Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

«Идел-Пресс» һәм «Татмедиа» җитәкчеләре Кытайга эш сәфәре белән барды

«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскаров һәм «Татмедиа» медиахолдингы җитәкчелеге Кытайга эш командировкасы белән барды. Сәфәрдә «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та катнаша.

Гаучжоу төбәге Дунгуань шәһәрендә «НХСР» заводында очрашуда Әнәс Әскаров эш процессы, җитештерү күләме һәм казанышлар турында сөйләде, шулай ук санкцияләр кертелү сәбәпле, басма типографиядәге проблемалар турында белдерде.

 

 

«Без өч сменада тәүлек буе эшлибез. Бүгенгә йөкләнеш тулы күләмдә. Запас частьлар буенча билгеле проблемалар бар. Әгәр элек без запас частьларны 3 атнада яки 1 айда алсак, хәзер аларны 3-6 ай көтәбез», - дип уртаклашты «Идел-Пресс» җитәкчесе.

Әнәс Әскаров билгеләп үткәнчә, Кытай Халык Республикасында барлык кирәкле җиһазлар җитештерелә.

«Прогресс алга бара. 1,5 елда «Идел-Пресс»ка Кытайдан өч машина кайтты, без технологияне тулысынча үзгәрттек, CtP җайланмасын куйдык. Элек аларны Япониядән һәм аннары Бельгиядән ала идек, аннары аларны китертү бөтенләй тукталды һәм без Кытай станокларына күчтек», - диде Әскаров.

 

 

Аның сүзләренчә, бу машиналар 1 елдан артык эшли һәм Япония белән Бельгия пластиналарыннан һәм станокларыннан бернинди критерийлар буенча да ким түгел.

Ул белдергәнчә, 1 ай элек типографиядә Кытайда җитештерелгән тагын бер җиһаз ремонтланган – ул йомшак тышлы әзер китаплар һәм брошюралар өчен термотөрү линиясе. Аларны кап белән, шулай ук берәр нөсхә итеп тә төреп була. Җайланма төрле микроннардагы һәм калынлыктагы плёнка белән бик югары тизлектә эшли. Шуннан соң җитештерүчәнлек 2-3 тапкыр артты.

 

«Без алга баруыбызны дәвам итәчәкбез. Биредә җиһазның запас частьлар буенча ничек җыелуын карыйбыз, сөйләшүләр алып барабыз» – дип сөйләде «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры сәфәр максаты турында.

1 елда типографиядә йомшак тышлы 6,5 млн, каты тышлы 4 млн нөсха китап һәм 5 млн брошюра чыгарыла.

«Типографиядә уртача 15 млн нөсхә китап һәм брошюра чыга. Бу бик зур эш. Без Росиядә 2-3 урынны билибез», - диде ул.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев