Мәдәни җомга

БЕР-БЕРЕБЕЗНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛЕП ЯШИК!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгате Хөрмәтле ватандашлар! 2011 ел инде узып бара. Ул мөһим вакыйгаларга бай булды һәм, тулаем алганда, уңышлы үтте. Ниятләгән барлык программаларны гамәлгә ашырдык. Төп күрсәткечләр буенча Татарстан илдә алдынгы урыннарда тора. Нефть химиясе һәм машина төзү өлкәләренә югары технологияләр кертелә. Предприятиеләр яңартыла. Яңа эш...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгате


Хөрмәтле ватандашлар!

2011 ел инде узып бара. Ул мөһим вакыйгаларга бай булды һәм, тулаем алганда, уңышлы үтте. Ниятләгән барлык программаларны гамәлгә ашырдык. Төп күрсәткечләр буенча Татарстан илдә алдынгы урыннарда тора.

Нефть химиясе һәм машина төзү өлкәләренә югары технологияләр кертелә. Предприятиеләр яңартыла. Яңа эш урыннары булдырыла. Кече һәм урта эшмәкәрлек үсә. Сәнәгать җитештерүе күләме якынча 1 триллион 300 миллиард сумга җитте. Безне шулай ук агросәнәгать эшчәнлегенең яхшы нәтиҗәләре дә куандыра.

Республиканың икътисади потенциалы күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, быел без мәктәпкәчә учреждениеләрдә балалар өчен якынча 12 мең урын булдырдык. Социаль ипотека буенча торак төзүгә 14,5 миллиард сум акча җибәрелде. Бөек Ватан сугышы ветераннарының иң зур күпчелеге үзләренең торак шартларын яхшыртты. Меңнән артык күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалды.

Мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә дә уңай үзгәрешләр бара.

Безнең төп максатыбыз - халыкның тормышын яхшырту. Бөтен эшләребез һәм тырышлыгыбыз шуңа юнәлтелә. Алга таба да шулай булачак.

Республикада Дәүләт Думасына депутатлар сайлау актив рәвештә узды. Сайлау нәтиҗәләрен мин Татарстан җитәкчелегенең республиканың нәтиҗәле үсешенә тоткан юнәлешен хуплау, дип бәялим.

Хәзерге вакытта илебез Президентын сайлау кампаниясе бара. Аның Татарстанда уңышлы узасына шигем юк.

Бүген Татарстанга бик күп мәсьәләләр буенча федераль үзәк ярдәм итә. Бу - безнең өчен бик мөһим. Мондый элемтәне без алга таба да ныгытачакбыз.

2012 ел илдә Русия тарихы елы дип игълан ителде. Бу безнең дәүләтчелек, мәдәният һәм рухият чыганакларын тирәнтен өйрәнү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Без соңгы елларда тарихи мирасыбызны саклау мәсьәләләренә игътибарны көчәйттек. Мин моны бик вакытлы һәм кирәкле эш, дип саныйм.

Киләсе елда Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан халыклары ассамблеясенең югары җыелышлары узачак. Изге Казан иконасының киң танылуына 400 ел тулачак. Болгарда Ислам үзәге ачылачак. Республиканың Төп Законы - Татарстан Конституциясенең 20 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.

2013 елгы Универсиадага әзерлек барышында республикабыз башкаласы күзгә күренеп үзгәрә. Бу исә Казанның Русиядә спорт һәм туристлык үзәкләренең берсе буларак статусын тагын да ныгытырга мөмкинлек бирә.

Татарстан әкренләп бөтен дөньяга таныла бара. Нәтиҗәдә чит илләрдәге милләттәшләребезгә ярдәм арта, алар тарихи Ватаныбызга якыная. Милләтебезнең рухи бердәмлеге ныгый.

Шуны әйтәсем килә: республикада барган үзгәрешләрнең уңай юнәлешен тормыш үзе раслап бара.Татарстанның үсешенә һәм тотрыклылыгын саклауга зур өлеш кертүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт белдерәм.

Кадерле дуслар!

Яңа елда тормышыбыз тыныч, гаиләләребез имин булсын. Бер-беребезнең кадерен белеп яшик!

Барыгызга да сәламәтлек, муллык, бәхет һәм зур уңышлар телим!

Яңа ел котлы булсын!


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: