Мәдәни җомга

АКЧАҢ ҖИТМӘСӘ – ӨЙДӘ УТЫР

Госман ГОМӘР Бердәнбер чара шул кала... Урамнарда трамвай-троллейбус йөрмәсә (байтак линияләр сүтелеп бетте диярлек), кызыл автобуслардан типкәләп төшерсәләр (барган җирдән кайтыр әмәл юк), өеңдә генә утырырга туры килә. Нишләмәк кирәк? Кондукторга тиешле сумманы чыгарып бирмәсәң, әйдә, зур-зур атлап, элдерт өеңә! Акча - дөнья тоткасы, диләр. Безнең заманда бигрәк тә. Сәмән...

Госман ГОМӘР


Бердәнбер чара шул кала...

Урамнарда трамвай-троллейбус йөрмәсә (байтак линияләр сүтелеп бетте диярлек), кызыл автобуслардан типкәләп төшерсәләр (барган җирдән кайтыр әмәл юк), өеңдә генә утырырга туры килә. Нишләмәк кирәк? Кондукторга тиешле сумманы чыгарып бирмәсәң, әйдә, зур-зур атлап, элдерт өеңә!

Акча - дөнья тоткасы, диләр. Безнең заманда бигрәк тә. Сәмән атлы ул мескенкәйне һәр яклап йолкыпмы-йолкыйлар, талапмы-талыйлар. Кара син, сөтнең литры 36-38 сум тора, бер процентлы шыр су кефирның ярты литры 20 сум тарта. Базарга чыксаң, хәер, ит кибетләрендә дә сум итенең килограммы 240тан алып 370 сумга тиклем. Башкаларын санап тормыйм - акча үзе әйтә. Коммуналь түләүләргә кереп китсәң, чәчләр үрә тора. Кая барабыз, җәмәгать?!.

Менә инде быелдан башлап, Татарстан Республикасында җәмәгать транспортында бердәм социаль билетлар белән йөрү тәртибе турындагы элеккеге карарларга үзгәрешләр кертү хакында сүз кузгалды. Чынга ашар, ахрысы. Нишләптер карт-корыдан сорап тормадылар. Шунысы өзә үзәкне! Алга таба ни кылырбыз икән, дим? Болай булгач, акча янчыгым бөтенләй бушап кала ич! Ни тәгам җыярмын, дип шүрлим. Барасы җиреңә дә бармый булмый, мәсәлән, табиб-духтыр сине эзләп йөрмәс бит инде.

Сүз нигездә пенсионерлар "янчыгы" турында бара. Моннан соң, мескенкәйләр, теге кызыл автобуска утырып, кызына-улына, кибеткә-базарга, иң әһәмиятлесе - хастаханәгә 15 тапкыр барып-кайта алачак. Бу хәлләр турында телевизордан чыгыш ясаган сугыш ветераны үзенчә аңлатты. Ул элеккеге Ленин районында тора икән. Ә сәламәтлеген тикшертү өчен ай саен шәһәр үзәгендәге госпитальгә бара. Берничә транспорт белән. Анализларны көн саен тапшырасы, кичке якта яки икенче көнне нәтиҗәләрен барып аласы була. Шуннан үзегез чамалагыз инде. Атна-ун көн дигәндә, бушлай йөрү акчасы оча да бетә. Талонга тагын шул кадәр өстәп салсаң, 684 сум була ул!

Акча иләгенең тишекләре күп бит бездә - ага да китә. Күршебез дә нәкъ шул хакта зарлана. Шәйхелислам бабай, зарарлы производствода 35 ел эшләп, лаеклы ялга чыккан. Йөрәк авыруы сәбәпле, инвалидлык та биргәннәр үзенә. Тиешле пенсиясен, транспортта бушлай йөрү таныклыгын биргән өчен, ул хөкүмәтебезгә бик рәхмәтле. "Йөрү"гә басым ясап әйтәсем килә. Ул да, башка инвалидлар шикелле, булнис юлын күп таптый. Транспортка утырып, сөт-катыкка барып кайта. Аксакалыбыз көнгә бер мәртәбә өебездән 6 тукталыш ераклыктагы "Казан нуры" мәчетенә өйлә намазына йөри. Тиктомалга нишләп 15 көн намазын калдырсын ди ул?! Болай да бит бишвакыт намазның берсенә генә бара иде, инде аннан да мәхрүм ителмеш. Иманлы буласы килсә, җәяүләп атласын, дисезме? Һәй, сез уйлаганча гына булса икән ул. Үзегез тәпиләп карагыз! Ә безнең тирәдә, уртача 240-250 мең кеше яшәгән кварталда, бер генә мәчет тә күрмәссез. Машинасыз мөмкин түгел. Шифаханә, базар, кибет, туган-тумача кебек төшенчәләр гамәлдән бөтенләй сызып калдырыла, димәк.

- Кайдан чыккан ул Татарстанда уртача 21 мең сум хезмәт хакы? - дип өзгәләнә ялгыз башы өч бала тәрбияләп үстерүче бер ханым телетапшыруга юллаган соравында. Кайберәүләр, мәсәлән, җыештыручылар 4-5 мең сум хезмәт хакы алганда, моныкы әле ярыйсы - 15 мең сум икән. Әмма өч бала өчен бернинди өстәмә алмый ханым. Бәяләр кыйммәтлектән, акча җитмәүдән зарлана. Юл йөрү өчен кимендә 1300-1400 сум кирәк, ди. Менә сиңа гап-гади арифметика!..

Бәя күтәрүнең сәбәбен автотранспорт берләшмәләренә банкротлык янавы белән аңлаталар. Анысы да бардыр. Әмма машиналарда "һава ташып" йөрүдән ни файда соң? Пенсионерлар "картлык акчасын" инде күптән эшләп куйды, бик беләсегез килсә. Хәтерлим әле, 60-70 нче еллар нәтиҗәсе буенча бер статистик мәгълүмат игълан ителгән иде. Анда ике чагыштыру китерелә: мәсәлән, АКШта ул заманда һәр кеше үзе җитештергән шартлы продукция күләменең 64 процентын алып барган. СССРда бу сан нибары 26 процент иде. Хәзер дә әлләни алга китеш юктыр, дип беләм. Димәк, без, төрле өстәмә салым түләүләрне (мәсәлән, профсоюз, баласызлык) искә алмаганда да, әнә шул чактан бирле картлыгыбызны тәэмин иткәнбез.

Әйтсәң - сүз, төртсәң - күз, дигәндәй, Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты башлыгы Раузил әфәнде Хаҗиев белдергәнчә, 2012 елда торак-коммуналь чыгымнарының шактый өлеше кулланучылар өстенә төшәчәк икән. Әйтик, җылылык энергиясе чыгымнары - 31, электр энергиясе - 11, кайнар су белән тәэмин итү - 9, салкын суныкы 8 процентка артачак. Торакка күрсәтелә торган хезмәтләр өчен чыгым 33 процентка кадәр күтәрелә. Акча җыю әрҗәләре зурайганнан-зурая. Ә пенсионерда акча янчыгы берәү генә. Ул да әлләни бүселмәгән, тарката башласаң, тел астына кыстырырлык берни калмый. Шуннан соң башка төрле уйлар килә. Кирәкми өстәмә акчагыз, гомерем буе хезмәт куеп алган пенсия кенәгәмне генә кире кайтарыгыз, барасы-кайтасы җиремә шуның белән йөрермен! Күршем Шәйхелислам абзый хет көнгә бер мәртәбә Аллаһы йортына барып, гыйбадәтен кылып кайтыр. Ул күптән инде ахирәт гамәле белән яши. Шуның белән рухлана, җанына тынычлык, тәненә сихәт таба, кыскасы, гомерен дин юлында йөреп озайта. Инде аны изге гамәленнән дә мәхрүм итәбезме? Гөнаһысын кая куярбыз? Кисмәгез юлыбызны яртылаш, ул элеккечә озын килеш калсын.

Мин үзем транспортка 3 тиен түләп, рәхәтләнеп йөргән елларымны сагынам. Атаклы Бишбалта бистәсендә яши идем. Ә эшем 16 нчы заводта (ул чакта п/я N735 дип аталды), өч сменалы. 1 һәм 9 нчы трамвайлар көн-төн йөреп торды. Төнге бердән соң, берничә кизү вагоны кала иде. Әйтик, Әмәт тавында торучылар шул ук 16 яки 22 нче заводка төнге бергә эшкә килеп, таң алдыннан (өченче сменадан) өйләренә кайтып җитә иде. Шәһәрнең бер башыннан икенче очына халыкны 1 нче санлы троллейбуслар ташып торды. Нәкъ шул заманнарда калабызны трамвай-троллейбус линияләре урап алды. Әй, рәхәт иде бер транспорт белән йөрүләре! Хәзер ул акча җыюга көйләнде. Кеше мәнфәгате икенче планга күчте. Кичке сәгать 10-11ләрдә тәмамланган концерт яки спектакльдән кайтып кара син хәзер өеңә! Бетте теге рәхәт заманнар.

Шәһәр транспортына өмет юк чакта кабина өстенә шакмаклы "кикриген" чыгарып куйган таксист янына киләсең.

- Күпме бирәсең? - дип кызыксына ул иң элек.

- Счетчик күпме күрсәтсә, шуны, - дисең.

- Мин ансыз гына эшлим.

- Ә күпме түләргә соң?

- Утырган өчен 80 сум. Аннары чамаларбыз, - ди таксист.

Нишлисең, кереп утырасың арбасына. Ә ул түбәдәге "кикриген" магнитыннан суырып ала да аяк астына томыра. Әйдә, җилдер, акчаң булса!

Шундый хәлләр бит, агайне, транспорт мәсьәләсендә. Инде, пенсионер буларак, минем ташламалы мөмкинлекләремне тартып алмасагыз иде. Сират күперен пенсионерга атланып кичү бер дә килешле эш түгел. Халык мәнфәгатен кайгыртучы депутатларыбызның берсе Туфан Миңнуллин ТР Дәүләт Советы сессиясенең былтыргы соңгы утырышында шул хакта әрнеп әйтте түгелме соң? Пенсионерлар авызыннан чыккан сүзләр, урыс агае әйтмешли, "крик души" иде ул! Депутат әйткәннәргә колак салырлар, дип өметләник. Ул бит хөкүмәткә безнең фикерләрне җиткерде.

Ә шулай да кызыл автобусларда элеккечә арка терәп йөрисе килә!..

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: