Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Әдипләр исемендәге укулар

Быел «укулар»ның оештыру комитеты 26 районнан 327 эш кабул иткән. Жюри тарафыннан сайлап алынган эшләр җиде секциягә бүленеп тәкъдим ителде.

Сарман районының Җәлил бистәсенең 2 нче урта мәктәбендә Сөббух Рәфыйковның тууына – 110, Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулуга багышланган «Әдәби туган як» республикакүләм укуларның йомгаклау туры узды. 

Әлеге мәктәптә шушы якта туып үскән яки хезмәт куйган әдипләргә, галимнәргә багышлап фәнни бәйге үткәрү матур йолага әверелгән. Җәлил нефть һәм газ чыгару идарәсе әлеге мәктәптә Җәлилнең тууына 105 ел тулу уңаеннан аның исемендәге укулар үткәрү тәкъдиме белән чыга. Ул елны «укулар»га респуб­ликаның төрле районнарыннан 800 гә якын эш килә. Фәнни бәйге 2012 елда да уңышлы үтә. Аннары филология фәннәре докторы, Сарманда яшәп, өч ел хезмәт куйган Хатыйп ага Миңнегулов тәкъдиме белән «Шушы яктан – шушы туфрактан без» проектын эшлиләр. Укулар 2014 елда Хатыйп аганың үз юбилеена багышлана. Аннары – Рәфкать Кәрами, алдагы елда – Аяз ага Гыйләҗев, 2017 дә – Дамир абый Гарифуллин, алга таба Мәдинә апа Маликова кебек олуг әдипләребез иҗатын төп тема иткән укулар да гөрләп уза. 2021дә фәнни җыен Сарман төбәгендә туып-үскән Фәрит Яхин, Әзһәр Габиди, Хәниф Хәйруллин һәм Клара Булатовага багышлап үткәрелә. 

Быел да Хатыйп ага Миңнегулов ачылыш тантанасында һәр укучы өчен фәнни бәйгедә катнашу зур вакыйга булуын билгеләп үтте, игътибарны милләт мәсьәләләренә юнәлтергә чакырды. «Татарны, башкортны, чуашны да, башка халыкларны да милләт язмышы борчый. Ун ел эчендә бер миллион татар үз телен югалткан... Безнең балаларыбыз үз телен яхшы белсен, рус, инглиз, гарәп һ.б. телләрне дә өйрәнсен. Әмма иң беренче урында татар теле, аның  кыйммәтләрен белсен», – диде ул.   

Бу уңайдан 750 укучыны, 50 укытучыны берләштергән мәктәп коллективының бер гаилә булып яшәвен дә әйтергә кирәктер. «Ярты гасырдан артык тарихы булган уку йортыбызның үткәннәрен барлап, киләчәкне уйлап эшлибез», – ди мәктәп директоры Альбина Гарипова. Быел уку йорты дәресләрдән тыш тәрбия бирү юнәлеше буенча инновацион мәйданчык статусына ия булган. Директор мәктәптә татар теле укытучыларының эш нәтиҗәләре аеруча куандыруы турында да сөйләде. Әйтик, рус милләтеннән булган укучы Александр Фролов татар теле буенча олимпиадаларда гел призлы урыннарны яулап килгән, хәтта Халыкара олимпиадада да җиңүче булган. Аның укытучысы – Чулпан Шәйдуллина. Шулай ук бу уку елында Ландыш Шәйдуллинаның укучысы Элина Төхбәтуллина әдәбият буенча җиңү яулаган. Мәктәп укучылары инглиз теле, тарих буенча да җиңүләргә ирешә. 

Фәнни бәйгедә катнашучылар һәм кунак­лар С.Рәфыйков исемендәге китапханә, Зур Нөркәй мәктәбе музее хезмәткәрләре тәкъдим иткән видеофильмнар аша язучының тормышын һәм иҗатын күз алдыннан үткәрде. Зур Нөркәй авылында дөньяга килгән бала сигез яшендә үк әтисез кала, ул әнисенең төп таянычы була. Сөббух Рәфыйков башта туган авылында, аннары Чаллы татар мәктәбендә укый, соңрак Казанда югары уку йортында хәзерләү курсларында белем ала. Аны 1932 елда Сарман район газетасына мөхәррир урынбасары итеп эшкә юллыйлар. Егет ике елдан соң янә Казанга килә, «Кызыл яшьләр» газетасы редакциясендә бүлек мөдире, Татарстан дәүләт нәшриятында редактор булып эшли. 1934-1937 елларда Казан педагогика институтының тел-әдәбият бүлегендә укый. 1931-1937 елларда «Үсү җырлары», «Соңгы талпыну», «Үсмерчак» дигән шигырь һәм хикәяләре тупланган җыентыклары дөнья күрә. Әмма иҗат рухы белән янган егетнең хыяллары 1937 елның октябрендә чәлпәрәмә килә. Көнләшүчеләр язучы өстеннән әләк җиткерәләр. Искиткеч газаплаулар, гаделсезлек эчендә еллар үтеп китә. Монда калган туганнарына да җиңел булмый. С.Рәфыйковка «халык дошманы» мөһере сугылгач, аларны төрлечә кимсетүләр, җәберләүләр башлана.

Шуларга түзә алмаган энесе Самат Сахалинга чыгып китә, апасы Банат та Үзбәкстанда сыену урыны таба. С.Рәфыйковка туган якларына кайту 20 елдан соң гына насыйп була. Аның гомеренең михнәтле чоры турында Дамир Гарифуллин «Норильлаг тоткыны» әсәрендә яза.

С.Рәфыйков Зәйдә яшәп «Социалистик Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе, соңрак штаттан тыш хәбәрчесе була. Күп тә үтми, әдип халкыбызга «Беренче яз» романын тәкъдим итә. Ул 1920-1930 еллардагы татар авылында барган хәлләрне чагылдырган әсәр 60нчы еллар татар прозасының авыл темасына багышланган күренекле әсәрләреннән берсе итеп бәяләнә. Язучының «Авыл иртәсе», «Тын елга буенда» романнары да укучылар күңеленә хуш килә. 

1996 елда Сөббух Рәфыйковның туган авылы Зур Нөркәйдә аерым музее ачыла. Туган якны өйрәнү музеен зуррак бинага күчергәч, аның бер өлеше Сөббух агага багышлана. Әдипнең мирасын, ядкәрләрен 1971 елда язучының вафатыннан соң алып кайтканнар. Зур Нөркәй урта мәктәбе директоры Ләйлә Шәйхразыева шул вакытта язучының өстәлендәге помидор үсентеләренә игътибар итә. Бу инде әдипнең яшәүгә өмете турында да сөйли. Зур Нөркәй музее ядкәрләрен фәнни бәйгедә катнашучыларга да күрсәтү өчен алып килгәннәр иде. Язучының шәхси өстәленә кара савыты, каләме, лампасы, куен дәфтәрләре куелган. Шкафта кием-салымын эшләпәсен күрергә мөмкин икән. Иң кадерле истәлекләрдән исә романнарының кулъязмалары, хатлары, Язучылар берлеге әгъзасы таныклыгы һ.б документлары...

Филология фәннәре кандидаты Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова әйткәнчә, күренекле татар шагыйрәсе, драматург, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Гөлшат Зәйнашеваны да тормыш артык иркәләмәгән. Иске Теләнче авылда дөньяга килгән кызчыкка ата-ана җылысын тоеп, туганнары янәшәсендә үсәргә насыйп булмый.1930 елларда гаиләләрне «кулак» тамгасы белән Себергә сөргәндә, әти-әнисе ике яшьлек Гөлшатны ерак юлга алып чыкмыйча, Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында яшәүче әтисе ягыннан туган тиешле апасы тәрбиясендә калдыра. Гөлшат бу гаиләдә ачлы-туклы үсә. Югары Тәкермәндә – башлангыч, Хуҗамәттә җидееллык мәктәпләрне тәмамлый. Минзәлә педагогика техникумында, Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Гөлшат Зәйнашева әдәбиятка шигырьләре, җырлары, бер пәрдәле пьесалары белән килеп кергән. «Рамай» исемле зур күләмле пьесасы халык театрлар сәхнәләрендә куелган. «Гөлшат Зәйнашеваны, барыннан да бигрәк җырлар авторы буларак беләбез. Ул – 20 ләп китап авторы. Шуларның бишесе балалар өчен язылган. Җырчы шагыйрә генә җырлап торган шигырьләр иҗат итә ала. Җырларында халык иҗаты ярылып ята», – диде Дания ханым.

Быел «укулар»ның оештыру комитеты 26 районнан 327 эш кабул иткән. Жюри тарафыннан сайлап алынган эшләр җиде секциягә бүленеп тәкъдим ителде. Аның берсендә укучылар тарафыннан С.Рәфыйков әсәрләре барланса, аларга тел үзенчәлекләренә анализ ясалды, икенчесендә Г.Зәйнашева иҗаты тикшерелде. «Минем гаиләм ядкәре» секциясе иң җанлы һәм кызыклысы булып истә калды. Сарман Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Дания Кәшипова барлык эшләрне үзе тикшерүен, күңелгә хуш килерлек эшләрнең күп булуын әйтте. Бәйгенең максаты – татар телен популярлаштыру. Шуңа да рус телендә килгән эшләр төшереп калдырылган. Рәсем сәнгате юнәлешендәге секциядә исә әдипләрнең берәр тезмә яки чәчмә әсәре буенча иҗат иткәннәр. Бу темага 67 эш килгән булган, 11 рәсемгә урын бирелгән. Г.Зәйнашева җырларын башкару фестивалендә 54 җыр тәкъдим ителгән, аларны музыка мәктәбе белгечләре тыңлаган. Укытучыларның фәнни эшләре бәйгесендә 102 укытучы катнашкан. Алар арасында методик эшкәртмәләр, осталык дәресләре, класстан тыш кызыклы чаралар турында да материаллар булган. Бу эшләр җыентык булып тупланып чыгачак икән.

Фәнни бәйгедә катнашучыларның барысына да дипломнар һәм истәлеккә китаплар тапшырылды.

Сөембикә КАШАПОВА.

.Шагыйрә Миңзифа Әхмәтшина, «Җәлил чаткылары» әдәби берләшмәсенең иң актив иҗатчысы Рәис Кәлимуллин, галим Хатыйп Миңнегулов, шагыйрә Рухия Ахунҗанова.

.Хатыйп ага мәктәп директоры Альбина Гарипова һәм Р. Ахунҗанова белән.

.Галимә Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова Сарман районы Мортамак урта мәктәбе укучысы Азалия Газизовага диплом тапшыра.

.Сарман музее директоры Дания Кәшипова Сарман мәктәбеннән Амилия Хаҗиева белән.


Автор фотолары. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев