Нурулла Гариф: Черкигә бәйле киңәш
Җәйнең бөтен ямен чебен-черки ала.
Шәһәр йорты булуга карамастан, өй
тулы черки. Каян кереп тулалардыр. Шулар белән җәфаланган көннәрнең
берсендә, олы кызым биш айлык баласы белән кунакка килде. Кич эштән
кайтсам, өйдә ник бер черки булсын. Баласын тешләтмәс өчен бөтенесен дә
кулы белән тотып юк иткән. Бу хәлгә хәйран калдым. Хатын-кызларыбыз,
балаларын яклап, арысландай ташланырга мөмкин. Бу эштә алар, без – ирләре
белән санлашмаска да, шул черкиләрне кебек безне дә юк итәргә әзер...
Хәер, без, ирләр, моңа шат кына. Беләбез, яшәү мәгънәсе бездән соң
калачак нәсел-тамырларбыз – оныкларда бит. Шул сәбәпле, бер киңәш тә
бирәсе килә. Алар безнең балаларыбызның физик иминлеген генә түгел,
тел, дин, гореф-гадәтләребез яшәешендә, арысландай яклап, халкыбызның
киләчәген сакласыннар иде!
Нәселеңә корт керсә...
Якташым Нәҗибулла абый төбәгебезнең алтын куллы кешесе иде. Гомер буе
кешеләргә йорт салышты, тәрәзә рамнары, ишекләр ясашты. Ул чорда балта
тотучылар күп булса да, аның кебек, төгәлрәк эш коралы тотучылар сирәк иде.
Нәҗип абый үз йортын гомеренең икенче яртысына чыккач кына
яңартырга алынды. Бар күңелен биреп, үз гомеренә генә түгел, ул-
оныкларыныкына да җитәрлек итеп төзергә тырышты. Әмма яңа йортка
күчеп, күпме генә гомер узгандыр, йорт бүрәнәсеннән агач оны коела
башлады. Йорт салганда, бер бүрәнәгә агач корты оя салган булган. Ике-өч
ел эчендә шул агач корты башка бүрәнәләргә күчеп, бар йортка таралды.
Йорт хуҗалары исә йортны коткарып калу өчен ни генә эшләмәделәр:
агулап та, буяп та, майлап та карадылар, тик файдасы булмады.
Нәҗип абый, гомер көзенең соңгы өлешенә кергәндә, йортны сүтеп, кабат
төзергә мәҗбүр булды. Тырышты, тырмашты һәм өр-яңадан йорт җиткерде.
Дөрес, бу мәшәкатьләр хуҗаның үзен фани дөньядан вакытсызрак алып
китте. Шуңа да карамастан, бу йортта бүген аның ул-оныклары, матур
гомер кичереп, нәселен дәвам итә.
Ә менә алар каршындагы гасырлар кичәрлек таш йорт күпме гомер
инде буш тора. Аның хуҗасының улы, киленне чит кавемнән алып, үзе дә
шул якка авышты.
Йорт-җирне кабат торгызып, байлык-малны да табып, җыеп була ул. Ә
менә нәселеңә корт керсә, аны яңадан төзеп тә, үзгәртеп тә булмый икән...
Тормышта шунысыннан куркырга һәм сакланырга кирәк!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев