Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Тынгысыз йөрәкләр

Гүзәлия ханым озак еллар китапханәче булып эшләп лаеклы ялга чыккач, борынгыдан килгән чигү һөнәрен кайтаруга үзеннән зур өлеш кертә.

Гүзәлия һәм Нургали Гобәйдуллиннар Мамадышта гомер кичерә. Гүзәлия ханым озак еллар китапханәче булып эшләп лаеклы ялга чыккач, борынгыдан килгән чигү һөнәрен кайтаруга үзеннән зур өлеш кертә. Аның иҗат эшләрен  Татарстанда гына түгел, Магнитогорск, Чиләбе, Троицкида да күргәннәре бар.  Үзе генә түгел, тагын ике кыз туганы Зәкия һәм Гөлсинә ханымнар да күңел бизәкләрен инә һәм җеп ярдәмендә тукымага сырлый.

Ни кызганыч, һөнәрләребезне белүче өлкән буын бакыйлыкка китә шул. Зәкия апа да – инде гүр иясе. Яшь буынга милли байлыгыбызны биреп калдырырдай затлы шәхесләребез бөтенләй калмаса, дип кайгыра торгач, Гүзәлия ханым ире Нургали абый белән бергә ишегалларында кечкенә генә музей оештырып җибәргән. 

Анда чиккән сөлгеләрдән башлап, бала бишекләре, тимер караватларга кадәр бөтен нәрсә бар. Патша заманыннан калган акчалар, йон эрләү өчен орчык­лар, үрелгән кәрзиннәр, күкеле сәгать, керосин лампасы, челтәрле тәрәзә пәрдәләре,  көянтә – болар бит бүгенге балаларның төшләренә дә керми. Музейга төркем-төркем бакча, мәктәп балаларын китерәләр, бәйнә-бәйнә сөйлиләр. Музей тирәсе шау чәчәккә күмелгән. Бөтен җир чиста-пөхтә. 

Нургали абзыйның туган авылы Түбән Шүләңгердә дә чишмәне яңартып кайтканнар. Шуның өстенә Гүзәлия ханым мәчеттә «Тынгысыз йөрәкләр» оешмасында волонтер булып та катнаша, милли бәйрәмнәребезне оештыруда һәм башкача ярдәм күрстә. «Кышкы чия» фольклор ансамблендә дә җырлый, бии әле.  

Нургали абый исә үз һөнәрендә зур оста – Гиннес китабына кергән халыкара дәрәҗәле спорт чемпионы. Гер күтәрү буенча аңа дөньяда тиңнәр бик аз. Аның җиңүләрен саный башласаң, хәйран калырлык. Беренче Бөтендөнья олимпиадасында 64 илнең спортчысы арасында биш тапкыр – беренче, ике мәртәбә өченче урын алган. Дөнья чемпионаты, Россия чемпионаты, Европа чемпионатында әллә ничә мәртәбә беренчелеккә чык­кан. Татарстанныкы һәм район күләмендә узган ярышларны әйтеп тә торасы юк. 

Ире – ир, хатыны – хатын-кыз булып кала белгән һәм бертуктамый камиллеккә, җиңүгә омтылган парлар әнә ничек матур була!

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев