Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Васил Шәйхразыев Санкт-Петербург шәһәрендә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Санкт-Петербург шәһәрендә. Биредә ул Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

Муса Җәлил һәйкәле Санкт-Петербургның Василеостровский районында Урта проспект һәм Гаван урамнары кисешкән скверда урнашкан. Шагыйрьнең сынын скульптор Әхнәф Зыякаев иҗат иткән. Һәйкәлне 2011 елның 19 маенда ачу тантанасында Президент Рөстам Миннеханов катнашкан иде.

Төньяк башкалада Муса Җәлил һәйкәле урнаштырылу очраклы хәл түгел. Бөек Ватан сугышы барышында шагыйрь, өлкән политҗитәкче һәм “Отвага” газетасы хәбәрчесе буларак, Ленинград һәм Волхов фронтында көрәшә. 1942 елда яраланып тоткынлыкка эләгә. Әмма тоткынлыкта да фашизмга каршы көрәшне туктатмый. Яшерен татар оешмасы “Идел-Урал” легионы әгъзасы буларак зур эш алып бара. 1944 елның 25 августында Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә Муса Җәлилне башка көрәштәшләре белән бергә гильотинада үлем җәзасына хөкем итәләр.

Һәйкәлгә “Татар халкының бөек улы, Ленинградны яклаучы, көрәшче-шагыйрь, антифашист Муса Җәлилгә”, дип язылган һәм шигырь юллары урын алган:

Мин яшәргә телим бирер өчен
Илгә соңгы йөрек тибешен.
Үлгәндә дә әйтә алсам иде,
Үлдем, диеп, туган ил өчен.
Түзә алмабыз, кара кан да коярбыз –
Басарбыз, киртәләргә бирмәбез юл:
Теләсәләр асарлар, без үләрбез,
Ләкин һичбер вакытта булмабыз кол.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев