Мәдәни җомга

Атлас ГАФИЯТОВ: ҺӘР АВЫЛНЫҢ ҮЗ БАТЫРЫ БУЛСЫН

Табигатьтә җәй тантана итә. Менә тагын җөмһүриятебездә, бөтен Русиядә һәм дөньяның байтак илләрендә Сабан туе бәйрәмнәре башланды. Ничә гасырлар дәвамында, дин һәм тел белән бергә, халкыбызны бербөтен итеп саклап килгән милли бәйрәмебез, аның тарихы, үзенчәлекләре, тарихта тоткан урыны хакында иркенләп сөйләп булыр иде. Әмма биредә минем максатым бераз үзгәрәк: бәйрәмдә...

Табигатьтә җәй тантана итә. Менә тагын җөмһүриятебездә, бөтен Русиядә һәм дөньяның байтак илләрендә Сабан туе бәйрәмнәре башланды. Ничә гасырлар дәвамында, дин һәм тел белән бергә, халкыбызны бербөтен итеп саклап килгән милли бәйрәмебез, аның тарихы, үзенчәлекләре, тарихта тоткан урыны хакында иркенләп сөйләп булыр иде. Әмма биредә минем максатым бераз үзгәрәк: бәйрәмдә күңелне тырнап торган кайбер күренешләр хакында да бергәләп, уртага салып сөйләр, уйланыр чак җиткәндер. Моңа күпмедер дәрәҗәдә хакым да бардыр, дип исәплим. Чөнки, беренчедән, Аллага шөкер, гап-гади авыл Сабан туйларыннан башлап, федераль дәрәҗәдәге Сабан туйларын да байтак күрергә туры килде миңа. Алай гына да түгел, аларда гади тамашачы буларак кына түгел, йә алып баручы, йә хөкемдар сыйфатында катнаштым. (Бераз мактану булса да әйтим: соңгы 3 елда Мәскәү Сабан туенда көрәш бәйгесен алып баруым белән чын мәгънәсендә горурланам).

Икенчедән, "Татарстан яшьләре" гәзитендә эшләүче журналист буларак, укучыларыбыздан килгән хатларга битараф түгелмен. Ә аларда бәйрәмебезне тагын да яхшырту, күңеллерәк итү җәһәтеннән теләк-тәкъдимнәр дә, җирле түрәләрнең башбаштаклыгы, кемнедер рәнҗетүе хакында да фактлар тулып ята.

Иң әүвәл бәйрәмебезне үткәрү вакыты хакында. Соңгы елларда Сабан туен кайчан уздыру хакында Президентыбыз махсус фәрман чыгара. Быел Сабан туйларының авылларда һәм район үзәкләрендә 8-9 июньдә, Чаллы белән Түбән Камада 15 июньдә, ә Казанда 13 июльдә үтәчәге хакында Указ инде ай ярымлап элек дөнья күрде. Килешәм: башкалабыз Казанда, республикабызның зур шәһәрләрендә үтәчәк бәйрәмнәрнең вакытын төгәл билгеләү кирәктер. Ә менә авыллардагы бәйрәмне бер-ике көн белән чикләп кую максатка ярашлы гамәл микән? Ник дигәндә, Сабан туе - елга бер килә торган гап-гади бәйрәм генә түгел, ул халыкның җанын, күңел көрлеген күрсәтә торган, безнең барыбызны да туган нигезгә җыя торган олуг чара. Кешеләр элек-электән, дөньяның кайсы гына төбәгендә яшәсә дә, ялларын махсус шушы чорга туры китереп, туган төбәккә кайта, туганнары-дуслары белән күрешә һәм үзләренә ел буена җитәрлек рухи көч, энергия туплап таралыша. Хәтерлим әле: элек безнең Әлмәт, Сарман, Азнакай төбәкләре авылларында Сабан туйлары ай буе бара торган иде. Туганнар җыелышып, бер атнаның шимбә-якшәмбесендә берсенең авылында, икенче атнада икенчесенең авылында бәйрәм итә иде.

Ә бит шул ук вакытта эш тә барган. Халык колхоз эшенә дә өлгергән, үз мал-туарын да караган, шул ук вакытта кайткан кунаклар белән бәйрәм итәргә дә өлгергән.

Әлбәттә, бүген дә бәйрәмне үзләре теләгән вакытта үткәрүче авыллар, аерым җитәкчеләр, иганәчеләр бар. Әйтик, әле 1 июнь көнне генә Арча районының Мөрәле авылында бик тә үзенчәлекле бәйрәмне тамаша кылып кайтырга туры килде. Аны менә өченче ел рәттән үзе шушы авылда туып-үскән эшмәкәр Шамил әфәнде Хаҗиев үз химаясендә үткәрә. Дөрес аңлашыла күрсен: ул аны, һич кенә дә менә мин кем, мине күрсеннәр дип түгел, ә нәкъ менә авылдашлары елга бер рәхәтләнеп күңел ачсын, бер-берсе белән аралашсын өчен дип чын күңеленнән оештыра. Чөнки элегрәк бу авылда Сабан туе бөтенләй үткәрелмәгән, дөресрәге, ул колхоз үзәге саналган Сеҗедә генә узган. Инде бәйрәм анда да үткәрелми башлагач, Шамил, авылдашларының теләген искә алып, үзе оештыра башлаган аны. Гомумән, ул елга бер бәйрәм генә үткәреп калмый, авыл зиратының коймасын да ясаткан, чишмәләрне рәткә китерүгә үз өлешен дә керткән. Бүген яшәү бик авыр, шуңа Сабан туен үткәрмибез, дип уйлаучыларга менә шундый игелекле затлардан үрнәк алырга кирәктер.

Быел Казаныбыз Сабан туеның Универсиада кунакларына күрсәтер өчен 13 июльгә күчерелүен дә хуплыйм. Чыннан да, дөньяның төрле илләреннән килгән спортчылар, тренерлар, кунакларның халкыбызның милли бәйрәмен дә күреп, алай гына да түгел, анда үзләре дә катнашып, көч сынашып китүе аның дәрәҗәсен тагын да күтәрәчәк. Сабан туебызның да Универсиада яки Олимпиада кебек зур спорт бәйрәме икәнен быел апрель аенда Казанга ярышларга әзерлекнең барышы белән танышырга килгән Русия Президенты Владимир Путин да тагын бер кат искәртте. Дзю-до көрәше буенча спорт остасы исемен йөртүче Илбаш 2000 елның 23 июнендә, ягъни Президент булып сайлангач та, Казанга килеп, милли бәйрәмебездә катнашкан иде. Ул башын катык салынган табакка тыгып, аннан акча да эзләде һәм армрестлинг өстәлендә кул көрәштереп тә карады. Шуңадырмы, Универсиада вакытында Сабан туе үткәрү хакында сүз чыккач, ул, елмаеп: «Мин татарларның кунакчыллыгын яхшы беләм. Сез оста спортчылар да. Шуңа күрә Сабан туенда күбрәк читтән килүчеләр катнашсын иде», - диде. Ул шулай булыр да. Чөнки Сабан туе нәкъ менә демократик булуы, ягъни анда теләгән һәркем катнаша алуы белән Олимпиадалардан, Универсиадалардан да өстен тора. Тик бу очракта бәйрәмнең бер урында үтүе белән генә килешеп бетеп булмый. Чөнки килгән кунаклар гына түгел, ә башкалабыз халкы да күрергә тиеш аны. Шуңа күрә, алдагы еллардагы кебек, бәйрәмебезне башкалабызның өч-дүрт урынында (Аккош күлендә, Дәрвишләр бистәсе янындагы каенлыкта, Гаврилов һәм Чуйков урамнары тоташкан урында - Казансу буенда) да үткәрсәк, әйбәт булыр иде.

"Бәйрәм - халыкныкы" дип күпме генә сөйләсәк тә, кайбер урыннарда җирле түрәләр фәрманы белән сәгать иртәнге 10да башлап, 2ләр тирәсендә тәмамлап та куялар аны. Безнең карашыбызча, җыр-биюләр, халык үзе күпләп катнаша торган көч сынашулар, төрле ярышлар кичкә кадәр дәвам итәргә тиеш. Бу җәһәттән керәшен кардәшләребезнең кичен көн сүрелгәч башланып китеп, иртәнгә кадәр дәвам итә торган Питрау бәйрәмнәре соклану уята.

Билгеле, һәр эштә, хәтта бәйрәмдә дә чама хисен югалтырга ярамый. Болай дип әйткәндә, мин кайбер Сабан туйларының күмәк хуҗалыкларның исәп-хисап җыелышларына охшап калуын һич кенә дә аңлый алмыйм. Әлбәттә, безне туендыручы, табыннарыбызга муллык бирүче игенчеләрне, механизаторларны, терлекчеләрне зурлап, аларны мәйдан уртасына чакырып, кыйммәтле бүләкләр тапшыру бик тә кирәкле фал. Ә менә кайбер җитәкчеләрнең озын-озак итеп нотык сөйләве тәмам эчне пошыра башлый.

... Элек-электән милли көрәш батырлары халык арасында хөрмәткә лаек кеше саналган. Азык-төлеккә кытлык заманнарда да авыл халкы үз батырын сыйларга тырышкан, аның район Сабан туенда үз авылының абруен, дәрәҗәсен күтәрәсен белеп торган. Шуңадырмы теге-яки бу батыр хакында сөйләгәндә аның исеме янына авылы исемен дә кушып сөйләгәннәр. Байтак атаклы көрәшчеләр үстергән Арча, Әтнә төбәгендә әле хәзер дә батырны фамилиясе белән түгел, ә авыл исеме белән атап йөртәләр. Мәсәлән, Хафиз Бәрәзә (димәк, Бәрәзәнеке!), Наласа Әхәт, Кырлай Рәдис, Станса Мансур... Тумышы белән Арча районыннан булган классик әдибебез Мөхәммәт Мәһдиев үзенең "Бәхилләшү" дигән әсәрендә Курса Корысы дигән көрәшче хакында язып, аның исемен мәңгеләштергән иде. Ә менә кайчагында танышларымнан: "Сезнең авылда быел кем батыр калды соң?" - дип сорагач, аларның кайберләре: "Әй, читтән килгән бер егет алып китте тәкәне, безнең авылда көрәшердәй кеше калмады инде хәзер", - дип җаваплый. Бу очракта алардан: "Ә ни өчен авылыгызда көрәшче юк?" - дип сорамасам да, белеп торам: димәк, бу авыл балалары укый торган мәктәптә көрәш түгәрәге юк. Ни кызганыч, әнә шулай атсыз авыллар, үз көрәшчесе булмаган салалар барлыкка килде. Ат белән көрәшсез бер генә Сабан туеның да үтмәвен белеп торабыз. Дөрес, соңгы елларда республикабызның милли көрәш федерациясе рәисе, Премьер-министр урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтовның турыдан-туры булышлыгы белән йөзләгән авылыбызга көрәш келәмнәре кайтарылды, бүген бил алышучы малайларыбызның саны 35 меңгә җитте.

Әлбәттә, районнар буенча бүлеп чыкканда аларның күбесе Кукмара, Теләче, Актаныш, Мамадыш, Арча, Биектау, Әлмәт, Саба... районнарына туры килә. Ә менә Әлки, Спас, Чирмешән, Лениногорски, Бөгелмә, Алексеев, Аксубай якларында, чыннан да, малайлары көрәшә белмәүче авыллар байтак әле. Тик, әйткәнебезчә, урыннардагы кайбер түрәләрнең халкыбызның милли гореф-гадәтләренә тиешле игътибар бирмәве аркасында гына малайлары көрәшә белмәгән шундый авыллар барлыкка килә. Югыйсә, узыш дәрте, бил алышу дәрте ерак бабаларыбыздан ук килә. Аны киләчәккә мирас итеп тапшырачак буыннар чылбыры өзелмәсен иде.

Язлар саен, Сабан туе саен,
Нык билләргә сөлге салынганда,
Күкрәкләрдә еллар буе йөрткән
Көрәш дәрте уйный безнең канда.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: