Мәдәни җомга

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ: ҮЗЕБЕЗ СУДАН ТОРСАК ТА...

Әйләнә-тирә мохитнең - һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, туфракның уңдырышсызлыгы елдан-ел арта, табигый байлыкларның отыры кими баруы кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар инсан тормышына, аның дөньяга карашына, мәдәниятенә әхлагына һәм сәламәтлегенә зур йогынты ясый. Мондый катлаулы һәм кыен шартларда география, экология белеме һәм әхлакый тәрбия бирүне көчәйтү...

Әйләнә-тирә мохитнең - һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, туфракның уңдырышсызлыгы елдан-ел арта, табигый байлыкларның отыры кими баруы кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар инсан тормышына, аның дөньяга карашына, мәдәниятенә әхлагына һәм сәламәтлегенә зур йогынты ясый. Мондый катлаулы һәм кыен шартларда география, экология белеме һәм әхлакый тәрбия бирүне көчәйтү аеруча зур әһәмияткә ия. Шул җәһәттән, мәктәп укучыларына яшьтән үк туган як табигатенең матурлыгын күрсәтергә, аның закончалыкларын аңларга, байлыкларыннан дөрес итеп файдаланырга һәм табигатьне сакларга өйрәтү бик тә мөһим. География-табигать белеме фәннәрен өйрәтүче укытучылар балаларны кече яшьтән үк туган якның табигате, аның күренешләре белән кызыксындырып, һәр тереклек иясенә мәхәббәт хисе тәрбияли алса, аларга карата мәрхәмәтле булырга тиешлеген яшь буынның күңеленә сеңдерсә, адәм баласы инде үсеп җиткәч тә әйләнә-тирә табигать һәм социаль мохиткә сак карашта тора.

Татарстан Республикасы мәйданы борынгы заманнарда урманлы төбәк булып саналган. Ләкин соңгы 170 ел эчендә биредәге урманнарны күпләп кискәннәр. Хәзерге вакытта туган ягыбызда урманнар бик аз һәм алар республика территориясендә тигез таралмаган. Аерым районнарда урманнар бары тик 3 процент кына сакланып калган, ә кайберләрендә исә ул 45 процент чамасы мәйданны били. Урман ул икмәк үсми торган, яисә үсеп тә, үзен аклый алмаган җирләрдә дә үсә ала. Шулай булгач, аны авыл хуҗалыгы өчен яраксыз бар урыннарга да утыртырга кирәк.

Урманны җирнең үпкәсе дип атыйлар. Халык кислородка бай һава суласын өчен Татарстан Республикасы барлык мәйданының 25 процентында урманнар үсәргә тиеш, әмма ни кызганыч, әле ул 16 процент кына тәшкил итә. Нефть химиясе, машина төзелеше, нефть сәнәгате объектлары белән шыплап тулган һәм республиканың халкы тыгыз урнашкан районнарда урман мәйданнары ике мәртәбәгә артык булырга тиеш. Ләкин алар бик аз, әлеге районнарда ул бары тик 10-12 процент кына мәйдан били. Чөнки КамАЗ, АлАЗ, Түбән Кама химия комбинаты шикелле гигантлар төзегәндә, табигатьне саклауга тиешле игътибар бирелмәде. Кыска гына вакыт эчендә урман эчләрендә ял базалары, профилакторий-санаторийлар, пионер лагерьлары төзеп куйдылар. Күп гасыр яшәгән нарат урманнары киселде. Соңгы вакытта еш күзәтелә торган табигать бәла-казалары да туган ягыбыздагы урманнарның күпләп юк ителүенә сәбәпче булып тора.

Бакчачылык ширкәтләре арту белән, шәһәр яны урманнары да нык пычрана. Ширкәт әгъзалары җыелган калдыкларны, чүп-чарны еш кына урманга илтеп түгә.

Республика территориясендә сусаклагычлар кору да урманнарга бик зур зыян салды. Түбән Кама сусаклагычын төзегәндә 22 мең, Куйбышев сусаклагычын төзегәндә 56 мең гектар урман су астында калды. Түбән Кама химия комбинаты биналарын торгызганда гына да 35 мен гектар урман юкка чыкты. Урманны кисеп, аның артыннан килгән күңелсез нәтиҗәләрне белгән халкыбыз бик күптән инде болай дигән: «Урмансызлык-уңайсызлык», «Урманның кадерен ул беткәннән соң гына аңлый башлыйбыз» һ.б.

Шуңа күрә, урманны кисү белән беррәттән, аны утырту һәм саклау турында да даими кайгыртырга бурычлыбыз. Чөнки бер гектар яшеллек сәгать эчендә 2 килограмм углекислый газны йота. Бу инде 200 кеше сулаганда бүленеп чыккан зарарлы газны юк итү, дигән сүз. Урман һавасында бактерияләр шәһәрнекеннән 300 тапкыр кимрәк була. Ник дигәндә, үсемлекләр фитонцидлар бүлеп чыгара, ә алар үз чиратында һаваны чистарта.

Идел суы күтәрелү аркасында 200 мең гектар болыннар су астында калды, 78 авыл бөтенләй, 64 авыл өлешчә күчерелде, зиратлар, чишмә-кизләүләр, басу-кырлар суга батырылды. Казан янындагы Иделдә шәһәр халкының бик яратып ял итә торган урыны - атаклы Маркиз утравы да су астында калды. Түбән Кама сусаклагычы астында калган 100 мең гектар болыннарны да санасак, республика җирләренең ничек әрәм-шәрәм ителгәнен тәгаен күз алдына китерә алырбыз. Табигатьне пычратуга нефтьчеләр дә үзләреннән зур өлеш кертә. Республиканың нефть чыга торган районнарында чишмәләр кипсә, аларның урыннары, тоз күп булганлыктан, агарып тора. Исән чишмәләрнең дә сулары тозлы. Әлеге чишмәләр сульфат, хлорид, авыр металл тозлары, нефть продуктлары һәм кеше организмы өчен зарарлы башка матдәләр белән пычранып беткән. Бу исә - нефть катламнарына су кудыруның турыдан-туры нәтиҗәсе. Ел саен нефтьүткәргечләр тузудан тишелеп, җир өстенә төрле зарарлы матдәләр таралу очраклары да хәтсез.

Без Җир өсте суларын саклый белмибез. Ташландык сулар елгаларга агызыла. Агулы химикатлар белән кирәгеннән артык мавыгучы кешеләрнең дә өлеше бар монда. Басуларга сибелгән химикатлар соңгы чиктә сулыкларга агып төшә. Ә эчә торган суның 84 процентын без җир өсте чыганакларыннан алабыз.

Татарстан Республикасында елына уртача 1,5 куб. км. су тотыла. Бу инде һәр кешегә тәүлегенә 200-300 литр су туры килә, дигән сүз. Шуның нибары 2-3 литры гына организмга ризык белән керә. Кулланыла торган суның 30 проценты гына дәүләт стандарты таләбенә туры килә. Белгечләр фикеренчә, суның 30 проценты химик, 5-6 проценты бактериологик таләпләргә җавап бирми. Ә бит безнең каныбызның 90 проценты судан тора, мускулларыбызның - 75, сөякләребезнең 28 проценты судан гыйбарәт. Республиканың сәнәгать предприятиеләре ел дәвамында елгаларга 800 куб. м. күләмендә ташландык су агыза. Шуңа күрә Иделдәге суны эчеп тә, анда инде коенып та булмый башлады. Шунлыктан, хәзер инде халык чишмә суын күбрәк файдаланырга тырыша.

Энергия җитештерүчеләр дә табигатькә зур зыян сала. Казан, Түбән Кама, Чаллы ТЭЦлары һәм Зәй, Урыссу ГРЭСлары ел саен һавага меңнәрчә тонна зарарлы матдәләр очыра, һава белән бергә елгалар һәм күлләр дә пычрана. Без сулый торган һавада һәр кешегә елына 153 кг зарарлы матдә туры килә. Моның өстенә әлеге җитештерүчеләр, йөзләрчә миллион кубометр суны сарыф итә. Казан шәһәренең «Органик синтез» җитештерү берләшмәсе генә дә тирә-юньгә ел саен һаваны пычрата торган 11 мең тоннага якын матдәләр бүлеп чыгара. Аның шушы газ-төтен составында углеводлар, буталицетат, бутанол, ацетон, һ.б. шуның шикелле зарарлы органик матдәләр бар. Шуның өстенә, әлеге предприятиенең географик урыны да дөрес сайланмаган, ул Казан шәһәренең төньяк-көнбатышында урнашкан, ә инде география аспектыннан караганда, безнең киңлекләрдә көнбатыш җилләре өстенлек итә һәм шул сәбәпле, пычрак, зарарлы һава даими рәвештә шәһәр үзәгенә таба агыла.

Әйләнә-тирә мохитнең пычрануына автомобильләр дә шактый зур өлеш кертә. Өстәвенә аларның саны еллап түгел, ә бәлки айлап арта. Табигатьне пычратучыларның бик зур өлеше аларга туры килә. Дөрес, Казан шәһәре хакимияте моңа каршы төрле чаралар да күрә башлады инде. Шул исәптән узган ел гына да Казан шәһәрендә «Яшел рекорд» проекты кысаларында 28 000 төп агач һәм куак утыртылды. Германиянең Бавария шәһәреннән 15 яшьлек эколог Феликс Финкбайнерның Казанга килүе дә бәйрәм төсен алды. Әлеге яшүсмер БМО канаты астындагы «Без планетаны яшелләндерәбез» дигән экологик хәрәкәткә нигез салучы булып тора. Агач-куаклар утырту бик әйбәт күренеш, ләкин аларны саклап үстерәсе дә бар әле. Әгәр без үзебезне сәламәт дип исәплибез икән, моның 50 проценты яшәү рәвешебезгә бәйле, 40 проценты исә әйләнә-тирә мохитнең чисталыгыннан тора, калган 10 проценты гына безнең геннарга бәйле. Табигатьтән читләшү аркасында бүген бездәге барлык халыкның 30 проценты хроник авыру, 50 проценты чирләп китү дәрәҗәсендә тора, шуларның 20 проценты гына үзен сәламәт дип фараз кылырга мөмкин.

Табигатьне саклау җәһәтеннән чыгып, кеше үз гомерендә бер генә төп агач утыртса, бер генә чишмәгә җан өрсә дә, башка кылган гамәлләрен санамаганда да, мин бу дөньяда яшәдем, дип әйтергә хаклы. Шунсыз мөмкин дә түгел, чөнки табигать мәңгелек, ә кеше гомере бер мизгел генә. Син утырткан агач, син тәрбияләгән чишмә тере истәлек булып гасырлар буе яшәячәк.

Табигатьтә бара торган куркыныч үзгәрешләр - аның иң югары үсешкә ирешкән материя вәкиле - кешенең рухи үсеше артта калу, әхлак нормаларының бозылу нәтиҗәсе ул... Дөресен әйткәндә, кеше күңелендә табигатькә карата шәфкать нык кимеде. Әгәр дә адәм баласы табигатькә шәфкатьле икән, ул әти-әнисенә дә, тирә-юньдәгеләргә дә мәрхәмәтле булачак. Без тәрбия чараларын да шушы максатка юнәлтергә, кеше күңелендә табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә тиешбез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: