Мәдәни җомга

Дамир АСЫЛОВ: БЕТСЕН, КАДАЛСЫН НИФАКЪ

"Адәмне адәм иткән әдәп, татарны һәлак иткән әләк". "Әләк" мәкаләсен укып чыккач ("ВТ", 26 ноябрь, 2011), әнә шул мәкаль искә төште. Әйе, халык әләк һәм әләкчелекне бик каты хөкем иткән. Бу хакта мәкаль-әйтемнәрнең күп булуы шуны раслап тора. Әйтәсе юк инде, җирәнгечтән-җирәнгеч, шакшыдан-шакшы галәмәт инде бу гадәт. Моннан да түбәнлек...

"Адәмне адәм иткән әдәп, татарны һәлак иткән әләк". "Әләк" мәкаләсен укып чыккач ("ВТ", 26 ноябрь, 2011), әнә шул мәкаль искә төште. Әйе, халык әләк һәм әләкчелекне бик каты хөкем иткән. Бу хакта мәкаль-әйтемнәрнең күп булуы шуны раслап тора. Әйтәсе юк инде, җирәнгечтән-җирәнгеч, шакшыдан-шакшы галәмәт инде бу гадәт. Моннан да түбәнлек булмый торгандыр ул. Ләкин шул әләкчелекнең социаль җирлеге нидән гыйбарәт соң? Милләттәшеңне, туганыңны, атаң-анаңны, хәтта диндәшеңне сатуга нәрсә этәрә безләрне? Мәкаләдә дә бу хәлгә: "Аптыраган! Без үзгәрмибезме, әллә дини сәясәт үзгәрмиме?!" - дип, борчылу белдерелә. Әмма ул, безнең карашка, үтә сак төстә белдерелә һәм шул рәвешле әләкчелекне китереп чыгарып, куәтләп торган төп сәбәп күләгәдә кала. Дөрес анысы, кешеләрдә көнчелек, хөсетлек дигән сыйфатлар да барлыгын кире кагып булмый. Ләкин мәкаләдә сөйләнгән очрак - бөтенләй башка, инкубация юлы белән барлыкка китерелгән, бик әшәке җирлектә тудырылган әләкчелек ул. Халыкны бүлгәләп, көчсезләндерүдә әләкчелек империянең иң ышанычлы коралы булган һәм хәзер дә шулай булып кала. Мәкаләдә дә моңа ым бар-барын. Ләкин минем аны җәмәгать хозурына киңрәк итеп җиткерәсем килә.

Бөгелмәдә журналист, нәшир, тарихчы В.Сальников 2004 елда "Бугульминское земство. Дела, тревоги и мечты" дигән китап нәшер иткән иде. Шул китапның "Империягә һөҗүм яный" ("Империя под ударом") дигән бүлекчәсендә Бөгелмә өязендә дә әләкчелекнең тамыр җибәрүе, аның үстерелеп тору хикмәтләре документларга таянып языла. Шунысы да бик гыйбрәтле, "Әләк" мәкаләсендә телгә алынган Зәкиҗан хәзрәт Шәңгәрәев һәм аның өстеннән әләк язган Тымытык мулласы Н. турында да конкрет мәгълүмат бар анда.

Әлеге китапта бәян ителгәнчә, Бөгелмә полиция идарәсе империянең ныклыгын тәэмин итә торган күптөрле функцияләр башкарган. 1910 елда аңа Русия империясенә бик җитди төстә янаучы аерата куркыныч һөҗүмнән сакларга тиешле дәүләткүләм әһәмиятле тагын бер эш йөклиләр. Самара губернаторы Н.Протосеев Санкт-Петербургтан бик яшерен хәбәр ала һәм бу турыда шунда ук Самара полицмейстерына җиткерә. Соңгысы исә үз чиратында, әлеге яшерен хәбәрдә кузгатылган мәсьәләләрне тормышка ашыра башлау җәһәтеннән, 1910 елның 26 октябрендә Бөгелмә исправнигы С.Архангельскийга хат юллый. "Бик ышанычлы мәгълүматларга караганда,- диелә әлеге хат-хәбәрдә, - яшь төрекләр хәрәкәте җитәкчеләре, үз идеяләрен Төркиядә генә тарату белән чикләнмичә, исламның башка илләрдә дә яңадан тернәкләнеп, куәт алуына, аерым алганда, панисламизм һәм пантюркизм идеяләрен Русиядә таратуга булышлык итәргә карар кылган".

Алга таба бу эшнең ни рәвешле баруы, ислам турында, мөселманнарның бердәмлеге хакында вәгазь-нәсыйхәт укучыларның Русиягә сәүдәгәрләр, хаҗдан кайтучылар һәм башка сыйфатларда җибәрелүе һәм империянең бөтенлегенә куркыныч тудыручы бу вәгазьчеләрнең башлыча Идел буе төбәгенә озатылуы хәбәр ителә, шундый затлар ачыкланган очракта аларның эшчәнлегенә юл куймаска, аларны империядән сөрү өчен дәлил туплау максатында донос җыярга кушылуы турында языла. Хакимиятнең бу җәһәттән дә саклык чаралары турында бик җитди төстә кайгыртуы шулай ук нәтабигый хәл түгел. Ул "инородец"ларга бик күп җәберләр күрсәтә. Ана теленә ирек бирмәү, үз телендә мәдәният тудырмау, күз буяу өчен, иске мәптек-мәдрәсәләрне саклау, барлык дөнья кирәге тик великоурыслык, православие нигезендәге мәгърифәт аркылы гына табылачак итеп калдыру, шулай итеп, акрынлап урыслаштыру "инородец"ларга, каршы сәясәтнең төп моментлары була. Әлбәттә, югары даирә әгәр тиешле чараларын күреп, бөтенләйгә оныттырмасаң, бу җәберләрнең кайтавазы булачагын бик яхшы белә. Үткән гасырның башы бит патшалыкны дер селкеткән гомумхалык күтәрелеше, революция еллары. Габдулла Тукай да үз халкын мөмкинлектән файдаланып калырга чакыра. "Иттифакъ хакында" дигән шигырендә ул: "Күрдең патша хәзрәтен, Җуйды халык хәсрәтен; Күргәч фетнә кәсрәтен (күплеген), Киңлек бирде, бәдәвам. Файдаланыйк киңлектән..." - дип башлый һәм шигырен дәвам итеп, берләшергә чакыра.

Алынган күрсәтмәләрне үтәү өчен оешып җитәргә дә өлгермиләр, Архангельский губерна жандарм идарәсеннән яңа хәбәр килеп ирешә. "Бөгелмә өязендә ике төрек эмиссары мөселман җәмәгате арасында милли идеяләр таратып йөри, - диелә ашыгыч җибәрелгән бу яшерен хатта. - Төрекләр татар исеменә алган паспортлар белән яши. Аларның төп тору урыннары тирә-юньнән кешеләр бик күп килә торган базарлы авыл - Әлмәт санала. Төрекләр Әлмәт муллаларының берсе (монда китап авторы мулланың исемен атамыйча, чынлап та әдәп саклапмы, күпнокталар куеп кына үткән; моның үз серләре бар, шулай да ул урында Һади Атласов исеме язылган булгандыр, дип уйларга кирәк) белән якын мөнәсәбәттә тора".

Төрек һәм ислам йогынтысыннан саклау турында бу елларда аеруча катгый кисәтүләрнең бертуктаусыз кабатланып торуы 1910 елның апрель уртасында Төркиянең элекке министрларыннан берсе Гыйлми пашаның Идел буе өлкәләренә сәяхәт кылуы, Казанга исә атап килүе һәм анда татар җәмәгатьчелеге белән дә аралашуына бәйле булса кирәк. Кунакның бу сәяхәтен Казанда җасуслар бик нык күзәтә, һәр адымын, һәр сүзен исәпләп-теркәп бара. Чөнки пайтәхеттән губернаторга "бик яшерен" дип мөһерләнгән хат килә һәм анда "...но с принятием одновременно мер самого деликатного свойства к тому, чтобы Хильми-паша не мог входить в секретные сношения с местными мусульманами" дип бик каты кисәтү язылган була. Билгеле, кунакка Русиядә мөселманнарның һәм башка "инородец"ларның тормыш хәлләрен яхшы итеп күрсәтү чараларын күрәләр һәм бу турыда татар-мөселманнарның үзләреннән әйттерәләр. Үткен күзле, сизгер күңелле кунак чын хәлне күрә, белә, ләкин капчыгын селкеми. Мәгәр кунак мөселманнарны күп телләр өйрәнергә, армый-талмый гыйлем эстәргә ачыктан-ачык чакыра. Шунысы кызык, пайтәхеткә хисап әзерләп бирүчеләр кунак белән очрашулар вакытында губернаторның, аның урынбасарының, шәһәр башлыгының нибары ике телдә - урыс һәм француз телләрендә генә аралашуын, татарларның исә урыс, татар, гарәп, француз, алман һәм төрек телләрендә нотык тотуын да искәртеп үтә. Бу галәмәт империя хөкүмәтенең күңеленә ут салмый калмагандыр, чөнки халыкларның гыйлемле булуын ул үзе өчен төп бәлаләрдән санаган.

Бөгелмә приставлары да йөкләмә алуга кичекмәстән эмиссарларны эзләргә керешә. Ләкин алар, күпме генә иснәнеп чапса да, төрек эмиссарларын таба алмый. Димәк, әлеге хәбәр күрәләтә укмаштырылган булып чыга. Мәгърифәтле һәм кавемен дә мәгърифәтле итү өчен җанын фида кылырга әзер торучы гыйлем ияләрен, олпатлыгы белән милләте каршында абруй казанган затларны шундый сылтау япсарып, юк итәр өчен инде ул, әлбәттә.

Китап авторында "Ни өчен губерна жандарм идарәсе безнең өязгә махсус игътибар бирде икән соң?" дигән сорау туа һәм, эзләнә торгач, ул моңа җавап та таба. Жандарм идарәсенә килгән хәбәрләрнең берсендә Бөгелмә өязенең элек-электән үрнәк мәктәпләре һәм мәдрәсәләре белән дан тотуы, аларның тирән гыйлем бирүе, панисламчыларның шундый мәктәпләрне игътибар үзәгендә тотуы һәм башка "шикле яклары" турында языла. Жандармерия тарафыннан Бөгелмә исправнигына җибәрелгән хатларда өяздә мөселманнар арасында бик киң танылган зат, "чик дәрәҗәдә панисламчы" Атласов яшәве турында еш искәртелә. Хәтта "Шура" журналының мәктәпләрдә һәм мәдрәсәләрдә география, математика һәм башка дөньяви фәннәр белән бергә татар милләте һәм ислам тарихын укытуны алга сөрүе дә пайтәхетнең күңеленә шом сала, тәмам тынычлыгын ала.

Кешеләрне юлдан яздыру өчен жандармерия төрле ысуллар куллана - тормышына яный, акча белән кызыктыра. Акча исә, мәгълүм ки, шайтанның күзен дә кыздырган. Юк-юк дигәндә дә, аерата матди хәле авыр кешеләр арасыннан аңа алданучылар булуы гаҗәп түгелдер.

Бу җәһәттән тагын бер мисал китереп үтү артык булмастыр. «Гасырлар авазы» журналының 2011 елгы 3-4 нче саннарында "Платные осведомители и секретные сотрудники охранки в рядах самарской социал-демократической организации. 1911-1913 гг." дигән мәкалә бар. Шунда жандарм идарәсенең кешеләрне ни рәвешле җасуслык, әләкчелек капкынына каптыруы турында бик гыйбрәтле мәгълүмат бирелә. Советка каршы эш алып баруда гаепләнеп җавапка тартылган Зеленский дигән бәндә чираттагы сорауга, элекке тормышын да искә төшереп, болай җавап бирә. "Мин башта, - дип тана башлый ул - үзем өчен иң авыр җинаять кылуым турында әйтеп үтәргә тиешмен - бу минем патша охранкасында эшләвем. Мин Самара охранкасында 1911 елдан 1913 елга чаклы шымчы булып тордым. 1911 елның җәендә миндә тентү булды. Тентүчеләр минем социал-демократик оешмада торуымны фаш итә торган кәгазьләр тапты. Мине жандарм идарәсенә алып киттеләр һәм миннән полковник Бетипажев сорау алды. Ул миңа, йә без сине түзә алмаслык шартларга куябыз, йә син безгә хәбәр биреп торучы буласың, диде. Мин куркып калдым һәм шымчы булырга ризалык бирдем.

Миңа «Очкастый» дигән кушамат тактылар. Хаинлыгым өчен мин тәртипле төстә 25, 40, 50 һәм хәтта 100 сум акча алып бардым...".

Менә шулай тартканнар җасуслыкка кешеләрне. Ул гына җитмәгән, жандармерия акчаның максатчан тотылуы турында хисап та таләп иткән. Шуңа күрә шымчылар хәтта ил хөкүмәте әлләни зыянын тапмаган хәбәрләрне дә язып җибәрергә мәҗбүр булган. Алган акчаның әҗерен кайтарырга кирәк бит. Мәгәр империя хөкүмәтнең мәктәп һәм мәдрәсәләрдә дөньяви фәннәрне укытуны катгыян тыюы хак. Чөнки мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә дөньяви фәннәр укыту империягә каршы эш алып баруга тиңләштерелгән. Миссионер Ильминский, Һади Атласи теле белән әйтсәк, "ислам бәласе булган адәм", империя биләмәләрендәге чит халыкларның, ягъни татар һәм башка халыкларның мәктәпләрендә дөньяви фәннәрне укыту зарарлы гына түгел, коточкыч дәрәҗәдә зыянлы, дип күрсәтә һәм аның бу фикерен хакимият тормышка ашыру йөзеннән тиешле чараларын күреп тора. Империя системасының кризис кичерүен һәм аның җимерелү ихтималын милли аңның үсә баруына да бәйләгән Петр Столыпин, хөкүмәт башында торуыннан файдаланып, гыйсъян күренешләрен бастыру өчен рәхимсез чаралар күрә башлый. Аның, татар-милли һөҗүменә киртә кую өчен бик җитди көч җибәрергә кирәк, дигән дәһшәтле өндәмәсе үзе генә дә ни тора! Шулай итеп, ислам нигезләре белән бергә, дөньяви фәннәрне дә ныклап укыта торган безнең мәктәпләребезнең, мәдрәсәләребезнең пыран-заран китерелүе, бертуган Бубилар, Һади Атласи, Фатих Кәрими, Газиз Гобәйдуллин, Зәкиҗан Шәңгәрәев һәм башка галим-мөгаллимнәребезнең төрмәләргә ябылуы, һәлак ителүе - халык арасын бутау өчен империя хөкүмәте бик җентекләп оештырган золым гамәлләренең бер чагылышы ул.

Дөресен әйткәндә, империянең, нинди генә битлек кисә дә, сәясәте үзгәрми. Шуңа күрә җасуслык кебек "иҗтимагый чир"нең баш калкытып торуына, яшәүчәнлегенә бер дә гаҗәпләнәсе түгел. Бу күренешне Сталинга сылтап кына да чикләнергә ярамый. Болай бик ансат бит: әнә, Сталин гаепле. Бетте-китте. Безләрнең исә шуның белән авыз тыгыла, күзләр томалана, нәтиҗәдә игътибар төп дәһшәттән бөтенләй читкә юнәлә. Әләкчелек, хаклык турында фикер әйтүчеләрдән үч алуның Сталиннан соң да сүнеп-сүрелеп торганы булмады.

Мондый хәлләрдә безгә нишләргә соң? Нишләргә икәнен пәйгамбәр шагыйребез, даһи Тукаебыз ап-ачык итеп әйтеп калдырган. Безгә баш ватасы да юк.

Итик, дустлар, иттифакъ,
Бетсен, кадалсын нифакъ;
Тәнемез айрым булса да,
Бер җан булыйк, бәдәвам.
Якты көннәр алдале,
Җәһел безне алдалый;
Бүлик без бер алманы
Биш кисәккә, бәдәвам.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: