Мәдәни җомга

ОСТАЛЫК ЧАРЛАУ ДӘРЕСЛӘРЕ

Һәр елны декабрь аенда Казан-да «Һөнәр» Бөтенрусия яшь татар режиссурасы фестивале үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Татарстан Мәдәният министрлыгы, Театр әһелләре берлеге, Татар дәүләт академия театры тарафыннан гамәлгә куелган әлеге чара яшь режиссерларны киң мәйданга чыгаруны, режиссер һөнәрен популярлаштыруны максат итеп куя. ТАВЫК КОШ ТҮГЕЛ Уфадан килгән театр тәнкыйтьчесе, «Нур» татар...

Һәр елны декабрь аенда Казан-да «Һөнәр» Бөтенрусия яшь татар режиссурасы фестивале үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Татарстан Мәдәният министрлыгы, Театр әһелләре берлеге, Татар дәүләт академия театры тарафыннан гамәлгә куелган әлеге чара яшь режиссерларны киң мәйданга чыгаруны, режиссер һөнәрен популярлаштыруны максат итеп куя.


ТАВЫК КОШ ТҮГЕЛ

Уфадан килгән театр тәнкыйтьчесе, «Нур» татар театры директоры урынбасары Динә Дәүләтшина «Тавык кош түгел, хатын-кыз режиссер түгел» дигән мәгълүм гыйбарәне искә төшереп алды. Чөнки фестивальдә катнашучы 9 режиссерның 6сы хатын-кыз затыннан иде. Алай да Динә ханым быел Ф.Хөснинең «Йөзек кашы»н сәхнәләштергән Лилия Әхмәтованы инде өлгереп җиткән режиссер, үз эшенең остасы, дип бәяләде.

«Катыргы дөнья» (Леонард Герш) спектакле белән игътибарны җәлеп иткән Юлия Захарова Стәрлетамак театрының баш режиссеры Азат Җиһаншиннан үз театрларында әлеге әсәрне куярга чакыру алды. Бу исә зур мәртәбә инде. Узган ел Юлиянең «Дус гаилә булып уйныйбыз» спектакле дә югары бәяләнгән иде. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын 2 ел элек кенә тәмамлаган бу яшь кыз зур өметләр уята, димәк. Әлегә камера спектакльләре белән мавыгучы Юлия Захаровага театр тәнкыйтьчеләре ирләр эшенә алынырга киңәш итте. Ирләр эше, дигәндә, күләмле, күп кешеләр катнашкан зур спектакльләрне күз алдында тотып әйтәләр. Мәсәлән, «Йөзек кашы» һәм Илгиз Зәйниев куйган «Үлеп яратты» спектакльләре, Әлмәт Татар дәүләт драма театрында Македония режиссеры Звездана Ангеловска тарафыннан сәхнәләштерелгән «Болан-патша» (Карло Гоцци) трагикомедиясе шундыйлардан. Соңгысы турында Г.Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов болай диде: «Бу - чын мәгънәсендә хатын-кыз куйган спектакль. Монда хатын-кызның күзаллавы, фикер йөртүе ярылып ята һәм ул гранит кебек бербөтен. Анда бармак түгел, энә дә төртеп булмый. Ә менә режиссер Гүзәл Акбердинаның «Тормыш корабы» хатын-кыз спектакле булудан ерак әле». Менә бит ничек! Димәк, гомумән алганда, үз фикере, тормышка дөрес мөнәсәбәте булган хатын-кыз режиссер камил дәрәҗәдәге спектакль куярга сәләтле. Шулай итеп, Нияз әфәнде тавыкның да кош икәнен исбатлап күрсәтте.

«Болан-патша» спектакле тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәягә лаек булды. «Бу - стилистик яктан иң матур спектакль», - диде В.Качалов театрының әдәби бүлек мөдире Диләрә Хөсәенова.

«Болан-патша» - «Дөньяның дүрт ягы» халыкара Театраль мәдәни проекты кысаларында татар театрында куелган икенче спектакль. Әлеге проектның асылы - дөньяның бүгенге театр сәнгате үрнәкләре белән генә танышу түгел, ә иң элек - башка мәдәниятләр белән аралашу мөмкинлегендә. Бу - гади генә, без күреп күнеккән форматтагы спектакль түгел. Ул Аурупа форматында куелган. Хәзер Аурупада 95 процент спектакльләр әнә шулай сәхнәләштерелә икән. Аның фәлсәфи тирәнлеген аңлау өчен бер генә тапкыр карау җитеп тә бетмәскә мөмкин. Музыканы аңлау өчен кабат-кабат тыңлау соралган кебек.

Әлеге спектакльнең режиссеры Звездана Ангеловска Македониянең Скопье шәһәреннән. Ул андагы милли театрда режиссер һәм актер булып эшләгән. Хәзерге вакытта Санкт-Петербург дәүләт театр сәнгате академиясендә читтән торып аспирантурада укый.

«Звездана элекке Югославия территориясендә барган ызгышларны күреп үскән, - диде Нияз Игъламов. - Билгеле, аның дөньяны күзаллавы алсу төсләрдә булмавы табигый. «Болан-патша»да да без кара һәм кызыл-кан төсләр өстенлек иткәнен күрәбез һәм моны җитешсезлек дип әйтеп булмый».

Гомумән, Әлмәт Татар дәүләт драма театры төрледән-төрле эксперименталь спектакльләр куярга бик һәвәс. Алар әледән-әле яңа режиссерларны үзләренә җәлеп итеп тора. Тирән мәгънәгә ия классик әсәрләргә алына. «Мин Әлмәт театрының бүгенге көндә дөрес кыйбла сайлавына бик шат, - диде бу җәһәттән Нияз Игъламов. - «Ир командировкадан кайткач» кебек беркөнлек, оятсыз спектакльләрнең репертуардан төшерелүе бик әйбәт. Тамашачы нәфесенә ярыйм, дип тырышмаска кирәк. Хәзер без башка заман, башка чорга кереп барабыз. Илдәге бүгенге сәяси вәзгыятьтә уйнап-көлеп, күңел ачып кына яшәү ахмаклыкка тиң булыр иде. Репертуарны җитди эчтәлекле спектакльләр белән баетып, тамашачының зәвеген үстерергә бик вакыт!»

Уфа «Нур» театрында шактый спектакльләр куйган талантлы режиссер Гүзәл Акбердина быел фестивальгә бик тә үзенчәлекле «Тормыш корабы» дип аталган спектакль әзерләгән. Аның инсценировкасы Әмирхан Еникинең «Шаяру», «Тынычлану», «Төнге тамчылар», «Матурлык», «Бер сүз», «Мандарин сатучы» хикәяләренә нигезләнеп, Әлмәт театрының директоры Фәридә Исмәгыйлева тарафыннан эшләнгән. «Әмирхан Еники иҗаты рухы белән миңа бик якын, - диде режиссер Гүзәл Акбердина. - Аның әсәрләрендә тискәре яки уңай геройлар юк, ул кешеләрнең эчке дөньясын бик җентекләп тасвирлавы белән кызыклы. Тормышның чын йөзен бизәмичә һәм кешеләрнең катлаулы язмышын шомартмыйча кыю сурәтләве, хиссияткә бирелмичә, тыгыз язуы белән Ә.Еники Чеховны хәтерләтә. Мин аны дөньякүләм зур әдип, дип саныйм».

«Спектакльдә режиссер психологик театр белән контепри бию стилен берләштерә. Хис-кичерешләр тышкы сурәт белән түгел, күңел тирәнлеге аша бирелә», диелгән иде әлеге спектакль турындагы мәгълүматта.

Дөрес, режиссерның нияте изгедән булган, әмма ләкин сәхнәдә ул максатына тулысынча ирешкән, дип әйтеп булмый әле. Спектакльдә Әмирхан Еники әсәрләренең рухы сизелми дә кебек. Тамаша форма ягыннан шактый кызыклы, мавыктыргыч, әмма эчтәлеге чамалы, дияргә була. Тамашачыга исә үзенең акыл һәм аң дәрәҗәсенә бәрабәр рәвештә фараз кылырга гына кала. Спектакльдә үзәккә хыянәтче хатыннар Диләрә (Мәдинә Гайнуллина) һәм Мәрвәр (Сәкинә Минханова) белән аларның мескен ирләре Гасыйм Сәлахович (Рамил Минханов) һәм Хәлил Ишмаев (Рафик Таһиров) алынган. Үз гаиләләрендә ярату һәм наз күрмәгән хатыннар моны читтән эзләргә мәҗбүр. Ләкин режиссерның фикере аңлашылып бетми - ул бу хатын-кызларны гаеплиме, әллә кызганамы? Миңа, мәсәлән, аларның ирләре бик кызганыч тоелды. Кыскасы, спектакльдә акцентлар бигүк дөрес куелмаган иде шикелле. Бу җәһәттән Нияз Игъламов та үз фикерен әйтте: «Җан һәм тәнне бер-берсеннән берничек тә аерып булмаган кебек, тән ихтыяҗларын алгы планга чыгару нигездә дөрес түгел, - диде ул. - Режиссерга бу турыда ныклап уйларга кирәк әле».

БЕЗГӘ КӨЙЛЕ СПЕКТАКЛЬЛӘР КИРӘК

«Һәрбер сәнгать музыка булырга омтыла», - дигән инглиз сәнгать тарихчысы Уолтер Пейтер. Без татарлар исә бу очракта көйле яисә көйсез кәлимәсен кулланып сөйлибез, көйле, дигәндә, билгеле бер тәртип, гармонияне күз алдында тотабыз. Ә сәхнә әсәре бигрәк тә көйле, җайлы булырга тиеш инде ул. Тамашачы да театрга тормышын, уйларын, фикерләрен көйләп җибәрер өчен килергә тиеш. Ә бармак күрсәткәнгә дә шырык-шырык көлеп утырыр, тәнәфескә чыккач, хәмер эчеп, кәефләнер өчен түгел.

Бу җәһәттән Азат Җиһаншин тарафыннан куелган «Мәскәү-Васютки» (Флорид Бүләков) спектакле тирән уйларга этәрде.

«Флорид Бүләков әсәрләренә режиссерлар бик алынмый, - диде Динә Дәүләтшина. - Әмма бу һич тә ул - начар драматург, дигән сүз түгел әле. Ә бәлки, киресенчә, Ф.Бүләков теманы бик үзенчәлекле рәвештә ача, режиссерга да уйланыр өчен урынны күп калдыра. Аның әсәрләренә иҗат фантазиясе бай режиссерлар гына алынырга җөрьәт итә. Азат Җиһаншин әнә шундыйлардан. Ул бу пьесадан музыкаль әсәр ясаган. Хәтта монда музыкадагы кебек рефреннар да бар. Стиле төзек, бербөтен. Кыскасы, югары профессиональ әсәр һәм бер генә яхшы куелыш булса да, фестиваль үз максатына иреште, дип әйтергә була».

«Бу әсәр драматургия ягыннан караганда шактый зәгыйфь, - диде Нияз Игъламов та. - Чөнки монда сәхнә әсәре өчен иң мөһим нәрсә - конфликт юк. Режиссер исә актерларның уенын шулай итеп коруга ирешкән ки, ул алар уенында үзе эреп югалган кебек. Ә бу исә бик зур кыйммәткә ия». Санкт-Петербургтан килгән театр тәнкыйтьчесе, «Театральный мир» журналы мөхәррире, мактау сүзләренә шактый саран Надежда Стоева да бу спектакльне «зур режиссерның тулы канлы эше» дип атады. Ә Камал театры директоры Шамил Закиров: «Бу спектакль бәхетсез илнең бәхетсез кешеләре турында», - дип белдерде.

Тамашада Васютки станциясендә гомер итүче ирле-хатынлы ике генә кеше катнаша. Аларның кайсы кая таралып беткән һәм туган нигезләрен оныткан тугыз баласы бар. Карт белән карчыкның гомере балаларын көтеп, яшьлек хатирәләрен искә төшереп үтеп бара.

«Шушы яшькә җитеп, без дөньяга чыкмадык, - ди карт белән карчык. - Ә аның каруы, поезд тәрәзәләреннән безне бөтен дөнья күрде!» Һәм бу сүзләргә бөтен фаҗигане ачып бирүче мәгънә яшерелгән сыман.

Азат Җиһаншинны бигүк яшь режиссер дип әйтеп булмый. Ул 1994 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлагач, бер ел Стәрлетамак дәүләт театрлар берләшмәсендә хезмәт куя. Аннары Башкортстан милли яшьләр театрында, Башкорт дәүләт драма академия театрында артист булып эшли. 1996 елда «Салават» (М.Кәрим) спектаклендә башкарган Илеш роле өчен ул Ш.Бабич исемендәге республика яшьләр бүләгенә, 2002 елда исә «Башкортстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек була. 2009 елдан ул - Стәрлетамак Башкорт дәүләт драма театрының баш режиссеры. Республика, Бөтенрусия һәм халыкара театр фестивальләре җиңүчесе һәм дипломанты.

2010 елда башкорт драматургиясе республика фестивалендә «Мәскәү-Васютки» спектакле 4 номинация буенча, шул исәптән «Иң яхшы режиссер эше» номинациясендә җиңү яулый.

Яшь режиссерлар Ангелина Мигранова белән Родион Сабиров бергә иҗат итә. Узган ел алар Г.Камал театрында Сэмюэл Беккетның «Годо» пьесасын куйды һәм әлеге спектакль белән «Белые ночи в Перми» фестивалендә катнашып, театр белгечләре тарафыннан югары бәягә лаек булды. Быел исә бу яшь пар тагын бер катлаулы һәм җитди әсәргә - Джон Осборнның «Нәфрәтле караш» пьесасын куярга алынган. Спектакль Казан театр училищесы чыгарылыш курс студентларының диплом эше буларак тәкъдим ителде.

«Гомумән алганда, кызыклы куелыш, әмма режиссерларның тормыш тәҗрибәсе җитеп бетмәве үзен нык кына сиздерә», - диде бу спектакль хакында театр белгече Айгөл Габәши.

Бу урында яшь кешеләрнең, азмы-күпме сәхнә һәм тормыш мәктәбе узмый торып, режиссер эшенә, театр репертуарына кертелгән зур әсәрләргә алынуы үз-үзен аклыймы, дигән сорау калкып чыга. Режиссер - ул берникадәр өлгергән кешеләргә хас һөнәрдер, мөгаен, дип нәтиҗә ясыйсы килә. Шуңа күрә яшь режиссура фестивале, дигәндә, аерым бер яшь аралыгы түгел, ә бәлки бу эшкә яңа керешкән режиссерлар фестивале күзаллана.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

«Болан-патша» спектакленнән бер күренеш.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: