Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯЗМЫШ

«Мин үз әниемә «апа» дип эндәштем. Шулай өйрәткәннәр...»

Барысын да сөйләп бетерә алмыйм. Тик мин үземне югалттым. Җырны ташладым. Бөтенләй ташладым. Әле җырлаган чагымда ук бер кеше: “Бүре сыман улап йөрисең. Күрерсең әле!”– дигән иде. Шулай булды да...

Ата-аналарны сайлап алмыйлар. Берәүләр бу дөньяга беренче авазын салуга ук фатиры, машинасы, үлгәнче бер мохтаҗлык кичермәслек байлык-мөлкәте әзерләп куелган гаиләдә туа. Икенчеләр әти-әни ышыгында, аларның ярдәмен тоеп һәм аларга  таянып, үзе ныгып, канат чыгара. Ә өченчеләр... Өченчеләр туу белән язмышның ачы җилләренә каршы аяусыз көрәшергә өйрәнә. Җиңелә, тая, егыла...

Бүгенге көндә нибары 39 яшь кенә булуына карамастан, Рөстәм Газизовка инде якты дөньяның кара ягын күрергә, “тормыш төбе” дигән упкын читенә басып карарга туры килгән. Бары тик юлында очраган мәрхәмәтле кешеләрнең үз вакытында ярдәм кулын сузуы аны саклап калган.

– Мин Мордовия республикасында туганмын. Балачагым Архангель районы Озондар авылында үтте.  Әтиемне бөтенләй белмим. Фотосурәтен генә күргән бар иде. Мин бәләкәй чакта үлде бугай инде ул. Әниемнең икенче гаиләсе бар иде. Ул мине 8 ай ярымнан үз әнисенә калдырып чыгып киткән. Мине нәнәем карап үстерде. Мин аңа “нәнәкәем” дип, ә картәтигә “әти” дип эндәшә идем. Үз әниемә “апа” дип... Мине шулай өйрәткәннәр. Нәнәкәемнең балалары белән бертуган кебек үстем. Ул мине үзе тапкан кебек карады, аннан да ныграктыр әле. Картәтием мин бәләкәй чакта бакыйлыкка күчте. Шуңа күрә нәнәй минем өчен әти дә, әни дә булды. Ул мине үзеннән калдырмый иде. Кибеткә барса да ияртә, концертка барса да гел үзе белән ала. Әйбәт кеше булды ул, -дип искә ала Рөстәм.

Әмма аның нәнәсе шактый өлкән яшьтә була. Шуңа күрә суд аша тулы ятим дип танылган малайны (ул вакытта әнисе дә мәрхүм булган инде) Стәрлетамак балалар йортына бирәләр. 8 сыйныфка шунда укырга бара. Тик авылда нәнәсе кочагында гына үскән балага ят җиргә, зур шәһәргә, чит кешеләргә ияләшүе авыр була. Көн-төн кайтам дип елый.

– Тәрбиячем Гөлшат Мөхәммәтҗан кызы Кәлимуллина әрли иде. “Рөстәм, нәнәең карт, бер көн үлеп китсә, син кая барасың? Сиңа укырга, кеше булырга кирәк”, – ди иде. Елый-елый түздем. Мин бәләкәйдән җырлыйм бит. Аллаһы тәгалә миңа үзенчәлекле тавыш биргән. Интернатта укыган чакта актив шөгыльләнә башладым. “Дворец пионеров”ка фортепиано буенча түгәрәккә йөрдем. Конкурсларда катанаша идем. Интернатның горурлыгы булдым дияргә дә мөмкин. Анда мине укытмаган укытучылар да, тәрбиячеләр дә миңа карата игътибарлы иде. Авылдагы балачагым истә калмаган. Бер уйласаң, сабый да булмаганмын бит инде – хәтердә калырлык яшь. Ә интернат чоры бик матур вакыт булып  истә калган, –дип искә ала Рөстәм бүген.

Гуманитар фәннәрдән бик яхшы укыса да, төгәл фәннәр авыр бирелә аңа. Алгебра белән геометриядән “3”дән уздыра алмый. Укытучысы –ир кеше –малайның җырлап йөрүен, дәресләр калдыруын өнәми. “Аның ата-анасы юк, ул үзенә юл ярырга тиеш. Белем тупларга, укырга кирәк аңа. Җырлавын соңыннан да җырлар”, – дип кабатлый.

Әмма сәнгатькә тартылган күңел шул юнәлешкә омтыла. Мөмкинлекләр дә шул яктан ачылып тора. Көннәрдән бер көнне интернатка Илшат Йомагулов килә. Сәләтле балаларны барлап йөрүе булгандыр. Рөстәмне тыңлап карагач: “Малай бик үзенчәлекле җырлый. Театр факультетына укырга керсен”, – ди. Нәкъ шул киңәшне тотып, җыр һәм музыка сәнгатенә әйдәгән җитәкчесе Ирек Гәрәй улы Рөстәмне Уфага алып килә. Әмма җырласа да, театр дөньясыннан бик ерак булган егет имтиханнарны тапшыра алмый.  Вокал буенча китәр иде... “Быелга урын юк, икенче елга килерсең”, – диләр.

Акланмаган өметен җитәкләп, егет Стәрлетамакка кире кайтып китә. Ул чактагы уңышсызлыгы алда күрәчәкләренең тамчы бөртеге генә булуын белми әле ул... Гадәттә укып бетергәннәрне интернатта тотмыйлар. Беренче вакытка бераз акча, кием-салым, юрган-мендәр бирәләр дә зур тормыш юлына озаталар. Рөстәмгә исә яшәп торырга рөхсәт бирәләр. Ул шул вакыт эчендә Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесының хор-дирижер бүлегенә укырга керә һәм шатлыгы белән уртаклашырга авылдагы нәнәсе янына ашыга. Баласыннан да кадерлерәк оныгы өчен бик шатлана әбисе. Шулай җәй дә үтеп китә. Рөстәм тормышындагы иң бәхетле җәй...

– Беренче курсның беренче зачетлары гына башланган иде. Авыл сельсоветыннан:“Нәнәкәең авыр хәлдә, кайт”, дип шалтыраттылар. Чыннан да авыр иде хәле. Дәваханәгә алып бардык. Тик анда иртәгә булмаса, алдагы көндә китәчәген генә әйттеләр. Чыннан да, озак тормады. 1 февральдә мәрхүм булды. Ул киткәч, җанда шундый бушлык урнашты! Әйтерсең лә, нәнәкем йөрәкнең яртысын үзе белән зиратка алып китте. Мин япа-ялгыз калдым. Кеше белән сөйләшә алмый башладым. Үз эчемә йомылдым. Акчаң булса, кайгылы чагыңда юатучылар тиз табыла. Яшереп тормыйм, мин дә башымны эчүгә салдым.

Зачетлар, имтиханнар тапшырмаган, укырга йөрмәгән Рөстәм студентлар исемлегеннән төшеп кала. Укып йөргәндә тулы ятим буларак алган пенсия дә туктатыла. Әнә шулай тормышның кара ягында торып кала яшь егет.

–Барысын да сөйләп бетерә алмыйм. Тик мин үземне югалттым. Җырны ташладым. Бөтенләй ташладым. Әле җырлаган чагымда ук бер кеше: “Бүре сыман улап йөрисең. Күрерсең әле!”– дигән иде. Шулай булды. Нык күп еларга туры килде. Кайвакыт көләргә дә курка башладым. Чөнки көлсәм, гел елый идем... Шулай бәргәләнеп йөргәндә яшәгән җиреңне үзгәртеп кара дип киңәш бирделәр. Кеше тормышын яңа баштан башларга теләсә, элеккесен онытырга тиеш икән. Һәм мин тәвәккәлләп, 2006 елда Уфага килдем.

Бер тиен акчасыз, чит  шәһәрдә игълан буенча эш эзли башлый. Шактый күп мал тоткан нәнәсе янында эштән курыкмаска өйрәнгән егет эшне тиз таба. Үзәк базардагы сәүдә палаткаларының берсенә грузчик булып урнаша. Табигате буенча ачык, кеше белән сөйләшергә иренмәгән егетне сату эшенә дә куйгалыйлар. Парошок алырга килгән ханым белән сөйләшеп китә ул. Ханым үзен авиация техникумы ашханасе хуҗасы дип таныштыра. Үзенә эшкә чакыра. Пешекчегә укытырбыз, ди. Һәм сүзендә тора. Рөстәм көндез грузчик, сакчы булып эшли, кичен укый. Әмма кара сакалың кая барсаң да артыңнан иярә диләр. Рөстәмнең тормышындагы “кара полоса” да бетми. Акчасы да була, эшләп тә йөри. Тик ялгызлык, таяныч булмау, бу дөньяда кирәклеген тоймау җанына тынгылык бирми.

–Гел исерек йөрдем дип әйтмим. Әмма җаным көйсә, эчә идем. Эчсә, кешегә тормыш әйбәт кебек күренә бит ул. Айныгач кына тагын да авыррак була, –ди ул бүген үткәннәренә борылып карап.

2017 елда җәйге кроссовкаларда тышта эшләп йөргән чагында Рөстәм аякларын туңдыра. Ул вакытта зур сәүдә үзәгендә эшләп йөргән чагы була.

–Теләсә кайсы вакытта бинага кереп чәй эчәргә ярамый иде. Видеокамералардан карап торалар. Аннан эш хакыңнан штраф алып калалар. Кемнең күрәләтә акчасын кистерәсе килсен. Йөрдем. Аягымны өшеткәч, кайнар итеп душ кердем. Соңыннан алай эшләргә ярамаганлыгын белдем. Тик соң иде инде. Ике табаным да өлешчә юк.

Моңарчы сәламәт булган, инде инвалидка әйләнгән егет, бәрелә-сугыла, тормыш диңгезендә йөзүен дәвам итә. Көченнән килгән эшләрне башкара. Бер кафеда табак-савыт юучы булып урнаша. Ерак түгел бер танышларына фатирга керә. Ай саен 8 мең түләргә килешсәләр дә, эчкече хуҗалар көн саен йөзәр сум таптыра. Рөстәм алып кайткан көндәлек ризыкка да канәгать булырга теләми алар. Шуңа да Рөстәм, кафе хуҗасыннан рөхсәт алып, калган ризыкларны фатирга түгел, ә Үзәк базар янында җыелган йортсызларга илтә башлый.

Мактанырлык булмаса да, тормышы бер җайга салынды дигәндә янә бәла килеп тота. Эшкә барган җиреннән Рөстәм егыла – аяклары йөрмәс була. Табиблар чирнең нервыга бәйле булуын ачыклый. Дулкынланырга һәм... бөтенләй эчәргә ярамый! Янә дәваханә, янә кеше кулында тәрбияләнү.

–Мин елый-елый Ходайдан ике генә әйбер сорадым: я аягыма басарга, я үлеп китәргә. Кеше кулына калып яшисем килмәде. Ходай беренче теләгемне кабул итте. Минем яныма волонтер ханым килә башлады. Киемнәр, кирәк әйберләр китерде. Аякка бастым, күп еллардан соң беренче тапкыр шул дәваханәдә җырладым, –дип табибларга рәхмәтләрен укый ул.

 Әмма дәваханәдә озак тотмыйлар. Сумкасын күтәреп, Рөстәм дә чыгып китә. Уфада “Сәлам” дип аталган хәйрия фонды эшләп килә. Аның җитәкчесе Марина Бухвалова белән танышкан була егет. Дәваханәдән чыккач, аңа шалтырата. Үзенең кая барырга белмәвен, бер подъездда куначагын әйтә. “Югалма, зинһар, Рөстәм, телефоныңны сүндермә. Чарасын табарбыз”,– ди телефондагы тавыш. Һәм телефонның зарядкасы бетеп сүнә... Ләкин караңгылыктан яктылыкка таба илтүче юлга чыккан була инде Рөстәм.   Подъездларында утырган ялгыз иргә шунда яшәүче өлкән яшьтәге бер пар эндәшә.  

–Без сине белмибез. Шуңа күрә фатирыбызга кертә алмыйбыз. Башка берәр ничек ярдәм итә алабызмы? – диләр ашарга чыгарып биргәндә.

–Телефонымны зарядкага гына куегыз, –ди Рөстәм. Ярдәм итәргә теләүчеләр шатланып риза була. Ә таң аткач, Марина шалтырата. Ул инде Уфадагы “Добрый город” хәйрия фонды җитәкчесе Альбина Ишмурзина белән Рөстәмне йортсызлар өчен приютка урнаштыру буенча сөйләшеп килешкән була.

 –Альбина апа белән танышкач, минем тормышымдагы караңгылык таралды. Мин аңа шулкадәр рәхмәтлемен! Сүзләр белән генә аңлатып та булмый. Ул минем өчен таныш апа гына түгел, әни кебек якын. Ул мине хәстәрли, ул минем өчен борчыла. Аның тырышлыгы, танышлары ярдәмендә прокуратура аша тикшерү үткәреп, судлар аша үтеп, торакка чиратка куйдылар. Эшкә урнашырга булышты. Альбина апа аша мин дингә якынайдым. Холкым да, тормышка карашым да нык үзгәрде. Нәнәкәемнең иске генә йорты өчен (ул аны миңа яздырган булган) бик күп әшәкелекләр эшләгән, шул өйдән куган  туганымны (нәнәемнең улы) гафу иттем мин. Бүген ул СВОда. Исән йөрсен.  

Шул ук Альбина апа җырчы Илшат Абдрахманов белән таныштырды. Бик күп блогерлар белән аралашуга юл ачты. Тормышым әйбәтләнгәннән -әйбәтләнә. Альбина апа белән танышкач, кара полоса үтеп, акка чыгам. Минем иң зур хыялым – җырчы булу. Тормыш буйлап барганда күргәннәремә нигезләнеп җырлар язам бит мин. Көен дә, сүзләрен дә. Махсус уйлап утырып түгел, күңелгә килгәнен. Җырларымны “Вконтакте”да, “Одноклассники”да куеп барам. Язылучыларым күбәя хәзер. Бер килеп хыялым да тормышка ашар. Мин дә җырчы булырмын әле!–ди Рөстәм Газизов.

Уйлап карасаң, бу дөньяга һәр кеше бәхетле булыр өчен туадыр кебек. Әмма без шулай уйлыйбыз. Ә, бәлки, берәүләр бу дөньяга сынаулар аша үтәргә киләдер. Ә икенчеләр аларга ярдәм кулы сузар өчен туадыр? Язмышларның ничек язылганын беребез дә белми шул…

 

Эльмира Ибраһимова

«Өмет»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев