Дустыбыз юбилее

18 ноябрь кичендә, Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Газинур Моратовның 60 яшьлек юбилей кичәсе булып узды.
Газинур 25 ел элек “Мәдәни җомга” газетасының тәүге санын әзерләүдә катнашкан һәм 20 ел гомерен шушы матбагага багышлаган шагыйрь, шуңа күрә безнең редакция коллективы да аның кичәсенә тулы көе барды.
Кичәнең сценарий авторы Ләбиб Лерон гаять үзенчәлекле, матур алым тапкан – сәхнәдә читтән чакырылган бер генә артист яки җырчы да чыгыш ясамады. Сәхнәгә күтәрелгән һәрбер каләмдәшенең, әлбәттә, Газинурга адресланган үз теләге, аерым фикере бар, әмма алар үз хисләрен берәр төрле сәнгать алымы белән дә әйтеп бирде. Халык язучысы Рабит Батулла сорнайда уйнаса һәм әдип Галимҗан Гыйльманов татар егетләре биюен башкарса, фән докторы һәм якташы Фоат Галимуллин да, танылган шагыйрәбез Шәмсия Җиһангирова, төрек туганыбыз, күптән инде безнең Язучылар берлеге әгъзасына әверелгән Фатих Кутлу, өлкән шагыйребез Гәрәй Рәхим, хәтта берлек рәисебез Данил Салихов та эчкерсез котлауларына өстәп, гаҗәеп җыр сузды. Рәдиф Гаташ, Ркаил Зәйдулла, Камил Кәримов, Рүзәл Мөхәммәтшин, Хәлим Җәләй, Рифә Рахман, Рәдиф Сәгъди, Алмаз Хәмзин, Нәҗибә Сафина, Илсөяр Иксанова, Марат Закир һ.б. шагыйрьләребез, берсен-берсе алыштыра-алыштыра, сәхнә түреннән йә Газинурның, йә аңа багышланган шигырьләрен укыды. Кичәне алып баручы шагыйребез Марат Кәбировның осталыгына тел-теш тидерерлек түгел иде.
Әдәбият бәйрәме әдип һәм тамашачыларның күмәк рәвештә бөек Тукаебызның “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
-
13 декабрь 2019 - 08:10Әхәт Сафиуллин: Көрәш иллюзиясе“Илдә коррупционерларга каршы көрәш ничек бара?” дигән сорауга җавап эзләгәндә, илне басып алган бу афәтнең әлегә йомшак, ясалма рәвештә генә, һич тә аның тамырын корыту максаты белән алып барылмавын күреп торабыз.13400
-
16 декабрь 2019 - 08:00Татар журналистлары форумы Казанда ике көн дәвамында Бөтенроссия татар журналистлары форумы булып узды.3500
-
15 декабрь 2019 - 08:00Язучының гомер кичәсе Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган прозаик һәм драматург Әхәт Гаффарның 70 яшьлегенә багышланган кичә булды.9100
-
14 декабрь 2019 - 08:00Рифат СӘЛАХ: Түбәдән тамган тамчыдай Коела гына Вакыт… Мин үзем дә шигырь бугай, дуслар, Йөрәк тибешеннән яралган.16104
-
13 декабрь 2019 - 13:02Язучылар берлеге ун кешегә артты. Яңа әгъзалар - кемнәр алар? Татарстан Республикасы Язучылар берлегенә кабул ителгән яңа язучыларга таныклыклар тапшырылды. Аларны берлек рәисе Тукай клубында узган 2019 елның әдәби эшчәнлекнең йомгак ясау кичәсендә бирде.39503
-
13 декабрь 2019 - 08:20Айга кырын карама (14-20 декабрь) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!40802
-
13 декабрь 2019 - 08:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 49 (2019) Бәрәкәтле яшәү сәнгатедер Халкыбызның каз өмәсе дә!..9800
-
12 декабрь 2019 - 08:00«Идел-йорт»та сарманлылар җиңде Г. Камал театрында Ш.Закиров исемендәге XIX төбәкара «Идел-йорт» халык театрлары бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды.17100
-
11 декабрь 2019 - 12:51Галим юбилее 5 декабрь көнне Язучылар берлегенең Тукай клубында күренекле галим һәм тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Хатыйп ага Миңнегуловның 80 яшьлегенә багышланган кичә узды.21303
-
10 декабрь 2019 - 08:00Фатыйма Ильская таланты Күргәзмә РСФСР һәм ТАССРның халык артисткасы Фатыйма Ильскаяга (Фатыйма Салих кызы Хуҗасәетова) багышланган.28700
-
9 декабрь 2019 - 08:00Илгә танылган академик Талантлы белгеч, фән дөньясында исең китәрлек ачышлары белән исеме чит илләрдә дә яхшы билгеле булган академик Илдус Хәйбуллин милләтебезнең зур горурлыгы булып санала.33200
-
8 декабрь 2019 - 08:00Урланган балачак кыйссасы Габдулла Кариев театрында шотланд драматургы Джеймс Метью Барри әсәре нигезендә, Рәмис Нәҗмиев пьесасы буенча куелган «Питер Пэн» спектакле бара.27801
-
7 декабрь 2019 - 08:00Сания Әхмәтҗанова: Тезим әле шигырь-гәрәбәмне, Ямен-ямьгә туры китереп… Бер гәрәбә алыштыра миңа Дөнья малларының барысын да.623014
-
6 декабрь 2019 - 08:10Айга кырын карама (7-13 декабрь) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!66701
-
27 февраль 2019 - 14:13Милләт язмышы: актуаль һәм яңа фикерләр җитми
-
28 ноябрь 2018 - 14:36Римзил Вәлиев: Татар газеталарына милли тарих кирәкме?
-
29 июль 2019 - 18:22Америкада татарча көрәштеләр Cтали известны призеры международных соревнований по борьбе на поясах корэш в США, которые состоялись с 26 по 28 июля в рамках традиционного фестиваля “Ohaio State Fair” – аналога татарского сабантуя в городе Колумбус штата Огайо.193003
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика