Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Рөстәм Миңнеханов Минскта Беларусь Республикасы татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты

Кичә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Минскта эш сәфәрендә.

Очрашуда Беларусь Хөкүмәте вице-премьеры Петр Пархомчик, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар катнашты.

Соңгы халык санын алу мәгълүматлары буенча (2009 ел), Белоруссиядә 7 меңнән артык татар яши. Татар иҗтимагый берләшмәләре арасында иң активларының берсе - «Чишмә».

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Беларусь Хөкүмәте вице-премьеры Петр Пархомчик мондый дуслык сәфәрләренең мөһимлеген билгеләп үтте - алар икътисадый элемтәләрне генә түгел, ә төрле милләт вәкилләре арасындагы элемтәләрне дә ныгытуга ярдәм итә.

"Дустыбыз Рөстәм Нургалиевичны җылы һәм чын күңелдән сәламлим. Беларусь Республикасында очрашуларның уңышлы узуын телим. Беларусь күп милләтләр өчен туган йорт булып тора", - дип билгеләп үтте Петр Пархомчик.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, ватандашларына мөрәҗәгать итеп, аларның туган телләрен һәм мәдәниятен саклауга керткән зур өлешләрен билгеләп үтте.

"Безнең ватандашлар бу илнең төрле халыкларының үзара бәйләнешенә һәм үзара аңлашуына лаеклы өлеш кертәләр", - дип билгеләп үтте ул. Рөстәм Миңнеханов иҗтимагый оешмалар активистларына битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде, аларны үз милләтенең ватанпәрвәрләре дип атады.

Рөстәм Миңнеханов быел Казанда «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумы узачагы турында сөйләде һәм Беларусь татарларын Татарстанга чакырды.

Моннан тыш, очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов 2023 елның сентябрендә Минскта Татарстан мәдәнияте көннәрен югары дәрәҗәдә уздыру бурычын куйды.

Беларусь Республикасы иҗтимагый берләшмәләре активистлары балалар иҗат коллективлары өчен милли костюмнар сатып алуда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессына һәм ТР Мәдәният министрлыгына бу мәсьәләне хәл итәргә кушты.

Беларусь Республикасы мөфтие очрашу барышында Болгар ислам академиясен булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте, ул шулай ук Белоруссиядә дин белгечләре өчен белем алу ихтыяҗы барлыгын ассызыклады.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов ватандашларга Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

 

rais.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев