Мәдәни җомга

Абдуллаҗан ҖӘЛӘЛОВ: ДӘҮЛӘТНЕҢ КӨЧЕ – ЗОЛЫМНАН БАШ ТАРТУДА

Кешене башка җан ияләреннән акыл аерып тора. Буыннар хәтере һәм гореф-гадәтләр аша син туган ыруыңның үткәне һәм киләчәгенең бер өлеше булуыңны аңлыйсың. Әлеге рухи ихтыяҗны канәгатьләндерү - кеше тормышы сыйфатының мөһим өлеше. Милләт буларак югалу куркынычы янау күңелдә хәвеф тойгысы тудыра. Өченче меңьеллыкка татар халкы зур югалтулар белән аяк басты....

Кешене башка җан ияләреннән акыл аерып тора. Буыннар хәтере һәм гореф-гадәтләр аша син туган ыруыңның үткәне һәм киләчәгенең бер өлеше булуыңны аңлыйсың. Әлеге рухи ихтыяҗны канәгатьләндерү - кеше тормышы сыйфатының мөһим өлеше. Милләт буларак югалу куркынычы янау күңелдә хәвеф тойгысы тудыра. Өченче меңьеллыкка татар халкы зур югалтулар белән аяк басты. Күп гасырлар буе изелү һәм талануга каршы тору аның яшәү көчен суырды, үзен-үзе саклау инстинктын зәгыйфьләндерде.

Русиядә башланган үзгәртеп кору хөррияткә өмет уятты. Бөтенхалык референдумы нигезендә, республикабыз үз Конституциясен кабул итте. Бу - чын федерация субъектының Төп Законы иде.

Икътисад, көнкүреш җайлана башлады. Юллар салынды, "Тузган торакны бетерү" программасы гамәлгә керде, авылларга газ кертелде, татар мәктәпләре ачылды. Республикада яшәгән бар халык арасында бердәмлек һәм бер-берсен тулысынча аңлау хөкем сөрде. Төрле милләт кешеләре, карты да, яше дә татар телен өйрәнә башлады, курслар ачылды. Татар теле укытуга татарча яхшы белгән физика, математика, химия, биология, тарих укытучылары җәлеп ителде. Татар профессорлары югары мәктәпләр өчен татар телендә дәреслекләр язуга кереште. Тиз арада үзенчәлекле, югары сыйфатлы физика (4 том), сызма геометрия, гомуми химия, икътисад һәм финанс, трактор һәм автомобиль, төзелеш буенча дәреслекләр дөнья күрде. Боларның барысы да РФнең беренче Президенты Борис Ельцинның "Суверенитетны үзегез йота алган кадәр алыгыз" дигән тарихи белдерүеннән соң мөмкин булды. Политологлар фикеренчә, ул чакта Русиянең халыкның хөррияткә, демократиягә омтылышын көч белән басарлык рәте юк иде - аны Кавказ зәгыйфьләндерде. Чын федерация халыкларның тигез хокуклылыгын да, аларның имин үсешен дә тәэмин итә иде.

Әмма тарихи хата ясалды. Русиягә хас хакимият вертикале кабат торгызылганнан соң, республикаларга - федерация һәм аның титул милләтләре субъектлары хокукларына һөҗүм башланды. Кысу актлары бер-берсен алмаштырып кына торды: референдум нәтиҗәләрен санга сукмау, латин графикасына күчүне тыю, 309 нчы закон, урыс телендә генә БДИ тапшыру һ.б.

Үзәк республика халкының бер өлешенә дә таянып эш йөртә. Килеп туган вәзгыятьтән файда күреп калырга омтылучылар да шактый. Кайчандыр мәчет манараларын кисәргә кеше табылган кебек, бүген республика Президентына мәктәпләрдә татар теленә өйрәтүне тыюны дәгъвалап хат юллаучылар да бар. Алар фикеренчә, дәүләт телләрен белү мәҗбүри түгел. Англия, Испания, Финляндия кебек алга киткән илләрдә мәсьәләне болай кую кыргыйлыкка тиңләнер иде. Ә Русиядә исә мондый хәл бик тә мөмкин. Бу инде күп расланган: башка халыкның телен белү - толерантлыкка туры юл, күп тел белү акыл мөмкинлекләрен киңәйтә генә. Татарстанда татар телен белү - кемнеңдер талымы түгел, ә зарурилык. Республика халкының шактый өлеше татарча сөйләшмәсә, аның көнкүрештә кулланылу даирәсе тарая. Татарстан Республикасы - татар халкының үзбилгеләнү территориясе, татарлар монда үз туган җирләрендә яши. Татар телен өйрәнмәскә өндәүчеләрнең тел төбендә исә расачылык ята. Бөек, дип атаган булып, милләткә ялагайлану җиңел ул. Урыс кешесенә башка милләтләрдән өстенлек хисе сеңдереп, төрле «изм»нар өчен уңдырышлы җирлек булдырыла. Басым, кагыйдә буларак, көчләрне берләштерә. Шул ук вакытта үз милләтенә кабер казучыларның да артуы мөмкин. "Православная энциклопедия" киностудиясенең "Орда" фильмы, гаҗәеп фальсификация кулланып, татар халкына каршы нәфрәт уятуга корылган. Кино культурасы да әхлаксызлыкка хезмәткә куелган.

Бу - безнең бүгенгебез. Әлегә хәлләр түзәрлек. Без җәмәгать урыннарында бер-беребез белән татарча сөйләшә алабыз, теләгән кеше хәтта республика Дәүләт Советында да татарча чыгыш ясарга мөмкин, татар мәктәпләре дә турыдан-туры тыелмый. (Гәрчә безгә, татарлар үзләре балаларын татар мәктәбенә бирергә теләми, дип лаф оручылар да бар). Төрле дәрәҗәдәге түрәләр өйдә татарча сөйләшергә өнди. Алар авызыннан чыккан әлеге аксиома безнең телебезгә дәүләт ярдәме күрсәтелмәячәгенә ишарәли. Әмма, милли проблемалар буенча Русия дәүләт актлары эчтәлегенә күз салсак, киләчәктә вәзгыятьнең шактый хөртиләнәчәге шәйләнә. Республикаларны бетереп, губерналар оештыру, төп халык исемен оныттыру сәясәте алып барыла. Русия башлыгы бер матбугат очрашуында Русиядә элек-электән губерналар булуын искәртүне кирәк тапты. 2012 елның 19 декабрендә кабул ителгән, 2025 елга кадәр чорда Русия Федерациясендә дәүләт милли сәясәте стратегиясе турында Указында Президент төбәкләрнең социаль-икътисади бүленеше дәрәҗәсен кыскарту бурычын куя. Элегрәк бу турыда М.Прохоров белдергән иде.

Русия бердәм милләт төземәкче була, ул башка милләтләрне үзенә йотарга тиеш «Стратегия»дә: "Хәзерге Русия дәүләтен урыс мәдәнияте һәм телен, Русия халыкларының тарихи-мәдәни мирасын саклауга нигезләнгән бердәм мәдәни (цивилизацияле) код берләштерә..." диелә. Шул ук вакытта, дәүләт сәясәтенең төп бурычы - РФ халыклары мәдәнияте һәм телләрен саклау һәм үстерү, дип раслаган пунктлар да бар. Мондый каршылыклар да күзгә чалына, мәсәлән: "Стратегия халыкара хокукның гомумтанылган принцип һәм нормаларына... күпмилләтле Русия дәүләтенең күпгасырлык сәяси-хокукый тәҗрибәсенә... нигезләнә". Хәзерге заман халыкара хокук нормаларының православ булмаганнар университетка алынмаган, ирексезләп чукындырылган, баш тарткан очракта җәзаланган, "этләргә һәм татарларга керү тыела" дип язып куйган дәүләтнең сәяси-хокукый тәҗрибәсе һәм милли сәясәте 1552 елгы яулап алу нәтиҗәләренә бәйле дәүләт тәҗрибәсе белән нинди уртаклыгы булсын ди?

Документны җентекләп өйрәнгәндә, мондый нәтиҗәгә киләсең: урыс булмаган халыкларга кагылган пунктлар - пропаганда реверансыдыр, мөгаен. Указның үзендә РФнең уңай имиджын формалаштыруның бик мөһим булуы ассызыклана. "Стратегия"нең пропаганда чарасы икәнен дә онытмау мөһим.

Русиядә урыс булмаган төп халыкларны дискриминацияләүгә юнәлтелгән милли сәясәт алып барыла. Халыкларга хокук һәм ирек бирү, база системасы буларак, федератив төзелеш барып чыкмады. Татар халкының күтәрелешен Русиянең федератив төзелешенә бәйләп караучылар да уңышсызлыкка юлыкты. Алар Русияне үз ватаны санап, аның язмышы өчен борчылды, төрле кыенлыкларны батырларча кичерде, гомерләрен дә кызганмады. Туган халыкларын түбәнсетү буенча дәүләт чаралары системасы аларны аптырашта калдырды. Баксаң, ул, Ватан, аларны яратмый икән бит. Сәясәтчеләр фикеренчә, республикаларга һәм аларның төп халкына үсеш ирегенең нәкъ менә шул ватанның зәгыйфьлеге аркасында бирелүе дә күпләрне аптырашта калдыра. Бу - көч куллану өчен куәт җитмәгәнне аңлатамы? Дәүләтнең көче, киресенчә, золымнан баш тартуда. Дәүләтнең гаделлеге бу катлаулы тормышта халыкларда бер-берсенә терәк булу теләге уятыр һәм аны ныгыту зарурлыгын аңлауга китерер иде. Гаделсезлек исә үзәктән кача торган көчләрнең туплануына китерә, милләтне саклап калуның бердәнбер юлы буларак, мөстәкыйль дәүләт торгызу яклыларның позициясен ныгыта. Бу - Идел-Урал халыклары республикалары конфедерациясе була алыр иде. Дилемма республиканы татар халкының сәяси үзбилгеләнү территориясе дип таныганда хәл ителергә мөмкин, бу очракта татар халкының үз мәгариф системасы, татар теленең чын дәүләт статусы, латин әлифбасы (баштарак Интернетта), үзәкнең либераль бюджет сәясәте булыр иде. Әлеге таләпне үтәү Русияне заманча цивилизация дәрәҗәсенә күтәрәчәк. Татарлар бөтенләй милли үзаңнан мәхрүм, дип уйлаучылар ялгыша. Бу алай түгел. Узган ел Ватанны саклаучыларның 460 еллыгын искә алган көндә казанлылар меңләгән агач утыртты, алар урман булып күтәреләчәк.

Без - дөнья бергәлегенең бер өлеше. Глобаль киңлектә дөнья күчеш чоры кичерә. Банк ростовщиклык системасы икътисад тормозына, перманент кризис сәбәбенә әйләнә. Рухи даирәдә дөньяны сәнгати, образлы тану фаҗигале рәвештә абстракт күзаллау белән алмашына. Болар барысы инде безгә дә кагыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: