Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Әдәби сәхифә

Шәмсия Җиһангирова: «ЧЫН ЯРАТУ ХАКЫНА»

(ХИКӘЯ)

– Улым! Улым... Ялгышасың, улым! Кирәкмәс! Алып кайта күрмә
авылга. Зинһар, мир алдында рисвай итмә-ә-ә!
Рәфинә, үзенең ачыргаланып кычкырганына сискәнеп, йокысыннан
шабыр тиргә батып уянып китте. Өнеме, төшеме икәнлеген абайлый
алмыйча, сәерсенеп, караватына торып утырды. Йа Раббым! Төш икән
ләбаса! Төш кенә... Тик... Төш кенә булуыннан ни мәгънә? Өндәгесе яманрак
шул. Яман булмаса, төшкә керер идеме?! Улыннан – күз алмасы кебек кадерле
баласыннан килгән хат кинәт зиһенен чуалтты, чыгырыннан чыгарды аны.
Хатны укып чыгуга, аягүрә басып, утырган урыныннан кузгалмакчы булды.
Чайкалып китте... Егылыр да иде, тимер карават башына тотынып кына
калды. Инде икенче елын Белоруссия якларында солдат хезмәтен узучы улы
Тәбристән килеп төшкән, эчтәлеге белән моңарчы килгәннәренә һич кенә дә
охшамаган чираттагы хат шулай аягыннан ега язды аны.
«Исәннәрмесез, кадерле әткәем, әнкәем, абыем Мияссәр, апам Ләйсәнә!
Сезгә ерак Белоруссия якларыннан чуктин-чук кайнар сәламнәр юллаучы
солдат улыгыз, энекәшегез Тәбрис дип белерсез. Хезмәтем яхшы гына
бара. Күптән түгел погоныма тагын бер йолдыз өстәлде, лейтенант булды
абзагыз! Тиздән, бик тиздән – тагын унике көн, җиде сәгать, утыз ике
минуттан – солдат киемендә, билгә каеш буып, погондагы йолдызларны
ялтыратып, авыл урамнарын ду китереп әйләнербез әле, Алла боерса!
Мин үзем генә түгел, кәләшем Наташа белән бергә кайтачакмын.
Без өйләнешергә ниятлибез. Гаиләләрендә булдым. Әтисе Василий
Михайлович, әнисе Варвара Митрофановна, абыйсы Анатолий, энесе
Александр белән якыннан таныштым. Бик ачык күңелле, ягымлы, әйбәт
кешеләр икән белоруслар дигән фикергә килдем. Ниятебезне белгәч, каршы
килмәгәйләре дип шикләнгән идем. Юк. Ризалаштылар. Кызының миңа ияреп, күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән якларга китәчәген белгәч, балавыз
сыгып алды-алуын әнисе. Тик... әтисе – полковник, безнең часть командиры,
бер күз карашы белән бик тиз тынычландырды аны. Мине ошатканнар,
яратканнардыр дип уйлыйм. Төшеп калганнардан түгел лә без! Татар
егетләре! Частебызда байтак алар. Барысы да менә дигән! Кстати, яраталар
безне командирлар. Тырыш, эшчән, әйткән сүзендә нык тора торган халык
сез диләр. Хатыма каршы җавап көтмим, барыбер килеп җитмәс. Тиздән
кочаклашып күрешербез. Улыгыз Тәбрис».
«Аяз көнне яшен сукты» дигәне шундый очраклар сәбәпле халык теленә
берегеп калгандыр ла! Чынлап торып яшен сукты диярсең Рәфинәне! Ни
уйларга, ни кылырга да белмәде. Иртәнге чәйне эчкәндә – кадерләп кенә
тота торган чынаягы, көндез аш бүлгәндә, тәлинкәсе кулыннан төшеп китеп
чәлпәрәмә килде. Кайнар ашка аягы пеште. Кич сыер сауганда, сөт чиләге
авып китте. Көн эчендә берничә мәртәбә балавыз да сыгып алды. Балавыз
гынамы соң! Кычкырып-кычкырып елады. «...Менә үстер син аны күкрәк
сөтеңне имезеп, төн йокысыз багып... Кем өчен диген! Кем өчен?!» – дип
тәкрарлый-тәкрарлый елады. Түккән күз яшеннән чигүле алъяпкычы лыч
булды хәтта. Алъяпкыч кына түгел, баш артына чөеп бәйләгән француз
яулыкка да эләкте. Көне буе сабыр гына бу хәлләрне күзәтеп йөргән ире
Мөэмин түзмәде, кичкырынлатып теле ачылды.
– Сиңа әйтәм, туктыйсыңмы син, юкмы театр уйнавыңнан! Баш ярылып,
күз чыкмаган ләбаса! Ник шулкадәр котырынасың. Кайтып күренсеннәр
әле башта... Аннары күз күрер... Ичмасам француз яулыкка ышкыма
инде шул лышкылдаган борыныңны! Кияү бүләге – минем бүләк икәне
онытылдымыни?! Кадерсезмени хәзер?! Армиядән кайтышлый Мәскәү
кадәр Мәскәүдән алдым бит мин аны вәгъдәләшү билгесе итеп...
Иренең тузга язмаган сүзләреннән Рәфинәнең «буасы» шартлап ярылды.
– Берәү сөйли Япон белән Кытайны, берәү сөйли Фәрхиямал түтәйне
дигәндәй, нинди театр, нинди яулык сөйлисең син! – дип, ярсый-
ярсый, башындагы яулыгын сыдырып кына төшерде дә иренең йөзенә
томырды. – Мә, яулыгыңны! Наташаңа бүләк итәрсең! Бозык кан синнән
ул малайда! Йөземне саргайттың бит син дә, шуның белән чуалып...
Мөэминнең авызы йомылды. Ишек тоткасына барып ябышты да, «әй!»
дип буш кулын селтәп, аркасына нидер килеп «кунарга» мөмкинлеген
чамалаптыр, кабаланып, ишегалдына шылды...
Төнне дә бер уянып, бер торып, бер елап, бер уфтанып, этә-төртә
үткәрде Рәфинә. Шулай булмый ни?! Ничек йөрәге шартлап ярылмады
әле! «Аттан ала да туа, кола да туа» дигәндәй, өч баланың өчесе өч төрле
булды. Мияссәренең бернигә дә артык исе китми, кушкан эшеңне беркайчан
җиренә җиткереп, тиешенчә эшләмәс, бар белгән сүзе «булса ни», «булмаса
ни», «ярамаган тагын»... Кирәксә-кирәкмәсә дә кулында һәрчак китап.
Китап тотып утыруның файдасы бар дияр идең, укуын да ташка үлчим,
ике әлиф, бер таяк дигәндәй, керделе-чыктылы гына булды. Авыл мәктәбен
тәмамлаганнан соң, башка балаларга ияреп, бер атна ундүрт чакрым
ераклыктагы авылга тугызынчы сыйныфка барып йөрде дә: «Ундүрт
чакрым җиргә көн дә барып-кайтып, белем җыям дип йөрмим, анда да
шул ук татарча укыталар, икегә икене кушкач, дүрт килеп чыкканын мин болай да беләм», – дип, шып туктады. Мәктәптә трактор йөртү серләрен
өйрәтеп маташканнар иде, армия хезмәтен үтеп кайткач, иске тракторга
утырды да эшләп йөри шунда. Алга таба укыйм да дими, башлы-күзле
булырга да җыенмый.
...Мияссәрен кендек әбисе тудырткан иде дә бит. Дөньялар үзгәреп
куйды. Ләйсәнәсенә бала тудыру йорты эләкте. Анысы да үз авылларында
түгел, унбиш чакрымдагы участок хастаханәсендә. «Тапканнар бала табарга
көн! Яңа елга кергәндә булмаса, башка көн беткәнме? Җитмәсә, башка
авылдан...» – дип, сукрана-сукрана каршы алдылар, кешесез бер бүлмәгә
кертеп салдылар да Рәфинәнең барлыгын бөтенләй оныттылар. Шаулап-
гөрләп, җырлашып Яңа ел каршыладылар. Тудырырга килгән баласын,
ботын кысып, тапмыйча ятудан башка чарасы калмады аның. Иртәнгә исә
бала табарга түгел, телен әйләндереп сүз әйтергә дә хәле калмаган иде инде.
Уколлар ясап, эткәләп-төрткәләп дигәндәй, көч-хәл белән таптырдылар
баланы. Шуңадырмы, тумыштан чирләшкәрәк, акылга таманрак, теле дә
юньләп ачылып бетмәде, сакаурак булып калды. Мәктәпкә дә алмадылар.
Ни акыллы, ни тиле димәсәң... Су ташу, идән, кер юу, бәбкә саклау,
малларны көтүгә куу, каршы алудан башкага ярамый балакай.
Бар карап торганы, картлык көнендә терәге, таянычы булырдае шул бер
генә – Тәбрисе иде лә! Туганыннан бирле аңа бөтен нәрсә җай гына килеп
торды. Авылда балалар бакчасы ачылды. Тәбрис сигезенче сыйныфны
тәмамлаган елны мәктәпне унъеллыкка әйләндерделәр, ундүрт чакрым
йөреп укыйсы булмады. Хәзер, киресенчә, якын-тирә авылларның балалары
тугыз-унны монда килеп укый. «Үз илеңдә үз көнең» дигәндәй, күз күреп
белгән, аралашып-дуслашып яшәгән, кунакка йөрешкән укытучылардан
алды белемен дә. Белемне дә, төпле акылны да... Армиягә дә яхшы җиргә
эләккәндер, лейтенант дигән бит. Авылның бик күп егетләренә тәтеми андый
бәхет. Ефрейтор булудан узмыйча, буш погон белән кайталар. Армиягә кадәр
клуб юлын таптап, көн саен кызлар озатып йөрмәсә дә, күз салып, кызыгып
йөрүчеләр булган икән авылда. Очраткан саен «Тәбрис кайчан кайта?» дип,
гел сорашып кына торалар. Күрше кызы бигрәк тә... Менә шул зур өметләр
баглап үстергән, Йосыф пәйгамбәргә тиң, алма кебек балаң рус хатыны
ияртеп кайтсын әле?! Белоруслар дигән дә бит, шул ук рустыр инде анысы
да. «Йомшак агачны корт баса» дими, ни диярсең...
Көн эчендә башыннан узган хисапсыз уйларының очы тагын шул гайре
табигый хәлләргә килеп ялганудан сискәнеп, Рәфинә янә үксеп елап җибәрде...
Мөэминнең исә үз хәле хәл иде. Буш газ баллоннарын төяп, Мактамага
барганда да, тулыларын төяп кире кайтканда да, җанына кереп оялаган
уйларыннан арына алмады ул. Хатыны, ярый, елап күңелен бушата. Ә менә
Мөэминнең хәленә керүче, җылы сүз әйтеп юатучы булмаячак. Нишлисең,
яшьлектәге бер ялгышы аны гомере буе эзәрлекләячәк. Ялгышның да
төрлесе була. Еллар үткәч онытыла, җуела торганы, мәңге гафу ителми
торганы. Мөэминнеке гафу ителми торганы иде шул...
Рәфинә белән күрше йортта яшәп, бер урамда уйнап, бер мәктәптә, бер
үк сыйныфта укып, бер парта артында утырып үсте алар. Мәрхүм әтиләре
дә шушы авылныкы, аерылмас дуслар була. Сүз куешып, икесе бер үк көнне
өйләнәләр. Бөек Ватан сугышы башлангач, икесе бер көнне яу кырына китәләр. Икесенең дә хатыннары бәби көтә. Китәр алдыннан әйтәләр
хатыннарына: «Берегез – ул, икенчегез кыз тапса, үсеп җиткәч, балаларны
кавыштырырсыз. Исән-сау әйләнеп кайтсак, шул бәхетле көннәрне бергәләп
кичерербез, кайта алмасак, бу үтенечне безнең васыять итеп кабул итегез...»
Кайта алмыйлар. Әниләре, ирләренең васыятенә тугры калып, еллар үткәч,
балаларын – Рәфинә белән Мөэминне кавыштыралар.
Эшкә уңган, гаилә җылысын саклый торган акыллы хатын аның
Рәфинәсе. Чөкердәшеп, гөрләшеп яшисе дә яшисе генә. Тик Мөэминнең
күңелендә хатынына карата ярату хисе генә әллә бар, әллә юк. «Ярар, бала
булгач уяныр әле...» дип, үз-үзен юату, тынычландырырга тырышулары
да ялган булып чыкты. Бала туды. Мәхәббәт хисе генә тумады, уянмады...
Көннәрдән-беркөнне күңеленең яшерен бер почмагында еллар буе посып
пыскып яткан ярату хисе көтмәгәндә дөрләп кабынып китте...
Сабантуй көне иде. Мәйдан гөж килә. Шаяру-көлү, җыр-биюләр, гармун
тавышлары, сату-алу, бала-чага, хатын-кызлар... Ачы бал, көмешкә «дәмләп»
алган кызмача ирләр... Ачы балы булса да, көмешкә куучыны табам димә
авылда. Анысын күршедән – ике чакрым гына ераклыктагы Костянкино
дигән рус авылыннан алып килеп, теләгән кешегә бик яшереп кенә саталар.
Тозлы кәбестә, кыяр да аларда. Татар авылларында никтер кәбестә, кыяр
ишене үстерүче дә, тозлаучы да юк. Сабан туеның бөтен яме, дөресрәге,
тәме, әнә шул Костянкино, татарча әйтсәк, Көчтәнкә хатыннары сата торган
кәбестә, кыярга бәйләнгән. Бик мавыгып, көрәшчеләрнең бил алышканын
дүрт күз белән күзәтеп торган җиреннән күршесе Ранас Мөэминне әнә шул
Сабан туеның «тәме» янына алып китте. «Әйдәле, әйдә, иң шәп тозлы кыяр
сата торган түткә янына алып барам үзеңне! Көмешкәсе дә бар! Анысын да
авыз итәрбез. Без кемнән ким!» Барып җитүгә, сатучыга бер күз сирпүгә,
Мөэминнең күкрәк читлеген яшен чатнатты диярсең! Ни гаҗәп, теге
ханымның да күз карашы аңа текәлгән иде. Бераз гына көмешкә «төчкертеп»,
тозлы кыяр белән «пичәтләп» куйгач, Мөэмин, биленнән сак кына тотып,
Наташаны Сабантуй мәйданы тирәсендәге куаклыклар ягына алып китте...
Кемнәрдер «күрдеңме, күрдеңме...» дип, Рәфинәнең җиңеннән тартты. Тик
ул сер бирмәде. Тагын берничә айдан дөньяга киләчәк сабые гына, әнисенең
ачыргаланган җан авазын тоептырмы, боргаланып, селкенеп куйды...
«Көчтәнкә хатыннары янына йөри икән...», «Район базарында
җитәкләшеп йөргәннәрен күргәннәр...», «Һаман туктамаган икән...», «Теге
хатын бала тапкан, синең Мөэминнән түгел микән...» кебегрәк хак сүзме,
гайбәтләрдерме гел ишетелгәләп торса да, Рәфинә сер бирмәде. Әнисе
мәрхүмәнең «Авызыңда кара кан булса да, читләр алдында төкермә»,
«Башың ярылса – яулык астында, кулың сынса – җиң эчендә булсын», «Ир
белән яшәү – сират кичү, беркемгә дә рәхәт түгел, түзәргә кирәк...» дигән
гыйбрәтле сүзләрен эченнән генә тәкрарлап яши бирде.
Тау ярылмады, таш җимерелмәде, баш тишелмәде, кул да сынмады...
Күңел яраларын беркем күрмәде. Ләйсәнә, Тәбрис туды. Яшәделәр, яшиләр...
Тәбриснең хаты гына күңел чоңгылына яшерелгән үпкә-кимсенүләрне
кабат яңартты. Төзәлмәгән булган икән ул яралар, аһ, төзәлмәгән... «Ак эт
бәласе – кара эткә» дигәндәй, Тәбрисенә ияреп кайтачак теге Наташага
хәзердән үк ачуы кабарды аның, күралмас булды... Исемнәренең дә туры килеп торуын гына кара әле син?! Беткән микәнни руста, белорусын әйтеп
торасы да юк, Наташадан башка кыз балаларга кушар исем?!
«...Унике көн, җиде сәгать, утыз ике минуттан...» дип язганмы Тәбрисе?
Бүген ничәсе соң әле? Хатны кайчан җибәргән? Санап карагач, дерт итеп
сискәнеп китте. Кайтыр вакыты җиткән түгелме соң?! Нишләргә, ниләр
пешерергә? Ничек каршы алырга? Ниләр сөйләшергә? Нинди телдә? Русча
белми дә бит әле. Белорусларының теле дә шул чамарактыр, мөгаен, анысын
белми дә белми инде ул. Шушы яшенә җитеп, кырык чакрымдагы район
үзәген дә барып күрмәгән, үз гомерендә авыз ачып бер генә рус сүзе дә әйтеп
карамаган кеше каян белсен, ди, ул телне?! Кирәге дә булмады аның! Авыл
башындагы кыр капкасыннан ары чыгып йөрмәгәч... Үз уеннан үзалдына
кычкырып көлеп җибәрде Рәфинә. Бер генә рус сүзен дә әйтеп карамаган
кеше, имеш. Әйткәне бар! Иренә дә, балаларына да, чит кешегә дә. Әйтик,
бик ачуы килгәндә, «әйтәсең-әйтәсең, сүзеңне вәлимәнҗәгә дә алучы юк...»,
«бар әле, улым, йөгертеп кенә кибеттән раства алып кайт...» Егылып-
егылып көлә иде бигрәк тә балалары шундый чакта: «Безнең әни русча
сөйләшә», – дип. Баксаң, аның яратып, гел куллана торган «вәлимәнҗәсе»
русның «внимание» дигән сүзе, «раствасы» – «растворитель», «матрите» –
«смотрите», «майтлатып якасын» – тфү-тфү, анысы бөтенләй әшәке сүгенү
сүзе икән. Шулай, үзалдына уйлана-уйлана, бер көлеп, бер елап дигәндәй,
токмачын кисте, ашын пешерде, самавырын чыжлатты, идәннәрен сөртеп
алды...
Шыгырдап, урам як капка ачылып китте. Ул ара да булмады, күрше
малае аткан уктай атылып өйгә килеп керде. Керә-керешли: «Кайталар...
Тәбрис абый кайта!» – дип кычкырып җибәрде. Рәфинәнең йөрәге жу итте.
Шулай да, онытмады, чиккән кулъяулыкка салып, сөенче алучыга дип алдан
ук әзерләп куелган ике стакан урман чикләвеген шкафтан үрелеп алып,
малайга тоттырды да сөенеченнән рәхмәтен әйтергә дә онытып чыгып
йөгергән сабый артыннан ашыкты.
Әнә аның улы, алтын бөртеге! Урам уртасыннан килә! Рәфинә башка
беркемне күрмәде дә, ишетмәде дә. Тәбрискә килеп сарылды.
– Улым! Кайттыңмы, улым! Газизкәем! Җан җимешем! Исән! Шөкер... –
Сулыгып елый-елый, моңарчы уенда да, телендә дә булмаган назлы, җылы,
йомшак сүзләрне тезә бирде.
– Әни! Әнием! Кайттым... Әни... таныш бул, бу – Наташа...
Рәфинәне аяз көнне яшен сукты диярсең! Кинәт айнып китеп, шунда
гына улы белән янәшәдәге хатын-кызны күреп алды. Кыз дияргә дә, хатын
дияргә дә белмәссең... Чөнки ул корсаклы иде...
– Танышып тормый гына хушлашыйк, улым, зурга киткәнче... Минем
ризалыгым юк, булмаячак та. Мин сине аның өчен үстермәдем. Атаң гына
җитмәгән... – диде дә, Наташага таба борылып, ачыргаланып кычкырып
җибәрде: – Нит! Улымны тибя ни отдам! Никогда! Ухади! Куда пришол!
Дом ни пушшу! Күземә күренмә-ә-ә!..
Каян килгәндер теленә мәңге әйтеп карамаган рус сүзләре... Әйтерсең бу
сүзләр белән ул ике Наташаны – ире Мөэмин һәм улы Тәбриснекен куа иде...
...Китте Наташа. Аның юлына каршы төшмәкче булып, каршысына
килеп баскан Тәбрисенең аягына егылды Рәфинә.

– Мине үтерәсең килсә, бар, улым, киткән юлыннан кире бор Наташаңны!
Син мине беләсең, керәм дә асылынам...
Һәм ул шаяртмый иде. Әгәр Наташа китми калса, йә Тәбрисе аңа ияреп
китсә, чынга ашырачак иде әнисе үз авызыннан чыккан сүзләрен. Тәбрис
моны бик яхшы белә һәм бик яхшы хәтерли. Чөнки әтисе Көчтәнкә Наташасы
белән чуалган заманда нәкъ менә Тәбрис, абзарда муенына элмәк элгәнен
күреп, күршеләренә кычкырып, коткарып калган иде аны асылынудан...
Әнисенең шул «керәм дә асылынам» дигән шомлы сүзләре кадаклады
да куйды Тәбрисне баскан урынына.
Ярый әле, Мөэмине өйдә юк, колхоз эше белән районга киткән иде. Ул
өйдә булса, бу хәлләр нинди юнәлеш аласын кем белсен...
Дүрт йөз йортлык зур авылга әлеге хәбәр яшен суккандай бик тиз
таралды. Наташаның авыл урамы буйлап абына-сөртенә йөгергәнен, урам
борылышына җиткәч, коймага сөялеп үксеп-үксеп елаганын, үзләреннән
яңа төсмерләр өсти-өсти, сөйләгән саен арттыра-күпертә авыл хатыннары
Рәфинәгә ирештерә торды. Гайбәтләр арасында «Җирдә аунап елый-елый,
чукына-чукына бик каты каргаган, имеш, Рәфинәне» дигәне дә, тагын
әллә ниндиләре бар иде... Ничек тә ачуын кабартырга тырыша-тырыша
сөйләнгән бу гайбәт сүзләргә исе китмичә, Рәфинәнең «алай икән алай
булгач...», «әйбәт булган...» кебегрәк кыска гына җавапларын ишетә торгач,
авыл бермәл кинәт тынды. Гайбәт сүзләре арасындагы «бик каты каргаган
икән...» дигәне генә Рәфинәнең йөрәгенә агулы ук булып кадалып калды...
Авылда яңалык бетеп торамыни?! Әнә анда Фәтхелгаянның Әфган
явына киткән бердәнбер улының гәүдәсен ябык табутка салып кайтарганнар
хәрби киемдәге кешеләр. Ачып карау түгел, табут янына килергә дә
рөхсәт итмәгәннәр. Үзләре кабер казып, үзләре үк җирләп тә киткәннәр...
Фәтхелгаянны көч-хәл тыеп-тотып калганнар: «Улым янына үзем дә кереп
ятам...» – дип, җир тырмап елаган, имеш.
Тәбриснең үз хәле хәл иде. Ачылып-елмаеп сүз сөйләшмәс, кычкырып
көлмәс, яхшы-яманга исе китмәс булды. Үз эченә йомылды. Яшьтәш-
сыйныфташлары белән дә аралашмый. Кызлар турында әйтеп, сүз катып
торасы да юк. Җавабы кыска. «Кирәкләре юк!» Кием шкафында костюм-
чалбарлары, галстук-күлмәкләре, үз нәүбәтләрен көтеп, моңаешып эленеп
тора. Тырышып-тырышып та улының тел йозагына ачкыч ярата алмавыннан
тәмам гаҗиз булган Рәфинә иренә ябырылды.
– Карап-карап торам да тагын бер гаҗәпләнеп карап куям дигәндәй,
нишләп син бу хәлләргә бернинди дә катнашың юк? Чит адәм шикелле туда-
сюда йөрисең! Ник утырып ирләрчә сөйләшмисең Тәбрис белән? Синең
балаң түгелме әллә ул?! Көчтәнкә Иваныннан тапмадым ла мин аны!..
– Нәрсә сөйләшим, ди, мин аның белән? Тыңлыймы ул мине, аңлыймы?
– Әстәгъфирулла тәүбә! Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә,
ди. Үз балаңа сөйләр сүз, бирер киңәш тапма әле син! Русча сөйләшәсе
түгел бит аның белән! Үзебезчә. Үз телебездә. Кара әле син моны! Аңламый,
имеш! Наташа белән дә бик шәп аңлаштыгыз бит әле заманында... Нишләп
тыңламасын, аңламасын, ди, ул сине үз каның!
Сөйләшмәде түгел, күп мәртәбәләр тырышып карады Мөэмин улы белән
уртак тел табарга. Булмады. Барып чыкмады. Аптырагач:

– Гомереңне минем кебек бер мәгънәсез, колхозга газ ташып үткәрергә
җыенмыйсыңдыр бит. Берәр җиргә чыгып кит тә өйлән дә куй, улым, шул
Наташаңа, алай бик яраткач. Дусларның да үзегез кебекләре табылыр. Ире
яки хатыны рус дип әйтүем... Балагыз буласы дисең түгелме соң?! Синекеме
ул бала? Синеке икәненә иманың камил булса, не смей баланы ятим итәргә!
Авылга кайтып йөрмәссез... – дип, үз күңеле кабул итми торган киңәшен
дә биреп карады.
– И-и-и, әти, әти! Телең ни сөйләгәнне колагың ишетәме соң синең?!
Авылга кайтып йөрмәссез, имеш. Ә әни? Әни янына кайтмый тора алырга
тиешме мин? Мине якты дөньяга китергән иң газиз кешем янына?! Аяз
көнне яшен сугып үтерер, шулай эшли алсам. Әни нишләр дисең бу
хәлләрдән... Мияссәр абыйның вафатыннан соң, үзең дә күреп торасың
бит, болай да сәламәтлеге чамалы...
Чыннан да, хак сүз сөйли Тәбрис. Бу язда олы уллары Мияссәр кинәт
кенә дөнья куйды шул.
Колхозлары дүрт авылны берләштерә. Өчесе – татар, берсе – рус авылы.
Каян килеп чыккан татар авыллары арасына русныкы дисәң, имеш, Пётр
патша заманында булган ул хәл. Татар авылларындагы хәл-әхвәлне патша
галиҗәнапләренә даими ирештереп торсыннар, ризасызлыклар аркасында
баш күтәрүләр булмасын өчен русларны махсус китереп утыртканнар. Үз
заманында шактый булган андый рус авыллары район җирләрендә. Татар,
мукшы, чувашлар, бу хәлләргә риза булып, тыныч кына көн күреп ятмаганнар.
Үзара низаг, ызгыш, көч сынашулар, «кызыл әтәч» җибәреп, янгын чыгарулар
бик еш булып торган. Бу хәлләргә түзеп тора алмаганнары килгән юлыннан
кире китеп югала торган. Шулай да берничә рус авылы сакланып калган.
Шулар арасында – Горбуновка. Янәшә, иңгә-иң дус яши бүген ике милләт.
Уртак колхоз, эш уртак. Тик бер заманда да кан катнаштыру, ул-кызларын
ярәштерү-өйләнештерү булмаган. Менә шул Горбуновкада төнлә җир сөргәндә
тракторы тирән чокырга барып төшә Мияссәрнең. Тракторы астында калып,
гомере өзелә. Көн яктыргач кына табып алалар гәүдәсен.
Бу хәл Рәфинәне чын мәгънәсендә аяктан екты. «Бу кадәр яту булмас...»
дип, урыныннан тормакчы гына була, кинәт өй эчендәге бөтен нәрсә
зырылдап әйләнә башлый. Күңеле болгана, башы чыңлый. Ә күңелен һаман
бер уй бораулый: «Теге кызның гына каргышы төште...»
Шулай бер караватта – әнисе, икенчесендә Тәбрис аунап, ачылып
сөйләшмичә, аңлашу табалмыйча, көннәр, айлар үтә торды. Ел да үтеп
китте. Рәфинәнең хәле рәтләнә төште. Көннәрдән-беркөнне Тәбрис Чаллы
шәһәренә китәргә дигән ныклы карар кылды. Бераз арттырып әйтсәң,
ярты авыл кешесе шунда. КамАЗ төзелә башлаган елларны көтү-көтү китә
башлаганнар иде, хәзер алай ук китмәсәләр дә, бигрәк тә Тәбрис кебек
яшь-җилкенчәк Чаллы якларына юл саба тора. Ни гаҗәп, гомерләре буе
диярлек берсенең сүзенә, эш-гамәленә икенчесе гел каршы килеп яшәсәләр
дә, бу юлы Тәбриснең ниятен икесе беравыздан дәррәү хупладылар. «Бар,
улым...» – диделәр. Ризалашмый, башка чарасы да юк иде. Тумас борын
картаеп, сулып бара бала.
Чаллыда Тәбрис туп-туры тулай торакка, бергә уйнап үскән дусты,
сыйныфташы, алай гына да түгел, партадашы Рубис яши торган бүлмәгә барып керде. Рөхсәтсез түгел, хат язышып, сөйләшенеп-килешенеп, хәл итеп
куелган буенча. Рубис бик мут егеткә әйләнгән. Авылда чакта ук артык кыю,
хәтта бераз әрсезрәк иде, ничектер җай гына армия хезмәтеннән дә «төшеп
калды». Мәктәптән соң Чаллыга китеп, җиңел генә заводка да урнашып алды.
Хәзер бөтенләй шәһәрләшкән, «блатной». Тулай торакта да өч кешелек бүлмәдә
берүзе яши икән. Тәбриснең «торак мәсьәләсе»н дә алдан ук хәл итеп куйган.
Кызыксынып сораштыра башлагач, серле итеп елмайды да: «Хочешь жить,
умей вертеться. Борчылма, шәпләп күңелен күрәм мин ул комендантшаның...» –
дип кенә куйды. Ике-өч көн КамАЗның кадрлар бүлегенә, цех начальникларына
кереп-чыгып йөргәннән соң, эшкә дә урнашып куйды Тәбрис.
Ошады аңа шәһәр, завод тормышы. Сигез сәгатеңне станок янында
эшләп кайтасың да, калган вакыт үзеңнеке. Телисең, кинога барасың,
концертка, танцыга, кафе-рестораннарга. Дөрес, кафе-рестораннардан
башкасын Рубисның «җене сөйми», андый чакта җавабы гел бертөрле:
«Юк-барга вакыт әрәм итеп йөргәнче, бүлмәгә кызлар алып кайтабыз да
рәхәтләнеп гулять итәбез! Алар ашарга да пешерә, башкасын да шәп эшли.
Сайлый белергә генә кирәк...»
«Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың» дигәндәй, Тәбрис тә
әкренләп кенә Рубисның яшәү рәвешенә җайлашты. Кызлар белән җыелышып
өстәл тирәли утырганда, кыстасалар: «Юк-юк, кыстап та тормагыз, мин
барыбер эчмим», – дип кырт кисүче Тәбрис, тора-бара үзе үк рюмкага үрелә
башлады. Кызлар куенында да төн уздыргалады. Баштарак атна үткәнен
көч-хәл белән көтеп алып, тизрәк авылга, әти-әнисе янына ашыга иде. Бу
эшеннән дә шактый «суынды». Кайчак берәр ай кайтып күренми.
Җыелышып табын янында «бәйрәм ясап» утырганда, аракылары бетсә,
шобага салалар да, кемгә чыкса, шул кибеткә йөгерә. Бу юлы шобага
Тәбрискә чыкты. «Кибеткә йөгерә» дигәч тә, ул «йөгерә»гә берничә
тукталыш трамвайда барасы бар шул әле. Тиз генә киенеп, урамга чыкты.
Өстәл янында гына сизелмәгән, шактый «башка киткән», күрәмсең,
туры гына атлап барам димә, болгата, җитмәсә, аяк асты да бозлавык.
Абына-тая, көч-хәл белән тукталышка килеп җитте. Трамвайга утырып
барып, тиешле кибеттән тиешле әйберләрен алгач, кабат трамвайга
утырды. Ике кешелек утыргычның буш урынына «кунаклады». Килеп
утыруы булды, янәшәсендәге ханым «фу-у-у» дип, борынын кулы белән
каплап, урыныннан торып басты. «Чо! Не нравится... зря... настоящий
мужик должен пахнуть табаком и водкой...» – дип, Рубистан отып алган
сүзләрне мыгырдады Тәбрис. Һәм... кинәт кенә күзе трамвайның алгы
башында басып торучы ханымга төште. Йөрәге «жу» итте. Наташа! Үз-
үзен абайламыйча, кычкырып җибәрде: «Наташа!» Ханым сискәнеп китте.
Кинәт ачылган ишеккә ташланды. Аның артыннан аткан уктай атылып
Тәбрис чыкты. Ханым кузгала башлаган трамвай алдыннан каршы якка
ыргылды. Аның артыннан Тәбрис... тик... өлгерә алмады, аягы таеп, рельска
абынып, трамвай юлына ауды...
Ул больницада аңына килде. Күзләрен ачмакчы булды. Ача алмады.
Кургашындай авыр күз кабаклары ирек бирмәде. Нидер әйтмәкче иде, тик
бер-беренә ябышкан иреннәре тыңламады аны. Ярылырдай булып башы
чатный. Нәрсә соң бу? Өнеме? Төшеме? Тукта! Ничек килеп эләккән соң әле ул монда?! Кем китергән? Кем «Ашыгыч ярдәм» чакырткан? Ник хәтерләми ул
боларны? Ниндидер ханымны Наташага охшатып, аның артыннан ташлануын,
трамвайның әкияттәге аждаһа кебек «ажгырып» өстенә килгәнен генә хәтерли.
Кайсы җиреннән үткән ул, гәүдәсенең кайсы җирен изгән. Башы чатнап авырта
икән, димәк, баш исән. Кулларын күтәрә алмаса да, селкеткәләгәч, аларның
барлыгын тоя. Ә аяклар? Кая аның аяклары?! Нигә ул аларның барлыгын
тоймый. Димәк... димәк... трамвай аның аякларын... Кычкырып җибәрмәкче
иде, тавышы чыкмады. Ләкин җаны, күкрәк читлегендә лепелдәп тибүче йөрәге
ачыргаланып, ыңгырашып куйды. Кемдер аның маңгаена җылы кулын куеп
торды, кемдер иренен чылатты. Тик... шул рәхәт мизгелдә Тәбрис ниндидер
тирән чоңгылга төшеп китте... Аңын җуйды...
Шулай бер аңына килеп, бер тирән чоңгылга «очып», төш белән өнне бутап
күпме яткандыр, белми дә, хәтерләми дә. Бүген ул, ниһаять, күзләрен зур ачып,
якты дөньяга бакты. «Якты дөнья» дигәне больница палатасы иде.
Шәфкать туташы кадаган укол аңын уятып җибәргәндәй булды аның.
– Ы-ы-ым, авырта...
– Бик яхшы, – диде туташ, нечкә энәсен тартып ала-ала. – Авырта икән,
димәк, тоя, исән...
– Нәрсә исән? Аякларыммы?!
Кыз беравык дәшми торды.
– Ю-у-ук, укол кадаган урынны әйтүем...
– Ә аякларым... аякларым кайда?! Исәнме?!
– Гафу итегез, хәзер доктор керәчәк. Ул сезгә барысын да аңлатыр...
Чыннан да, кыз чыккан ишектән ак халатлы, чал чәчле доктор килеп керде.
– Йә, хәлләр ничек, батыр егет?
Тәбрис сискәнеп китте.
– Сез нәрсә, доктор, көлүегезме миннән?! Нинди батыр булыйм, ди,
мин?!
– Батырлык ул яу кырындагы гына түгел... Тыныч тормыштагы
батырлыкны кая куясың? Менә сезнең кебек кара үлемне батырларча җиңеп
чыккан егетне батыр димичә, кем дисең... Ашыгыч ярдәм машинасыннан
кан эчендә сезне операция өстәленә кертеп салганда да, операция
барышында да, тәмамлагач та, арабыздан беркем дә ышанмагандыр исән
каласыгызга. Бер-беребезгә әйтмәдек кенә. Ярты гәүдәгез изелгән иде бит...
Тәбриснең йөрәге сискәнеп китте. «Ярты гәүдә...» диме?! Димәк,
аяклары... Кинәт ачыргаланып кычкырып җибәрде:
– Аякларым... Аякларым юкмыни?!
– Ни аяныч, соравыгызга «әйе» дияргә генә кала. Коткарырлык хәлдә
түгел иде шул алар... Берсе – тездән, икенчесе – тубыктан... Әмма сез исән.
Шуңа шатланыгыз. Яши дә, йөри дә аласыз...
– Нинди яшәү, нинди йөрү ди... үрмәләпме?!
– Нигә үрмәләп... аякларыгызда... Алексей Маресьевны исегезгә
төшерегез әле. Укыгансыздыр бит мәктәптә аның батырлыгы турында?
– Укыдык... Тик... ул бит бердәнбер очрак. Бүтән юк.
– Ялгышасыз, егеткәем... Үземнең практикадан гына да мин сезгә унлап
мисал китерә алам. Хәзер медицина шактый алга китте. Менә дигән итеп
ясыйлар аякларны…

– Миңа егерме биш тә тулмаган бит әле. Гомер буе ясалма аяктамы?
Кемгә кирәгем бар минем?!
– Ничек инде кемгә?! Әти-әниегезгә... хатыныгызга...
– Нинди хатын? Мин бит әле... өйләнергә өлгермәдем...
– Ник ул кадәр аптырадыгыз? Хәер, сезнең очракта хәтер буталып алу
аңлашыла да... Нәрсәгә өлгергәнсез, нәрсәгә өлгермәгәнсездер... Никах
теркәү кәгазе генә берләштерми бит әле ир-ат белән хатын-кызны... Сер
түгел, бәхетсезлек килсә, кайбер хатын-кызлар беренче көннәрдә үк ташлый
ирләрен. Түзә алмыйлар... Ә сезнеке... Көне-төне яныгыздан китмәде
бичаракай, ничек түзгәндер... Бүген дә озакламый килеп җитәр... Без аңа
бәйләнеп тә тормыйбыз инде хәзер... Барыбер керә...
Докторның бу сүзләреннән түзмәде Тәбрис, үксеп елап җибәрде. Доктор
исә ләм-мим, бер сүз дәшмичә, әкрен генә торып, ишеккә юнәлде. Еласын...
Кайчак елап бушану-чистарыну да кирәк. Бу очракта бигрәк тә...
Көн буена күзен ишектән алмады Тәбрис. Аркасы оеп бетсә дә, икенче
якка борылып та ятмады. «Озакламый килеп җитәр...» – диде бит доктор.
«Хатыныгыз...» – диде. Хәер, кемдер берәрсе палатага керер өчен, Тәбриснең
хәлен белер өчен юри дә әйтергә мөмкин. Аңа кызыгып, запискалар язып
йөрүче кызлар юк түгел иде авылда да. Монда – Чаллыда тулай торак бүлмәсенә
күңел ачарга килеп-китеп йөрүче кызларның берәрсе булуы да мөмкин. Тәбрис,
шундый самими, беркатлы уйның күңеленә килә алуына аптырап, елмаеп куйды.
«Көне-төне яныгыздан китмәде...» – ди бит. Андый килде-китте җилбәзәк кызлар
йөрде, ди, аяксыз, өметсез «ит кисәге» янына. Тот капчыгыңны!
Чын мәгънәсендә гасырдан озынрак көн кичерде бүген Тәбрис. Палатага
ничә тапкыр доктор, шәфкать туташы, санитарка, идән юучы кергәнен санап
ятты. Ниһаять, доктор аның күңелен бераз күтәрер өчен, яхшыга өметләндерер
өчен генә әйткәндер дигән нәтиҗә чыгарып, ишеккә арты белән борылып ятты...
Ул тагын төш күрде. Күзен йомып, бераз йокымсырап китүе була... һаман шул
бер төш. Өстенә ажгырып трамвай, юк, трамвай түгел, тешләрен ыржайткан
аждаһа килә. Менә-менә кабып йотачак! Тәбрис, үзен-үзе белештерми,
рельслар буенча чаба. Юк шул! Чабам дип уйлый гына... Аяклары тыңламый.
Ничек тыңласын?! Юк бит аның аяклары! Ю-у-ук! Ю-у-ук! Ю-у-ук...
Кемнеңдер йомшак, назлы кулы маңгаена кагылганнан кинәт сискәнеп,
күзләрен ачты. Хәтерли ул бу кулларның җылысын... теге... ярымаңсыз,
үлем хәлендә яткан чактан... Наташа! Күңеленнән генә уйлаган кебек
тоелган иде, кычкырып әйткән икән Тәбрис аның исемен.
– Әйе, ялгышмадың... Мин... Наташа...
– Ничек инде син?! Кайдан? Кайчан?!
– Инде айдан артык синең яныңнан киткәнем дә юк диярлек...
– Теге чакта... трамвайда да син идеңме?!
– Әйе... мин идем...
– Ә нигә соң...
– Кузгалырга торучы трамвай алдына ыргылдың дисеңме? Мин шулай
синнән качып котылмакчы идем. Трамвай астына ташланмас дигән идем...
– Ә Чаллы? Ничек син Чаллыга килеп юлыктың?
– Дөресен генә әйткәндә, минем моннан киткәнем дә булмады.
– Бернәрсә дә аңламыйм... Ничек инде... киткәнең булмады?!

– Юлымда яхшы кешеләр очрады чөнки. Теге чакта, елый-елый сезнең
авыл урамыннан йөгергәндә, нәрсәгәдер абынып егылдым. Каршыма
килүче кыз мине кулымнан тотып. аягыма бастырды. Заһидә исемле.
Сезнең күрше авыл кызы. Беләсең син аны. Тугыз-унны сезнең авылга
йөреп укыган. Синең белән бер класста...
– Ә-ә-ә, әйе, беләм... Аның да әтисе, минеке кебек, колхозга газ ташый.
Яхшы танышлар гына түгел, әти-әниләребез дуслар да иде...
– Менә шул Заһидә мине, ай-вайлатып, үзләренә алып кайтты ул чакта.
Чаллыда мәктәптә эшли, татар теле һәм әдәбияты укыта булып чыкты.
Ял көннәрендә туган нигезенә, авылга... Озаклап сөйләшеп-киңәшкәннән
соң, мине дә Чаллыга китәргә күндерде. Бер бүлмәле фатиры бар икән.
Үзе белән бергә яшәргә дә ризалатты. Үзе эшли торган мәктәпкә тәрбияче
итеп урнаштыручы да ул. Хәтерлисеңдер, синең белән танышканда,
мин Свердловск шәһәренең пединститутында читтән торып укый идем.
Дипломым бар. Менә шулай төпләнеп калдым Чаллыда.
– Ничек инде... Син биш елга якын монда. Ә без... мин... бу турыда
берни дә белмәдем, белмим... Ышанасыңмы-юкмы, минем сине онытканым,
уйламаган көнем булмады.
– Ә мин?! Мин дә шулай... Тик... Әлеге дә баягы шул акыл иясе Заһидә
белән киңәш-табыш иткәннән соң, барлыгымны белдермәскә дигән карарга
килдек. Сезнең авыл гына түгел, Заһидә авылында да беркем минем турыда
белмәскә тиеш иде. Чыннан да, мине беркем дә танымый иде бит... Ай күрде,
кояш алды дигәндәй, бер үттем авылыгыз урамыннан... Ә сине... өзелеп-
өзелеп сагынам, күрәсем килә... Берсендә төнгә каршы җәяүләп авылыгызга
кадәр килдем хәтта. Тәрәзәгездән гәүдәңне күреп-карап тордым да...
– Тәрәзә шакысаң, кергән булсаң шунда...
– Нәрсә үзгәрер иде? Әтиең турында әйтә алмыйм, әниең мине мәңге дә
кабул итмәс иде. Әтиеңнең Наташа белән булган хәлләрен исенә төшерде
Заһидә... Шул турыда ишеткәч, әниеңне аңладым да шикелле... Кызык
бит! Сезнең авылда да, башка авылларда да моңа кадәр беркем рус егетенә
кияүгә чыкмаган, рус кызларын беркем киленлеккә алмаган икән.
Тәбрис ирексездән көлеп куйды да:
– Син рус түгел ләбаса, белорус кызы... – диде. Бераз уйланып торгач: –
Ялгышалар... Бар иде безнең авылда бер рус хатыны. Сугыштан Муллахмәт
абзый ияртеп кайткан... Бар иде дип, хәзер дә бар... Өлкән инде... Хәер, аның
рус милләтеннән икәнен беркем дә белми хәзер... Үзе дә оныткандыр... –
дип, үз сүзеннән тәм табып, рәхәтләнеп көлде. – Пелагея исемле булган
ул... Мулла Фатыйма дип исем кушкан...
– Авыл кешесе өчен рус ни, белорус ни – бары да бер. Тәфсилләп,
тамырына төшеп торалар дисеңме? Рус булгач рус! Бетте-китте! Исем
дигәннән, мин мәчеттә мулла белән киңәшкән идем ул турыда, Заһидә
белән баргач. «Әти-әниең биргән исемеңне үзгәртмә, калебең кыйбла якка
карамаса, исем үзгәртүнең файдасы булмас...» – диде.
Тәбрис әлеге сүзләрне баш мие аша үткәреп, нидер әйтергә өлгергәнче,
Наташа, сәгатькә күз салып, урыныннан сикереп торды.
– О-о-о! Балалар бакчасына соңга калам икән бит... Иртәгәгә кадәр... –
дип, йөгерә-атлый ишеккә юнәлде.

Ә Тәбриснең җанын Наташага бирергә өлгермәгән сораулар, сорау биреп
тә алынмаган җаваплар кимерде. «Балалар бакчасына соңга калам...» – диде.
Шунда эшлидер дияр идең, «Заһидә үзе эшли торган мәктәпкә тәрбияче
итеп урнаштырды...» дигән сүзе дә булды. «Ә... бәлки... үз баласы, ягъни
безнең балабыз...» Тәбрис үз уеннан үзе үк сискәнеп китте. Әйе. Хак.
Йөкле иде аның Наташасы. Теге чакта, бу хәл фаш булуга, әтисе Василий
Михайлович кырт кисеп әйткән иде: «Арагызда мәхәббәт бардырмы-юкмы,
анысы – сезнең эш, тик баланы ятим итәргә рөхсәтем юк!»
Баланы ятим итмим диюе генә ансат, чит-ят җирдә торыр урынсыз,
туганнар, дусларсыз, ирсез ялгыз башы бала табарга җөрьәт итә алмавы
да мөмкин Наташаның. Һәм бу аңлашыла да. Гаеп итеп тә булмый. Бәлкем
башка берәүне очраткандыр, кияүгә чыккандыр, бәби дә тапкандыр. Биш
ел эчендә ни булмас дисең...
Башында кайнаган сорауларының кайберләренә үзе үк җавап табып,
кайбер җавапсызларын уенда кабат-кабат әйләндереп, төнне йокысыз диярлек
үткәрде Тәбрис. Уколлар кадалды, дарулар эчелде, иртәнге, көндезге ашлар
ашалды, Наташаның килүен дүрт күз белән көтеп аласы гына калды.
Тик көндезге йокы сәгатеннән соң палатага Наташа түгел, Заһидә килеп
керде. Дөресрәге, Тәбрис башта танымады аны. Калын коңгырт чәчләре
ике толымга аерып үрелгән, уртача буйлы, ак алъяпкычлы, иреннәре белән
бергә гел елмаеп торучы яшькелт-зәңгәр күзле, чаялыгы тыйнаклык пәрдәсе
артына яшеренгән самими кыз баланы кыска бөдрә чәчле, шактый таза
гәүдәле, уйчан моңсу күзле, сынаулы карашлы хатын-кыз алмаштырган иде.
– Наташа урынына мин килгәнгә аптырама, – диде ул. – Ислам кичә
бакчадан авырып кайтты. Температурасы бар, бераз ютәлли дә...
– Кем соң ул Ислам? Мин белмим бит әле...
– Менә сиңа мә! Торып-торып бер амин дигәндәй, Наташа әйтмәдемени?!
Синең улың... Сезнең улыгыз... Дүрт яшь инде... Атлап йөрүләренә кадәр
нәкъ үзең!
Яткан җиреннән торып ук утырды хәтта Тәбрис. Ниһаять, үзен бераз
кулга алгач, башында буталышкан сораулар арасыннан берсен сайлап алды:
– Ни өчен Ислам?
– Мулла кушкан исеме шул... Ә кем булырга тиеш иде соң, Ислам булмаса...
Әле улыгыз туганчы ук Наташа белән икәү сайладык. Әнидән ишеткәнем
бар иде, имеш, бала дөньяга килүгә, аңа берәр исем кушарга кирәк, юкса
шайтан исем куша икән дип. Шул ырымны әйткән идем мин аңа. Исендә
калдырган булган. Миннән киңәш сорады. Татарда иң дини исем нинди
дип... Мин тоттым да әйттем уема килгән беренчесен... Аннары, роддомнан
чыккач диюем, мәчеттә мулла колагына пышылдады шул исемне. Әйткәнемә
ышанмассың да бәлкем, юл буе елаган бала, исемен пышылдагач шым булды
гына түгел, елмаеп җибәрде. Ошатты исемен. Үз күзләрем белән күрмәсәм,
мин дә ышанмас идем, билләһи! Без барган-барган Наташаның исемен дә
мөселманныкына алмаштыртмакчы идек тә. Сайлап та куйган идек. Нәфисә
дип. Мулла ризалашмады. Кырт кисте. Исем алмаштыруда түгел хикмәт диде...
Шулай сөйләнә-сөйләнә букчасын бушата башлаган иде Заһидә, палатага
бала чагын, әнисе пешергән ашны хәтерләтеп, тәмле ис таралды.
– Аллага шөкер, суынмаган икән әле... Кат-кат төргән булдым инде…

Әйдә, суынганчы ашап ал. Мин сөйләрмен, син ашарсың дигәндәй... Тавык
шулпасы, тавыгы авылныкы, шикләнмә. Токмачны Наташа кисте бу юлы.
– Наташааа?! Наташа дисеңме?
– Абау! Ник шул кадәр аптырадың юк эшкә? Нәрсәсе бар инде аның теләге
булган кешегә?! Үтмәс пычкы белән урман кисү түгел ләбаса! Әле син аның
пешергән бәлешләрен ашап карасаң! Бервакыт мәктәп директорының туган
көненә пешергән иде. Исләре китте директорыбызның Наташа пешергәнен
белгәч. Кабат-кабат сорый ышанмыйча. «Бу кадәр тәмле итеп пешерүнең
серләрен каян беләсең, син бит белорус кызы...» – дигән иде, «Мин үземнең
белорусмы, русмы, татармы икәнлегемне үзем дә белмим инде хәзер...» –
дип әйтеп ташламасынмы Наташа саф татарча! Ачкан авызлары ябылмыйча
калды кайбер русча гына «сиптерүче» татарларыбызның...
– Туктале, Заһидә, ул кадәр арттырып җибәрмә инде син, мактыйм дигәч
тә. Чыннан да, каян белсен, ди, Наташа татар телен?!
– И-и-и, җаныкаем, әле сөйләшеп күрсәтмәдемени сиңа?! Теләгән
кешеме?! Ишеткәнең юкмыни, студент имтихан алдыннан бер төндә
кытай телен өйрәнә дигәнне?! Без бераз озаграк – биш еллап өйрәндек
Наташа белән. Дөресрәге, мин өйрәттем, ул өйрәнде. Беренче очрашып
танышкан көннән «Мине татарчага өйрәтәсең!» дигән шарт куйды.
Наташага гына түгел, миңа да сабак булды бу хәл. Мин бит мәктәптә татар
теле һәм әдәбиятын укытам. Без балаларга, сөйләм теленең нечкәлекләрен
өйрәткәнче, катлаулы кагыйдәләрне төшендерергә тырышабыз. Хәзерге
балалар телнең тәмен, нечкәлекләрен тоеп, аңлап сөйләшми ләбаса,
бигрәк тә шәһәр җирендә. Телне белмәгән бала кагыйдә тукылдатып кына
дөрес сөйләмне мәңге үзләштерә алмаячак. Көне-төне татарча сөйләшеп,
шигырьләр ятлап, җырлар өйрәнеп кенә камил белергә мөмкин телне. Үз
тырышлыгың белән. Укытучы тырышып кына булмый! Наташа – моның
анык мисалы.
Тәбрис гаҗәпләнүен яшерә алмыйча көлеп җибәрде.
– Наташа да шигырь ятлыймыни?
– Ятлый! Ничек кенә әле! Син аның җырлавын ишетсәң!
...Син – гомер агышларым,
Син – минем сагышларым...
Син – минем шатлык илем,
Югалту, табышларым...
– дип җырлап җибәрсәме?! Еламый тыңлап кара!
Заһидә сөйләгәннәргә күңеле ышанып җитмәсә дә, Тәбриснең колагына
Наташаның моңлы җыр тавышы ишетелеп киткәндәй булды:
...Син – минем сагышларым...
Югалту, табышларым...
Стена ягына борылып ятты... Ул елый иде... Заһидә әкрен адымнар белән
ишеккә юнәлде...
Икенче көнне дә килде Заһидә. Бу юлы да үзе өчен көтелмәгән ачышлар
ясады Тәбрис, әллә никадәр яңалыклар белде. Белгән-ишеткәннәре арасыннан аны иң гаҗәпләндергәне, Заһидәгә ияреп, Наташаның мәчеткә
йөрүе, догалар ятлау-өйрәнүе булгандыр, мөгаен.
– Исламны икәүләп, алмаш-тилмәш карап үстердек инде. Өйләгә
кадәр мин мәктәптә, өйләдән соң Наташа озайтылган көн группасына
китә. Аннары балалар бакчасыннан урын бирделәр... Баштарак Ислам
икебезгә дә «әннә» ди иде. Үсә төшкәч, теле тәмам ачылгач кына миңа
«әни» диюеннән туктады... – дип, үзе искә төшергән, сөйләгәннәреннән
тәм табып, рәхәтләнеп көлеп тә алды.
...Ә Тәбриснең тизрәк кабат Наташаны, аннан да бигрәк улын – Исламын
күрәсе килә иде. Аны күрми торган дүрт-биш көн елга тиң кебек тоелды.
Менә, ниһаять, палата ишегендә Наташа күренде. Шул мизгелдә әйтерсең
бүлмәдә ялтырап кояш чыкты.
– Саттымы Заһидә минем бөтен серләремне?.. – диде ул, ишектән керә-
керешли саф татарчалап. – Менә ышан син аңа. Хәер, үзем дә сиздермә
дип кисәтә белмәдем шул. Сиңа сюрприз ясамакчы идем...
Сәер иде Тәбрискә аны тыңлап торуы. Наташа да кебек, түгел дә. Шулай
булмый ни! Андый хәлләрне ишеткәне булса да, ул белгән Наташа – белорус
кызы шулай тиз арада үзенә бөтенләй ят телне өйрәнә, камил итеп сөйләшә
алырга мөмкинлеге башына да килеп карамаган иде аның.
– Бик тиз түгел инде, биш елга якын вакыт үтте бит, – диде Наташа
Тәбриснең гаҗәпләнүле соравына каршы. – Беренче көннән үк Заһидәдән
бер генә сүзне дә русча әйтмәвен, минем белән гел татарча гына сөйләшүен
үтендем. Бик тә серле, хәйләкәр, теләсә кемнең теше үтмәслек тел булып
чыкты бу татар теле. Үзегез кебек... Җиңел генә өйрәнермен, аңлармын
димә... Баштарак бик җиңел булмады анысы... миннән бигрәк Заһидәгә.
Һәрбер сүзне, җөмләне күпме мәртәбәләр кабатлап кара әле син минем
истә калганчы... Әле миңа камилләшәсе дә камилләшәсе... Бик күп рус
сүзләре кысылып китә сөйләшкәндә. Телнең нәфислеге, матурлыгы югала
бит катнаштыра башласаң... Исламны да күбрәк Заһидә сөйләштерә...
– Кеше ышанмаслык гаҗәп хәл бит бу! Үзем сине тыңлыйм, ә акылым
һаман ышанып җитми...
– Мин нәрсә?! Әле син Исламның – улыбызның сөйләшүен ишетсәң!
– Кайчан күрәм инде мин аны?! Бик тә күрәсем килә бит!
– Үзем дә шул турыда уйлыйм. Бүген дә әллә алып барыйм микән
дигән уй кергән иде башыма. Тик... бу мәсьәләне уртага салып сөйләшеп,
киңәшеп эшлик әле без. Сине бу хәлеңдә күрү кирәкмәстер аңа. Менә...
аягыңа баскач... йөри башлагач...
– Нинди аяк, нинди йөрү турында сөйлисең син?! Булмаганны...
– Ничек инде булмасын?! Карадылар... үлчәмнәрне алдылар бит. Шушы
көннәрдә китерсәләр, әкренләп басып, йөреп тә карарбыз, Алла боерса.
– Барып чыга торган эш дип уйлыйсыңмы син моны?
– Ә нишләп барып чыкмаска тиеш, ди, әле ул?! Чыгачак! Мин сиңа бик
тә ышанам! Дөрес, ясалма аякларга басуга йөреп тә китә алмассыңдыр
баштан ук. Култык таяклары да кирәк булыр. Әмма... Икәүләп тырышсак,
барысын да җиңеп чыгачакбыз.
– Син бу сүзләрне чынлап сөйлисеңме, әллә мине кызганып, мескен хәлемне
вакытлыча җиңеләйтер, оныттырып торыр өчен генәме?! Мин бит гомер буе гарип булачакмын. Күпме тырышсам да, ялварсам да, киселгәннәре урынына
икенче аяклар үсеп чыкмаячак. Кирәкме сиңа гомерлек бәла, газап?!.
– Дөрес әйтәсең, яңа аяклар үсеп чыкмас чыгуын. Тик... бөек кодрәт иясе
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте чиксез. Сорый белергә генә кирәк. Хәлеңне
җиңеләйтер... Син больницадан чыккач, иң әүвәлге эш итеп мәчеткә
барырбыз, яме, дога кылырбыз, ялварып сорарбыз...
– Мәчеткә?! Мин?! Аллаһны бар дип тә белмәгән мәхлук... Аракы
дәмләүче... Аякларым да шул хәмер аркасында...
– Күрәчәгең булган ул, Тәбрис! Минем дә гаебем бар, уйлап карасаң, бик
тә вакытсыз юлыңа туры килдем... Үзеңне алай битәрләмә. Айнымас эчүче
түгел лә син. Яшь чагында була торган хәл. Син беренче дә түгел, соңгысы
да түгел. Иң мөһиме – вакытында тәүбә итү... Заһидә авылга кайткач ишетеп
килгән, анда әниең бу хәлгә таруыңны ишеткәч: «Теге кызның гына каргышы
төште...» – дип елый икән. Мин кем соң каргап каргыш төшерергә...
– Әйтеп кенә бетермисеңдер, каргагансыңдыр да, рәнҗегәнсеңдер дә.
Мине куркаклыкта гаепләсәң дә, хаклысың. Ике ут арасында калдым
шул ул чакта, дөресен генә әйткәндә... Кадаклап куйган кебек. Артыңнан
йөгерергә, юлыңнан туктатырга аякларым юк идемени?!
– Әллә бер дә уйланмагандыр дисеңме син мине ул хакта? Ничек кенә
уйландым әле. Иң мөһиме – син исән! Барысына да сине яратуым «гаепле».
Бик яраттым шул мин сине беренче күрүдә үк... Мәңгелек мәхәббәт белән
яраттым... Ни эшләмәссең чын ярату хакына!
...Бүген Тәбрисне аякка бастырып караячаклар. Ясалма аякларга.
Аякларны палатага кертеп, ул яткан караватка куйдылар да инде. Сул
аяк тездән түбән ясалган, тубыктан. Икенчесе – уңы – бот төбеннән.
Тәбрис хәтта тотып карарга да җөрьәт итмәде. Дулкынлану, билгесезлек,
чарасызлыктан йөрәгенең сулык-сулык тибүен генә ишетте. Менә, ниһаять,
палатага аңа операция ясаган табиб, шәфкать туташлары, тагын берничә
ят кеше, аларга ияреп, Наташа килеп керде.
– Йә, егеткәем, Аллага тапшырып, бүген йөреп карыйбыз, тиз генә
ияләшеп йөреп китә алсаң, өеңә дә чыгарырбыз...
«Өеңә дә чыгарырбыз...» дигән сүз сискәндерде аны. Чыннан да, кая
барыр соң ул моннан чыккач? Фатиры да, өе дә юк бит аның Чаллыда.
Туган нигезгә кайтып егылырмы? Тәбриснең кайгысыннан әнисен инсульт
бәргәнен белә торып... Ишетү хәсрәте бер хәл, улын аяксыз күрсә, йөрәгенең
түзмәячәге көн кебек ачык...
– Йәле, йә, җайлап кына торып утырыйк. Юк-бар уйларга бирешергә
тиеш түгел син хәзер. Фәкать аякка басу, йөреп китү турында гына... Менә
шулай... Каушама ул кадәр. Тынычлан. Йөрәгеңнең типкәне миңа кадәр
ишетелә юкса... – Инде тәмам үз кешегә әйләнгән, чын мәгънәсендә үлем
тырнагыннан тартып алган чал чәчле табиб Әнәс Лотфуллович шулай
ягымлы теле белән тынычландыра, көч бирә торды аңа.
Аякларны тиешенчә беркетеп куйгач, ике култыгыннан җайлап кына
тотып, күтәреп диярлек бастырып куйдылар Тәбрисне.
– Йә-йә, инде әкренләп кенә атлап карыйк...
Тубыктан киселгән аягының авыртуын тоймады да бугай ул, әмма...
артык курку-каушауданмы, ясалма аякның салкыныннанмы, атларга тырышканда ышкылуыннандырмы, тездән киселгән сул аяк әрнеп авыртып
куйды. Тәбрис, ыңгырашып, үзен тоткан кулларга сыгылып төште. Тагын
торып басты, тагын сыгылды...
– Башта шулай кыенрак булыр, – диделәр аңа. – Үз аякларың түгел бит...
җайлашырга, күнегергә кирәк...
Адәм баласы барысына да күнә дип юкка гына әйтмиләрдер. Җайлашты,
күнде Тәбрис тә. Йөргәндә ышкылудан чиләнеп, канап чыккан җәрәхәтләрнең
әрнүенә чыдый алмыйча, ясалма аякларны салып ташлаган көннәре дә күп
булды. Андый чакта ул кайчандыр укылган китаплардагы геройларның
батырлыкларын исенә төшерде. Алексей Маресьев, Зоя Космодемьянская,
яшь гвардиячеләр, Муса Җәлил, Дмитрий Карбышев… Фатыйх Кәрим,
әнә, ике мәртәбә яраланган, пуля тигән, яраларыннан кан агып торган
килеш тә окопта ятып калмаган, фашистларга каршы ташланган... Ә ул?!
Булдыра алмыйм дип, шушы яшеннән көннәр буе караватта аунап ятсынмы?
Улына – Исламына нинди үрнәк күрсәтә әти кеше...
Больницадан туры Заһидәнең бер бүлмәле фатирына кайттылар алар.
Заһидә кырт кистереп шулай диде:
– Миңа кайтасыз, пока миндә яшисез... Бетте-китте! Аннары күз күрер...
Алла язмаган эш булмас, җайланыр...
Больницадан ике култык таягына таянып чыккан иде, хәзер берсенә генә
таяна Тәбрис. Шулай булмыйча чарасы да юк. Заһидә белән Наташа көне буе
эштә. Үзе бер хәл, баланы ашатасы, көйлисе бар бит әле. Ислам баштарак
бакчага йөрмәде. Әнисе кыстаганга җавабы бер: «Бакчага балмыйм, әти
белән калам...» Әтисен чит итмәвенә, ятсынмавына эчтән генә икесе дә
сөенделәр. Баланыкын белмәссең, киреләнүе, әтисенә якын килмәве дә
мөмкин иде бит. Дөрес, әле бер-берсен күргәнче үк Наташа бик тә тырышты
баланы әтисенә якынайту өчен. Кирәксә-кирәкмәсә дә һәр сүзгә диярлек
«әти» сүзен кыстырып сөйләде. «Әтиеңнән сорарбыз...», «әтиең рөхсәт
итсә...», «әтиең кайткач...», «әтиең ни әйтер». Шулай һәр сүзгә «әти» сүзен
кыстырып, зурайтып сөйләү үзенә дә бик кулай. Тыңламыйча киреләнеп
елаганда да, йокларга, ашарга теләмәгәндә дә, бу тылсымлы сүзнең тәэсир
көче әйтеп бетергесез зур иде.
Көннәрдән-беркөнне Заһидәнең кияүгә чыгачагы мәгълүм булды.
Үзе һаман: «Беркая бармыйсыз, миндә яшисез...» – дип тәкрарлап торса
да, Тәбрис белән Наташа, бер бүлмәле фатирда бишәүләп яшәү мөмкин
түгеллеген бик яхшы аңлаган хәлдә, авылга китәргә ниятләделәр. Авылга
дигәндә дә, Тәбриснең туган авылына түгел, Заһидәләр авылына. Әле
үзләреннән башка беркем дә белмәгән яшерен серләре бар иде аларның.
Тагын биш-алты айдан бер фатирда бишәү түгел, алтау яшәргә тиеш
булачаклар, чөнки Наташа буйга узган иде...
– Авылда буш өйләр буа буарлык, – диде Заһидә. – Теләсә кайсын сайлап
ал. Безнең әниләр күршесендәге йорт та буш. Тотыгыз да шунда кайтып
урнашыгыз. Колхоз рәисе безнең туган тиешле, каршы килмәячәк.
Җан биргәнгә җүн бирер дип белми генә әйтмәгән халык. Чыннан да,
шул Заһидә әйткән өйгә җайлы гына кайтып урнаштылар. Алты почмаклы
менә дигән шыгырдап торган агач йорт. Газы-суы кергән. Нигез хуҗалары
Себер ягында төпләнеп калган уллары янына күченеп киткәннәр икән.

Күпме тырышып карасалар да, йортларын сатып алучыны тапмаганнар.
Колхоз карамагына тапшырып киткәннәр булып чыкты.
Бик үк «төшемле» булмаса да, эш тә җайлы гына табылды. Наташаны мәктәп
ашханәсенә пешекче итеп алдылар. Тәбрис хезмәт остаханәсенә урнашты.
– Хәзерге балалар кулларына телефоннан башка нәрсәне тота
белми, – диде мәктәп директоры. – Әти-әниләренең дә белмәмешләргә
исләре китми. Балта, пычкы, чүкеч тәмен, агач, тимер исен татытасы иде
шуларга... Станок, инструментлар бар, өйрәтүче генә табып булмый.
Тәбриснең башы күккә тиде. Бала вакытыннан әтисе янында балта-чүкеч
тотып кайнашырга ярата иде бит ул. Өй җиһазларына кытлык заманында
өстәл-шкафлар да ясап куйдылар. Ишекләренә агачтан сырлап-сырлап
бизәкләр дә уйдылар әле. Күрше-тирәнең исләре киткән иде күреп. «Безгә
дә ясамассызмы...» – дигәннәр иде.
Күп тә үтмәде, Тәбрис янына бер көтү малай җыелды. Эшләренең нәтиҗәсен
күреп, көннән-көн кызыксыныбрак эшли башладылар. Баштарак остаханәгә
чакырып кертә алмый иде, хәзер исә куып чыгара алмый. Малайларны гына
түгел, хәтта кызларны да. Ни генә ясамыйлар алар хәзер: өстәл-урындыклар,
күмер савытлары, кисәү агачлары, китмән, сәнәк, көрәкләр, чүп түгә торган
арбалар, урам капкасы буена эскәмияләр, хәтта тимер койма, капкаларга кадәр...
Авыл халкыннан заказлар килә тора, әзме-күпме акчасы керә тора...
Наташаның «кулы тәме»н дә бик тиз төшенеп алдылар. Коръән ашлары,
туй, төрле бәйрәм мәҗлесләренә бәлеш, гөбәдия, өчпочмак, өлеш ишеләрне
аннан гына пешертәләр.
Кичләрен, эштән бушаган араларда Тәбрис дини китаплар укый, төрле
догалар өйрәнә башлады...
Һәм... ямьле җәйдә – изге Ураза гаете көнендә уллары Инсаф дөньяга
аваз салды.
Ә язның бар табигать уянган, бөреләр дөньяга күзен ачкан мәлендә очар
кошлар аңа җылы яктан «тәпи» алып кайтты... Теле дә тиз ачылмакчы: «әттә»,
«әннә», «әббә», «бабба»ларны тезә генә. Аның һәр көне әтисенең кочагыннан,
«үчти-үчти»еннән башлана. Ислам мәктәпкә җыена. Энесенә дә үзе белгән
хәрефләрне танытмакчы, «Әлифба»сын ала да: «Монысы «ата» дигәндәге
«а», монысы «бала» дигәндәге «б», – дип, көн саен «дәрес» бирә...
...Көннәрдән-беркөнне кичкырынлап ишек шакыдылар. Наташа белән
Тәбрис икесе беравыздан «керегез» дияргә өлгергәнче, өй ишеген киереп
ачып, керә-керешкә үк сүгенә-сүгенә Мөэмин килеп кермәсенме?!
– И-и-и, оятсызлар дими, кем диярсең боларны, бер дә кайтып күренмичә,
хәл дә белешмичә, күршедә генә яшәп ятсын әле балаларың...
– Күршедә генә түгел инде, әти, күрше авылда, җиде чакрым...
– Не сметь каршы сөйләргә... Миңа димәгәе... җиде түгел, җитмеш
чакрымда булсын! Ата-ана хакы бар бит әле бу фани дөньяда...
– Без әллә кайчан кайтыр идек тә... Әни ни әйтер...
– Мин ни әйтсәм, ул да шуны әйтер... Аллага шөкер, торып йөри башлады
инде хәзер, рәтләнеп килә. Озакка сузылды инсульт дигәне дә... Давай, тиз
генә җыеныгыз да... киттек! Машина көтеп тора...
...Ишектән Наташа, аның артыннан Ислам, Тәбрис, иң соңыннан
Инсафны күтәргән Мөэмин килеп керде.

Наташа караватта тәсбих тартып утырган Рәфинәнең алдына килеп
тезләнде.
– Исәнме, әнкәй! Менә без кайттык. Хәлләрең ничек? Исән-имин генә
гомер итәсезме? Зинһар, ачулана, рәнҗи күрмә безгә... Гафу ит...
Үзенә шулай ягымлы, җылы итеп саф татарча дәшкән хатын-кызның йөз
чалымнарын кайдадыр, кайчандыр күргәне бар кебек тоелып китте Рәфинәгә.
– Кем булды соң бу, улым? Күргәнем дә бар кебек тоела... Танып
җиткермимме шунда... Күземне әйтер идем... Сукыр тавык... – дип, янына
килеп баскан улына дәште Рәфинә.
– Кем булсын, әнкәй, киленең... Синең киленең...
– Исеме юкмыни киленнең? Хәзер килен дип дәшү мудысы бетте бит
инде, исем кирәк.
– Наташа аның исеме, әни, Наташа...
– Тагын... Наташамы?!. Хикмәти Хода... – Рәфинә бер генә мизгелгә
«телсез» калды. – Нинди Наташа булсын, ди, бу?!
– Әйе, әни, Наташа, синең оныкларыңның әнисе.
– Алай булгач, нигә ул безнеңчә сөйләшә?.. Үзләренчә, русча түгел...
– Тырышты... Өйрәнде киленең, сезнең хакка, минем хакка... Чын ярату
хакына...
– Бәрәкалла! Ул бит бер дә ялгыштырмыйча сөйли. Мин, билләһи-
валлаһи дип әйтәм, аның кебек шома сөйли алмыйм, күпме тырышсам да...
Алай була, ди, микәнни?! Ә нигә мин русча бер сүз дә белмим алай булгач,
Ходайның хикмәте, век яшәп...
– Век яшәсәң дә, димәк, әле син чын яратуның ни икәнен белеп
бетермисең булып чыга түгелме, әнисе... – дип, сүзгә кысылды Мөэмин.
– Чын ярату дигәннәренең ничегрәк икәнен син бә-ә-әк шәп беләсең
инде, тәҗрибәң зур!
Сүз очының кая барып ялганганын аңлап, дүртесе бергә дәррәү көләргә
тотындылар. Нидән көләргә икәнен аңлап бетермәсәләр дә, аларга Ислам
белән Инсаф та кушылды…


Эпилог
Әнкәемнең бертуган сеңлесе вафатыннан соң кызы Коръән ашына
чакыргач, кайтырга ниятләп, юлга җыендым...
Туган авылым булмаса да, әнкәемнең якын туганнары гомер кичте бу
авылда. Хәзер инде берсе дә юк. Хатирәләр яңартып, уйланып барганда,
каршыма килүче миңа бөтенләй таныш түгел ханым:
– Исәнмесез! Гафу итегез, сез язучы бит, шагыйрә... – дип дәшкәч,
аптырабрак калдым. Шаяртырга тырышып:
– Шулай бугай шул... – дидем.
– Мин мәктәптә татар әдәбиятын укытам. Без сезне бик яхшы беләбез.
Иҗатыгызны яратабыз.
– Илтифатыгызга рәхмәт... Тик... минем шигырьләрем дә, повесть-
хикәяләрем дә мәктәп программасына кертелмәгән бит, – дидем мин, таныш
түгел ханымның тыйнак иҗатымнан хәбәрдарлыгына аптыравымны яшерә
алмыйча.

– Без кертелгәнме-кертелмәгәнме дип тикшереп тормыйбыз, бөтен якташ
иҗатчы-язучыларыбызны барлыйбыз, өйрәнәбез...
Бер-беребезгә рәхмәт әйтеп, уңышлар теләп саубуллаштык. Озак
гәпләшеп торырга вакыт чамалы, көндезге уникегә дип билгеләнгән Коръән
ашының сәгате җитеп килә иде.
Мин килеп кергәндә, түр якка әзерләнгән табын тирәли берничә ир-ат
утырганын күреп, алар белән ым кагып кына исәнләштем дә туганнан туган
сеңелгә үземне гаҗәпләндергән очрашу турында әйттем.
– Ә-ә, әдәбият укытучысы булгач, Наташа инде ул, – диде сеңел, бер дә
уйлап-аптырап тормыйча гына.
– Кем соң ул Наташа? – дидем мин. – Ә нигә Наташа? Керәшен татарымы
әллә?
– Бер-ике җөмлә белән генә аңлатып булмый, озаклап сөйләргә кирәк
аны... Менә... хәзрәт килсен дә, ашны үткәрик тә...
Ул да булмады, ишектән «Әссәламегаләйкүм, исән-сау гына торасызмы?
Йортыгызга иминлек, бәрәкәт бирсен...» – дип, кәләпүшле ир-ат килеп
керде.
«Хәзрәт» дигәч, мин аны башына чалма чалган, ак сакаллы, өлкән
яшьтәге карттыр дип күзаллаган идем, гомер уртасыннан узып баручымы,
әллә җитеп кенә килүчеме ир-ат булып чыкты. Миңа борылып:
– Кунагыгыз да бар икән, исән-сау гына килеп җиттегезме? – диде дә
хәзрәтебез табын ягына таба юнәлде. Таянып килгән таягы белән кереп
баруын күргәч:
– Хәзрәт, рәхим итеп таягыгызны бирсәгез, мин алып куяр идем, –
дигәнемә, елмаеп:
– Рәхмәт, мәшәкатьләнмәгез... таякка таянуым хәерлерәк булыр, йә
егылып китәрмен, аякларым үземнеке түгел бит... – дип, шактый аксап,
табын янындагы үзенә билгеләнгән урынга барып утырды...
Мәҗлес тәмамланып таралышканда, хәзрәт, сеңелемә бик зур рәхмәт
әйтеп:
– Озакка кайттыңмы, Заһидә, кайчан китәсең? – дип сорады да, җавап
көтеп тормыйча, сүзен дәвам итте: – Күргән-белгәннәргә сәламнәребезне
күндерерсең Чаллыга баргач, безгә дә рәхим ит киткәнче, Наташа да шат
булыр... – дип өстәде.
Сеңелнең:
– Үзегез ничек? Икегез генәме? Балалар кай якларда? – дип соравына:
– Олысы Казанда. Ишеткәнсеңдер дә бәлкем, укытучы һөнәрен сайлады.
Төпчегебез – табиб. Әлмәттә яши. Өч оныгыбыз бар. Икебезнең дә әти-
әниләр гүр иясе инде... – диде дә, саубуллашып, ишеккә юнәлде.
Табынны җыештырып, чәйләр эчеп алгач, сеңел: «Менә хәзер рәхәтләнеп
тыңла инде...» – дип, җайлап утырды да сөйли башлады...
Мин сеңлем Заһидә сөйләгәннәрне фәкать әдәби калыпка салып, түкми-
чәчми бәян итеп, синең хөкемеңә тапшырырга ниятләдем, кадерле укучым!

 

«Казан утлары»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев