Мәдәни җомга

МАЛ – БЕР КӨНЛЕК, РУХИ МИРАС - МӘҢГЕЛЕК

Узган атнада Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәгендә «Шәрекъ кулъязмалары: өйрәнелүнең хәзерге торышы һәм алдагы бурычлар» дигән темага «түгәрәк өстәл» булып узды. Анда Казан, Уфа, Мәскәү калаларыннан, Дагыстаннан, Русиянең башка төбәкләреннән килгән борынгы әдәбият белгечләре катнашты. Сөйләшүне Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология...

Узган атнада Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәгендә «Шәрекъ кулъязмалары: өйрәнелүнең хәзерге торышы һәм алдагы бурычлар» дигән темага «түгәрәк өстәл» булып узды. Анда Казан, Уфа, Мәскәү калаларыннан, Дагыстаннан, Русиянең башка төбәкләреннән килгән борынгы әдәбият белгечләре катнашты. Сөйләшүне Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким МИҢНУЛЛИН башлап җибәрде.


- Гарәп имлясындагы борынгы кулъязмалар - төрки халыкларның рухи тормышының аерылгысыз бер өлеше. Язма ядкәрләрне барлау, туплау, фәнни өйрәнү, аларны бастырып чыгару һәрвакыт көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булды. Бу мөһим эш ТАССР Мәгариф халык комиссариаты каршындагы академик үзәк тарафыннан узган гасырның 20 нче елларында ук башланып киткән. Рухи байлык еллар дәвамында тулылана барган. Институтның әдәбият секторыннан кулъязма һәм текстология бүлеге аерылып чыккач, бу эшкә игътибар аеруча көчәйгән. Үз чиратында, аңардан кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды бүленеп, мөстәкыйль яши башлады. Хәзер без аны Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәге буларак беләбез. Һәм ул Татарстанда гына түгел, Русия күләмендә дә шушы юнәлештәге оешмалар арасында әйдәп баручы мирасханәнең берсенә әверелде.

Берничә ел элек язма һәм музыкаль мирас үзәге «Казан Кремле дәүләт тарихи һәм сәнгати музей тыюлыгы»ндагы «Манеж» бинасының бер өлешенә күченде. Биредә кулъязма мирасыбызны туплау һәм саклау өчен кулай шартлар тудырылган. Халыкларның мәдәни күптөрлелеген юкка чыгаруга йөз тоткан глобальләшү чорында үз милләтеңнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен саклау, классик, гарәп-мөселман һәм шулай ук татар телендәге дини, мәгариф, фәнни һәм мәдәни мирасны өйрәнү һәм популярлаштыру көнүзәк мәсьәләләрнең берсенә әверелә.

Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең баш гыйльми секретаре:

- Галимнәр, гуманитар юнәлештәге институтлар һәм үзәкләр кулъязма мәдәни мирасны ачыклау, саклау һәм өйрәнүне планлы рәвештә алып бара. Әлеге эш ТӘҺСИ, Казан университеты үткәргән даими археографик экспедицияләр тарафыннан тормышка ашырыла. Бу уңайдан олуг галимнәр Миркасыйм Госманов һәм Марсель Әхмәтҗановның ярты гасырлык эшчәнлеген хөрмәтләп, билгеләп үтәргә кирәк. Берничә буын археографлар һәм чыганакларны өйрәнүчеләрнең тырыш хезмәтенә күрә институтның «Мирасханә» фонды Казанның иң күп һәм кыйммәтле кулъязмаларын саклау урынына әйләнде.

Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә гаҗәеп ядкәрләр, кулъязма коллекцияләр, сүзлекләр, фәнни һәм дини әдәбият тупланган. Әмма бу рухи байлыкның электрон каталогы булмау тикшерүчеләргә аны куллануны кыенлаштыра. Һәм «Мирас»ның каталогын булдыруга бүген ихтыяҗ аеруча зур. Билгеле, гарәп имлясындагы һәм фарсы телендәге кулъязмаларны ачыклау һәм тасвирлау буенча эш бара. Бу уңайдан галимнәр А. Халидов, Ә.Кәримуллин, М.Әхмәтҗанов, А.Арсланова һәм Көнчыгышны өйрәнүче башка белгечләрнең хезмәтләрен билгеләп үтәргә кирәк. Әмма әлегә Татарстанда барлык кулъязма традицияләрне тулаем тасвирлап чыгу омтылышы булмады. Шәхси коллекцияләрне тасвирлау һәм төрки-татар язма мирасын системага салу тарихи чыганаклар белемен үстерүдә зур адым булыр иде. Ә бөтен дөнья күләмендә китапларны һәм кулъязмаларны каталоглаштыру һәм цифрлау аларны киләчәк буыннар өчен саклау мөмкинлеге буларак кабул ителә.

Халыкта кулъязмаларны юкка чыгару, яндыру кебек гадәт өстенлек иткән вакытлар булган. Язмаларның күбесе безгә бик начар хәлдә килеп җиткән. Аларны яңартуда һәм саклауда яңа технологияләрне куллану һәм алга таба электрон ресурсын булдыру гына бу язмаларның яшәешен тәэмин итә һәм фондлардан OnLine режимында файдалануга юл ача. Электрон ресурс шулай ук тикшеренүчеләргә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрергә, аларга уңай шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

Кулъязма һәйкәлләрне ачыклау һәм фәнни әйләнешкә кертү - шулай ук Татарстан галимнәре алдындагы көнүзәк бурычларның берсе. Кулъязмаларның күбесе әлегә кадәр фән өчен билгесез. Шуңа күрә галимнәр алдына аларны ачыклау һәм бастырып чыгару мәсьәләсе дә куела. Төрки-татар тарихына һәм мәдәниятенә мөнәсәбәтле кулъязмаларның күбесе дөнья илләре һәм шәһәрләре буйлап таралган. Бары тик бу илләрнең галимнәре һәм фәнни үзәкләре белән хезмәттәшлек итү, көчләрне берләштерү, уртак проектлар эшләү, семинарлар үткәрү генә мирасны ачыкларга һәм, Татарстанга күчермәләр рәвешендә кайтарып, «мәгълүмат банкы» булдырырга һәм аны халык байлыгына әверелдерергә мөмкинлек бирәчәк. Безгә Русия, якын һәм ерак чит илләр архивларындагы һәм китапханәләрендәге язма ядкәрләрне ачыклау, өйрәнү һәм кайтару буенча эшләрне акча белән тәэмин итү мәсьәләсен дә күтәрергә кирәк. Шул ук вакытта татар халкының тарихына, мәдәниятенә мөнәсәбәтле язма истәлекләрне ачыклау, кайтару, цифрлау һәм өйрәнү буенча республика максатчан программасы булдыру кирәклеге дә көн кебек ачык.

Рәмил ИСЛАМОВ, филология фәннәре докторы, ТӘҺСИнең язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире вазифаларын башкаручы:

- Хәзерге вакытта язма һәм музыкаль мирас үзәгендә 50 мең берәмлек материалны берләштергән 205 фонд бар. Алар арасында татар, гарәп, фарсы һәм төрек телләрендәге кулъязма китаплар, язучыларның, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең шәхси архивлары, татар әдәбияте белеме буенча фәнни материаллар коллекциясе, экспедиция материаллары, микрофильмнарның фотокүчермәләре, шәҗәрәләр, фронт хатлары, ТР Фәннәр академиясе һәм Г.Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИ архивы, гарәп имлясындагы матбугат һәм китаплар тупланмасы бар. Бу фондның 63 проценты исәпкә алынган.

Фонд ел саен үткәрелә торган археографик экспедицияләрнең материаллары, шулай ук язучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, аларның мирас ияләре бүләк иткән архивлар хисабына тулылана тора.

Материаллар диссертацияләр язганда да уңышлы кулланыла. Үзәк фондларны саклау өчен барлык уңайлыклары булган бинага күченгәч, аның үсешендә яңа этап башланды сыман. Узган елның җәендә саклау бүлмәләре заман таләпләренә җавап бирә торган киштәләр белән җиһазландырылды, икенче катта хезмәткәрләр өчен эш бүлмәләре, килүчеләр өчен уңайлы уку залы бар.

Татар сәнгатенә кагылышлы материаллар шулай ук үзәк фондларының бер өлешен тәшкил итә. Алар арасында 1000 данә театр афишасы һәм музыкаль-этнографик экспедиция вакытында тупланган 6000 җыр һәм көй язмасы саклана. Бу ядкәрләрне 2 ел дәвамында компактлы дискларга күчереп яздырдык. Хәзер аларны электрон каталог төзү өчен фәнни эшкәртәбез.

Әйткәнемчә, үзәктә тупланган рухи байлык күп. Аларны өйрәнү, билгеле бер тәртипкә китерү җентекле хезмәт сорый. Һәм белгечне үзәк таләпләренә җавап бирә торган итеп әзерләү өчен дә дистә ел кирәк. Штатның аз булуы, белгечләрнең җитмәве - безне иң нык борчыган мәсьәләләрнең берсе. Мондый зур рухи байлык белән кимендә 15-20 кеше эшләргә тиеш, дип уйлыйм.

Җәүдәт МИҢНУЛЛИН, тарих фәннәре кандидаты, КФУның тарих институты доценты:

- Соңгы еллардагы археографик эзләнүләр әлегә халыкта язма мирасның барлыгын, аның бер өлешен булса да җыеп калу кирәклеген искәртә. Кулъязмалар мәгълүм сәбәпләр аркасында елдан-ел кими, юкка чыга бара. Бу инде археографик эзләнүләрне нәтиҗәлерәк итәргә тиешлегебезне дә күрсәтә. Экспедицияләрне колачлырак итеп үткәрү, тизләтү, фәнни оешмаларның көчләрен берләштерү исә дәүләт ярдәменнән башка мөмкин түгел.

Кулъязмаларны укып, тасвирлау, өйрәнү һәм аеруча кыйммәтлеләрен бастырып чыгару, библиографик белешмәләр төзү гаять зур хезмәт сорый.Кызганыч ки, бүгенгә кадәр КФУның фәнни китапханәсе каршында язма ядкәрләрне реставрацияләү лабораториясе юк. Югыйсә, сирәк һәм уникаль борынгы кулъязмаларны яңарту, консервацияләү өчен заманча техника белән җиһазланган лабораториягә мохтаҗлык бик зур.

Галимнәрне тагын бер мәсьәлә борчый. СССР таркалганнан соң, төрки язмаларны өйрәнә торган фәнни үзәкләр арасында үзара китап алмашу туктап калды. Һәм бу эшне яңарту, көйләп җибәрү күп акча да сорамый, ә ул китап белеме, археография, тарихи дисциплина кебек гуманитар фәннәр белән шөгыльләнүче галимнәргә зур ярдәм булыр иде.

Шамил ШИХАЛИЕВ, тарих фәннәре кандидаты, Дагыстан тарих, археология һәм этнография институтының бүлек мөдире:

- Институтыбызның кулъязмалар фондында 3 меңнән артык ядкәр, 1,5 меңнән артык басма китап, 300ләп микрофильм, фотосурәт тупланган. Алар төрле вакытларда Сүрия, Мисыр, Иран кебек мөселман илләрендә, Урта Азия һәм Кавказ якларында күчереп язылган. Китаплар арасында Казанда, Истанбулда һ.б. шәһәрләрдә басылганнары бар.

Кулъязма материаллар - 1009 елдан 1990 елга кадәрге чор ядкәрләре. Әйтик, институтның кулъязма фондындагы тупланмаларда сакланучы иң борынгы Коръән 1009 елның 2 декабренә карый. Бу - күчереп язучысы һәм вакыты билгеле бердәнбер Коръән.

Ишмөхәммәт ГАЛӘВЕТДИНОВ, филология фәннәре докторы, Уфа дәүләт сәнгать академиясенең кафедра мөдире:

- Хәтерләсәгез, СССР Фәннәр академиясендә археографик комиссия төзелгән иде. Ул алга таба төбәк комиссияләренә бүленде. 1972 елда Уфада аның Көньяк Урал бүлеге булдырылды. Без археографик экспедицияләр оештырдык. Башкортстан авылларына, Чиләбе, Курган, Пермь якларына, Татарстанның Баулы, Азнакай районнарына фәнни сәфәрләр булды. Без күп кенә кулъязма китаплар җыеп алып кайттык. Ул вакытта бу эштә галимнәр Марсель Әхмәтҗанов, Миркасыйм Госманов актив катнашты. Без ярышып эшли идек. Миркасыйм аганың: «Әйдәгез, ядкәрләрне җыеп калыйк. Аларны сез табасызмы, безме - төп мәсьәлә анда түгел, иң мөһиме - аларны саклап калу кирәк», - дигәне хәтеремдә.

Дөрестән дә, алга таба безгә бергә-бергә, кулга-кул тотынышып, гыйльми коллективлар оештырып эшләргә кирәк. Хәзер федерация күләмендә дә, халыкара дәрәҗәдә дә грантлар күп. Аларга үзебезнең проектларны да тәкъдим итәргә мөмкин. Әйтик, «Татар һәм башкорт китабы сәнгате» дигән проект эшләү әйбәт булыр иде. Белгечләребез күп түгел. 6-7 кешедән торган коллектив төзеп, ата-бабаларыбыз калдырган язма истәлекләрне бергәләп тикшерер идек. Бу яшьләребезгә дә күркәм үрнәк булачак.

Рәмзия АБЗАЛИНА, ТР Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре:

- Безнең чын тарихыбыз бүген дә башлыча кулъязма китапларда саклана. Шуңа да аларның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Китапларыбыз исә мөһаҗирләр белән читкә киткән, төрки халыкларның уртак байлыгына әверелгән. Шул ук вакытта борынгы язмаларны укый белүче археограф галимнәребез бармак белән генә санарлык. Олуг галимнәребезгә алмашка килердәй яшь белгечләр әзерләү мәсьәләсе бүген аеруча кискен тора.

Кулъязмаларны өйрәнү ысуллары да әүвәлгечә кала бирә. Фән-техника алга барса да, кулъязмаларны яңарту XIX гасыр дәрәҗәсендә генә әле. Аларны белгечләр һаман да яллары хисабына, үз акчаларына җыеп кайта, битләрен мамык белән чистарта, тасвирлап, 200әр экземпляр белән бастырып тарата.

Экспозиция яки күргәзмәгә куяр алдыннан без кулъязмаларны Мәскәүгә алып барып, реставрацияләп кайтабыз. Аның һәр квадрат сантиметры доллар белән исәпләнә. Безгә кулъязмаларны өйрәнү өчен махсус остаханә булдырырга кирәк. Ул әле гөмбә авырулары белән чирләмәгән, яңа бинада урнашырга тиеш, дип уйлыйм.

Нурия ГӘРӘЕВА, КФУ фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге баш китапханәчесе:

- Татар кулъязмалары арасында күбесе - дини әдәбият. Төрлелеге буенча артык мактана алмыйбыз, һәм алар кабатланып килә. Әмма татар кулъязмалары-тупланманың иң кадерле, кыйммәтле өлеше. Чөнки аны татарлар язган. Үз вакытында татар халкы ничек яшәгән, ничек аралашкан - барысы да кулъязмаларда чагыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: