Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Матбугатның киләчәге татар теленә бәйле

Героебыз: Интернетта беренче булып рәсми рәвештә эшли башлаган татар матбугат чарасын – «Интертат» Республика электрон газетасын озак еллар җитәкләгән Әлфия Туфан кызы МИҢНУЛЛИНА.

– Әлфия ханым, Сез – Казанда туып үскән татар кызы. Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлагансыз, әле шул юнәлештә укыткансыз да. Ни өчен математиканы сайладыгыз?

– Мәктәпне тәмамлаганда, 17-18 яшьтә, без киләчәккә һөнәрне, гадәттә, гаиләдәге карашларга нигезләнеп сайлыйбыз. Механика-математика факультетына укырга керүемә әни тәэсир иткәндер. Ул укытучы булырга хыялланган. Мин мәктәпне алтын медальгә тәмамладым, шуңа күрә теләсә кайсы факультетка керә ала идем. «Син яхшы укыйсың, әйдә, иң авырын сайлыйк», – диде әни. Иң авыры дигәне – механика-математика факультеты.

– Әтиегез хупладымы?

– Әти хупламады, хәтта үпкәләде. Аның мине татар филологиясе факультетына укырга кертәсе килгән иде... Ләкин мин беркайчан үкенмәдем. Мантыйкый уй-фикерләү дәрәҗәсен үстерү өчен математика өлкәсендә белем алу бик файдалы. Диплом алгач, юллама буенча фәнни институтларның берсендә программист булып эшләдем. Аннан соң, 7 ел Казан дәүләт педагогика институтында укыттым.

– Шәһәрдә үссәгез дә, Сез татарча иркен аралашасыз...

– Әти-әни өйдә татарча гына сөйләшә иде. Өстәвенә, мин бит артист баласы – театрда үстем. Ул вакытта әни эшләгән Камал театры – Казанда татар мохитен һәм телен камил дәрәҗәдә саклый торган бердәнбер урын иде, дип әйтергә була. Театрда эшләүчеләрнең барысы да диярлек татарча гына сөйләшә, башка милләт кешеләре дә татарча аңлый иде. Балачагымның күп вакыты театрда үтте, шуңа күрә татарча аралашып үстем.

Тагын бер мөһим фактор: татарча китап­лар күп укыдым. «Ялкын», «Азат хатын», «Казан утлары» һәм «Чаян» журналлары, «Яшь ленинчы» газетасы, гомумән, татар телендә чыккан бөтен вакытлы матбугатны яздыра идек. Рус мәктәбендә укыгач, татар теле безгә факультатив рәвештә генә – физкультура һәм хезмәт дәресләре урынына укытылды. Укытучыбыз – Абдулла Алишның туганының кызы Илсөяр Сөнкишева кулыннан килгәнчә укытырга тырышты. Әмма факультатив – «гарип» дәресләр инде ул.

– Журналистикага мәхәббәт тарихы ничек башланды?

– Студент елларында Казан дәүләт университетының Интернациональ дуслык клубына йөрдек. Француз теле укытучысы Эльмира Хәбибуллина яшьләрдә француз мәдәниятенә мәхәббәт уятырга тырышты. Безнең шундагы эшчәнлек турында университетның «Ленинец» газетасына мәкаләләр язганым булды.

Минем буынның яшьлеге бик катлаулы чорга эләкте. СССР таркалып, без ияләшкән тормыш берничә ай эчендә үзгәреп куйды. Миңа ул вакытта 30 яшьләр, педагогика институтында эшлим, гаиләдә 2 бала. Хезмәт хакы коточкыч кимеде. Эшне алыштыру мәсьәләсе көн кадагында торды.

Эштән китәргә җыенуымны әйткәч, әти: «Бәлки «Татар-информ»га барып карарсың? Алар да компьютерларда эшли», – диде. Шулай итеп, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына килдем. Ул вакыттагы җитәкче Умар Хәмзән улы Богдалов бик җылы каршы алды. Шул редакциядә чыга торган «Татар иле» газетасына эшкә урнаштым. Бу газетаны почта аша элеккеге союздаш республикаларда – Үзбәкстан, Казахстан һ.б. илләрдә яшәүче татарлар яздырып ала иде. Анда Татарстаннан читтә гомер иткән татарларның тормышы, язмышы, милли мәдәният, мәгариф мәсьәләләре яктыртылды. Мин дә мәдәният һәм сәнгать турында күп яздым. Әнине автор буларак матбугатка тарттым: ул да артистлар, театр турында мәкаләләр язды. Журналистика һөнәренә шулай аяк бастым.

Ул вакытта Россиядә әкренләп интернет тарала башлады. Компьютерлар белән эш иткән кеше буларак, интернет мөмкинлекләре белән кызыксынып тордым. Элек «Татар-информ»да корреспондентлар язган көндәлек яңалыкларның текстларын компьютерда җыялар, аннары принтерда кәгазьгә бастырып чыгаралар да, шуның күчермәләрен ясап, курьер белән Казан буйлап дәүләт оешмаларына (һ.б.) тараталар иде. Коточкыч катлаулы процесс! Ә башка төбәкләргә почта аша хат белән китә…

«Татар-информ»ның шул еллардагы генераль директоры Римма Ратниковага: «Безгә мәгълүматны «бабайлар ысулы» белән таратудан туктарга вакыт. Интернет форматны булдырып карыйк әле», – дидем. Ул: «Син аны беләсеңме?» – дип кызыксынды. Аннан «Татар-информ» хисабына мине Казан авиация институтына курсларда укырга җибәрде. Бераздан «Татар-информ»ның «Бердәмлек» редакциясендә «Татар дөньясы» исемле газета чыга башлады. Газетаның латин хәрефләре белән язылган варианты да әзерләнде, чөнки чит илләрдәге кайбер татар диаспоралары кирилл хәрефләрен белми. Үз вакыты өчен шактый уңышлы проект булды ул. Редакция туплаган яңалыкларны Казандагы татар редакцияләренә дә тараттылар. Финляндия, Төркия, Америка һ.б. илләрдәге татар диаспоралары безнең белән элемтәгә керде. Кырым татарлары даими рәвештә хәбәрләрен җибәреп торды. Бик күп танышлар, дуслар барлыкка килде.

– Матбугатның интернетка чыгуы дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарлар белән элемтәләрне якынайтырга ярдәм иткән, димәк?

– Әйе, ләкин ул берьяклы гына процесс түгел. Милләттәшләребез ягыннан да омтылыш көчле иде. Аларның күбесе Казанга изге урын кебек карый. Алар, фантазияләренә бирелеп йөри дә, Казанга килгәч: «Нигә Казанда татарча сөйләшмиләр? Нигә татарча язулар юк?» – дип, безне аптырата иде. Чөнки Казанны татар үзәге итеп күрәләр. Хәзер алай ук түгел сыман, ләкин барыбер Казанга тартылу бар... 

Үзгәртеп кору елларыннан соң Урта Азиядәге республикалар бәйсез дәүләтләргә әйләнгәч, аларда яшәүче татарлар милли матбугаттан мәхрүм калды. Элек алар татар матбугатын Казаннан яздырта иде. 90 нчы еллар башында бу мөмкинлек чикләнде, чөнки почта бәяләре кыйммәт, әлеге мәсьәләдә бернинди сөйләшү-килешү юк... Шул чорда татар матбугатына зур зыян салынды – ул шактый киң катлау укучысын югалтты. Халык татарча укудан аерылды. Татарча укудан аерылдымы – телдән дә аерылды, дигән сүз. Читтә татар мәктәпләре юк бит.

– «Татар дөньясы» газетасы редакция­се күпме эшләде?

– 1-2 ел. Татарстанда без азмы-күпме татар мохитендә яшибез, ә читтәгеләр милли мохиткә сусаган. Кайберәүләр татар булып та, татар телен, мәдәниятен белмәскә мөмкин. Әмма иң мөһиме – татар булырга омтыла. Андый кешегә ничектер ярдәм итәргә кирәктер бит. Без әти белән шул темага бик күп сөйләштек. Әти Татарстан депутаты иде. «Әйдә, Дәүләт Советында бу мәсьәләне күтәрик, татарча электрон газета кирәклеге турында әйтик», – дигән фикергә килдек. Журналистлар арасында да бу турыда сүзләр күп булды. Мәсәлән, ул вакытта «Азатлык» радиосының Казандагы бюросын җитәкләгән Римзил Вәлиев белән татарларны барлау, туплау, Казанга җәлеп итү турында сөйләшкәнебез бар. «Интертат» Республика электрон газетасын булдырганда аның идеяләре дә роль уйнады.

«Интертат» сайты, Дәүләт Советы тәкъдиме белән, 2001 ел азагы – 2002 ел башында ачылды. Иң баштан без аны татарча электрон газета итеп күз алдына китердек, ләкин бөтенесе бездән генә тормый. Ул ике – рус һәм татар телләрендә мәгълүмат агентлыгы форматында эшли башлады. «Интертат»ның беренче баш редакторы Владимир Шевчук киң карашлы кеше иде. «Татар редакциясе эшенә чикләүләр куймыйм. Үзегез ничек күзаллыйсыз, шулай эшләгез», – диде. Үзебез күзаллаганча ук эшләү мөмкин түгел иде, чөнки рус редакциясе өчен ясалган сайт структурасы кысаларында эшләргә мәҗбүр булдык. Шулай да татар аудиториясенә кызыклы темаларны яктыртырга тырыштык. «Татар дөньясы» газетасының аудиториясе «Интертат»ка күчте. «Татар-информ»нан киткәч, «Татар дөньясы» газетасы белән шөгыльләнүче калмады, шуңа күрә, кызганычка, ул проект ябылды.

– Беренче татар электрон газетасы – «Интертат»ка коллектив ничек тупланды?

– Башта үзем белгән журналистларга эш тәкъдим итеп карадым, тик компьютерда эшләргә теләк белдерүчеләр булмады. «Без кәгазьгә язып бирәбез, сез аны үзегез компьютерда җыегыз», – диләр. Ләкин электрон газетада эшне алай алып барып булмый. Үзе компьютерда җыеп яза торган журналистлар кирәк иде. Нәтиҗәдә, яшьләрне чакырдык. Педагогика институтында укыткач, миңа да яшьләр белән эшләве кызык, үзеңне яшьләрчә хис итә башлыйсың.

Беренче көннән редакциядә дус-тату коллектив тупланды. Яңа ел, 8 Март һ.б. бәйрәмнәрне бергәләшеп үткәргән күңелле мизгелләр истә. Шунысы куандыра: «Интертат»тан киткәнемә – 12 ел, газетада минем белән эшләгән журналистларның берсе дә тормышта югалып калмады. Аларның 80 проценты – хәзер Татарстан журналистикасында билгеле шәхесләр. Кайберсе баш редактор дәрәҗәсенә күтәрелде. Мин, үземнән соң алмаш калдырдым, «Интертат» газетасыннан Татарстанда татар интернет журналистикасына нигез салынды, дип саныйм. Төп кадрлар шунда тәрбияләнде.

– Туфан абый электрон газета эшчәнлеген ничек кабул итте?

– Әти язучы гына түгел, публицист та – ул бик актив яза иде. Әкренләп, аны да интернетны кулланырга өйрәттек.

– «Интертат»та нинди темаларга, проектларга өстенлек бирелде?

– Онлайн форматта эшләгәч, «Интертат» редакциясендә пресс-конференция, иҗади очрашу, туры эфир һәм «түгәрәк өстәл»ләр үткәрә башладык. Беренче туры транляцияне Салават Фәтхетдиновның концертыннан ясадык. Аны төрле илләрдән бик күп кеше карады. Татар кешесе кайларда гына яшәсә дә, барыбер күңел почмагында милли хисләрен саклый, аны кузгатып кына җибәрергә кирәк... Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы корылтаеннан да туры трансляция ясаганыбыз булды. Болар – үз заманы өчен яңалык иде. Хәзер генә ияләштек, мәгълүмат таратуның мондый форматлары гел булган шикелле.

– Тукайга багышланган Gabdullatukay.ru сайтын да «Интертат» редакциясе ачкан. Бу проектны башларга нәрсә этәргеч бирде?

– Gabdullatukay.ru cайтын ясау безнең редакциягә йөкләнгән иде. Материаллар тупларга Татарстан Фәннәр академиясе, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Г.Тукайның Казандагы һәм Кырлайдагы музейлары, Татарстан Милли китапханәсе, Татарстан китап нәшрияты (һ.б.) күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итте.

Минем хыялым – Gabdullatukay.ru сайтын ачып җибәргәндә культурологик үзәк төзү иде. Мәсәлән, Германиядә немец шагыйре Гёте исемендәге институт бар, ул – алман мәдәниятен таныту белән шөгыльләнә. Казахстанда «Абай институты» проекты казах мәдәниятен бөтен дөньяга таныта. Мин дә Г.Тукай сайтын шундый үзәкнең башлангычы итеп күзалладым. Ләкин бу идея чынга ашмады, чөнки финанслау булмады. Шулай да сайт бүгенге көнгә кадәр сакланды. Киләчәктә Татарстанда татар мәдәниятен, әдәбиятын, телен пропагандалаучы Тукай үзәге барыбер булыр, дип хыялланам.

– «Татар журналистларына мес­кенлек хас, кыю фикерле журналистлар юк дәрәҗәсендә», – дигән бәя белән килешәсезме?

– Татарстанда гомер кичергән татарлар – шактый куркытылган, авыр шартларда ничек тә исән калыр­га өйрәнгән, яраклашкан халык... Курык­мыйча булмый да, югыйсә сыталар. Татар халкының тарихын сөйләп тормыйм, миннән яхшырак белүчеләр бар... Шуңа күрә шушы җәмгыятьтә яшәгән журналист нигә дип үзенең башын балта астына салсын, ди?! Аңардан моны таләп итәргә дә кирәкми. Шуңа да карамастан, журналистлар тел яшерми. Татар телендә күбрәк тә әйтәләр әле. Әгәр кеше үзен мескен дип саный икән, мескен кебек яза. Мескен дип санамый икән, юмор аша булса да, борчыган мәсьәләләрне яңгырата. Беренче чирата, журналист булып эшләгән кешенең мәгълүмат җиткерергә теләге булырга тиеш. Калганы кешенең холык-фигыленнән тора: кемдер җайлап яза, кемгәдер җәнҗал кирәк…

– Бүген журналистларга игътибар җитәрлекме?

– Ә кемгә бүген игътибар җитә? Журналистлар да җәмгыятьтә яши. «Бу илдә кешенең кадере юк», – дип әйтә иде әти. Үлгәч кенә, зар елап: «Нинди яхшы кеше!» – дип, җирлиләр дә 2 көннән оныталар. Кайчан да булса кешенең кадере артыр, дип өметләник. Шул вакытта журналистларның да кадере артыр.

Зилә МӨБӘРӘКШИНА. 

Интертат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев