Солтан Шәмси: «БҮРЕЛӘР»
(ХИКӘЯ)
Сугыш арты еллары иде. Халыкның телендә гел бүреләр. Алар нигәдер
ишәеп киттеләр. Бу ерткычларның авыл халкына салган зыяны да бермә-бер
арта торды. Бүреләрнең явызлыгы гел ишетелеп тора, шул хакта сүз шундук
таралып та өлгерә иде. Бер төнне ач бүре, сарык фермасының салам түбәсен
тишеп, сарай эченә үк төшкән һәм берничә сарыкны буып ташлаган,
каннарын эчкән дип сөйләделәр. Бу авыл халкын сагаерга мәҗбүр иткән
вакыйга гына булмады, аны куркуга ук салды. Бер көнне елга башындагы
чишмәгә суга барган хатыннар, ике бүре күреп, куркудан көянтә-чиләкләрен
ташлап калдырып, җан-фәрман авылга йөгереп кайтканнар дигән сүз дә тиз
таралып өлгерде. Бу ерткычларның элек безнең якларда болай ук ишәеп
китүе булмаган, «ни өчен соңгы елларда шулай күбәеп китте икән?» дигән
сорауга берәү дә төпле җавап бирә алмый иде.
Бер көнне Зөфәр классташлары Хәйдәр, Ибраһим белән уйнап йөргәндә,
урамның теге башында берничә этнең буыла-буыла өрүен ишетеп, нәрсә
булды икән дип, шул якка карап тора башладылар. Юлдан әкрен генә атлап,
кемдер аларга таба килә иде. Этләр аның әле бер, әле икенче ягына чыгып,
ни өчендер шул кешегә өрәләр. Теге кеше этләргә бөтенләй игътибар
итмичә, салмак кына атлавын белә, бауга тагылган чаңгылары арттан
сөйрәлә, иңендә мылтыгы да бар, ә чаңгысына нәрсәдер салынган. Этләр,
котырынып, шул нәрсәгә өрәләр иде бугай.
Малайларга бу хәл бик кызык тоелды һәм алар теге кешенең килеп
җитүен көттеләр. Бераздан аны танып та алдылар. Мылтыклы кеше
умарта каравылчысы Закир абый икән. Ә чаңгылар өстенә салган нәрсәсе
бүре булып чыкты. Этләр ярсып-ярсып шуңа өрәләр икән. Малайлар, кызыксынып, Закир абыйга иярделәр. Бераздан алыр кибет янына килеп
җиттеләр. Анда өч ир басып тора иде. Алар да, гаҗәпләнеп, Закир янына
килделәр.
– Закир, әллә бүре аттың инде? – диде берсе, чаңгы өстендә яткан
ерткычка ымлап.
Икенчесе, якын ук килеп, аягы белән бүрегә төртте дә:
– Бүрең улаган икән, Закир. Бүре хәтле бүре аткач, моны болай гына
калдырырга ярамас, әйбәтләп юарга кирәк, – диде.
Малайлар, аптырашып, бер-берсенә карашып алдылар. Зөфәр: «Бүрене
нигә юалар икән?» дип уйлап куйды.
Закир кыенсынып елмайгандай итте, кулы белән мыегына каткан
бозларны эретә башлады. Батырып кигән бүреге астыннан карап торган
кысынкы күзләре белән суырылган йөзе аның бик нык арыганлыгы турында
сөйли иде. Авылда аның турында: «Иңеннән мылтык төшми, бер куян да
атып кайтканы юк», – дип көлебрәк сөйлиләр иде. Җәй көннәрендә ул
авылдан читтә, урман аланында урнашкан умарталыкта яши. Аның бүре
атып кайтуы авыл халкы өчен көтелмәгән хәл инде. Бигрәк тә кайтып
барышлый кибет янында кызмача ирләргә туры килүе, аткан бүрене
күрүләре, шулай бу хәбәрнең бөтен авылга таралачагы каравылчы Закирның
мәртәбәле көне итәчәк иде.
Әйтелгән тәкъдимгә Закир көттеребрәк җавап бирде:
– Егетләр, бүген үк булмас. Бүре атканга акча алгач, сезне бер дәшермен
әле, – диде.
Ирләрнең берсе ризасызлыгын белдерде:
– Әй, алай булмый ла ул. Онытылачак. Тимерне кызган чагында сугарга
кирәк, – диде.
Закир уңайсызланып калды:
– Кичерегез, әзерлегем юк. Үзем дә ач, бүре кебек, тәгам ризык
капканым юк, – дип, бияләйләрен киде дә бүрене тарткан килеш өенә
таба атлады.
Гыйбрәтле вакыйганың шаһиты булган малайлар өйләренә ашыктылар.
Аларның каравылчы Закир абыйның бүре атуын түкми-чәчми өйдәгеләргә
сөйләп бирәселәре бар иде.
Бер көнне төштән соң Зөфәрләргә күршеләре Газиз абый килеп керде.
Өстен салып чөйгә элгәч, әтисе аны өстәл артына утыртты да:
– Ишеткәнсеңдер, каравылчы Закир бүре аткан бит, – диде.
– Ишетмәскә, бөтен авыл шуны сөйли.
– Алайса, Закирның борыны күтәрелгән икән.
Бу сүзгә икесе дә кеткелдәп көлеп куйдылар. Газиз абый кесәсеннән
икегә бөкләнгән район газетасын чыгарды да:
– Менә без баш ваткан мәсьәләгә монда ап-ачык җавап бар, – дип,
газетаны әтисе алдына куйды.
– Аңламадым, нинди мәсьәлә?
– Бүреләрнең ишәеп китүенә аптырый идек бит. Монда нилектән икәнен
ап-ачык итеп аңлатып биргәннәр.
Әтисе газетаны караштыра башлады. Газиз абый газетага төртеп
күрсәтте дә:
– Менә шушы мәкаләдә барысын да аңлатып биргәннәр. Ярар,
соңыннан укырсың, куеп тор, – дип, ул урындык аркасына сөялебрәк
утырды. – Барысы да узган сугыш аркасында килеп чыккан икән. Сугыш
гөрелтесеннән, туплар атуыннан куркып, бүреләр көнбатыштан безнең
якларга, Идел буена хәтле килеп җиткәннәр. Монда, без уйлаганча,
аларның үрчеп китүе гаепле түгел икән, ерткычлар тынычрак якларга
күчеп килгәннәр, шул гына, – диде.
– Аларның отыры кыюланып китүен ничек аңларга? Салам түбәләрне
тишеп, абзар эченә үк төшә башладылар бит. Узган атнада төнлә
Каргаларның этен дә алып киткәннәр.
– Бүреләргә каршы көрәшне хөкүмәт органнарының үз өсләренә алуы
хәлнең гаять җитди булуы турында сөйли. Бүре аткан кешегә акча түли
башлау да шуны күрсәтә, – диде Газиз. Әтисе:
– Ишетүемчә, кайбер җирләрдә «кукурузник» самолётына утырган
аучылар бүре атып йөри икән. Безгә дә килсеннәр иде, – диде.
Олыларның сөйләшүе шулай дәвам итте, Зөфәр аларның сүзен игътибар
белән сеңдереп утырды. Бу сөйләшүдән ул күп нәрсә белде, малайларга да
сөйләргә кирәк әле дип уйлап куйды.
...Зөфәрнең әтисе Җәүдәт иткә дип асраган үгезен суйды. Ите
катканчы үгезнең бер ботын кисеп алып әзерләп тә куйды. Исәбе
иртәгесен шул итне өйләнеп башка чыккан улы Мансурга илтеп кайту
иде. Мансур үз йорты белән Казандагы Северный бистәсендә яши,
заводта эшли иде.
Икенче көнне, Җәүдәт ат җигеп, Казанга китәргә җыена башлагач, Зөфәр:
– Әти, мин дә барыйм әле, – дип, үзенең барасы килүен әйтте.
Әтисе:
– Суык бит, туңарсың, өйдә генә утыр, – диде.
– Туңмыйм мин, Мансур абыйны күрәсем килә.
Аларның сөйләшүен әнисе дә ишетеп торды:
– Барып кайтсын, каникул бит, – диде.
Әтисе Зөфәргә күз салды, улы, күзләрен мөлдерәтеп, аңа карап тора
иде.
– Ярар, барырсың... Әйбәтләп киен, – диде.
Чанага ат җигеп, юлга чыктылар. Көн аяз, салкынча булса да, җил
бөтенләй юк. Морҗалардан чыккан төтен таралмыйча, багана булып
туп-туры күккә күтәрелә. Бераздан алар авылдан чыктылар, кар каплаган
кырлар кояш нурлары астында җемелдәп ята. Иркенлек, тынлык, бары
тик чана шыгырдавы белән атның җиңелчә юыртып баруы гына ишетелә.
Ике чакрымлап киткәч, сул якта урман полосасы башланды. Кичә яуган
кар агач ботакларына сарылган, җил әле карны кагып төшермәгән.
Зөфәр акка төренгән агачларга карап барды, Мансур абыйсын күз
алдына китерде. Узган ел ул аңа солдатлар өчен эшләнгән әйбәт чаңгы
бүләк итте, андый затлы чаңгы авылда башка берәүдә дә юк. Сагынды
ул Мансур абыйсын, ярата ул аны, тик менә абыйсының күптән авылга
кайтканы юк.
Шулай уйланып барганда, әтисе кинәт дилбегәне тартып, атны туктатты.
Ат пошкырынгалап, бер урында таптанып алды, колакларын шомрайтты.
– Улым, курыкма. – Әтисе кулын малайның иңенә салды.
– Ни булды, әти?
– Бүреләр, улым. Юлга чыгып басканнар.
Зөфәр, чанадан күтәрелеп, алга карады. Юлда, чыннан да, өч бүре басып
тора иде. Зөфәр курка калды, яклау өмет итеп, әтисенә карады. Ул тыныч
күренә иде.
– Улым, син курыкма... Бераздан китәрләр. Көпә-көндез ташланмаслар.
Бәлки әле берәр кеше дә килеп чыгар...
Зөфәр ни дип әйтергә дә белмәде. Әтисе чана төбенә салынган салам
астыннан балтасын тартып чыгарды, якынрак куйды. Чанадан төште, ат
янына килеп, аның башын, муенын сыйпаштырды, ягымлы сүзләр әйткәләп,
аны тынычландырырга тотынды.
Бүреләр исә якынрак та килмәделәр, юлдан да төшмәделәр, ничек
торган булсалар, шулай тора бирделәр. Җәүдәт ни уйларга да белмәде.
Аның бөтен курыкканы улы иде. Бүреләр һөҗүм итә калсалар, малайны
ничек сакларга? Нишләргә соң, нишләргә? Әллә чанадагы итне балта
белән чапкалап, бүреләргә томырыргамы? Тамаклары туйса, бәлки китеп
барырлар. Алай дисәң, чанада ит барын сизсәләр, отыры явызланулары
да бик мөмкин шул. Ярый әле, ит суыкта каткан, капчык эчендә, исе
килмидер. Нәрсә уйлап юлга аркылы бастылар соң бу ерткычлар? Аларны
ничек куркытырга, ничек куып җибәрергә? Их, Закирдан мылтык сорап
торасы калган. Бәлки, мылтыгын биреп торган булыр иде. Кышкы юлга
коралсыз чыгу хәзер хәтәр нәрсәгә әверелде. Мылтык булса, юлга аркылы
төшкән бүреләргә бер ату да җитә. Хәзер аларны ничек куркытырга?
Салам, әйе, чана төбендә салам бар. Бәлки шул саламны көлтә итеп
бәйләп, ут төртеп, бүреләр өстенә ыргытыргадыр. Бүре уттан курка ул.
Әмма ничек якын килергә? Якыная башлау белән өстеңә ташлансалар,
ул чакта нишләргә? Мин инде яшисен яшәгән, улым бар бит, Зөфәрем
бар. Баланы ничек сакларга? Ичмасам, берәрсе килеп тә чыкмый. Шулай
да саламга ут төртеп, бүреләрне куркытып карарга кирәк, бәлки, бу эш
барып чыгар.
Җәүдәт шундый фикергә килеп, уйлаганын эшләргә булды. Ул Зөфәрне
җиргә төшерде дә чана төбенә җәелгән саламны җыештыра башлады,
шактый зур көлтә килеп чыкты. Көлтәне бәйләргә кирәк иде, аны бәйләргә
чыбыркы ярап куйды.
– Улым, син курыкма... Әнә, чана башына кереп утыр, – дип, әтисе
Зөфәрне аркасыннан сөйде. – Мин саламга ут төртеп карыйм, бәлки
бүреләрне куркытып булыр.
Җәүдәт, көлтәне күтәреп, ат алдына чыкты. Аның хәрәкәтен күзәтеп
торган ерткычлар кузгалышып куйдылар. Алар нәрсә буласын көтәләр
иде. Җәүдәт кесәсеннән шырпы чыгарды да җирдә яткан көлтәгә ут төртте.
Коры салам шундук дөрләп китте. Ул кискен хәрәкәт белән, яна башлаган
көлтәне күтәреп, бүреләргә якыная төште, бик нык кычкырып, бөтен
көченә бүреләргә таба ыргытты. Утлы көлтә, бүреләргә үк барып җитмәсә
дә, аларны чигенергә мәҗбүр итте. Алар, уттан куркып, янган салам исен
яратмыйча, хәвефле җирдән чиста кар өстенә күчтеләр. Бераздан ата бүре
аларны чана артындагы юлга алып чыкты. Алдында бүреләр тормагач,ат та тынычлана төште. Җәүдәт исә бүреләрнең чана артына күчәсен күз
алдына да китермәде, шуңа күрә нишләргә дә белмәде. Бүреләр нишләргә
җыена – анысын белеп булмый иде. Утлы көлтә аларны бераз куркытса
да, качып китәрлек итмәде. Әнә бит, кабат юлга, чана артына чыгып
бастылар, нәрсәдер көтәләр. Бәлки, атны бик нык чаптырып, алга китәргә
кирәктер. Ул чагында ерткычлар арттан куарлармы, әллә юлда басып
калырлармы? Шулай да тәвәккәлләп карарга кирәк. Куып җитеп, чанага
сикерә башласалар, кулында балта бар, шуның белән сугар. Болай көтеп
торганчы тәвәккәлләргә кирәк. Әтисе Зөфәргә нишләргә кирәген аңлата
башлады:
– Улым, без хәзер, атны бик нык чаптырып, алга китәрбез. Син дилбегәне
тотарсың. Бүреләр ияреп, безнең арттан чаба башласалар, мин балта белән
әзер торырмын. Син курыкма, дилбегәне нык тот, ат юлдан төшә күрмәсен.
Аңладыңмы, улым?
– Аңладым, әти.
Җәүдәт атны куалый башлау белән бүреләр дә кузгалды, чана артыннан
чаба башладылар. Әтисе дилбегәне Зөфәргә бирде дә, кулына балта алып,
сакка басты. Ат арттан бүреләрнең куа килүен сизеп, алга ыргыла, тизлекне
киметмичә чаба иде. Ул арада ата бүре чанага якынаеп ук чаба башлады.
Җәүдәт балтасын тоткан килеш ерткычны көтте, сикерә-нитә калса, балта
белән сугарга әзер торды.
Бераз баргач, һавада мотор тавышы ишетелде. Җәүдәт борылып шул
якка карады, якыная барган «кукурузник»ны күреп алды. Очкыч аларга
таба килә иде. Ул да булмады, якыная төшкәч, аннан шарт-шорт ата
башладылар. Ат артыннан куа килгән өч бүренең икесе юлда ятып калды,
берсе урман полосасына таба чапты, чыршылар арасына кереп югалды.
Җәүдәт дилбегәне үз кулына алды да атны туктатты:
– Улым, котылдык... Бәхетебез бар икән.
– Әти, бүреләргә самолёттан аттылармыни?
– Самолёттан аттылар, улым...
Алар куанышып сөйләшеп торган арада, көпчәк урынына чаңгы куелган
очкыч юл катысына төште һәм туктап калды. Җәүдәт белән улы, атны
калдырып, очкычка таба йөгерделәр, бүреләрдән коткарган өчен аларның
бу кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә иде. Алар килеп җиткәндә, кабинадан
ике кеше төште. Берсе пилотлар кия торган җылы күн курткадан, икенчесе
кыска итәкле туннан – аучыдыр, мөгаен.
– Рәхмәт сезгә, коткардыгыз, харап була идек. – Җәүдәт алар белән кул
биреп күреште.
– Монда күптән торасызмы? – дип сорады пилот.
– Байтак инде... Нишләргә дә белмәдек.
– Бүреләр нык борчыймы?
– Авылга тәмам хуҗа булдылар. Төннәрен улыйлар, этләрне алып
китәләр.
– Авылыгызда аучылар бармы соң?
– Узган атнада берәү бүре атып кайткан иде.
– Берәү генәмени?
– Берәү генә шул. Халыкта корал юк.
– Бүре атарга теләгән кешегә хәзер мылтык алу кыен түгел, рөхсәт
ителде. Бу эш белән хөкүмәт шөгыльләнә.
Шунда сүзгә аучы да кушылды:
– Бүреләрне алып киләсе иде. Атка салып китермәссез микән?
– Хәзер китерәбез, – дип, Җәүдәт улы белән атка таба китте, аучы да
аларга иярде. Ул:
– Бүген көн уңышлы башланды. Берьюлы ике бүре аттык, – диде.
– Башка көннәрдә ничегрәк була иде соң? – дип сорады Җәүдәт.
– Төрлечә була. Көне көнгә туры килми.
– Шулай да берсе качып китте.
– Узып кителде шул, атып өлгереп булмады.
Алар юлда яткан ике бүрене чанага салдылар, очкыч янына китерделәр.
Пилот очкычның арткы ишеген ачты, аучы белән Җәүдәт икәүләшеп
бүреләрне эчкә томырдылар. Пилот:
– Юлыгыз уң булсын, – дип, кабинага кереп утырды, аучы да очкычның
тәрәзәсе ачык ягында үз урынын алды.
Җәүдәт аларга кул изәде дә:
– Рәхмәт сезгә, бәладән коткардыгыз, – диде.
Очкычның моторы гөрелдәп эшли башлады. Бераздан ул кузгалып
китте, тизлек җыя башлап, бераз барды да акрын гына җирдән аерылды,
һавага күтәрелде. Әтисе белән Зөфәр очкыч күздән югалганчы шул якка
карап тордылар. Әтисе:
– Улым, башка бәла-казага тарымабыз, шәт. Мансур абыең сине күреп
сөенер инде, – диде.
– Минем дә аны бик күрәсем килә.
Бүген ул үз күзләре белән күрде: аның әтисе бик кыю кеше икән. Ул
әтисенең батырларча бүреләр өстенә ничек итеп ут көлтәсен ыргытуын
Мансур абыйсына да сөйләячәк әле.
«Казан утлары»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев