Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Райнур Әгъләметдинов: «Чат»

(ХИКӘЯ)

Урамда яңгыр ява. Чиләкләп коя. Әйтерсең: “Яңгыр кирәк, яңгыр җитми”, дип зарлана идегез. Менә сезгә яңгыр, рәхәтләнегез!” — диюе... Чулпан үзенең кызы белән хастаханәдән кайтып бара. Автобус тулы кеше. Яңгыр коеп яуганда? гел шулай шыплап тула ул.

«Нур» мәчете тукталышы. Киләсе тукталыш — Горький паркы».

— Әни, әнә, бабай! — Җиде яшьлек Сәйдә? парланган тәрәзәне кулы белән сөрткәләп? зур түгәрәк ясаган. Шул түгәрәккә нәни бармагын төртә.

— Кызым, тик кенә утыр.

— Галимҗан бабайга охшаган... — дип кабатлады кыз.

— Каян килеп Галимҗан бабаң булсын инде ул, кызым? Ниндидер сукбай. Кагылма тәрәзәгә. Кофтаңны пычратып бетергәнсең бит инде, җә. Ник тик кенә утыра белмисең икән син?!

Кыз бала күзен һаман тәрәзәдән алмады. Әнисе җилтерәтеп утыргычка утыртты, Сәйдә исә янә урамга үрелде. Сукбайга кул болгады. Аңа җавап итеп, сукбай да кулын күтәрде. Хәлсез кулын. Кыяфәте юк: тормыш таягы кыйнапмы-кыйнаган. Йөзендә мең дә бер җыерчык, яра эзе. Күптәнгеләре дә бар, яңалары да. Яңалары кызарып кутырлаган. Чәч-баш — җир-тузан. Шул пычрак, бит буйлап юылып, иягеннән тама. Күзләрендә — кара болыт, боз болыты. Шек... шек... Шул болыттан, туң күңел такталарына бәрелә-бәрелә, боз кисәкләре коела кебек. Йөрәкне өшетә...

Сәйдә сукбайга карап елмайды. Самими, беркатлы бала елмаюы иде ул. Бәхете чәчрәп торган.

Сез шунда сукбайны күрсәгез! Әле генә кара болыт каплаган карашы үзгәрде дә куйды. Кара болытны ертып кояш чыкты. Аннан ургылган яктылык урамда коеп яуган яңгырны, җиде нурга, җиде төскә җыеп, шәһәр күгенә элеп куйды. Салават күпере мәллә? Әйе, салават күпере! Ул күперне Сәйдә дә күрде. Күрде дә тагын да ныграк шатланып, көлеп җибәрде.

— Болгама теләсә кемгә кулыңны, кызым! — Кызганыч, әнисе генә берни күрмәде. — Нинди хәл ул?! Мин сиңа күпме әйттем! Бер колагыңа керми.

Юлларда көймә йөздерерлек су-күлләвекләр пәйда булды. Ярты сәгать эчендә җыелды алар. Шул су-күлләвекне як-якка чәчрәтеп, машиналар тыз-быз чапты. Вакыт — кичке биш, халыкның эштән кайтып барышы. Барысы да өйләренә ашыга.

Автобус кузгалды. Сәйдә барыбер тәрәзәдәге түгәрәктән күзен алмады. Теге сукбай автобус артыннан кулын күтәргән килеш карап калды. Кечкенә бер ноктага әйләнгәнче...

 

***

Моннан дүрт ел элек көз иртә килде. Сентябрьдә әле җылы була торган иде. Августның соңгы көннәрендә үк көз үз чыбыркысын шартлата башлады. Салкын, пычрак, яңгыр. Яратмый Чулпан көзне. Чөнки күңелне сагыш белән тутыра. Ә Чулпан бер сагышланса, каты сагышлана. Күңеле тула, елый башлый. Ә еларлык сәбәпләр шактый. Бик үк яхшы иргә эләкмәде ул. Эчәргә ярата торган булып чыкты. Танышкан гына чакта бер дә алай кебек түгел иде. Баһадир гәүдәле, типсә тимер өзәрлек ир, шул ук вакытта күзләре һәрвакыт елмаеп-көлеп тора, аралашырга ансат, рәхәт кеше. Чулпан аны бер күрүдә ошатты, бигрәк тә шул елмаеп торган күзләренә алданды.

Бүген шәһәрдән, ярминкәдән кайтып барышы. Җиләк-җимеш, яшелчә саттылар. Ике көнгә дип киттеләр, Чулпан икетуган апаларында куна калырга тиеш иде. Ходай рәхмәте, алып килгән тауарлары бик тиз сатылып бетте. Сәгать кичке бишләр тирәсендә бер әбигә соңгы кәбестәне төреп бирде.

— Тәмләп ашагыз.

— Рәхмәт яусын, кызым.

Болай булгач, кунып яталармы?! Җыенып юлга да кузгалдылар...

“Рәкыйпкә көтелмәгән бүләк ясыйм әле. Шатландырыйм. Кайтуына ашарына пешереп куйыйм”, — дип уйлады Чулпан. Рәкыйп хәзер комбайнда төн уртасына кадәр эшли, урып-җыю вакыты бит.

...Өй капкасы бикле иде. Тик тыштан түгел, ә эчтән. Сәер... Ник алай соң әле бу? Шаяралармы?

Чулпан берни аңламады. Уңлы-суллы бөтерелеп, нәрсә эшләргә белмичә капка төбендә шактый басып торды. Дөбердәтергәме? Шакыргамы? Өйдә кеше булырга тиеш бит. Капка тик торганнан эчтән бикләнә алмый!

Кибетче Суфия апа кайтып бара иде. Авылда бар яңалык кибеттә була. Бөтен гайбәтне шунда кереп чәйниләр. Чулпан белә: Суфия апага кеше белмәгән бөтен серләр таныш.

— Нишләп басып торасың, кызым? Кертмиләрме әллә? — дип шаярткандай итте ул.

— Исәнме, Суфия апа.

— Исәнме, исәнме... Бакча артлап кереп кара инде, моннан булмагач.

— Рәкыйп эштә түгелмени соң бүген?

— Бүген иртән яңгыр коеп яуды. Эшкә чыкмады алар.

— Казанда яумады...

— Казанга тиклем җитмеш чакрым бит ара. Урыны белән коя, урыны белән кояш.

— Эчтән ник бикләп куйган инде бу?

— Бакча артлатып кер син. Тавышланмыйчарак.

— Нишләп алай дисең?

— Моннан керә алмагач, дим...

Чулпан, аптыраса да, бакча артлатып керергә булды.

— Йә Аллам! Нәрсә бу?

Баскыч төбендә чит хатын-кызның аяк киемен күреп, Чулпанның күз аллары караңгыланып китте.

— Рәкыйп!

Ишекне ачкач та нәрсә күрәчәге күзалдына килеп баскан иде инде аның. Колагында Суфия апаның сүзләре: “Тавышланма, бакча артлатып кер”.

Башындагы ямьсез уе хата гына булса иде... Теләсә нәрсә күрергә әзер иде Чулпан, тик хыянәтне генә түгел.

Ишекләр, ачылганда, ишетелер-ишетелмәс шыгырдап алды.

— Рәкыйп!

Тәрәзә буена аш бүлмәсендәге кечкенә өстәл кереп утырган. Өстәл тулы кабымлык, буш шешәләр һәм чит хатын-кыз исе...

Бер мизгел эчендә бөтен тормыш чәлпәрәмә килде. Монда басып торуның файдасы юк иде инде.

— Молодец, Рәкыйп... — дип, бугазындагы төерен көч-хәл белән йотты да... борылды да чыгып йөгерде. Кая барганын белмичә чапты. Алны да, артны да күрмәде. Ә күзләреннән бертуктаусыз яшь акты...

 

×××

Һәр авылда эшкә нык кешеләр була. Җир җимертеп эшли торган ирләр. Алар тракторда, алар комбайнда яисә кырда, кулларына чалгы тотып, иртә-кич печән сызгырталар. Яз-җәй төнлә, ерактан-ерактан, бер сызыкка тоташып авылга таба аккан трактор гөрелтесенең ишетелер-ишетелмәс авазын тыңлаганыгыз бармы?

Террррр... Террррр... Төне буе терелди ул. Бер сәгатьлек тынлык, аннары иртәнге биштә тагын “терр” башлана...

Ул тракторларда авылның иң нык кешеләре эшли. Совет тәрбиясе алган ил уллары. Эшләүләре – мөмкинлекләренә карап, алган хаклары – хаҗәтләренчә.

Галимҗан абый да – шундыйлар рәтеннән. Ярты гомере трактор штурвалы артында узды. Була бит шундый кешеләр, аларга акча да, тәхет тә кирәкми. Алар – эш атлары. Рәхмәт өчен, кемгә дә булса файда китерүләрен тоюдан ләззәт, рәхәтлек алып яшәүче кешеләр. Яше буенча инде ул күптән лаеклы ялда. Барыбер, тракторына утыра да кырга чыгып китә, утыра да чыгып китә. Сүз әйтүче юк, киресенчә, элекке колхоз рәисе, бүген КФХ җитәкчесе — җирбиләүчеләр шат кына. Ник дисәң, аның хәзер җирендә эшләргә кешесе дә калмады. Галимҗан абый кебек нык кешеләр исән булсын. Картайды инде, сүз дә юк, буыннары сызлап интектерә. Элек сынган кабыргалары да вакыт-вакыт чәнчеп, гәүдәсен яңгыратып ала.

Эшкә каты кешеләр, эчсә, ташланып, акыллары әйләнеп чыкканчы эчә. Галимҗан абый да кайчагында чамасын белмәде. Тар дөньяда вакыт-вакыт үзенә урын таба алмый иде. Андый чакта кул аракыга үрелә. Бердәнбер улы да мәгънәсез булып чыкты. Үзе аек чагында әтисенең исереклеген яратмый иде. Кыйнап чыгарган чаклары да исәпсез. Мәнсезлеге белән дә каезлап...

Берсендә шулай улы янына кергән иде. Аерым йортта яши алар. Ул йортны торгызырга Галимҗан абый үзе булышты. Бурасын салырга, түбәсен ябарга. Заманында шабашта да шактый йөреп алган кеше булгач, куллары андый эшнең рәтен белә. Әзрәк салмыш иде. Фуражкасын янтайтып кигән. Элек гел керләнгән, трактор маена каткан булыр иде ул фуражка. Ә бүгенгесе чиста, яңа күренә. Кулында мүк өтергесе. Яңа өйнең бураларын мүкләргә кереп чыккалый ул шулай. Никтер, авызына әзрәк аракы кергәннән соң гына, дивар мүкләргә кирәклеге искә төшә. Улы Рәкыйп кызыл кар яуса да өтерге тота торган кеше түгел. Моны Галимҗан абый яхшы белә.

Рәкыйп көлә-көлә телевизор карап ята иде. Ниндидер кызыклы кино бара, күрәсең.

– Менә бүрәнәләреңне мүкләргә кердем әле, улым. Алайса, түр почмак бигрәк ямьсез, мүкләре чыгып, асылынып беткән. Өч почмагын бер кат мүкләдем инде мин аның... Түр почмагын тагын бер кат йөреп чыгарга кирәк булыр...

Рәкыйп җавап бирмәде, телевизордан бүленмәде.

– Менә, улым, – дип, улына якынрак килде Галимҗан абый. Фуражкасын салды. Кулында шуны бөтерә. Күзләрендә балаларча беркатлы шатлык. Салмыш бабайлар кайчак бала-чагага әйләнеп ала бит. Галимҗан абыйның да шундый чагы булса кирәк. – Тегесе каешланып бетте. Карарлыгы калмаган. Кибетче Суфия алдыртты инде. “Менә, Галимҗан абый, яңа фуражкалар кайтты. Алып киеп җибәр әле”, ди. “Монысын тотып ат, бигрәк ямьсез” – ди. Әй, мин әйтәм, чурту-матыр, чукынып китсен акчасы, алыйм әле, дидем... – Галимҗан абый әзрәк чайкалып китте. – Фуражка алдым әле, улым...

Тагын берничә тапкыр кабатлады әле ул соңгы сүзләрне. Нидер сөйли-сөйли дә ахырдан өстәп куя:

– Яңа фуражка алдым әле, улым, – ди...

Шунда өченчесендәме, Рәкыйп түзмәде, яткан җиреннән кубарылып торды да әтисенең фуражкасын кулыннан сугып төшерде. Фуражка идәнгә очты, почмакка тәгәрәде...

– Ни пычагыма соң миңа синең фуражкаң, ә! – дип акырды Рәкыйп. – Ник кадалып китмисең шунда шул фуражкаң белән! Йөрмә монда кереп болганып!

Галимҗан бабай чайкалып куйды. Көтмәгән иде. Исе-акылы китеп, улына шактый карап торды... Аннары гына:

– И-их... – дип, бер сүгенеп куйды. – Улым, улым... – дип авыр сулап, тыныч кына фуражкасы артыннан тәпиләде. Иелеп алды, кире чыгып киткәндә, тагын туктап, улына караш ташлады. Рәкыйп ул мизгелдә яңадан телевизор эченә кереп йотылган иде инде.

– Ярый... Киттем алайса...

Рәкыйп берни җавап бирмәде. Галимҗан абый фуражкасын кырын салып киде. Кулына өтергесен тотты. Сүзсез генә чыгып китте. Аның чыкканын ишетүче дә, абайлаучы да булмады...

***

Галимҗан абый ул елны каты гына авырып китте. Бизгәкләп... Үпкә ялкынсынуы, диделәр. Берара туберкулёздан да дәваланып йөрде. Кешегә әйтмәделәр башта, аннары беленде. Кайнатасының авыруына барыннан да бигрәк килене борчылды инде. Бабайны кызганып түгел, үзләренә дә чир йоктырыр дип курыкты. Хатын аеруча да яшь баласы өчен хафаланды. Галимҗан абыйны оныгы янына якын да җибәрми башладылар. Сүз дә юк, киленне дә аңларга була. Кемнең баласын зәхмәтле авыруы булган кеше янында йөртәсе килсен. Галимҗан абый моны бик яхшы аңлый иде. Тик менә салмыш вакытларында гына... Авырыйм, дип, салуын туктатмады. Атна ахырында булса да бәйдән кубып ала иде.

Шундыйрак бер вакытында берчак оныгы янына кергән. Баланы кулына ала да сөя, иркәли. Кечкенә кыз көлә, ул көлгәнгә карап карт сөенә. Агара башлаган сакалы белән баланың әле кулыннан кытыклый, әле битеннән сыпыра. Ә бала һаман саен ныграк көлә.

Нәкъ менә шул мизгелдә эштән килене кайтып төште...

Керде дә, күрде дә... Каравыл акырып җибәрмәсенме! Күз яшьләренә буылып кычкырды.

– Галимҗан абый, нишлисең син?! Үз акылыңдамы син? Чиреңне йоктырасың бит!!! Галимҗан абый! – Дүрт ел бергә яшәп «әти» дияргә өйрәнмәде килене. Бүген бөтенләй бәйдән купты. Кайнатаның киленен мондый хәлдә беренче тапкыр күрүе. Күзләре акайган, йөзе бүртенгән, кабарынган. Кечкенә кызны бабайдан тартып алды да:

– Бар, чыгып кит, тиз бул! Бар, дим! Күземә күренмә! Югал! Рәкыйп! Син кайда йөрисең? – дип кычкырды. Өй диварларына кадәр селкенеп куйды...

Аһ, кызган да иде соң ул көнне килен кеше. Рәкыйп җаваплылыгында калган бала бабай кочагына кай арада кергән? Рәкыйп ун минутка гына калдырып чыгып киткән чакка ничек туры китергән?..

Шул кичне Рәкыйп Галимҗан абыйны ишегалдында яткызып каты гына кыйнаган иде. Кычкыртып, елатып кыйнады. Бөтен авыл ишетеп торды...

Ишеткәнегез бармы алтмыштан узган өлкән кешенең елаганын? Ә менә рәшәтлеләр ишетте. Шулкадәр авырттырып кыйнаганга елагандыр дип уйлады рәшәтлеләр. Юктыр. Үз улының шулай “үтерәм хәзер”, дип кычкыра-кычкыра кыйнавына гарьләнеп елагандыр ул карт. Гарьлектән елагандыр...

Галимҗан бабайны ул көздә хастаханәгә салдылар да, ул аннан авылга бүтән кайтмады...

 

***
Тәрәзә төбенә гел су җыела. Ашык-пошык кына алыштырып киттеләр дә, шуннан соң, яңгыр яуса, бер почмакка су керә торган булып калды. Сибәләп кенә яуганда керми, бүгенге кебек чиләкләп койса, ага да төшә, ага да төшә инде шул каһәр.
– Теге малайларны кире чакыртмыйча булмас ахры... – дип уйлады эченнән Чулпан. – Кызым, тамагың ачтымы?
– Әйе...
– Хәзер, берәр нәрсә әтмәллибез...
Чулпан суыткычны ачып җибәрде. Ә анда ике йогырт, буш сөт шешәсе, ишегендә моңаеп утыручы сыңар йомыркадан башка бүтән берни юк.
– Ай тишек баш. Кибеткә керергә оныттым бит! Яңгырдан качам, дип... – Чулпан суыткыч ишеген шапылдатып япты да кулчатырга үрелде. Тәрәзә төбендә су эчендә иде тегесе. Ачып-ябып суын саркытты. – Кибеткә чыгып
керәм, Сәйдә. Тик кенә утырып тор. Телевизор кабыз, мультик кара.
– Ярар, әни...
Кинәт телефон шалтырады.
– Чулпан, кызым, Суфия апаң әле бу. Рәшәт авылыннан. Кибетче. Таныдыңмы? – Таныдым, Суфия апа... Ничек хәлләрегез?
– Хәлләр начаррак. Рәкыйп үлеп китте кичәгенәк... Иртәгә җирлиләр... Чулпан берара сүзсез торды. Суфия апа дәвам итте.
– Беләм инде, бик үк матур аерылышмаганыгызны да беләм. Тик, ни...
Белеп торсаң, яхшырак булыр дип уйладым. Кайту, кайтмау – анысы синең эш дигәндәй. Гаеп итмәячәк беркем дә. Шул гына иде...
– Рәхмәт... Суфия апа. Аңладым мин сине...

 ***
Җиде юл чаты, диләр... «Чат» дип Рәшәт авылында бер генә урынны атыйлар. Ике төп урам кисешкән төшне. «Җирнең уртасы кайда?» – дигән сорауга рәшәтлеләрнең җавабы һәрвакыт әзер: «Менә шушы чат инде аның уртасы!» Шулай шаярталар. Җирнең уртасыдырмы, юкмы – анысын берәү дә исбатлый алмас, ә менә ул чатның авылның үзәге булуы күпләргә билгеле. Ә бүген ул язмыш чаты да кебек әле.
Чулпан авылга яңадан кайтты. Бүген менә нәкъ шул чатта басып тора. Рәшәт чатында... Кайсы якка борылуына карап, кемнеңдер язмышы хәл ителер кебек. Ник кайттымы? Әлегә үзе дә белми. Әмма кайтуы очраклы түгел. Нидер тартып кайтарды.
Яраткан кешеләрне югалту бик авыр. Табигатьнең битарафлыгына кайчак ачу килә. Җирдә кеше үлгән, кемнеңдер якыны, газиз туганы вафат булган. Әле кичә генә ул шушы җиргә басып нидер эшләп йөргән. Су буйларына төшкән, бәлкем, шул табигатькә карап сокланып та утыргандыр. Сәпиттә урам тузанын туздырып үтеп киткән бала-чагага сәлам биреп калган. Һәр иртә зур адымнар белән җитез-җитез атлап эшенә чапкан. Ә бүген инде ул кеше юк... Юк. Бетте-китте. Бүтән су буена да төшмәячәк. Балаларга урамда сәлам дә биреп калмаячак. Җитез-җитез атлап урамнан да узмаячак. Күңел шулчак табигатьнең дулаганын, кешелекнең әлеге югалту белән килешмәвен күрергә тели. Җил кубуын тели ул! Тузан күтәрелсен! Коеп яңгыр яусын! Түбә калайлары дөбердәсен! Халык: «Кара, табигать ничек котыра!» – дип ах итеп сөйләсен! «Яхшы кешенең китүе белән килешә алмый торгандыр инде бу табигать. Яхшы кеше иде бит. Бигрәк яхшы иде...» – дисен! Ә юк... Беркем берни әйтми. Табигать тә тыныч. Әйтерсең, берни булмаган. Әйтерсең, кемнеңдер кадерле кызын яисә улын, кемнеңдер яраткан ирен яки хатынын соңгы юлга озатмыйлар бүген. Барысы да шулай тиеш кебек.
Ник алай соң?! Ник?! Кайчак табигатьнең шул битарафлыгына ачу килә. Ачу килә! Шул ачудан, сузылып ятып, җирне тырный-тырный кыйныйсың. «Ни өчен нәкъ менә ул? Ни өчен нәкъ менә минем әни, минем әти, минем ир? Ни өчен?!» Соңыннан гына аңлашыла. Гомерең – менә шушы юл чатындагы тузан. Җил истеме – оча да тарала. Кешенең җирдәге өлеше шулкадәр генә...
Моннан берничә ел элек Чулпан әнисен җирләгән чакта тормышның бу хакыйкатен аңлады сыман инде. Менә тагын бер дәлил. Тик ул бүген сузылып ятып җирне кыйнамаячак. Бүген ул, кызыл балчык катыш туфрак өеменә читтән карап, сүзсез генә басып торачак. Зиратта кеше юк. Чулпан үзе дә кызы. Башта кайтырга уйламаган да иде. Сәйдә өчен генә кайтты инде ул монда. Нинди генә булуына карамастан, кызга җан өргән әти кеше бит. Әлегә ул – бала, бөтенесен аңлап та бетерми, шуңа күрә әнисенә каршы берни әйтмәс, ә үскәч аңлар, «әти белән хушлашырга да алып кайтмадың», дип сүгәр. Ни өчен алып кайтмаганын, сәбәбен сорап тормас. «Алып кайтмадың», гына дияр.
– Әтиең белән хушлаш, – диде Чулпан.
– Хуш, әти, – диде Сәйдә. Әнисе кушканга гына әйтте...
Зиратта озак тормады алар. Чулпан тизрәк чыгу җаен карады.
Ә авыл үзгәргән... Соңгы тапкыр монда Чулпан дүрт ел элек булды. Әллә ни күп тә үтмәгән кебек. Тик бүгенге заман тизлеге белән – шактый. Әнә, күпме өйләр яңартылган, кемнәрнең түбәләре калайга алыштырылган, кемнәр коймаларын яңарткан, зур-зур сарайлар баш калкыткан. Ара-тирә яңа йортлар да күренә.
Авыл кешесе барыбер тырыша-тырмаша инде. Хәләл көче белән эшләп тапкан тиеннәренә йортын ямаштыра, кешедән калышмыйк, дип эшли, нидер төзи, яңарта. Ә менә Рәкыйпнең хуҗалыгы яңармаган да, үзгәрмәгән дә. Тәрәзәләр һаман да йөзлекләрсез, өйалды яртылаш калай белән төрелгән, яртылаш ачык. Чулпан монда яшәгән вакытта ук ул өйалды, эшли башланып, ярты җирдә ташлап калдырылган иде. Авылда инде күптән бөтен кешенең коймалары тимер, калайдан. Ә Рәкыйпнеке – буяулары купкан, яңгыр явып, өске читләре кимерелгән, төсе уңып беткән тактадан. Бер-ике баганасы череп авышкан, аратасы-ниен бергә өстерәп бөтенләй җиргә сеңмәсен өчен, урам ягыннан
каен агачы белән терәтеп куйганнар.
– Менә шундый хәлләр, Чулпан кызым...
Суфия апа Чулпанны өенә алып кайтып, чәй эчертте, кунак итте.
– Галимҗан абый тоткан коймалар инде бу, хәтерлисеңдер... Әтисе булмагач, йорт җирен карап-барлап торучы да юк. Көне-төне исерек. Бер аек көне булмады. Әле дә күпкә түзде инде, мин сиңа әйтим. Организм таза. Ул эчүгә, ул эчүгә инде, җанкисәгем! Әле дә озак чыдады. Синнән соң бик бетеренде Рәкыйп, сеңлем. Син киткәч, юлдан бөтенләй язды. Сиңа гына тотынып торган булган икән... Үлгән кеше турында начар сөйләргә ярамый инде, беләм. Бер тотып алырлык яхшы сүзе булмагач та кыен. Ни дип әйтергә дә белмәссең...
– Дәшмик, Суфия апа.
– Шулай итик, шулай итик. Дәшмик, сеңлем. Шул җанны телгә алып, гөнаһлы булганчы, әйеме? И Ходаем, тагын ни сөйлим инде. Үзеннән-үзе китә шул. Сизмичә дә каласың... Син, килгән-килгән, каенатаңның да хәлен белеп чык инде, ярыймы? Ул да чирле, аңа да күп калмагандыр. Гел-гел кайтып йөри алмассың.
Чулпан шунда кинәт туктап калды.
– Нинди каената, Суфия апа?
– Ник, мин сиңа әйтмәдеммени әле? Галимҗан абыйны әйтәм... Ул кайтты бит! – Галимҗан абый?! – Чулпанның күзләре түгәрәкләнде.
– Әйе, нәкъ үзе! Синең каенатаң.
– Тукта, Суфия апа, ни сөйлисең син? Ул бишбылтыр үлде бит инде.
– Үлде, диделәр шул. Рәкыйп йөрмәде бит артыннан. Хастаханәдән чыгып
качкан булган бит ул. Аннары югалды. Участковыйны гына җибәрделәр дә эзләргә... Ул да барып берни майтара алмады. Үз малаена кирәк булмаганны, чит кешегә нигә кирәк булсын адәм баласы?! Ниндидер баракта бомжлар янып үлгән, ди. Шуларның берсен Галимҗан абый дип яздырып кайттылар. Менә шул инде аның бар булган үлгәнлеге.
– И-и Ходаем, миңа үлгән, диделәр. Үзең беләсең бит ничек булып беткәнен. Бик авыр көз иде. Начар чир белән дә чирләде... Ничек? Ничек исән ул?
– Белмим, сеңлем. Без үзебез дә шаккаттык! Күзебезгә күренәме, дип торабыз. Илдус абыең сөйли – минем хәләл җефет. Рәкыйпне җирләгәндә, ди... Алар җиде кеше, мулла да алты ир генә җирләделәр аны. Үзләре каберен казыдылар, үзләре бөтен эшен эшләделәр. Бүтән кеше кайтмады. Илдус әйтә: берәү басып тора читтә, ди. Кап-кара, шакшыга баткан, киемнәре ертылып беткән, бит-чыраен сакал-мыек баскан, ди. Басып тора, китми дә китми, ди. Хәле юк, җил әкрен генә иссә дә, егылып җиргә сузылып ятачак инде менә. Шул мәлне килде дә, кулына көрәк алды да, ди, кабергә балчык ишә башлады, ди. Аннан килә ис, ди. Авызыннан ник бер сүз чыксын! Теләсә дә чыгара алмый, ди. Ул авыз-иреннәре кибеп кутырланып ябышкан. Ачып әйтсә, шундук кан саркып ага башлар сыман, ди. Илдус нидер ишеткән шунда. Пышылдаганы ишетелгән. «И, улым», – дигәнен ишеткән. Аңлыйсыңмы? «Улым», дигән. Менә шунда башларына китереп бәргән дә инде Илдусларның. «Галимҗан абый, син мәллә бу?» – дип, күзләрне шарландырып карап торабыз, ди. Бабай дәшми икән. «Галимҗан абый, синме?» – дип сорыйлар, ди. Дәшми икән. Берни аңламый, ди. Акылы томаланганмы?!
Чулпан ни әйтергә белми басып торды. Ә Суфия апа һаман дәвам итте.
– Бабай берни хәтерләми. Тиле кеше кебек карап тора, ди. Кайда булган, кайда йөргән ул шул вакыт? Ничек Рәкыйпнең үлгәнен белгән, ничек кайткан? Гаҗәп... Аңламыйлар берсе дә... Илдус әйтә...
– Кайда соң ул хәзер? – дип, Чулпан аны бүлдерергә ашыкты.
– Фатыймаларда булырга тиеш. Аның ире Хамис тә бар иде бит бүген зиратта. Ул өенә алып кайтып киткән. Аның әтисе белән классташлар иде алар. Фатыйма авылда бердәнбер шәфкать туташы да...
– Аңладым, Суфия апа. Аңладым. Рәхмәт... – Чулпан Сәйдәсен җитәкләде дә Рәшәт чатына таба йөгерде. Суфия апа иярмәде. Күз уңыннан югалганчы, артларыннан карап озатып калды...
***
Язмыш чаты. Гади бер авылда гына. Һәр юлы төрле. Авыл кечкенә. Ул чатта мең тапкыр басып торыла, мең тапкыр уңга да, сулга да барыла. Әмма шундый вакытлар була икән – синең кая борылуыңа карап, язмыш булып язмыш хәл ителә!
Менә Чулпан нәкъ шундый чатларның берсендә басып тора. Рәшәт чатында.
– Ник туктадык, әни? – Сәйдә әнисенә беркатлы самими күзләре белән карап тора.
– Әзрәк торыйк әле, кызым...
– Без кая барабыз соң хәзер?
– Аска төшәрбез. Фатыйма апаңнарга...
– Ә Фатыйма апалар кемнәр?
– Яхшы кешеләр.
– Ә без аларга ник барабыз?
– Белмим әле, кызым.
Тагын яңгыр сибәли башлады. Теге коеп яуганнан соң, әле ярты көн яумый
тыелып кына торган иде.
– Керәбезме, әни?
Фатыйма апаларның капка төбенә җитүгә, тагын бер тапкыр туктап калды
Чулпан. Атлап керергә йөрәге җитмәде. Нидер тыеп, туктатып тора сыман. Тик нәрсә? Ниндидер яман эше, гаебе, гөнаһы бардыр кебек. Шул гөнаһы кара богавы белән Чулпанның кул-аягыннан эләктергән дә капканы ачып эчкә үтәргә ирек бирми, артка таба тартадыр шикелле.
Ә ул арада тиктормас кыз инде, капканы ачып, ишегалдына ук кереп китте. Капка, шапылдап кире ябылып та калды.
Чулпан әле аннан соң да ишегалдына керә алмый торды. Аякларына потлы гер асканнармы, ул аларны селкетә дә алмады.
Менә капка тагын ачылды. Кемдер ачты. Ишегалды бакча белән тоташ. Койма юк. Бакчада чәчәкләр. Яңгырда чыланган чәчәкләр арасында ике эскәмия кара-каршы утыртып куелган. Шуның берсендә кара яхшы күфәйкедән берәү утыра. Икенчесендә кем? Кызы утыра, Сәйдә...
– Бабай, син бит инде бу, әйеме? – ди.
Күфәйкеле кеше бер сүз дә дәшми...
– Галимҗан бабай бит инде син, әйеме? Мин бит сине теге чакта ук
таныдым, – дип кабатлап сорый кыз бала.
Ә күфәйкеле кеше һаман бер сүз әйтми. Бары елмая. Кыяфәт юк: тормыш
таягы кыйнапмы-кыйнаган. Йөзендә мең дә бер җыерчык, яра эзе. Күптәнгеләре дә бар, яңалары да. Алар кызарып кутырлаган. Иягеннән су тама. Ә күзләрендә – кояш. Моңарчы күренмәгән кояш. Бала шул кояшка үрелә. Кулына кагыла, сакалыннан тота.
– Ә мин сине таныдым... – ди кыз.
Әйе... Чулпан да таныды. Шул бабай иде ул. Автобус тукталышында Сәйдәгә кул болгап калган сукбайның нәкъ үзе иде...
Чулпанның тамагына төер тыгылды. Әче төер, каты, йотып булмый торган төер. Ул бугазны кыса, суларга ирек бирми, башка кан җибәрми. Әллә нәрсә булды шунда Чулпанга. Күңеле эчтән актарылып-актарылып килде. Мизгел эчендә үткәндәгеләр бер-бер артлы күз лдыннан үтте. Барысы да. Рәкыйпнең шул кичне әтисен елата-елата ишегалдында кыйнаганы... Туктатмады бит Чулпан аны шулчак. Өйдән чыкмыйча, кызын кочаклап тик утырды. Чыгып туктата ала иде. Чыгып туктатырга кирәк иде...
Менә хәзер бу хатирә Чулпанның бәгырен кисә, чәнчи, кадала.
Күфәйкеле кеше Чулпанны әле генә абайлады. Борылып карады. Чулпан карашын яшерде. Юк... карап булмый иде әлеге мизгелдә аның күзенә. Берничек тә туры карый алмады ул аңа.
Бик озак сүзсез тордылар. Тынлыкны өйдән чыгып җиткән Фатыйма апа бүлде.
– Чулпан, сеңлем, синме әллә бу?
Чулпан башын селкеде.
– Әйе, Фатыйма апа. Мин...
– Хамис абыең алып кайткан аны бүген... зираттан... – дип сөйли башламакчы иде. Чулпан бүлдерде.
– Беләм, Фатыйма апа. Мин барысын да беләм...
Берара тагын тынлык урнашты. Сәйдә әле әнисенә карый, әле бабасына карап елмая.
– Син, ничек, болай гынамы соң, кызым? Хәл белергә генәме? Чәй эчеп чыгасызмы? Әйдәгез, әзерлим. Галимҗан абыйга яңгыр астында торырга ярамый. Өйгә керик.
– Рәхмәт, Фатыйма апа... – диде шунда Чулпан. – Без аны үзебез белән алып китәрбез инде. Шәһәргә... аның монда бүтән беркеме дә юк...
Яңгыр сибәләвеннән туктамады... Җәй яңгыры булса да, озак басып торсаң, барыбер туңдыра.
– Әти, әйдә, кереп чәй эчеп, җылынып чыгыйк та... Аннары Казанга китәрбез...
Әти...
Моннан да ныграк җылытучы тагын нинди сүз бар?
Галимҗан бабай берни дәшмәде. Аның каравы, күзләрендә – рәхмәт,
карашында – мәрхәмәт. Кипкән иреннәре кымшанмый, әмма аларда шат елмаю катып калган иде...

 

"Казан утлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев