Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Укытучыларның август киңәшмәсе

Шушы көннәрдә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында милли мәгариф секциясе утырышы узды.

Яңа уку елы 1 сентябрьдән генә башланса да, укытучылар эшенең иң кызу чоры августның икенче яртысына туры килә. Шушы көннәрдә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында милли мәгариф секциясе утырышы узды. Казанның 183нче мәктәбенә Татарстанның барлык районнарыннан, Россия төбәкләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар мәктәпләре директорлары, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, чит төбәкләрдәге татар автономияләре җитәкчеләре җыелды. 

Милли мәгариф секциясе утырышында иртәдән төшкә кадәр мастер-класслар, актуаль темаларга багышланган җыелыш­лар узды. Министрлыкның милли мәгариф өлкәсендә башкарган эше турында министр урынбасары Минзәлия Закирова сөйләде. Ул үзенең чыгышында агымдагы елда татар теленнән төп дәүләт имтиханын 2362 бала тапшыруын әйтеп узды. Сүз уңаеннан, бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 1000 балага күбрәк.

«Узган уку елында «Туган тел һәм әдәбият» предметлары кысаларында укучыларның 63 проценты татар телен, 36 проценты рус телен һәм 1 процент бала чуваш, мари, мордва, удмурт, иврит һәм башкорт телләрен өйрәнгән. Татар телен өйрәнү узган елгы дәрәҗәдә сакланган.

Баланың туган тел дәресләрендә нинди тел өйрәнүе әти-әниләрнең гаризаларына бәйле. «Әлеге вазгыять бездән ата-аналар белән хезмәттәшлекне таләп итә. Белем бирү оешмасында милли мохит оештырылган, укучыларның туган тел өйрәнү нәтиҗәләре куанычлы икән – әти-әни гариза да яза, теләктәш тә була, ярдәмен дә күрсәтә», – дип мөрәҗәгать итте министр урынбасары.

Пленар утырышта Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе төзелүе турында мәгълүм булды. Яңа берләшмәнең җитәкчесе итеп ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Рузилә Фәттахова билгеләнгән. Ассоциациянең максаты һәм бурычлары турында Р.Фәттахова үзе сөйләде.

«Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясен төзү – ул күптәннән барлык­ка килгән зарурлык. Ниһаять, 2023 елның 26 апрелендә татар фәнни һәм педагогик интеллигенциясе вәкилләре Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда ассоциация төзү турында мөрәҗәгать белән чыкты. Рәис бу проектны хуплады һәм ассоциация төзү турында йөкләмә бирде.

Татар теле һәм әдәбияты уктытучылары ассоциациясе 2023 елның 3 августында Россия Юстиция министрлыгында теркәлде. Татарстанда 3194, ә Россия төбәкләрендә 1340 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Ассоциациянең төп максаты – шушы укытучыларны берләштерү, аларның эшчәнлеген координацияләү, фәнни-педагогик һәм методик элемтәләр булдыру, татар телен һәм әдәбиятын укыту һәм үстерү өчен шартлар булдыру. Ассоциациядә педагогик осталыкны ачуга һәм педагогик хезмәткәрләрнең социаль статусын күтәрүгә, һөнәри белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән төрле чаралар планлаштырылган. Татар телен укытуның актуаль мәсьәләләре, укытучылар өчен кирәкле, файдалы мәгълүмат сайтта һәм социаль челтәрләрдә яктыртылып барачак», – диде Рузилә Фәттахова.

Пленар утырышның кульминация өлеше министр Илсур Һадиуллин чыгышына туры килде. Аның аудиториянең күзенә карап ихластан сөйләвен укытучылар көчле алкышлап кабул итте. Министр сөйләгәннәрнең бер өлешен сезгә дә тәкъдим итик.

Россиянең Мәгариф министрлыгында миңа: «Гел Татарстан гына сорый», – диләр. Без һаман программалар, тәрҗемә ителгән дәреслекләр, татар теле дәресләрен арттыруны сорыйбыз шул. Мин Дагыстанда, Чечняда булдым. Чечняда чечен телендә укыту әллә ни алга китмәгән. Анда ана телендә сөйләшсәләр дә, бөтен фәннәр русча укытыла. Дагестанда милләтләр күп булгач, укыту рус телендә. Мин аңлатам: бездә Советлар Союзында да татар телендә фәннәрне укыту бар иде, хәзер дә бар. Советлар Союзы чоры белән чагыштырганда, хәзер татарча укыту бермә-бер артка тәгәрәде. Шуңа да карамастан, без тагын да чигенергә тиеш түгел. Татар телендә фәннәрне укыту булырга тиеш.

Без ел дәвамында мәгариф идарәләре җитәкчеләренә, татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре кыскартылырга тиеш түгел, дип әйтеп киләбез. Республикада 1410 мәктәп, 486 мең бала, 65 мең педагогик хезмәткәр, шул исәптән 36 мең укытучы бар. Бакчаларда, мәктәпләрдә эшләүче хезмәткәрләрне исәпләсәк, 150 мең кеше була. Бу – зур армия. Шуңа күрә халык, беренче чиратта, безгә карый.

Кайбер мәктәпләрдә отчет өчен бер төрле, ә үзләре өчен икенче төрле расписание төзиләр. Без кемне алдыйбыз, хөрмәтле хезмәттәшләр? Бу – безне генә түгел, ә милләтне алдау. Мәгариф министрлыгында кичә бер министр иде, бүген – икенчесе, иртәгә өченчесе булыр. Дөнья шулай бара ул. Без эшләгән дәвердә милләт үз телен югалтырга тиеш түгел. Туган тел өчен җаваплы һәр кешегә басым ясап эшләтү дөрес түгел бит инде. Әгәр үзконтроль юк икән, беркайчан да үзгәреш көтелмәячәк. Без үз киләчәгебезне үзебез булдырырга тиеш.

Татарча сөйләшүчеләр кими, диләр. Моңа кем гаепле соң? Мәсәлән, без өйдә татарча гына сөйләшәбез. Балаларымның берсе 4 тел, икенчесе 3 тел белә. Мактану түгел, мисал өчен генә әйтәм.

Бакчага баргач, туган телне оныттылар, диючеләрне дә аңламыйм. Бакчаларда татар төркемнәре бар. Балагызны шунда күчерегез. Бөтен кеше татарча сөйләшкән чиста татар авылларында да балалар русча сөйләшә. Моңа да министрлык гаепле, диләр. Берәр җиргә туган көнгә барсам да, якыннар белән очрашсам да, тел проб­лемасы турында сөйләргә тотыналар. Бу проблемаларга мин инде чумган, аннан чыга алмам да шикелле.

Һәр баланың әти-әнисе бар. Һаман бакчаны, мәктәпне гаеплиләр. Өйдә туган телдә сөйләшми, балага аның әһәмиятен аңлатмый торып, ничек инде һаман мәктәпне генә гаепләп була?! Укытучыны гаеп­ләмәгез. Ата-ана балага телефон тоттыра да үзе кино карый. Бала белән аралашу юк. Ата-ана бер бүлмәдән икенче бүлмәгә смс язышып утыра. Болай булгач, гаиләне тоташтыручы аерым федераль программа кирәк. Адәм көлкесе! Авыруга сабышкан җәмгыять озакка бармаячак. Чөнки болай яшәү мөмкин түгел!

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына әйтәм. Безнең дәреслекләр күп төрле. 3 сәгатькә дә, 5 сәгатькә дә язылганнары бар. Департамент тарафыннан «Ник моның белән укытасыз?» дигән сорау бирүче юк. Укытучы үзе билгели. Балалар татарча белсә, аларга телнең матурлыгын югарырак дәрәҗәдә бирергә кирәк, авыррак темаларны куллансыннар. Телне белми икән, Габделҗаббар Кандалыйның аңлашылмаган әйберләрен бирергә кирәкми. Ул бала телне гади генә өйрәнеп килсен. Шуны күпме аңлатабыз, ә алар һаман, тегесе юк, монысы юк, диләр. Бөтенесе дә бар, югыйсә.

Тел мәсьәләсе җиңел түгел. Аңа рецепт юк. Һәр районда вазгыять аерыла. Рецептны барлыкка китерүче, аны кулланучы – ул укытучы. Төбәкләрдә вазгыять тагын да катлаулы, чөнки төрле халык яши. Җирле хакимият органнарында да синең балаңа татар телен укытуларына куанып утырмыйлар. Аларга аңлатырга, исбатларга кирәк. Татар халкы акыллы, хәйләкәр булган. Шуңа күрә матур итеп, җайлап эшләргә кирәк. «Мин әйттем – шулай булырга тиеш» дип кенә эш бармый.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов тарафыннан, һәр мәктәптә театр булырга тиеш, дип әйтелде. Гомумән, мәктәп – ул гомер буе театр булды. Анда драма да, комедия дә бар, чөнки иртән килеп керүгә төрле хәлләр башлана. Анда завхоз да, җыештыручы да хуҗа – бөтен кеше дә хуҗа. Мәктәптә бөтен кеше оста, бөтен кеше өйрәтә, киңәш бирә. Бушка киңәш бирүчеләрне тыңлый-тыңлый арып та бетәсең.

Быел – укытучылар елы. Без бик күп бүләкләр әзерләдек. Тиздән август конференцияләре була, шуларда тапшырыр­га җыенабыз. Телләрне укыту буенча уңышка ирешкән укытучыларга да мактаулы исемнәр бар. Мәктәп директорларына мөрәҗәгать итәм. Әйдәгез, кайбер мәсьәләләрдә вакланмыйк. Остазлар һәм мөгаллимнәр елында татар теле һәм әдәбияты укытучыларына бүләкләрне жәлләмик. Кеше рәхмәтне эшләгән вакытта ишетергә тиеш. Мәктәптән киткәннән соң, медальне өйдә халатка тагып йөрүнең мәгънәсе юк, чөнки аны туганнарың гына күрә. Иреңә: «Син кем белән яшәгәнеңне бел», – дип кенә әйтсәң инде. Шуңа күрә укытучыларга эшләгән вакытта мактаулы исемнәрне кызганмыйк.

Быел Татарстанда 10 меңгә якын укучыга исәпләнгән 11 яңа мәктәп ачыла. Шуларның 4се – Казанда, 2се – Чаллыда һәм 1әр – Арча, Биектау, Мамадыш, Әлки, Тукай районнарында. Мәктәпләрдә татар мохите булырга тиеш. Методистлар бу юнәлештә эшләргә тиеш. Мәктәп директорлары да мөмкинлекләре булганда кертеп калдырырга тиеш. Мохит булмаса, татар теле үсми. Кешеләр узып киткәндә күрсеннәр.

Әгәр яныңа килеп, «син татар телен бетердең» дисәләр, моннан да оят нәрсә булмас. Картлык көнеңдә кеше күзенә күренергә курку дәрәҗәсенә җитүдән Ходай сакласын, дигән фикер белән яшәргә кирәк.

Икенче көнне IT-парк залында узган киңешмәдә Татарстан Рәисе  Р.Миңнеханов та катнашты һәм чыгыш ясады.

Рифат КАЮМОВ. 

Интертат.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев