Мәдәни җомга

Вахит Имамов: Кайталмаган Исхакый

Бүген бөек Гаяз Исхакыебызның тууына 140 тулды. Республикабызның бер генә почмагында да аны лаек рәвештә билгеләп үтү күренми. Казан каласында аның һәйкәл, музей, сарай, мәйданнары түгел, хәтта бюсты да юк. Кылган гамәлләре, әдип бөеклеге белән иң үзәк проспектларның берсенә лаек булса да, Исхакый исемен каланың иң баткаклы һәм мескен генә...

Бүген бөек Гаяз Исхакыебызның тууына 140 тулды. Республикабызның бер генә почмагында да аны лаек рәвештә билгеләп үтү күренми. Казан каласында аның һәйкәл, музей, сарай, мәйданнары түгел, хәтта бюсты да юк. Кылган гамәлләре, әдип бөеклеге белән иң үзәк проспектларның берсенә лаек булса да, Исхакый исемен каланың иң баткаклы һәм мескен генә урамына ябыштырып авыз ямадылар. Җәмәгатьчелек вәкилләре инде шул бичара урамның баш-башына булса да Исхакыйның бөеклеген аңлаткан истәлек тактасы куюны сорап Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать итеп караган иде дә, Казан хакимияте исеменнән килгән менә шундый хурлыклы җавап белән йөзгә чәпәделәр:
"Ваше обращение от 18.10.2013 об установке мемориальной доски Гаязу Исхаки, поступившее на официальный портал Мэрии г.Казани и Кабинета Министров РТ, внимательно рассмотрено. В г.Казани установка мемориальных досок осуществляется в соответствии с Положением о мемориальных досках, принятым постановлением Кабинета Министров РТ от 01.04.2002 №163 «Об утверждении Положения о порядке установления мемориальных досок в РТ». Инициаторам установки мемориальной доски необходимо представить в Управление культуры Исполнительного комитета г.Казани (ул.Профсоюзная, 25/15) следующие документы:
заявление (ходатайство) с развернутым обоснованием необходимости установления мемориальной доски;
полную биографическую справку на основании официальных документов;
копии архивных и других документов, подтверждающих заслуги лица, имя которого увековечивается;
проект текста мемориальной дос­ки на соответствующих языках, утвержденный специалистами Института языка, литературы и искусства им.Г.Ибрагимова Академии наук РТ;
эскиз мемориальной доски;
сведения о предполагаемом мес­те установления мемориальной доски (фотографии здания с указанием места, где будет установлена мемориальная доска);
согласие пользователя или собственника дома (здания) на установление мемориальной доски;
общую смету расходов на проектирование, изготовление и установление мемориальной дос­ки и сведения об источниках ее финансирования;
гарантийное письмо с обязательством ходатайствующего лица (организации) об оплате мероприятий по проектированию, изготовлению, установлению и обеспечению торжественной церемонии открытия мемориальной доски.
На основании представленных документов Исполнительным комитетом г.Казани будет подготовлен проект соответствующего постановления Кабинета Министров РТ, разрешающего установку мемориальной доски, который будет направлен в Министерство культуры РТ для дальнейшего согласования.
Заместитель Руководителя Исполнительного комитета г.Казани ... 08.11.2013".
Әлеге "сизгер" һәм "үтә дә гамьле" җавап әле булса сайтлардан алып ташланмаган. Авторының исем-фамилиясен язып мәшәкатьләнүдән һич файда юк, ул хәзер инде югарырак кәнәфине били. Милләтнең йөзенә төкерә белүче чиновникка олы хөрмәт белән зуррак оклад, киңрәк юллар бездә...
Хат эчтәлегенә дә "сокланмый" калырлыкмы? Үзләренең наданлыгын һәм туң күчәнлеген аклау хакына нинди генә киртә-кагый­дәләр уйлап тапмыйлар бит?! Исхакыйның кем икәнлеген исбат итү өчен архив документларына кадәр китереп сал, аны институтлардан да раслатып кил икән. Әле аннан соң да хөкүмәт яки кала хакимияте һичбер чыгымны да үз өстенә алмый. Истәлек тактасының эскизын ясап китер, аның өчен каян акча табуыңны исбат иткән кәгазьләрне тупла, такта куясы йортта яшәүчеләрдән ризалык хатлары җый, такта ясату өчен каян акча табачагыңны һәм законлы булуын расла, тантаналы төстә куясыгыз килсә, аңа тотылачак чыгымнарны түләү өчен ышаныч хаты да бир!.. Шундый кансыз җавапны укыгач, тик бер сорау калка: әгәр документлар җыйнау, барча чыгымнарны күтәрү башлап йөрүче бәндәнең йә төркемнең фәкать үз сыртына гына кала, ә хакимият моның өчен бармакка-бармак та сукмый икән, андый түрәләрнең нигә кирәге бар? Һәм татар милләте үзенең туган туфрагында Исхакыйлары, Акчура-Максудилары, Мәрҗани-Тукайлары, Сөембикә ханбикәсе, Олуг Мөхәммәт шикелле ханнарының кем булуын исбат итеп йөрерлек мескен кавем хәленә калганмыни? Бездә түрәләр халыкка хезмәт итү өчен куелганмы, әллә кара гавам шул өч тиен дә тормас түрәләр балда-майда йөзсен өчен кара тир түксенме?..
Ә туган көн менә шау-шуларсыз, тантанасыз кына үтте-китте. Җитәкчеләр Гаяз Исхакыйның дүрт гасырга якын сузылган коллыктан соң янә, 1917 елда, яна-көя, Идел-Урал җөмһүрияте төзү өчен көрәшеп йөрүен дә искә алмадылар. Югыйсә, әгәр нәкъ шушы Исхакый-Максудилар Идел-Урал идеясен күтәреп дауламаса, Ленин хөкүмәте аны юкка чыгару өчен татар белән башкортка вак-вак автономияләр дә телгәләп бирмәс, без бүген Татарстан дип күкрәк суккан "суверен дәүләт" тә пәйда булмас иде. Аның нигез ташын Исхакыйлар салган, Ленин-Сталиннарның фәрман әтмәләве - шуны раслау гына. Җөмһүриятнең 100 еллыгын тантана итүгә таба атлап барабыз бит, аның төзелеш алфавитын да яттан белү хәер...
Чистай районының бөек лидер туган Яуширмә авылында 1999 елның 30 июлендә Гаяз Исхакый музее ачылу һәм бүген аның таш­ландык хәлгә килүе турында да язган идек инде. Чаң суккан язмабыз узган елның август аенда "Мәдәни җомга" газетабызда дөнья күрде. Безнең үтенеч буенча, Яуширмәдә хөкүмәтебезнең вице-премьеры, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та булып кайтты. Ни кызганыч, август аенда ук кисәткән хәвеф чынга ашты. Премьер урынбасары китеп баруга ук, Исхакый музеен әйләндереп торган агач койма белән капка череп ауды. Даһиебыз бюсты урам уртасында һаман элеккечә, урталай ярылган пьедестал өстенә эләгеп тора. Олы итеп, шапырып ачылган музейның яртысы да авыл бае, Исхакыйларга кияү тиеш булган Сәйфетдин сәүдәгәр 1890 елларда төзеп калдырган кирпеч йортка кереп нигезләнгән, аны "заманча" киңәйтү өчен арткы ягына нарат бүрәнәле өстәмә дә корып куйганнар иде бит. Менә шул, "гаять тә шартына җиткереп салынган, заманча" ул өстәмә-янкорманың 18 ел эчендә дүрт ниргәсе череп чыккан инде. Иртәгә музейның яртысы янтая башласа да, аптырыйсы түгел. Музей ачу өчен бүлеп бирелгән акчалар күптән инде тирән кесәләргә кереп чумган, ә аннары алар өчен Франциядәге король Людовик ХV бәяләмәсе дә бик еракта йөрми - "бездән соң ник дөньясын су басмый"...
"Гаяз Исхакый укулары" дип башланган һәм тәүге елларда икешәр мең чамасы кеше җыя торган күркәм тантаналар да бөтенләй юкка чыкты. Мәдәният яки Мәгариф министрлыклары да, Бөтендөнья татар конгрессы да Исхакый көннәрен дә, Яуширмә музеен да искә алмый инде. Аның каравы, "Каравон" чәчәк ата, Зөя утравы, Благовещение соборы турында ут йотарга кирәк, пайтәхеттән күкрәкләргә калай төшүе бар...
15 ел буена суза-суза, бөек Исхакыйның 15 томлы сайланма әсәрләрен дә нәшер иткән, әдипнең әсәрләре татар әдәбияты дәрес­лекләренә, уку программаларына кертелә башлауга да бик сөенгән идек. Әмма ошбу тарафта да борыныбызга сугу сагалаган - илбашы фәрманы белән барча милли мәктәпләргә "хокук сакчыларын" яуга ташладылар да, дәүләтнеке саналган газиз телебезне факультатив ямаулык дәрәҗәсенә тибеп төшерделәр. Хәзер инде Исхакый әсәрләрен ничә дистә мәктәптә һәм ничә йөз бала гына укырга атлыгыр да Ана телебез тагын ничә ел буена үз гомерен саклар?
Менә шушы рәвешчә барлап чыга калсаң, безнең бөек әдибебез туган милләтенең куенына кайтып җитә алмаган, буран-гарасатта адашкан юлчыдай, ярты юлда буталып калган икән. Әнә, татар халкының, милли әдәбиятның иң якты йолдызлары булган Тукай белән Исхакый музейлары ташландык хәлдә ята. Мәгариф типкәләнгән, телебез өзгәләнгән. Баратынский, Пастернак, Толстой, Цветаева, Аксенов кебек урыс әдипләренең күкрәп утырган музейлары тирәсендә җим юллаган тавык шикелле типкәләнеп маташасы да юк. Милләтебездәге рухи дөньясын да җитәкчеләр йөгәндә тотмакчы бит, сансыз хәлдә калуыбыз да - алар намусында.
Ә менә бүген, шушы минутларда, бөек Гаяз Исхакый рухы алдында чиксез оят. Һаман Исхакыйлар әләмен күтәрмичә, чит-ят утар киртәләрендә, камыт кигән сугым аты хәлендә яшибез бит... Әмма бөек Исхакый андый кимсетелү-типкәләүләргә лаек түгел. Ул татар халкы дәүләтле булсын өчен көрәшкә юл ачты, аның абруе газиз Тукаебызныкыннан һич тә түбән түгел. 1991 елда тәүге тапкыр Гаяз Исхакый исемендәге бүләк булдырган чакта да без аны Тукай премиясеннән кала икенче урында торыр, дип хыялланган идек. Ни үкенеч, Исхакыйның үзен чаршау артына этеп куйган кебек, аның исемендәге премиянең дә дәрәҗәсен төшереп бетерделәр. Татар язу­чылары һәм сәнгатькәрләренең җаны өзгәләнә. Исхакый премиясен иң ким дигәндә дә Муса Җәлил бүләге белән бер дәрәҗәгә куярга, акчалата һәдия күләмен 200 мең сумга җиткерергә һәм Исхакый исемендәге бүләкне республика статусына күтәрергә кирәк. Әгәр дәүләтара премиягә әверелдереп, бүләк суммасын бер миллион тәңкә билгеләсәк, аны, әйтик, ике елга бер мәртәбә биреп, татар милләтенең азатлыгы, татар тарихын, аның иң-иң камил әдәбият үрнәкләрен төрек, казах, үзбәк, инглиз, алман, француз... телләренә тәрҗемә итүче аркадашларыбызны да олыласак, Татарстанның да, шушы дәүләт булсын өчен утлар-сулар кичкән Исхакыйның да даны гына артыр һәм яңгырар иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: