әзерлеклелеген, эчтәлеген, максатын, татар музыка сәнгатенең бөеклеген аңлап, өлге итеп үз илләренә алып китеп пропагандалаганда "Татар моңы" файдалы һәм гомерле булачак.

Үрнәк конкурс үткәргәндә, әлбәттә, матди чыгымнарсыз гына булмый. Монда дәүләт ярдәме, аның кызыксынуы бик кирәк. Ә хәзергә финанслау ягы, дөресен әйткәндә, бигүк мактанырлык түгел, ул мәче "күз яше" кадәр генә, аны урыс, "кот наплакал", ди. Татарстан кырларында нефть чыгару "торналары" бик матур эшләп утыра. Шуннан килгән керемнән, бәлки, "Татар моңы" фестивале агачында сайраган кош томшыгына да бөртекләп булса да җим тияр. Сандугачлар җим эзләп тә сайрый. Ә инде: "Сандугачларыбыз нинди җырларыбызны сайрады?" - дисәгез, монда мактанырлык урын бар.

Конкурсның соңгы баскычына бары халкыбыз, классик композиторларыбыз иҗат иткән, вакыт сынауларын узып, тарих тузаны астында калмый торган катлаулы, башкару өчен җиңел булмаган, үлемсез җырларны, музыкаль әсәрләрне сәхнә түренә күтәрә алучылар гына менде. Мин сүз башында ук, безнең татар моңы сагышлы моң, дидем. Тыңлап карагыз: "Тәфтиләү", "Гөлҗамал", "Бөдрә тал", "Керим әле урманнарга", "Безнең күңелләр" һ.б. һ.б. Биредә ишетелгән кыйммәтле музыкаль әсәрләр, җырлар эстрада сәхнәләрендәге "йолдыз"ларның концертларында бөтенләй диярлек ишетелми. Бу әсәрләрне тамашачы җаны күптән көтә. Фестиваль менә шушы сусауны 4 ел дәвамында баса алган икән, аны үстерү, яңартып тору, киңәйтү мәслихәттер.

Әмма фестиваль барышында мине бер нәрсә сагайтып та куйды. Шөкер, җырлаучылар, җырчылар күп, ә менә музыка коралларында уйнаучылар бик-бик аз иде. Курай, кимәнә (скрипка), гармуннар, саз, гомумән, кыллы музыка коралларында уйнаучыларны эссе чүлдә яңгыр көткәндәй көттек. Әмма һәрберсе берәр тамчы гына тамды. Баянда уйнаучы егетләр булды, монысы сөендерә. Ә безнең музыка уку йортларында халык уен кораллары бүлекләре, факультетлары, өстәвенә, музыка мәктәпләре дә бар ләбаса. Кайда соң аларның шәкертләре, укучылары? "Татар моңы" фестивале алар өчен буй җитмәслек биеклекме, әллә киресенчәме? Синтезатор дигән "хикмәтле" такта астында басылып, имгәнеп ятмыйбыз микән без? Мине бу уй бик куркыта. "Татар моңы" әлеге чишелмәгән мәсьәләне дә ачыкларга булышты.

Уйна тальян гармуныңны,
Телләре лә батмасын.
Уят үзәкләрен өзеп,
Кызлар йоклап ятмасын!..

Әлегә гармун телләре баткан, әллә инде кызлары гына түгел, гармунчылары да йоклап ятамы? Гамьсез йоклыймы, әллә уйлап ятамы? Уйлансын иде алар. Юк, бергәләшеп уйлашыйк әле. Бәлки, музыка уен коралында уйнаган, бәйгегә килердәй яшьләребезгә игътибар җитмидер, ярдәм кирәктер. Югарыдан, дәүләт авызыннан, өлкә җитәкчеләреннән "Мин сезне ташламам" дигән сүз ишетелмидер. Ничек кенә булмасын, фестивальдә тальян гармун сәхнә тутырып, күкрәкләрне киереп җырламады да, еламады да. Ярый әле Илнур Ганиев дигән талантлы бер егетебез эреле-ваклы гармуннарын күтәреп чыгып, тамашачыны, жюри әгъзаларын юатты. Гармун, тальянсыз татар буламы? Ышанмыйм, алар кайдадыр бар, табарга, кызыксындырырга гына кирәк.

Мине "Татар моңы" телевизион җыр фестиваленең жюри рәисе сыйфатында күргән журналистлар конкурс хакында сөйләшергә чакырды. Мин әңгәмәләшүне сузып килдем: чөнки "4 декабрьгә кадәр җиңүчеләрнең исеме сер булып кала. Шул көнне Г.Камал театры бинасында узачак гала-концерт барышында барысы да мәгълүм булачак", - дидем. Журналистлар, безне кем җиңгәне кызыксындырмый, фестивальнең эчтәлеге, идеологиясе кызыксындыра, диде. Бөтен хикмәт шунда, дуслар. Идеология бер - милләт яшәсен өчен аның милли сәнгате бик югары булырга, милли хисе үсеп торырга тиеш. Ул хисләр менә шушындый үтә җаваплы, газаплы, милли музыкага бәйле тарихи чаралар аша гына уянып, өлгерә ала. Җанына милли хис урнаштыра алган кеше никадәр яшьрәк, аның игелеге күбрәк, җимешлерәк булачак. Әгәр сиңа 15 яшь тулган, яисә 35 яшең белән хушлашмагансың икән, киләсе "Татар моңы" җыр фестиваленә әзерләнә башла. Эзлән, өйрән, музыкада коен. "Татар моңы" фестивале яшәячәк, киләчәге алда, фестиваль юлда, эзләнә, катнашучыларын көтә. Көткән җиргә барыгыз, зарыктырмагыз. Яшь гомерләр ике килми, белегез кадерләрен, дип җырлый безнең халык. Шуңа колак салып, кадерен белик.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: