Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Нәбирә Гыйматдинова: «Үлмәс»

(Повесть)

1

...Ул тәгаен генә үзе дә белми: бусагасыннан уздырырмы, әллә ләгънәт яудыра-яудыра, куып җибәрерме? Белми, берни дә белми... Ә барыбер кайта. Ничәмә-ничә чакрымнар үтеп, каргыш ишетергә кайта. Баш аска иелгән саен иелә: мәгәр күтәрелеп караса, ир бәндәсенең ачудан чатнаган пыяла күзе бәгыренә кадала. Йә, монысына ничек тә түзәр, чөнки кире борылырга ярамый! Өмет алга әйди. Алга, алга!

Юл буе уфылдаган ир, ниһаять, «шартлады»: теленнән зәһәр агуын тамызып:

– Син такый безне адаштырдың, май чүлмәге! – дип акырды. – Кайда монда авыл?! Кругом урман! Кругом саз! Батсак – хана! Үләксәңне дә тапмаслар!

Гәрчә, дәшмәскә дип тешен кысса да, хатын әйтеп калырга ашыкты:

– Батмабыз, җир таш төсле каты...

– Синең авырлыктан тимер дә сыгыла, ништу таш! Ваня, тәгәрмәчләр чүт сытылмый! Шофёр хуҗасыннан акыллырак иде:

– Сазлыкта черки мыжлар иде, Сәйфи Бариевич, монда аяк асты шыгырдап кипкән, – диде.

– Мужыт әле сез, бу урман да тегел, кыр диярсез, акыш-макышлар!

– Куактан азган урман анысы, Сәйфи Бариевич.

– Тормозга бас!

– Ник, Сәйфи Бариевич?

– Тирә-якны караштырыйк, миңгерәү! Без точно адаштык! Караңгыга тиклем моннан үкчә җалтыратырга кирәк. Черки жук тек, бүре до черта!

Кара джип корыган агач ботакларын изә-сыта туктагач, ирләр җиргә сикерде. Аңа да әзрәк кымшанасы иде. Утыра-утыра аяклар шар кебек өрелеп шеште. Әмма хатын сынын кузгата алмады. Аннары ул машина ишегенә яны белән генә сыя, тыштан берәрсе булышмаса, кысылып калачак иде. Урман һавасы белән борынга әллә нинди таныш ис бәрелде... Көлдә бәрәңге күмеп пешергәндә генә шундый татлы көйгән ис тарала лабаса! Димәк, ул беркемне дә адаштырмады: әнә теге куерып тыгызланган агач-куак артында тереклек бар! Бәлки, анда аның туган авылыдыр, ә? Ике араны шушы яшеллек дәрьясы гына бүләдер?

Ир бәндәсе киресенә катып сәфәрне өзгән тәкъдирдә, шул якка үрмәләргә әзер булып, хатын ишеккә табан янтайды. Тик фәрман белән дәрман икесе ике нәрсә иде: ул таш белән бастырган төсле, ярты сүәмгә дә урыныннан купмады. Ирләр, әйтерсең, аяк белән таптап юл сала, озакладылар. Авылдан чакрым ераклыктагы урман элек мондый ук караңгы чытырман түгел, каены, имәне, усагы тәртип белән генә үсә иде. Әзме качышлы уйнады бала-чага шунда, әзме бөрлегән чемләде. Ә тирә-юнь яп-якты: гүя кояшның алтынсу нурлары җәлпәк яфраклардан гына коела иде.

Хатын чәчелгән уйларын бер төенгә төйнәп, «уф!» дигәндә генә, машина «мөгезе» белән «сөзгән» чикләвек куагы селкенеп, ботакларын сарган колмак үләненең алкалары биешә башлады. Кемдер куак артына поскан иде. Әнә, аның гыж-гыж сулаганына кадәр ишетелә! Җиңел-җилпе Минап шаяра! Куркыта, янәсе.

Ләкин шофёр белән Сәйфи бөтенләй башка җирдән – уң яктан килеп чыккач, хатын өнсез калды. Ә анда кем соң алайса, кем?

– Әнә тегендә... Чикләвек куагы артында ниндидер кеше! – дип, ул тавышын калтыратып кычкырган иде, Минап, гәүдәсен урталай сындырып көлде:

– Һи, һи, сеңел, саташма! Мондый чытыр-мытырда нинди җүләр йөрсен!

– Без җөрибез, ватый! Безнең иркә бикәбез маҗара тансыклаган! – Ир, йөзендәге канәгать елмаю битлеген салып, сырт йонын кабарткан иде, шофёр аны тиз генә уңайга сыпырды:

– Алай бик ватылмадык инде үзе, Сәйфи Бариевич. Сезнеке кебек шәп машинага җиде йөз чакрым пүчтәк ул! Рульне ничек боргалаганымны тоймадым да мин!

– Җумалама, карт хөрәсән! Артка чиген давай. Анау теге уң җакта бер морҗадан төтен ургый. Аучылар җортыдыр. Тавык тәпиле ызбада җәшәгән убырлы карчык турында нидер әйтерләр мужытсы. Җанган үкчә, сызлаган буыннар өчен түләү итеп поши да атарбыз, ха-ха!

– Әй, юк белән мәшәкатьләнмик, Сәйфи Бариевич! Ризык хайванымыни поши. Пешерсәң – шулпасы әче, ди. Ите дә чәер кебек, ди.

– Ыспурлашма, надан! Поши ите кыздырырга якшы. Серкә, тоз, төрле тәмләткечләр белән җебетеп өч-дүрт сәгать тотсаң – авызда эри!

Кайнар мичкә тыктылармыни, хатынның тәне бөршәйде. Ишегалдындагы канлы эзләрне әле дә яңгыр юмагандыр, әле дә... Әй балачак, балачак! Күпме гомер хәтер дәфтәрендәге тапларны сөрттермисең бит син. Инде тагын берәүсе хайван рәнҗетмәкче... Ул «тимә!» дип, алгы утыргычка ишелгән иренең чәчен умырмакчы иде, машина кисәк кенә артка чигенде дә, терсәге ишек тоткасына бәрелде. Күзен яшь элпәсе каплады. Сөяге чатнап авыртканнан түгел, чарасызлык елата иде. Аның хәзер бу дөньяда бернәрсәне дә үзгәртерлек көче юк микәнни?! Ул бары тик кол кебек буйсынырга гына тиешме?! Кайда хатынның гайрәтле чаклары?! Әгәр дә мәгәр пыскып кына янган соңгы чырагы да сүнсә – яшәүнең ни кызыгы!

Чынлап та, тереклек бар дип искәрткәндәй, уң якта ат юлы сызылган, тик ул яшь үлән белән капланып беткән иде. Хатын инде кай тарафтан сыек кына төтен бөркелгәнен дә күрде. Шәт, юл туп-туры шунда табан илтер. Шәт, агачкуакка «төренгән» туган авылы да шушы тирәдәдер...

Баядан бирле кыбырсыган ир бәндәсе шофёрның кулына сукты:

– Ачтан үләм, туктале, Минап. Син берәр нәстә тыктыңмы?

– Казылык, әпәй һәрчак тартмада минем, Сәйфи Бариевич.

– Арытты, черки сытарлык та хәл җук, ниушто поши гөпелдәтергә.

– Соң, капкалыйк, әйдәме, Сәйфи Бариевич. Ач кешенең ачуы яман, дигән борынгылар.

– Синең карының ачтымы суң, майбикә? – Ир бәндәсе борылып хатынны үчекләде.

Әй, тамактан валчык та үтмәс иде. Аның йөрәге дөп-дөп типте, сулышы эчтә кайнарланып, иренен көйдерде. Авыл якын! Бөтен вөҗүде белән тоя, якы-ы-ын!

Ә Сәйфи, мәрхәмәте уянып:

– Ашамасаң – ашама, чеметем генә һава сула, атусә җан тәслим кылырсың, – дигәч, хатын киреләнмәде. Ирләр аны утыргычтан суырып алып җиргә бастырганда, тез буыны йомшарып, ул аска сыгылды.

– Әйдәме, сеңелне каенга терәтәбез, Сәйфи Бариевич, – диде Минап.

– Каенны аудара бит ул!

Айгыр төсле кешнәгән ирнең үртәвеннән гарьләнмәде хатын. Эш үртәлүләрдән узган иде шул... Икәү капот өстендә табын корганда, ул дүртаякланып торып басты, чайкала-чайкала нәзек каенга килеп сөялде. Кайчандыр хатын да шушы агач кебек зифа иде, сылу иде. Биш былтыр гынамы, ун былтыр элек. Ул хәзер һәр яшәлгән елларын өчкә тапкырлый, чөнки аның һәрберсе газап белән тамгалана. Һай, бу көн белән төннең озынлыгы! Тәүлек, күн төсле, тартылган саен тартыла. Ахырзаманда вакыт су кебек ага, имеш. Күрәсең, мәхшәр кубасы көннәр ерак, бик ерак әле.

– Сеңел, әз-мәз чәйнәштер. – Минап абзый аңа ипи кисәге сузды.

– Рәхмәт, мин тук, – диде хатын, аңарда ашау хәсрәте юк иде. Йөрәк һаман дөп-дөп бәреп колагын шаулатты. Кул сузымында гына аның авылы... Кайчандыр үзе үк каһәрләгән аймагына дәва эзләп кайтырмын дип, ул уена да китермәгән иде. Авылдашлары аларның нигезен көл иткәч, һәм дә әтисе шунда...

– Нәстә мәлҗерәдең? – Аяк өсте генә казылык белән ипи умырган ир бәндәсе аның йөзенә шешәдән су бөркеде. – Үлмә тагы, җәфа!

Бу каен сихәтләндерә микән әллә, хатын үзендә нәни генә үзгәреш сизгәндәй булды. Сәйфи белән ярты кәлимә дә алышмаска дип юлга кузгалганда ук теленә йозак салган иде ул, ә хәзер үзалдына шуның биге ачылды:

– Мин сиңа Минап абзый белән генә барам, дидем, Сәйфи! Чакрым саен битәрләгәч, нишләп безгә тагылдың?!

– Һо-һо! Сиңа кем ышанган ди, кадерле катынкаем! Мужытсы син, мине җәтим ясап, чит илгә кыякларсың. Махсус очкыч җаллап. Упшый самолётка утыртмаслар сине, күктән мәтәлербез дип шикләнерләр. Биш филдән дә авыррак син, катынкаем. Валлаһ, дим! – Ир бәндәсе, кул арты белән авызын сөрткәч, гыр-гыр кикерде дә, үпкәләгән тавыш белән: – Ит җакшылык, көт җаманлык, – диде. – Кайгыртуың өчен рәхмәт, Сәйфи, димисең, ватый. Машинада бөкләнеп бара-бара бил катты, муен кәкрәйде, ә син, ватый, нервыны кытыклыйсың. Минап, давай, май чүлмәген урынына шудырыйк! Кил, катынкаем!

– Сабыр, Сәйфи Бариевич, безнең арт көпчәк тишелгән бит!

– Мин куян куган арада тиз генә рәтлә, едрит-кудрит, – дип, ир бәндәсе сүгенә-сүгенә куаклыкка таба атлады.

Минап ах-вах килеп тәгәрмәч алыштырганда:

– Әшәке җан син, Сәйфи, ватый, – диде. – Утырган җиреңдә артыңны елан чаксын! Пинсәгә тагы ике ел, шуннан соң төкерәм мин сиңа, Сәйфи, ватый. Без аның белән авылдашлар, сеңел. Аның атасы Сергач якларыннан өйләнеп кайткан. Анасы Айшәттәйнең сөйләме үзгә иде. Мин дә мишәр дип мактана Сәйфи, ике сүз ятлаган да. Өчне ятлар иде, башында чүбек. Ямаулы ыштан кигән хәерче малае сиңа өйләнеп баеды, сеңел, иеме? Ялкау ятыр, бәхете артыр, диләр картлар.

Куаклыктан ялтырап ир бәндәсе чыккач, шофёрның «җыры» үзгәрде:

– Син, әйдәме, сеңел, мондый кайгыртучың барына сөен! Катын-кыз өчен Сәйфи Бариевич төсле борчылган ирләр сирәк, сеңел. Зифа апагызны шулай иркәләсәмме? Аягымны юып, суын эчә, билләһи! Маладис кеше безнең Сәйфи Бариевич!

– Көн кичкә авышты, давай җәтрәк эшлә, Минап! – дип әмер бирде ир бәндәсе. – Мине ни мактагыз, ни җаманлагыз – мыек очым да селкенми.

...Әйе, әле үзе дә юньләп тамыр ныгытмаган каен баласы ниндидер тылсымга ия кебек иде. «Көч-дәртеңне миңа да күчер», – дигәндәй, хатын тагын да җайлабрак аңа сыенмакчы иде, Сәйфи җиңеннән йолкыды:

– Син дә кымшан! Иту ыргытырмын да китәрмен бүреләргә азык итеп. Нужартып җәһәннәм читенә җөртәсең! Минап, давай, тауарны күтәреш!

Эткәли-төрткәли хатынны машинага керттеләр. Ул бәләкәй сумкасын итәгенә куймакчы иде, ир бәндәсе бавыннан эләктерде:

– Җул буе букчаңны кочакладың, ватый! Нәстә җәшердең? Шик уянды миндә, ватый. Нукы, бир! – Йонлач кул сумканы бутый башлады. – Мин сиңа алтынкөмеш әрбирләреңне алма, җугалтырсың, хәсрәт, дидем. Ызначит, тыңламадың, катынкаем. Нәстә бу, нәстә? – Ир бармагына ураган муенсаны әйләндерәтулгандыра тикшерде. – Карале, Минап, сихыр-михыр кулланмасы тегелме?

– Аллам, ник шаккаттың? Муенса инде, Сәйфи Бариевич. Яшь чакта безнең әниләр ат каштаны чикләвеген энә белән тишеп җепкә тезәләр иде.

– Синең анаң – авыл катыны, кәҗә бугын киптереп асса да шаккатмам! Ә минем бичәгә моның ни хаҗәте? Үдә тартма-тартма берлиант, муеныңа катлап-катлап так!

– Бир, бир! – диде хатын, өзгәләнеп, ләкин ир тыңламады, җирәнгән кыяфәт ясап, муенсаны куаклар арасына болгап атты.

2

– Чоланны җыештыр, кем кыз. Ару мендәр-юрган хәстәрлә!

– Бәй, без ике бөртек җан, кайсыбыз ызбага сыймый, җиңги?

– Аңа аерым урын-җир кирәк!

– Бәй, кунак-мазар мәллә? Ызба иркен, өч ятак, җиңги. Бер кичкә – кер мичкә, ди.

– Кушканны үтә, Миңсылу!

Карчык тәрәзә пәрдәсен кырыйга этәрде. Ничек кенә чекерәйсәң дә, күзең белән дөньяны иңләрлек түгел, офыкка кадәр агач-куак томалаган иде. Бу – Аллаһ кодрәте. Бары тик аныкы... Бөек зат түшәгән язмыш сукмагыннан берәү дә читкә тайпыла алмый. Ат ярышларында дала җиле белән узышкан кыз бала ят туфракка орлык булып күмелермен дип бер уйласа икән! Гыйшкы тилертте, гыйшкы... Мөгаллим җегеткә шул ияртте. Беренче мәлләрдә иренең аймагы шыксыз тоелды. Мондагы тарлыктан җан кысылды. Югыйсә ике чакрымдагы урман белән Айтуган авылын ул чакта әле кыр-басулар аерып тора, әмма яшь киленгә барыбер кысан иде. Ул иркен даласын сагынып көн-төн сыктады. Һай, вакыт барысын да көйли икән: яши-яши туып-үскән илләр хәтердән сөртелде, җан әкрен генә шушы җиргә беректе. Еллар гына рәхимсез иде, хәләленең болай да бәләкәй авылын картайтып, зиратын зурайтты. Балта-пычкы кайрардай ир заты азайгач, чакрымдагы әрсез урман, тамыр җәя-җәя, киңәеп, агач-куак явы йортларга табан шуышты һәм тирә-якны яшел дәрья күмде.

– Без кемнәрне көтәбез соң? Кеше түгел, безгә каргалар да сәлам бирми ләса. Пләмәштән гайре. Оныттылар сине, җиңги.

– Күп тәтелдәмә, телеңә тилчә чыгар!

– Чыкмагае ни! Нәрсә тәтелдәдем әле шулхәтле? Сорадым нибарысы. Өч көн инде сәер генә йөренәсең. Уеңнан уелган сымак син, җиңги? Кем инде ул кунак дигәнең?

– Япма, ызба караңгылана, – дип, карчык тәрәзә пәрдәсен бөтәрләп бау белән бәйләде.

– Моңарчы гел дә ябык иде ләса, Ходаем! И, хәбәремне әйтми торам икән. Бистәдә йорт саталар. Нарат бүрәнәдән. Җүн генә бәягә. Хикмәт инде: гүпчим дә заманча, ди. Газ белән ягыла, ди. Суына тиклем ызбада, ди. Җәннәт почмагы ди, җиңги.

Түрдә сиртмәле караватка барып утыргач, беренче тапкыр күргәндәй, каенсеңлесенә текәлде ул. Эшсез аптырый... Шуңа күңеле уйный... Дару үләннәре җыярга иртәрәк. Әлегә сүрән май кояшы кайнар нуры белән кыр тычканнарының бәвелен киптергәч кенә, табигать дәвасын өзәргә була... Быел арырак китәрләр. Бу тирәләрдә алан-болыннар сирәгәйде. Ачкүз урман ачык урыннарга гаскәр кеби әрсез усак малайлары бастыра... Карчык үзалдына елмайды да:

– Алай яңа ызба дип дәртләнсәң, күчсәнә, кем кыз, – диде.

– Икәү күченәбез, сине ялгызың гына калдырмыйм, җиңги.

– Мин ялгыз түгел, мин Кодрәтле Зат карамагында!

– Анысы шулайдыр да. Карилегең турында уйла. Туксан казык кактың ласа, җиңги. Әзмени, Ходаем!

Каенсеңелнең эчендә терекөмеш «йөгерә», ул юк эшен бар итеп өстәл сөртә, артсыз урындыкларның җәймәсен төзәтә иде.

– Сора! – диде карчык. – И азапланасың да, бахыр.

– Җиңги, минем исәнлек тә чамалы инде. Үлсәм – үкенечкә калыр. – Миңсылу бармагын угалады. Йөзе кызарып, күзе яшьләнде. – Рәхмәт, әгәр син шифасын тапмасаң, аягым чери иде инде. Чатан-патан инде мин. Хуҗалыкта нәрсәдер майтарырга ярыйм инде алай да. Менә син Алланың һәр бирмеш атнасы диярлек утарга барасың. Мәрхүм малаең Рәшит исән чакта да, хәзер оныгың Фәрит янына да. Анда бер-бер якының бар мәллә, җиңги, ә? Япь-яшь ир синең төенчеккә төйнәгән ризыгыңа мохтаҗмыни инде! Үзе безгә әйбер ташый әнә. Эчемне күптермә, зинһар, әйт, кем ул, җиңги?

Каенсеңелнең баш түбәсенә баса-баса төпченүе ачуын китерсә дә, карчык күтәрелеп бәрелмәде. Һе, кара син моны, кара! Җитмеш җиде кадак суккан сандык капкачын җиңел генә каерып ачтырмакчы! Ни белсәң, шуңа разый бул!

– Син, кем кыз, биләмәдәге Сәмүшне хәтерлисеңдер, шәт? – Ул караватында тирбәлеп алды. Тимер сиртмә «җырлый-җырлый» шыгырдады.

– Теге чырае ямьшек кап-кара абзыйнымы? Үз гүмеремдә бер күрдем, анда да шәүләсен генә. Син аны карендәшем, безнең яклардан, Рәшит җәйлеккә яллады, дигән идең. Моңа байтак ел ласа. Бәй, нишләп ул үзенә кайтып китмәде соң, җиңги?

– Минем сымак шушы илкәйләрне яратты. Аңа минем дәвам килеште, күзе хәйран яхшырды, Аллаһның рәхмәте. Күрә карау иде Сәмүш.

– Һи, илкәйләрне яраткан, имеш. Знамы, ярата! Ашау байдан, үлем Ходайдан! Нишләп син картаймыш көнеңдә дә аны тәрбиялисең? – диде Миңсылу, тавышына битәр өстәп. – Аңа ашарга илтәсең син! Вәт тәмле тамак! Җитәр, җиңги, утар юлыннан өзел!

Монысы инде артык, монысы инде чамасыз узыну иде. Карчыкның чырае җимерелде.

– Мине өйрәтмә, кем кыз! – дип, ул катырак «тирбәлгән» иде, караватның сиртмәсе идәнгә кадәр чумды.

– Йа, пыр тузмасана, җиңги! Йөри күр соң! – Каенсеңел аның мизгел эчендә бишкә төрләнгәнен белә иде, шуңа күрә тиз генә чыгып тайды. Карчык берара күзен йомып оеп утырды. Ул тары бөртеге сыман чәчелгән, аңа җыелырга кирәк иде. Күңеленнән генә кортка оныгына эндәште:

– Бәбкәчем, син хәзергесендә урман буйлыйсың. Биләмәңне барлавыңдыр. Читләтеп үт, бәбкәчем, Зур әнкәңә сугылма хәзергесендә.

Аннан соң уй утарга «очты»:

– Син дә, Сәмүш, тыпырчынма. Үткәнеңдә казынасың да казынасың. Аяккулыңны бәйләмәсәм дә – ирегеңне чикләдем. Үзең шуңа канәгать идең, Сәмүш. Монаусы өчен Аллаһ кичерер мине, ялганым хәтәр ялган, бусы кичерелмәс, сөякләремә тиклем тетелеп тәмуг утында янар. Вәләкин хаклыкны ирештермәм барыбер! Җәза иде ул сиңа! Шул-лай, Сәмүш, җанымның бер нүешендәге ак савытта – изгелегем, икенче нүешендәге кара савытта – явызлыгым тум-тулы. Кем кайсына лаек, аңа шунсын сиптем. Мин генә сөйлим, син дәшмә, Сәмүш атына ия Аллаһ колы! Миңа мырлама, ата мәче! Сез – адәмнәр кылган золым җир-күкләрне иңрәтә. Шул җөмләдән синеке дә, Сәмүш. Минме? Мин дә гөнаһлы. Шул ки, Ахырзаманда сиңа да, миңа да Ләүхел Мәхфүз кыйтабын сул җилкәдән бирерләр.

Карчык, урыныннан төшеп, озынча өстәлгә иелде. Тышы саргайган китап битләрен актарып, авыз эченнән мытыр-мытыр укыгач:

– Сигез ишек булыр, шуның җидесе ачылыр да ябылыр, соңгысы кыямәт көненә тиклем ябылмас, ачык торыр, улсы тәүбә ишеге, аң булыгыз, – диде. – Миңсылу!

Чалыш аягын чыш-чыш идәнгә ышкып, каенсеңел керде.

– Чоланны әрчедем, җиңги. Шуны әйтмәкче идем дә, кычкырып-кычкырып кемнедер тиргәдең, анык кына ишетелми калын имән ишек аша, эһем, – дип елмайган хатын алдында карчык, өс-башын каккалап:

– Ак киндер күлмәгемне киям, монсын юмакка куй, – диде.

– Иртән генә алмаштырдың, чип-чиста бит, җиңги! Әнәгенәк, сары җирлеккә сибелгән чәпәк-чәпәк кызыл чәчәкләре ут яна! Әй, акаймасана миңа, җиңги. Киндере бәләкләнгән килеш сандыкта ята. Сорысы да шунда. Анысын байтактан кимисең тагы.

– Җәтрәк йөр, Миңсылу. Көттермә! Пичтә тәгәрәткән бәрәңгеләрең күмерләнмәсен! Онытма! Ак төстәгесен кисен әле, агын... Күңел шулай тели. Тик аң төпкеленә яшеренгән бер сөаль генә сискәндереп-сискәндереп җибәрә.

«Йа, савытыңдагы кара буяуны кайчан тамчысына кадәр түгәсең дә, шуңа изгелек кенә салып, «мәңгелек йорт»ыңа китәсең, кортка? Гомернең туксан казыгы әзер... Туксан беренчесен кагып та җитешмәссең, бәлки».

Юу-ук, савытны бушатмыйм! Әз дә түгел, күп тә түгел, адәмнең әшәкелеге кадәр генә аның карасы...

Карчык киндер күлмәгенә яраклаштырып ак яулык бөркәнде. Ул капка төбенә чыкканда, зур гына борынлы машина, юлга авышкан агач ботакларын үгез кебек «сөзә-сөзә», аларга табан якынлаша иде.

Хуҗабикә, киртә коргандай, кулын алга сузып, бармакларын тырпайтты.

– Ары китеш җук!

Ике ир-ат, машинадан төшеп, аның янына килде.

– Сәлам, әбекәй, – диде тәбәнәк буйлысы. – Адаштык без, әйеме, Сәйфи Бариевич? Урман да урман. Шушы якларда, имештер, бер өшкерүче-төчкерүче карчык бар, ди. Кулы белән сыпырса, чирең бетә, ди. Аны эзлибез. Авылы моннан ерак микән, әбекәй?

– Якын. Синнән ике адым гына. Ни йомыш, адәм балалары?

«Ни йомыш? Моңа җавап кирәк идемени? Зарыгып көтмәсә дә, кайтты... Ул нәсел утта янмый, суда батмый...»

– Син үзең мәллә, әбекәй? – дип гаҗәпләнгән «тәбәнәк буй»га тәкәббер кыяфәтле ир-ат:

– Багажниктан әйберләрне ал, Минап! – диде.

– Туктале, Сәйфи Бариевич, кая соң монда авыл?

 

– Чуртымамы сиңа ул? Ватый ни йомыш, дир, әби. Тучны үзе, тучны. Ваня, май чүлмәге баш селки, таныды, ызначыт. Давай, башта аны ызбага кертеп ыргытыйк!

Карчык тагын уң кулының бармагын тырпайтты:

– Аяксыз шуышыр, аяклы атлар!

Аның бу «тапкырлыгы»ннан ирләр шаркылдап көлгән иде, карчык карашы белән икесен дә өтеп алды. Тәбәнәк буйлысы, авызы пешкәндәй, өф-өф өргәләп:

– И әбекәй, сеңел бик симерде шул. Аягына гүпчим дә басалмый, – дисә дә, хуҗабикә катгый иде:

– Әйткәнне тыңлагыз!

– Әй, син! – Тәкәббер кыяфәтлесе йодрыгы белән машинаның борынына сукты. – Ишеттеңме, катын? Хәзер без түшкәңне тышка сөйрибез, шуннан соң син үзең тәпилисең, дир, ваня, бөкре җен!

Борын астыннан гына мыгырданган ирнең сүзләрен урман җиле һәр хәрефенә кадәр колагына ирештерсә дә, «бөкре җен» кушаматына илтифат итмәде. Һәр җирдә борынын тыккан Миңсылу, күзе кояш нурында чагыламыни, кулын каш өстенә «кадаклап», саескан төсле чыркылдый иде:

– Бәй, җиңги, йортка көтүе белән ышпана кертәсеңмени?! Ку, җиңги, ку бу нәмәстәләрне! Атышып бер-берсен яралаганнар икән, бүлнистә дәвалансыннар!

Җиңги кеше каенсеңлесенең беләгеннән йомшак кына чеметте:

– Шыпырт, кем кыз!

Ирләр ахылдый-ухылдый машинадан бөтенләй чит-ят хатынны сөйрәгәндә, карчыкның гәүдәсе кечерәеп җиргә сеңә язды. «Ничәмә-ничә көннәр аңа ялварган зифа буйлы, нечкә билле, озын толымлы кыз бала түгел лә бу. Чәчен кыркыган ниндидер марҗа! Йа күкләр, җир-сулар падишаһы! Син, ахры, күңелемдәге тою-тоемлауларымны киметтең. Адәмне сихәтләндерү сәләте синең бүләгең иде, җитәр, азынма, дисеңдер. Туксан тугыз исемең белән җанымны нурландырган газиз Аллаһым, сиңа гына буйсынган мин колың, кул-аягымны богаулап газап зинданына яптыртсаң да карышмам. И Әхәдем, и Сәмәдем!»

– Күземнән югалыгыз, югал! Мин сезне көтмәдем! Сез миңа ялгыш юл саптыгыз! – дип, ул, тавык сыман пырхылдап, капкага чигенгәндә генә зәгыйфь тавыш:

– Үлмәс әби-и, – диде. – Үлмәс әби...

Карчык егылмас өчен каенсеңлесенә таянды. Йа Аллаһым, кем аның атын ятларга ирештергән?! Үлмәс ул, хак, Үлмәс... Тик бу исем хәләле белән ияреп кайтмады, бу исем кылганнарга сарылып мәңгегә далада калды...

– Кем ди теге калын хатын сиңа, җиңги? Кем ди? – Миңсылуның күзе шарланган иде.

– Сорама, кем кыз! – диде карчык, дерелдәгән ияген сыпырып. – Төшләнә, бахыр.

– Бәй, тиле-миле микәнни? Фу, нинди генә зәхмәтләр ташымыйлар үзеңә, җиңги!

Җебеп торса, гайрәт сүнә иде, шуңа күрә ул тиз-тиз генә:

– Гөлҗиһан, кунагым бул, ызбага кер, – диде. – Сез икәвегез китегез, кит! – диде.

Тәкәббер кыяфәтле ир, хатынны ычкындырып, аңа ташланды:

– Ник безне куасың, бөкре җен?! Приказ бирмә монда! Давай, әфсенләтөфсенлә и живо терелт минем катынны! Сиңа өч сәгәт вакыт, иту... – Ул түш кесәсен капшады. – ...корал, ватый үзебездә! 

3

Үкчәсен меңәрләгән энә чәнчеде, һәм авырту, кан тамырларын куырып, йөрәккә сикерде. Басып булмый! Карчык аны юри үрти, югыйсә гарип икәнен күрә. Бая гына: «Корал, ватый үзебездә», – дип әтәчләнгән ир бәндәсе буш капчык төсле карчыкның алдына «ишелде». Атларга кирәк! Бер сүәм, ике сүәм, өч сүәм... Әнә күк йөзе дә аның белән бергә чайкала... Әнә урман зыр-зыр әйләнә... Агачлар тамырыннан кубып, аңа табан егыла... Нәрсә дип мескенләнә инде Сәйфи?!

– Әбиҗан, катынкаемны терелтмәсәң – хана миңа! Хана, әбиҗан. Аңардан башка җәшәүемнең кызыгы җук, ватый. Катыныма мәхәббәтем көчле минем, биҗан. Акчасын түлим, күпме сорасаң да – итәгеңә салам, тучны, әбиҗан! Авыртудан сыкранган хатынны йомшак каз каурые белән сыйпадылармыни, ул сөенеп куйды. Ир дигәнең аның турында чынлап кайгырта икән лә! Тупаслыгы тышкы кабык кына, күңелендә исә ярату белән мөлдерәмә тулы сөю касәсе икән! Кайчакта чайпалып әзрәк түгелә дә икән ул... Бәлки, Сәйфинең каты бәгырьле кешегә әйләнүендә Гөлҗиһан үзе дә гаепледер? Бәлки, көннәрдән бер көнне мәхәббәт йөрәк капкасын шакыр да иде, зур күзле хәтер ирек бирмәде. Чая-шук үсмер кыз белән яшәмәс борын яшәп арган күңелсез хатын арасында тамчы да уртаклык юк иде. Ләкин хәтер күзе бәгырьләрне телде: ул еллар аша үрелеп караган саен, үзәк өзелә иде. Карчык:

– Әбиҗан, ишегалдыңа тау итеп алтын үәм, тулкы катынымны терелт, – дип сайраган ирнең баш түбәсенә аркылы-торкылы сызыклар сызгандай хәрәкәт ясап:

– Миңа юмаланма, бәндәм! Вакыты да, шифасы да Ходайдан, әүвәлендә маңгаеңны орып син аңарга инәл, – диде.

– Урман саргаер, үлән-яфрак саргаер, шунда катыныңны алмакка кил! Хәзергә хушың, хуш!

– Әттәгенәсе! Ярты елдан соң гына апкитәбезме сеңелне, Сәйфи Бариевич! – дип, Минап та сүз кыстырды.

– Шулай дир, да, тучны! Ватый бөкре җен! Хатынның исә үз мәшәкате: белекче гүя ике арага үтә күренмәле җеп сузган да, ул, шуңа тотына-тотына, җил капкага табан теркелди иде. Яна үкчәсе, яна! Аның ялкыны май кояшында изрәгән чирәмне көйдерә төсле. Егылмаска иде, ничек тә егылмаска! Бернинди ярдәмчесез генә селкенгән хатынны күзәткән ирләрнең күзе маңгаена тәгәрәде:

– Сыйраклары хутланды, ватый! – Ир бәндәсе әллә шатлана, әллә мыскыллап көлә иде, хатын аңламады, үрдәк сыман уңга-сулга чайкалып ишегалдына керде. Бу иске генә йорт аңа бик-бик таныш иде. Авыл кырыендагы иң соңгы хуҗалык... Ул ниндидер бер моңсулык белән буявының төсе уңган тәрәзә йөзлегенә, ярымай сурәте уелган өй кыегына карады. Киң такталы баскыч кына шүрләтә иде. Менә иң хәтәр киртә кайда икән! Ничек шуннан камыр төсле йомшарган гәүдәңне күтәреп менмәк кирәк! Хатын, булышыгыз, дигәндәй артына борылмакчы иде, карчыкның тавышы, әйтерсең, үткен пычак, аркасын «кисте»:

– Кешегә салынма, үзең хәрәкәтлән! Кем кыз, кунакка урынын күрсәт! Тыз-быз йөгергән Миңсылу ишекне ачты да: – Әйдә, әйдә, тутый кош! – дип куәтләде.

– Моның тиклем симермәсәң! Зур коштабактан ашагансыңдыр, зур кашык белән кабып! И шушы шәһәр хатыннары! Бүксәләрендә катлам-катлам май гына! Баскычның һәр бүлемтеге текә тауга тиң иде. Гөбедәй өрелеп шешкән тезләр бөгелмәгәч, аяклар әз генә кыек бассаң да, аска мәтәлдерә иде. Менә хатын соңгы үрне «яулады».

– Ну төлке! Ну хәйләкәр бичә! Җүри-марый бездән ташытты! Ваня, җилдертте, ваня! – дип, тышта ир бәндәсе пырылдаганда, ул инде чоландагы сәкегә ауган иде. Бермәлгә кояш сүндемени, күз аллары караңгыланды, тын алуы авырлашты, сулышы кысылды. Үлә, ахрысы, үлә... Гомере чикләнгәндә, адәм баласын кендек каны тамган туфрагы тартыр, ди. Тартты... Авылы монда, аны урман гына чолмаган... Ишегалдындагы мәхшәр иске мәетне дә терелтер иде: чылбырга бәйләнгән этмени, ир бәндәсе һау-һау «өрә» дә «өрә» иде. Хатын такта диварны шакылдатмакчы иде, оеган кулы язылмады

. – Давай, срокны кыскарт, бөкре җен! Ничә көндә катынкаемның маен эретәсең? «Япрак саргайгач», дир, кара син! Биш ай бичәсез җәшәргә дурак тегел без!

– Сәйфи Бариевич, чү, син алай ярсыма, – дип, Минап хуҗасын җайларга кереште.

– Моның ише әби-чәби белән ипләп кенә сөйләшергә инде, Сәйфи Бариевич! Корал, дисең, атам, дисең, ни пычагыма батыраясыңдыр. Әфсенләп тараканга әйләндерсә – бетте баш, Сәйфи Бариевич! Ярыкка чумабыз бит!

– Син дә канымны кыздырма, бүкән!

– Кызма, Сәйфи Бариевич. Азагын уйла. Безнең бит әле киредән карурманнар ерасы була. Әгәр әбиең дүрт тәгәрмәчне дә тиштертсә, ә? Куак саен берәр җен бастырса, ә? Адаш та үл, Сәйфи Бариевич!

– Җә, җә, җылак! Бөкре карчыктан шөлләп ыштан төбеңне җүешләт, ваня! – дисә дә, ир бәндәсе басылды. Аның кеше белән аралашу алымы ике төрле: ул үзеннән көчсезләргә яный, ә җиңәрлек көче бетсә – ялагайлана иде. Урамда исә әлеге тамаша икенче формада дәвам итте.

– Әбиҗан, ачуланма миңа, җәме? Дуслашыйк без синең белән, әбиҗан. Улың төслүк күр син мине. Тәмле чәйләр китерермен үзеңә, тартмасына фил рәсеме чәпәгәнен, – дип юмаласа да, карчык эремәде. Ул каткан таш кебек иде. Йә инде, йә, әз генә йомшар, кортка! Сәйфи хатыным дип өзгәләнә ләбаса! Аны тынычландырып, көйләп-чөйләп озат! Сабыр ит, бичәң терелер дип өметләндер!

– Син катыныңа йөрәк белән якынаймаган! – Карчык гүя ачу куыгы, сүз саен шартлый иде.

– Җиде ят син аңа!

– Ха-ха! – Ир бәндәсе башын артка чөеп шаркылдады.

– Ха-ха! Ватый, Хуҗа Насретдин мәзәге! Көл, Минап, торма монда чинап!

– Берни дә төшенмим әле, Сәйфи Бариевич.

– Төшенмә, син печкән үгезгә ни салам, ни печән! Күшәргә генә булсын! Әбиең, ваня, Джиганга мин җиде җат, дир. – Китик без, Сәйфи Бариевич. Күктә болытлар куера. Яңгыр яуса, урман юлы лычма балчык дип сана.

– Метелдәмә, Минабетдин-бетдин! Түшең белән саз җырырсың, җаңгыр җауса! – Сәйфи бугазын гырылдатып каһ-каһ йөткерде, усаллык исәпләгәндә шулай кисәк кенә буыла иде ул.

– Җиде җат, дир, ваня! Катынның тучны шөрепләре бушаган. Җәһәннәм тишегендәге авылдан имче эзләттерде. Кемне диген, Минап! Бер бөкре җенне! Син нәстә кыбырсыйсың, кишер борын? Хуҗаңны хурлыйлар, ваня! Җаклап сүз әйт!

– Китик, әйдәме, Сәйфи Бариевич. Такта дивар аша барысын да ишетеп яткан хатын уңайсызланып янды-пеште. Бу ирдән яманның да яманын көтәргә мөмкин, чөнки кемдер аны җиңсә, ул салмак кына искән җилне дә давылга әйләндерә иде. Әллә карчыкның дәшмәве сагайтты («бөкре җен»нең шаукымы тисә!), әллә Минап абзыйның әйдәкләп торуы ярады. Сәйфи:

– Май чүлмәген тапшырдык, бурыч үтәлде, – диде.

– Моторны кабыз, шылыйк моннан!

– Сеңел белән саубуллашыйк алайса, Сәйфи Бариевич.

– Нәмәстәгә мин аның белән саубуллашыйм, тукмак борын?! Убыр оясына чумды, ваня.

– Хатының вчүтеки, Сәйфи Бариевич.

– Акылдан сапкан бичә, диген! Аның ише чәчбиләр миңа чиратка тезелә! Акча гына күрсәт! Давай, әйберләрен кертеп бәр дә кайтыйк! Живо, тукмак борын! Хатын, терсәгенә таянып, баш кына сыярлык тәрәзәчектән урамга карады. Ир бәндәсе ярышка ыргылган чабышкы аты сыман ике аягында сикеренә иде. Әй, йодрыгы белән сугып күк йөзен чатнатыр иде! Каты бәгырьле Сәйфинең кыланмышы җанны тетрәтте. Янәсе, хушлашмый. Янәсе, аңа кызлар чиратка тезелә! Менә, мышный-мышный, баскычтан Минап абзый менде:

– Сеңел, син кайда әле?

– Уң якта, чоланда, – диде хатын. Озын баулы сумканы иңенә аскан шофёр сукыр төсле бусагага төртелде:

– Куышың сәпсим бәләкәй икән, сеңел. Авыл ызбасы шул.

– Миңа җитә, Минап абзый. Коттедж зур иде, ләкин анда миңа кысан иде.

– Атна-ун көн тиз узар, сеңел

. – Мин озакка, Минап абзый. Яфраклар биш-алты айдан гына саргая.

– Үзең үрсәләндең бит, сеңел. Юкса сездәге байлык белән чит илләрдә нечкә билле курчак әвәләрләр иде. Надан авыл карчыгыннан могҗиза көтмәскә иде дә...

– Чит илләрдә акча гына суыралар, Минап абзый. Монда мин бушка дәваланам, – дип елмайды ул.

– Ай-яй, әбиең елгыр! Тәккә генә синең белән вакыт үткәрмәс, может доллар белән түләттерер, сеңел. Яшелләрне алдыңмы соң?

– Алдым, алдым, Минап абзый. – Хатын, якынрак кил дигәндәй, кулы белән ишарәләде һәм пышылдап кына:

– Сәйфи ыргыткан муенсаны табып бир, зинһар, – диде. Минапның йөзе үзгәрде.

– Ничек «табып?»

– Урынын хәтерлисеңдер, абзый. Минем өчен мең алтыннан да кыйммәтрәк ядкарь ул!

– Ай сеңел, вай сеңел! Миңа мондый хәтәр йомыш кушма син. Әнә, Сәйфиең котырган эттән дә хужы. Итең-сөягең белән чәйни, каһәр. Мин аңа нәрсә диим? Көт, Бари малае, муенса эзлим диимме? Атып үтерсенме, дәҗҗал. Карурманда агачка терәп! Ата да, имансыз. Чөнки миңа аның күп кенә кыңгыр эшләре мәгълүм. Сиңа карата да нидер маташтыра ахры. Беркөнне телефоннан әшнәсе белән чүкердәште. Безнең әрекмән колак кайчан Әмирикәдәге радио дулкыннарын тота, сеңел. Ниндидер кыягазлар әзер түгел, ди. Шунда кадәр симезбикә аягын гына сузмасын, кул куйдыртып җитешәсе иде, ди. Әлегә син Сәйфигә исән килеш кирәк, сеңел.

Урамда ир бәндәсе үкерде:

– Мина-а-ап! Эттән туган!

– Әнә, ватый абзаң дулый. Хуш, сеңел!

Менә тышта тавышлар тынды. Бая гына ыгы-зыгыдан кайнаган йорт үзе дә тирән йокыга талган кебек тоелды. Кайда карчык? Кайда Миңсылу? Нишләп алар югалды икән? Хатын шомланып ишеккә караган иде, әйтерсең, идән астыннан калыкты, ятагы кырыена хуҗабикә килеп басты. Төймә хәтле генә коңгырт күздән нур сирпелә иде. Шул көлтә нурның берсе ыргак төсле бөгелеп үзенә тарттымыни, хатын җиңел генә урыныннан купты.

– Элгәреге атым-чатымны ничек белдең, Гөлҗиһан? – Карчыкның күзендә сагаю да бар иде.

– Ун яшемдә мин шомырт агачыннан егылган идем. Хәтерлисеңме, әни күтәреп сезгә кертте. Баланы калдыр, дидең аңа. Мине озын кабык тагаракка яткырдың. – Гөлҗиһан китаптан укыган кебек тиз-тиз сөйләде. – Өч мәртәбә беләгемнән сыпырганда: «Тәңрем, Үлмәс атлы колың шушы оланны имләгәндә, учыма кояш җылысы сал», – дидең. Мин үз аңымда идем, Гамбәр әби! – Саташма, минем андыен исмем җук!

– Соң, Гамбәр әби...

– Шайтан телегезгә лач-лоч әллә нәмәләр төкерә. Ризык дип ... чәйнәтә! Ниткән Тәңре, димсең! Им-том – догада, кодрәт – бер Аллаһта! – Карчыкның тавышы дәһшәтле иде, йөрәге каккан хатын:

– Ярар соң, чәйнәмәм, – диде.

– Үләм бит инде мин...

– Адәм чирдән үлми, гомере беткәнгә үлә! Әй син, кем кыз!

– Әү, җиңги! Ишек артында гына сакта торган ахрысы, Миңсылу пәйда булды. – Кем кыз, моңа җан асрарлык кына ашат! Көнозын ач йөреп, хәлсезләнгән хатын, әлбәттә, ризыктан баш тартмас иде. Әнә, эче быгырдый. Өстәлгә ни генә куйсалар да, ачкүз кабып йотарга әзер. Әмма калай тәлинкәдә аппетитыңны аздырырлык тәгам юк, нибарысы ике кабыклы бәрәңге дә ярты стакан су гына иде шул. Хатын балалар кебек үпкәләп, авызын турсайтты.

– Ай, бигрәк аз! – Җиңги җан асрарлык кына дип әйтте лә. Миңа дисә, ун бәрәңге аша, гөлкәем.

– Минем җаным бәрәңге белән генә канәгатьләнмәс, апакай. Хәер, нишләп сез мине туендырырга тиеш ди әле. – Хатын сумкасын ачты.

– Менә, биш мең сум. Кибетегез еракмы? Иренмәгез инде, ипи, кызыл уылдык, балык алып кайтыгыз! Өчәү бергә сыйланырбыз.

– Ниткән кибет ул?!

– Абау, бүген адым саен супермаркетлар эшли. Авыллар да шәһәрдән калышмый, апакай.

– Атакай, анакай, апакай! – дип үртәлде Миңсылу.

– Чиркәүдә диярсең! Гап-гади генә иттереп сөйләш. Апа, дисәң, матуррак ла.

– Хуш, апа. Йә инде, киреләнмә, кибеткә чап!

– Юу-ук бездә кибет, гөлкәем, юу-ук! Кызыл кәгазеңне яшер! Җиңги, әгәр әмерен үтәмәсәң, кызган табада биетә мине. Сине дә ызбадан очыра. Үтүт аннары ташкалагызга! Чемчен, әйдә! Җан кош йомыркасы кадәр генә, ди җиңги, ә бәрәңге аңардан зуррак. Туяр җаның. Нәрсә сатулашып утыра икән ул? Карчык йортына тамак түгел, чир китерде ләбаса! Хатын бәрәңге кабыгын әрчеде.

– Тәмле микән? – диде. – Без бала чакта, кырда учак ягып, көленә бәрәңге күмә идек. И исе иде, исе! Чакрымнарга таралыр иде.

– Без дә без, дисең. Син кайсы як кавеменнән соң, калын катын? Танып та танымыйм үзеңне. Шәһәрнеке анысы, авылныкылар болай иләмсез симерми.

– Ә син кем, апа?

– Койрыклы җен! Әбиеңнең каенсеңлесе мин, гөлкәем.

– Син дә миңа таныш түгел, апа.

– Икәү иренгә бал сылап чәй эчмәдек шул, калын катын. Элекке заманнарда синдәй чирләшкәләр бу йортта хәтсез сихәтләнгән. Дөнья читеннән килгәннәр җиңгине юллап. И-и, ул хикмәтләрне сөйләсәңме? Капка төбендә чирәм үстермәгәннәр, көтү-көтү халык чиратка тезелгән. Хәзер сирәк кеше җилкапкага орына, сирәк кеше. Инде кирәкләре дә юк, җиңги картайды. Сине мунчада пакьлибез, әйдә, аяклан, гөлкәем. – Мин шушы килеш кенә үләм! – дип ыңгырашты хатын. Бәрәңге аңа чеметем генә дә көч өстәмәде, киресенчә, котыртты гына. Әнә, ризык дип алданган ашказанын «усал эт» үтереп-үтереп талый. Кырлы стакандагы су да аңкауны гына чылатты. Коттедждагы утыз кеше сыярлык түгәрәк өстәлдәге сый-нигъмәтләрдән соң коры авыз чапылдату көлке хәл иде. Әкияттәге тылсымлы ашъяулыкны җәегез, җәй! Туйганчы ашап үлсен ичмасам! Акыл дәрьясыннан саркыган бер аваз кисәк кенә айнытып җибәрде: «Яшә-ә!»

Ул арты белән идәнгә шуышып төшеп, ишеккә табан үрмәләде. Үзеңне күпме кызганырга була! «Адәм чирдән үлми... Чирдән үлми...» Карчык та үзгәргән: бөтәшкән... Аны кабыкка салып буыннарын уган куллар йомшак иде, ә хәзер каты, бик каты... «Адәм гомере беткәч үлә...» Ишегалдын гүя томан сарган иде. Кара мунча якканнар... Бүрәнә ярыгыннан ургылган төтен күзне әчеттерә иде.

4
«Һы, юл буе икеләнде. Янәмәсе, ләгънәт яудыра-яудыра куып җибәрәм! Явасылар яуды инде, балакай. Нәселегез корыды. Вәләкин минем каргыш түгел, Аллаһ җәзасы. Мин кодрәтемә ялваручы гына. Без – дөнҗа хуҗасы, ат итеп аның сыртына атландык, дип кәперәймәгез, хисап көне һәркаюсыгызга тәгаенләнгән. Ни чәчсәгез, шуны урырсыз! Күңелегез басуындагы агулы орлыктан шыткан явызлыктан үзегез үк авыз итәрсез».
Мунча өлгереп килә иде. Карчык, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, былтыргы имән себеркесен тозлы суда җебетте. Бөрешеп кипкән яфраклар яңа гына бөредән ачылган төсле җете яшел төскә «буялды». Аны кызган таш өстендә җилләткәч, агач ләгәнгә батырып куйды. Мич алдына тарттырылган күмер өемендә калай чәйнек быгыр-быгыр кайный иде, тоткасыннан эләктереп ләүкәгә күчергәч, киндер капчыктан бер уч үлән салды, төнәтмәне чырагач белән бутады. Бармакларының ибе юк шул. Былтыр гына җилдән җитез иде лә. Келәт диварындагы куакларга күч-күч аскан җитмеш җиде төрле дару үләнен ул берүзе җыеп киптерде. Каенсеңел ерак алан-болыннарга кадәр йөри алмады, шушы тирәләрдә генә кайнашты. Аның үлән тануы да чамалы гына иде. Чамалы, билгеле! Гамбәр бу авылга килен булып төшкәндә, унбиш яшьлек кыз калага – киҗе-мамык фабрикасына эшкә җыенган иде. Тулай торакта ирсез картаеп, өстәвенә аяк бармагын черетеп кайтуына да биш ел чамасы кана.
Барысын да хасиятләп әзерләгәч, карчык сарайдан кочагы белән салам алып килеп идәнгә ташлады. Аннары аркылы тактага элгән шадра сөлге белән тирләгән бит-муенын корыткач, һавага чыкты. Аңа корымлы татлы ис тә иярде. Баскычка ауган хатынга ул:
– Тор, Гөлҗиһан бала, – диде. – Тор! Тәнеңдә гүр салкыны. Сөягеңдә җелегең туңса – харап. Сине җылыту кирәк.
– Нишләтәсез мине, Үлмәс... әй, Гамбәр әби?
– Шулай дөрес, шулай, мин – Гамбәр атлы. Такмагыз миңа ят исем! Такмагыз! Кемне ачуланам, димсеңме? Дөнҗасын ачуланам. Син шуның шаһиты гына. Кузгал! Нишләтсәм дә – карышма. Җелек катса – җан бимазалана, гәүдәңне тарсына.
Мәрхүм ире Заретдин белән ызба төзегәндә, урманнан аркан бәйләп икәү агач тарттыралар иде. Җиңел иде ул, күрәсең, кулларның җегәре булган. Яшь чаклар, куәтле чаклар! Ә бүген бу хатынны беләгеннән тотып мунчага илтерлек тә рәте юк.
– Миңсылу, ярдәм ит!
Каенсеңел, шелтәләп:
– Никләр моның ише имгәкләр белән җәфаланасың икән, җиңги?! Бүлнистә
брачлар дәваласын, – диде, һәм сукранып кына, хатынны култыклады. – Һай, авырлыгы!
– Шым бул, мөрәвәтсез! – Карчык Миңсылуга акайды. – Аллаһ мохтаҗ бәндәсен безгә турылаган икән, шуңа чиксез шөкрана кыл! Шифасын бирер өчен Ул без фәкыйрьнең кулын сайлаган кана. Ничекләр Бөек Затыма карышмак кирәк! Тәүбә, тәүбә!
– Әстәгым, сине жәллим мин, җиңги! Яшәрү ягындамыни син?! Үз көеңне үзең көйләсәң дә – рәхмәт кенә.
– Лыгырдап көемне бозасың, кем кыз. Җәтрәк атлат! Мунча суына.
– Суынмый ни! Һәйбәтләп тимер мичле сабриминный мунча төзеттер
оныгыңнан дигәч, карасы сихәтлерәк, дидең. Корым оясы, шул гына инде. – Йа Аллаһым, озын да телең, Миңсылу! Эчкә кермә, кал!
– Мәйлең, җиңги. Калын катынны юындырганда хәлдән тайсаң, миңа кычкыр. Моның бит аркасы да куна тактасы тиклем, хи-хи!
Карчык, авыруны чишендереп саламга утырткач, чүмеч белән ташка су бөркеде. Түшәмгә ургылган көл катыш пар мизгел эчендә аска төште.
– Ник мине газаплыйсыз? Мин чип-чиста, мин керләнмәдем, – диде парга тончыккан хатын. – Хезмәтчеләрем көн саен саунада юындырды, Үл... Әй, Гамбәр әби!
Үч иткәндәй карчык тагын чуерташларны чыжлатты. Яңгыр коендырдымыни, Гөлҗиһанның тәненнән шыбыр-шыбыр тир акты.
– Ясалма мунчаларыгыз белән мактанмагыз! Чир оясы алар, чир оясы. Шакшы кортлар мыжлый анда. – Ул пыяла савыттагы суган төнәтмәсен учлап-учлап мичкә сипте. – Авызыңны ачып, борын тишегеңне киереп, тирән сула. Суган суы эчтәге былчыракларны чистарта, дияр иде Сабирҗан мулла. Адәмнең тәне берлә рухы да хасталанган. – Карчык сүз белән дөньясын уңлы- суллы «яңакларга» тотынды. – Пычранасыз да духтырларга зарланасыз, чиремә дару килешмәде, дисез. Җан сырхавына тарган адәм баласы икеләтә бәхетсез. Мин андыйларны иллә күп күрдем үз гомеремдә. Үзе бисмилла, дия, үзе хәмер лыкына, үзе дога кыла, үзе шайтан гамәле – гөнаһ эшли. Мондайлар ике битле, мондайлар аерата куркыныч. Алар да какты ишегемне, вәләкин бусагадан узалмады. Рәхим-шәфкать булмады безләрдән.
Тел сөйләде, ә имән себерке яфраклары тетелгәнче шап та шоп хатынның аркасын «кыйнады». Каян иңде аңа көч-гайрәт? Бетерештем дигәндә генә, йа?
Актыккы чырагы кабындымы? Шуның яктысында ул соңгы шифа-дәвасын башкарамы?
Кортка чәйнектән үлән суы агызды:
– Мә, йотымлап кына эч. Шешең кәмер, иншә Аллаһ.
– Гамбәр әби, – дип пышылдады хатын. – Үлмәс кол кем иде соң ул? Син
аңардан куркасың шикелле.
Камыт энәсе белән тез астына чәнечтеләрмени, карчык әздән генә идәнгә
чүгәләмәде. Нинди бетмәс шом бу, йа Аллам?! Ул аны тамчысына кадәр кан тамырларыннан сыкты кана. Шомнан яралган курку, гүя каракош, очып китә дә, канаты белән бәрә-суга кабат йөрәккә оялый иде. Югыйсә дала күкрәгендә чыбыркы шартлата-шартлата артыннан кумыйлар, югыйсә еллар кан дошманы белән ике арага җил дә үтмәслек вакыт кыясы бастырды. Сабирҗан мулла: «Исмең онытылу берлә – курку куыгы да шиләр», – дигән иде. «Җир астына яшеренсәләр дә, табып муенын чабабыз», – дигән янаулардан соң әллә ниләр уйлата шул. Үзен кайгыртамыни, Аллам?! Баламның баласына үч камчысы белән сыдырмасыннар.
Карчык идәндәге буш чиләкне тибеп аударды: аның эсседән комач төсле кызарган хатынга җавабы шул иде. Миңсылу кунакны җитәкләп өйгә илткәннән соң, ул юеш саламны кулы белән тырмалап чокырга түкте.
Өйлә вакыты җиткән иде. Сарай артыннан урманга сузылган тар гына сукмак җәйге айларда җомга саен аны иске мәчеткә илтте. Әллә гадәтләнде, әллә күңел шулай теләде, карчыкка үзе кебек үк бөрешеп картайган «иман йорты» кырыенда намаз укуы рәхәт иде. Нигез туфрагы догалы иде шул. Аяк үзеннән-үзе шунда тартылды. Килгән саен әүвәл мәчет тирәсен чүп үләннән әрчи иде, бу юлысы ашыкты, намазлыгын яшь кычытканнар өстенә үк җәйде. Ашыгуының сәбәбе: Аллаһка сыенып, куркудан качу иде. Намазын тәмамлагач та карчык агач-куак арасыннан кулъяулык хәтле генә күренгән күк йөзенә төбәлде:
– И Раббымыз, – диде. – Үзең ярлыкагыл! Үзең җаныма тынычлык иңдер! Артыгын сорамыйм. Гөнаһым зур: курку күлмәге киеп җәфаланам. Шуны бер киям дә салам, салам да киям. Синең әмереңнән башка яфрак та селкенми ансы. Ерак бит инде ул хәлләр, ерак, никләр онытылмый икән, Раббымыз. Бүген дә исмен әйтеп йөрәкне кузгаттылар.
** *
...Иртән үк ата йортында тыз-быз чабыштылар.
– Бүген безгә яучылар килмәктә, Котлыбәк агай угланын үләндермәк кели, – диде анасы. – Сине капкасы алтын тоткалы җыртка урнаштырсак, атаң көтүлектән ун бияне бирнәгә аерыр, Үлмәс кызкаем.
Яшь үлән сыман әле генә җирдән калыккан унҗиде яшьлек кыз урталай «сынды». Бу иң яман хәбәр иде. Кем-кем, Котлыбәк углы Мукай аңа тиң идемени, Олуг Тәңрем?! Акылга таман егеттән көтүче халкы тәмам гарык, ул йә аларның чатырын яндыра, йә ат белән таптатып сарыкларын имгәтә иде.
Үлмәс бик тиз сынын төзәтте.
– Мәйлең, Анам, үләндерсеннәр, – диде. – Чү, чү, иртә шатланма! Мин риза, димәдем, Анам. Котлыбәк малаена эчем-тышым карыша. Җан җылымсыз ул! – Вай-вай, аузың ни сүли, Үлмәс! Җил хуҗасы ишетеп далага чәчмәсен, Ходаем. Синең бәхетең – безнең бәхет, кызкаем. Син – сыңар олан – Тәңребез бүләге. Тәүге балаларыбыз туды да үлде, туды да үлде. Ызба иясенең шаукымы тиде. Имче Сайрәби саттык йоласын үтәмәсә – сине дә бишегеңдә буар иде ызба иясе. Ушлы Сайрәби, ушлы. Оланыгызны биләүсәгә төрегез дә тәрәзәдән генә миңа сатыгыз, дип үрәтте. Анарда өч көн, өч төн кундың, кызкаем. Үлмәс атын да әбкәч үзе кушты.
– Ызба иясен алдадыгыз әлсә? – дип көлде кыз. – Чур, мине алдый алмассыз, Анам. Котлыбәк йорты – тирес, улы – корт. Без алар белән туганлашмыйбыз! – Вай-вай, безнеңчә сүләшмисең, кызкаем. Мөгаллим генә бозды телеңне,
каһәр суккыры!
– Бозмады, сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтте, Анам. Ул миңа: «Син – татар
кызы», – ди, татарча дөрес сөйләш, ди.
– Ни пычагыма сиңа дөрес тел! – дип чәпчегән анасына ул серле генә елмайды. – Кыз бала, буй тартса, киләчәген уйлар, Үлмәс!
– Уйламаган кая! Мин урман күрәм. Тоташ урман, Анам.
Хыялыннан әсәренгән Үлмәс кисәк кенә ишеккә ташланды. Тояк тавышыннан дала яңгырый кебек иде. Киләләр! Олуг Тәңрем, ияләрең җыйнаулашып миңа ярдәм итсен! Җил, каршы ис, давыл, кылганнарны төбе- тамыры белән куптарып, Мукайның йөзенә сыла! Сукырайт аны, сукырайт!
Кунаклар озаклады, көтә-көтә көтек булган Хөсәен йорты кич белән кеше аркылы белеште: пар атлар тиянадан гына дулап, Котлыбәк угланны тарантастан мәтәлдергән, имеш. Кыз ярәшү иртәгә кадәр кичектерелә, имеш. Үлмәс шат иде. Иртәгәсен өйдәгеләр әүвәлгесеннән дә мулрак ризык хәстәрләде, әмма сәкедә аяк бөкләп утырып, майлы куй ите кимерәсе агай-эне тагын бәлагә тарган: ат өстеннән егылып, кул-аягын каймыктырган, имеш. Үлмәснең ничек сөенгәннәре бер Тәңрегә генә мәгълүм иде.
Гәрчә, исем анасы дәрәҗәсе күтәрсә дә, имче тора-бара кызны күралмый башлады. Йа Күкләр хуҗасы, Сайрәбинең тирә-юньдә оста белекче дигән даны таралгач кына, ник ул баланың сизем-тоемын да, кул шифасын да артыграк итәсең?! Яшь көндәштән котылу юлын ап-ачык сызды имче: Котлыбәк оланына ярәшергә! Ул ерткыч нәселдә кыз-катынга сан юк! Анда эт тормышы! Камчы белән сыдырган саен, Үлмәснең дәвалау сәләте югалыр!
Сайрәби имче, киң ыштан балакларын җилфердәтеп, Котлыбәкләргә чапты. Камзул кесәсендәге чүпрәген Мукайның учына сонып:
– Шушы нәстә белән авыз-борынын томала, тыны буылгач, ат сыртына салып апкайт! – диде. – Урла! – диде.
Шадра йөзле, әрекмән колаклы килбәтсез егет төенчекне чишеп иснәде. – Фу, сасы!
– Уылган тилебәрән үләне, җегет! Сиңа ярдәмем тисен. Узгынчы юлчыдан
апкалган ыем им-томга, – диде ялагай карчык, кеткелдәп.
– Синең ярдәмеңә кем мохтаҗ ди, кәкре сыйрак! Мин, дала күкрәген изгән
баһадир Мукай, бер чәчбине генә үзем дә буйсындырам! Шыл моннан! – дип, егет үлән онын карчыкның битенә сипте. Имченең авызы чалшайды, ул кулы белән йөзен җилләтеп мыгырданды:
– Һы, буйсындыра ди! Ике трит юлыгыздан борды. Өстегезгә болыт иштерде, чаптарларыгызга каршы җил истерде. Өченче трит муеныгызны сындыртыр!
Көнләшүеннән кара көйгән карчык аларга да сугылды. Аңа ничек тә уй- ниятен тормышка ашырырга кирәк, югыйсә җаны тынычланмаячак иде.
– Син, тамырларыңда татар каны аккан Хөсәен, безнең аймакта төпләндең, безнең гореф-гадәтләргә күндең, абзар, дала, җил ияләрен санладың, су бабасын, су анасын хөрмәтләдең, дөнҗалыктан арынып, күк-җир падишаһы Тәңребез катына ашасыңны белдең, хәзер мине тыңлап бак, – диде ул, куактагы тәтелдек кош сыман тиз-тиз сөйләп. – Йә гайрәтле нәсел белән туганлашып, дәүләтеңне арттырасың, йә алардан зыян-зәүрәт күрәсең. Соңгысы яхшыга илтмәс, Хөсәен. Кызыңны төнгелеккә келәткә яп, иртән таң зәрәсендә Котлыбәк угланы апкитәр үзен. Баш бирмәс Үлмәсеңне шулай гына җиңәрсең, Хөсәен.
Имченең өздереп-өздереп сайраганын кыз ишетте, ләкин ачуын тыйды: монда бары тик хәйлә белән генә котылырга мөмкин иде. Келәткә бикләгәндә ул карышмады, ә караңгылаткач, түбә тактасын куптарып, иреккә чыкты. Күк гөмбәзен бизәгән йолдызлар үрелеп алырлык буйда гына якын иде, Үлмәс Илаһи зат камил итеп төзегән җиһанның матурлыгыннан хушланып берара онытылып торды. Аннары җитез генә аска сикерде. Җил тынган, төнге һава тыгызланган иде, качкын кыз дала иңләп очты. Мөгаллимнең атлары әзер иде, егет килә-килешкә үк аны күтәреп ияргә утыртты.
– Ашыгуың хәерле, – диде егет. – Куып тотсалар, икебезне дә ат койрыгына тагып сөйрәп йөртәчәкләр. Сездә халык кыргый гадәтләрдән арынмаган. Артта калма!
Таң атканда алар шактый чакрым үткән, әмма атлар арган, әгәр малкайларны ял иттерсәң – Котлыбәк углы, куштаннары белән эзгә төшәчәк иде. Шуңа күрә мөгаллим, акча биреп, чаптарларны яңалары белән алыштырды. Тагын кичкә хәтле җил белән куыштылар. Төн күзендә качкыннар җәяү генә тимер юл кырыеннан атлый иде инде. Агач төягән тауар поездының койрыгына ябышып менеп, бүрәнә арасына поскач кына иркенләп сүз алышты алар.
– Үлмәс, бу гамәлеңә ахырдан үкенмәссең микән?
– Үкенмәм, Заретдин.
– Мин сине үз илемә дәшәм. Мәңгегә. Сиңа далага юл ябыла, Үлмәс.
– Мәңгелек тормыш Тәңре катында гына, Заретдин. Син дә, мин дә җирдә
кунак кына.
– Бездә үзгәрәк дөнья, Үлмәс. Йолалар да бүтән. Үзеңнекеләрне юксынсаң,
нишләрсең?
– Түзәрмен, Заретдин.
Мөгаллим егеткә үлеп-бетеп гашыйк иде кыз, мәхәббәт аның бөтен барлыгын биләгән иде.
Яшьләр бәләкәй генә стансада поезддан төшеп калды. Өч тәүлек авыллар аша уза-уза, ниһаять, соңгы ноктага җитәбез дигәндә генә, Заретдин:
– Әнә-ә, теге калкулыктагы бистәдә әтинең туганнан туган абзасы Мифтахетдин бабай яши, без аңа кагылыйк әле, синең өстең дә юка, җиңги әби берәр нәрсә кигезер, – диде.
Качу хәсрәте белән мие сыекланган кыз кием-салым турында кайгыртмаган иде шул. Ярымшәрә иде Үлмәс. Кыска күлмәген күпме генә аска тартса да, тез капкачы май чүлмәге кебек ялтырый иде.
– Минем аяк-кулым да тузан гына, Заретдин. – Юл хутында күл бар, юынырсың.
Йокыга талган күл өсте көзге сыман шоп-шома иде, су иясеннән ояла-ояла гына, кыз тәнен пакьләгәч, толымыннан бер бөртек чәчен йолкып күлгә агызды. Арырак Заретдин юына иде, ул аның да сакалыннан төк тартып алды. Егет, сискәнеп:
– Нишлисең? – дип кычкырды.
Кыз:
– Су иясенең күңелен күрергә кирәк, – дип елмайган иде, Заретдин беренче
тапкыр аңа:
– Акылдан сапкан! – диде. – Акылдан сапкан! Су – җансыз! Аның хуҗасы юк! – Бар! – Үлмәс тә бирешмәде. – Тәңре яралткан һәрнәрсә – тере!
– Куй шул Тәңре-мәңреләреңне, кызый! Мин сине кисәттем, бездә үзгә дөнья! Өч елда чәчемне агарттыгыз әкиятләрегез белән! «Төкермә – җил иясе орыша!» «Сызгырма – йорт иясе ачулана!» имеш. Сезнең якларга хәреф танытырга барган мин – җүләр!
Хәер, кызды-кызды да тиз сүрелде юлдаш. Егетнең абзасы иркен генә йортта яши икән, ул кунакларны берникадәр каушау катыш борчылу белән каршылады. – Бәдерниса әбиегез чирләде, оланнар. Үләм, дип бәхилләште. Сез инде
гаепләмәгез, ни бары белән сыйланыгыз, – диде карт.
Үлмәс мич аралыгындагы кадакка элгән озын халатка уранып сырхау
янына – алгы бүлмәгә керде. Аның яныннан ул өч сәгатьтән соң гына чыкты... Мифтахетдин бабай иртән газиз карчыгының самавыр чыжлатканын
күргәч: «Машалла!» – дип сакалын сыпырды.
Хуҗалар озак кына чаршау артында чыш-пыш килде. Яшьләр юлга
кузгалганда гына карт:
– Сез, оланнар, бер-берегезгә кемнәр инде? – дип сорады. Заретдин җилкәсен
сикертте, ә Үлмәс шунда гына үзенең нинди аяныч хәлдә икәнлеген аңлады. Ул бит беркем дә түгел, бары тик мөгаллимгә тагылган качкын гына иде! Гыйшык уты нибарысы аның йөрәгендә генә кабынган, егет аны залимнәрдән коткарса да, Үлмәс дип өзгәләнми иде. Ләкин Заретдин шаккатырлык сүз әйтте:
– Үлмәс – минем кәләшем!
Мифтахетдин бабай колакка саграк ахрысы:
– Кем, кем? – диде.
– Кәләшем, – диде егет.
– Ансы, хуш, ярый. Кушаматы ямьсез кыз баланың, энем. – Исем ул, бабай.
– Әстәгъфирулла! Мәҗүсиләр кавеменнәнмени?! Безнеке түгел алайса. Кыз сиңа хәрәм, энем.
– Атасы, кешегә каты бәрелмәле син! Хәләлеңне терелткән баланы рәнҗетү хак мөселманга килешмәс, – дип, Үлмәсне яклаган Бәдерниса әбигә карт йодрыгы белән үк селтәнде:
– Һи, шайтан ырымы белән сихәтләнгән ди берәүсе. Догасыз-нисез өшкерү – гөнаһ! Энем, кире үз оясына илт бу нәмәстәкәйне. Әлхәмделилләһ, бездә ислам динендәге мөселман кызлары күп, сине үзем үләндерәм, боерса!
Туганының кискенлеген өнәмәгән егет, аркасына биштәрен асып:
– Аш-суларыгыз өчен рәхмәт, без туган авылыбызга киттек. Әйдә, Үлмәс, – дигән иде, кыз аның беләгенә ябышты:
– Кабаланма, Заретдин! Минем дә хак диндә буласым килә!
– Акылдан яздың мәллә, кызый! – Егет биштәрен идәнгә бәрде: – Ниткән дин тагы?! Без – замана яшьләре, без – атеистлар! Яңа тормыш корганда, искелек калдыкларын чүплеккә түгәбез! Бездә һәркем ирекле, һәркем үзенчә яши!
Үлмәс исә кирелеге белән үз басуын сукалады:
– Мин Аллаһка иман китерәм! Дога-сүрәләр үрәнәм!
Бая гына тузынган картның йөзе нурланды.
– Карчык, кыз баланың башына яулык бөркә! – диде ул. – Кызым, артымнан
кабатла. Лә-иләһә-иллаллаһ, Мөхәммәд Рәсүлүллаһ. Тәрҗемәсе шул, кызым: Аллаһтан башка Илаһ юк, Мөхәммәд галәйһиссәлам аның Рәсүле.
Лә-иләһә... Бу ят кәлимәләр шунда ук аның күңеленә сеңде. Учын кушырганда, бармакларына нур коелды... Әле йола тәмамланмаган иде.
– Кызым, хәрәм исемеңнән арыну кирәк, – диде карт. – Әлеге атыңны онытам дисәң генә, мөселман исеме кушарбыз. Син ризамы?
 – Онытам, Мифтахетдин бабай. Ант!
– Антыңа тугры кал, кызым. Моннан ары син... – Карт өч мәртәбә аның колагына пышылдады. – Гамбәр, Гамбәр, Гамбәр...
«Сезнең уеныгызга катнашмыйм» дигән кебек читтән генә күзәткән егеткә дә камчы очы тиде. – Син – җаһилият корбаны, әтиес дип ирсәймә, яме? – Бабай Заретдинны җилтерәтеп артсыз урындыкка утыртты. – Аллаһы Раббел-Гыйззәбезне танымаган бәндә – мөртәттер. Дөнҗави укуларың белән дә масайма. Иң бөек гыйлем иясе – Аллаһ! Хәзер туры гына җавап бир: Гамбәрне хатынлыкка аласыңмы?
– Алсам ни?
– Никах беләнме?
Егет авызын йозакка бикләде. Һичшиксез, ул моңа каршы иде. Юл буе комсомолларның «кызыл туйлары» турында сөйләп кайт та, менә сиңа мә, никах укыт, имеш!
Үз ихтыяры белән Гамбәргә әйләнгән кыз өчен хәлиткеч мизгел иде бу. Ул: – Без риза, бабай, – диде.
Беренче төндә ир белән хатын аеры-чаеры йоклады: Заретдин үпкәләгән иде...
Шуннан бирле болай да әллә ни җылынмаган аралар бөтенләй суынды. Бәлки, никахтан соң ук авылга юнәлсәләр, үтә күренмәле гаилә пыяласы чатнамас та иде, Мифтахетдин карт тоткарлады. Аның энесендә гаме юк, йомыш килендә иде. Карт:
– Кызым, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә олуг китап – Коръән иңдергән. Адәм мин кушканнарны үтәп, тыйганымнан тыелып яшәсен, дигән. Ислам гакыйдәсенең җиде нигезе бар, син шуларга төшенеп, әммәсенә дә иман китерергә тиеш, кызым. Бистәдә Коръән Хафиз Сабирҗан мулла яши. Кизләү мәдрәсәсендә гыйлем эстәгән кари. Аңардан шыпырт кына дин сабаклары үрәнсәң иде, кызым. Бабаебызга блач тими, сукыр диләр дә куялар, – дигәч, яшь хатын тамчы да икеләнмәде:
– Үрәнәм, үрәнәм! Заретдинга нәрсә дияргә соң, бабай? Аның авызында гел кызыл җөмләләр, – диде.
– Иреңә белгертмик, кызым. Зәгыйфь картка йорт эшләрендә булышам, диярсең. Савап өчен, диярсең. Ил-көннән дә яшер, кызым. Аллам сакласын, мәчет манарасын аударып, аятелкөрсиләрне яндырган мөртәтләр башыбызны өтермәндә черетер.
Заретдин йомшак күңелле иде, әйдә, ярдәм ит, әллә кая ашыкмыйбыз бит, әни карчык бераз көтәр, диде. Бәлки, ул ашыктырыр да иде, аны бистә мәктәбенә укытырга чакырдылар. Гамбәр исә хәйлә капчыгын кат-кат кысып бәйләде: көнен-көнгә, аен-айга ваклап ярты ел узды, ул һаман сукыр картны «тәрбияләде». Дога-сүрәләрнең көч-кодрәтеннән тетрәнгән дала кызы, мөгаен, гыйлем коесын тагын да тирәнрәк казыр һәм остазы Сабирҗан мулланы да уздырыр иде, «кыңгыр эш»нең кыңгыравы чылтырады. Мифтахетдин килене дин белән халыкны агулый, дога белән өшкереп сырхауларны дәвалый икән, дип «озын телләр» хакимнәргә әләкләгәч, яшьләр кара төндә бистәдән сыптырды. Әмма «балыкчылар» Гамбәрне кармакка эләктергән иде инде: Заретдин йортына тентү керде. Идән такталарына кадәр куптарып, Коръән китабын эзләделәр, тик файдасыз, ул табылмады. Чөнки яшь хатын аны йөрәгенең иң ерак нүешенә яшергән, кыскасы, һәр хәрефен, һәр иҗеген иман каләме белән күңеленә уя-уя ятлаган иде. Тентү бер хәер, ә менә ире үзәк базарыннан ишетеп кайткан хәбәр бик яман иде. Имеш, кырыктартмачы Сәләхетдингә дала ягындагы таныш-белеше фатирга тукталган. Имеш, шул адәм Үлмәс кыз турында риваять сөйләгән. Имеш, аны дала иясе урлап, урман иленә качырган. Кызның ярәшелгән җегете, сезнең якларга шымчылар җибәртеп, үч алмакчы, имеш.
– Дала иясе – мин инде ул, – диде Заретдин. – Риваятьне әзрәк үзгәрткәннәр. Ул табак битләр иснәнә-иснәнә безнең эзгә басмагае тагы.
Гамбәр ирен бүлдерде:
– Без инде салам кибәнендәге энә төсле, Заретдин.
– Кайчак инә ялтырап күзне чагылдыра. Авылда синең ят җирдән икәнең
күрше этенә тиклем мәгълүм!
– Аның каруы элгәреге атымны белми күрше этегез. Мин сезнеке, Заретдин.
Төс-кыяфәтем – сезнеке, телем – сезнеке.
– Ансы син безнең буяуга оста гына буялдың, җанкисәк. Безнең шивәне
оттың, безнең ризыкны килештердең. – Ире аны үрти иде. – Моннан ары тыныч кына яшәүләр юк инде. Кайчан килеп үтерерләр дип ят! Их, далаңнан
кузгатмаска иде сине, кыргый!

5
...Кич белән аңа бер телем арыш ипие белән су гына бирделәр. Өстәлгә кем ризык куйгандыр, хатын күрмәде: мунча сөякләренә кадәр йомшарткан һәм ул тоташ дүрт сәгать йоклаган иде. Ни гаҗәп, ашыйсы да килмәде, әйтерсең, әле генә табын яныннан кузгалган иде. Алай да сындырып ипи капты, аны су белән көчкә генә тамагыннан юдырды. Тәгам әче иде. Минап абзый: «Җаны теләгән – елан ите ашаган», – ди. Әйе, хатын иң зәһәр еланны да чәйнәмичә йотарга риза иде. Тик ябыксын гына! Монда инде икесенең берсен сайлыйсың: йә өметеңнең күзе сукыраеп, дөм караңгы дөньяда яшисең, йә савыгып кеше арасында кайныйсың. Кеше, кеше... Кем соң алар? Сирәк-мирәк кенә «хәл белешкән» дус-ишме? Андый дуслык чәнти бармакка чорнарга да җитми. Коттедж – цирк, карават – мәйдан, ә анда «фил» ауный. «Дуслар» шул тамашадан көлеп рәхәт чигә. Чү, терелсен генә, кәмитнең бүтән төрлесен күрсәтер Гөлҗиһан! Башта иң затлы ресторанга җыеп сыйлар. Өстәл саен тукталып, үзе кыстар. Сылу гәүдәле, нечкә билле хатын күбәләк сыман очып кына йөрер. Ир-ат: «Кара, бу хатын нинди чибәр икән», – дисә, ханым-туташлар көнләшүдән кара көяр. Аннары ул «ахирәтләр» белән арасын өзәр: очрасалар – «танымас», шылтыратсалар – «ишетмәс». Әкияттәге тары боткасы кебек, акчаң кесәңнән ташып акса, яңа танышлар бик тиз үрчи! Кодрәтле ялтыравык кәгазь бүре белән сарыкны да туганлаштыра.
Ә хәзер әле Гөлҗиһан мескен бер кемсә генә. Әнә ишегалдында кайчандыр аңа якын булып та, бүген ят һәм шыксыз күренешкә әйләнгән мохит. Кәҗә мәэлдәве дә, тавык кыткылдавы да ямьсез, чын матур тормыш шау-шулы шәһәрдә генә кебек иде. Аның шушы кысан-тар аймакка килеп төртелүе аклана тагын! Җаны теләде, җаны... Кайда соң бу җан?! Ник ул аң хәтле аң белән идарә итә? Ник акыл хәтле акылны буйсындырып, адәмне кол хәленә җиткерә?! Үзе көненә бишкә төрләнә: сыкрый, шатлана, газаплана, үрсәләнә...
Миңсылу ике чиләк күтәреп керде.
– Тез тигентен сыйракларыңны тык! Җиңги әмере! – дип, ул хатынның аякларын карават кырыена салындырмакчы иде, Җиһан:
– Үзем, үзем, – диде. – Нәрсә соң бу?
– Җиде үлән төнәтмәсе, гөлкәем. Пешермиме?
– Юк, талымса гына. Моннан соң кәҗә бәтие кебек сикереп уйнармын инде, әйеме, Миңсылу апа?
– Хи-хи! Чагыштырдың! Кәҗәдә – тояк, синдә – бүрәнә аяк. Әз-мәз селкенсәң дә, җиңгигә рәхмәт укы, гөлкәем. Син – туксан яшьлек карчыкның авыртмаган башына тимер тарак. Сезнең ише имгәкләр белән интегә, бичарам. Намазлык өстендә генә утырасы юкса. Әнәгенәк, миңа эш кушты да каядыр кыяклады. Капчыгында пыяла банкалар шылдырый. Мәйтәм, сөлеккә китте микән? И Ходайгынам, җәһәннәм читендә лә күл.
Миңсылуның борчылуы аңа да күчте. Карчык Гөлҗиһанны мунчада юындырганда ук хәлсезләнгән иде. Урманда үле тынлык, әгәр Гамбәр әби егылса – эт белән табарлык та түгел. Хатын шушы тишектә алты ай азапланыр микән? Элемтә юк, кесә телефоны тотмый.
– Миңсылу апа, син ярыйсы гына йөрештерәсең бугай. – Җылы суда аяк туңа башлады. Курку кан тамырларын суыта иде.
– Ташбака сымак әкрен генә кыштырдыйм, – диде тегесе. – Элгәре атна саен бистә кибетен әйләнеп күңелне хушландыра ием, быел әллә ни очындырмас: үкчә сызлый. Бәй, сиңа ниемә минем йөрештерүләрем? Ә-ә, сез шәһәр бичәләре тамаксау шул. Тәм-том кирәкме? Кемгә нәстә, кәҗәгә кәбестә инде. Һай, җиңги исән-сау микән?
Әй, тамак ди сиңа! Алай-болай карчык кайтмаса – акырып кына үләсе лә. – Суынды төнәтмә. Чиләкне ал, – диде хатын, еламсырап.
Кем кызганыч: синме, белекчеме? – дип сорасалар, әлбәттә, Җиһан кызганыч иде. Кортка яшисен яшәгән, ә менә аның гомер йомгагы шулай бик тиз сүтелер микәнни?!
Миңсылу шадра сөлге белән хатынның аягын корытты. Корытты да дәшми- тынмый гына чыгып китте. Шом тулы кара уй, карчыга төсле, йөрәккә һөҗүм итә иде. Ятагыңа кадакланып үлем көтеп ят инде! Ул шыр ялгыз... Гарип Миңсылу санга бар, исәпкә юк... Тураеп идәнгә басмакчы иде, аркан ауды. Башы шык итеп карават тимеренә бәрелде. Ыңгыраша-ыңгыраша чигәсен уганда гына, Миңсылу тәрәзәгә шыкылдатты:
– Җиңги исә-ә-ән!
Авырту кисәк басылды. Бая гына «тишек» дип хурлаган чоланның диварлары киңәеп, күз аллары яктырды. Бу җанның бүтән халәте иде. Хәзер аңа оят, бик оят иде. Гомер юрганмыни, хатын аны карчыктан тартып алып, үзенә япмакчы иде.
Җиһан терсәге белән этелә-этелә, җайлап кына гәүдәсен ятагына «урнаштырганда», бусагада карчык күренде. Аркасында киндер капчык иде. Ул: – Уй-мендәрегез сүрүсез, мамыгы дөнҗага оча, – дип битәрли-битәрли, пыяла савытлар бушатты. – Мин тере кана! Әллә нәстәләр юрамагыз! Син, кем кыз! – Кортка ишек төбендә сурайган Миңсылуга акайды: – Нәмәстәгә
кеше күңеленә шик саласың?
– Ни-нәстә дидем соң әле ул кадәр, җиңги? Зарландымыни, и симез үрдәк! Карчык кулындагы чүпрәкне йомарлап каенсеңлесенә ыргытты:
– Аның аузы йомык! Мин әйтәм! Коткы – шайтан гамәле. Түшәгемдә җан
бирермен, иншә Аллаһ! Түшәгемдә!
Пыр тузынган кортканың «җиле» Гөлҗиһанны терелтте ахрысы, ул ничек
торып утырганын да сизмәде. Сулы савытта кап-кара суалчаннар кыймылдаша иде. Җирәнгеч иде алар, җитмәсә карчык савытны кырынайта да, хәшәрәтләр иреккә чыкмак булып өскә үрмәли иде.
Миңсылу мышкылдаган борынын чүпрәккә сөртте:
– Бәй, синең өчен кайгырдым ич, җиңги! Ник пырылдыйсың инде, җә? Урманда хәтта бүре дә адаша, ди.
Бая гына өермә куптарган Гамбәр карчык аның белән сүз көрәштерерлек хәлдә түгел, ул башын аска иеп йокыга талган иде. Җиһан мондый үзгәрешкә таң калды. Йоклый! Әнә сулышына кадәр тигезләнде! Берничә минуттан хуҗабикә тынычланып, йөзе нурланып уянды.
– Бисмиллаһ, – диде ул, битен сыпырды, аннары назлы тавыш белән каенсеңлесенә: – Хәзер тәһарәтемне яңартып, ике рәкәгать намаз укыгач, башлыйбыз, кем кыз, – диде.
– Әйдә, симез түшкәңне туры суз! – Миңсылу хатынны каз дип уйлады микән, беләгеннән дорфа гына йолыккалады. – Ай Аллам, нәстә бәбәгең шар төсле түгәрәкләнде. Кортканың гел шул инде аның: дулый да тына. Шунысына рәхмәт диген: җен-пәриләре ярыкка поскач кына им-томына керешә. Сабырлангач кына. Иту зәһәреннән чеметеп, тәнеңне яндырыр ие.
– Бүген нишләтә ул, апа җаным? – Савыттагы хәшәрәтләр бизгәк тоткандай бөтен тәнен калтырата иде: – Әнә теге... пычрак суалчаннардан тешләтмәс бит, әйеме, апа?
– Һай, мисез тавык! Ниткән суалчан? Сөлек ул! Шуларны апкайтыр өчен ничәмә-ничә чакрым җәяү теркелдәгән, бичаракаем. Син, гөлкәем, әбигә киреләнмә! Карактер күрсәтсәң – артыңа типте дә озатты! Тилмереп чакырган кунагы түгел лә.
Уй агышы ниндидер үтә күренмәле чыбык аша тапшырыламыни, намаздан соң тагын да йомшарган карчык, Җиһанны җиңелчә генә әрләп:
– Сөлекне Аллаһ яралткан, ник аңардан чирканасың, – диде. – Каның куерган, мәгәр сыеклатмасаң – тамырларыңа төер укмашыр.
Миңсылу, белдекле кыяфәт ясап:
– Әй, җиңги, хәзер беләктән дә кан агыза брачлар, бүлнистә мин көнаралаш анализ тапшырдым, – дигән иде, идән ярыгына поскан җен-пәриләр кабат карчыкны «камады»:
– Адәм гелән-гелән ансат эзли. Зарарын тәгаен белеп тә тискәресен хуплый. Йөрәкне сугарган терек суын энә белән тишеп агыза. Аллаһ аның микъдарына кадәр үлчәгән кана. Иблис эчә ул канны азактан, иблис! Аңа үзе куәт бирә адәм!
Каенсеңел шыпан-шыпан гына чоланнан тайды, карчык исә җиңнәрен сызганды да:
– Бисмиллаһ, – диде. – Бисмиллаһ! – Һәм көйләп-көйләп такмаклады. – И Җир- Күкләрнең кодрәтле хуҗасы! Мин – синең колың, тын сулыклардан җитмеш җиде бөҗәк сөздем. Вәләкин синең рәхмәтеңнән башка аларның һич файдасы тимәс. Телемдә дога, бармак очларымда им-том, яңгылышсам – кичерә күр, Аллаһым! Изгелек җиһанда нурланып балкыса, яманлык карадан кара болыт сыйфатында асылынып тормыштыр. Соңгысы тән-җаныбызны былчыратып өстебезгә яумасын, Газизем! Үзеңә тапшырылдым, Әхәдем... – Ул, иелеп, хатынның әче камыр кебек күпергән корсагына баскалады. – Үзеңә тапшырылдым, үзеңә... Синнән килдем җир йөзләренә, сиңа әйләнеп кайтам, и бер Аллам. Син кем, канәтем... – Монысы Гөлҗиһанга атала иде. – ...бавырың иләмсез зурайган. Ат солы ашаган күек син дә гелән дару чәйнәгәнсең. Агу эчәсез кана!
– Нишләтим инде! Дарусыз үләм бит мин, Гамбәр әби.
– Талагыңда шеш бар. Борчак тиклем.
– Юк, юк, минем эчке әгъзаларым сау-сәламәт!
Карчык өнәмәсә дә, Җиһан үз сүзен кыстырды. Күңел могҗиза көтә дигәч тә,
төрле уйдырмаларга ышанмас лабаса! Ике атна элек кенә клиникадан аппаратурасын төяп килеп ике тапкыр тикшергән баш табиб: «Сезнең организмда бик аз гына тайпылышлар күзәтелә, тик зарарсыз. Кыска гына дәвалау курсы үтәрсез», – дигән иде. Әгәр ул шеш-фәлән тапса, ай-ваеңа карамыйча, шунда ук вип-палатасына ябар иде. Ул дарулар гына язып өлгермәде, хатын сәфәргә җыенган иде.
Гаҗәп, белекче аның белән бәхәсләшмәде, өстен юка ситса белән генә бәйләгән савыттан сөлек алды. Җиһан чытырдатып күзен йомды. Карчык «бисмиллаһ» дигән саен, ул эченнән генә санап барды: бер, ике, өч... сигез... ун... Хәшәрәтләр тәненә кадалгач та, әрнүеннән үрле-кырлы сикерер кебек идең, баксаң, чебен болардан катырак тешли икән. Ләкин барыбер җирәнүдән күңел болганды.
– Чәбәләнмә, – диде кортка. – Начар каныңны суыргач, үзләре кубар. Миңсылу, син нәмә эш кырасың әле? Солы белән кәҗә сөте кайнаттыңмы? Иншә Аллаһ, җылы төнәтмә эчсәң, тыныч йокларсың, канәтем. Сөлектән соң йокы кирәк, тирән йокы.
– Мин сезгә хезмәтегез өчен түләрмен, Гамбәр әби. – Олы башын кече итеп икәүләшеп аны тәрбияләгән җиңги белән каенсеңелне ул йөзе белән бәхилләтәчәк иде.
Белекче сагайды:
– Нәстә белән түләрсең икән?
Хатын гадәти нәрсә әйткән кебек:
– Акча белән, билгеле, – диде. – Мин саран түгел, Гамбәр әби.
– Ярабби, кыягәз кисәге белән түләмәктә исәбе! Баедыгыз инде, хәрәм килешмәде генә!
Шунда гына нинди ялгыш сүз ычкындырганын аңлады Гөлҗиһан. Тик соң иде инде, соң иде. Нишләп ул кемнәр йортының капкасына кунган кош икәнен исеннән чыгарды икән?
Карчыкның ачу белән ялтыраган төймә күзендә рәхим-шәфкать юк кебек иде. Сөлекләр туенып, берәм-берәм коелды, Миңсылу һәр ярага канлы үлән суы сөртте. Төнәтмә дә эчелде, әмма кортка «вәгъдә иткән» тирән йокы гына «сай» иде. Гәрчә башы уйдан авырайса да, хатын иртән ниндидер бер җиңеллек тоеп, ятагыннан торып утырды, хәтта ки бүрәнә аякларын да идәнгә тидерде. Сузып-сузып кычкырган әтәчнең тавышын ишетүе дә күңелле иде. Ятсынган авыл тормышына күнегә микән әллә?
Чәче тузган, тарыйсы иде... Сумкада юеш салфетка бар, шуның белән бит-кулларын «юасы»... «Аһ, кичә ялгыштым!» – дип ут йотудан ни мәгънә? Кәкре барыбер тураймый. Нихәтле генә кузгатмаска тырышсаң да, үткәннәр, бүгенгесе белән тоташып, хәтер капкасын шакый. Унбер яшьлек Гөлҗиһан (әле бала гына!) барысын да бүгенгедәй исендә тота икән, кортка инде, кортка ул чактагы мәхшәрне күңел дәфтәренә үк теркәп баргандыр.
Юл сумкасы карават кырыенда гына иде, Җиһан актарынып салфетка эзләгәндә, кулына медицина кенәгәсе эләкте. Анализларымны юлда укып «ләззәтләнермен», дигән иде ул. Исеме дә «күңелсез дәфтәр». Анда озы-ын чир чираты. Ертып кына ташлыйсы! Нинди генә ысуллар белән дәваласалар да, хатын ябыкмады, киресенчә, авырлыгы арткан саен артты. Менә монысы баш табибның соңгы тикшерү нәтиҗәсе. Ни бу, йә? «Бавыр зурайган... Талакта шеш...» Әйтерсең, карчык белән икәү башта ук сүз берләштергәннәр!
6
Акча, акча... Нәселләре белән пот итеп шуңа табыналар. Шушы кыягаз дөнҗаларын болгата, шушы кыягаз акылларыннан яздыра...
Карчык умырып-умырып чирәм йолкыды. Эчендә тәгәрәгән ачу ташын тыярлык түгел иде. Аны да үзләренең былчырагына буямакчылар. Бары тик бер Кодрәтле Аллаһ ризалыгы өчен дәва өләшә Гамбәр. Болар күек малга хирысланса, күптән инде капка-ишек тоткасын алтын йөгертеп ясатыр, вәләкин ул вакытта түргә шайтан менеп кунаклар иде.
– Бәй, җиңги! Ишегалдын шәп-шәрә калдырасың ла! – Каенсеңлесе аның кулыннан тотып туктатты. – Әллә нишләдең әле син, карыябез. Теге калын катын килгәннән бирле пакуйсыз әле син. Элгәре алай пыжламый идең. Йөриләр иде лә моңарчы да халык. Берсен дә болай озак имләми идең. Шул катынга була җенләнәсең лә, җиңги. Шуңа була көнеңнең көе бозылды. Кем ул, ә? Ник ул башта сине ят исем белән атады?
Карчык, чирәм чүбен учыннан кагып:
– Безнең туфрак баласы, – диде.
– Бәй, Айтуганнанмыни?! Кем кызы ул, җиңги?
– Син кемне беләсең соң, кыякламыш? Ничә былтыр аулдан эз суыткан идең, җә? – Суыттым шул, суыттым. Сез Заретдин абзый белән әчелешле идегез. Ул – урманда, син Айтуганда яшәдегез. Мин сине барыбер туганым саныйм, син рәтләмәсәң – аяк черегән иде инде. Оныгың да, минем төсле, ярата үзеңне. Зур әни дә, Зур әни генә, ди. Карале, җиңги, – Миңсылу аның колагына пышылдады.
– Карале син. Куып җибәр бу калын катынны, ә! Артык мәшәкать ул сиңа. Оныгың дигәч, кортканың ирен читенә татлы елмаю җәелгән иде, каенсеңел
аны тиз сөрттерде. Кария:
– Өйрәтмә! – дип, мүкәләп торып, сарай нүешендәге себеркегә ябышты.
Җир себергәндәй шуның белән уңлы-суллы селтәнгәч, кире урынына сөяде. Аннары төбе ярылган чиләкне беләгенә асып, бакчага юнәлде. Койма кырыен сарган яшь кычытканнарны, яланкул черт-черт өзеп, чиләккә җыйды. Гаебен танып, артында Миңсылу мышный иде, ачуы сүрелгән карчык:
– Табигать анабызда ак белән карадан гайре хәттин төс бар, кем кыз, кечеткән, әнәгенәк, яшел, тузганак чәчәге, әнәгенәк, сары, – диде.
– Һи, җүләрмени! Ансын гына аерам ла!
– Аермыйсыңдыр, кем кыз. Адәм күңеле табигать күек төрле төсләр белән бизәлгән. Сиңа нәбары карасы гына күренә.
– Үлеп яклыйсың бай катынны! Әллә инде акчасына кызыгасың, җиңги? – дип телләшкән каенсеңлесенең ул борылып итәгеннән тартты:
– Көфер сүз сөйләмә, кем кыз! Чиләкне ал!
– Нәмәстәгә бу кечеткән, ә? Тавыкларга тапаргамы?
– Кайнар су белән пешекләп, вак-вак тура да киндер мае куш. Кунакка иртәнге ризык шул.
– Хуп, үлән тамагыннан үтәр микән әле?! Алар бит тамаксау халык, тәмледән-тәмле ашап бозылган.
– Һәркаюсына бозылыр өчен бер сәбәп җиткерелә, кем кыз. Беребез дә фирештә түгел. Әүвәле гөнаһ кыла-кыла кыек юлдан барабыз да соңра, Аллаһка кайтыр алдыннан, турысын эзлибез.
Каенсеңел бакчадан чыккач та, кортка үз-үзе белән «гәпләште»:
– Син соң, Мифтахетдин карт Гамбәр диеп колагыңа кычкырган кария, аклык-пакьлек өлгесеме? Сиңа чәнти бармакка сыланырлык та гөнаһ тузаны кунмаганмы? Һә-һә, мин гаепсез, алар нәселе миңа былчырак чәчрәтте димсеңме? Бүген: «Шакшы кыягазга буямакчылар», – дип тузынуларың давылга йодрык селкүдер, Кария! Холыксыз син, холыксыз! Шушы баш бирмәс холкың аркасында Заретдин җәфаланды, улың ана назы күрмәде. «Моннан ары тыныч кына яшәүләр юк», – дигән ирең никах көнендә үк синнән бизгән иде... Даланыкылар, мөгаен, сез качкыннар артыннан ат чаптырмагандыр. Син: «Без – энә», – дидең, табалмаслар, дидең, ә үзең йөрәгеңә курку уты үрләттең. Озак яндырды ул, озак... Гөнаһ касәсенә беренче тамчы әнә шулай тамды. Югыйсә Аллаһы Тәгалә ихтыярыннан башка адәмне черки дә тешләми! Иренең 

туган авылы Айтуганда ул, ниһаять, бөтен шик-шөбһәләреннән арынып, җан тынычлыгы белән гомер күперен азагына кадәр кичәргә тиеш иде. Күпердә әллә ничә кат абынды шул. Заретдин белән татулык бетеп, гаилә ике сыйнфый дошманга таркалды. Мәктәптә укытуын ташлаган мөгаллимне клуб мөдире итеп куйдылар. Беркөнне ул, кызыл кенәгәсен хатынының борын төбендә болгап:
– Мин – коммунист! – диде. – Димәк ки, кем белән түшәк бүлешкәнеңне бел. Кисәтәм: әгәр авылны дин сөреме белән агуласаң – үкчәңә ут ягып, далаңа куам, – диде.
Гамбәргә кабарынган әтәч-ирнең кикриген хәйлә белән генә шиңдерергә иде. Хатын-кызда тимер эретерлек наз-җылы бар, ә Гамбәр – дуамал бичә, киресенчә эшләде:
– Син – мөртәт, син – иблис! – дип, Заретдинны боз итеп катырды. Холык күлмәк түгел, салып кына ыргыта алмыйсың шул.
Сугыш елларында сукага җигелеп җир сөргән Шәмсекамәр каенана авыр эштән өзлеккән иде, килен аны бала кебек тәрбияләде. Өйдә иртә-кич дога тавышы тынмады. Ир ашарга утырганда, ул отыры көчәя һәм Заретдин кашыгын бәреп торып китә, йорт тирәсендә кайнаша, инде хатын көйләп аргандыр дип керсә... авыру әнкәсе дәвам итә. Каенана Гамбәрне яратты, кызым, мин бәхил, диде. Зинһар, ничек тә улымны иманга күндер, шайтан төркемендә буталып дененнән язмасын, диде. Һай бичара ана! Заретдинның ниләр кыланганын белсә икән! Беркөнне ир манарасын кисеп, клубка әйләндергән мәчет кыегына кызыл әләм кадаклаган һәм, Айтуган урамын яңгыратып:
– Без искелек калдыкларына каршы көрәш башлыйбыз, яшәсен яңа тормыш! – дип кычкырган. Черек баскыч тактасы сынып, җиргә мәтәлгәч, ул халык алдында катлап-катлап сүгенгән. Йа, шуннан соң аны иман белән әдәпкә өндәп кара! Күрәселәр алда икән әле. Шәмсекамәр каенананың соңгы көннәре якынлашкач, Гамбәр сандыктагы кәфенлекне барламакчы иде, Заретдин үз законын «төзеде»:
– Әни белән клубтагы «кызыл почмак»тан хушлашабыз. Чүпрәк-чапракка чорнамыйбыз, күлмәктән генә җирлибез! Мин – партиягә тугры коммунист, миңа фәлән йола, тегән йола, димәгез! Мулла-мунтагай капкама якын килмәсен!
Монда да телеңдә былбыллар сайратып ирен көйләргә-чөйләргә кирәк, ахыр чиктә Заретдин хатасын аңлар, бит ул татарның гореф-гадәтләрен санлап, Аллаһның берлеген һәм барлыгын танып яшәгән нәсел кыйпылчыгы иде. Әйт идең аңа Гамбәр, сезнең бүгенге ясалма дөньягызның нигезе бисмилласыз корылган. Көннәрдән бер көнне ул уптым ишелер дип, әйт идең! Галәмдә чиксез «блач» хуҗасы Җәнәбел Аллаһ кына, ә сез – «кызыл авызлар» оештырган «тәхет» вакыт узу белән җимереләчәк дип кисәт идең! Тик син иреңне ипләп-җайлап кына вәгазь белән сугармадың, кана, ә бәлки, эчеңнән генә: «Мин синнән көчлерәк, мин сине җиңәм!» – дидең.
Юл аягы дип, көтүче Сафиуллага ун йомырка тоттырып, Мифтахетдин абзыйларга җибәрде хатын. Карт җилле иде, «кызыл эне»сен тиз агартты, таягы белән кизәнеп:
– Миңа шайтан указы чыгарма! Әбиләребез ничек җирләнсә – сеңел дә гүргә шул рәвештә иңдерелер, – диде.
Заретдин, билгеле, абзасына кенәгәсе белән мактанмады, әллә оялды, әллә әнисенең үлеме бәхәстән тыйды: мәрхүмәне бөтен шартын китереп, җеназа догасы укып «мәңгелек йорт»ка озаттылар.
Карт яшьләрнең тормышына тыкшынмаса да, саубуллашканда:
– Сез, балалар, ике кылый күз сымак икегез ике якка карыйсыз икән.
Хәерлегә түгел бу, балалар, – диде. Шуннан соң ир әтәчләнеп йөрүләреннән туктады. Күмәк хуҗалык умартачысы Нәкыйп бабай үзенә ярдәмче итеп чакыргач, бишкуллап ризалашты. Гамбәрдән читләшүе, Гамбәрдән ераклашуы иде аның. Әле хатынга чатнаган гаилә пыяласын җилем белән булса да ябыштырып куярга мөмкин, барысы да аның тәмле теленнән тора. Әгәр ул: «Җаным, кичер, мин дә киреләнеп ялгыштым», – дисә, Заретдин кичермәс идемени?! Әмма яшь хатынның «кирелеге» төзәтелмәслек иде инде: ул хак дин юлына баскан иде. Сайла: йә иман, йә ир...
Сайлады... Заретдин артыннан моңсу гына карап калды. Сирәк-мирәк кенә өйдә күренгән хуҗа, малай тугач, канатланып яңа йорт та тергезде. Ул, мөгаен, бала баккан Гамбәр элеккеге гадәтен ташлар да догалар белән өшкермәс дип өметләнгәндер, хатын исә иремә яраклашам дип кенә күңел дөньясын яктырткан нурны кара пәрдә белән капларга теләмәде. Авылда йорт борынча аятелкөрсиләр яндырган мөртәтләр, куштанланып, район үзәгенә жалу сырлагач, күзе – боз, йөзе – калай ике блач кешесе өйгә бәреп кергәндә, Гамбәр намаз укый иде. Алар аны намазлыктан суырып алмакчы иде, куллары «тыңламады», өстенә җикеренмәкчеләр иде, авызлары бөреште. Күрше Ярулла: «Сез аның белән ник булышасыз, тиленең тилесе бит ул катын, шуңа аңардан иренең дә гайрәте чикте», – дигән. «Тиле» кушаматына төренеп, җил-яңгыр тидертмичә генә яшәве җиңел икән, хатынны бүтән «дин тарата», дип, ачыктан-ачык эзәрлекләмәделәр. Шөкер, Айтуганда халык ул кадәр үк шайтан көтүенә иярмәгән, аның гомер бакый Аллаһны теленнән төшермәгән карт-корысы исән, нәкъ менә алар өчен «блач» бер дә абруй түгел иде. Тик кайчакта изгелек чиксез гаскәр тупласа да, явызлык белән көрәшкәндә, җиңелә. Азан тавышына тилмергән бабайлар җәйге айларда зираттагы тавык кетәклеге хәтле генә такта куышта җомга намазына җыела иде, мөртәтләр шуны да ут төртеп яндырды. Иске нигез «эшкә» яраклы иде әле, Гамбәр аны эчтән сылап, диварын акшар белән аклады, идәненә корамадан теккән келәмнәр җәйде. Йорт җыйнак кына мәчеткә әверелде. Ире белән генә киңәшмәде менә. Заретдин урман каравылчысы дәрәҗәсенә кадәр «үскән» иде, бер кайтуында биш яшьлек улы Рәшитне тезендә биетә-биетә:
– Улым, әзрәк исәйгәч, атаң янына күчәсең. Урманда өй салу безгә малмыни! – диде. – Әнкәңә ышанма, бу йортны да мәчет итмәгәе, – диде.
Җомга иртәсе иде, таң белән мунча яккан хатын иренә чиста күлмәк-ыштан сузды:
– Юын, Заретдин. Бабайлар өйлә намазына килә, син дә аларга кушыл. Урман хуҗасы бүре төсле авызын күккә төбәп улады:
– У-у-у!
Суксын иде ул шунда, тәгәрәтеп җибәрсен, ләкин болай улый-улый зәһәрен
тышка түкмәсен иде. Ир кичкә кадәр Яруллаларда югалып торды. Күршенең Рәшит белән яшьтәш малае Сәмигулла гына балалыгы белән тәтелдәде:
– Әтиләр утлы су эчәләр дә, шәп кыздыра дип, күкрәкләрен кыйныйлар, – диде. Ауган-егылган коймасын да төзәтмәгән ялкау Ярулла, димәк, җиңел генә акча көрәмәкче иде. Моны йә шайтан кәсебеннән тыярга, йә «көрәге»н сындырырга! Имеш, «утлы су» белән гаиләсен туендыра. Гамбәр беркөнне күршеләренә ярты капчык бәрәңге белән өч түгәрәк мич ипие кертте. Ярулла
япмасыз озынча такта өстәлгә терсәге белән таянып көнбагыш чиртә иде. – Әйдүк, Зартдин катыны, әйдүк!
– Гыйльменисаң өйдәме?
– Әнкәсендә. Идән-сәке юам, дигәние.
– Мин сезне хәләл ризык белән тукландырам, Ярулла. Биш әпәй пешерсәм, өчесе сезгә булыр. Хәрәмнән бизгәнчегә тиклем.
– И рәхмәт яугыры, – дип, ипи сындырырга үрелгән күршесенә ул:
– Башта бисмиллаңны әйт! – диде.
– Бисмилла инде, бисмилла! Бигрәк син, Гамбәр! Оныгыз күп шул, ник
безне дә сыйламаска ди!
– Мин сезне сыйламыйм, Ярулла! Күзегезне ачам. Хәләл белән хәрәмне
аерыгыз, дим. Шартым бер генә: көмешкә кайнатып сатуыңны ташла! Ир-атны исертеп, авылдан бөтенләй бәрәкәт качырсаң – тәмугта янарсың!
– Инде дә син, Гамбәр катын! Мин аны чувашларга гына аткарам. Син кушканча, «бисмилла» дип агызам да бирәм феләгедән. Хи-хи!
– Аллаһтан курык, күрше. Янәшәңдә мәчет.
– Мәсҗед? – Ярулла тыгыла-тыгыла ипи кисәген чәйнәп йотты. – Нинди мәсҗед? Әллә җеннәрең күзеңә күрсәтәме?
– Иске йортыбызда картлар намаз укый.
– Манарасы кайда соң? Шунсыз ул мәсҗед булалмый берничек тә!
«Булалмый, булалмый...» Гамбәрнең җанын шик корты кимерде. Әйе, Ярулла дөрес сукалый, дөрес. Манара кирәк! Хатын чыкканда, өйалдындагы тимер әйбергә бәрелде. Сасы ис аңкыган тоткалы фляга иде ул, Гамбәр аңа җирәнеп бер генә карады, бер генә...
Икенче көнне күрше хатыны ишек дөбердәтте. – Гамбәр, Гамбәр! Ярулла үлә!
Ишегалдында яртылаш бөгелеп укшыган (әйтерсең, тамагына очлы сөяк кадалган эт!) ирне ул җилкәсенә баскалап турайтты. Күзеннән яшь атылган Ярулла: – Кара, җиңеләйтте, – диде. – Атакайгынам, үзалдына ютәлләтә. Уф, коткардың, Заретдин катыны. Чуваш Әндриенә ашыгам әле. – Ир баскычтагы
көмешкә савытын күтәргән генә иде, тагын буылды. – Фу, әкәмәт сасы!
– Бу ис тончыктырмасын, дисәң – хәрәм кәсебеңнән баш тарт! – Гамбәр сүзен кыска тотты. Ә җәнҗалның буе озын иде, аның ни-нәрсә турында кисәтүе иртән генә күршеләрен «уятты». Башта тавык-чебешләргә җим сипкән Гамбәрне нәҗескә «коендырдылар»: сыер тизәген көрәк белән койма аша гына алдылар – очырдылар, алдылар – очырдылар. Ярулла хатыны ярсый иде. Ул
моның белән генә канәгатьләнмәде, теле белән дә «чыбыклады»:
– Иремне әфсенләде, килмешәк! Яхшы гына акча эшләгәндә, җеннәреннән
будыртты. Бездән көнләшә, килмешәк!
Гамбәр тавыш-гауганы йөрәгенә кагылдырмыйча тыныч кына уздырды, аның
бөтен уе – манара иде. Ул киңәш-табышка дип Мифтахетдин бабайларга китте. Карт әле көч-куәтендә, ат җигеп еш кына Айтугандагы яшьтиләренә кунакка килә, кайчакта Гамбәрләргә дә кагыла иде. Ә бу юлысы аның чырае бик төксе иде. Ул:
– Тәки ирең белән татулашмагансың икән, килен, – дигән иде, хатын коры гына: – Минем йомышым бүтән, Мифтахетдин абзый, – диде. – Авыл мәчетсез бүгенгесендә. Бездә халык җебегән! Әнәгенәк, Чәтрәннәр көрәк-сәнәк белән
иман йортын саклаган.
– Без белмәгәнме бу хәлләрне, килен? Белгән, бик тә белгән! Шушымы
йомышың?
– И, үз йомышың белән вакланыр чакмыни, Мифтахетдин абзый?! – Хатын
сыкранды. – Әллә, дим, иске йортыбызның түбәсенә манара бастырыйкмы? Адәм буе тикле генә. Блачлардан яшереп, ә? Бакчада бит ул, тирә-ягы агач- куак, дигәндәй.
Карт та ачылды.
– Бәракалла! Заретдин урманчы, дүрт агач егып тактага ярдыртса – ник бастырмаска ди.
– Заретдин, дисең дә син... Энең ярты ел кайтмый әле.
– Ту-ту, килен! Көлдергән дә катын, елаткан да катын. Ирең бизгән икән, гаеп – синдә!
– Миндә, миндә, Мифтахетдин абзый.
– Ту-ту, килен! Чәчегез – озын, акылыгыз – кыска. Заретдин булышмаса – аксакалларга эндәш. Ил төкерсә – күл була.
Гамбәр монысын да яшермәде:
– Бабайлар безнең капкадан йөрми. Иске йортка бакча артыннан сукмак салдылар. Алар мине үги итә, кушаматым да Килмешәк кана.
– Тр-р, килен! Ата-баба ничәмә-ничә чакрымнардан кыз димләгән, вәләкин берсен дә рәнҗетмәгән. Синдә икенче мәсьәлә. Мәрхүм Сабирҗан кари тәртипкә өйрәтмәдемени? Кыз-катынның төп бурычы өй эчендәге җәмәгатен тәрбия кылу, димәдемени? Син бит, килен, урамга ташыдың? Сораштырам мин синең хакта, әмма да ярты кәлимә яхшы хәбәр ишеткәнем юк. Ник Чокыр Талипның битенә туфрак сиптең? Ник Камәрне себерке белән кыйнадың? Күрше хакы – Тәңре хакы, дигән борынгылар. Ник син Ярулла белән әрепләштең? Знамы аул мондый тәртипсез катынны яратмый, знамы картлар, җиле тимәсен, дип аулакта сукмак сала. Бөтен гаеп синдә, килен! Кешеләрне үзеңә каршы куеп бә-әк ялгышасың.
Мифтахетдин абзый санаган гаепләр «Ике күзем чәчрәсен, минем малкай», – дип, урлаган сарык бәрәнен сатарга маташкан Талип, чишмәгә мәче үләксәсе ыргыткан Камәр, ир-атны көмешкә белән тилерткән Яруллалар белән генә чикләнсә икән! Картның бәнахакка тиргәве йөрәген әрнетсә дә, Гамбәр акланмады. Аны барысы да үзгәртергә тырыша, ә ничек үзгәрсен соң ул, ничек?! Караны ак дип тәкрарласынмы? Имансыз адәмнәрне хуплап кул чапсынмы? Әллә битарафлык кабыгына төренергәме? Син – сукыр, син – чукрак, әйеме? Бәлки, бәлки! Яратмыйлар, тиргиләр, яманатын җилгә чәчәләр, ә үзләре, әз генә бәлагә тарсалар, ярдәм ит дип, аның бусагасына егылалар. Хак, яман уй-ният белән капкасына орылсалар, кулына ни эләксә – шуның белән аркаларын да кашый Гамбәр.
Бәдерниса карчык метердәгән картына баядан бирле сүз катмакчы булып өтәләнә иде. Ул:
– Атасы, самавыр кайнады, синең дә, кунакның да тамагы кипкәндер, теге бөртекле әҗмуха чәйне табалмыйм гына, – дигәч, мыжыкның әр-битәреннән туйган Гамбәр:
– Ат арбасындагы печән астында әҗмуха, Бәдернисәттәй, – диде. Киленен «фаш» итеп гайрәт чәчкән карт кинәт кенә үзгәрде.
– Син нәрсә дисең, кызым? Манара, дисеңме? Азансыз авыл – нурсыз авыл.
Минем дә шуңа эчем поша. Эшләрбез, боерса. Син моны безгә – ир-атларга тапшыр, эһе.
– Кайсы җүнсезе әрбир яшереп шаяра икән, – дия-дия, Бәдерниса карчык чәй эзләргә чыккач, хуҗа яңадан «зурайды»:
– Ай-һай, усал син, килен!
– Аръяктагы ялгызак Зәйтүнә әби тәмле кытай чәе эчеп кенә яшәрмәс инде, Мифтахетдин абзый.
– Болгатма инде, килен. Яшь чакта ярлы идем, шул иркә җанга бүләк бирәлмәдем. Чәйне Бәдернисага белгертмә, талап үтерә.
Гамбәр әле усал гына түгел, явыз да иде. Нигә бичара картның бәгырен чеметергә ди инде, йә? Битәрләр-битәрләр дә, теле арып, туктар иде. Андый бөртекле чәй үзендә бар, ул аны тансыкка дип саклады, тик эчмәде, чөнки киптергән үләннәргә берни җитми иде. Кызулатып өенә кайтты, кызулатып Зәйтүнә карчыкларга барды. Халат кесәсендәге төргәкне әбинең учына салып:
– Мифтахетдин абзыйның күчтәнәче, – диде.
Бит очы алсуланган Зәйтүнәттәй дә, карт кебек сызланып:
– Кавышалмадык без, – диде. – Мине әтиләр әтрәк-әләмгә димләде. Мифтахетдин шуннан соң күрше авылда йорт җиткереп өйләнде. Онытмый үзе, әле дә ат белән турдан үткәли, – диде.
Кортканың яшьлек хатирәләрен тыңларга вакыт тар, вәгъдә – иман, «без – ир-атларга тапшыр» дигәч, Заретдин туганы озакка сузмас, манара хәстәренә керешер, шуңа күрә иске өйнең череп каралган салам түбәсен куптарырга кирәк иде. Биеклектән дөнья тәрәзәсе ачыла икән. Гамбәр тирә-юньгә күз ташлады. Әнә тыкрык буендагы Газизҗан утын яра. Төнлә урлап ике каен кискән... Урман каравылчысы кулына сукмаса, тагын аударыр. Шәкүрләр ишегалдында бала-чага әүмәкләшә. Тугыз тере «керпе»... Ә Гамбәрнең сыңар бала... Анысы да, бүре төсле, муенын гел урман тарафларына каера: өч көн авылда, ун көн атасы утарында. Чү, борын төбендә генә күршеләр ни майтара?! Йа Аллам, Ярулла поши тиресе туный! Яңа кәсебенә керешкән: киек-җанвар ата, кабахәт!
– Кансы-ыз!
Бу дәһшәтле тавыштан пыжымлап, Ярулла сарай нүешенә посты.
– Нәстә бу? Сиңа әйтәм, аңгыра! Болыт акыра!
– Син үзең аңгыра! – Гыйльмениса кулындагы табагы белән иренә кизәнде.
– Кара, турыга кара! – Ярулла хатынының күзе очлы, ул Гамбәрне бая ук шәйләгән иде. – Салам түбәгә сары сандугач кунган, аты Гамбәр имди.
Ярулла, пычагы белән һаваны кискәләп:
– Әй син, куркытма! – диде. – Заретдин күрше миңа үзе куша, быел пошилар
ишәйде, атып итлек яса, ди. Син бусы ярый, бусы ярамый, дип закун язма! Мин симиямны туйдырырлык кына ит табам, – диде.
Ләкин күршеләр йортында хайван каны елга кебек акты. Атты да сатты Ярулла, атты да сатты. Бәндә түзсә дә, Аллаһы Тәгалә түзми икән: тамагына поши итенең сөяге кадалып, хәсрәт аучы гомер төенен төйнәде, тик ул чәчкән комсызлык орлыгы шытып, яңа җәллад баш калкытты: атасының дәвамчысы булып улы Сәмигулла мылтык күтәрде... Җәза бары Аллаһтан, бары Аллаһтан, ә Ярулла хатыны иренең үлемен Гамбәрдән күрде:
– Син каргадың, килмешәк! – диде.
Билгеле, уллары Сәмигулла боларны ишетеп үсте, эченә үч-нәфрәт җыйды. Бәләкәй генә манара торгызылып, авыл азан белән яктыргач, хатын адәм баласы үзгәрер, хөсетлек, яманлык, көнчелек кебек начар гадәтләреннән арыныр, саваплы гамәлләр генә кылыр дип уйлаган иде. Сизде югыйсә, киләчәктә ни- нәрсә сагалаганын да сизде... Һәр иртә, офыкта кояш керфеген тибрәткәндә, улы Рәшит азан әйтә һәм Гамбәр бу мизгелдә учына коелган алтынсу-зәңгәр нурларны Илаһ сөеп яраткан барча-барча җан иясенә өләшергә әзер иде. Әмма бәхетнең гомере бик тиз кыскарды. Беркөнне Заретдин кайтты. Ир күптән инде өйдә үзен кунак сыман гына тота, хуҗалыкта салам да селкетми иде. Хәл-әхвәл сорашмады, кызган табадагы май кебек чыжлады:
– Урманда яши дигәч тә, без саңгырау мәллә? Гайбәтеңне минуты- секунды белән ирештерәләр! Мифтахетдин абзыйдан иске йортка манара куйдырткансың икән. Ярар, ул әлиф белән таяктан гайре хәреф танымаган надан карт безелдәп чапсын да ди! Син соң, син, дала чәчбие, әзрәк башыңны эшләтер идең! Партбилетымнан колак кактырасың бит! Ничек аңламыйсың икән, бүген коммунистлар заманы!
– Әкрен, Заретдин, әкрен. Заманның әүвәлгесе дә, алдагысы да сезнеке түгел.
– Әнә, әнә, тиленең гел тилеләрчә! Ярар, минем тормышымны ватсаң – ват, ну малайны дин сазлыгына батырма. Баладан азан кычкырта, имеш, адәм хуры!
– Аңа унике яшь, Заретдин.
– Вәт, вәт! Рәшитнең киләчәге турында да кайгыртырга вакыт, дала
чәчбие. Авыл мәктәбендә белем сай. Мин аны үзәктә укытам, аннан урман техникумына илтәм. Икегез дә җыеныгыз!
– Кая?
– Кая, кая! Утарга. Анда сиңа да акчалы эш бар. Хатын-кызлар белән имән чикләвеге җыеп тапшырырсың.
– Мин авылда да эшкә тилмермим, Заретдин. Абзар тулы тояклы. Сыер бозаулады, сарыклар бәрәнләде.
– Терлек-туарыңны Яруллаларга куып кертербез. Кәтүк хәтле генә малай әнкәсе белән ит сата. Кеше баласы уңган, тырмашып көн итә, безнеке сыман манарага үрмәләми!
Хатынның йөрәге сикерде:
– Шул кәтүк урманда поши аулый! Син бит каравылчы, нишләп аның
колагын бормыйсың?
– Ауласын! Поши әрсез, тиз үрчи.
Гамбәр, иренең битараф кыяфәтенә рәнҗеп: – Без беркая да китмибез, – диде.
– Хуш, китмә, син кал! Кирәгең шулкадәр генә. Рәшит белән икәү дә рәхәт миңа.
– Ул әле бала гына, аны миннән аерма, – дип инәлсә дә, Заретдин боз иде, эремәде. Әй, ул чакта иренең диварлар ишеп акыруы!
– Син кем, ә? Кем?! Анасы?! Кит аннан! Менә яңалык! Әни кеше баласына җеп кебек тагыла. Артыннан бер тотам калмый. Нишләп син шушы авылга беректең, дала чәчбие?! Туган илкәйләреңмени!
«Ник мин урманга качыйм ди. Мин монда кешеләргә кирәк. Бәндәнең яхшысын догам белән сыйпармын, яманын каты кулым белән суктырырмын, вәләкин ансын да яратырмын», – дисә, Заретдин аю кебек үкерә-үкерә җир тырмар иде. Бит ул хатынның авыру-сырхауларны өшкерүенә катгый рәвештә каршы иде.
Кешеләр, кешеләр... Кемнәр өчен ире белән улыннан ваз кичте икән ул, йә? ...Гамбәр таң атканда гына аңына килде. Эт чиный-чиный аның битен ялый иде. Нишләп җирдә ята икән ул? Бу төндә яшәүдән киселеп торды микәнни? Әллә соң Бөек Кодрәт иясе, һушыннан яздырып, йөрәге ярылудан сакладымы? Чирәмдә капкага табан ярылган тәгәрмәч эзләре... Улын урлаган чыклы эз... Бигрәк мәрхәмәтсез икән син, Заретдин! Икеләтә хәсрәткә батырдың, тәкәббер ир! Мәчет
тә ятим. И Аллаһым минем, авыл шулай азансыз гына уяныр микән инде? Хатын, вакыт белән узышкандай, сад-бакчага йөгерде. Сиртмәле коеның капкачын каерып атып, чиләген аска чумырды. Салкын су аны тәмам айнытты. Иртәгесен картлар белән киңәшер, бүген үзе азан әйтә, үзе! Их, Заретдин,
Заретдин! Кызыл кенәгәң белән Илаһ каршысына басасыларың алда әле!
Ни хикмәт, ашкынган хатын баскычтан менә алмады! Кисәк кенә тезләре сыгылды. Ниндидер билгесез көч аның хәлен суыра кебек иде. Идәнгә йөзе белән егылган Гамбәр сытылып-сытылып елады. Ул хатын-кыз иде, манара
аны кабул итми иде...

7
– Ай, берәвесе үлем йокысы белән исергән! Уян, патша кызы! Бәхетеңне йоклама тагы.
Миңсылу аның өстендәге юрганын тартып төшерде.
Гөлҗиһан аңгы-миңге сыман иде. Аны нишләттеләр икән? Шәһәрдә төннәр буе керфек тә какмый иде, ә монда гүя мәңгелек йокы бишегендә тирбәтәләр. – Бит-кулларыңны чылатмыйсыңмы? Хәзер ләгән белән комган апкерәм. Чистый хезмәтчең ясадың инде, гөлкәем, – дип сукранган каенсеңелне ул бу
«авыр хезмәте»ннән азат итеп:
– Рәхмәт, мәшәкатьләнмә, мин тышта юынам, – диде.
– Синең түшкәңне сөйрәргә бездә Алып батыр юк, гөлкәем.
– Үзем чыгам, апа бәгърем.
– Шулай шул, әзрәк кыймылдасаң – корсагың шиңәр иде. Алай да тамагыңа
кап син, гөлкәем. Иту ач ятып җаның күкләргә ашмасын!
Хатын, муенына сөлгесен урап, ишеккә табан китте. Әлеге дә баягы
табанын йөзләгән энә чәнчә иде. Әмма бу авыртуның ләззәте дә бар иде. Ул бит җирдән шуышмый, ул атлый! Ходаем, берүк адымнарын чикләмә! Сәгать саен арттыр! Офыкка кадәр йөгерсен Гөлҗиһан!
Ишегалдындагы чирәмгә тавыклар сибелгән иде, алар дәррәү хатынга иярде. Мәхлук тавык, ишектә кем генә күренсә дә, җим теләнә. Әтәч исә алдатмады: читтән генә «бичәләре»н күзәтте, ә инде алар хатынның кызылга буялган аяк тырнакларын шык-шык чукыгач, тамак төбен гыжлатып кычкырды:
– Кикерикүк! Ахмаклар! Җиләк түгел, буяу бит! Кикерикүк!
Җиһан көлде:
– Орышма, әтәч, – диде. Тавыкларың да: «Йөр, йөр», – дип, мине үсендерә,
ахры, – диде. Озынча такта өстендә чиләкләр тезелгән иде, изүенә су агыза- агыза юынды «чакырылмаган кунак». Аңа рәхәт иде, гәрчә ул нибарысы мизгел белән генә исәпләнсә дә, рәхәт иде...
Баскычта Миңсылу боерды:
– Озак маташма, тәгамең суына!
Карчык белән исәнләшим дип, хатын як-ягына каранды, әмма хуҗабикә
күренмәде. Йоклый, ахрысы. Иртәнең дә иртәсе шул. Әнә иркә кояш та ялкау гына нурын чәчә. Аңа да йокы татлы.
Тәгам дигәнең вакланган кычыткан бәбәнәге белән калай кәндинең төбенә генә сыланган карабодай боткасы иде. Бер генә кап, бүтән үрелмә!
Ишектән башын тыккан Миңсылуның авызы ерылган иде.
– Бәй, моның хәтле ашасам – күбенәм, дисең мәллә? Миңа турсайма, мин җиңги кушканны гына эшлим. Аның каравы, банкада дәрья суы. Эч тә эч, гөлкәем.
– Нишләп ул яшькелт?
– Яшь әрем төнәтмәсе чөнки. Эчеңдәге шакшыларны чистарта, ди әбиең. Әле син бәхетле авыз, җиңги алдыңа кашык очына эләктерерлек ризык куйдырта. Сөйләсәм – ышанмассың, гөлкәем. Өч ел элек аңа олы абзасы бирән энесен китерде. Сыер төсле көн-төн күши, ди. Өйдә ни бар – кырып-себереп ашый, ди. Брачларның даруы отыры апититын кузгата, ди. Катыны аш-суын яшерә башлагач, бирәнкәем күлдән бака сөзеп кыздыра, ди. Ун көн коры үлән суында тотты җиңги. Абзасы аяк-кулын чылбырга бәйләп саклады, иту ачтан үтерәсез дип дөньяны ишә иде.
– Ай-яй, мәрхәмәтсезләр! Кеше бит ул, эт түгел!
– Алла, – диде Миңсылу, – алайса бер тамагыгызга хуҗа булыгыз. Сезне кем монда ялынып-ялварып чакырган ди!
– Мин алай күп ашамадым.
– И алдама сана! Сез – байбикәләр майлы кабып, озак йоклап симерәсез. Йә, кайсы ярлысы мендәр хәтле корсак күпертә?
– Без – эшлибез, безгә акча күктән яумый.
– Ява, ява! Халыктан талаган алтын тәңкәләрне банк дигәннәренә генә
аударасыз.
Авызында әвәләгән тозсыз ботканы кире төкерердәй булды Гөлҗиһан. Бу
авылга ялгыш кайтты, ялгыш... Ярты кашык ризык өчен аның җанын суыралар. Чит ил клиникасында гына тапаласы-туналасы иде. Ә ул шушы тишеккә ашкынды. Кеше туганына да болай өмет багламас, хатын исә: «Коткарса карчык кына коткара», – дип саташты.
– Җәтрәк селкен, гөлкәем. Сиңа җиңги казык какты. – Нинди казык?
– Әйдә, башта капка төбенә чык!
– Гамбәр әби уянсын әле.
– Һи, көт! Ул таң зәрәсе белән каядыр олакты инде, гөлкәем! Бик иркенәймә, яме? Әбиең сине миңа беркетте. Миңсылу, ди, теге нәмәстәне кымтырат, бүксәсендә җиде май катламы үстермәсен, ди.
Бер ишәккә ике хуҗа! Мондый дорфа сүзләргә үпкәләсә дә, Гөлҗиһан үз хокукын дауламаска тиеш иде. Аңа бары тик буйсынырга гына кала, чөнки ул хуҗаларның тансык кунагы түгел иде.
Казык дигәнең егерме-утыз адымдагы озын таяк иде. Үгез котырткан төсле аның очына кызыл чүпрәк бәйләгәннәр җитмәсә.
– Агачка тотынма түлке, кулыңны селтәп атла. – Миңсылуның йөзендә тантана иде. – Йәле, йә, ташбака көнләшсен! Кем ул анда мине уздыра, дисен. Йәле, йә!
Хатын бу юлысы аяк табанын яндырган энәләрне санамады, иртән алар бихисап иде. Ә хәзер әллә кимегәннәр, әллә тәне авыртуларга ияләнә башлаган иде. Әле «башлаган» гына иде шул. Әле ни уртасы, ни азагы! Казык гүя җанлы, һаман артка «чигенә» иде.
– Йәле, йә, тизрәк! – дип кул чәбәкләде Миңсылу. Хәер, аның үзенә дә таякның юан башы эләкте. Җиһан тирләп-пешеп чоланга кереп утырганда карчык та кайтты. Ул көянтәсенә капрон чиләкләр элгән иде.
– Уф, җиңги, тагын нәстә күтәрдең инде? – дип, каршысында тыпырдаган каенсеңлесенә:
– Ник мунча якмадың? – диде.
– И җиңги былбылым, хәзер генә калын катын белән әвәрә килдем. Казык кактым да берчәк тәпиләттем үзен!
– Сиңа кем андый вәкаләт бирде?! – Карчык аяз көндә яшен яшьнәтте. – Аны ирексезләргә кем боерды? Ник минем эшемә катышасың? Раббымыз миңа турылаган бәндәмә берегез дә хан-солтан тегел! Бистәдә ызба саталар, дисеңме? Акча сандыкта, шунда күч, кем кыз!
Миңсылу бирешмәде:
– Әзрәк кул-аягын селкетсә – файдага бит инде, җиңги, – диде.
– Нәстә файда, нәстә зарар, бер Аллаһ кына белә, кем кыз!
– Бистә дия-дия тәки канымны эчәсең, җиңги. Әй, тартар теленнән табар,
ди. Никләр ызба турысында сиңа белгерттем икән, җүләр.
Бу ызгыш-талашның сәбәпчесе Гөлҗиһан иде. Аңа була ике карчык пыр тузыша.
Әйтерсең, дөнья җимерелгән! Көенеч артында сөенеч тә бар лабаса: хатын үз аягы белән казыкка хәтле теркелдәде. Димәк, авыртуын җиңде! Ул Миңсылуны яклап тәрәзәчектән генә кычкырмакчы иде, кәефе бозылган Гамбәр әби «төзәлеп» өлгерде:
– Син, кем кыз, монау балчыкны такта өстенә җәй. Кояш җылысы сеңсә, дәвасы артыр, иншә Аллаһ.
– Абау, чи балчык! Авырлыгын күр син! Җилкәң уелгандыр, җиңги?
– Барсы да Раббыбыз кодрәтендә. Кирәксә, ул авырын җиңеләйтер, җиңелен авырайтыр. Мунчада Гөлҗиһанның тәненә тозлы балчык сыларбыз, кем кыз.
– Моңарчы сырхаулар белән болай ук кайнашмый идең, җиңги.
– Һәркаюсына үз шифасы, кем кыз.
– И җиңги, кундырыплар ук яткырмый идең инде. Монысы туганыңнан
да артык ахрысы.
– Алар нәселе – бәгыремә укмашкан таш, – диде карчык, ләкин каенсеңел
аны ишетмәде, ул балчык белән мәшгуль иде. Гөлҗиһанның исә башы шаулады, әйтерсең, кортка бәгырендәге шул таш белән аның маңгаена орды. Тәрәзәчек шар ачык иде лә! Кичер, Гамбәр әби, генә диясе иде лә! Беренче тапкыр күрешкәндә үк аңа гафу сорыйсы иде лә! Ата-баба гөнаһысы җир белән күк арасында асылынып тормый, ул балаларга һәм оныкларга күчә, диләр. Димәк, Гөлҗиһан – гөнаһлар варисы... Нишләп хатын кадаклангандай урыныннан селкенми, нишләп карчыкка үкенеч тулы күңел савытын бушатмый соң әле?
Ул тирән итеп сулыш алды да аягын идәнгә салындырды. Карчык – җитез күбәләк, «ташбака» үрмәләп чыкканда, каядыр очкан иде инде. Миңсылу елан төсле аңа ысылдады:
– Жалу капчыгы! Синең аркада җиңги белән чәкәләшеп үләбез бит.
– Без бүген әбиең белән сөйләшмәдек тә әле! Син үзең шаһит, апа! – Мондый яла җанны әрнетә иде. – Мин сезне тәрәзәчектән генә тыңладым, апа! – Тыңласаң ни! Казыкка тиклем барасың, дигәч, миңа рәнҗегәнсең син. Җиңги шуны сизгән, димәк ки! Тавыш чыганагы син, симезбикә, чын мәгәр. Без әлегә кадәр җиңги белән чүкердәшеп кенә яши идек, араны бутадың менә. Карале, кызый, – Миңсылу балчыклы кулын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә, аның янәшәсенә – баскычка чүгәләде. – Әйдә, дуслашабыз! – Аның күзендә хәйләкәр төлке койрык болгый иде. – Әүвәл минем белән таныш. Мин Гамбәр әбинең ире Заретдин сеңлесе. Абзый җиңгине ягадан апкайтканның икенче көнне үк калага юл саптым, киҗе-мамык фабригында өйрәнчек идем башта, аннан тукучы булдым. Айтуганга кайтулар тәтемәде, чөнки Заретдин туганым белән җиңги килешмәделәр, абзыкаем урманда көн итте. Яшәүләрем тулай торакта иде инде. Бистәдәге танышлар берәүгә димләгән иде, карт, дидем. Җиңгигә сыендым ахырдан. Күңеле киң, сыйдырды, рәхмәт яугыры. Йа, сине
кем диик, гөлкәем? Туып-үскән җирләрең кайда?
– Табышмакның җавабы гап-гади, апа. Ник яшерим ди, мин сезнең
күршегез Ярулла оныгы, ягъни Сәмигулла кызы – Гөлҗиһан идем. Кушаяклап тай типтемени, Миңсылу баскычтан мәтәлде. «Йөрәге ярылды!»
– дип, хатын аңа ярдәмгә ташланмакчы иде, бакчадан карчык аваз салды:
– Күп белмәктә зарар бар!
– И Аллам, – каенсеңелнең йөрәге исән иде, ул җирдә аунап елый-елый
такмакларга кереште:
– И Аллаһ, читтә каңгырап йөргәч тә, миңа авыл хәлләрен җиткермәделәр
дисез мәллә? Ярулла малае Сәмигулла, бәдбәхет, бабам туган, атам туган, әнкәм җан биргән нигезебездән кудырган ласа! Шулай бит, җиңги? Нинди хурлык!
Үләм, җаным бугазыма терәлде! Никләр кан дошманыбызның кызын куеныңа сыендырдың, җиңги!
– Тагын кабатлатасың, кем кыз. Күп белмәктә зарар бар. – Култык астына үлән бәйләме кыстырган карчык, каенсеңлесенең йөзенә иелеп дога укыгач: – Җен өстенә егылып зәхмәт суктырма, өс-башыңны каккала, – диде. – Безнең эшлиселәр байтак, җитешик, кем кыз. Гумер пичтән соскан күмер, әлегесендә кайнар, әлегесендә салкын. Мунчасын үзем булдырырмын, син тоз сибеп балчык из.
Миңсылу тиз генә ипләнмәде, тез капкачын уа-уа зәһәрен чәчте:
– Ниткән эш, җиңги! Калын катынга бил бөгү ич! Ишщу кем кызына, диген. Икәүләшеп чабабыз, кара, ә! Ник аны тик яткырасың, ник ул үз-үзенә хезмәт итми?!
– Кунакның хөрмәте – өч көн, кем кыз.
– Көлдермәсәнә, җиңги. Кунакны тәм-том белән сыйлыйлар, ә моның
ашаганы – кычыткан, эчкәне – әче яфрак суы.
Җиһанның тагын күңеле иңрәде: «Кичер, әбекәй, кичер!» Тик бу иңрәү
шунда ук тынды. Гүя, кемдер ихтыяр көченең умырткасын сындыра. Сындырмыйдыр, бәлки. Үткәннәрне кузгатуы тау күчерү белән бер иде шул. Терсәккә хәтле чумып балчык изгән Миңсылуның күзенә арыш кылчыгы кебек кадалмас өчен, хатын урамга чыкты. Урамы да шартлы исем генә, чынлыкта ул тоташ агач-куактан «тегелгән» яшел пәрдә иде. Күз – карады, борын – иснәде. Нәрсә күрде? Нәрсә тойды? – Уң якта тар гына юл, алар машина белән шуннан керде. Сул якта – сукмак. Димәк, Гамбәр әбигә ике яктан да килеп торалар. Мөгаен, сукмакны җәяүлеләр салгандыр, чөнки ул аяк эзеннән тапталып тигезләнгән иде. Бәс, алайса кайдадыр тагын тереклек бар. Хатын титак-титак шунда атлады. Менә хәзер сукмак Җиһанны да өйләренә илтеп куячак... Өй генәме соң, Айтуганда иң зур хан сарае иде ул! Һай, авыштың мәллә, хатын?! Авыл юк, хан сарае да юк... Моңа күптән пошынмыйсың ласа. Синең илең-җирең – ташкала. Шулай дисеңмени? Йә, нигә үзеңне алдыйсың икән, Гөлҗиһан- Җиһан?! Син ап-ак чәчәк идең, ап-ак чәчәк... Атаң гына таҗларыңны каралтты. «Кем кызы? – Җәллад Сәмигулла кызы!» Олылардан күрмәк, яшьтәшләрең дә синнән читләште. Синең белән уйнамады, чана шумады, су коенмады, кыскасы, син – миһербансыз атаның көзгедәге чагылышы кебек идең. Чү, берәү син – кызчыкны читкә тибәрмәде бит! Ул да инде «берәү» тамгасы белән хәтер тузанына күмелде. Истәлеккә дип ат кылына тезгән каштан төймәсен дә, әнә, Сәйфи куаклыкка ташлады. Ничәмә-ничә ел күз карасыдай саклаган ядкарьне нигә сумкасына тыкты икән? Әллә... иясе белән күрешербез дип өметләндеме? Гөлҗиһан камыр төсле изрәгән гәүдәсен сукмак кырыендагы түмгәккә аударып хәл алдыртмакчы иде, ат пошкырды. Карчыкның турында бер ир-ат арбадан тартмалар бушата иде. Бу юлаучы кем икән, ә? Хатын капка төбендә әз генә таптанса, йөзгә-йөз очрашалар иде дә инде... Йә, кем булса да барыбер түгелмени?! Әбиең әле үз көчендә, димәк, Гөлҗиһан кебек могҗизага өметләнгән сырхаулар белән элемтәсе өзелмәгән. Өзелмәсен, ярар... Хатынның монда үз хәсрәте – хәсрәт... Ләкин йөрәк нишләп җилкенә соң әле? Нинди җүләрлек инде бу, Ходаем? Шул ят ирнең йөзен күреп каласы килә! Әйтерсең, ул ат арбасындагы тартмаларга бәхет төягән дә шуларны йорт саен таратып йөри иде. Аңа башта атасы, аннары бай туганы белән ире, дуслары: «Бәхет – зур акча», – дип тәкрарлады, әмма Гөлҗиһан- Җиһан һаман үзен бәхетле итеп сизмәде. Бәхет ул каядыр йодрык кына сыярлык урында посып ятадыр шикелле иде. Мәсәлән, әнә теге тартмаларда... Хатын тыелып кына көлде. Биш яшьлек сабый да мондый беркатлы уйлар уйламас иде. Атлы кеше озак юанмады, мөгаен, кибеттән әйбер-фәлән китергән иде.
Җиһан солы капчыгы кебек түмгәккә ишелде. Миңсылуның күзендә чатнаган нәфрәт яшене аның бәгырен көйдерә иде. Сәмигулла – бәдбәхет, ди ул. Ата дигән зат киек-җанвар канын әз коймады, аның кушаматы да җәллад иде. Бәлки, кансыз аучының явызлыгы шуның белән чикләнер дә иде, көннәрдән бер көнне озын буйлы ике әзмәвер Сәмигулланы кара машинага утыртып үзәккә алып китте. Ире атып чалган поши, кабан түшкәләре ташып эче төшкән һәм Гөлҗиһаннан гайре бүтән бала табалмаган әнисе: «Иремне төрмәгә ябалар», – дип улый-улый елыйсы урынга, кинәнеп:
– Шөкер, – диде. – И Ходайгынам, үзең коткардың. Ач тамагым, тыныч җаным, – диде. – Кызым, Гамбәр әбиеңә сәдака керт, – диде.
Атасы катгый торгач, алар аралашмый, хәер, Гамбәр үзе дә Сәмигуллалар ишегенә орынмый, морҗадан ургылган төтен генә күршеләрнең дөньяда барлыгын искәртә иде. Авыл белән дә әлләни бәйләнеше юк, дисәң, авыру- сырхау белекче йортыннан һич өзелми, анда да ул сайлап кына өшкерә, имеш.
Капка ачык, ишегалдында ике хатын кайнаша иде. Әйтсәң кеше ышанмас, Гөлҗиһан күрше апасының йөзен бик үк танымый, чөнки ул маңгаен каплап яулык бәйли иде.
– Әни сәдака бирде. Кайсыгызга икән? – диде кыз, тартынып кына. Тагаракта кәшемир яулык чайкаганы, керен сыгып селкегәч, янындагы
апага сузды:
– Мә, Сәйдә, моннан соң чигәң сызламас. Марҗа күек пумала чәчеңне
тузгытып йөрмә! Күк гөмбәзе синең башыңа ябынгыч тегел.
Шуннан соң гына ул, Гөлҗиһанга игътибар итеп:
– Анаң бик иртә шатлана, – диде. – Ул үзе яхшы катын, ерткыч тырнагыннан
тырналып кына җәфалана, бахыр.
Тимер акча кызның учын авырттырды. Куркудан ул аны бик каты кыскан иде.
– Сәдакаңа картлар дога кылыр, мәчет тартмасына шудыр. Хәерсез хәбәргә укымыйм, – дигәч, кыз нәрсә дисен, тыңлады билгеле. Аның өчен иске генә агач йорт дөньяның иң җылы почмагы кебек иде. Кайчакта алар шыпырт кына мәчеткә кереп утыралар, кансыз иреннән җик күргән, кыйналган-сугылган әнкәсенең монда ничектер сулышы иркенәеп, йөзендәге җыерчыклары языла иде. Кайчакта хуҗабикәнең үзен дә очраталар, тик ул түрдә оеган хәлдә була, ялгыш та артына борылмый, ә инде кыр казлары кебек тезелеп җомга намазына картлар килгәндә, гомумән, тәрәзә капкачына хәтле томалап, өй тоткынына әйләнә иде. Баксаң, аңа бабайлар күзенә чалынырга ярамый, гәрчә иман йортын юып-җыеп, ауганын- егылганын үз акчасына төзәтсә дә, тегеләр, үзләре әйтмешли, «Заретдин катыны»н өнәми, аның им-томы «шайтаннан» дип тирги иде. Боларны кызга әнисе сөйли иде.
– Аксакаллар бер дә гадел түгел, – дия иде ул. – Сәдака акчасын үзара бүлешәләр. Мәсҗедкә бер файдалары юк, бөтен чыгым Гамбәр әбидән. Дога укып өшкерүен гаепкә бөгәләр бит әле.
...Әнкәсе сандык актара иде.
– Әбиең нәрсә ди, кызым?
– Хәерсез хәбәргә укымыйм, ди, әни.
– Ай Аллам, оекбаш бәйләп саткан хәләл акчамны Сәмикныкы дип шикләнде микән?!
– Анаң бик иртә шатлана, ди.
– Ай Аллам, котылулар юк икән алайса. Яңа күлмәгемне киярмен, дигән идем. Юк икән, юк...
Чынлап та, кич белән ата кеше кайтып та җитте. Аның һич беркайчан кәефе булмас, ул өйдәгеләргә тиктомалдан акырыр-бакырыр иде, бу юлысы исә Сәмигулла Җир шарындагы иң соңгы җанварны бугазлаган кебек шат кыяфәттә иде.
– Минсара! – Моңарчы ямьсез итеп «катын» дип кенә эндәшкән иренең авызыннан беренче тапкыр үз исемен ишеткәч, әнкәсе «әстагым», диде. – Минсара! – Әтисенең тавышына кадәр үзгә иде. – Без яңа тормыш башлыйбыз, Минсара, аңгыра сарык! – Кушаматта да катылык сизелмәде, ул җөмлә йомшартыр өчен генә әйтелде. – Син хәтерлисеңме, әти бабайның энесен кулак дип Себергә куганнар, дигән иде.
– Эһе, нәрсәдер хәтерлим, Сәмигулла.
– Пычагым хәтерлисең, аңгыра сарык! Синнән ни йон, ни ит! Җә, бөрешмә, мин
сине тукмамыйм. Бүгеннән Сәмигулла Насыйров – примир симия башлыгы! Вәйт! Моны башыңа киртлә, Минсара. Кызым, каяле, син әнкәңнән ушлырак, мәптектә укуың да яхшы. Син дә колак сал. Вәт шул, бабайның энесе Себердә югалмый. Мал туплый, Арчиный улын да акча эшләргә өйрәтә, Арчиный, ызначит, үз чиратында малаен байлыкка чумыра. Акчаның бер тәмен белгәч, улы да капчыкның авызын зур итеп «тегә». Шунсыз Мәскәүгә якын җибәрәләр димени аны! Безнең бырат үткен балта икән башкалада! Кирәк икән, муеннарын чаба да өзә!
– Безгә балта ни, пычкы ни, – дип сүз кыстырган әнкәсенә атасы җикеренде:
– Ахырын тыңлап бетер, аңгыра сарык! Упшым шул: минем туган, ягъни дә бабайның энесенең бердәнбер оныгы Радий бүгенгесендә иң кәттә бизничмин икән. Тау-тау акча икән быратта. Мине үзәккә илткән баһадирлар аның памушниклары икән. Ни ди ул җегетләр, абзый ди, синең энекәш Радий Арчиныч бабасының төп-тамырын барлый, үзәккә запрус ясаткан идек тә, сез күренәсез, ди. Как жы, мәйтәм, тучнысында без аның карендәшләре. Эзләтүенең сәбәбе бар икән, бырат дикутатка сайланмакчы, ди.
Алтынчы сыйныфны тәмамлаган Гөлҗиһан әтисен төзәтте:
– Депутат, әти.
– Авызыңны яп, салам сыйрак! – диде аучы, әмма дуамалланып бәйдән
ычкынмады. – Матур гына гәпләшик, без хәзер зур кешенең туганнары, без – примир симия.
Гомерендә беренче мәртәбә әнисе батырайды.
– Безнең кайсы җиребез примир симия икән соң, Сәмик?! Кыйный-кыйный тәнемне күгәрттең, үлгәндә дә агармас, Ходайгынам. Урманда хәтсез киек-җанвар кырдың, ерткычлыгың бөтен авылга мәгълүм. Әүлия булып кыланма, зинһар.
Атасы кулына ни эләксә – шуның белән сукмасын дип, кыз әнисен ышыклап басты. «Примир симия башлыгы» аларның икесен дә ботарлап ташлар иде, ишек дөбердәттеләр. Авыл советы рәисе Мирхәйдәр абзый икән, гадәттә, йомышын капкадан гына әйтеп үткән кеше, кунакмыни, түр башына ук узды.
– Самавырыңны үрләтсәң дә ярый, Минсара сеңел, – дип, чәйгә дә «теләнде». Баягы ярсуы сүрелмәгән атасы бармак шартлатты:
– Җәтрәк, катын! Минем дә авыз кипте.
– Авыз гынамы, миеңне дә киптерелек мәшәкатьләр куптарасың бит әле
син, Сәмигулла энекәш.
– Чыбыркыңны ерактан ук шартлатма, блач абзый! Мин поши атсам, син
урлап агач кисәсең. Күрдем мин сине өченче көн, очлы минем күз, – дип һөҗүмгә ташланган хуҗаны кунак басынкы тавышы белән туктатты:
– Кызмале син, Сәмигулла энем, кызмале. Биш усак аудардым инде. Ачкүз Гөлйөзем апагыз, яңа мунча төзе, башка төшкәрәк, ди, искесендә шомландыра, ди. Соң, дим, мунча салырга ниятләп урын билгеләү белән, анда иң әүвәл искесендәге җен-пәри күченә, дим. Сезне ырым-шырым белән Гамбәр кортка гына бозды, әллә ниткән уйдырмалар белән, дим.
– Изге китапта Аллаһы Тәгалә: «Җеннәрне һәм кешене Мин фәкать үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә яраттым», – дигән лә, Мирхәйдәр абзый. – Әнкәсе, хокуксыз бичара әнкәсе, кунакны «аң-белемле» итмәкче иде дә, әтисенең маңгае җыерылып, кашлары тигезләште:
– Ирләр янында бәкелдәмә, аңгыра сарык!
– Үзең дә чәпчемә әле, Сәмигулла энем. Сүз кыстырмаса – кыз-катынның теле шешә. Хәзер сезгә тату гына яшәргә дә яшәргә, балалар. Синең арттан ук мине первай чикритар чакыртты, энем. Карендәшегез бар икән бит!
Хуҗа, ата каз кебек муенын сузып, горур гына: – Бар, бар! Иң якын туганым ул, – диде.
– Туганнан битәр, дәрәҗәсе зур әле аның, Сәмигулла энем, дәрәҗәсе! Әттәгенәсе, егыл да үл, сәләмә генә аучының карендәшен дипутатка чөяләр. Аннан пәлитбүре әгъзасы итеп күтәрерләр! Уен-муен эшмени!
– Син миңа чүбек чәйнәмә, блач дигәч тә! Кем сәләмәдер монда, – дип кабарынган атасы, кисәк шиңеп: – Чикритар ни ди, җә? – диде.
– Башта сиңа ни диләр теге җегетләр?
– Упшым болай, ике әзмәвер үзәккә апкиткәндә котым очты, малай. Өтермәнгә
илтәләр дип, малай. Ну болар сталавайга апкерде, лыкынганчы ашатты. Урысча чамалы бит инде безнең ишенең. Тылмач минекен дә, аларныкын да әйләндерде. Радий Арчиныч нәсел-нәсәбе белән бә-әк кызыксына икән.
– Син артык очынма, Сәмигулла энем. Пәлитбүре әтрәк-әләмне үз бригатына җыйнамас. Кем улы, кем оныгы икән дип, җиде кат җир казып тикшерерләр. Тәртибен дә, әдәбен дә исәпләрләр.
Ата кеше кара коелды.
– Алайга китсә – казыйсы да юк, әммәсе дә өстә генә. Радий энекәш – кулак оныгы, мин шуның туганы! Майт якасын, булмый икән, булмый!
– Һай, Сәмигулла энем, синдә шул поши атарлык кына акыл бар. Ике ат, өч сыер асраган һәр крәстиәнне Себергә куганнар. Миндә бүген ун сарык, бер сыер, ну давай, сөрегез авылдан! Ту-ту, заманы бүтән!
– Минекеләр көтүе белән урманда, – дип ыржайган хуҗаны Мирхәйдәр абзый бүлдереп:
– Моннан соң синекеләр дә сарай-абзарда мөгрәр, – диде. – Чикритар әмере бу, энем. Хуҗалыгыңны яңартасың. Иту адәм ыстырамы, каралты-кураң кыйшайган, мунчаңның түбәсе ишелгән, кетәклек хәтле генә ызбаңа әтәч кунса – тавык, тавык кунса – әтәч сыймый.
– Блач дигәч тә, кеше хурлама, җәме! Типтек очырдык урындыктан! – Атасының түземлеге төкәнде. – Ни ди чикритар, дим сиңа?!
– Тәки аңламыйсың! Сай ми савыты синдә! Иске-москыдан арынасың, ди райун башлыгы. Әгәр дипутат белән тилибизырдан, гәҗит-мәҗиттән кайтсалар, аларга чүп оясын күрсәтеп мактанасыңмы? Карендәшең оятыннан нишләр, ә? Син бит аның аутарититын төшерәсең, сайлаучыларда нәселләре булдыксыз икән дигән фикер уятасың, энем!
Әтисенең исә өмете бик-бик бәләкәй иде.
– Аутаритит кирәк икән, Мәскәвендә генә шауласын! Миңа памушниклары примир симия булыгыз, без бәхилләтербез, диде. Радий Арчиныч хакына татулашырбыз да, иеме, катын Минсара? Түлке безнең бер шартыбызны үтәсен бай туган. Минем мылтык искерде, мылтык. Урыс Сидыр үзенекен сата, ну кыйбат сорый, кәҗә сакал! Мылтыклык акча тамызса Арчиныч, без канәгать, иеме, катын Минсара?
– Тучны башсыз икән син, Сәмигулла энем! Алтатар гынамы, йөз пулимутка акча бирерлек хәлле бизничмын ди синең карендәшең! Рас памушниклары аша өч көннән ярты арыш капчыгы сәмән китертә! Чикритар шулай ди.
«Ярты арыш капчыгы» дигәч, гаилә башлыгының бәбәге маңгаена тәгәрәп менде.
– Чынмы, Мирхәйдәр абзый? Ике күзем чәчрәп аксын, диген!
– Акмасын әле, энем. Сукырайтма, яме? Чикритар белән минем дә интирис бар монда. Юкка гына синең белән сөйләшеп тел арытам мәллә? Хуҗа бай иптәштән техника сорамакчы, ә безнең авылда күпер сәләмә, шуны яңабаштан төзергә булышыр.
Атасы тилергән төсле, кулын селки-селки, идән уртасында бии иде. Аның «чикритар» белән «блач»та гаме юк, аның үз җыры җыр иде:
– Ярты капчык акча-а! Зу-ур ызба бастырам, зу-ур келәт, зу-ур абзар! Катын! Биш сыер саварсың, аңгыра сарык! Тьфү, примир симия булгач, кушамат ярамас. Минсара бит әле син, тити... баш! Ну Минсара инде, анаңны... Тьфү, әристәкрәтләр ничек сөйләшә икән тәти-тәти сүзләр белән. Хуп, Минсара. Мунчаны өч бүлемтектән төзербез, иеме? Алгысында мич белән ләүкә, уртасында... Чурту, берсе дә җитә безгә, иеме, катын... Минсара?
– Бик җәелә алмассыз шул, энем. Урыныгыз ашъяулык хәтле генә. Атаң, мәрхүм, мокыт, чәчмәде-урмады. Сез – бүреләр төсле әзер-бәзерне генә ботарлый торган халык. Әнә, Заретдин ушлы иде, уңган иде, иске йортын сүтмәде, уң яктан җир өстәттереп, яңасын салдырды. Бүген Гамбәр карчык алпавыт утары кебек йортта япа-ялгызы яши. Синең чамадарак Рәшит исемле улы тәки авылны үз итмәде. Аңа утар җене суккан бугай.
– Рәшит белән саруымны кайнатмале, блач! Миңа аның җеннәре ни пычагыма!
– Һәй, баш тартмаңның эче гүпчим дә куыш икән, энем! Әзрәк шөрепләреңне боргала инде! Карчык ялгыз, диләр сиңа!
Атасының нурсыз күзендә тычкан уты кабынды:
– Син туры ярып әйт! Туры ярып! Әйләнмә әйләнчек сарык төсле минем
тирәмдә, әрекмән яфрагы! Нигә аңа бу тиклем җир, диген! Калхуз кыры шае бакчасының яртысын үзеңә кисеп ал, диген! Уф, хәерче бет блачтан да адәм рәтле киңәш-мимәш ишетәсе көннәр бар икән, чурту-матыр, гөбернатор, шатыр-пытыр!
8
Күк түбәсенә караган иде, кояш нуры керфегенә бәрелеп сынды. Вакыт! Балчык җитеште. Аның һәр бөртеге кайнар һава белән өретелде. Тоз да кушылгач, сихәте бермә-бер артыр, иншә Аллаһ. Нинди чебен тешләде икән, сукмактан эчкә үк кереп утырган. Йөрүе хәерле, йөрүе...
– Кем кыз, апкайт үзен! Җил-җил атла!
– Таш кебек каткан буыннар белән җилләнерсең, ди.
– Син, ялкау, кем кыз. Үзеңне тәрбияләргә иренәсең. Җиде төрле үлән пешекләгән суда аякларыңны изрәт.
– Минем чир чүп кенә шул сиңа, җиңги. Кан дошманыңның баласы артык кадерле сиңа. Сыла менә балчыкны миңа!
– Азынма, Миңсылу. Син бер дәваландың кана. Сез, Хода бәндәләре, чит кулдан гына терелүгә өметләнәсез, гәрчә сихәт даруы – үзегездә лә. Тән нәстә ул, әүвәле җаныгызны пакьләндерегез.
– И сөйләп тә күрсәтәсең инде, җиңги. Теге калын катынның җаны актан да акмыни? Күптән акча белән былчыранган ул! Ник син аңа: «Чистарынгач кына кил», – димәдең, ник әйдүк дигәндәй кочагыңны җәйдең?
Күкрәк читлеген утлы шар кыздырып, йөрәген пешерде. Капкадан ук бора алмады шул... Дөнья арбасының тәгәрмәче аның теләге белән генә тәгәрәсә, ул өстенә моның кадәр хәсрәт тавы иштерер идемени, Аллаһым!
– Җә, җә, – карчык йөрәген пешергән шарны учында сытып сүндергәндәй хәрәкәт ясады. – Җә, Гамбәр, өтелмә. Аларга да җәза таягы сукты ла.
– Нинди таяк, җиңги? Кемгә сукты?
– Анысы сиңа ниемә кирәк, кем кыз? Кунак әнәгенәк, синең
мыштырдаганыңны көтмәде, килә.
– Тач ташбака!
– Көлмә, кем кыз.
– Япь-яшь башыннан бу хәтле симермәсә!
– Ябыгыр, тиз ябыгыр, ул да минем күек үткәннәр тозагына капты... Капса
ни! Кем каршысына кайтканын белде кана.
– Җиңги! Кемгә сөйлисең соң, ә? Кем капкан? Кая капкан?
– Чү, кем кыз. Дәшмә! Хәтерләмәскә ни! Нәселләре белән тукылган кана. – Син әлләме соң, теге калын катынны ачуланасыңмы, җиңги? Ишетми
бит ул, катырак кычкыр!
– Шыпырт, кем кыз! Мунча суына. Читкә каерма, миңа булышырсың.
– Ие инде, без байбичәнең хезмәтчеләре бит. Чиләк төбендә ипи телеменә
ягарлык балчык калса, миңа да өлеш чыгарырсың, шәт, җиңги.
– Иясенә аталган әйбергә ымсынма, Алла бәндәсе. Гөлҗиһан, җәтрәк кил! – Хәзер, хәзер, Гамбәр әби!
– Ай-һай, тавышың гайрәтле, җиңги! Әле генә чыш-пыш иде үзе. Моңарчы шәүлә кебек кенә арттан йөргән каенсеңелнең соңгы арада теле
зәһәр үткенләнде: сүз белән телә дә телә иде, карчык, күзеннән очкын чәчрәтеп: – Кусам – себерке белән куам! – диде.
– Мәйлең, җиңги. Бая гына оныгың, әйдә, апа, үземә кунакка, дигәндә, нишләп кумадың икән, ә? Монда да урыны шәп, дидең бит, ә? Уең да гел миннән котылу, ахрысы.
Карчык аны бүтән әрләмәде, ни дисәң дә, иренең нәселе белән тоташтырган бердәнбер җеп – Миңсылу иде. И-и, урманда да колаклар җитәрлек шул! Авам- авам дигән сыман уңга-сулга чайкалган Гөлҗиһан, әсәренеп:
– Теге атлы ир-егет Фәрит иде мәллә? – диде.
Үзең кичер, Раббым, бытбылдыкның авызын ничек ябарга икән? Җә, исемен мең кат кабатласын, мең кат, тик икәүдән-икәү генә күрешмәсеннәр... Берсен – елганың уң яры, берсен сул яры ит, Раббым! Ялгыш та сер сандыгына кагылдырма!
Хәер, аның йозагы биш былтыр күгәрде. Аны хәтта ки әфсен укып та ачалмаслар. Йа Раббым, монысы нинди шик тагы?! Сиңа – җир-күкләрне төзеп, камил рәвештә саклаган Кодрәт иясенә биктә торган берни дә юк!
Карчык усал гына:
– Ул ир затыннан бихәбәр бул, – диде. – Рас, синдә терелү нияте икән,
терел дә кит!
«Тиянадан гына ярсыйсың кана, кортка. Шайтанга азык бирәсең», – дип үз-үзен
битәрләп, ул мунча ишеген тартты. Ишек җилем белән ябыштыргандай каткан иде. – Әй җиңги, җиңги! Син дә картайдың. – Каенсеңел аны кырыйга этәрде.
– Кая, мин көчлерәк.
– Картаймадым, ачуым гына басылсын, оланнар. Син, кем кыз, аңа акайма. Карчык артына борылмаса да күрде: Миңсылу Гөлҗиһанны күзе белән
«ашый» иде.
– Карап-карап та туймаслык бит бу гөлкәебез! Авыртмаган башка
тимер тарак ул! Кара, кара, җиңги! Сыйраклары рәтләнә бит моның. Бездән калышмый, тьфү!
– Аллаһның кодрәте киң, кем кыз.
Икенче тапкыр тартканда, ишек карышмады.
– Уң аяктан атлап керегез, – диде карчык.
– Абау ла, җиңги. Кунагың мунчаны ишмәс микән? Идән тактасын сындыра,
билләһи.
– Әй синдәге әшәке тел, кем кыз! Җиде елан угыннан әвәләнгәндер. Чишен,
Гөлҗиһан. Оялма, синең белән безнең арага пәрдә корылыр, күз пәрдәсе. Миңсылу, бакыр кәндигә балчык сос!
– Һай, моның бүрәнә ботына ярты күл сазы кирәк! Хәтерлисеңме, җиңги, бер хатын килде, бөтен тәнен чуан чуарлаган иде. Син аны әллә ниткән үлән сулары белән коендырдың.
– Канлы үлән төнәтмәсен әйтәсеңдер, кем кыз.
– Тагын нәрсәдер эчердең әле, җиңги.
– Әчеткән колмактыр, кем кыз. Балчык берсәк төерле, Миңсылу!
– Ул катын шакшыдан чистарынгач, рәхмәт тә димәде сиңа, җиңги. Соңыннан эт төсле ырылдады, әйеме?
– Балчык берсәк төерле, дим, кем кыз! Иренеп кенә изгәнсең.
– Коймак пешермисең әле, җиңги.
– Төннекнең чүпрәген ал, кызу, – диде карчык, ә каенсеңел һаман аны ирештерде. – Сине ана керпе дип мыскыллады бит, чәчби. Анысы, кушаматы дөрес
инде, энәләрең каты чәнчә.
Беренче уч балчыкны ул, чәчен аралап, хатынның баш түбәсенә чәпәде.
Кулы җитез иде, тиз эшләде. Каенанасы яшь киленнән текмәдән корылган тавык сарае сылаткан иде. Иртәгесен балчык ярылып коелды. «Сыер тизәге белән салам кушмагансың икән, – дигән иде мәрхүмә. – Заретдин үтерә, килен!» Бу аңа онытылмаслык сабак иде. Әгәр шушы ят туфракка берегеп калыйм дисәң, мондагы гореф-гадәтләргә төшен, эшнең җаен-тәртибен өйрән икән. Гамбәр өзгән һәр үләннең, һәр яфракның исемен отты, соңра алар китап рәвешендә күңелгә теркәлде... Ач та укы гына!
– Кем кыз, ләгәнне кырынайт әле.
– Бәс, бу катын балчык чүмәләсенә әйләнде ич инде, җиңги!
– Тиресе чемердәп тартылгач, җылымса су белән коендырырбыз, – дип,
белекче бусагага чүмәште дә, үзе дә танымаган калтыравык тавыш белән: – Керп-е-еме? – диде. – Аның да энәләрен чүплилә-әр. Көндез сукырая мескенем, төнлә күзе ачыла. Качмаса – корбан, ябалак аулый. Минем дә җаныма ерткыч бәндәләр тырнагын батырды, вәләкин җиңдермәдем. Ярасы гына әле дә каный, ярасы гына... Син кем, Миңсылу! – Зәгыйфь тавыш кисәк кенә тимер кебек чыңлады. – Кырып-чистартып ләгәнне келәткә – ару җиргәрәк куй!
– Хәзер, җиңги, хәзер! Баягы фикеремне очлыймсана инде! – Синең фикер миңа ниемә, кем кыз!
– Берәр эшкә ярар, җиңги. Бу саз бакасы ипләнгәч, – Миңсылу салам өстендә изрәгән хатынга ымлады, – туже теге чәчби кебек ырылдар, җиңги. Алларыңа тезләнеп рәхмәт яудырыр мәллә?
– Телеңә кайсы чиләкне элим, кем кыз? Зурысынмы, кечтегенме?
– Бәй, миннән әйтү, синнән ишетү, җиңги!
Хәрәкәтсез утырган «балчык өеме»ннән дә өн чыкты:
– Нишләп миңа Ходай җиңелрәк чир бирмәде икән, Гамбәр әби?
Гүя зил-зилә урыныннан куптарып күккә чөйде дә, ул карчыгага әверелде һәм,
канаты белән шап та шоп дошманын тәпәләргә җыенгандай, кире аска атылды. «Кемдер нәселегездә хәрәмнән күбенергә тиеш иде!» Ләкин нәфрәт утыннан канат очы көеп, «карчыга» хәлсезләнде. Ярамый, артык явызланырга ярамый! Гомернең хисап дәфтәрендә язылган кайбер битләрне ертсаң, бәлкем, күршеләрнең җәбер- золымы хәтердән җуелыр иде. Битләре кыягаз гына түгел шул, түгел...
Карчык хатынның беләген сыпырды:
– Кибә, – диде һәм тыныч кына: – Һәркемнең үз тәкъдире, – диде. – Бер адәм бөкресеннән зарланмыш, имеш. «Әй Ходайгынам, аркамның ямьсезлеге күземә күренмәсә дә, авырлыгын чамалыйм, аны күтәреп йөри-йөри кабыргам сызлый», – ди, имеш. «Соң, – ди икән Бөек Затым, – менә бер ызбада чүттин чүт бөкре, кер дә, үзеңнекен җиңелрәге белән алыштыр, колым», – ди, имеш. Адәм шатлана- шатлана йөгерә ызбага. Бөкресен идәнгә ыргытып, бүтәнен куйдыра. Җиңел дип куанып ишек төбенә җиткәч: «Аһ, Ходайгынам, монаусы күкрәкне изә икән», – ди, имеш. Аңа тагын икенчесен күтәртәләр, харап, ансы да авыр, имеш. Бәндә каюсын гына сайласа да, аркасына таш капчык аскан кебек, имеш. Азактан ул: «Үземнеке әммәсеннән дә җиңелрәк икән», – дип, газиз бөкресен кире ябыштырткан, имеш.
– Мин дә, шул адәм төсле, синең катыңа килдем, Гамбәр әби. Әйе, минем чир – минеке, ә даруы синдә, Гамбәр әби!
– Кая соң ул дару? Минем учым буш кана.
Хатын, гаҗәпсенеп:
– Көн саен нәрсәдер эчертәсең ләбаса, Гамбәр әби? – диде.
– Көфер сүзләрең белән мине гөнаһлы итмә! Аллаһы Тәгалә ни бирсә –
шуны кулланган кемсә мин. Җә, безнең эш тәмам. – Карчык кызган ташка чүмеч белән су томырды. Мунча эче пар белән тулып, диварларга куе томан сарды. – Аллаһым, гамәлләребез синең рәхмәтеңә өметләнеп башкарыла, башын- азагын хәерле ит! Хәзер мин сине коендырам, Гөлҗиһан. Аннары җәймә белән гәүдәңне ура! Миңсылу кайнаткан төнәтмәне эчкәч, сусавың басылыр.
«Балчык чүмәләсе» тезләнеп үзе торды. Аллаһның рәхмәте киң шул, киң... Менә, кортка, сихәт тамчысы әкрен генә тама... Әй, йөрәк! Сикермәсәнә, йөрәк... Онытмады яшен Гамбәр... Унтугызда түгел, әйе. Тик аңа бөтәшергә иртәрәк түгелме әле?
Ул өстендәге чүпрәк япманы чишеп, аркылы тактага элгән күлмәген киде. Хак, бөтәшергә иртә әле, кортка. Әз-мәз хәлсезләнсәң нишләтәсең, дәрман юк та, аның каравы дәрт бар дип юан. Моңарчы дәрт яшәтте ләса. Адәм баласының көч-куәте шуңа бәйле!
Мунчадан карчык аксап кына чыкты һәм, хәлсезлеген сиздермәс өчен, утын түмәренә утырды. Эчен тотып тирән итеп сулагач:
– Бәракалла, – диде, – бәракалла, бигрәк йомшардың бит, кортка. Ялкаулык җилкәңә менеп атланмасын, аңа хуҗа булырга ирек куйма, әйдә, селкен! Әй, Миңсылу!
– Әү! – Каенсеңел аның каршысына килеп басты. – Нәстә, җиңги? Бәй, йөзең агарган! Әллә симезбикәнең җиле тидеме? Хәтерлисеңме, Садикау катынын өшкергәч, өч көн колагың шаулады.
– Кем, кыз, монда чирләргә җыенган кеше юк! Гөлҗиһан кайда?
– И-и, җиңги, син аңа ясалма аяклар беркеткән ахры. Дуфкым ызбага элдерде. – Каенсеңел шөпшә сыман аның колагына ыжылдады. – Карале, җиңги, зерә шикләндерә. Бу катын җинаятьче-мазар түгел микән? Гуртта берәр яманлык эшләп, чирлим сылтавы белән бездә – аулакта палитсадан качып ятса, ә, җиңги? Хәзер кыз-катын бик азды. Ярулла нәселеннән барысын да көт син.
Карчык:
– Тач шулай, кем кыз. Корсагын һава өрдереп тутырган да шар кебек безнең якка
тәгәрәгән, – дип көлгәч, уң аягы белән җиргә типте. – Тайт, кем кыз! Иллә дә борчак шыттырырга оста син. Шик – шайтаннан, бел, кыз. Гөлҗиһанны бирегә чакыр!
Әкрен генә үзенә табан теркелдәгән хатынны ул күз кырые белән генә күзәтте. «Йа Аллаһым, син шушы имгәкне әманәт итеп йортыма иңдердең. Шуңа да мин аны кире бормадым. Йа Аллаһым, көтелмәгән бәла-казалардан саклагыл! Бу нәсел күп җәпле сәнәк күек: кадый да кадый. Монаусы күңелендә яман уй йөртми, ансы – хак, вәләкин аның изгелегендә дә минем каумем өчен куркыныч бар».
– Гөлҗиһан, кунак кадере өч кояш баешы, өч кояш чыгышы, инде дә безнең тиң булып, эшләп аша.
– Эшлим, эшлим, куш кына, Гамбәр әби.
– Сул яктагы сукмактан кер дә, өч нарат төбеннән былтыр коелып төшкән күркәләрне кәрҗингә җыеп кил.
– Хи-хи, калын катынның ашаганы үлән дә үлән, берочтан урманда яфрак белән туклансын, хи-хи, – дип теш җемелдәткән каенсеңелне дә ул тик тотмады: – Син, кем кыз, җиз самавырның көлен кагып, чишмә суы сал. Нарат
күркәсе белән дөбердәп кайнар, иншә Аллаһ! Миңсылу:
– Әй, мин тиз ул, җиңги! Синең симезбикәң кайчан әйләнеп кайтыр бит, – дигәч, карчык:
– Аны дәрте кызулатыр, – диде.
– Нинди дәрт, җиңги?
– Чирдән арыну дәрте.
Күрәләтә кемне алдыйсың, кортка? Хатын бая гына ташбака иде, урман
дигәч, әнәгенәк, чикерткә күек сикерә. Аңарда бүтән уй, бүтән... Син тамгалаган сукмак кыска, бик кыска... Ә югалткан әрбире исә чакрым арты чакрымда... Эзләмә дә, тапма да! Сезнең нәсел белән каберең якын булмасын...
Карчык түмәрдән торып күлмәк итәген какты. Яулыгын чишеп, яңадан бәйләде, кул арты белән дымланган күз тирәсен сөртте. Агач-куактан нур сирпелгәндәй тоелды. Менә хәлләнде... Аллаһ яраткан колының тамырын кисмәсә – яшисе дә яшисе әле. Ә Ярулланыкылар очынды. Алар үзләренең Бөек Кодрәт иясе сипкән тузан бөртеге генә икәнен онытты шул. Күрше хакы – Тәңре хакы, диләр. Ул хак хакландымы соң? Юу-ук, һич юу-ук! Гамбәр дә гаепле иде. Бүген генә хата-ялгышларын танып сыкрана кортка. Яшь чагында артык туры сызык сызды ул: аннан берәү дә читкә тайпылмаска тиеш, янәсе. Әйтерсең, адәм баласы шушы гөнаһлы җир өстенә әүлия сыйфатында тереклек итәр өчен төшерелгән иде. Чү, дала кылганы, чү! Хаталар да төрле-төрле зурлыкта: каюсы учка йомарлана, каюсы җиһанга да сыймый. Син бит инде, болар вак-төяк дип, бәндәнең ничәмә-ничә гөнаһысын гафу кылдың. Ә синең үзеңнеке кичерелер микән? Җиһанга сыймый дигәнең синеке түгелме соң?
...Беркөнне аучы Сәмигулла:
– Эшләрең хуттамы, Гамбәр апа, – дип яңратып сәламләгәч, юаш кына адымнар белән ишегалдына үтте. Сүгенмичә өч сүз әйтмәгән шөкәтсезнең әдәпле генә сөйләшүе сагайтты: шайтан әллә ничә кыяфәткә керә иде. – Ну, Гамбәр апа, җир астындагы тычкан сыман шыпырт кына кыштыр-мыштыр ятасың, иеме? Качалмыйсың, Гамбәр апа. Күршеләрнең дүрт күзе дүрт нүешне дә күрә. Безгә кыңгыр эшләрең мәгълүм: яшертен генә догалар белән өшкерәсең инде, иеме? Синнән кеше өзелми, ну без жалу белән блачка бармыйбыз, түзәбез, Гамбәр апа.
– Мәгәр сезгә энә очы кадәр зыяным тисә – барыгыз, бар, энем.
– Һи, Гамбәр апа! Какуй бару! Әнә, күрше авылларда мәчет манарасын кистеләр дә яңасын төзеттермәделәр. Ә синеке агачларга томаланып исән- имин яши. Анда җомга саен карт-коры намаз укый. Райун блачына җиткерсәң – үзеңне пырылдаталар түлке, ну без жалу белән мәтәшмибез. Син сукыр Гарәфетдинне җитәкләп китереп азан кычкыртканда да колак саңгырау безнең. Гарәфетдиннең бабасы – мулла-мунтагай, ди, Себердә түңкәйгән, ди. Оныгы дин калдыгы дип, моның да бугазын чәйнәмәсен блач бүреләре, дим.
– Куркытма, энем.
– Куркытмыйм, Гамбәр апа. Үз туганым кебек якын син миңа. Әйдәле,
бер-беребезгә чәйгә йөрешик...
– Йомышыңны әйт, Сәмигулла.
Ир лычкылдатып борынын сеңгергәч, кулын чалбарына ышкыды.
– Күңел нәзегәя, Гамбәр апа. Күптән синең белән гәпләшкән җук. Йомыш
дип... Кыскасы шул: бакчаң зур, яртысын миңа бир! Ялгыз башыңа ниемә сиңа гектар-гектар җир!
– Сезнеке дә минеке чамасы, энем.
– Без өчәү, Гамбәр апа. Ә син бер генә баш! Бәрәңге үстереп саткан акчаңны тозлыйсың, ахры, анаңны... – Сәмигуллага әдәп саклап торуы бик авыр иде. Ул иләмсез итеп күзен алартты, әмма «йомры-йомры» сүзен теш арасында кыстырып калдырды. – Ни, Гамбәр апа, безнең ызба бәләкәй, каралты-куралты иске. Хуҗалыкны рәтләр идем, урын кысан.
Гамбәр дөнья малының ялына ябышып ятамыни, и Ходаем! Бәрәңге саткан акчасына ул кулъяулык та алмый, мәчет кирәк-ярагына тота иде. Менә быел түбәсеннән су ага. Аны көзгә шифер белән яптырырга кирәк... Гарәфетдин балакайны кышкы суыкларда ничек азанга йөртер? Бишмәте кырык ямаулы, итегенең олтаны тишек. Аның өс-башын бөтәйтү – Гамбәр намусында.
Тик боларны шушы бәндә кисәгенә берәмтекләп аңлатудан ни мәгънә? Моның күңеле кояш көйдереп яргаланган каты балчык: нихәтле генә су сипсәң дә – җебеми.
– Бакча закунны минеке, энем.
– Знамы синеке, албасты хатын... Тфү, күршекәем, апа җаным. Телемә
чебен куна, тфү. Закунный җиреңне якшылык белән сорыйм шуңар, Гамбәр апа. Блач Мирхәйдәр, эт койрыгы, рөхсәтсез генә кис тә ал, ди.
– Киселәсе көннәрегез алда әле.
– Нәмә дисең, күрше апа?
Хатын бүтән кабатламады. Офык читендә ниндидер кара чүпрәк кисәкләре
җилферди иде. Көтүе белән каргалар очып килә икән! И Аллаһым, авылда каркылдавык кошлар елдан-ел күбәя. Кешесе кырылса – аймактагы ятим агач-куакка карга оя төпли. Сизенәләр, ахрысы. Ә монда берәүсе җир сорый. И адәм, синнән барысы да өелеп кала!
– Хуп, ярты бакчам синеке, Сәмигулла, – диде хатын, күз карашын иргә күчереп. Ләкин ул тирләгән кызыл йөзгә туры бакмады. Бу йөз, уйларыңны чәчеп җибәрерлек киң офык түгел, үч-мәкердән иртә җыерчыкланган бу йөз бик тар, өстәвенә нурсыз һәм котсыз иде.
Тик күршесенең нәфес тамагы моның белән генә туймаган иде. Икенче көнне Сәмигулла тагын гозер белән керде.
– Күршекәем, апа бәгърем, үлчәгән идем, синең теге өлешеңне, бигрәк кечкенә икән. Шунда сарай да, мунча да төзе, имеш. Упшым, бакчаңны тулаем минем исемгә күчерик!
Гамбәр кое янында кер чайкый иде, тыныч кына:
– Бусына шөкерана ит, – диде.
Сарык тиресе ябынган бүре тешен шыгырдатты:
– Мин синнән яхшылык белән сорыйм, күрше апасы!
– Синең яхшылыгың белән начарлыгың бертигез, энем. – Миңа сручны киңәергә кирәк, күрше апасы!
– Аллаһ тарлыкка төшерсә, биш бакчаң да җитмәс, энем. – Ну кара, сихерче калдыгы! Ал дип ялынырсың! Ну кара!
Гамбәрнең ишегалды яланаяк йөрерлек ямь-яшел чирәм, гүя анда мамык җептән тукылган келәм җәелгән иде. Иртәгесен ул аркан ава язды: чирәм-келәмдә кабан дуңгызы башлары ауный иде. Хатын кем кулы уйнаганын чамаласа да, тавыш-гауга куптармады, хәрәм сөякләрне чокырга илтеп күмде. Сәмигулла отыры азды: койма аша гына хайван эчәкләре томырды. Аннары бүре аяклары, поши мөгезләре «яудырды». Гайрәтләнеп күршесенең дөньясын туздырыр иде Гамбәр, әмма ниндидер көч: «Кешеләр тарафыннан кылынган зыяннарга каршы сабыр бул!» – диде. Ул көч ачу-ярсуыннан тыйса да, җанының әрнүеннән тулышкан хатын үзе генә салган сукмактан утарга китте. Мәрхүм Заретдин аның ни терәге, ни җилкә ышыгы була алмады, бәлки, улы Рәшит әнисен усал җилләрдән яклар дип өметләнде. Улының исә үз мәшәкате, утар тирәсендәге усакларны кистерә иде.
– Агач эшкәртү заводы оештырам, әни, – диде ул. – Әтинең хыялы иде. – Атаң зурдан купкан иде дә... – Гамбәр нокта куймыйча җөмләсен өзде.
– Иртәрәк үлде шул. – Рәшит аның кинаясен аңламады. – Кабердәге чардуганы аумады микән әтинең?
– Соң, бар да карап кил, углым.
– Вакытым юк, әни. Син дә зират кырыеннан үтәсеңдер. Күренмиме? – Аннан үтмим мин, углым.
– Әти үлгәч тә дошман инде сиңа, әни.
– Атаң бәхетле, алдындагы кәндие буш түгел, углым.
– Уф, үтерәсең, әни! Нинди «кәнди?» Саташасың мәллә? Мәетләр ашамый-эчми.
– Чәршәмбедән җомга шае мәрхүмнәр дога савытын барлар, ди. Кәнди буш икән, кайгырыр, тулы икән – шатланыр, ди. Мин әтиең рухына багышлап намаз артыннан дога укыйм, углым. Комунисларның комачына төренгән Заретдин «мәңгелек йорт»ка ак кәфенгә уранып күченде.
– Авылга – нигеземә үләргә кайтам, дигәч, мин аны шаярта дигән идем.
– Шаяртмады, углым. Атаңа мин риза-бәхил. Аллаһ аның бер гөнаһысын кичерерме икән? Ул сине манара биеклегеннән тузанлы җиргә сөйрәп төшерде. – Әти миннән кеше ясады, әни! Калада укытты, һөнәргә өйрәтте. Бу
утардагы байлык безнеке, әни, безнеке!
– Мал дия-дия йөрәгең мүкләнмәсен, углым. Авылга биш былтыр эз
басмыйсың. Сагынмыйсыңмыни, углым?
– Айтуган мине тартмый, әни. Ул минем өчен ябылган капка.
– Анда мин – анаң бар.
– Синең йортың әнә-ә! – Рәшит урманга терәп үк салган ызбага күрсәтте.
– Күпме чакырам, кил, рәхәтләнеп яшә.
– Кыстама, минем үз нигеземдә рәхәт. Атаң биздерде сине авылдан, атаң. Катыныңнан аерылсаң да, баладан каерылма.
– Оныгың үсә, әни. Ул шәһәр малае. Кем өчен завод дип чабам соң мин?! Аңа дип дәүләт төзим! Без ярдырган такталар акчага әйләнәчәк, әни. Йә, боекма, өч-дүрт атнадан оныгың белән танышырсың. Малай үзе дә: «Минем Зур әни кайда?» – дип аптырата.
Улы кисәк кенә сүз агымын бүтән якка борды һәм, шелтәләп:
– Әни, син дә гаепле, син әтине коммунист дип санламадың, – диде.
Әни кеше бәхәсләшмәде. Аның кайчандыр азан кычкырып таң аттырган
үсмер улы Рәшитне еллар урлаган, монысы Заретдин куагыннан тәгәрәгән алма иде... Ләкин ул барыбер Гамбәрнең бәгырь җимеше иде. Рәшит: «Йомышың юкмы?» – димәде, чөнки анасы көнаралаш диярлек утарга килеп чыга һәм беркайчан да әйбер-фәлән сорамый иде. Күрше-күләннән зарланып ни файда? «Авылда сине кысалар икән, әнә-ә, синең ызбаң, рәхәтләнеп яшә!» – диячәк.
...Уйларына чумган карчыкны Миңсылу җиңеннән тарткалады:
– Җиңги, әй, җиңги! Оедың мәллә, җиңги? Самавыр мәңге кайнамас. Теге симезбикәне эзләп чыкканыем, нарат төбендә сыңар күркә дә кузгалмаган.
Качкан калын катын! Кисәттем мин сине, җиңги, шыпиун ул, дидем. – Чәчрәмә, кем кыз. Энәсе әллә ни җүләмәс, җебе кыска. 

9
...Кая бара ул, кая? Күркәләр коелган сукмак бу якта түгел лә! Кемдер хатынны үзенә суыра кебек... Аның камыр аякларымы соң болар? Нишләп алар тәгәрмәч төсле тиз-тиз «тәгәри»?! Йөрәк җилкенүе табаннарга ут якты мәллә? Муенсаны табасы иде. Табасы... Гөлҗиһан өчен шундый да тәҗел әйбер микәнни ул? Ни-нәрсә теләгәнен хатын-кыз үзе дә белми, диләр. Ул белә! Энҗе-мәрҗәннәрдән артык күреп, алтын тартмада саклаган икән, димәк, бүләкнең кадере бар. Әллә аның иясенеңме? Чү, бу хакта уйларга да ярамый хәтта! Гөлҗиһан – карчык өчен кан дошманының кызы. Атасы явыз иде шул, күршеләренә бәйләнүдән туктамады: җир өчен көрәш кызган саен кызды. Башбаштак Сәмигулланың кулына сугучы юк, авыл хуҗасы Мирхәйдәр абзый, аның бөтен әшәкелеген хуплагандай, һәр кич көрәшнең нәтиҗәсен белешә иде.
Ирләр очрашканда, әнисе, йөрәк өянәгем кузгалмасын дип, келәткә бикләнә, ә олыларның сүзен тыңлар өчен Гөлҗиһанны, иске фуфайкалар белән каплап, мич аралыгына яшерә иде. Кыз исә барысын да киптергеч кәгазе кебек хәтеренә сеңдерде.
– Ни хәлләрдә, Сәмигулла энем? Ярты бакча синекеме? – Минеке, минеке! Ул гына аз түлке.
– Аягыңа карап юрганыңны суз, дияр идем дә энем... – Авыл хуҗасы кеткелдәп куйды. – ...аягың хәтәр озынайды әле. Нәстә ди Гамбәр?
– Тулаем бир, дим, карыша, сихерче калдыгы! Ишегалдына ниләр генә бәрмәдем, каһәр. Бүген төнлә мин аның йортын нәҗескә буйыйм! Исеннән кырык чакрымга качсын, каһәр.
– Алай ук быкырдатма әле син, Сәмигулла энем. Ирләр эшемени инде ул.
– Соң, син чарасын күр! Син бит блач. Авылны дин белән агулый, дисең бит, тип артына, анаңны...
– Сүгенмә, өшәнгән бүре! Заретдин белән без дус идек. Ул да җиңәлмәде бичәсен. Киресенчә, үзе җиңелде. «Мин – камунис», – дип күкрәк төйгән баһадир җаны чыкканда, Алла, Алла дип ыңгырашкан, ди. Катын кибеттә сөйләделәр, ди.
Атасы йодрыгы белән өстәлгә сукты.
– Син монда катының җырын җырлама, блач! Мөслимә апай Гамбәрләргә ешлады.
– Кыз-катын бер-беренә кунакка йөрешер инде. Син дә тагы!
– Кунакка, дисеңме? Өшкертергә, диген, Мирхәйдәр абзый. Катының сөннәтче Фәхретдин кызы икәнен дүрәк тә белә. Мөәзин бабасы Чистай
төрмәсендә черегән Мөслимәңнең.
– Туктале, Сәмигулла, аның бабасы бүлнистә үлгән.
– Кая үлсә дә, миңа адин чурт! Дин белән агуланган алар. Төп-тамырыгызны
казытсам – урыныңнан маминт очыртырлар, блач!
– Чур, энем, ыштан бөрмәң бушамасын, ату арт чүмечең ялтырар! –
Мирхәйдәр абзый да үз чиратында дөрләп кабынды: – Радий Арсинычка вак корт икәнеңне хәбәр итсәк – төкерә сиңа. Бик узынсаң без аңа авылда менә дигән примир туган әтмәлләрбез. Ялган кыягаз эшләтергә мачтыр без!
Ирләр беркавым тынды. Менә атасы, авыр мышнап:
– Ызбулыч, янап утыра бит, ә! – диде. – Блач икәнсең, булыш лутчы. Әзрәк боргычла киребеткән нәмәстәне.
– Өйрәтмә, энем. Гамбәр белән бер сөйләшкән идем мин. Шуннан соң бөтен миргә рисвай итте. Үзең майла-җайла, вчүтки сез – күршеләр. Хуш, Сәмигулла! Идән сайгагы шыгырдады. Мирхәйдәр абзый артыннан атасы мыгырданып
калды:
– Блач тәресе! Җебегән су күсесе!
Төнлә әнисе Гөлҗиһанны уятты:
– Кызым, тор, янабыз!
Тәрәзә пыяласы кып-кызыл, әйтерсең, кызыл буяу сөрткәннәр иде.
– Сәмигулла, Сәмигулла, – диде әнисе. Хуҗа, гадәттә, сөякләрем туңа дип,
бик эссе көннәрдә дә мич башында йоклый, тик бүген ул өн-төн чыгармады, аның урыны буш иде.
– Әйдә, әйдә, атаң төнге ауда! – Аналы-кызлы ишеккә ташландылар. – Без янмыйбыз бугай, кызым.
Әйе, күршенең йортын ут чолмаган иде. Йокы белән исергән халык:
– Пожар, пожар! – дип акырышты. Кемдер чиләк, кемдер көрәк күтәреп чапты. Әлеге күренеш еллар узгач төсен җуйды, билгеле, тик менә күбәләкне хәтерләткән ак күлмәкле Гамбәр апаның:
– Мәчетне сакла-а-а-гы-ыз! – дип сөрән салуы әле дә булса адашкан кайтаваз кебек колакта чыңлый. Җан җепселләрен өзеп кычкырган тавыштан җиһан калтыранып, күктәге ай да кителеп төшкән иде кебек.
Әтисе «аудан» иртән генә кайтты. Тустаганнан гына салкын су чөмергәч, куе кашларын җыерып:
– Ызбада ниткән үле тынлык? Кая ашарга? – диде.
– Синдә тамак кайгысы икән, Сәмигулла. – Әнисе тастымалга төргән ярты түгәрәк ипине өстәлгә куйды. – Мә, аша. Казан асмадым. Күрмисеңмени, Гамбәр апа янды.
– Күрәм, җен катыны! Сукыр түгел!
– Синең эшеңме, Сәмигулла?
– Авызыңны яп, ана бытбылдык!
– Шырпы сызган кулың корыр, җаһил!
Әтисе киерелеп сугып җибәрәм дигәндә генә, Гөлҗиһан әнисен ышыклап басты. – Тимә!
– Монысы да анасы яклы! Кара син бу чәчбиләрне! Кара син! Ыштубы да сүзләрне берләштерик: мин – урманда идем, кәкре аяклар! Урманда! Ауда! – Явызлыгыннан акылы таралган атасы, тагын да сискәндереп: – Ишеге дә ачык иде, өстенә крәчин сибәсе иде ул сихерче калдыгының. Шуның белән котыла идек, шайтан мөгезе, – диде.
– Ничекләр яшәрбез? Авыл безгә, бармак төртеп: «Әнә, кеше яндыручылар!» – дигәндә нишләрбез, и Аллам?! – дип үксегән әнисе дә беркатлы иде. Айтуганда әледән-әле янгын булып тора, соңыннан бичара хуҗа өмә ясап бура бурата, аны күмәкләшеп күтәрәләр, ул чакта халыкта хәлгә керү дигән нәрсә бар иде.
Ләкин, ни гаҗәп, күрше нигезендә яңа йорт төзелмәде...
...Тук-тук. Тук-тук... Урманга ишек уйганнармыни, ачыгыз, ач дигәндәй кызыл бүрекле тукран тукылдата. Уз, кошкаем, уз! Гөлҗиһан да рөхсәтсез- нисез генә яшеллек иленә керде. Әмма ул синең кебек монда иркенләп «оча» алмас. Болай да көчкә-көчкә сөйрәлгәндә, балачак хатирәләре тагылып, гәүдәсе тагын да авырая шул. Ичмасам күңелле хатирәләр булса икән! Ичмасам искә төшкән саен йөрәк җылынса икән! Еллар җиде төенгә бәйләгән кара төенчекне бүген карчык чишми, дисең мәллә? Чишә, бик чишә! Чөнки Гөлҗиһан кайтып
аның дөньясын актарды. И язмыш!
Хатын тар юлда машина тәгәрмәче эзен абайлагач, тагын да дәртләнеп алга
«йөгерде». Их, тимер таккан аяклар белән узышып, башта йөрәк «чаба» иде шул. Минап абзый адашып туктаган урын шушы тирәдә микән әллә? Нигә бу агач-куак, игезәкләр сыман, бер-берсенә охшаган икән соң?
Тук-тук... Тук-тук... Бәйләнмәсәнә, тукран! Эшеңне эшлә!
Юл икегә тармакланды. Әлсерәгән хатын кайсысына борылырга да белмәде. Уң җәптәгесе яктырак иде, димәк, анда агачлар сирәгәя. Яктылык һәрвакыт адәм баласын үзенә тарта: Гөлҗиһан да шунда таба теркелдәде. Барды-барды, ә беләзегендәге алтын сәгате, ашыга-ашыга вакыт санады. Карчык самавыр кайнатырга нарат күркәсе көтәдер... Бәлки, көтмидер. Бәлки аңа артык кашык кунакның югалуы хәерлерәктер.
Хатын арып-талып имәнгә аркасын терәде. Уф, авыз кипте, тел аңкавына ябышты. Алдында тау-тау кырмыска чүмәләсе иде. Ул сусыл имән яфрагы өзеп, түмгәк өстенә җәйде. Оясындагы ят әйбергә йөзләгән сакчы бөҗәк «һөҗүм» итте: «дошманы»на әчкелтем кислота сиптерде. Гөлҗиһан, кырмыскаларны кагып, «яшел дару»ны ялады. Сусау басылды кебек. Кара бөрлегән капсаң – баш әйләнүе дә бетәр иде, шәт. Яисә балтырганның бәбәнәген генә чәйнәсәң... Әй, яшеренеп үлән арасыннан гына аккан чишмә суына берни җитмәс иде!
Нишләп балачакның серле мизгелләре керфекләрне чылата икән? «Ул хәерчелектә үткән елларның ни-нәрсәсен сагынасың, елак?! Бүген син хан сараеның патшабикәсе ләбаса! Кигәнең – асыл ефәк, табыныңда – ата-бабаң гомердә тәмләмәгән затлы сый-нигъмәт», – дип, хатын үз-үзен юатса да, җанына җиңеллек өстәлмәде. Чөнки байлык бернинди зәхмәттән дә, бернинди чирдән дә коткармый, бу – кырыс хакыйкать иде...
Юл, яктырган саен яктырып, ачыклык белән тоташты. Алан иде ул. Гөлҗиһанның күзе шарланды: шушы урман дәрьясында тереклек утравы бар! Рәт-рәт тезелгән умарта оялары янында бер ир-ат кайнаша иде. Менә ул челтәр битлеген салды, менә... Хатын агач артына посмакчы иде, аңардан юанрагы юк икән, хәтта иң калын дигәне дә Гөлҗиһаннан ябыграк иде. Теге ир дә аңа табан килә башлады. Ул куркудан куырылмаган, аның монда хуҗа икәнлеге тамак кыруыннан ук сизелә иде.
– Кхым-кхым! Сез кем?
– Кеше, – диде Гөлҗиһан. – Ә сез кем?
– Мин – умартачы. Танымадым. Нинди кеше сез? Адаштыгыз мәллә?
– Юк, юк! – Хатын артка чигенмәкче иде, аяклары җиргә береккәндәй, тыңламады. Моңарчы ул үзенең кыяфәтеннән оялмый иде, ә хәзер тир бәрде. Кыя төсле катып кал инде, йә? – Адашмадым... Буталдым гына. – Гөлҗиһан керфеген тибрәтеп тиз генә үзенә якынлашкан умартачыга карап алды. Кинәт
табаны кызышып, аяклары үзеннән-үзе җирдән купты... – Хуш...ыгыз! – Сез икенче тапкыр буталасыз, кеше исемле кеше!
«Умартачы» хатыннан көлә иде бугай. «Без буталганда, син нишләп чикләвек куагы төбенә качтың? Нишләп юл сабышмадың?!» – дип, син дә үпкәңне белдер идең дә... Фәрит ләбаса бу! Аңа муенса ясаган Фәрит! Димәк, теге көнне әбисенә ул тартма белән әйберләр китергән. Сөен, Гөлҗиһан, сөен! Ул сине танымады! Тал чыбыгыдай нәфис кыз бала белән кибән хәтле хатын арасында нинди уртаклык булсын ди!
Аксак-туксак хатынны карчык орышмады. Миңсылу гына тыртайган иде. – Өч сәгать кайда гүләйт иттең, ваемсыз?! Вәт, синең белән чәй эч!
– Мин төрмәдәмени? – диде Гөлҗиһан. – Ирегемне кысмагыз, яме? Аның күзеннән яшь бөртеге сытылды. Әллә үзен кызгана микән? Юк, бу
эчтән бәргән утлы һава, әнә, ул тамагын көйдереп-көйдереп ала. Фәрит кул сузымында гына йөри! Фәрит... Урман егете... Нигә карчык пыр туздырып тиргәми икән? Үзе күз угы белән кадый тагы...
– Миңа нишләргә соң, Гамбәр әби? – Әлеге киеренке хәлгә Гөлҗиһан гына гаепле иде, димәк, ул хуҗабикәләргә ялагайланырга тиеш. – Күңелсез миңа, Гамбәр әби. Каядыр чыгасы килә бит инде...
– Нишләргә, димсең? Яшәргә кирәк, яшәргә, канәтем. – Карчык әзрәк йомшарды. – Адәм зур ызбасын тарсына, кош уч төбе хәтлем оясын киң итеп тоя! – Урман артык куерган. – Әлеге минутта ялган бердәнбер саклану чарасы
иде. – Агачлар игезәкләр диярсең, охшашкан, шуңа адаштырды.
– Кем син, кыз! – Кортка Миңсылуга боерды: – Кәҗәне алып кайт! Каенсеңел чыгып киткәч, карчык, чикләвек ваткандай, тешен шыкылдатып: – Алдак бәндә – хурлык иясе, – диде. – Син яңа дөнҗада яшисең, аның
ишеге дә яңа. Элгәрегеләрне ыргыт, ерак ыргыт!
– Аңламадым, Гамбәр әби?
– Аңладың, бә-әк яхшы аңладың. Үткәнеңнән бернәмәстә дә эзләмә!
Кар иләгәндәй, хатынның аркасы өшеде. Ни-нәрсә уйлаганнары маңгаена языла микән әллә? Юк инде, юк! Карчык кыек атып туры тидерә, нибарысы шул гына.
– Таныдымы?
– Ә?!
– Онык сине таныдымы?
Хәзер инде Гөлҗиһанның аркасын утлы кисәү белән көйдерделәр. Ялганы
тотылды... Ул, чынлап та, хурлык иясе иде.
– Таны... таны... мады, – диде хатын, сүзен өзек-өзек бүлеп.
Бая гына карчыкның йөзеннән шуышкан кара болыт агарды.
– Әлхәмдүлилләһ! Шулай кирәк, шулай. Оныкҗанымның минем катыма
килер юлын бикләрлек кодрәтем җук, мин Аллаһның колы гына, вәләкин син – азгынны тыяр пычак телем бар. Минем ызбамда Сәмигулла кызы Гөлҗиһан яшәми, ишетәмсең?
– Әйе, Гамбәр әби.
Күз агы зурайган белекче үзалдына пышылдап утырды-утырды да: – Синең атың бүтән, – диде. – Абага син, Абага.
 – Абага?! Минме?! Көлдермә, Гамбәр әби!
– Син, син! Ант мәгәр, соңгы чырагым – оныкҗанымны сезнең каһәр суккан нәселегездән сакламасам, чын исемем... – карчык нигәдер тотлыкты һәм, сүзе бугазына төртелгәндәй, нәзек муенын сыпырды. – ...Исмем исем булмасын, – диде.
– Фәрит бит минем риясыз балачак дустым иде. Мин аңа бернинди начарлык та эшләмим, Гамбәр әби! Ышан миңа, ышан!
– Сезнекеләр – җир-күкнең битенә төкергән кавем. Әмерем шул: танытма! – Мөгезенә бау бәйләгән кәҗәне ишегалдына куган Миңсылуга да кортка ачу ташы белән орды: – Сул аягыңны күтәргәндә, уң аягыңны эт ашый, кем кыз! Җәтрәк бул! Хайванның җилене өрелеп тулган, сөте ага!
– Акса инде, җиңги. Безгә калганы җитәр әле.
– Телләшмә! Кәҗәне Абага саусын, кем кыз.
– Бәй, ниткән Абага, җиңги?
– Мин ул, мин! – диде Гөлҗиһан. – Миңа яңа исем тактылар.
– Вәт сиңа пәрәмәч! – Миңсылу тел шартлатты: – Шыпиун дигән идем лә
бу кемсәне, тучны шыпиун! Алар атна саен исем үзгәртә, ди.
– Акыл сатма, кем кыз! Кичкелеккә кәҗә сөтенә солы кушып кайнат. Гөлҗиһанның бүгенгә ризыгы шул, – дип, карчык каядыр китеп баргач,
Миңсылу аңа сапсыз савыт тоттырды. – Әйдә, сау!
Малкай, күрәсең, гадәт буенча үзе күтәртмә тактага менә иде. Ә менә
хатынның кәҗә имчәген тартырлык тәҗрибәсе юк, акча санарга гына яраган бармаклар начар бөгелә иде. Ул савытын юри кулында әйләндерде:
– Бигрәк кечкенә...
– Аңа ике литыр сыя. Кәҗә сыер түгел. Кем дисең әле син үзеңне? Абагамы әле? Шыпиуннар гел исем төрләндерә. Кинада күрсәтәләр. Син шуларның берсе ахры, гөлкәем?
– Сөенмә, Миңсылу апа. Без икебез дә мактаулы халык: син шымчы һәм әләкче икән. Шыпырт кына артымнан күзәттеңмени?
– Ә-ә, җиңги белән бозылышкан безнең нәзберек кунагыбыз! Әйтәм аны әбиең җенләнә. Аның карактерына мин генә түзәм. Әйдә, мәлҗерәмә, кәҗәне сау! Әүвәл, җиленен юып, чүпрәк белән корыт.
Кәҗә дә, карт хуҗабикәсе кебек пырдымсызлана, мөгезе белән тактаны сөзә иде. «Мин бай хатын, себереп кенә түгәрлек көнкүреш чүп-чары белән вакланам. Хурлык!» – дип йөрәк ярсыды, тик акыл аны тиз бастырды. «Ахмак! Синең акчаңның нинди кодрәте бар соң? Ул кәгазь кисәге генә. Ертсаң – ертыла, яндырсаң – яна. Син – авыл кызы, шуны онытма!» Әйе, ул бу җирдә туып-үсте. Әмма бүген кер сыккан кебек сыксаң да, аңарда авыл гадәтләренең тамчысы да калмаган иде.
– Бисмилла, – диде Гөлҗиһан. – Бисмилла... Мин үзем сайладым... – Нәстә сайладың, гөлкәем?
– Кәҗәне! – Хатын моңсуланды. Аның хәлләре Миңсылуга караңгы иде. Лариса исемле танышы Американың иң кәттә клиникасында күкрәген зурайтырга киткәндә, и үгетләде Гөлҗиһанны, и үгетләде! Имеш, анда тәҗрибәле профессор атна-ун көн эчендә маеңны тунап, илле-алтмыш килога ябыктырачак. Имеш, чит илдә табиблар иң заманча ысуллар куллана. Әмма күңел төпкелендә бик күптәннән бер уй кымырҗый иде шул. Могҗиза белән йөзәрләгән авыруны терелткән усал Гамбәр! Гап-гади авыл белекчесе! Менә кем кирәк иде аңа... Менә кем белән саташты Гөлҗиһан. Юлга чыгасы иртәдә исә хәбәр иреште: төргәк-төргәк доллар белән Америкага очкан танышы операциядән соң мәңгегә күзен йомган иде. Авылны сайлаган Гөлҗиһан: «Отаммы, оттыраммы – билгесез», – дисә, Алла риза булмас. Хәрәкәтләнә ләбаса! Менә кәҗә дә сава! Җылы сөт тамчылары битенә чәчрәгәндә, ул ниндидер рәхәтлек тойды. Димәк, ул яши! Димәк, ул тере!
– Карале, кем, ышпиун Абага. Мине шымчы, дисеңме? Үтердең, валлаһи. – Миңсылу аның җилкәсеннән селкегән иде, хатын чак кына артка аумады.
– Сөт түгелә, Миңсылу апа!
– Түгелмәс! Бәнахакка рәнҗеттең әле син мине, гөлкәем. Сине юллап бармадым
һич тә! Чалыш-пылыш аягымнан ташбака гына көнләшер иде. Безнең җиңги, сиңайтим, урмандагы кайсы агачка чебен кунганын да сизә. Минем авылга сәпсимгә кайткан чагым гына иде, берсендә әбиең ишегалдында җеннәре белән сугышты: көрәк-сәнәк очты, себерке сынды, утын әрдәнәсе ишелде, мин сиңайтим. Моңарчы ул мәшрикътә, мин мәгърибтә яшәгәч, аның бу тиклем дуамал икәнен күрмәгән идем, зерә курыктым. Ник кайттым дип үкенгән чакларым булды инде. Нишләтәсең, холык тау кебек, урыныннан күчми. Иртә белән безгә Рауза атлы катын килде. Әй җиңги моны элеп алды, селкеп салды, мин сиңайтим. Син, ди, төнә, ди, миңа кемне апкилмәкче идең, ди. Биш балалы ир белән чуалган фахишәгә Аллаһ бөтен юл-сукмакларны каплады, йортыма китермәде, ди. Озатканда, Рауза серне тиште үзе. Дускынае җиңгидән сөйдергеч бөтие ясаттырмакчы икән, әйдәле, минем белән иптәшкә бар, дигән. Әби синең белешең бит, дигән. Без, ди Рауза, иремнең бензаус машинасы белән Айтуганга киттек. Чалт аяз көн иде, кинәт кенә күктә болытлар укмашып, койды яңгыр, койды яңгыр, машина таеп чокырга төште дә батты, ди. Ирем трактор эзләп күрше авылга чапты, төн җитте ди. Өйдә имчәк балам каенанам белән иде, сабыем ач дип, елап беттем, ди. Мона син әйт, шыпиун кисәге, кем аларны күзәткән дә, кем җиңгигә җиткергән, ә?
Әгәр ул ике араны җайламаса, Миңсылу, җае чыккан саен, аның бәгырен кара яндырып чеметәчәк иде.
– Зинһар, гафу ит, апа җаным. Ачуланма инде, яме?
– Гел үзебезчә сөйләшәсең әле син, гөлкәем. Тач авыл кызы үзең. Бер генә дә ышпиун димәссең, – дип кеткелдәде каенсеңел.
– Авылныкы, билгеле, авылныкы. Син моннан соң миңа яратып «Абага» дип кенә эндәш, апа җаным.
– Абагамы, кукурузмы, син безнең иш түгел түлке!
Миңсылуны көйләве бик авыр иде шул. Ярар, чеметсә чеметер инде.
– Сөте азайды, апа җаным.
– Азаймады. Ят кул, шуңа качыра. Кая, кибән, кырыйгарак этел. – Каенсеңел
савытка сузылган гына иде, кәҗә башын болгап җиргә сикерде. Сөтнең яртысы түгелде.
– Сиңа монысы да күп әле, гөлкәем. Нәстә каттың? Селкен!
Урманда тилерткән ашкыну кайда икән? Тән чемер-чемер ойый... Карчыкның чик-тыюлары бөтен көчен суырды. Ул – абага. Ул яшеренеп кенә төнлә чәчәк
ата... Фәрит аңа юлыкмаска тиеш...
10
– Мәчетне саклагы-ы-ыз!
Кем шулай урман ярып кычкыра икән? Кем?
Карчык әле уңга, әле сулга борылды. Тирә-якта тып-тын. Калын дивар сыман дөньяны томалаган усаклардан да күз йөгертте. Яфраклар хәрәкәтсез иде. Тагын баягы тавыш йөрәген кисеп төште:
– Мәчетне саклагы-ы-ыз!
Ул кырмыска түмгәгенә иелде. «Бу газаплы иңрәү ияләре әллә сезме?» – диде. Ләкин адәмнәр сыман әрле-бирле чабышып, нужа куган бөҗәкләр аңа илтифат итмәде. Корыган чыбык-чабыкны кыштырдатып, аякка ана керпе ышкылды. Ул да телсез иде...
– Мәчетне саклагы-ы-ыз!
Йа Аллаһым, еллар аша Гамбәр үзе илерә, хәтер, күгәргән энәсе белән
чәнчеп, йөрәкне каната икән лә.
...Дүрт почмагыннан берьюлы ургылган ялкын телләре йорт белән каралты-
кураны бик тиз ялмады. Чиләк белән су сибеп учак кына сүндерәләр шул. Мәчет исә, әйтерсең, һавадан шырпы сызып ташладылар, өстән – манарадан янарга тотынды.
– Мәчетне саклагы-ы-ыз!
Ир-ат багор белән янган такта кисәкләрен читкә тартты, хатын-кыз туфрак сипте, һәм матча ишелгәч, бозлы сулыш өргәндәй, ут диварларга күчмәде. Төнге маҗарага нокта куеп, халык та таралды. Төтен исеннән аңгырайган хатын кайнар җиргә чүгәләде. Төн кисәк кенә караңгыланды, гүя күктәге йолдызларга хәтле ялкыннан өтелгән иде.
Ул Зәйтүнә әбиләрдә кунды. Иртән, такта сәкедән торыйм дисә, аяклары тыңламады. Карчык су эчергән иде, буыла-буыла косты.
– И килен, хасталандың мәллә? – Заретдин абзасының яшьлек мәхәббәте аңа килен дип эндәшә иде. – Филшер Дамирәне чакыртыйм, килен.
– Дога укып өшкер, әби, – диде Гамбәр. – Миңа ут зәхмәте тиде.
– И килен, минем гыйлемем сыек бит. Икебезнекен бизмәндә үлчәсәң – аккурат синең яктагы тәлинкә баса.
– Синдә Коръән бар, Зәйтүнә әби. Шушы изге китапны кулыма тотсам – хәлләнер идем.
– Шыпырт, килен! – Хуҗабикә ачылмалы тәрәзәне япты. – Сәвитләр ишетмәсен.
– Син Аллаһтан гына курык, Зәйтүнә әби.
– Дөрес ансы, килен. Әнинең Коръәне чормада, хәзер апкиләм.
Яшь иде Гамбәр, җегәрле иде, тиз савыкты. Янган нигезенә бармады, туры
кәнсәләргә китте. Ишек ачык, эчтә Сәмигулла белән Мирхәйдәр сөйләшә иде, хатын өйалды почмагына элгән чаршау артына кереп басты. Сәмигулла, өстәл төя-төя:
– Син, блач, минем юлыма бүрәнә тәгәрәтмә, – дип үкерсә, Мирхәйдәр аңардан да уздырып акырды:
– Эттән туган әнчек! Өрмә! Ни барына канәгать бул! Бакча сиңа, җәел- киңәй, ну түлке Заретдиннарның янган нигезенә тукмак борыныңны сузма!
– Сузсам – нишләтерсең, хәерче блач?!
– Кем ут төрткәнен ачыкламагаек, энем! Минем сакал белән шаярма, җәме? Малае Рәшит яңа йорт салыр тиздән. Закун Гамбәр катын ягында. Райунга жалу язса, Арсинычның әфтәрититен буйыйсыз бит, аңгыра!
– Жалу язарлыгы җук аның. Зәйтүнәләрдә үлеп ята, ди. Җен-пәриләре таяк белән ярып сөякләрен сындырган, ди. Син, блач, ишетмәдеңме?
– Тфү, аңгыра! Әкиятең белән кеше ышандыр тагы! Исән ул!
– Нәстә һаман әфсен-төфсенне яклыйсың, Мирхәйдәр абзый? Сине ничек адәм рисвае иткән иде ул катын.
– Гаеп үземдә иде. – Мирхәйдәрнең тавышы кысылды. – Гамбәр катын, авылда ир балалар күп туды, сөннәткә утырт дип, Вәлетдин картны котырта. Өстәгеләр моны белсә – баштан сыйпамас, мәйтәм. Сәвит илендә кыргый йолаларның тамырын корытырга, диләр, сез – блач, көрәшегез, диләр. Ансат кына уйлый абзыйлар. Заретдин катыны, зәһәр, бөтен халык алдында Вәлетдингә әйтә: «Мин күземне йомам, бабай, син бу сәвит ялчысының ыштанын төшереп тикшер, аның нәселе – иманлы булган, шаять атасы улын сөннәтле итеп үстергәндер», – ди.
– Ха-ха! Синнән егылып көлгәннәр икән, блач!
– Ыржайма, болай да аузың чалыш! – Мирхәйдәрнең тагын тавышы көрәйде. – Минем белән бозылышып, син чуртым да майтармассың! Авылда мин – закун!
– Закуныңны арт шәрәфеңә бөкләп тык!
Сәмигулла күтәрелеп-бәрелеп чыгып китте. Бу ызгышның ирексез шаһиты – Гамбәр янды-пеште, аңа оят, бик оят, ул ир-ат гайбәтен тыңларга тиеш түгел иде. Берүк кичер, Аллам! Әллә нишләде шул, котсыз гына үрмәкүч, пәрәвез сүз җебе үреп, тозагына эләктерде... Ул уңайсызланып кына бусагадан атлады. Сәвит Мирхәйдәрнең башы иелгән иде, аны күргәч, шунда ук турайды.
– Сине хаста дигәннәр ие, Заретдин катыны.
– Аллаһ ярдәме белән терелдем. – Гамбәр уртасы тишелгән иске агач
урындыкка төртелде. – Сиңа йомышым бар, Мирхәйдәр.
Авыл хуҗасы аны тыңлап бетермәде, шелтәләргә кереште:
– Бала-чагаң да җук бит, чыра яндырып төн-ката нишләдең, йә? Көндезләрен
такмаклап туялмаган догаңны ник төнгә дә калдырасың, йә?
– Дүрт нүешкә дүрт чыра кыстырмыйлар, Мирхәйдәр!
– Төрттеләр дисеңмени? Йә, күрдеңме? Кем иде, каһәр суккыры! Арт
сабагын укытам!
– Җәза бирүче берәү генә, Аллаһ кына. Без түгел.
– Тукта, тукта, Заретдин катыны! Блач кешесе, гүпчим дә авыл хуҗасы,
җинаятьчене хөкемгә тартырлык вәкаләткә ия!
– Әтәчләнмә, Мирхәйдәр. Син – көчсез, мескен җан. Синдә нәселегезнең
иман чылбыры өзелгән, оныкларыңның оныклары исем-атыңны телгә алырга чирканыр. Блач кибәнен биек өйдегез, вәләкин җир-күкләрне тоташтырган давыл аны тузгытып ташлар. Салам бөртегенә ябышып кайсыгыз котылыр икән?!
– Безнең корыч партия мәңгелеккә оешты, син – кунтыр катын, камунисларга кабер казыма! Лутчы йомышыңны әйт тә әллүр кантурдан. Калхуз сиңа яңа ызба төземәс, чөнки дә хөкүмәткә ярты көн бил бөкмәдең.
– Сездән кем ызба теләнгән ди, Мирхәйдәр?!
– Ансы синең улың бар, знамы, ул тергезер.
– Улымны да борчымам. Мин Заретдин нигезенә бүтән оя кормам. Анда
хәтәр ут, бик хәтәр ут калды... Берзаман ул дөрләп кабыныр. – Гамбәр үзалдына елмайды. Күңел алдан ук тантана итә кебек иде. Кичер инде, кичер, Кодрәтлем! – Гозерем бәләкәй генә: мәчетебез яртылаш янды. Ир-атка балта-пычкы тоттырып рәтләтәсе иде.
Мирхәйдәр, корчаңгы чире иярткәндәй, шатыр-шотыр беләген кашыды.
– Ну, сез катын-кыз, ну сез! Торыр җире җук, үзе мәчет, ди! Түлке картлар исеменнән ялынма, мин аларның әммәсе белән дә күрештем, без янган йортта намаз укымыйбыз, диләр.
– Алай икән. – Хатынның ирексездән күзе яшьләнде. – Алай икән, – диде ул, кабатлап. – Азансыз авыл – җансыз авыл.
– Динем-денем дип кешеләрне агулама, Заретдин катыны! Тирә-якларда мәчетләрне туздырып, мәктәпкәме, клубкамы бирделәр, бездә генә син башбаштакка түзәбез. Синең аркада партия кенәгәсеннән колак кагам хәзер. Үзеңне кайгырт лутчы. Дога белән генә тамагың туймас!
– Моннан ары мине мир ашатыр, – диде Гамбәр. – Бер телем ипи хакына өшкерермен. Сез мине ач-ялангач күрмәссез, иншә Аллаһ!
Җан авыруы озакка сузылды: хатын, терелдем дигәндә генә, сусыз-тәгамсез тагын ун көн сәкедә ятты. Кайчакта, җиңелчә генә һушыннан язганда, йомшак җил битеннән сыйпап аңына китерә иде. Гаҗәеп йомшак җил... Бу якларда исмәгән җил... Дала җиле... Кендек каны тамган карьясына әйдәкли... «Кайт илеңә, кайт, кызый!» Кемдер аның белән бәхәсләшә дә иде. Бәлки, үзедер! «Далада ул нибарысы орлык кына иде. Заретдиннар туфрагында исә шытып, тамыр ныгытты. Аны тукландырган бәрәкәтле ашлама – иман иде».
Әрнеде, билгеле, хатын, аның әрнүе әрем әчесеннән дә әчерәк иде. Тик ул Хөкемдарга үпкәләмәде. «Холкым өчен син мине җәзаладың инде, – диде. – Торагымны адәм кулы белән утка тапшырдың. Мин синнән разый. Җиһан – ызбам, күгең – түшәмем, җирең – идәнем, мин нинди бай, Кодрәтлем», – диде.
Саесканнар хәбәр белән очкан ахрысы, авылны ят күргән, авылны сагынмаган-юксынмаган Рәшит (ата каны!) Зәйтүнә әбиләргә килеп керде. Ишек катында чүлмәкне күтәреп кенә су эчте.
– Сусадым, – диде. – Һәр минутым исәптә, әйдә, тиз, әни! Гамбәр: «Кая?» – дип сорамады, болай да аңлашыла иде. – Сукбай хәлендә яшәмәссең бит инде, әни!
– Ирексезләмә, углым. Зәйтүнә әбиеңнең ызбасы иркен.
– Әни, авыл сине яратмый! Яраса, каф тавы артына сөрер иде. – Мин бер Илаһның гына яратуына мохтаҗ, углым.
– Йортны да кайсыдыр бәдбәхете яндырды!
– Углым, минем өчен хәсрәтләнмә. Үзеңнең савытың тулып ташкан, борчуың артык зур. Анаң белән киңәшсәң – бушаныр идең кана.
– Син миңа нинди киңәшче ди инде, әни-и! Сез бит тирестә генә казынган томана һәм надан авыл хатыннары!
– Ник син оныкны ирексезләп ташкалага бәйлисең, углым? Сандугачны читлектә ябып сайратмыйлар.
Кызарта-кызарта маңгаен уган (уй яндыра!) Рәшит, сәерсенеп:
– Кем әйтте? – диде. – Мин сиңа бу турыда сөйләмәдем. Уф, әни, кайчакта син бозлы су белән коендырасың. Мәрхүм әти дә синнән өркә иде. Әйе, мин оныгың Казанда төпләнер, дигән идем. Хәзер дәүләт белән галстуклы җитәкчеләр идарә
итә. Безнең Фәрит алардан киммени? Тырышса, айга менә егет!
– Аларның нигезе черек агачтан корылган, углым. Тиздән сынып уала... – Юкны лыгырдама инде, әни-и! Коммунистлар фиркасе – гранит таштан,
аны беркем дә ваталмый.
– Үзең алдансаң да, балаңны алдама, углым. Дөнҗаның көе бозылды. Сез
– адәмнәргә ни дә мәгълүм түгел, яхшы заманнарга өметләнмик тә. Фиркагез – бер ялган, ул җимерелеп яңа җәмгыять төзелгән тәкъдирдә, анысы да чеп-чи ялган. Җир өсте карак-угрылар, миһербансыз түрәләр, саран байлар, бетмәгән хәерчеләр, адәм каны агызган җәлладлар белән мыжлар. Син, углым, бер заманага да яраклашма, яраклашу – мескеннәр, куркаклар сыйфаты. Үзең булып яшә, углым!
– Ярар инде, телең белән чүп түкмә, әни. Җыенасыңмы?
– Җөдәтмә, углым. Ничек авылдан китим? Тамырымны куптарыпмы? Әгәр мине тапкан-баккан анам дисәң – әүвәлге-актыккы гозеремне үтә, мәчетнең өске ягына бүрәнә өстәтеп, түбәсен яптыр. Синдә анлык кына иман әсәре калгандыр, шаять, углым?
– Авыл советы рәисе Мирхәйдәр Гаделбәков та синнән зарлана, әни. Мәчет дип аның җанын кыйнама инде. Бабайлар анда йөрмибез, диләр икән.
– Йөрмәсеннәр! – Гамбәрнең йөрәк авазы җиһанны тетрәндерер иде. – Ул аягүрә килеш мәчет исемен күтәреп үлсен!!! Аягүрә килеш!
Рәшитнең тамырларында аның да каны ага, димәк, егет ясалма фиркаләрне хуплап, күпме генә бәхәсләшсә дә, иманын сатмаган иде. Улы мәчетне төзекләндереп, ишек-тәрәзәсенә аркылы-торкылы такталар кадаклаган иде. Гамбәр фаҗигадән соң беренче тапкыр шул тирәләрне урады. «Иман йорты» ятим иде инде, ятим иде... Хатын аның диварына яңагын тидереп, тыенкы гына елады да:
– Мин сине соңгы сулышыма кадәр ташламам, – диде.
Сәмигулла аларның биләмәсендә канат җәйгән, бульдозер белән йорт
нигезенең кисәү калдыкларын төрттерә иде, борынын мышкылдатып Гамбәр янына килеп басты һәм, пычрак кулын сузып:
– Күрешикме соң? – диде. – Тучны күрешмисең. Безнең ишеләрдән шакшы дип җирәнәсең, тучны. Гамбәр апа, сезнең урынга ызба салам. Мирхәйдәр синнән рөхсәт, ди. Без ике күрше тату гына яши идек, менәтерә, пужар нишләтте, ә, Гамбәр апа? Тучны чыраңнан ут капты бит, Гамбәр апа! Әле бит халык тәтелди, сиңа үч итеп төрткәннәр, имештер.
– Кемнәр, ди?
– Знамы Рәшитнең дошманнары! Урман өчен сугышалар икән.
Нәфрәт хатынның йөрәген сикертте. Әгәр бу бәндә бөҗәк булса – үкчәсе
белән сытар иде. Ике аяклы хәшәрәт шул. Аннары, җиңеләм дисәң, хәзер үк һөҗүмгә күч. Җиңәм дисәң – сабыр гына җаен көт...
Өченче тапкыр ул урынга ауды... Тагын билгесез чире куәтләнде. Кул-аяк, баш-муен, күз-колак аныкы түгел, чит-ят кешенеке иде. Бервакыт ул өн белән төш арасында, үзенә ике тамчы су кебек охшаган кыз баланы күрде. Кыз далада кылганнар белән куыша иде.
– Үлмә-ә-әс! Кайда син, Үлмәс?!
– Мин монда, Анам!
Хатын үзенең тавышыннан үзе куркып уянды. Җан сырхавы аның тәненә
дә күчте: ирене чабырды, күз кабагы шеште.
– Адәм заты синең шифаңа өметләнеп, көн саен капка төбенә өелә, – диде
хуҗабикә. – Бер ноктага текәлеп катма, килен, тор!
– Барысын да себерке белән ку, Зәйтүнә әби! Мин аларны күралмыйм!
Яшеннән-картыннан җаным бизде.
– Ай Аллам, Коръән белән гамәл кылган абыстай ла син. Акылыңа кил! Турымда
иртәдән бирле бер олан җылый. Көн дисәң – көн, төн дисәң – төн җыкламый, ди анасы. Аллаһ ризалыгы өчен шушы гөнаһсыз сабыйга ярдәм итче, килен.
– Мин духтыр түгел, бүлнискә барсыннар.
– Барганнар инде, барганнар. Җылавы басылмый гына ди.
– Авылда мине тиле, диләр. Тилеләр догасының файдасы шултиклем генә,
– дип киреләнде Гамбәр.
– Әй килен, әби гыйбрәтле риваять сөйли иде. Тыңлап бак. Үлән-чәчәк суга
тилмереп көйгәч, Сөләйман пәйгамбәр халыкны кырга – яңгыр теләргә алып чыга. И хикмәтнең хикмәте, бер кечтек кырмысканың гына догасы кабул була, килен.
Зәйтүнә карчык аны йомшартты.
– Керсен, – диде Гамбәр. Сабый гөнаһ тузанына буялмаган фирештә иде. Баласыннан уздырып анасы яшь койды.
– Апай, оланыгыз сау-сәламәт, тамагы ач, шуңа көйсез, диләр. Сөтем күп минем. Ник акыртасың дип ирем котыра, каенана оныкны җен алмаштырган, мич аралыгына яткызып талчыбык белән суктырыйк, ди.
– Авылыгыз белән тинтәкләр сез! – Белекче нарасыйны сәкегә салды. Сак кына биләүсәсен чиште. Чебеш хәтле генә малай аягын корсагына бөкли-бөкли илерде. Аның кендек ярасы да чиләнгән иде.
– Кич – кояш баеганчы килерсең, – диде Гамбәр. Зәйтүнә карчык исә өзгәләнде:
– И килен, нишләп бордың? Нишләп оланны имләмәдең? Әнкәсен жәлләр идең. Утлар сулый бит, наныем. Мәрхүмә ахирәтем Гөлҗамалның оныгы Сәрбиназ ие ул, үземнекен кайгыртканны яратмассыз дип кенә әйтмәгән ием, килен.
– Әбекәем-бәгърем, әллә син мине бүген генә айдан төшкән дип белдеңме? Ахирәтең әле ике туганың да кана! Әйдә, булыш! Миңа әчеткән колмак чүпрәсе кирәк.
– Хәзер, килен, хәзер.
– Син камыр изеп, кабартырга кояшка куй. Мин мунча булдырам. Карчык аңа шикләнеп карап алды.
– Нишләмәктә уең, килен?
– Һәрхәлдә әпәй пешермибез, Зәйтүнә әби.
– Кабартмамы, килен?
Хатын йорты янганнан бирле тәүге тапкыр елмайды. Димәк, әкрен генә
нәфрәт-ачу йотыла... Бары тик рәнҗү генә кимеми. – Ашау турында уйламыйк әле без, әбекәем. Пырдымсыз хуҗабикә әледән-әле:
– Ничекләр сабыйны терелтерсең икән, килен? – дигәч, Гамбәр, аның шиген тагын да арттырып:
– Малай чирләми, ул таза-сау, – диде. – Тәне шакшы.
– Әстәгыфирулла! Сәрбиназым зерә уңган минем, көн саен су җылытып коендыра. Белдекле булып кыйланасың гына икән, килен! Алдауда икән эшең. Туктаусыз «без-без» безелдәгән карчык аны алҗыта иде. Гамбәр үз җае белән яшәгән көннәрен сагынды. Йорт-җирсез калулар аңа көтелмәгән кыенлык китерде: ул чит кешенең көенә басарга мәҗбүр иде. Ирек тәмен тоеп,
җил белән ярышып үскән дала кызы беркемгә дә яраклашмас иде.
Баласын елата-елата, яшь хатын килгәндә, камыр чыпырдап әчегән иде.
Гамбәр сабыйны чүпрәгеннән арындырып, аркасына әйләндерде:
– Сеңлем, әүвәле тәненә күкрәк сөтеңне тамызып, бармак очы белән
ышкып кара.
– Әннекәем! – Сәрбиназ чырыйлап кычкырды. – Нәстә бу, белекче апай?! – Балаңның тиресе астында каты төк. Дуңгыз төге, салсаң-куйсаң – кадый.
Шуңа балаң елак, – диде Гамбәр һәм, авызын ачып шаккаткан Зәйтүнә карчыкка төбәп: – Миңа дәшмәгез! Хәзер мин аны дога укып камыр белән сылыйм. Чүпрәккә чорнагач, син – сеңлем, бер-ике сәгать кулыңда йөртерсең. Иншә Аллаһ, төкләр кубар. Соңынтын мунчада юындырырбыз, кендеген канлы үлән суы белән киптерербез, – диде.
Икенче көнне туганының хәлен белергә ашыккан карчык сөенче алды:
– Олан төне буе изрәп йоклаган. И килен, үзеңә рәхмәтләр яусын. Каенанасы да шатланган. Сине ничек бәхилләтик, диләр. Абзар тулы мал-туарлары, яшь
бәрән чалып бирербез, ди кияү. Гамбәр:
– Хакым – ярты телем әпәй, шуннан артыгы миңа хәрам. Мин Аллаһ ризалыгы өчен дәваладым, – диде.
– Кодагый рәхмәтемне үз авызым белән әйтер идем, ди.
– Әйтмәсен! Ул рәхмәттә ихласлык җук! Бәндәгә нинди генә изгелек кылсам да, мине сөймәстер. Чөнки мин – үзгә оя кошы...
– Шулайрак шул, килен, – дип уфтанды хуҗабикә. – Өч хатын очрашса, телләрендә – син. Шуңа мәллә күңелең гел күңелсезләр күлмәге кигән, килен. – Мин бәндәнең яратуына мохтаҗ түгел. Табынган затым – Кодрәт иясенең
ачуына юлыктырмасын язмыш!
...«Мәчетне саклагы-ы-ыз!» Еллар катламыннан саркыган кайтаваз тынган иде.
«Үткәнемдә ник һаман чокынам икән? – диде ул. – Туксан казыгымның берсе дә селкенми, мин аны нык итеп кактым ласа!» Карчык, мытыр-мытыр сөйләнеп, юлын дәвам итте. Соңгы вакытта утарга килүләр сирәгәйде. Яшь чагында тиен кебек өч кенә сикергән ара озыная ахрысы. Ә гомер чакрымнары кыскарган саен кыскара...
Утар капкасы бикләнмәгән иде. Кортка, йокымсыраган сакчы егетне уятмас өчен, галушын шудырып атламаска тырышты. Аңа атап Рәшит салдырган агач өйдә аны көтәләр, кисәү кебек кап-кара ир-ат, тәрәзәдән күргәндер, ишек төбендә тора иде.
– Ни хәл, Сәмүш? Мә, берсәк күчтәнәч. – Гамбәр карчык «кисәү»нең учына конфет сонды. – Суыр, аузың тәмләнер.
– Рәхмәт, Гамбәр апа. Ашау-эчүгә аптыратмый Фәрит. Миңа ризык ташыма. – Үзем белермен, җәме? Мин сиңа чик сыздым, кат-кат кисәтәм, шуннан
узма, Сәмүш!
– Җу-ук, Гамбәр апа, ничә ел биктә бит мин. Төнлә генә чыккалыйм,
эшчеләр таралгач кына, һава сулыйм. Монда Фәрит төзетә дә төзетә. Җегет уңган, Гамбәр апа. Көн оз-ын, Гамбәр апа. Күңелсез кайчакта. Син минем мәрхүм кызым... – «Кисәү» шыңшымакчы иде, карчык таягы белән селтәнде:
– Шым бул!
– ...кызым рухына дога кыласыңмы инде, Гамбәр апа-а?..
Кортка җавап бирмәде. Ызба адәм исеннән пырныган, тынга авыр иде. Ул,
иелеп галушын кигәч:
– Онык белән күрешәм, аңа сүзем бар, хуш иттек, Сәмүш, – диде.

11
...Гөлҗиһан, төчкерә-төчкерә, чуен казандагы тузанлы солыны кәндигә тутырды. Бу аллергиясе җитмәде тагы!
– Өч тапкыр су белән чайкатып түк, – дип баш очында кагынган Миңсылуга:
– Фу, мондый катнашма укшытмас микән соң? – диде. – Бәлки, әбигә эчте диярсең, апа бәгърем.
– Җитезрәк кыймылда, ташбака! Эчәрсең, нибуч! Газ балуны кечкенә, расхутланмыйк, сад-бакчада кайнат төнәтмәне.
Кирпечтән өеп, учак ягар өчен уентык ясалган һәм өстенә казан утыртылган җәйге мичләрне авыл халкы ызбасын корым-көлдән саклар өчен куллана иде. Гөлҗиһаннарда да бар иде ул. Әтисе шунда поши аягы өтә, һәм аның исе күрше урамнарга хәтле тарала иде. Хайван каргышы аны тиз тотты: үзе дә утта янган әнә...
Миңсылу уентыкка чыбык-чабык тутыргач, шырпы сызды.
– Боламыгыңны куертма, гел бута да бута. Кайнагач бик суытма, җылымса килеш эч. Бу сыеклык бөер хастасыннан, ди җиңги. Коссаң – үзеңә үпкәлә. Мин мәлгунь кәҗәне тышаулыйм әле.
Әтисе, утта янган әтисе... Балага җаһил ата да якын. Әгәр ул исән булса, Гөлҗиһан аңардан йөз чөерер иде микән? Бәлки, олыгая-олыгая, Сәмигулла ата тәүбә итәр һәм егерме-утыз адымдагы мәчеткә йөрер, намазга басар, бәлки, малга хирыслыгы да бетәр иде. Башкаладагы туган акча белән бергә аларга хәсрәт тә китереп аударды...
...Күршеләрнең нигезендә көле дә тузгып өлгермәде, әтисе, чүп-чарларны эттереп, яңа йортка урын әзерләргә кереште. Аның мәчеткә эче поша иде. Әлеге мәсьәләдә алар авыл советы рәисе белән эләгешеп тә алдылар.
– Матри, аңа тимә, – диде Мирхәйдәр абзый.
– Нәстә дисең, блач?
– Бәбәгеңне акайтма, тоз күз! Ни ишетсәң – шул. Мәчет сиңа мишәйтләми,
ул агачлар артында ук.
– Вәт сатлык сәвит хуҗасы! Әллә тиле катын өстеңә әфсен укып өрдеме?
Кара, ничек бытылдый! Ә-ә, син бит әле мәэзин нәселе белән туганлашкан адәм! Урындыгыңнан очыртам, ала карга!
– Очсам да, ерак очмам! Баш түбәңә кунып, тавык миеңне чукырмын, кабан дуңгызы! Заретдин катыны – сыйнфый дошман, мин – камунис, нишләп аңардан әфсенләтим, ди. Аны биш чакрым урап үтүең хәерле. Кабат кисәтәм, Сәмигулла энем, мәчеткә кагылма! Үз хуты белән чересен шунда. Без, сезнең нәсел сымак, иманын көмешкәгә кушып чөмермәгән, бездә вөҗдан дигән нәстә исән әле. Мона мин төбенә төшеп казынсам – сине «төрмә чыпчыгы» итеп очыртам да! Гамбәр ызбасына син «кызыл әтәч» җибәрмәдең микән?
Атасының мыек очы да селкенмәде. Ул, ишегалдында агач тукмак белән тавыкларга бәрәңге изгән Гөлҗиһанны җилтерәтеп торгызып:
– Мона кыз, блач! Аның белән ант итәм, ул төндә мин урманда идем, – диде.
Икәү якалашсалар да, әтисе белән Мирхәйдәр абзый бер табактан «ашады»: бай туганның акчасы төлке белән бүрене дә дуслаштырыр иде. Туган дигәннән, ул үзе авылда, гомумән, күренмәде. Кара костюмлы, галстуклы әзмәверләр дә төзелеш тирәсендә буталмады, ә менә кабак йоткандай түгәрәк корсаклы абзый еш килә, һәм аны һәрвакыт Мирхәйдәр абзый озатып йөри иде. Әтисе мактанды:
– Чикритар үзе миңа ызба төзешә, – диде. Кайчакта мактану сүгенү белән «бизәлде»: – Арчинычның памушниклары капчык тутырук биргән акча белән капкорсак чикритар командуат итә икән. Бугазлыйм ул этне! Акчага мин хуҗа!
Андый чакта авыл советы рәисе Сәмигулланы бик тиз «суыта» иде:
– Райунның камунислар башлыгына янасаң, авылдан сөрерләр. Ул – намуслы иптәш. Башта ук синең белән килешмәдекмени, миңгерәү?! Сиңа энәдән-җептән ызбасын, каралты-курасын салабыз. Ат, сыер һәм үзең ише аңгыра сарыклар белән шыплап абзарыңны тутырабыз. Берочтан елга аша күпер җәябез, калхуз фермасының түбәсен ябабыз. Так ышты, халыкка да туганыңның игелеге тисен, энем.
Нарат бүрәнәләрне Алташ урманыннан ташыдылар. Ялланган унбиш чуваш ирләре кара төнгә кадәр эшләде. Атасы барыбер риза түгел иде.
– Пәтичтинный гына төзеттерәләр, хайваннар! Урлыйлар, хайваннар. Акай күз чикритар акчамны җонлады. Арчинычка серне тишсәм – ыштанына кәкәй иттерә, кайтсын гына, энекәш.
Осталар йорт-җирне әкияттәге кебек күз ачып йомган арада «аякка бастырды». Авыл гөжләде. Иртән берәүнең тешсез авызыннан сызгырган сүзе, гайбәткә чорнала-чорнала, йомгак кадәр зурая иде. «Сәмигулла элгәреге байларның урманда күмгән алтын-көмешенә юлыккан», имеш. «Сәмигулла бандитлар белән банк талаган да, азактан барсын да атып үтереп, акчасын урлаган», имеш. И беркатлы халыкның беркатлы әкиятләре! «Ил аузына иләк каплап булмый», – диде әнисе, ул су сипмичә шиңгән гөл сыман көннән-көн сула иде.
Берсендә кызның үтереп теше сызлады. Салкын һавада басылыр дип, алар әнисе белән ишегалдына чыктылар. Күктәге йолдызлардан нур чәчелгән айлы төн иде... Баскычка чүгәләгән аналы-кызлы шымайды: якында гына кемдер
үксеп-үксеп елый, әмма нур белән тишкәләнгән кара пәрдә эчендә ул ачык кына күренми иде.
– Ярабби, фирештә җылый ахры? Атаң бер гөнаһсыз кешенең нигезен тузгытты бит, – дип сыкранды әнисе.
– Әнә-ә! – Куркуыннан тешенең сызлавын да оныткан кыз анасына елышты. – Әнә-ә, селкенә! Карак, әни, карак! Әтине уятыйк!
Гәүдәсен яртылаш бөгеп, бакча артыннан гына китеп барган шәүләне әнисе таныды:
– Шаулама, Гамбәр апаң бу, кызым. Ярабби, аның сызлануларын миңа күчер! Атаң бигрәк каты бәгырьле, урам яктан юлны япты, арттан гына качып килә, бахырым.
– Ник безнең әти шултиклем комсыз икән, әни?
– Эчендә оялаган шайтаны туймый, кызым.
Төзелеш эшләре төгәлләнгәч, кунак төшерү хәстәре башланды. Район хуҗасы
артык вакчыл идеме, әллә, чынлап та, капчыктагы акча күзен кыздырдымы, табак-савыт, урын-җир тикшерелде. Борыны кителгән ямаулы чәйнек, ямьшәйгән калай тәлинкә, каралган алюмин кашык, кыршылган иске кәстрүл, әнисе корама тышлык белән сырган юрган, каз мамыгы тутырып күперткән мендәр, юа-юа күгәргән шадра сөлге, диварга кадакланган чигүле тукымалар Сәмигулла йортына яраксыз дип табылды. Үзәк кибетеннән алмашка яңаларын китерделәр. Тик нигезгә бәрәкәт кенә кайтмады. Кунак көткән көнне, иртән, морҗа ярылды. Атасы мич остасы Фарукны кыйнап имгәтә иде, Мирхәйдәр абзый үзе менеп «ямады». Барысы да рәтләнгән, барысы да тәртиптә кебек иде. Хуҗага тегәрҗепләре дә төйнәлмәгән (күрше авылның чуваш Микулае текте) күлмәк-чалбар, әнисенә кара итәк белән чуар кофта (муены капланган озын күлмәк совет модасы түгел, янәсе) кигезеп, икесен янәшә капка төбендәге эскәмиягә утырттылар. Кырыйга чәченә ак бант таккан «күбәләк» Гөлҗиһанны бастырдылар. «Примир симия члиннары» тамашага әзер иде. Аю биетәләрмени, урамда сабан туе хәтле халык җыелды. Район башлыгы атасына һаман акыл өйрәтте:
– Үзеңне әдәпле тот, Насыйров! Хөкүмәт кешесе белән иптәш Радий Арсеньевич дип сөйләш! Энекәш дип аңа ябышма! Табында авызыңны чапылдатып ашама. Ризыкны кызлар тәлинкәңә салгач кына чәнечкеңне ал!
– Чикритар ибдәш, камунислар патшасымы әле син, бырат? – Атасы юешләнгән борынын лышкылдатып күлмәк җиңенә сөртте. – Сәнеске телгә кадала минем, анагызны... Агач кашык куегыз миңа. Төкерәм мин сезнең култур-мултурыгызга, анагызны...
Мирхәйдәр абзый аның маңгаена чиртте:
– Иптәш чикритар белән ыспурлашма, дуңгыз!
– Ух, сүгенмәгәч, эчкә кату чыкты. – Сәмигулла муенын кыйшайтты да таш
сын кебек утырган хатынына тезе белән төртте: – Әй, син, куфтылы марҗа! Боларга иреңне яклап нидер әйтер иең, хет! Җәки, кызым син? Мәптектә бишкә генә укыйсың, синдә Лилин акылы бар. Ызба, сарай, келәт, мунча, әбрәкәй күпмегә төште икән, чутларсың, кызым. Туганымның акчасын блач күселәре кимерсә, энекәштән, әй ибдәш Арчинычтан арт саннарын каезлатам, тучны!
Ата кеше аек вакытында түрә-мазар янында койрыгын кыса иде. Кыз сизенде: көмешкә лыкынган... Әнә, ике бит алмасы кып-кызыл... Исерсә – борыны да сулана... Көтә-көтә күзләр күгәргәч кенә, тал чыбыгыннан үрелгән басу капкасы өстендә тузан болыты күтәрелде. Дүрт машина выжылдап алар урамына керде.
– Киләләр, киләләр!
«Беренче» салынган җилкәсен турайтты, Мирхәйдәр абзый исә өчәр-өчәр оешып тәмәке көйрәткән агай-энене читкә куды:
– Чигенегез, чиген! Мәскәүлеләр – кырутуй халык, таптатмасын.
Чабыш атлары сыман елкылдаган күгелҗем машиналардан кайсы фотоаппарат, кайсы камера тоткан кунаклар коелды. Мәлҗерәгән атасын
култыклап торгыздылар. Ул:
– Ибдәш, ибдәш энекәш! Чукынмыш, Арчиныч ибдәш, – дип тәтелдәп,
төркемгә каршы атлаганда сөрлекте. Мирхәйдәр абзыйның беләгенә ябышмаса, маңгае белән җирне «сөзә» иде. Ак күлмәкле, кара галстуклы озын ир-егет:
– Здрасте? – дип исәнләшкәч: – Кто у нас тут хозяин? – диде.
– Вот он сам! – Авыл хуҗасы әтисен беләгеннән «бушатты» да, уфтанып кына: – Извиняйте, Радий Арсиныч, у хужаена жар путнялся была, уж бульно бальнуй, прастудилися, – диде. Озын буй:
– Я не Радий Арсеньевич, к сожалению. Я его помощник. Шеф не смог приехать в родные места предков, а эти ребята – журналисты, из центральных газет, – дигәч, «беренче» күрешергә дип сузган кулын кире кесәсенә тыкты. Хәер, аңа игътибар итүче дә булмады. Журналистлар «О, экзотика!» диешеп, фотоаппарат чертләтте, камерасын «өч аяк»ка бастырган сакаллы ир җил селкеткән яфрак сыман калтыранган Сәмигуллага сорау биреп маташкан иде, Мирхәйдәр абзый:
– Уж бульно бальнуй хужаин, жар, вот дучкасы гаварит была, – дип, исерекне култыклап күздән үк югалды. Гөлҗиһан урысча әйбәт кенә сукалый иде, каушамады, бер күзле «өч аяк»ка чатнатып үзләренең гаиләсе турында сөйләде. Әтисе – «оста сунарчы», әнисе – «оста тегүче», янәсе. «Радий Арсеньевич нәсел-ыруы белән горурлана ала, без аңа лаек туганнар, без беркайчан да аның йөзен кызартмабыз», янәсе.
Кунаклар әрсез халык икән, хуҗалыкны айкагач, табындагы сый-нигъмәтләрне «урдылар» да, машиналарына төялешеп, Мәскәүләренә сыптырдылар. Бөтенесе дә төштә кебек кенә иде. Әнисе тиз-тиз «марҗа киемнәре»н салып, юа-юа бизәге уңган күлмәген киде, биленә алъяпкыч буды һәм, иркен сулап:
– Раббем, тагын нинди сынаулар белән сынарсың икән, – диде.
Әлеге «уен»да тагын икәү – район хуҗасы белән рәис Мирхәйдәр сыналды. Көрәк белән тау хәтле акча көрәрбез дип хыялланган абзыйлар ярык тагарак янында калган иде. Аларның сарай кырыенда ничек уфырганнарын кыз үз колагы белән ишетте:
– Өметләр акланмады, Гатиятов. Безгә Мәскәү баеннан шымытыр! Адәм көлкесе, бездән дә наив кеше юк! Разве андый очындыклар бер мескен авылга кайта ди.
– Нишләп кире уйлады икән, Гата Садыйкович?
– Үзеннән белеш, Гатиятов! Ярдәмчесе, көнен-сәгатен күрсәтеп, ике
тапкыр телеграмма сукты. Без монда зурдан кубып җыендык. Хуш, өстим дигән акчасын җибәрсен иде.
– Бәрәч, Гата Садыйкович, күпер белән фирмыга сәмән калмадымыни?! – Тиененә кадәр шушы кара мужикның хуҗалыгы суырды. Үтүт акча,
Гатиятов!
– Мин тагы... Авылга файдасы булыр дип тагы...
– Зарары күбрәк булды, Гатиятов. Казанга – обком тирәсенә урнаштырмасмы
дигән хыял да пыштик хәзер. Шушы хәерче районда мүкләнербез ахрысы. Менә сарайдан дүртаякланып ярым айнык әтисе чыкты.
– Акча капчыгы кайда, анагызны, – дип сүгенгән иде, секретарь Мирхәдәр
абзыйга:
– Син бу имгәктән адәм әвәләп чиләнмә, Гатиятов, эттән – эт, беттән бет туа, тфү, – диде һәм дык иттереп әтисенең арт чүмеченә типте.
Айтуганны гөрләткән шау-шу тынды. Әкияттәге төсле өч мәртәбә бармак шартлатып баеган Сәмигулла «примир симия» хуҗасы исемлегеннән тиз сызылды, ул, элеккеге гадәтен куып, киек-җанвар аулады, аты-юлы белән өйдәгеләрне сүкте. Бай туганына да тел чыбыркысы белән «кизәнде»:
– Ызбулыч син, ибдәш Радий Арчиныч! Чикритар мине акыртып талады. Син, ызбулыч малай, ник капчыкны минем үземә тоттырмадың? Ике көпшәле мылтык кирәк ие миңа, заразы ибдәш Арчиныч. Синең туганлыгыңнан ни файда?!
Кызның тормышында мондый кичерешләр бүтән кабатланмаска тиеш кебек иде. Кабатланды, тик ул әүвәлгесеннән көчлерәк, чөнки олылар уйнап туйгач онытылган уенга охшамаган, монысы – йөрәк белән бәйле иде.
Беркөнне урманда хаста әнкәсенә кара бөрлегән чүпләгәндә, аның башына имән күркәсе «яуды». Авырттырмады, алар әле йомшак иде.
– Кех-кех, – диде «имән», көлеп. – Кех-кех...
Гөлҗиһан аптырады: агачлар да җанлы микәнни? Һи, яшеллек дәрьясында «йөзеп» үскән кыз мондый әкиятләргә ышанамыни инде!
– Кайсыгыз шаяра анда? – диде ул, җитди генә.
– Мин! – диде тавыш һәм тиен төсле аска сикерде. Менә ичмасам бусы чып-чын
әкият иде! Аның каршында сурайган малай авылныкы түгел, аның киенүләренә хәтле мәзәк: кыска җиңле шакмаклы күлмәген кыска балаклы ыштан бөрмәсенә кыстырган. Мөгаен, ул аның яшьтәшедер, буй озынлыгы икесенең дә бер чама иде.
– Мин – урман егете! – диде малай. – Ә син кем?
– Урман кызы! – Гөлҗиһан да тапкыр иде. – Нишлисең минем биләмәмдә, малай – күгәргән калай?
– Син дә минем аймакта нишлисең, кыз – эрегән тоз?
– Кара бөрлегән җыям!
– Һи, иренең каралса – үзем генә үбәрмен, урман кызы!
– Кит, затсыз! – диде Гөлҗиһан, тырысы белән малайга селтәнеп. – Әнә,
керпене үп!
Җәйге айларда авыл урамнарында телгән чыра төсле ак чырайлы ябык шәһәр
малайлары чабыша, ә көзгә табан алар, әби-бабайларының сөт-каймагы белән сыйланып, тазарып-матурая иде. Урманда очраган малай шул арык җаннарның берсе дип уйлады кыз. Зәйтүнә әби үлгәч, әнисе мәет өстенә барган иде:
– Әй Гамбәр ападан оялдым да соң, кызым, – диде ул. – Атаң бигрәк йөзебезне каралтты. Кыз-катынны рәнҗетеп төзелгән ызбаның ни рәхәте дә, ни җылысы.
– Үзеңне табалама инде, әни. Сиңа борчылырга ярамый.
– Мәет җирләгәч, шыр ялгызы күңелсезләнер инде, дисәм, Гамбәр апага җәйлеккә оныгын кайтарганнар икән. Миңа кырылмады үзе. Ачылмады да инде, артымнан гына: «Йөрәгеңнең сүрүе нечкәргән», – дип кенә әйтеп калды.
Әнисенең моңсу тавышы кызны боектырмады. Аның гомер сәгате соңгы минутларын санаганын каян белсен ди ул! Үз хәсрәте көчле иде шул. Моннан ары аңа урман егете белән сукмак кисештермәскә кирәк! Кичә башыңа имән күркәсе яудырсалар, бүген таш белән орырлар! Ул малай, һичшиксез, әбисен йорт-җиреннән сөргән адәмнең кызын дошман күрәчәк!
Кыз юлын үзгәртте. Әрсез кара бөрлегән урманның һәр тарафында үсә иде. Әмма тырысына ике бөртек җимеш салып өлгермәде, абага яфрагы астында яши диярсең, алдында хәерсез малай калыкты.
– Әһә, син рөхсәтсез-нисез генә минем байлыгымны урлыйсыңмы?
– Әй, мактанчык! Син кем соң ул хәтле! – Гөлҗиһан җавап тапса да, каушады һәм тырыстагы бөрлегәннәрне берәм-берәм авызына «озатты».
– Мин – хуҗа!
– Һе, кичә генә әле урман егете иде берәү!
– Шул егет хуҗа дип бел!
– Син дә шуны бел: без – тигез, чөнки мин – урман кызы!
Малай шытырдатып абага яфрагы өзде.
– Әйдә, алайса сиңа таныклык язабыз?
– Абау, нинди таныклык!
– Урман кызы икәнеңне дәлилләгән документ! Йә, исемең ничек?
Исем дигәч, Гөлҗиһан иренен бөрештерде. Мөгаен, Гамбәр апа оныгына
дошманнарын исемләп атагандыр.
– Урман кызы, дидем ич!
– Ансы кушамат аның! Чын атың кем? Минеке – Фәрит.
Авылда ул бердәнбер Гөлҗиһан иде. Әкрен генә:
– Оныттым, – диде.
Малай башта көлде, аннары, бармагы белән чигәсен боргычлап:
– Син тегеләйме? – диде. – Акылга сай мәллә?
Мондый мыскыллау уку алдынгысының «мин-минлеге»нә тиде.
– Мин акыллы, мәктәптә гел бишлегә генә укыйм! – дип чәрелдәде кыз. –
Исемем дә... Гөлҗиһан әле минем!
Юк, давыл агач-куакларны төбе-тамыры белән йолкып аудармады: малай
тыныч, бик тыныч иде.
– Син чукрак мәллә? Мин – Гөлҗиһан, диләр.
Фәрит, абага яфрагын чыбык белән тишкәли-тишкәли:
– Эһе, яздым, – диде. – Син – Гөлҗиһан.
– Әти – Сәмигулла!
Бу исемне өстәгәч, һичшиксез, малайның сырт йоны кабарачак иде. Юк,
ул һаман тыныч кына:
– Әтиең – Сәмигулла. Яздым, – диде. – Мә, таныклыгың әзер!
Кыз яфракны дүрткә бөкләп кесәсенә салды. Әгәр бу мизгелдә күктән дөбер-
дөбер таш коелса – ул аларны берәм-берәм яңа танышына тондырып, ачуын кузгатыр, чөнки «урман егете» асылда сабыр түгел, малай махсус Гөлҗиһанның нервысында уйный иде. Нигә ике арада дошманлык уты үрләтергә тырышты соң кыз, нигә? Моның сәбәбе шул гына: беренче күргән мәлдә үк ул Фәритне үз итте. Үз итү генәме икән әле! Йөрәк әле генә бөредән ачылган зәгыйфь яфрак шикелле леперди, Гөлҗиһан гашыйк иде... Мәгәр малай әбисенә була үчләшсә – бала күңелендә бөтерелгән хис өермәсе бик тиз басылыр иде. Беркөнне әнисе аңа:
– Кызым, кара бөрлегәннән туйдым, син урманда йөрмәле, өйдә эш күп. Мин сине иркәләбрәк үстердем ахры, аш-суга өйрәнер идең, – диде. – Хәлем хәл, балам, дөнья көтүләре сиңа калса, нишләрсең? Кычкырып ачтан үләсез бит. Атаң ау дия-дия акылдан шаша, аңа ни йорт, ни урман – барыбер.
«Урманда йөрмәле...» Анасының тел төбе аңлашыла, бичара: «Гамбәр оныгына илекмә!» – дип кисәтә иде. Авыл сукырмыни! Күргәннәр...
– Әни!
– Кызым! Мине иртәрәк кабергә озатмыйм дисәң, урманда чуалма!
Хуш, урман егете! Хуш, беренче гөнаһсыз мәхәббәт! Кесәдәге абага яфрагы
чиләнеп каралды. Сулышы белән өреп киптерәсе дә китап битенә кыстырасы иде... Истәлеккә... Сыйныфташ кызлары бәхетле, аларның әтиләрен канэчкеч дип хурламыйлар. Берсендә аучы Сәмигулла ат арбасында поши алып кайтты. Хайванның бот сөяге яраланган иде.
– Хәйләкәр, заразы, оланын ышыклар өчен җүри минем каршымда боргалана. Күз алдап шылмакчы иде, шалт моңа утлы ядрә белән! Абзаңнан ычкынырсың, заразы! – дип, тиңсез батырлык эшләгәндәй мактангач, пошины абзарга япты. – Сез, матри, кыз-катын сәләмәсе, моңа күбенгәнче әпәй ашатыгыз! Көзгә симертеп суям. Тәненә ит кундырмасагыз, җиде кат тирегезне туныйм!
Көчләп әсирлеккә төшерелгән тоткын исә ипи телемнәрен иснәп тә карамады.
– И, аңарда бала хәсрәте шу-ул, – диде әнкәсе. – Атаң, дим, җаһил, никләр аны сабыеннан аерган икә-ән!
Кызның күзе яшьләнде, ана поши да Гөлҗиһанга кушылып елый, озын керфекләрендә эре-эре тамчылар җемелди иде. Киек-җанварларның ни-нәрсә белән тукланганын ишетә иде ул: мәсәлән, поши халкы агач кайрысы кимерә. Урманга берникадәр зарар китерсәләр дә, алар өчен бу иң тәмле, иң сусыл тәгам иде. Кыз, көндез әнисе черем иткәндә, якын урманга йөгерде. Пычак белән элпә кайрысы телгәләп маташканда, кемдер сызгырды:
– Фью, фью!
Аны кош дип уйлаган Гөлҗиһан чаш-чош агач тунавын белде.
– Чур, тоттым!
Кош дигәнең адәм теле белән сөйләшә башлагач, кыз пычак белән әз генә
 бармагын кисмәде...
12
...Карчык аягын чирәмгә сузды. Ул мондагы тормышка битараф иде. Югыйсә утар нәсел малы, нәсел байлыгы иде. Үпкәләде утарга Гамбәр. Аны хәтта җанлы итеп күралмады. Әүвәл бу почмак аның хәләл ирен урлады, аннан соң улы Рәшитне каптырды. Кыскасы, ни мәкерле көндәш тә таркатырга базмаган гаиләне пыран-заран туздырды. Оныгы да ата-бабасы кебек утар дип шашына. Тик, Ходайның рәхмәте, монысы ни кырыс Заретдин, ни йомык Рәшит түгел, монысы белән «ботка пешә», Зур әни дип өзгәләнгән онык, мөгаен, Аллаһның соңгы бүләге иде. Шөкер, бу бала белән очрашу сәгатьләрен сабыр гына көткән ана морадына иреште. Кояшлы матур иртә иде, Рәшит җил капканы ике кеше сыярлык итеп киң ачып керде:
– Әни, менә сиңа малай, – диде. – Җәйге каникулда Зур әнидә яшим, ди. Онык дип һаман колак итемне ашый идең, тәрбиялә, әйдә!
Малай күптән малай күлмәгенә сыймый, озакламый борын астына мыек төртерлек үсмер иде, Гамбәр аны яратып кочаклады һәм шунда ук гаҗәеп җылы тойды. Шулай булмый ни, ялварып-ялварып сораган Аллаһ бүләге ләса! Аларның серләренә хәтле килеште.
– Зур әни, миңа шәһәрдә күңелсез, – диде онык. – Минем әти белән утарда торасым килә, ә ул, мәктәпне тәмамлагач, институтта укыйсың, диплом алгач, берәр оешмада тәҗрибә туплыйсың, ди. Син түрә өчен яратылган, ди.
– Әнкәң ни ди соң, бәбкәчем?
– Әни безнең белән яшәми, Зур әни. Ул сөяркәсе дядя Коля белән Кырымга китте. – Шулаймыни? Ай-яй, әтиеңә авыр икән. Син хәзер аның бердәнбер терәге,
бәбкәчем.
– Мин икегезгә дә терәк булам, Зур әни!
Бишектәге бишкә төрләнә, диләр. Гамбәр, билгеле, башта сагайды. Иркә
шәһәр гөле, бәрәкәтле туфракка күчерсәң дә, тамырланмас, диде. И кодрәтле Зат! Адәм баласының тәне белән җаныннан гайре уй-ниятенә дә син хуҗа. 63
Су эзен тапса – таш-кыя аша аккан кебек, колларың да, син «әйе» дисәң, мең киртәне сикереп, үз максатына якыная.
– Әни, Фәритне утардан биздер, – диде Рәшит, саубуллашканда.
– Нишләп, углым?
– Йөз кат тукыдым бит инде, әни! Бүген түрәләр заманы! Мин улымнан
урман шүрәлесе ясамыйм!
– И углым, бу дәүләтеңне кем өчен төзедең алайса?
– Әти мирасы ул. Берәр байга сатармын соңрак.
– Оныкның хуҗасы – Аллаһы Тәгалә, углым.
– Йә, әни, синең белән рәтле сүз сөйләшәм димә, туры таякны бөгеп кенә
кәкрәйтәсең. – Рәшит кәһ-кәһ йөткерде.
– Күкрәгеңне тикшерт, үпкәңдә кара тап бар, углым, – дигәч, ир тагын
ачуланды:
– Син бозык рентген аппараты төсле, дөрес күрсәтмисең, мин таза-сау, әни! Газиз бөртеген урман авызына хәтле озатканда, хатын:
– Углым, чирең әле тамырланмаган, баш кына алган, әйдә, үзем үлән төнәтмәләре белән имләп дәвалыйм, – дип инәлсә дә, Рәшит кирелеген калкан итте:
– Әни, зинһар, ырым-шырымнарың белән миемә чүкемә! ...Йөзләгән-меңләгән сырхауга догалы шифаңны өләш тә үз балаңны коткарма! Ана йөрәге ничек әрнемәсен! Рәшите дә җир куенында йоклый... Ә Гамбәр исән... Кайчакта ул үз-үзен табалый, җитәр, карчык, фанилыктан кисел, ди. Ә гомер бавы нык, гомер бавы никадәр генә тартсаң да өзелми. Югыйсә картлык сиздерә, бик сиздерә... Менә бөкләгән аяклар каткан, тезен уа-уа йомшарткач кына турайды. Онык – эшем кешесе шул, анда Зур әни көтә, дими. Мәрхүм әтисенең дәүләтен ишәйтә-ишәйтә, ни кылмакчы икән ул? Бүген бастырып сөйләшәсе булыр... Әйе, сөйләшәсе... Рәшит сыман кирелеге белән җанны көйдерми, анысы шөкер. Тик үзенекен дә аска батырмый. Әнәгенәк, тәки галстук дигән муенчак такмады, тәки ташкалада төпләнмәде, аны шушы
урман иле тартты, Рәшит мәрхүм, монда да әнисен гаепләгән иде:
– Сиңа онык чырае күрсәтмәскә иде, әни! Син Фәритне үз ягыңа аудардың, син! – диде. Гамбәрдә адәмнең уй-теләген үзгәртерлек нинди кодрәт бар ди! Туганда ук кан тамырлары буйлап аккан ла оланның теләге, йөрәге белән бергә
типкән лә. Исеңдә тот, углан, ул – Заретдин кыйпылчыгы!
...Утар капкасы зеңгелдәде. Озын борынлы кара машина, гүя ярсыган үгез,
ике фара күзен акайтып, эчкә узды. Карчык алдына бөкрәя төшеп күзәтте: Фәрит, кулындагы кәгазьгә төртә-төртә, сакчы ир-атка нәрсәдер аңлатырга кереште. Холык-фигыле генә үзгә, килеш-килбәте белән ул тач бабасы: Заретдин кебек үк аның да җилкәсе киң, аяклары кәкре иде. Менә онык та әбисен абайлады. Йөзе яктырды, күзеннән шаян очкыннар чәчрәде:
– Нинди ак гөмбә ул анда, йә? – диде.
– Саумы, төпчегем? – Карчык тормак булып тезләнмәкче иде, Фәрит:
– Чү, чү, Зур әни, ашыкма, – дия-дия, аның янәшәсенә утырды. – Мин дә
синең белән һава сулыйм!
– Бәй, син гелән дә һауада, бәбкәчем.
– Синең кырыңда ул шифалырак, сулаган саен үсәсең, Зур әни.
– Үсүең җитеп ашкан, бабаң сымак буйлы үзең, төпчегем.
– Җә, Зур әни, аяк талдырып ник килдең инде? Атна саен үзем хәлеңне
белешәм юкса.
– Белешәсең, рәхмәт, төпчегем. Эшеңне эшлә син, безгә бик ешлама. Без ризыклы, без җитештә. Синең белән фикерләшәсе иде, төпчегем. Әүвәл мин ятлаткан берәр догаңны укы! Бисмилласыз сүз – буш сүз.
– Хуш, Зур әни. Тыңла. Йә караңгылыкны һәм Нурны Яралтучы, йә кояшны һәм айны Яралтучы, йә йомшак Күңелле һәм Хәбәр бирүче, йә Бердәнбер Барлыкка китерүче, йә Әмер бирүче, йә һәрнәрсәне чагыштыргысыз Яхшыртучы, йә Сиңа җитәкче булмаган Зат, йә Көн белән төнне Алмаштыручы...
Карчык әкрен генә оныгына кушылды:
– ...дан сиңа, йә Аллаһ! Синнән башка Илаһ юк. Безне кайгыдан, борчудан һәм җәһәннәмнән сакла, йа Раббым! Фәрит, болар – Аллаһының гүзәл исемнәре, аларның саны туксан тугыздыр, син кечтеки чагыңда ялкауландың, күңелең гелән урман сәйранында иде.
– Орыш, орыш, Зур әни! Синең тиргәвеңдә дә бер-бер хикмәт бар. Әти бит мине беренче тапкыр кайтарганда:
– Зур әниең җенле, тыңламасаң, кычыткан белән пешекли, – дигән иде, мин ул җеннәрең белән тиз дуслаштым, шулаймы, Зур әни? Кызык кеше идең син, әйеме? Кайсыбер апа-абыйларны капкаңнан ук битәрләп каршылый идең. Теге мескеннең мескене инде, башы түбәнәйгән, борыны кендегенә тиклем салынган. Зур әни моңа ник каныга, ник жәлләми, дисәм, гөнаһлары өчен тетмәсен тетәсең икән, шулаймы?
– Шулай, бәбкәчем. Синең дә телеңә шайтан төкергән ахры, Фәрит! Артык кыткылдама, ир-атка килешми! – дисә дә, карчык сөеп оныгына бакты. Яраса ул аны баштанаяк күз нуры белән коендырыр иде. Ни Заретдин, ни Рәшит аның белән болай гәпләшмәде, ата белән ул аны ким санады.
– Тфү, шайтан төкермәсен инде, Зур әни. Минем бит әле бер хыялым бар: халык йотлыгып укырлык бөек китап язасы иде.
Карчык оныгына текәлде. Шаяртамы, җүнсез? Колагы әрекмән хәтле, каты гына борсаң шукланмас иде. Эчтән ташкын ургылдымыни, ул «ташыды»:
– Соңардыгыз, адәмнәр, соңардыгыз! Илаһи китап язылгандыр, аның исеме – Коръән Кәримдер!
– Йа, Зур әни, үзең бәләкәй генә, ә үзеңнең тавышың нинди гайрәтле, – дип, Фәрит әбисенең иңеннән сыйпады. – Борчылма, мин бит дөньяви китап турында әйтәм.
– Ахырзаманга табан шайтан гаскәре котырык таратыр: «Яз, синеке дөрес, синеке мактаулы», – дияр. Шуннан азгын күгәрек каләм күп сүз сарыф итәр, вәләкин аларның мәгънәсе сай булыр. Алар Бөек Останың хакыйкый җөмләсен күммәк теләр, гавам боларныкына ышаныр, боларныкы чын, дияр, ә алар ялган кәлимә белән күз генә буяр. Азактан барыбер дә хурлыкка дучар ителер: иҗатлары чүп-чар өеменә әйләнер.
– Мин алдашмам, Зур әни. Язар өчен җим чүплисе юк, менә синең хикмәтләрең генә дә озын-озын хикәят.
«Әй Аллаһым! Ник бу нәсел бөртегем хисләнә? Хис ир-атны хәлсезләтеп, юашландыра. Моның күңелен чистарт, Аллаһым!» – дип пышылдаган карчыкны онык тагын да «кытыклап»:
– Гасырлар үткәч тә, синең хакта: «Айтуганда нинди хикмәт иясе яшәгән икән», – диярләр, Зур әни.
– Син хикмәтне изгеләрдән эзлә, бәбкәчем. Даут пәйгамбәрнең бармагына чорнаган тимер кадагы эрегән. Зур әниеңә чәнти бармагына урарлык та могҗиза бирмәс, Раббым!
– Ул дәвалаган кешеләреңне кая куясың, Зур әни? Алар исәпсез-хисапсыз, безнең капка төбендә гел су буе чират иде. Хәтерлисеңме?
– Хәтерлим, бәбкәчем. Аллаһ ярдәме белән байтак адәм баласы чиреннән котылды.
– Соңгы вакытта әлеге кәсебеңне ташладың дигән идем, яңадан өшкерәсең бугай, Зур әни? Сиңа кемне китерделәр ул, ә?
– Сиңа монысы каян ишетелде, Фәрит? – Урманда очрадылар, Зур әни.
– Бәбкәчем! – карчык үзәге өзелеп әйтте: – Алтатарлы шайтан-иблис киек-җанвар аулар өчен әллә кайсы кыйтгалардан җыела! Ражун барма! Алар – кансыз, алар – миһербансыз. Былтыр берәүсен үтереп, чыбык-чабык белән күмделәр.
– Мин күрәләтә өсләренә бармыйм, Зур әни! Синең кунакларыңны да чикләвек куагы артыннан гына күзәттем. Әгәр дә мәгәр... – Егет йодрыгын йомарлады. – ...законсыз ау оештырсалар, пәрмә-пәр сугыша идем. Нинди кыз-кыркын синдә? Берәр танышыңмы, Зур әни?
– Кем дә җук миндә, бәбкәчем.
– Шаян син, Зур әни! Машиналарында Җир шары кебек түм-түгәрәк шар иде бугай.
– Сырхаудан көлмиләр, җүнсез малай!
– Көлмим, Зур әни. Синең өчен борчылам. Кеше көе көйләр яшьтә түгел инде син.
– Син дә минем җанымны күдермә, кыйтаб язу уеңнан биз! Чын ир-ат, кулына балта-чүкеч тотып, дәүләт төзи.
– Төзим мин, Зур әни. Син утар капкасыннан ары узмыйсың. Ике чакрым эчкәрәк кер әле, анда агач эшкәртү заводы. Заказлар күп, тиздән безнең продукция чит илләргә таралачак.
– Ходай кушса, Фәрит!
– Әйе, Ходай кушса, Зур әни. Син юкка гына могҗизаларыңны яшерәсең. Әйтик, сукыр Сабирҗан бабай белән Кизләү мәдрәсәсенә кара ат җигеп китәсез дә ак ат белән кайтасыз. Сөйлә әле, ничек малкайның төсе үзгәрде соң?
– Безнең әкиятләрдән дә куәтлерәк эшебез бар, бәбкәм. – Карчык авырлык белән генә сулады. Тыгыз дымсу һавадан борын тишекләре кысыла иде. – Син үләнсәң, мин тынычланып китәр идем.
– Кая, Зур әни?
– Үз йортыма...
– Далагамы, Зур әни?
Карчык, урлап тотылгандай кызарып:
– Әстәгыфирулла, – диде. – Ниткән сүз инде бу?
– Бабай әтигә: «Әниең тумышы белән дала ягыннан», – дигән. Дөресме,
Зур әни? Әллә бабай алдашканмы?
...Урман артка чигенә-чигенә, күз алдына гаҗәеп манзара ачылды. Зәңгәр
күлмәкле кыз бала тагын кылганнар белән куыша иде. Тагын, тагын... Әлеге күренешкә җан өреп, офык читенә элгәннәр бугай... Әй ул даладагы киңлек, әй ул даладагы иркенлек!
– Үлмә-ә-әс! Кайт!
– Чакырма, Анам, чакырма!
– Зур әни! – Онык оеган кортканың җиңеннән тартты. – Зур әни, йоклыйсың
мәллә?
– Әү, бәбкәм! Үз уемнан үзем уелам кайчакта. Син миннән берни сорашма,
бәбкәчем. Минеке – үткәндә, тузан белән күмелгән, синеке – бүгенге ап-аяз көн. Үлән, Фәрит! Миңсылу апаңның бистәдә таныш катыны оста яучы, ди. Аллаһы боерса, аңа гозеребезне җиткерербез дә сиңа тиңеңне сайлашырбыз. Онык туп кебек чирәмгә тәгәрәде. Кулы белән берничә тапкыр һаваны
бутагач:
– Их, Зур әни, Зур әни, – диде. – Кемдер куша дип кенә өйләнәләрмени!
Сине дә бабайга ирексезләп бирделәрме соң?
Карчык җиргә таянып торып басты. «Синең бу эшең уңмас, башланмас борын
хәерсез тәмамланыр», – дип күңеле искәртте кана. Ике яктан ике ташкын ургыла... Берсе – аның оныгы, берсе – Ярулла оныгы... Йа Бөек Аллаһ, йа җиһан патшасы! Аларны бергә кушу-кушмау бары тик синең генә кодрәтеңнән килә! Маңгаен ташка ора-ора ялвара кол Гамбәр: каргыштан тетелгән нәсел белән кан катыштырма!
– Бабаң Заретдин белән сүеп кавыштым мин, бәбкәчем, – диде ул, киребеткән оныкка вәгазь укуның мәгънәсе юк иде. – Кузгалам, яңгырга көйли. Әнәгенәк, кырмыскалар иләвенә кача.
– Ат белән илтәм, Зур әни.
– Илтмә, җәйләрен турыдан гына юл якын. Безнең ише карт сөяккә җәяү тәпиләүләре файдалы, буыннарга тоз укмашмый, – дип, кортка тимер капкага юнәлгәндә: – Сәмүш абзаң тугарылмасын, аңа якты көн әсәре хәрәм, төн аның дөнҗасы, төн, – диде.
Онык әбисенең коры-коры гына сөйләшүләренә ияләшкән иде: – Баш өсте, Зур әни, синең әмер үтәлер, – дип елмайды.
Яшь вакыттагы кебек аякларга «үзйөрешле» галуш кимәгән иде шул, карчык арык алашамыни, әкрен генә «юыртты». Уй, күләгә сыман, үзеннән алда «йөгерде». Ул беләк буе озын теле белән хуҗасын «камчылады»:
– Син, дим, туганнан бирле әрләштә. Башта дала албастысы Сайрәби белән көч сынаштың. Җиңдең, шөкер. Аннан ары кызыл камунис Заретдин белән көрәштең. Ул сине кяферләр сукмагында адаштыра алмады. Аны җиңдем дип кәперәймә. Бу җиңүең өчен, ай-һай, кыйбат түләдең. Хәләл ирең белән газиз улыңны үзеңнән биздердең, и горур бикә! Ә Ярулла нәселенә тешең үтмиме, җә? Алар белән салкын гүрләреңә тиклем сугышырсың микән? Орлыклары әле дә корымаган икән, әнә берсе – туфрак ертып баш күтәрә. Син аңа нишләп терек суы сибәсең икән, нишләп шырпы хәтле генә зәһәр тамызып, тамырын киптермисең икән?
Күк күкрәде, урман эчен яктыртып яшен яшьнәде. «Кичер, Аллаһым!» – диде карчык, тезенә чүгәләп алды. Юк, аны «күк камчысы» өркетми, аны шайтан калтырата, әнә бит ул – мөртәт, күңелен яман уйлар белән каралта иде. Бу четерекле хәлдән ничек чыгарлар, бер Аллаһым. Әйе, Гамбәр кортка ташкынга каршы тау өяр, тау... Ни йөрәгең белән газиз оныгыңның куенына җиз елан баласын елыштырасың ди?! Имансыз нәсел белән туганлашасы түгел! Тик кулыңдагы хәйлә бавын кыскарт: Фәрит сизенмәсен! Сизенсә – эш харап, газизең белән арагыз суыначак. Малай бит үзе сиңа тартылды, кортка. Рәшит әнисен килен белән куандырмады: улының хатынын ул ике тапкыр гына күрде. Тәкәббер бистә кызы ирен яратмагандыр, югыйсә сөяркәсе белән Кырым якларына таймас иде. Берсендә килен кеше Фәритне юллап Айтуганга кайтты. Тимер саплы пычак белән кәҗәгә чөгендер тураган үсмер әни дип егылмады, ә хатын «егылды».
– Ай, ай, баламны коллыкка сатканнар! Кара эш эшләтеп үтерәләр! Малай:
– Әни, мин кол түгел, мин Зур әнидә кунакта, – дигән иде, шәһәр бичәсе
дөнья «сасытты»:
– Аһ, син кунактамыни?! Чүплектә тирес корты гына казына, мәнсез! Тапканнар басымчак «кунак!» Баламны авыл мужигына әйләндергәннәр. Уф, өйләре дә шапшак, таракан мыжлыйдыр, зараза ияртер әле балам. Ирнис! – Ул сөяркәсенә кычкырды. – Давай, Фәритне җитәклә! Аңгырайтканнар аны, күзе тоныкланган!
Гамбәр килене белән әрләшмәде. Самавырның суы кайнар иде, аңа күмер өстәп үрләтте, мич куышындагы бер таба коймакны табынга куйды. Муклашка шикәрне ваклады. Ел саен Ташкенттан килеп дәваланган татар хатыны аңа алты данә үзбәк касәсе биргән, һәм Гамбәр аларны комодта гына саклап тота иде, шуларны өстәлгә тезде. Чәй дигәч, ярсыган килен җирәнеп борынын җыерган иде, ире әдәплерәк икән:
– Аштан олы булмыйлар, Садыйка, – диде.
– Тартынмагыз, ни бары белән сыйланыгыз. – Хуҗабикә ачык ишектән
генә оныгына эндәште: – Улым, әниең белән син дә чәйләп ал.
Фәрит җавап кайтармагач, ул аптырады. Баксаң, малайдан җилләр искән иде. Киленнең сөяркәсе бик сусаган иде бугай, коймак бөкләп чәй шыпыра-шыпыра: – Садыйка, игътибар ит, мондагы чисталыкка шаккатырлык, – диде. – Кул
сөлгесе ап-ак, эскәтер ап-ак! Идән сап-сары юылган. Син Фәритең зараза ияртер, дисең. Бездәге пычракка ни диярсең икән, җанкаем? Кругом тузан, кругом пәрәвез оясы! – диде. – Ялкау син, Садыйка. Алай да кеше хурлыйсың.
– Сайрама, койрыксыз карга! Зато без Кырымда яшибез, тозлы диңгез суында коенабыз. Фу, монда чиста, имеш. Әбиеңә җен-пәриләре булыша. Минем каенанам кем? Әйтимме?
Гамбәргә килененең «ачышы» кызык түгел, чөнки нинди генә кушамат таксалар да, ул үзенең Аллаһ мәхлугы икәнен белә иде. Фәрит урманга шылган, ул хәзер оясындагы йомран кебек кичкә кадәр баш калкытмас, менә монысы килен өчен фаҗига иде. Бабасы Заретдин төсле киреләнсә – ни үгетләсәң дә, тәртәгә кермәс.
Фәрит, чынлап та, кич белән генә кайтты. Ярты табак кабыклы бәрәңге ашагач, күзен хәйләкәр кысып:
– Тегеләр кайда, Зур әни? – диде.
– Анаң сине эзләде, бәбкәчем. Кычкыра-кычкыра тамагы карлыкты.
– Ишеттем, Зур әни.
– Ник хәбәр бирмәдең, җүнсез малай?
– Биек агач башында идем шул, Зур әни.
– Алай ярамый, бәбкәчем. Анасын хөрмәтләмәгән бала, тәмуг кисәве булыр. – Аңа ярыймы, Зур әни? Ул мине Кырымга өстери. Анда нәрсә югалттым ди!
Миңа әти белән утарда рәхәт иде, анысы да ташкалага куа хәзер. Чистый үтерәләр! Гамбәр ана белән бала арасына чөй какмады. Үсә-үсә Фәрит әнкәсенә карата мөгамәләсен үзгәртер, болай ук нәфрәтләнмәс, диде. Ул, Рәшитне мыскыллап, чит ирләр белән типтергән килененә эченнән генә әрнесә дә, гел аны яклады. «Ана – изге зат», дип бик еш кабатлаган сүзләрне, мөгаен, онык күңеленә сеңдергәндер, бүген егет ай саен Кырымга акча сала. Дүртенче ире ташлаган Садыйка бер бәйләм чир белән ялгыз гына яши. Диңгез генә исәнлегеңне арттырса, адәм баласы көн-төн суда чупырдар иде. Берсендә Фәрит: «Әнине утарга чакырыйм микән әллә? Саф һавада тизрәк савыгыр иде», – дигәч, әбисе: «Ул синең әнкәң, тәрбияләрлек рәтең бар, акча эшлисең, түр башына утыртып ашат-эчерт, бәбкәм!» – диде. «Оятсыз оялса – каты оялыр», – ди. Килен хатында: «Ни йөзем белән синең яныңа кайтыйм инде? – дигән. – Әбиең
мине кичерер микән?» – дигән. Аллаһ гафу кылсын, Аллаһ!
Гаилә тәрбиясе тимәсә дә, сөбеханалла, онык тәүфыйклы булды. Кайчакта бала-чага кебек шаяра үзе. Кыйтап яза, янәсе. Әй, беркатлы җан! Бәгъзе адәмнәр, бияләй хәтле авызын ерып: «Уйдырма!» – дип көлсен дисеңмени? Ак ат белән кара ат кыйссасы – чынбарлык иде ул, аның хикмәте юк иде. Остазы Сабирҗан карт яшьлегендә гыйлем өстәгән Кизләү мәдрәсәсен күрергә хыялланды. Күршесе: «Син сукыр бит, бабай», – дигәч: «Күңел күзем исән», – диде. Элегрәк, Гамбәр ни талпынса да, аның гозерен үти алмас, чөнки Заретдин артык «кызыл», сизсә – син мулла-мунтагай белән сәяхәт иткәнсең дип, бәгырь итен кимерәчәк иде. Соңра, ир урманына аугач, улы Рәшит исәйгәч, Гамбәр тәвәккәлләде: Сабирҗан остазны Кизләү якларыннан әйләндерергә кирәк! Ире утарда кунасы кичтә ул Зәйнетдиннән ат сорады:
– Хәтерлисеңме, абзый, кызыңны бизгәк чиреннән аралагач: «Гамбәр, мин инде сиңа мәңге бурычлы», дигән идең? Бурычыңны түлә! – диде.
– Бурыч дип... Истә ансы, Гамбәр сеңел. Ике пот арыш орлыгына ризамы син?
– Калхузда кырым җук, ишегалдына чәчәлмим. Ат бир, Зәйнетдин. Ай яктысында Кизләүгә барып киләм. Зәрә таңда малкайны кире кайтарып тугарырмын.
– Тазалары белән урман ташыйлар, Гамбәр сеңел. Абзарда чирләшкә кара айгыр гына. Мал духтыры бүген-иртәгә суябыз, хутланасы юк, ди. Әгәр син аны апкитсәң – биш адымнан тәгәрәп үлә. Шуннан перси Алпамша мине агач мылтыктан ата, валлаһи!
– Айгыр үлмәс, Зәйнетдин абзый.
– Юмаларга мачтыр син, Гамбәр. Заретдинның аты нишләгән ди!
– Заретдин түгел, син миңа бурычлы!
– Түлке иртән исән айгыр кайтарып куй миңа, матри, катын! Ай-яй, синең
белән яшәгән ир жәлке, – дип зарланып, ат караучы абзар ишегенә аркылы терәгән тактаны шудырды. Малкай көчкә генә җан асрый, аның кабыргасы тырпаеп, корсагы эчкә баткан иде.
– Синдә, хайванкаем, Сабирҗан бабай белән нәни улым Рәшитне тартырлык кына көч бар әле, – диде Гамбәр. – Мин җәяү генә атлармын.
Айгыр аны ишеткән төсле өч тапкыр пошкырды. Күрше авылга хәтле юыртты ул, ләкин картның капка төбенә җиткәч, алгы аягына тезләнде. Сукыр Сабирҗан, аны капшап-капшап карагач:
– Яшь икән бахбай, моның эче эчкә ябышкан, ачлыктан ябыккан бу, – диде. – Тугар, кызым. Тугар да безнең сарайга куала. Аранда ак айгыр ирек даулап тибенә, шуны җик, ят сахралар буйласын малкаем, – диде.
Рәхмәт төшкере, каравылчының атасы заманында Сабирҗан шәкерт белән бер төркемдә укыган икән, шуңа күрә ул төн димәде, ишекне ачты, куыклы лампасын кабызды һәм бабайны култыклап бүлмәдән-бүлмәгә йөртте. Тик әлеге сәфәр аксакалның ничә еллар «мәдрәсә, мәдрәсә» дип кагынган хыял канатларын утта гына көйдерде.
– Үзгә ис килә, үзгә ис, – диде карт.
– Хәзер мәктәп бит инде монда, бабай, – диде каравылчы.
– Дога исе беткән, оланнар.
– Һи, бабай, доганың исе буламыни?
– Болын чәчәкләреннән дә хушлырак аның исе, улым.
Карт кичергән хисләр Гамбәрнең җанына сарылды. Нәкъ шул вакытта күз
алдында мәчет сурәте чайкалды. Ул яна, дөрләп яна иде. Киләчәк – күрәчәк! Ерак димә, син якын, бик-бик якын икән шул.
Сәяхәтнең могҗиза дигән өлеше шуннан гыйбарәт: Сабирҗан остаз аларны арбадан төшермәде, ак ат белән озатты. Ул кара айгырның колхоз милке икәнен уена да китерми иде.
– Бахбаеңны тәрбияләп тернәкләндергәч, кире алмаштырырбыз, бүгенгә сиңа минеке хезмәт итсен, кызым, – диде.
Вәгъдә – иман, Гамбәр елак Зәйнетдинне күрәләтә аттырмас иде, авыл изрәп йоклаганда, ул ак айгырны ферма абзарына илтеп япты. Ә Зәйнетдин өчен ат кадәр ат алмашыну табышмак иде. Ул аптырады:
– Гамбәр сеңел, ничек бер төндә кара айгыр агарды соң? Мин бит персигә син җиккән идең, димәдем. Кичтән үз төсендә иде, иртән акка әверелгән, мәйтәм. Синең исемне атасам, җиде буын бабамны кабереннән уята иде.
Сер Сабирҗан остаз белән бәйләнгән, әгәр аның төенен чишсәң – эш харап: картны ат урлауда гаепләп, хөкемгә тартачаклар, ул чорда хуҗалык рәисе – сәвит ялчысы үтә дә миһербансыз бәндә иде. Хәер, колхоз хуҗасы Алпамша мондый әверелештән бик разый иде. Ул Зәйнетдиннән берни дә төпченмәде: читәннән үргән тарантасына ак айгырны җиккәч, бәләкәй түрәнең каз муены нечкәреп тагын да озынайды. Айгыр гына камунис иптәшнең сүгенүен яратмады: тарантасы-ние белән күпердән очыртып, гаип булды. Сабыр Зәйнетдин бу юлысы тузынды:
– Ат кайда, Гамбәр катын?! – диде. – Чын хәлне персигә белгертсәм – үзеңне себерке белән Себергә сөрә!
– Мәйлең, абзый, Себердә сиңа да, миңа да урын җитәр, – дигәч, куркак пыжымлады:
– Җә, җә, Заретдин катыны! Икәү турадык, икәү чәйнәдек, дигәндәй... Куркыныч кеше син, сеңел. Абзарга ат кыяфәтендә җен япкансың, иту айгыр табылыр иде. Эзләмәгән әрәмәлек, эзләмәгән болын калмады бит!
Көннәрдән бер көнне без капчыкны тиште. Авыл шаулады, гайбәтчеләр күперткән хәбәр зурая-зурая авызга сыймаганда гына, Алпамша үлде. Кан елаткан рәисне халык кызганды микән? Шулай итеп, бәла Гамбәрне читләтеп үтте, югыйсә ат караучы Зәйнетдин белән икесен Себер салкыннары аямас иде...

13
– Әй, син, калын катын? Ызбага кер, яшен суга! – Миңсылу әледән-әле тәрәзәдән башын тыгып аңа кычкырды. – Саңгырау мәллә син?! Яшен суга, дим! – Сукмас, мин агач түгел, – диде Гөлҗиһан, ә үзе «бисмилла» дип култык астын сыпырды. Балачакта әбиләр: «Җен-пәри шунда поса да, яшен ата», – дип
өркетәләр иде. – Мин Гамбәр әбине көтәм. Кайда икән ул?
– Әбиең сиңа ни пычагыма? Жалу бирәсеңме? Эшләп талчыктыңмы,
мескенкәй. Кәҗә савалмаган имгәк син.
– Яңгыр көчәя, Гамбәр әби чыланыр инде.
– Аның өчен хәсрәтләнмә, Абага. Син – Абага бит әле, иеме? Безнең кортка, җан кисәгем, яшен шарын учында шартлаткан бервакыт. Идән юа икән, тәрәзәдән очып кергән ут йомгагы бала бишегенә бәреләм дигәндә генә, җиңги, шалт, шарны эләктергән. Ичмасам чүт кенә дә кулы пешмәгән!
Гөлҗиһан карчык белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк дигән уй кора иде. Әйе, ул – күршесен җәберләгән Ярулла оныгы! Әйе, ул аны йорт-җиреннән сөргән Сәмигулла кызы! Атасы да, баласы да – гүрдә ята. Фани дөньядан бакыйлыкка күчкән әрвахлар белән булашу килешәмени инде, ә? Гөлҗиһан алар түгел, Гөлҗиһан – аерым, аның берәүгә дә аяк чалганы яисә хәйлә-мәкер ятмәсе үргәне юк! Әгәр дәвалыйсың икән, гафу итеп, кичереп дәвала, Гамбәр әби!
Яшен камчысы белән өч тапкыр күкнең йөзенә сыдырды да, урман өстеннән ташларын дөбердәтеп, китеп барды.
Карчык кайтты, аның өс-башы юешләнмәгән, коры иде. Хатын:
– Гамбәр әби, – дип, аңа таба кузгалган гына иде, тегесе күзе белән шундый чәнчеде ки, гәүдәсе токка эләкте. Болай яндырып-көйдереп көндәшеңә генә карап була иде. Шигеңне тарат, белекче, тарат! Оныгыңа ярты сүәм дә якынаймас Гөлҗиһан! Әмма син аның күңел йозагын җимереп, хатирәләрен
сыза алмассың. Чөнки барысы да истә, барысы да...
...Артында «фью, фью» сызгырган «сандугач» – Фәрит иде. Кыз, оялып,
кулы белән шәрә ботын каплады. Күлмәге кыска иде.
– Нишләп озак күренмәдең? Мин сине сагындым, урман кызы, – диде малай. Дәрестә сыйныфташлары «яратам» дигән «канатлы хатлар»ны беркайчан да
Гөлҗиһанның партасына очырмады, чөнки ул «явыз Сәмигулла чәчбие» иде. «Сагындым...» Әлеге «дәһшәтле» сүздән баш исәнкерәде.
– Ник агач бозасың, урман кызы?
Бәй, агач кызгана! Моның сагынуы шулхәтле генә микәнни?
– Пошига ашатам...
– Һи, алар үзләре дә шәп кимерә!
– Ул яраланган шул...
– Ничек яраланган? Бүре тешләгәнмени?
Дәрестә тарих укытучысы пионер Павлик Морозовны мактагач, ахырдан: – Атасын саткан малай сезнең берегезгә дә үрнәк түгел, балалар, сез алай
эшләмәгез! – дигән иде.
– Бүре ахры, бүре. – Гөлҗиһан алдады. Әти аткан, димәс лә.
– Кайда ул, урман кызы?
– Безнең... безнең сарайда.
– Кайры ашап кына ярасы төзәлмәс, – диде Фәрит, олылар кебек җитди
генә. – Әйдә, без аны Зур әнигә илтик. Аның кулы шифалы, момент төзәтә. Аучы ата өйдә түгел иде, алар артбакча ишегеннән генә хайванны өстерәп чыктылар. Башта поши урыныннан кузгалмады, аягын терәп карышты, үзенең авызыннан күбекләнеп селәгәй акты, ниһаять, ул биреште. Күрәсең,
балаларның нияте изге икәнен аңлады. Тел юк та, җан бар шул!
Фәритнең әбисе ишегалдында кер чайкый иде, табылдыкка шаккатмады, ә менә кыз белән малайны янәшә күреп, аның кәефе төште. Әй, Гөлҗиһан да аңгыра иде инде! Ул үзенең Сәмигулла кызы икәнен онытты бугай! Аны Фәрит тәмам саташтырды бугай! Күзең терәп атаң рәнҗеткән кеше каршысында басып тор, имеш!
Өйдә исә әтисе әле әнисенә, әле Гөлҗиһанга җикеренде:
– Пошины качыргансыз, әрәм тамаклар! Измәгезне изәм хәзер!
Бу юлысы кыз аның әче теленнән гарьләнеп еламады: ул бәхетле иде. Гамбәр апа, шешәгә имезлек кигезеп, пошига ниндидер сыеклык эчертте, ярасына кара мазь сылады һәм Фәриткә:
– Урманга куала, баласын юксына, бахыр, – диде.
Кызык, иректә боек хайван җанланды, озын сыйраклары белән куаклыкка сикерде.
Фәрит сердәшен:
– Иртәгә дә күрен, миңа синнән башка күңелсез, – дип озатты. Беркөнне атасы, яман сүгенеп, кызының толымыннан каптырды:
– Син анда кемнәр эте белән иснәшәсең, кәнтәй?!
Ул Гөлҗиһанны яклап маташкан хатынына да йодрыгы белән тамызды:
– Гамбәр күсәге белән чуала себеркең!
– Алар бит әле сабый гына, уен уйнап кына йөриләр, – дип якласа да,
әнкәсе соңыннан кызны утлы табада биетте:
– Нинди башбаштак син, бала? Пошины син генә бавыннан ычкындыргансың!
Мин дә кызганам хайванны, тик бит инде атаң белсә – үтерә иде! Син Гамбәр апага да кайгы юрыйсың, күргән хәсрәте әзмени аңа? Атаң үчле, аның оныгын урманда сагалап буып ташлый. Сәмигулланың ерткыч икәне бөтен авылга мәгълүм бит инде! Ант ит, бүтән ул малай белән күрешмим, диген!
– Ант, әни, ант...
Тик Гөлҗиһан антын бозды, әтисе белән әнисе болында печән чапканда, урманга йөгерде.
– Мин сине тоташ дүрт көн көтәм, ник син һаман килмисең, урман кызы? – диде малай һәм күлмәк изүеннән тыгылып муенса алды. – Мә, сиңа бүләк. Кыздырган камыт энәсе белән каштан чикләвеген тишеп, ат кылына тездем. Тагасыңмы, урман кызы?
– Тагам...
– Мәңге сакларсыңмы?
– Саклармын...
– Нигә син моңсу, урман кызы?
– Болай гына... Әниләр мине ерак әбиләргә җибәрә. Әби чирләгән... Әнисе өйрәткән гөнаһсыз ялган иде бу.
– Кайсы авылга? Әйт. Мин сине эзләп табам! – дип кайнарланган малайны
Гөлҗиһан, үзеннән дә ялган өстәп, тиз сүрелдерде:
– Әби кала бүлнисендә аңсыз ята, ди. Миңа көн-төн кизү торасы, ди. – Кайту белән хәбәр бир, урман кызы, яме?
Беренче егетләр бүләге... Кадерле бүләк... Аны өйдәгеләрдән ерак яшерәсе иде... Муенса «сата»: Фәрит һәр чикләвеккә «Ф+Г» дип, нәни генә тамга уйган иде...
«Кайту белән хәбәр бир...» Менә ничәмә елдан соң гына кайтты... Тик озын толымлы чандыр Гөлҗиһан белән симергән шәһәр бичәсе икесе ике кеше инде. «Исәнме, мин – урман кызы!» – дисә, мөгаен, Фәрит аның кыяфәтеннән имәнер иде.
...Өйдән комган тотып карчык чыкты, яулыгын артка чөеп бәйләде, оегын салып, буй-буй ыштанының балагын бөкләде һәм пыш-пыш укып тәһарәтләнде. Миңсылу, карчыга төсле аның һәр адымын күзәтеп, кирәксә-кирәкмәсә дә
сүз кыстыра иде:
– Җиңги, аягыңа көч килмәсен, дисәң – таякка ныграк таян.
– Аксак ничек йөрергә, сукыр ничек күрергә, чулак ничек кул көрәштерергә
үрәтә, – диде кортка, ул баягы кебек ачулы түгел, күзеннән рәхим-шәфкать нуры сирпелә иде. – Яңгырдан соң күл кабаргандыр, син, кем кыз, өч банкы юып киптер! – Бәй, җиңги, шуның кадәр суалчан ниемә сиңа? – дип гаҗәпләнгән каенсеңлесенә ул җавап биреп вакланмады. – Менә гел шулай! – Миңсылу намазга ашыккан җиңгәсе артыннан үртәлеп калды. – Нәрсәдер сорыйсың
икән, йә дәшмәс, йә пырылдар! Син дә, Абага, нәстә көләсең әле?
– Сөлек белән суалчанны бутыйсың ич, апа җаным.
– Син бутамассың, бәлкем, гөлкәем! Иртәгә синең дә күрәселәрең бар әле!
«Иртәгә, иртәгә...» Хатын көннең беренче яртысында үзен әйбәт кенә хис итә, хәле бетми, аяклары да армый, шуңа күрә ул тагын муенсасын караштырмакчы иде. Фәрит белән очрашу өчен сәбәп эзләмәде Гөлҗиһан. Юк, һич юк! Балачактагы оялчан-тыенкы хисләр бүгенге көн белән ялганып дөрләп кабыныр дип өметләнми дә иде.
...Аерылу хәсрәтен иң көчле дару да басалмас иде. Әнисе яңа уку елына базардан чүәкләр сатып алды. Алар матур иде, җир җиләге төсендә иде. Шатланмады кыз. Күтәрмә якалы ак кофта да сөендермәде. Гөлҗиһан урман егетен сагынды. Ә ишек-капкалар бикле... Дөнья ишегалды белән генә чикләнә... Август азагында авыл урамнары ятимләнде: шәһәр балалары кошлар сыман туган якларына очты. Фәрит тә киткәндер, бит ул да мәктәп укучысы иде. Язга табан колхоз рәисе, өлкән сыйныф кызларын директор бүлмәсенә җыеп:
– Кем җәйге айларда җәйләүдә сыер сава? – дигәч, Гөлҗиһан исемлеккә беренче язылды. Тик әнисе аның теләгенә каршы иде.
– Син – нәзберек җан, ничту сыер, кәҗә имчәге дә тарталмыйсың, кызым! – Мин үзем акча эшлим!
Әй, акчада идемени хикмәт! Ул иреккә тиенәчәк! Иреккә! Җәйләүгә юл
урман аша үтә, димәк, Гөлҗиһан көн саен Фәрит белән күрешәчәк.
Әмма... чираттагы җәйнең бер яме дә булмады. Чөнки урман егете әбисенә кунакка кайтмады. Кырымда икән быел, әнисе белән ял итә икән... Әгәр
малайны чиратка салсалар, димәк, ул икенче юлысы Айтуганга киләчәк. Кыш үтте, яз җитте. Май ахыры иде, авыл юлларының пычрагын изеп- таптап,ике«УАЗик»Гөлҗиһаннаргатабаныргылды.Әтисемылтыкчистарта
иде, капкага типкән ят әзмәверләргә көпшәсен төбәп:
– Стуй, ызбулычлар, атам! – диде.
Әзмәверләр артында чөгендер кебек кып-кызыл Мирхәйдәр абзый сурайды: – Тс-с, Сәмигулла! Чапай заманындагы алтатарың белән Мәскәү кешеләрен
көлдермәсәнә, – диде ул. – Бу иптәшләр – сиңа хан сарае салышкан Радий Арсинычның памушниклары.
Атасы кояштай балкыды:
– Драсти, иптәшләр! Мишук динга апкайттыгызмы, тауаришлар? Миңа хуруши мылтык нады била.
Әзмәверләр бер-берсенең колагына пышылдашты.
– Акча димәле син, Сәмигулла. – Мирхәйдәр абзый, күрәсең, дулкынлана – маңгае тирли иде. – Радий Арсиныч кайгыда ди әле. Синең Гөлҗиһаның чамасындагы кызы абариедә үлгән, ди. Болар ни, энем, – сәвит хуҗасы «телсез» ярдәмчеләргә ымлады, – Гөлҗиһаныңны апкитәбез, диләр. Арсиныч аны мәрхүмә кызына охшата ди, вәйт! Карышма, Сәмигулла, боларның билендә синең ише генә Чапай мылтыгы түгел, боларныкы – чын тимер, берне гөпелдәтсәләр – башың агач төсле унга чәрдәкләнә.
Бу хәбәрдән әнисе йөрәге белән ауды, әтисе исә попугай кебек:
– Мишук динга нады била, – дип кабатлады.
– Без ашыгабыз, аңгыра мужикка ниятебезне яхшылап төшендерегез, – диде
әзмәверләрнең берсе, тупас кына.
Мирхәйдәр абзый:
– Кунаккамы, иптәшләр? – дигәч, икенчесе:
– Бөтенләйгә, – диде. – Радий Арсеньевич өченче ел сездә төшергән
видеофильмны карагач: «Кыз чая», – дигән иде. Кайгырмагыз, шеф аңардан леди ясаячак.
Әнисе Мирхәйдәр абзыйның изүенә ябышты: – Мөртәт! Кызымны кемгә сатасың?
Аны көчкә генә куптардылар. Гөлҗиһан ыспай ир-егетләрнең урысча такылдавыннан чамалады: чынлап та, бай карендәше сеңлесен башкалага алдырта... Укыта... Эшкә урнаштыра... Зур дөнья белән таныштыра... Айтуганда мәктәп директорында гына бердәнбер телевизор бар иде. Аның хатыны, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, өч уку алдынгысын атна саен үзенә чакырып, «тартма»сын кабыза, билгеле, андагы сурәтләр тонык, ләкин шәйләнгән хәтлесе дә Гөлҗиһанның хыялын баета, кызның да кинодагы чибәр артист апалар кебек матур киенәсе, тешләрен җемелдәтеп елмаясы һәм зур көзге, йомшак диван- кәнәфиләр белән җиһазланган зиннәтле бүлмәләрдә яшисе килә иде.
Гөлҗиһан тиз җыенды. Киндер букчасына ике күлмәк, оек бөгәрләп тыкты. Гәзитә битенә кат-кат төргән каштан муенсасын төпкә үк яшерде. Машинаның арткы утыргычында юл буе йоклады ул. Чакрымнарның туган җиреннән аерганын да тоймады, бары тик таш йортлар белән чуарланган шәһәргә җиткәч кенә, үзенең бөтенләй чит-ят дөньяга эләккәнен аңлады. Алар тышкы диварына арыслан рәсеме чәпәгән йортның өченче катына күтәрелделәр. Тупас әзмәвер кыңгырау төймәсенә баскач, эчтән:
– Кем? – дип сорадылар.
– Без, Радий Арсеньевич кешеләре, – диде тупас. – Объектны кабул итегез! Ишекне ачкан бөдрә чәчле хатын кызны кадерле кунагыдай якты йөз белән
каршылады.
Бай туганының ярдәмчеләре сүзне кыска тотты:
– Шефның күрсәтмәләрен төгәл үтәгез, Софья Ивановна!
Башта ташкала тормышы кызны ялыктырды. Монда каядыр ашыгалар да
ашыгалар, көн белән көн бер-берсенә охшамый, вакыйга өстенә вакыйга өелә, ә авылда, киресенчә, яшәү арбасының тәгәрмәче җай гына үз көенә келтери иде. Гөлҗиһан өчен махсус яллаган марҗа Софья Ивановна берьюлы укытучы да, тәрбияче дә һәм... хезмәтче дә иде. Авылда җитмеш төрле вак эш эшләп үскән кыздан ул тузан да сөрттермәде, хәтта ки ваннада юынган Гөлҗиһанның
тәнен сөлге белән корытты, йокларга урын җәйде, чәчен тарады.
– Гүзәлем! – Софья Ивановна, ул һәр иртә дәфтәреннән көн тәртибен укый иде. – Бүген без әбәткә кадәр үзәк универмагтан сиңа өс киемнәре сайлыйбыз. Төштән соң ике сәгать дәрес. Русчагыз аксый, диктант язабыз. Кичкә «Победа» кинотеатрында яңа фильм карыйбыз. Әйдәгез, гүзәлем, меню да төзик. Сез
нинди блюдалар яратасыз? Нәрсә пешерим?
– Итле бәрәңге, – дигәч, тәрбияче-хезмәтче, җирәнгәндәй:
– Авыл ашы чтоли? – диде. – Гүзәлем, мин сезне яшелчәдән әзерләнгән
ризыклар белән тукландырырмын. Төрле ярмалар файдалы. Свежий балыкка заказ бирермен. Алма, кишер соклары эчәрсез.
Әллә хыял белән чынбарлык игезәкләр микән? Гөлҗиһанның иркен һәм якты бүлмәсендә күн белән тышланган диван-кәнәфи, идәндә нәкъ яшел чирәм – йомшак келәм, телевизор да киң экранлы, аны «түбәсе»нә йодрык белән сугып кабызасы түгел. Ә табында ниләр генә юк! Йөзем, өрек, гомер тәмләмәгән әфлисун...
– Мәктәптә безгә укытучы метро турында сөйли иде, Софья апа..
– Гүзәлем, мин – Софья Ивановна, – диде марҗа.
– ...менә шул, Софья Ивановна, мине җир астында йөрт!
– Миңа син, димәгез, гүзәлем, авыл гадәтен ташлагыз, зинһар. Метрода
йөртү минем вазифама керми. Сезнең өчен Радий Арсеньевич шәхси машина билгеләде.
– Туйдым мин гел машинада селкенеп!
Гөлҗиһан үзенең нинди урын биләгәнен аңлаган иде инде. Ул – кечкенә генә патшабикә, аның кечкенә генә тәхете бар. Кулындагы тылсымлы таягы белән селтәнсә – марҗа хатыны: «Боерыгыз, гүзәлем!» – диячәк. Софья Ивановна каядыр шылтыратты һәм: «Патшабикәм, кичерегез, теләгегезне кичектереп кенә үтим», – дигән сыман башын иеп:
– Гүзәлем, метрода иртәгә көндез сәяхәт итәрбез, диделәр.
– Абау, безгә рөхсәтсез берни дә эшләргә ярамыймыни?
– Гүзәлем, Мәскәүдә минут саен кеше югала. Ә сез зур абзыйның сеңлесе,
әгәр адашсагыз, Радий Арсеньевич ботыбыздан аса.
– Һи, бездә нинди куе урман! Адашмадык әле.
– Гүзәлем, монда ике аяклы бүреләр күп, – диде марҗа. Кайчакта аның
Гөлҗиһанны балага санап сөйләшүе саруны кайната иде.
– Мине кайчан туганым абый белән күрештерәсез, Софья Ивановна?
– Чакырганын көтәбез, гүзәлем, чакырганын!
– Бигрәк инде сез! Үзебез барыйк.
– Ярамый, гүзәлем.
Беркөнне иртән кыз, уяныр-уянмас, караватында иркәләнеп ятканда, аш
бүлмәсендә тәрбияче-хезмәтче хатын ниндидер ир-ат белән чүкердәшә иде. Алар авызга-авыз куеп сөйләшсә дә, урманда ике чакрымда елан шуышканын да ишеткән сизгер колак, локатор сыман, авазларны тота иде.
– Кыргый зат Москвага ияләшәме, Софья? «Кыргый зат», әлбәттә, Гөлҗиһан иде.
– Ой, шәһәрдә туган диярсең! Мин аны аңгыра сарык бәрәнедер дигән идем, бик акыллы кыз. Уже минем белән командовать итә.
– Мотор нәселе, точно!
«Мотор», мөгаен, туганының кушаматы яисә Матуров фамилиясенең
кыскартылган варианты иде.
– Моторбеләнкайчаночраштырасың,СергейВладимирович?Сеңелкәшдулый. – Шефның кәефсез чагы. Былтыргы сайлауларда тибелгәч, үзгәрде ул.
– Нәрсә икән, акча әз төртте микән, Сергей Владимирович?
– Һо, аңардагы байлык! Эчәгесе-ние белән илеңне сатып ала. Көндәшләре
усал иде, җиңделәр. Кызы Наталья да нык сындырды шефны. Бу кыргый мәңге Москва чырае күрмәс иде, Наталья үлмәсә. Шундый хәлләр, Софья Ивановна. Давай, артыгын лыгырдамыйк, без синең белән бәләкәй ялчылар, акчасын яхшы түли Мотор, тузанлы эш түгел. Гуляй, Васька!
Көндәлек режим катлауланган саен катлаулана иде. Марҗа:
– Гүзәлем, балет мәктәбендә биш-алты дәрескә язылдым. Сезгә гәүдәгезне төз тоту буенча күнекмәләр кирәк, – дигәч, Гөлҗиһан киреләнде:
– Мин болай да төз! Мине кино артистлары кебек чытыкланырга өйрәтегез!
– О Боже! – Тәрбияче-хезмәтче, кызу каптымыни, гәзитә белән битен җилләтте. – Как низко! Алар ведь бозык халык! Алар бер-берсенең ире яки хатыны белән йоклый. Радий Арсеньевич сезнең бу теләгегезне бер дә хупламас, гүзәлем.
Ахырдан гына Софья Ивановна күз яше түгеп зарланды: баксаң, аерылган ире артисткалар белән чуалган икән.
– Гүзәлем, син ужасно ябык, это не красиво. Врач-диетолог белән киңәшик әле, – дип, марҗа кызны табибка күрсәтте. Пеләш башлы, юан духтыр өч рецепт язып тоттырды:
– Немедленно шушы даруларны эчерегез! Тазармаса, бөерләре сәлперәеп аска салына.
Аппетитны ача торган төймәләрне иртә-кич йотасы икән. Ай дигәндә Гөлҗиһанның йөзе түгәрәкләнде, арык тәненә ит кунды. Нәтиҗәсе дистә еллардан гына ачыкланды. Табигать үзенең иҗатына тыкшынганны яратмый шул: әлеге «чудо» төймәләр гормональ препаратлар булган, һәм алар матдәләр алмашын бозган. Киләчәктә кызның тутырган тавыкка әйләнәчәген марҗа белгәндер. Хәер, ул ник пошынсын ди! Байның туганы аның кулына вакытлыча гына уйнарга бирелгән курчак кына иде ләбаса!
Ике айда Гөлҗиһанның урысчасы шактый гына шомарды.
– Акцент сизелми, – диде Софья Ивановна. – Сез банк мәктәбендә укыячаксыз, гүзәлем. Сезне сөендерим әле, иртәгә сез Радий Арсеньевич
белән күрешәсез.
– Абый безгә кунакка киләме?
– Юк ла, гүзәлем. Ул сезне кунакханәдә көтә.
Серле туган күптән инде күңелне кытыклый иде. Нинди ул? Сәмигулла
әтисе кебек тупасмы? Йөз-кыяфәте белән аңа тартыммы? Карендәшләр ләса. ...Кара машина, арка сыман тар гына аралыктан үтеп, таш бинаның ишегалдына керде. Марҗа белән кыз агач култыксалы баскычтан өскә менделәр. Озын коридорның иң түрендә ике ир гәпләшә иде, берсе кулы белән:
«Туктагыз!» – дип ишарәләде.
Икенчесе Софья Ивановнаның сумкасын капшады.
– Тәртибе шулай, әнкәсе булса – аны да тентиләр, – диде марҗа хатын.
Авылда кунак-мазар төшерсәләр, хуҗаларның аягы тыз да быз йөгерә: «Әйдүк, җәмәгать, әйдүк, сез безнең тансык кешеләребез», – дип, телләре тегермән төсле зыр-зыр әйләнә, алар кергән номерда исә авыр тынлык, җитмәсә тәрәзәләргә калын пәрдә корылган иде.
Софья Ивановна бусага төбендә аның кулыннан тартты: – Ашыкмагыз... Исәнмесез, Радий Арсеньевич?!
Гөлҗиһан аптырады: кем белән исәнләшә апаң? Менә дивар буендагы кәнәфидән бер гәүдә калыкты, ул болай да кояш төсе күрмәгән караңгы бүлмәдә кара күзлек кигән иде.
– Тәртипме, Софья? – дигәч, гәүдә кире кәнәфиенә чумды. Әйтерсең, ул кыз белән беренче тапкыр гына очрашмый, әйтерсең, алар кичә генә бергә чәй эчкән иде.
– Барсы да әйбәт, Радий Арсеньевич. – Марҗа кыска гына «доклад» сөйләде. – Сеңлегез гаҗәеп акыллы, һәрбер нәрсәне тиз үзләштерә. Белемгә омтылышы зур.
Менә монда туган абыйсы, һичшиксез, Гөлҗиһанны кочаклап алачак иде. Юк, кочакламады. Башын артка ташлап:
– Яхшы, – диде. – Исемен Джиган Самуиловна Насровская дип үзгәртегез! Ул Москвада туган. Милләте – яһүдә. Ясно?
– Ясно, Радий Арсеньевич.
– Миңа бер дә ясно түгел. – Аждаһа авызыннан көлтә-көлтә ут бөркелдемени,
кызның ирене пеште. – Исемемә тимәгез! Әтинекен дә бозмагыз! Фамилиям Насыйрова, аңа да әллә ниткән койрык такмагыз!
– Ну и характер! – диде туган абый һәм яңгыратып тамак кырды. Уң яктагы диварда идәннән түшәмгә кадәр эленгән картина «аякланды», ул яшерен ишек икән, хуҗа шунда кереп китте...
Софья Ивановна юл буе ухылдады:
– Ой, гүзәлем, үтерәсез, честно? Нигә сез Радий Арсеньевичка каршы
дәшәсез? Ул әнә ничек сезнең хакта кайгырта.
– Мин – Сәмигулла кызы Гөлҗиһан Насыйрова. Татар мин, татар, ахмак! Бүтән әлеге проблеманы кузгатмадылар. «Мин җиңдем», – дигән кыз үзенең җиңелгәнен беренче сентябрьдә генә таныды. Куратор укучыларны исемлек буенча барлаганда:
– Насровская Джиган, – диде. Беркем дә торып басмагач, ул исем- фамилиясен тутырып:
– Джиган Самуиловна Насровская, – диде.
– Миндер инде андый кеше. – Гөлҗиһан үзенең яңа роленә күнегергә
тиеш иде...
Ике елдан соң мәгърибтән мәшрикъка кадәр сузылган «киң вә широкий»
ил таркалды. «Хакимияткә бармагын өздергән демократ килде», – диделәр. Гөлҗиһан-Джиган ушлы иде, җәмгыятьтәге үзгәреш җилләренең кая табан искәнен бик тиз чамалады. Төптәге «хәшәрәтләр» яктыга үрмәләде, бәйдәге «этләр» чылбырын чәйнәде. Марҗа хатын гына аны өлгермәгән яшел җимеш дип саный: һаман өйрәтә, һаман тәрбияли иде. Шул баласытуы нәтиҗәсендә Софья түти «тәпиен» капкынга кыстырды да инде. Алар Радий Арсеньевичның ярдәмчесе Сергей белән әшнәләр иде, күрәсең, илдәге түнтәрелеш бу икәүне «батырлык»ка рухландырган иде.
– Гүзәлем, безнең сезгә сүзебез бар, – диде Софья Ивановна. – Әйеме, Серёжа? – Кич иде, кыз дәрес әзерли иде. – Сез әти-әниегезне сагынасызмы?
– Сагынсам, нишлим? – диде Гөлҗиһан.
Яңгыр алдыннан кояш бик нык кыздырса, «көнне чеметә», диләр иде, аның да йөрәген сагыш чеметте.
– Ай-яй, безнең шеф каты бәгырьле! – дип көлемсерәде Сергей.
– Ужас! – Марҗа да аны җөпләде. – Аңарда туганлык хисе нуль! Ике ел да дүрт айда Джиган Самуиловна белән өч кенә күреште!
– Мин шефны уговорю, шушы көннәрдә сезне авылыгызга алып барып кайтабыз. – Ярдәмче егет үгезне мөгезеннән эләктерде. – Только баш на баш! Тиздән Радий Арсеньевич сезне чакыртыр, Джиган. Сез диван астына бер төргәк куеп калдырыгыз.
– Нинди «төргәк?»
Марҗа белән егет бер-берсенә караштылар.
– Сюрприз. – Сергей көчәнеп кенә көлде. – Да, сюрприз! Шефның туган
көне җитә. Без аны оригиналь рәвештә котламакчы идек.
Гөлҗиһан башындагы шөрепләрен тиз-тиз «борды». Кем бүләкне диван
астына ташлый инде, йә? Болар авыл баласы дигәч тә, аңгыра, диләр микәнни? Соңгы дәрестән ул табан ялтыратты. Һәр адымын тикшергән Софья Ивановнада шымчы таланты көчле иде. Туганыңны шартлатырга җыенганда,
ничек кисәтмисең ди! Каты бәгырьле, имеш! Гөлҗиһан моны үзе дә белә. Радий Арсеньевич кунакханәдә иде. Бу юлысы кызны тентемәделәр. Димәк,
ышаныч яулады. Туган абыйның «яңалык»ка исе китмәде:
– Тынычлан, Джиган, син яшәгән фатирдагы «жучоклар» секунд эчендә миңа жуелдый, – диде. – Хыянәтчеләр! Дошманга сатылганнар! Исеңдә тот, Джиган, бизнес – сугыш кыры, йә көндәшең сине дөмектерә, йә син аны.
Таракан урынына сытам кабахәтләрне!
Мөгаен, сыткандыр, фатирда бүтән хезмәтче хатын тузан суырта иде. Бу
вакыйгадан соң Гөлҗиһан уйланды. Әйе, Мәскәү аны еш уйлата иде. Туган абый дигәнең кем икән ул? Ни-нәрсә белән шөгыльләнә икән? Сорасаң, синең эшең түгел, диячәк. «Мин сине ашатам, киендерәм, укытам, сиңа тагын ни кирәк?» – диячәк.
Берсендә Арсеньевич яртылаш ачылды. Нибарысы яртылаш! Гөлҗиһан банк мәктәбен тәмамлап, сәүдә институтында укый иде. Туган абый аны су өстендәге көймә-ресторанга чакыртты. Залда биш тән сакчысыннан гайре (алар да ишек артында!) адәм заты юк иде. Гадәттәгечә, Радий Арсеньевич кара күзлектән иде. – Сеңлем, сиңа унсигез яшь тула. Туган көнеңә нинди бүләк әзерлик?
Кичке аш шулай башланды.
– Берәр атнага авылга җибәрегез.
– Авылны онытып тор!
– Биш ел оныттым инде, абый.
– Тагын ун ел оныт!
– Паспортымны алыштырганда, чын исемемне яздырам.
– Ә син, сеңлем, дядя Радий ни өчен болай эшләде икән дип баш ватмадыңмы? Яһүд булып яшәве җиңелрәк! Аларга туганда ук шома юл түшиләр, шуңа алар беркайчан да безнең шикелле абынып борын канатмый!
Кайнар шулпа буы пыяласын тирләтте ахрысы, туган абый күзлеген салды. Гөлҗиһан йотлыга язды: Радий Арсеньевичның уң күзе хәрәкәтсез иде. Пыяла! Ясалма!
– Сеңлем, үзәктә Сәүдә йортын аукционга куйдылар. Шуны унсигез яшеңә бүләк итәм.
Бүләктән битәр сыңар күздән тетрәнгән кыз:
– Кемгә, кемгә? – диде.
– Сиңа, Джиган Самуиловна, сиңа, чёрт побери!
– Миңа?! Мин... мин студент бит әле, абый! Кайчан сатарга вакыт табам, ди.
– Сатма! Синең өчен урыс негрлары эшләр. Арендага бирсәң дә, акча ул! Банкта акча яна, ә шәхси милек – тора! Конфет фабрикасын да, шәт, сиңа аткарырмын.
Кыз бик күп нәрсәләрне ком кебек сеңдерә, әмма монысы – чишелеше мең кат җеп белән төйнәлгән катлаулы мәсьәлә иде. Туган дигәч тә, җиденче ботак кына лабаса Гөлҗиһан! Әллә тау-тау мөлкәтен вакытлыча гына аның исеменә яшерә микән?
Әнә бит, икътисад фәне укытучысы, профессор Субаров лекция саен: «Хәсрәт демократлар кода-кодагыйларына, абый-сеңелләренә ярты тиенгә генә завод- фабрикаларны өләшә, илнең байлыгын карак байлар бүлгәли», – дип сызлана.
– Мин тиздән икътисад белгечлеге алам, үзем акча эшлим, – диде Гөлҗиһан. – Сез милкегезне берәр якын карендәшегезгә күчерегез.
Шул сыңар күзгә карамас өчен, кыз чәнечкесе белән тәлинкәсендә казынды. Ул зәңгәр күз океанга охшаган, менә аның төбеннән акула йөзеп чыгар да кабып йотар төсле иде.
– Хезмәт хакы белән генә баесалар иде, Джиган! Син минем бердәнбер туганым. Безнең нәселне коммунистлар Себердә үк корытмакчы иде дә, бабайлар үзләренә үзе су сибеп терелткән.
– Ә нишләп алайса сез шулар мөнбәренә үрмәләдегез?
– Власть – көчле корал, сеңлем. Әгәр ул акча белән дә ныгытылса, син – корыч гигант! Сине беркем дә аударалмый!
– Партия дә үлде, абый.
– Берсе үлә, икенчесе туа, чүп үләне әрсез, тиз үрчи, Джиган.
– Абый, мин сезнең хакта берни дә белмим. Туган, әйе, туган. Сез кем?
Гаиләгез кайда?
Селкетсәң – корыч гигант та ава икән. Сыңар күз яшьләнде. Гөлҗиһан
мәгънәсез соравы белән аның йөрәк ярасын кузгатты.
– Минме? Мин – татардан яралып, рус кабыгына төренгән ир-ат. Син канәгатьме? Ә гаилә... Гаилә юк. Хатыным белән кызым авариягә эләкте. Син минем Натальямның күчермәсе. Холкыгызга кадәр бер үк. Ул да акыллы иде. Банк мәктәбеннән соң Сәүдә институтына керер, киләчәктә үзенең бизнесын оештырыр дигән идем. Булмады... Кызымның дәвамын синдә күрәм, Джиган. Давай, өметемне акла, сеңлем!
Менә бит язмыш! Әгәр Наталья үлмәсә, хәерче Сәмигулла кызы Гөлҗиһан «Татардан яралып рус кабыгына төренгән» Матуровның ике ятып бер төшенә кермәс иде.
Туган абый кузгалгач, ишек төбендәге сакчылар үрә катты. Берсе артыгы белән ялагай иде, шеф машинага утырганда, кулъяулыгы белән җәлт кенә аның түфлиләрен сөртеп алды. «Бу ялагай бәндә синең белән уртак табактан ашар, уртак түшәктә йоклар», – дисәләр, кыз: «Тәүбә, тәүбә», – дияр иде. «Синдәге байлык ташкын кебек агар, ун елда ул ун тапкыр ишәер», – дисәләр дә: «Җүләр мәллә сез!» – дияр иде. Ишәйде бит, ишәйде... Ә авыл нишләде? Ул акча томанына күмелеп ерагайды. Әнисенең үлем хәбәрен аңа ике атнадан соң гына ирештерделәр... Аның каравы Радий Арсеньевич белән аралар җылынды.
– Синең папашаң ышанычлы кешеме? – диде туган абый.
– Әти белән унбиш ел күрешмәдем ич. Йомышыгыз бармы әллә? Мине җибәрмәдегез!
– Приказ үтәргә синнән башка да егетләрем буа буарлык! Син лучше кыяфәтеңне кара, Джиган! Көннән-көн симерәсең, – дип шелтәләде карендәш. Ярты елдан соң Матуров үзе офиска килде. Ул хәтта сакчыларын да
ияртмәгән иде.
– Мин синең белән горурланам, сеңлем, син – талантлы җитәкче. Бизнесың
чәчәк ата, – диде. – Только симерүеңнән тукта. Москвада шәп клиникалар до черта, тикшерел. Алар булышмаса, Германиягә оч!
– Радий Арсеньевич, авыл сагындырды...
– О, авыл! – Туган абый озак кына кулындагы күзлеген әйләндерде.
– Авылыңа төкер, Джиган. Сездә кыргый халык, көнләшеп йортыгызны яндырганнар. Папашаң да янган. Но тормыш дәвам итә, сеңлем!
– Нинди тормыш! Әти үлгән, әти-и! – Шундый зур фаҗига турында тыныч кына сөйләгән «сыңар күз» Гөлҗиһанны чыгырыннан чыгарды. Кансыз! Җансыз! Чирканчык бәндә!
– Чырылдама! – диде тимер тавыш. – Минем дә кызым кабердә ята! Однако яшәргә кирәк! Сиңа егерме сигез яшь, иртәгә киявең белән таныштырам. Так что, бизән-ясан, Джиган Самуиловна!
14
...Ул биштәрләргә берәр-берәр пыяла савыт салды:
– Аркагызга асыгыз!
– Әй, җиңги, икебез аксак, беребез чатан дигәндәй, әкияттәге сыман ай
барасын көн барырбыз инде, – дип мөкелдәгән Миңсылуга:
– Чатаны синдер дә, аксагы кемдер, – диде.
Кыр казлары кебек тезелештеләр. Карчык иң арттан атлады. Ул «чыбыркы»,
халык әкрен кыймылдаса, теле белән «суктырачак» иде. Күл ерак, ди, каенсеңел. Ялкаулансаң – кашык та авызга ерак. Иншә Аллаһ, чакрымнар хәлдән тайдырмас. Һәй, яшь чагы булса, боларга ялыныр идемени? Карт тәннең канын ни ач сөлек тә суырмый икән. Һай элек уптым илаһи кабалар иде кана! Алдындагы «кыр казы» җанланды:
– Гамбәр әби! Син мине Аллаһ ризалыгы өчен генә сихәтләндерәсеңме? – Кодрәт иясенең ризалыгына өметләнмәгән гамәл – шайтан гамәле.
– Мин синнән куркам, Гамбәр әби, чын мәгәр! Алай да сорыйм: мәрхүм
әтине кичердеңме син?
– Кичерү-кичермәү бер Аллаһ кодрәтендә.
– Беркөнне: «Башта синнән зыян күргән кешедән гафу үтенергә кирәк», –
дигән идең, Гамбәр әби. Әгәр мин әтине ярлыка дип, сиңа ялварсам, мәрхүмгә карата күңелеңдәге таш эрер идеме?
– Миндә таш җук! – Ул таягы белән хатынның аркасына берне тамызмакчы иде, «әүвәл үзеңне кыйна, Гамбәр!» дигән боерык ишетте. Бу – хакыйкать тавышы иде. И-и, кортка, кортка! Син судан пакь, сөттән акмыни?! Ничәмә-ничә ел ялган белән яшисең! Сине кем шуңардан арындырыр менә... Бастыр ачуыңны, бастыр! Ызбаңнан Аллаһка тапшырылып, дога укып чыктың... Җаныңны бимазалама... Әнә, им-томың ничек килешә: Сәмигулла кызы аягын сөйрәми, Ходайның рәхмәте. Чүпрә сыман күпергән гәүдәсе дә шактый шиңде. Синең генә тырышуларың нәтиҗәсе микән, йа? Кемсәне гыйшкы җилкетә, гыйшкы... Җу-ук, аны онык белән кавыштырмас өчен таулар ишелсен, җир убылсын!
Күл кырыенда кизләү бар иде, карчык юлдашларын шунда таба борды: – Сусадыгыз, эчегез, – диде.
– Абау! Бу бит безнең балачак чишмәсе, – дип, Гөлҗиһан әле карчыкны,
әле Миңсылуны кочаклады. – Әби бәгырькәйләр, без Фәрит белән монда каен яфрагы йөздерә идек. Ул миңа: «Суда синең кебек бер чибәр кыз сурәте чайкала», – дия иде. Әллә нинди матур сүзләр уйлап таба иде Фәрит. Китаплар язса, дөньяга танылыр иде.
«Синең йөрәгеңә язган кадәресе дә җитәр», – дип, моның авызын томалыйсы иде дә... И Аллаһым, тагын ачулана кортка! Алай да ул:
– Кизләү шул ук, бәндәләр генә бүтән, – диде.
...Күл өсте нәкъ пыяла, бассаң – чатнар кебек иде. Карчык озын ыштан
балагын тезенә кадәр күтәрде һәм «бисмилла» дип суга керде:
– Җылы, оланнар. Хәзер сезнең чират, кем кыз, кем... – Гөлҗиһан дигән
исемнән тел бизгән иде. – Кем...
– Кем димә, Гамбәр әби, мин – Абага-а!» – Хатын, кулын өскә сузып, күл
буен яңгыратып көлде. – Мин – чәчә-ә-әк!
Аның көлүе тагын карчыкның җеннәрен кузгатты. Моның кыланмышына
ничек түзәсең ди, Аллаһым! Ул таягы белән аңа кизәнмәкче иде, Гөлҗиһан: – Бу күл дә миңа таныш, без монда Фәрит белән тәпиләребезне юа идек, – дип, суга кереп басты, ләкин озак очынмады: – Ой, кемдер тешләде! – дип
чинап, ярга ыргылганда, аның чәлтеренә биш сөлек кадалган иде. Кортка:
– Болар ат сөлеге, имгә яраксыз, – дип, бишесен дә күлгә ыргытты. Чупылт, чупылт... Каенсеңелнең дә табышы сыек, өч сөлекнең икесе «брак» иде.
Чупылт, чупылт...
– Хет шул хәшәрәтләрне күлгә кире ташлама инде, җиңги, безнең яңадан
каныбызны эчәләр бит алар. – Каенсеңел шыңшымыйча гына бернәрсә дә эшләми иде.
– Яшәсеннәр, кем кыз!
– Атныкымы, адәмнекеме – нинди аерма, бөтенесен дә җый, җиңги.
– Аерма зур: көн – якты, төн – караңгы, җугыйсә икесе дә вакыт күчәрендә әйләнә. – Әй, синең яшең дә туксан, үз туксаның да туксан, җиңги!
Бүген күл юмарт иде: савыт бик тиз тулды. Карчык төбе-тамыры белән канлы үлән йолкыды. Дымлы туфракта алар сусыл, сабагын сындырсаң, кан тибә иде. Беренчесендә сөлек аз эләкте, бу юлысы, иншә Аллаһ, яшь бикәчнең башыннан аягына хәтле утыртыр... Чыдар, чыдамый ни! Хастаны жәлләсәң – чире отыры аза. Зәхмәтне каз мамыгы белән сыпырма, тырма белән тырна! Чишмә дә, күл дә таныш, ди. Кара син! Агач ботагыннан егылгач, кабыкка яткырып билен турайткан иде Гамбәр, анысын онытмады микән? Хәтерлидер, моңарда хәтәр-хәтер...
Кайтканда, ул юлдашларын тагын чишмәгә туктатты. Икегә бүлсәң, юл кыскара иде. Әмма каенсеңел белән Гөлҗиһан барыбер арды.
– Җиңги, мин хәзер ятакка авам, – диде Миңсылу. – Абага, капканы ач!
– Аума, кем кыз, эшең бетмәде кана. Бакчадагы кисмәктә су җылынгандыр, сәфәрдәшеңне сабынсыз гына коендыр. Сөлек ят ис яратмый.
– Вәт бәби! Юындыр, коендыр. Мин бу калын катынга хезмәткә ялланмаган ла. – Аннары, биштәрдәге канлы үләнне агач кашык белән изәрсең, кем кыз. – Монысы ниемә тагы?
– Шуңар ярты ыстакан кайнаган су өстәрсең, кем кыз. Сөлектән соң тәнгә
сөртү кирәк.
– Бәй, сөртмәсәң тиресе бозылып черемәс әле, – дип телләшсә дә, Заретдин
сеңлесе ул кушканнарны эшләп куйды.
Сәке тутырып яткан хатын, мең сөлек тешләсә дә, авыртуны тоймас иде.
Ара-тирә маңгаен җыерып, нәрсәдер исенә төшереп маташты Сәмигулла кызы. Килгән мәлләрдә ул үзенең чире белән генә мәшгуль, дөньяны су басамы, җир тетриме – битараф иде. Ә хәзер бак, хәлләнә, анда да, монда да борын тыга...
– Гамбәр әби... – Җә, нәстә?
– Әти белән әнинең каберен зиярат кыласы иде. Дога өйрәтсәң – баш очларында укыр идем.
– Атаң янды...
– Җаны янмаган ла, сөякләрен генә күмгәннәр, Гамбәр әби!
– Мәрхүмнәр рухына, каберстанга бармыйча, ызбаңда гына укысаң да, кабул була.
– Ә нишләп үзең һәр пәнҗешәмбе зират урыйсың, Гамбәр әби?
– Кем әйтте?
– Миңсылу апа шулай ди. Өрәк төсле каргалар куркытып йөри, ди.
– Миңсылу үзе өрәк! – диде карчык һәм аягы белән сәке астын «капшады».
Каядыр сынык себерке сабы ауный, шуны тәрәзәдән генә ишегалдында туңкаеп бәрәңге әрчегән каенсеңлесенә очырмакчы иде, туенган сөлекләр хатынның тәненнән куба башлады.
– Зиратта сез эзләгән – сезнеке тегел, – дип мыгырдана-мыгырдана, җәймәгә коелган бөҗәкләрне чүпләгәндә, кинәт кенә йөрәк чәнечте. Моңарчы сиздерми иде, димәк, хәбәр килә, хәбәр... Ерактан, ерактан... Даладан да кебек... Кайда соң теге кыз бала? Нишләп ул җил белән куышып уйнамый?! Нишләп аны беркем дә чакырмый?
– Үлмә-ә-әс!
– Гамбәр әби, торыйммы? – диде хатын.
– Җук, ят, балакаем. – Карчык аны чәченнән сыйпады. – Миңсылу, дим, син,
кем кыз, дим. Канлы үлән суы белән Гөлҗиһанның тәнендәге яраларын киптергәч, баллы су эчерт. Кан тамырлары киңәйсен. Раббым, шифасы синнән, тик синнән генә, Раббым. Бәндәңне үзең саулыкка тиендер. Мин мәчет тирәсен караштырганда, шаять, бәрәңге боламыгы да пешәр. – Ишектән кергән каенсеңлесенең дә ул йомшак кына аркасыннан чәбәкләде. – Себерке сабы гына телеңнән тыймас шул, кем кыз.
«Һы, янәсе мәчет тирәсен караштыра. Сукмак димәсәң – хәтере калыр, ерып үтәрлек түгел, агач-куак белән капланган. Йа кодрәтле Затым! Гомер юлым чытырман да чытырман иде. Мин фәкать синең ярдәмең белән генә тереклек иттем. Сиңа табындым, сиңа сыендым. Туганда ук фәрештәләр өммәтеннән идем, җиргә иңгәч, ике канатым да пычракка буялды... Үч мине каралтты, үч, Кодрәтле Затым!»
...Беркичне Гамбәрнең тәрәзәсен шакыдылар. Ул узгынчыларга ияләнгән иде инде: йә су сорыйлар, йә адаштык, диләр. Тик бу төнге кунак авыл кешесе иде. Сәләмәсе җилдә җилфердәгән бакча карачкысы кебек ир өйалды нүешенә чүгәләде.
– Туңдым, Гамбәр апай!
– Син бит Газизҗан? – диде хатын. – Төрмәдә идең бит син. Качтыңмы? – Ике ай элек үк инде, Гамбәр апай. Айтуганда этем дә белми. Колхузның
өч атын урлаган өчен биш елга таш капчыкка яптылар, паражитлар! Күп чәпәделәр, паражитлар. Мине аучы Сәмигулла үзендә яшереп асрый. Өстемдә аның күлмәк-ыштаны. Без Сәмигулла белән төскә-биткә дә охшаш, дөресме, Гамбәр апай? Син дә, бәрәч, элгәреге күршем дигәнсеңдер, дөресме?
– Төрмәңә кайт, зур бәладән котылырсың, Газизҗан.
– Тү-тү, Гамбәр апай! Миңа монда рәхәтрәк! Күсәге белән кабан дуңгызы ите кимереп, кикереп кенә яшим мин. Ашау – байдан, үлем – Ходайдан. Сәмигулла нәрсәдер болгата түлке. Аның капкасына кеше-фәлән бәрелми, тыныч иде, ну кичә ике урыс килде. Идән астында тыңлап ятам, нәрсәдер таптыралар Сәмигулладан. Сундук та сундук, диләр. Үтерәбез, скутина, диләр. Син җиде кат җир астындагы хикмәтләрне күрәсең, ди, Гамбәр апай, карале, нинди сандык икән ул, ди, аңа нәмәстә төягәннәр икән?
– Башымны катырма, үзеннән сора, Газизҗан энем.
– Әйтер ди сиңа! Ике көпшәле мылтык сатып алган, тиле сымак шуның белән сүләшә. Зур акча түләдем сиңа, малай, ди.
«Төрмә чыпчыгы»н Гамбәр куып җибәрде. Язмышлар төялгән арба көн саен аның капка төбендә туктала, көн саен аннан кемдер чирен, кемдер аһ-зарын, кемдер күз яшен, ә кемдер чүп-чарын түгә, аларның барысына да илтифат итсәң – акылдан язарга мөмкин иде. Ә бит Газизҗанның гозере аны сагайтырга тиеш иде. Чөнки шул ук төндә Сәмигулланың йорты янды. Кеше рәнҗеше түшәп корылган нигездә кайчандыр бер ут үрлисе мәгълүм иде. Янгында хуҗа үзе дә кисәүгә әйләнгән, диделәр. Авыл халкы ялгышты: Сәмигулла исән иде. Өч көннән соң хатын ябык мәчеткә барды. Сөрелгән кыр кебек кап-кара җир җанны өшетә иде. Ул сөенмәде. «Илаһым, зинһар, начар уй-теләкләрдән күңелемне чистарт», – диде. Тик бу теләк ихлас түгел, аны үч каралта иде. Мәчет артындагы куерып үскән куаклыкта үлеп- бетеп яткан «кисәү»не Гамбәр башта төрмә качкыны Газизҗан белән бутады. Ир бәндәсен, әйтерсең, кызган тимер белән өткәннәр, иягенә кадәр битенең тиресе суелган, керфеге-кашы, чәче өтелгән, борын ямьшәеп, ирененә салынган иде.
– Бәладән котылырсың, төрмәңә кайт, димәдеммени, и адәм! – диде Гамбәр. «Авыл хуҗасы Мирхәйдәргә әйтәсе булыр, бүлнискә илтсен», – дигән уй кызгану хисе белән алышынды: миһербансыз блач егетне төрмәгә озаттырачак! Газизҗан бала гына иде әле, бервакыт хатын, аягы таеп, сулы чокырга егылгач, малай көчәнә-көчәнә аны тартып чыгарган иде. Энә очы кадәр генә яхшылык эшләсәләр, син аңа тау хәтле изгелек белән җавап бир!
Гамбәр, мәчет ишегенең такталарын каерып, «тере мәет»не эчкә сөйрәде. Монда аулак, кеше йөрми, ә качышлы уйнаган бала-чаганы әби-әниләре: «Заретдиннарның иске йортында җен-пәри мыжлый», – дип куркыта иде. Хатын көн дә килеп «кисәү»нең йөзенә үлән суы бөркеде, телемләп чи бәрәңге япты. Ниһаять, мәрткә чумган Газизҗан «ы-ы» дип ыңгырашып, керфексез күзен ачты... Түшәме ишелдемени, Гамбәр ишеккә ташланды. «Тере мәет» – Газизҗан түгел, «тере мәет» – Сәмигулла иде...
Хатын аңа ләгънәт укымады, юк, укымады, исән калуына гына шаккатты. Кабахәт җанны күкләр дә кабул итмәгән иде.
– Ишет, мин сине таң белән үләт базына ыргытам, – диде ул. – Ишет, мөртәт! Ләкин иртән Сәмигулланың «су, су» дип инәлүе хәлне үзгәртеп куйды. Үлгәндә кешенең иренен чылатмасаң – гөнаһ. Хатын «кисәү»нең авызына су тамызды, тегесе теле белән ялаган саен ыңгырашты. Имансыз! Киек-
җанварларны яралагач, алар да тән авыртуына түзәлмичә бәргәләнгәндер. Һай, мөртәтне үләт базына ыргытмады шул Гамбәр. Нәфрәт – иң көчле
хис, диләр. Кайда иде соң ул көч, кайда, Аллаһым?! Менә Сәмигулланың теле дә кыймылдады:
– Күрше апа, мине агулап үтер, җәме?
– Җан алмак – Газраил эше, – диде белекче. – Савыккач – үз ишең – Мирхәйдәргә дөресен сүлә. Миндә Газизҗан качып яшәде, зиратта аның кабере, диярсең!
Әле кайчан гына дөньяның сыртына атланып чапкан иблис, менә, койрыгы тәбәгә кысылган тычкан кебек чиный.
– Газизҗан идән астында иде, янганмыни? Мине бит урындыкка бәйләп ике башкисәр җәзалады, күрше апа.
– Сандык өченме?
– Син каян беләсең, күрше апа?! Эһе, знамы беләсең, калдун бит син. Шушы башкисәр урыслар төртте ызба белән абзар-курага. Тучны блач Мирхәйдәр котыртты аларны! Тагын этләрне өстерәчәк. Лутчы синең кулыңнан үләм, күрше апа! Агула мине! Янә башкисәрләргә эләксәм, турам-турам тураклый тегеләр! Мәскәүдән алар, тучны! Гөлҗиһаным бит анда. Кызым ни хәлдә икән? Арчиныч кабахәт, җир йотсын үзен. А-а-а!
Сәмигулла аңын җуйды. Күз алдында адәм икенче затка әверелде. Канэчкеч бәндәдән юаш, мескен ир-ат туды. Соңгысының йөрәген курку камаган иде. Курку! «Тегеләр» эзләп табар да, сандык өчен икенче мәртәбә тереләй яндырыр. «Кызым исән микән? Үтермәделәр микән?» Үтермәделәр. Тик синең өчен ул дөньяда юк инде, юаш Сәмигулла! Туган якларына бер кайтыр Гөлҗиһаның, әмма аның да әти диярлек кешесе «исән» булмас... Минем үчем бу, минем үчем!!!
– Синең агуың үзеңдә, – диде хатын. – Чаян күек тәнеңә чак, Сәмүш. Әйе, моннан ары син – Сәмүш, бәндәм.
Ирнең кутырлап төзәлгән бите мүкләнгән агач кайрысы төсле ямьсез, өстәвенә сул күзе йомылыр-йомылмас калган, әгәр сине клуб сәхнәсенә менгезеп: «Бу кем?» – дисәң, авылдашлары танымас иде. Аның сүгенә-сүгенә карлыккан тавышына хәтле нечкәрде. Салам кисәге белән кәҗә сөте суырта- суырта хәлләндергәч, Гамбәр «кисәү»не әкрен генә атлатып утарга алып китте. Атасы белән яшьтән үк бергә яшәгән Рәшит күршесенең төсен-битен хәтерләмәгәндер, хәер, ул аңа күз дә салмады, чөнки ашыга иде.
– Әни, йорт сиңа атап төзелгән, ул синең карамакта, кемне кундырсаң да – миңа барыбер, – диде.
Сәмигулла-Сәмүш, мирас төсле, улыннан соң оныгына күчте. Ызбага «оялаган» авыру агайның чыгышы белән Фәрит тә кызыксынмады. Зур әнисе яшәтә икән, яшәсен! Заретдин чылбырындагы ир-ат эре иде, вакланмый иде. Гамбәр дә серен эчендә саклап картайды. Һәй, чамасыз авыр үч йөге иде ул, чамасыз авыр... Җан талкынды, йөрәк ите ашалды, ә кортка барыбер йөген бушатмады...
 15
– Саумысез, каеннар, саумысез, усаклар? Мин урман кызы-ы-ы! Яфраклар лепелт-лепелт шаулашты, гүя алар хатынның сәламен аңа да тапшыралар иде. Бәлки, ул ишетер... Түзә, Гөлҗиһан, түзә, ләкин түземлекнең дә бер чиге бар! Карчык тыйган саен, эчтән әрнү кузгала. Йә, Фәриттән качты, ди. Урман егетеннән танытмады, ди. Ә менә балачак хатирәләре җанын айкаганда, тиле йөрәк хис өермәсе кузгатса – нишләргә? Сакчы Миңсылу арып йокыга түнгәч, Гөлҗиһан урманга тайды. Кортка, гадәттә, мәчет тирәсендә озак юана иде. Ул арада хатын муенсасын эзләр, бәлки... бәлки, аны да очратыр. О, тыелган алмага ымсынсаң, бик тиз җиргә сөрерләр! Гамбәр кунагымны җәннәтемдә рәхәт чиктерәм дип шәбәрә ләбаса! Әмма «җәннәт»тә аяк-кул богаулы иде шул. Хәер, хатын Мәскәүдә дә иреккә туенмады. Акча бөтен ябык ишекләрне ачтырса да, ул аркасын чәнчегән «сыңар күз»нең карашын һәрдаим тоеп яшәде. Хак, байлыкка күмгән туган абыйсына сеңелкәш рәхмәт кенә әйтергә тиеш иде. Аның өчен кайгырта ла! Тик бу кайгырту майлы калҗа кебек үтләтә иде. Томана Сәйфи белән дә ул гына көчләп кавыштырды. – Син – бизнес леди, сиңа эт сымак тугры ир кирәк, Джиган. – «Сыңар күз» телгә оста иде. – Фас дип өстерү белән, дошманыңның ботын умырсын! Өр, дисәң – өрсен, пос, дисәң – поссын. Вот так! Мәхәббәтме? Сафсата! Яратасыңмы, җирәнәсеңме? – анысы миңа караңгы. Акча – елан, хисләнгән хатын-кыз кулыннан тиз шуа. Салкын акыл белән эш йөрт, Джиган. Только бер киңәш: этне бәйдән ычкындырма! Финанс мәсьәләләренә катнаштырма!
Только сөяктән генә өзмә, тыгынсын!
Туган абый нотык сөйләгәндә, Гөлҗиһан бүлдерми иде. Ярамый! Ләкин
бу юлысы ризасыз гына:
– Сезнең Сәйфиегез бигрәк котсыз, – диде.
– Ха-ха! Котсыз икән! Тырнак буяп, чәчен майлап йөргән «зәңгәрләр» ямьлеме? Шундыйлар белән парлашыр идеңме, Джиган? Һо, башсыз кыз! Озын сүзнең кыскасы: иртәгә Сәйфи белән загста язылышасыз! Кич белән туй!
«Кияү егете»н керттеләр. Күлмәк якасы бөгәрләнгән, корсак турысында сәдәфе каптырылмаган, ә чәче, җил тузгыткан сыман төрле якка тырпайган егет, чынлап та, тугры эт иде, ул – гәүдәсен кечерәйтеп, күзен яртылаш кысып, хуҗасын сәламләде:
– Ватый мин, Радий Арсиныч. Нәстә боерасыз, сразы үтим!
– Мондарак кил! Таныш, бу – синең хатының, Сәйфи!
– Минем катын?! – Егет балчык изгән сыман урынында таптанды. – Көләсез,
ватый, Радий Арсиныч. Джиган Самуиловна – асылбикә, ә без – кара мужик. – Кем сине агартырга җыена, холоп! Буялган килеш тор!
– Хи-хи, Радий Арсиныч, шаяртмыйсың ахры. Джиган чибәр үзе ни ди
соң? – Сәйфи кызга карап ыржайды.
– Сине өзелеп сөям, ди, дуңгыз! Әгәр тагын мыркылдасаң – маңгаеңа ядрә чәпим! – Гафу, гафу, хуҗам! Сезнең сүз – закон! Кунаклар эсписеген төзикме суң?
– Төзегез! Без өчәү – мин, син, Джиган.
Өч кешелек туй дөнья тарихында булды микән? Туган абый тулы бер
ресторан алган иде. Зур концертлар залы монда күченгәнмени, аларга иллеләп җырчы, биюче, цирк артистлары шоу-тамаша күрсәтте. Яшь кәләш:
– Дусларыма нәрсә диярмен инде, Ходаем? Берсен дә чакырмадык, – дигәч, «хуҗа», һәр сүзенә диярлек басым ясап:
– Таныш-белешләр, Джиган! Таныш-белешләр! Дус юк ул, дошман белән көндәшләр генә бар. Син шуларны бәйрәмеңдә биетер идеңме? – диде.
«Нинди бәйрәм?! Сез миңа матәм көне оештырдыгыз!» – дип тузыныр гына идең, филгә тибеп кенә кырмыска җиңәмени!
Күңелсез мәҗлес тәмамлангач, туган абый өстәлгә ачкыч бәйләме ташлады.
– Миннән туй бүләге! Шәһәр читендәге коттедж сезнеке. Тату гына яшәгез. Кстати, мин берникадәр вакытка югалам әле, яшьләр.
«Югалу» йә атна-ун көнгә, иң күбе – берәр айга сузылыр дигән иде Гөлҗиһан, тик ул ялгышты: туганы шуннан бирле гаип. Телефоны да сүнгән... – Ватый, табышмак! Радий Арсиныч кайда икән? – диде Сәйфи. – Наверняка безне айдан гына күзәтәдер, шайтан. Памушниклары Замир, Володькалар
белән без пачти ахирләр иек, аларны да җир җытты шту ли?
Еллар буе хуҗа үзенең «тугры хезмәтчесе»нә күрсәтмәләр бирми икән, димәк, ул аның белән арасын өзгән дип уйлады яшь хатын. Сәйфинең дә үз-үзен тотышы үзгәрде. Элек ялагайланып койрык болгаган «эт» калдык- постык сөяккә генә риза түгел иде инде. Гөлҗиһан, билгеле, аңа артык акча исе иснәтмәде. Дындык ирнең финанс документларына теше дә үтмәс иде. Әмма идарә дилбегәсен әкрен-әкрен генә үз кулына эләктерде Сәйфи. Акыру- бакыру буенча шәп «белгеч» иде ул, кемнедер эштән куу, кемнеңдер хезмәт хакын кисү аның вәкаләтендә иде. Гөлҗиһан, туганының киңәшен истә тотып, «эт»не бәйдән ычкындырмас иде дә, котылгысыз рәвештә чир якынлашты. Гәүдәсен май басып, килеш-килбәте ямьсезләнгән хатын дөньяга күренергә ояла башлады. «Әле монысы баласы гына, анасы алда икән», симерү, соңгы ноктасына җитеп, урынга еккач, Сәйфи үзен бердәнбер милек хуҗасы итеп хис иткән әнә. «Ниндидер кәгазьләр әзерли», – ди Минап абзый. Әйдә, әзерләсен! – Син ниткән җәһүдә?! Син алкаш Сәмигулла кызы Гөлҗиһан икән! – диде берсендә Сәйфи. Мондый мәгълүматны, мөгаен, туган абыйсының «памушниклары» саткандыр. – Паспортың җалган синең, симезкәем. Хафаланма, полициягә җәвит итмим, фчүтеки син минем катын. Үзем дә мактанам ватый
дусларга, мин – мишәр, катын – шимбә, дим. Ну малай, көнләшәләр! «Симергән эт» өстенә ташланганда, туган абыйсын сагынды Гөлҗиһан. Даими күзәтүе белән интектерсә дә, ул аны җил-яңгырдан ышыклаган икән. Сикертер иде хәзер Сәйфине, сикертер иде! Сыңар күзен алартса да, ир бәндәсе чалбар төбен юешләтер иде. Шулай ук башбаштак сеңлесен дә акылга утыртыр иде. «Авылга кайтма!» – дип кисәтте ул, ә хатын колагына да элмәде: кайтты. Нәфрәт Гөлҗиһанның бәгырен өтәргә тиеш иде. Авылдашлар туган йортын яндырган... Кайсының битенә төкерәсең, ә? Айтуган дигән авыл юк, бердәнбер тере җан – Гамбәр карчык... Ул да хатын кебек үк билгесезлектә яши: шырпы сызган бәдбәхет аңа нәмәгълүм. Белгертмә, Гөлҗиһан, зинһар, белгертмә!
Сәмигулла исемен, никадәр якын булса да, казып чокырга күм!
– ...Мин – урман кызы-ы-ы! – Хатын шомлы уйларыннан арынырга теләде.
– Мин урман кызы-ы-ы!
Урман аңа усал гына җавап бирде:
– Булмагаең ни! Кая болай чаптырасың, азгын бия?
Миңсылу икән, уянган, артыннан куа. Кушаматка ифрат баеды Гөлҗиһан,
көн саен яңасын өстәп кенә торалар. Симезбикә, абага, азгын бия... Ә ул барыбер урман кызы!
– Миңсылу апа, икәүләшеп һава сулыйк әле!
– Һава кайда да бертөсле! Син яхшы чакта борыл. Иту җиңги үтерә үзеңне. Сөлектән соң кеше хәлсезләнә.
– Ә мин, киресенчә, җиңеләйдем, Миңсылу апа.
– Акылга җиңеләйгәнсең ахры. Бугазыңны ертып хет көн-төн акыр, сиңа кем дә «ау-у» димәс. Борыл, диләр!
Кызулык белән генә «сәяхәт»кә чыккан икән Гөлҗиһан, кичкә табан и күңел болганды, и күңел болганды... Кысылып кечерәйгән ашказанында нинди тәгам ди, карчык бит аның ризыгын бөтенләй чикләгән иде. «Сөлектән агуландым» дигән шик аяк табанын яндырып төште. Әнә, Миңсылу нәрсә ди, бер хатын сөлек ярасын кашып үлекләткән дә, туганнары, син бинабат, дип чүт кенә җиңгине кыйнамаган, ди. Ит яхшылык, көт яманлык, саклану чарасын хаста үзе күрергә тиеш, ди. Тамагына сөяк кадалгандай укшыган хатынга карчык:
– Косыгыңны коскың, – диде.
– Дару бир! – Гөлҗиһанга дөньясы агуланган кебек иде. – Нинди дару?
– Соң, Гамбәр әби, сездә костыруга каршы дару бардыр бит инде? Цивилизация гөрләгән чорда яшисең лә. Сәдәф инде сезнеңчә, сәдәф!
– Ниткән дару? Коскың! Чистарыну вакытыңны сузма! Эчегезгә былчырак җыела, адәмнәр! Тәнегезне юып кына пакьләнмәссез, адәмнәр!
Хатын:
– Миңа сөлек ярамады-ы, – дип ыхылдаган иде, белекче күкләр күкрәтте: – Синдә чирле кан иде, бәндә баласы! Алар үзләре агу суырды. Мин алардан
кичерү сорадым намаз арты!
Аннары жу-жу баш шаулады. Аның авыртуыннан күз пыяласы чатный
иде. Монысын да карчык тиз генә ибенә кереште. Сөлге белән башын урагач, уклау кыстырып әкрен генә уңга-сулга боргалады.
– Баш чүмечең зурайган, – диде. – Илаһым, кулыма шифаңны иңдер, Илаһым... Адәм яралганда, аның күңел казаны төрледән-төрле булыр: берәүсенең алтыннан, берәүсенең көмештән, берәүсенең җиздән, берәүсенең бакырдан, берәүсенең тимердән. Изгелек, мәрхәмәтлелек, юмартлык тимерне дә алтынга әүештерер, яман уй, хөсетлек, көнчелек, комсызлык алтын савытны да күгәртер дия иде Сабирҗан остаз.
– Миндә... миндә ниндирәк казан икән, Гамбәр әби, – диде Гөлҗиһан, кыяр-кыймас кына. Уклау бер дәваласа, бер сыртыңны да кашыр! Әнә карчык йөзгә төрләнә.
– Һе, ул иллә дә чын алтын димә! Бордарың малына кызыктың ла. – Кем ул бордар, Гамбәр әби?
– Туганың инде, туганың! – Миңсылу аның беләген чеметте. – И шәһәр сарыгы! Баш авыртуын әллә уклау, әллә «бордар» бастырды: хатын «терелде»: чү, хәзер Радий Арсеньевич сеңелкәшкә кирәкме соң? Бу бик четерекле сорау һәм
аңа төгәл генә җавап та юк иде.
Сәйфинең арт сабагын укытыр өчен генә туган абыйсын сагына түгелмени
Гөлҗиһан?
– Дөнья кызык ул, Гамбәр әби: бүре оясына ояласаң – бүре кебек улаттыра.
Бүген көчленеке – замана.
– Үлем сукмагында әммәгез дә тигезләшә. Газраил фәрештә алтын-көмешкә
алданмас. Аңар бай нә дә, ярлы нә. Ахырзаманда имансызларның хәсрәте артыр, ди китап.
– И-и, синең эшең гел куркытуда инде, җиңги. – Миңсылу уклау очына сөлге бәйләп өскә күтәрде. – Вәт шулай, байраклар болгап җәннәтләргә барып керсәң иде, Алла кушып. Утын әрдәнәседәй өеп яндыртмас әле Аллаһыбыз. Без бит аның газизләре, әйеме, Абага?
Карчык каенсеңлесенә ачуланмады. Әйдә, сабый бала, шаяр инде дигәндәй, каш астыннан гына карап торды. Ул, кызуы сүрелгән көзге кояш төсле, сүлпәнәйгән иде.
«Уйнап» туйгач, Миңсылу кичке ашау тәртибен барлады. – Бәрәңге быгыр-быгыр кайный, җиңги.
– Әз генә май җилпеп боламык яса, кем кыз.
– Абагага нәстә ашатабыз, җиңги?
Гөлҗиһанга коры кашык кына эләкте. – Ул җиде тамыр суы эчәр, кем кыз.
– Шул гынамы, җиңги?
– Шул гына, кем кыз!
– И Ходаем, тиздән һава белән генә тукланыр инде, бичара, – дип, Миңсылу әллә кызганды, әллә үртәде.
– Ул тук, – диде карчык, канәгать тавыш белән.
Чын мәгәр, ризык теләнеп ашказаны талкымый, әйтерсең, Гөлҗиһан сый-
нигъмәттән сыгылган табын яныннан әле генә кузгалган иде. Менә өши-туңа, шунысы әкәмәт. Җәйге тымытык кич ләбаса. Беләгенә хәтта каз тәне чыкты. Кортка: – Калтыравык эчендә, хәзер, кем кыз, җылы төнәтмә эчергәч, җылынырсың,
иншә Аллаһ, – диде.
Вакыт-вакыт канга тоз салса да, аңа Миңсылу белән мөнәсәбәтләрне
көйләргә туры килә иде. Чемодандагы һәркайсы берәр кат киелгән күлмәкләрне, фасоны бозылмасын өчен, химчисткага тапшырасы иде. Каенсеңел бистә дигәннәрен мактый, ул нәкъ шәһәр кебек, ди, йортлары таш, кибетләре бихисап, ди. Якында гына тормыш гөрли алайса.
Буйга ят, дисәң, аркылыга сузылган киребеткән Миңсылу аның үтенечен кире какмады.
– Ие, бистәдә аю тиресен дә чистарталар, гөлкәем, – диде. – Таң атсын әле, күз күрер тагы.
Иртән киребеткән су кайнарлатты да эскәмиягә ләгән куйды:
– Вәт сиңа пырачка, гөлкәем. Әйдә, керләреңне җу!
– Саташтың мәллә, Миңсылу апа?! Син бит бистәгә барабыз, дидең. – Кит аннан! Барабыз, дидеммени? Күз күрер, дидем шикелле.
– Минем киемнәрем бик затлы бит, Миңсылу апа. Су тидерсәң, бозыла! – Гөлҗиһан кулындагы төенчеген чиште. – Менә бу күлмәкне Париждагы модельер теккән иде, монысы – Зайцев салоныннан. Мин аларны яратып кия идем. Киң инде болар, таза чагымдагы, тарайтырга кирәк. Ябыгам бит, Алла бирсә.
– Хи, черегән агачка ясалма яфрак ябештергән төсле икән.
– Нинди «черегән агач», Миңсылу апа?
– Син ул, калын катын, син! Тыштан ялтырыйсың, эчтән калтырыйсың,
бахыркаем.
Гөлҗиһан үпкәләмәде, чөнки Миңсылу хаклы иде. Икеләтә авыру иде ул,
аңа әле мал чире дә йоккан иде.
– Мәйлең, керләрне кул белән уам. Порошок бармы, Миңсылу апа?
– Каян килеп?
– Сабын бир!
– Сабын да җук! – Каенсеңел мунча миченнән соскыч белән көл көрәп
чиләккә томырды. – Селте суы, гөлкәем. Берчәк тонсын әле. Пырашук ише генәме! Пычрагын сыгып ала. Җиңги борын-борыннан шулай җуган. Әнәгенәк,
сөлге-тастымаллары ап-ак. Бистә дигәч тә, анда кем безне илтә, ди. Арбага җиңгинең җеннәрен җиксәк кенә, гөлкәем.
«Мин – гап-гади авыл кызы. Нишләдем соң, ә? – Хатын күлмәкләрен суга чумырды. – Чүпрәк кызганам... Гөлҗиһан белән Джиган икесе ике кеше ләбаса! Үз асылыма кайтыр идем, кайда ул могҗиза сукмагы, кайда?!»

16
«Мәңгелек йорт»ка шушы каһәр суккан йөк белән китсә, кертерләр, кертми ни. Тәмуг капкасын киң итеп ачарлар, чөнки гөнаһысы тар тишеккә генә сыймас. Ялган өстенә ялган! Атасы өчен кызы, кызы өчен атасы дөньяда юк, имеш. Ә кортканың хөкемдар булырга ни хакы бар?
Карчык уйларын ияртеп юлына кузгалмакчы иде, баскычта Гөлҗиһан күренде.
– Иртүк кая ашыгасың, Гамбәр әби?
– Далага, олан.
– Ул дала кайда соң? Сездә урман эчләрендә урман ла!
Йа галәмнең Раббысы! Дала, диме? Дала, ди шул... Күңелдә бөреләнгән
– телдә яфрак ярган: туып-үскән илләр сагындыра. Хәтер сүрүен ертып, зәңгәр күлмәкле кыз бала кылганнар белән куыша... Тамырым белән Заретдин аймагының туфрагына беректем, дип яшәде... Яшәде... Үз-үзен алдадымы?
Ул җанына сарылган сагыштан тиз арынды.
– Кулыңның тиресе суелган, – диде. – Селте суы ашаган. Кем кыз, кайларда син?
Миңсылу шымчы кебек койма буенда тыңлана иде:
– Әү, җиңги?
– Чи бәрәңге телеме яп монауның ярасына. Мәгәр аны эшкә кушсаң, азагын
уйлап куш.
– Әй, төзәлерсәнә. – Гөлҗиһан, бармакларын тырпайтып, өф-өф өрде. –
Мин дә синең белән барам, Гамбәр әби.
Карчык кырыс кына:
– Кая? – диде.
– Соң, шунда, синең «далаңа!» Утарның күчермә мәгънәсе бит инде ул!
Аны миңа Фәрит бер тапкыр күрсәткән иде. Курыкма, мин үземне танытмам, юлдашың итеп кенә иярт, Гамбәр әби.
«Бу әрсез катынны кара син! Утар, ди. Танытмам, ди. Йа Аллаһым, синең әмерең белән генә гыйшык дәрьясын буар Гамбәр, вәләкин ул ташый икән, мин – колың, йомычка күек, дулкын өстендә генә чайкалырмын...»
– Миңа койрык нәмәстәгә, Сәмигулла кызы? Юлда һәрчак озатучым – Газиз Затым бар.
– Хи-хи, Абага! Җиңгигә синең сымак ташбака ниткән юлдаш ди! – Миңсылу яулык очы белән авызын ябып көлде. – Безнең әбиебез яшь поши баласы төсле юырта урманда. Ну түлке, җиңги, берчәк тизлегеңне киметсәң дә ярый: балалаган әнкә кабан очрамагае.
– Аллаһ язганны гына күрә адәм. Сез, кем кыз, Гөлҗиһанның кулын имләгәч, икәү утын кисегез. Пычкы-пила сарайда, нүешкә сүәгән.
– Син нәстә, җиңги! Энекәш ел саен трактор белән ташый кана! Бу калын катынны нечкәртер өчен бүтән җәза беткәнмени? Артыңнан чаптыр! – дип чәрелдәгән Миңсылуга ул галушын салып очырмакчы иде, иелгәндә бил сөяге черт итте. Ходай кисәтә: гел усаллык белән җиңмә, ди.
– Кисәсез дигәч, кисәсез, кем кыз! – диде карчык, билен угалап. – Каршы дәшмә!
– Дәшмим лә, дәшмим. Абага әбәттә ни-нәстә чемченер икән? Әйтеп калдыр, җиңги.
– Кара әпәй телеменә ярты кашык көнбагар мае тамыз. Шул аның тәгаме, кем кыз.
– Хи-хи, сыерым ач торырга өйрәнгәч кенә җан тәслим кылды, дигән ди бер агай. Хуп, җиңги.
Ниятсез эшкә шайтан аяк чала, диләр, ул онык белән катгыян хәл ителәчәк мәсьәләне төнлә үк кат-кат уй иләгеннән иләде. Бүтән сузасы түгел... Юл уңае кортка, Аллаһның гүзәл исемнәрен атап, туксан тугыз каен яфрагы өзде. Кайнар суда изрәтеп эчерсә – хатынның эчендәге былчырагы тышка куылыр. Тырышу – бәндәдән, нәтиҗәсе – Кодрәт иясеннән. Сәмигулла нәселенә никадәр генә үч тотса да, ул кыз баланы саулыкка тиендерергә тиеш. Күк идарәчесенең фәрманы шундый...
Биш адымга соңарса, Фәрит белән аймылыш булалар иде, шөкер, зур тимер капка янында очраштылар.
– Зур әни, җир астында метро бар мәллә? – дип, онык аны кочагына кысты. – И-и, бәләкәй дә инде син, Зур әни.
– Буйда тегел, акылда хикмәт. Иртәнең иртәләрендә кайларга канат җилпедең, бәбкәчем?
– Аргы як урман кырыендагы юлны киңәйтәбез, Зур әни. Боерса, җәренгә синең авылыңны да агач коллыгыннан коткарам. Куакларны тапатам – әрчетәм, кыскасы. Яшьлек – ялтырый, картлык – калтырый икән... Кемдер дөнья колачлаганда,
кемдер соңгы гомер җебен төйни...
– Берочтан иске мәчетеңне дә төзекләндерәм, Зур әни. Сиңа әйтмәдем генә,
мин аны ачтым бит. Идәненең аратасы черемәгән, нигезенә сап-сары салам түшәлгән. Бабайның зирәклегенә шаккаттым!
– Бабаң андый нәстәләрдән чирканыр иде, туганыбыз Мифтахетдин абзый җәйдерде саламны. Мәчеткә бүтәнчә кагылма син, бәбкәчем. Минем хатамдыр ул, бәлкем. Адәм баласы үз күңелендә манара торгызсын да, иман оеткысы әүвәл шунда салынсын икән. Кайчак ялгышабыз шул, ялгышабыз, бәбкәчем. Монысын куй әле, синең – минем Аллаһ каршында бурычыбыз үтәлмәгән, бакчи. Тыңлап бакчы, бәбкәчем. Адәмнең гомер кибәне өч кисәктән гыйбарәт: туды исә – берсен, насыйбын ярәште исә икенчесен өя. Инде дә фанилык белән хушлашканда, икесен дә бергә кушып, актыккысын очлый.
– Зур әни, әйдәле, машинага кер, йомшак утыргычта хәл җый. Соңгы вакытта әллә нинди аңлаешсыз телдә сөйләшәсең.
– Телем – ил теле, бәбкәчем. Урманыгыз торып торыр, бистәгә – яучы абыстайларга барабыз.
Фәрит рульгә авышып көлде дә:
– Синдә һаман кысыр хәсрәт икән, Зур әни, – диде. – Мине өйләндерәсең килә инде, ә?
– Аллаһ парлыларны сүә, бәбкәчем. Башлы-күзле итсәм – тынычлап китәр идем. – Син гел каядыр китәм, дисең. Әйт кенә, үзем илтеп куям.
– Көлмә, бәбкәчем. Миграҗ сәфәренә кузгалыр сәгатьләрем якын, бә-әк
якын. Сез, онытасыз, бәбкәчем: Илаһка кире кайтарылу бар.
Карчык кызулык белән оныгын битәрләп ташламакчы иде дә, сабыраеп калды: егетнең күзе сагышлы иде. Моның йөрәген кемнәр ачкыч белән бикләде икән? Йә, дивана кортка! Белмәгән кыланма... Ачкыч хуҗасы синең ызбаңда
яши! Ә син барыбер торының өчен көрәш! Ике арада тау кебек калык!
– Сиңа иманлы йорттан димләр абыстай, бәбкәчем. Нәсел-нәсәбен тикшереп, бәбкәчем.
– Зур әни, мине юл төзүчеләр көтә. Әйдә, кичкырын сезгә сугылам. Иркенләп сөйләшербез.
– Сугылма! – диде кортка һәм шушы кискенлеге белән Фәриткә шик уты үрләтте:
– Туктале, Зур әни, әллә нинди катлаулы табышмакка әйләндең әле син. Элек сирәк киләсең, дия идең, хәзер йортыңа китермәс өчен үрсәләнәсең. Синдә кем ул?
– Кем дә тегел. Бер чирле кыз-катын.
Онык, көлемсерәп:
– Усалдыр, әйеме? Мине тешләр инде, әйеме, Зур әни? – диде.
«И барча галәмнең Раббысы, син үзең шаһит, онык мине ирештерә, чын
мәгәр. Аңарда минем каным, минем сизгерлегем, ул да карт әбисе күек җиденче тоем белән тоядыр».
– Хаста кыз-катын чит-җат ирләрдән кыенсыныр, бәбкәчем.
– Әй беркатлы да бит син, Зур әни! Замана хатыннары әрсез, алар беркемнән дә оялмый.
– Шуңа хафалана бит Зур әнкәң! Бәдбәхет нәсел баласы белән бәйләнеп, йөрәк маең сызмасын, дим, бәбкәчем.
Ник ерактан гына суктырасың кортка?! «Ызбамда Сәмигулла атлы бәндәнең кызын асрыйм, син – малай актыгы, аның белән бутала күрмә, ризалыгым юк», – дип ачыктан-ачык әйт!
– Тынычлан, Зур әни. Киленең асыл кеше булыр. Мин бит аны гомерем буе эзлим, – диде онык. – Син хәзер нишлисең? Егетләр кунак йортына озатсынмы? Чәй эчәрсең, ял итәрсең.
– Җук, бәбкәчем. Эшем хәттин күп.
Фәрит аны машинадан күтәреп төшерде. Карчык алъяпкыч кесәсен
капшады. Әйе, эше хәттин күп шул. Менә каен яфракларыннан төнәтмә ясыйсы... Өстендә торып дәваласа, бәлкем, Сәмигулла кызын ташкаласына кайтарып җибәрер. Ярабби, анда тиклем аларны аслан (һич тә!) кавыштырма-а!
Ул урман сукмагына борылмакчы иде, капка сакчысы эндәште:
– Әби, әби, әнә теге карт сиңа кул болгый!
Һай, бүген кортка бер генә дә «тере мәет» белән күрешергә теләми, эчендә
тәгәрәгән ут йомгагы җанын көйдерә иде. Оныкны вәгазьләрлек түгел... Ни хәлләр итәргә икән, бар Галәмнең Раббысы?!
– Ни йомыш, Сәмүш? – диде ул, ачуланып. – Нишләп җулымны бүләсең? Тамагың ачмы?
– Тук, күрше апа, тук. Фәритнең кешеләре ризыктан өзми.
Ябык Сәмигулла кер бавында киптергән чүпрәк кебек җилферди иде, карчык аны баскычка табан этәрде. – Утыр! Җә аварсың, җилбәгәй. Сүзең ни?
– Сүзем озын, күрше апа.
– Кыскарт!
– Үлем турында уйлата никтер... Төннәрен аерата шомландыра, күрше апа.
«Үлем турында уйлата, имеш. Иман белән сугарылган адәм баласы ахирәткә шатлык-сөенеч белән күченә. Син, шайтан таягы, тикмәгә генә шомланмыйсың, син ил-көнне хәтсез җылаткан кабих идең».
– Фанилыкта нә үкенечләрең кала, Сәмүш?
– Кыз... кызым Гөлҗиһан кайларда күмелде икән, күрше апа? Күземнең чите
белән генә каберен күрәсе ие. Болай нәстә инде... – Ир җиңе белән җимерек борынын ышкыды. – Шымытыр калсынмы миннән. Анда үзең белән нәстә дә апкитмисең. Кулың буш була.
– Кулың буш та, җан сандыгың тулы, – диде карчык. Ул күңеленнән генә Сәмигулланың бәгырен теләрдәй җөмләләр төзеде. Тик сүз оешмас борын чәчелә дә чәчелә иде. – Дөнҗалыкта ни кылсаң – сандыгыңа шул төялер, Сәмүш.
– Көн саен маңгаемны идәнгә ора-ора синнән гафулар сорыйм, күрше апа. – Аллаһтан сора, гөнаһ шомлыгы!
– Блач Мирхәйдәргә үпкәм зур. Ул гына акчага хирыслатты. Урыс калдыгы
Арчинычны ул апкилмәсә, ата-баба йортымда тыныч кына яшисе идем. Урман ашата ие, эһе. Блач мине урысларга... – Сәмигулла ухылдады, – ...сатты, зыбани. Ничек үлде соң үзе? Мирхәйдәр, дим? Кызыл әләмгә төреп күмгәннәрдер, шәт. Камунис ие бит, зыбани.
– Икегез дә шакшы кәнди яладыгыз, Сәмүш! Хәзер мәрхүмне яманламактамы эшең? Тфү! Күпме сикерсәгез дә, үз буегыздан ары сикертмәде Ходай. Мирхәйдәр җан бирәлмичә азаплангач, мулла дәштереп, ясин укыттылар.
– Вәт блач! Вәт зыбани.
«Кисәү»нең ачудан муен тамырлары бүлтәйде. Моның белән дустанә әңгәмә кору – мәгънәсезлек иде. Кара карга юып кына агармый!
– Хуш, Сәмүш, сиңа бүтәнчә сугыласым җук!
– Гамбәр апа, ашыкмале, сүзем бетмәде, Гамбәр апа! – «Тере мәет»нең
инәлүе аркасын пешерде. – Гафу сорама, дисең дә, ничек сорамаска, йортыңа мин ут төрткән ием, Гамбәр апа.
Хәер, аркасы тиз «суынды». Бу аның өчен иске яңалык иде.
– Соңладың, Сәмүш, соңладың. Андук кем шырпы сызганын күкләр белгертте, – диде ул. – Яңа ызбаң нигезенә дә шушы шырпыңнан үзең үк
чаткы чәчрәттең, Сәмүш!
– Гамбәр апа, тагын күпме гомер сәгате текелдәр, оныгыңа минем
кемлегемне әйт син! Элгәреге күршебез Сәмигулла абзаң ул, диген. Фәритең мәрхәмәтле синең, мужыт ул кичерер мине?
– Җук! Син – оныгым өчен җырактан килгән Сәмүш!
– Рәнҗемә инде, күрше апа...
Карчык: «Миндә рәнҗү юк, миндә үч кенә», – дисә, үзенең гөнаһысы ачыла.
Әгәр бизмәннәрдә үлчәсәң, нәкъ менә кортканың тәлинкәсе аска басар да әле. Йөк лә, йөк! Чамасыз авыр йөк!
Ул ял итә-итә кайтты. Аллаһы Тәгалә бу дөньяны шул тиклем матур итеп төзегән ки, ни-нәрсәгә генә баксаң да, тирә-юнь күреп туймаслык гүзәллек белән камалган иде. Агач-куаклардагы яфраклар, оста тегүче кисеп теккән кебек, һәркайсы үзенчә матур, һәркайсына яшел тукыманың йә куе, йә җете, йә ачыграк төсе сайланган иде. Чәчәкләр дә, ал сарысын, ал зәңгәрен, ал кызылын – Бөек Кодрәт иясенең камилләрдән камил иҗат эше, аларның берсенә дә төзәтмә кертерлек түгел иде. Кортка, гәрчә мең-мең тапкыр ишетсә дә, бихуш булып кошлар сайравын тыңлады. Раббымыз адәмнәргә җирдә энә очы кадәр генә җәннәтен биргән, дияр иде Сабирҗан остаз. Фанилык шундый да матурлык белән бизәлгәч, оҗмахтагы хикмәтләрне тасвирларлык кәлимә табылыр микән?
Әлеге манзарадан әсәренгән кортканың күңел төпкеленнән сагыш саркыды. Ул туып-үскән дала да үзенчә матур иде.

Далаларда актин ак кылганнар, Сагынуларга нә чаралар кылганнар. Чит мәмләкәт капкалары, аһ, тардыр, Эчем-тышым тулы зардыр, –
дип моңланган карчык:
– Ләхәүлә! – диде. – Ләхәүлә! Мәлгунь шайтан аны хисләндереп, нинди
җырулар җырлата!
17
...Энә бармагын чәнчеде, җеп чуалды... Икенче көн күлмәк тарайта, тик берсенең дә җүнләп очына чыга алмый, чөнки хуҗалыкта аның өчен генә «балалап» торган эшләрнең исәбе-хисабы юк иде. Утын кистеләр, әрдәнәгә тезделәр, урак белән кәҗәгә печән урдылар, аны таратып, кояшта киптерделәр. Бакча кырыендагы яшь куак үсентеләрен тападылар. Капчык-капчык нарат күркәсе җыеп сарайга ташыдылар. Биш ел самавыр кайнат! Карчык селте суы белән ызба юдырды. Бүрәнәләрне мунчала белән ышкый-ышкый беләкләр тала иде. Идән астындагы бәрәңге сабагын түгү, базны чистарту, кәҗә саву, мич ягу, бакчада чүп утау һәм болардан тыш кортканың кырыкмаса кырык дәвасы – мунчада тирләтүләре, үлән сулары белән коендыруы, йөзәр тапкыр бау аша сикертүләре, чирәмдә мәтәлчек аттырулары (хәрәкәт үзенә күрә дару янәсе), иллешәр сөлек салулары берни дә түгел, иң зур «җәза» чирәмнән борчак чүпләү иде. Муен ката, бил ката, аяклар дерелди. Аның ничек газаплануыннан тәм тапкан Миңсылу, белекче әйткән норманы да арттырып, ишегалдына ярты чиләк борчак сибеп җибәрә дә:
– Әйдә, тавык, рәхәтлән, – дип авыз ера иде. – Түлке чүмәшмә, тезләнмә, сыныңны яртылаш кына иеп аша!
Әлбәттә, әлеге шөгыль файдалы, ул ябыктыра иде. Кортка никадәр генә кырылса да (дошманы Сәмигулла кызы ла!), чын күңелдән дәвалый иде. Өч ай элек ишек-капкага сыймаган симезбикәнең гәүдәсе, әйтерсең, кайрысы юынган агач, нәзегәеп калды. Менә күлмәкләренә берьюлы өч Гөлҗиһан кереп утыра. Ямау-тегү кебек эшләргә Миңсылуның да осталыгы юк иде ахрысы, әнә, келәттәге әйберләрне дөбер-шатыр китерә. Кисмәктән борчак соса микән? Ләкин Миңсылу тартма кочаклаган иде.
– Уф, безнең җиңгинең келәтендә ат аягын сындыра, билләһи. Тау хәтле әрбир актарып көчкә таптым, – дип, ул тартмасын каерды. – Яшьлегем истәлеге, тегү машинасы. Тегә, нибуч. Элгәреләр лутчы чыдам.
– И рәхмәт яусын, Миңсылу апа!
– Яумасын әле, яумасын! Күлмәгеңне иртәгә җүләрбез, гөлкәем!
– Юк, хәзер үк! – диде хатын. Хәлбуки, бу йортта ул карусыз кол гына иде.
– Хәзер үк?! Кая көязләнәсең син, гөлкәем? Ә-ә, – каенсеңел маңгаена шыкылдатты, – әү-ү, шөрепләрем, әү-ү, тутыктыгыз мәллә? Безнең чибәркәебез көн дә урман буйлый. Җиңгидән качып! Димәк ки, шөрепләрем, нәтиҗә ясыйбыз: Абага аулакта кем беләндер гыйшык боткасы пешерә!
Гөлҗиһанның чәч бөртекләренә хәтле кызарды.
– Әһә, каракның бүреге яна! – Миңсылуның кармагына эләксәң, мәңге
ычкындырмый иде. – Әле бит җиңги сине ят ир-аттан ояла, ди. Безгә Фәрит килсә, сине чаршау артына качыра.
– Арттырма, Миңсылу апа.
– Арттырмыйм да, киметмим дә, гөлкәем. Энекәш урман чистарттыра,
инде пычкы чыжлаганы безгә дә ишетелә. Шәт, шундагы берәр мыекбай белән имән төбендә серләшәсездер, йа? Җиңгигә ләм-мим. Яшь чак – дәртле чак, мин сине гаепләмим. Мәгъшукаң кем? Ач сереңне, Абага?
– Андый кешем юк!
– Һи, күзгә төтен өрмә, симез... Һәй лә, нәзек катын! Сез – байбичәләр ир өстенә ир тотасыз, ди.
Нинди сер ачсын икән ул? Озакламый Мәскәүгә китәр... Ә муенсаны урман бирми! Чөнки хыянәтен кичерми! Әйе, әйе, кайчандыр «Мин – урман кызы» дип җилкенгән Гөлҗиһанның байлыктан күзе тонды. Ул, ялтыравык кәгазьдән биек тәхет түшәп: «Мин – дөнья патшабикәсе», – дип очынды. Табигать исә ни акча, ни элемтәләр белән дәваланмый торган чир җибәреп, тәхеттән бәреп төшерде. Менә, күр, хатынны биленә киндер алъяпкыч будырып, аягына кызыл эчле галуш кидертеп, хуҗалыкта эшләтәләр... Берәү дә аңа Джиган Самуиловна дип төчеләнми. Мәскәүдә ун ателье күлмәк тегәр иде, ә ул монда бармагын каната-каната үзе җүли. Миңсылуга аклануы да көлке. «Андый кешесе юк», имеш. Аны алдасаң да, үзеңне алдама инде, Гөлҗиһан. Дөрес, син муенса эзлисең, әмма яшертен генә хыялың да янәшәдән бара: бүген килеш-килбәтең матур, гәүдәң ыспай, каршыңда «очраклы гына» урман егете пәйда булсын иде. Очраклы гына! Шул вакытта карчыкка «танытмыйм» дигән вәгъдәң дә бозылмас иде. Фәрит сирәк кенә әбисенең хәлен белешә, ишегалдында йөренгән егетне тәрәзә пәрдәсенең читен генә шудырып күпме күзәтергә мөмкин!
– Миңсылу апа, миңа яла якма, яме? Минем ирем берәү генә, – диде хатын. – Күлмәкне нишләтәбез?
– Сүтеп тарайтабыз, гөлкәем. Артык тукыма – миңа, куфты тегәм.
– Мин сиңа чемоданы белән калдырам. Сүт тә тек, сүт тә тек. Тик миңа тиз генә берсен эшлә инде, зинһар!
– Ай, әрсез бикә! Үзенә дигәндә – аягы идәндә! Түлке шыпырт, җәме? Җиңгине уятмыйк.
– Иртәдән бирле йоклый, Гамбәр әби.
– Төн ката дога укыды. Җиңги сәерләнде, бакчи. Арый микән? Син дә аңа җәфа инде, гөлкәем. Кайчан ташкалаңа кыякларсың, ә? Бистәгә кадәр үзем илтешәм, аннан тимер юл бакзалына абтабуслар йөри. Син бит инде ничауа, нәп-нәзек катын бүген. Җиңги үз җае, үз көе белән яшәсен картлык көзендә, айт-двага бастырма инде аны бүтән, гөлкәем!
– Минем әле шактый борчак чүплисем бар. – Гөлҗиһан уенга бормакчы иде, Миңсылу:
– Синең өчен тавык чүпләр! – диде.
Әй, кадерле ядкаре табылса, йөрәге бик-бик әрнесә дә, авыл белән хушлашыр иде Гөлҗиһан. Өметнең дә өметсезе була? Урман егете белән очраштырмас язмыш... Әгәр муенсаны яратмаган кешесе бүләк итсә, бу кадәр өзгәләнер идемени хатын?! Гамбәр карчыкка ни, кит, югал! Син – каһәрләнгән нәсел баласы...
Әкрен генә кайнашсалар да, тотылдылар, кортка, уянып, «тегүчеләр» янына чыкты. Гөлҗиһанның берәм-берәм күлмәкләрен тотып карады. Аның хәрәкәтләре салмак, гүя ул үзе бәллүр савытка үрелә, үзе аны төшереп ватудан курка иде.
– Тышкы кабык ни! Ходай каумнең эчке гүзәллеген сүәр! – диде карчык һәм, каенсеңлесен битәрли-битәрли, көч-гайрәте суырылган карт аю кебек уң ягына янтаеп, ишеккә атлады. – Син, кем кыз! Телеңә елан чаккыры! Монау катынны (Гөлҗиһанны, билгеле) куалама, җәме? Аның мосафир капкасы икәү, әүвәле каюсы ачылыр – ул шуннан җул энәсе саплар. Мәгәр вәгъдәсен бозса – минем зәһәремә юлыгыр!
Хатынның тәне куырылды. Нинди капка? Нинди юл?
– Зинһар, шәрехлә, Миңсылу апа! – дип ялынды Гөлҗиһан.
Теше белән җебен тешләп тарта-тарта күлмәк сүткән Миңсылуга борын
чөяр өчен шул җитә калды.
– Шәрехләрбез ансы да... Түлке мин, җиңги сымак, бушка тәтелдәмим! – Күлмәгемнең барысы да сиңа, дидем ич, Миңсылу апа.
– Мин инде җиңги белән яши-яши аның ым-кинаясенә төшенеп беттем диярлек. Ике капка – ике тарафтыр. Берсе тучны Мәскәвегез, икенчесе... Ну син хәйләкәр икән, гөлкәем. Урман кисүчеләрнең нәчәлниге белән мәхәббәт яңартам, дисәң – ни инде! Аңа ияреп китүең бик ихтимал. Ансын, бакчи, җиңги хупламый. Нәстә ди, минем зәһәремә юлыгыр, диме? Сиңа ачулана, гөлкәем, сиңа! Ниткән вәгъдә ул, ә?
– Борчагыңны сип әле, Миңсылу апа, – диде кәефе кырылган хатын. Карчыкның һәрдаим кисәтүе аның бәгырен телә иде. Хафаланма, Гамбәр әби! Очраклы гына күрешсәк иде дигән уй нибарысы хыял гына лабаса. Син мине шушы нәни генә бәхетемнән дә тыйма, зинһар!
Миңсылу:
– Әй, җан күеге бит син, гөлкәем! Борчак кына эч пошуларыңны бастырыр микән? Бар, урманыңа шыл! Җиңгигә күркәгә җибәрдем, диярмен. Түлке чиләк ал! – дигәч, аңа канатлар үсте...
Көннәр көзгә тартым иде. Тиздән рәссам-табигать кылкаләме белән, каен- усакларны сагышка төреп, яфракларын сары төскә буяр... Сәйфинең Мәскәүдә тып-тын гына ятуы сәер иде. Нинди хәйлә кора икән, астыртын бәндә? Берәр айдан ул бай хатынын алырга килер. Килми ни! Акча колы Сәйфи Гөлҗиһаннан башка төкергән төкерек кенә!
Хатын йөз кат эз салган таныш сукмактан урман ешлыгына чумды. Тәбәнәк куак ботакларына сарган пәрәвез җебе киң итәгенә сыланды. Ул аны сыпырмады, аулакта кем өчен көязләнәсең ди! Һаман эчкәрәк узды һәм... мең яшәр имән яныннан үткәндә, беләгенә аскан чиләккә өстән шап итеп каты әйбер очып төште. Аңа югарыга күтәрелеп карыйсы иде, ә ул, артыннан бүре кугандай, кире авылга йөгерде.
– Урман кызы-ы-ы! – Ишетте Гөлҗиһан, ишетте. Карчык йортына хәтле озаткан кайтаваз һаман колакта зеңгелдәде: – ы-ы-ы...
Буш чиләк төбендә шылдыраган «имән бүләге» – муенса иде... Ул аны кесәсенә шудырды. Капка төбендә чүмәшеп сулышын тигезләде. Йөрәк дөп-дөп кага иде. Агач башына кем кунакласын, әлбәттә, Фәрит иде. Әйтерсең, үсмер малай, ничек шаяра! Җитәкче ир-егет югыйсә... Килешми дә кебек югыйсә... Их, Гөлҗиһан, Гөлҗиһан! Нигә син качтың икән? Нигә син дә:
– Урман егете! – дип кычкырмадың икән?
Елыйсыңмы? Ела! Бөтен байлыгыңны тау итеп өйсәң дә, ул синең бер тамчы күз
яшеңә тормас иде. Кычкыра алмадың шул, вәгъдәң телеңне йозакка бикләгән иде... Келдер-келдер теккән Миңсылу «күркәләр» дип бәйләнмәде, үз почмагында йоклаган карчык та өн-тын чыгармады. Кич белән ул үзе самавыр кайнатты. Беренче мәлләрдә күңелсез тоелган авыл тормышы аңа ниндидер рәхәтлек бирә иде. Карлыган яфрагы, тукран чәчәге белән хуш исле чәй пешерде. Ә кул әледән-әле кесәсендәге табылдыкны капшады. Түзмәде, келәттә он иләгәндә, муенсаны бер такты, бер салды. Шатлык-куанычтан җан җылынса, сагыш-юксынудан бәгырь өтелде. Таныды лабаса Фәрит. Нишләп ул артыннан
чапмады? Димәк, әбисе аны да шәп кенә боргычлаган...
Кичке аш гадәттәгечә бик саран иде. Миңсылу кара ипигә май ягып сыйланса, карчык баллы чәй белән хушланды. Гөлҗиһанның менюында да кәҗә сөте генә иде. Хәер, тамактан ризык үтәр иде микән? Урмандагы хәлләр, нәкъ кинодагы кадрлар кебек, әйләнә дә кабатлана, әйләнә дә кабатлана иде. Табынны җыештыргач, ул кортка янына керде. Бөгәрләсәң учка сыярлык өрфия яулыкны карават тимеренә элде:
– Гамбәр әби, бу сиңа сәдакам. Әти белән әнинең рухына хәер-дога кыл әле, китәсе көннәрем дә якынлаша, кызыбыз безне искә алмады, димәсеннәр, – диде.
Мендәренә аркасын терәгән кортка:
– Дога укыганда җыелган фирештәләрне качырма, – дип, өрфия
яулыкны аның башына япты. – Әгүүзү билләһи минәш-шәйтаанир раҗииим, бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим...
Көйләп укыган дога ни аңлатып та аңлап бетермәслек сагыш-юксыну белән җанны камады. Һәрвакыт боек әнисе, һәрвакыт тупас әтисе күз алдына килеп басты. Карчык, укуын тәмамлап, мәрхүмнәр рухына багышлаганда, ул да кулын кушырды. Учыннан йөзенә кайнар дулкын бәрелде. Догачы «амин» дип битен
сыпыргач, хатын, ике тезенә сугып имгәткәндәй, идәнгә тезләнде:
– Әби җаным, син бит әтинең исемен атамадың! Син әтине калдырдың! Ник алай эшлисең инде, Гамбәр әби?! Мәрхүм сине бик рәнҗетсә дә, кичер, Гамбәр әби!
Аны бүлмәдән Миңсылу куалап чыгарды.
– Җиңгине җөдәтмәсәнә! Әллә картлык баса, әллә сезнең ише халыктан чир-зәхмәт йога, әбиебез иллә дә начарайды. Сөрт күз яшьләреңне, гөлкәем, күлмәгең әзер, ки!
– Явыз син, Гамбәр әби, илләрендә бер явыз, – дип үкседе Гөлҗиһан. – Әрвахларны санаганда, әтинең исемен атамадың! Мәрхүм белән һаман көрәшәсең икән, Гамбәр әби!
Миңсылу:
– Һай, гөлкәем, үзеңне савыктырган кешене шулай гаеплиләрмени! – дисә дә, ул озак тынычланмады.
Йөрәген кабарткан давыл иртәгесен тагын да көчәйде: һич көтмәгәндә, Сәйфи Бариевич «борынлады». Ир бәндәсе ялгызы гына иде.
Җыелган-җыйнакланган хатынны күргәч, аның күзе шакмакланды:
– Атакайгынам, синме суң, бичә? Ватый ничек нечкәрткәннәр. Әбиҗан, әллә суң моны пычак белән тунадыңмы?
Карчык түмәрдә кояшта җылынып утыра иде, ни исәнме димәде, ни хуш димәде, капыл гына арт бакчага теркелдәде. Миңсылу да җәлт кенә ызбага тайды. Агач тагаракта тавыкларга ипи телемнәре уган Гөлҗиһан, кулын суда чайкатып:
– Нишләп йөрисең, Сәйфи? – диде.
– Ват сорау! Синең хальләреңне белмәк булдым.
– Ай ярымнан үзем дә кайта идем.
– Анда тиклем важный эш бар, бичә. Машинаның тәгәрмәче тишелде, башта
шуны хутлыйм, аннары чүкердәшербез. Кая, бер кочаклыйм үзеңне, бичә. Авыл һавасын сасытып, ир бәндәсеннән арзан хушбуй исе аңкый иде. Затлы әйбергә өйрәнмәде Сәйфи, аның өчен яшәү мәгънәсе – лыкынганчы ашау һәм бармагын төкерек белән юешләтеп акча санау иде. Ир тәгәрмәч белән
кайнашканда, Гөлҗиһан икеләнде: карчыкның сихәт дәресләре төгәлләнә кебек. Сәйфи белән китәргә мәллә? Белекче ялгыша: юл бер генә, һәм ул караңгы ташкалага табан сузылган...
Ире таушалган портфелен култыгына кыстырган иде. Баудагы шадра сөлгегә пычрак кулын сөрткәч:
– Ардым, – диде. – Җарты сәгәт кенә җокыга түнәм, – диде. Портфелен ычкындырмады, мөгаен, «важный эш»е шунда иде. Әмма хатын аңа «түнәргә» ирек бирмәде.
– Минап абзый кайда, Сәйфи?
– Кайда, кайда? Айда! Минап белән сугым пычагы кайрыйсыңмы? Сүәркәң тегелдер, шай! Кудым, күп сүли. Җокы качты, чукынмыш. Колак төбемдә жуылдыйсың, катын.
– Ашыгыч эш, дидең бугай, Сәйфи.
– Да, эш, Джиган Самуиловна, эш. Мона монда кыягазлар, син шуларга имзаңны сырлале.
– Нинди кыягазлар? Кая, бир, Сәйфи?
– Укып вакыт уздырма, юрич Иванов бар да тәртиптә, дир. Закунлы, дир. – Юрист Иванов ал да гөл дисә дә, мин документларны үзем тикшерәм,
Сәйфи! – Хатын иренең кулыннан кәгазьләрне тартып алды. – Нәрсә бу, ә? Ничек бөтен милек синең исемгә теркәлә?
– Москывада хәлләр хөртиләнде, Джиган Самуиловна. – Ир бәндәсе күзен дә йоммыйча хәйләләргә кереште. – Рикит дигән бандитлар кыз-катын җитәкчеләрнең бизнесын талый. Үтерергә дә мужыт алар. Миңа тимәсләр, патамушты мин – мужик. Син миңа тере килеш кирәк, алтыным, – дип, тигәнәк төсле сырышкан Сәйфине ул этеп җибәрде:
– Кочаклама!
– Укаң коеламы, катын? Җә, канны кыздырма, кушканны эшлә! Иту... – Ир йодрыгын һавада уйнатты. – ...башыңны сугып җарам. Монда кеше җук, таптап-таптап күмәрмен, катын!
– Култамгам гына кирәкме, Сәйфи? Шул гынамы?
– Шул гына, алтыным! Синең өчен җанам-күәм, штубы бандитлар харап итмәсен, дим.
– Кая, каләмең бармы?
– Да, да, алтыным. Мә! Маладис син, ушлы син! Ватый аңлаштык та.
– Телендә сандугач сайраткан ир бәндәсе имзалар куелгач та, шәбәренеп: – Хазер дөния минеке! – диде. – Колагыңа киртлә, син хәерче шушы маминттан, хәерче! Үтүт синең акча-макчаларың! Мин барсына да хуҗа! Мин! Безнең борынгы бабалар судка җөрмәгән, катыннарына өч кенә кычкырган. Талак сиңа Сәмигулла кызы, талак, талак! Җәшкә үләнәм, миндәй бай әбзиләрнең муенына сразы ун кыз асылына!
Гөлҗиһан кытыклангандай көләргә тотынды. Аңа кушылып чыпчыклар да чыркылдашты.
– Сиңа убырлы карчык та бармый, Сәйфи! Син ул менә Мәскәүнең иң хәерче бәндәсе. Мин март аенда ук паспортымны Гөлҗиһан Сәмигулловна Насыйрова исеменә алмаштырдым. Ахрысы син минем Радий сеңлесе икәнемне оныткансыңдыр. Хәйлә чиратына ул мине синнән алдарак бастырган иде, Сәйфи.
Бу хәбәрдән соң бая гына канаты белән дөньяны колачлаган «әтәч»нең кикриге шиңәр дигән иде Гөлҗиһан. Куендагы портфеле җиргә кадалгач, ир аны тибеп үк җибәрде:
– Әбзәң белән мактанма, бичә. Беләсеңме кем иде әбзәң? Ата бандит! Алтын талап сатты, сукыр бәбәк! Кыйбатлы ташлар сатты! Күтенә су керә башлагач, сандыгы белән сакларга дип, синең атаеңа илттерде. Миңа әммәсен дә җан сакчылары сүли иде. Атаең, бирән авыл мужигы, мылтыкка акча бирәләр дип, сандыкны политсага сдавайт итә! Тимер белән энҗе-мәрҗәнне аермаган утын бүкәне! Арсиныч җегетләре кире алмага килсәләр – үтүт җемелдекләр! Радий җалчыларына: «Җырты-ние белән бергә үзен дә җандырыгыз», – ди. Так шту, атаеңны сүекле абзаң Арсиныч үтертә. Җалчылары сине дә дөмектермәкче була, ну бандит туганың: «Наталия ике тапкыр үлми», – дир. Ватый, аның кызы аркасында асмыйлар сине, бичә!
Сулышы киселгәндәй, хатын катып калды. «Сүекле абзаң Арсиныч үтертә... Арсиныч үтертә...» Яла бу, яла!
– Алдашма, Сәйфи! Туган абый тимер кисәкләре өчен генә әтине яндырмас!
– Тимер кисәге? Ул сандыктагы бриллиантлар чит илдә илле җыл типтереп җәшәргә җитә, дир, җүләр катын! Синең бандит әбзәң җөз кешене аттырды- астырды. Сиңа гына ул фәрештә. Җә, татулашыйк, алтыным. – Сәйфи аяк астында аунаган портфеленә тагын бер типте дә капканы ачты. – Дабай, ыспурлашмыйк, үгә катябыз, Джиган Самуиловна, ну, Гөлҗиһан Сәмигулловна. Ну төлке дә үзең, да-а! Җаңа дәкимүнтләр әтмәлләгәнсең, да-а!
Ир бәндәсе көлгән итенде, тик бу астыртын көлү иде.
– Минем әби-бабайларның гореф-гадәтләренә хөрмәтем зур, шуңа күрә синең талагыңны кабул иттем. Без хәзер чит-ят кешеләр. – Гөлҗиһан, ниһаять, һаман саен өтер генә төрткән тормышының бер өлешенә «тәмам» дип, нокта куйды. – Хуш, Сәйфи!
– Хуш, дирме, ана төлке?! Ватый, чәчбигә – мал-мөлкәт, Сәйфигә – шымытыр икән!
– Син дә, мин дә хәерче, Сәйфи. Барысын да акчага әйләндереп, авыру балалар үзәгенә күчертәм.
– Күчертермен, ватый! – Ир хатынны кулыннан боргычлап капкага сөйрәде. – Үгә катябыз, үгә! Мин сине дураклар җыртына җаптырам!
– Кая өстерисең, аждаһа, тимә аңа! Бәбәгеңне тырныйм! – дип өйдән Миңсылу атылып чыккан иде, Сәйфи аңа аяк чалды.
– Прәс, мачы! Җаклама! Ватый, симез чагыңда акыллырак идең, бичә! Маең белән бергә акылың да эрегән, бичә!
Гөлҗиһанның карышырлык хәле юк, Сәйфидә ат куәте бар иде. Кинәт гайрәтле тавыш күк гөмбәзен урталай ярды:
– Җибәр, юкса атам!
Аңын җуя башлаган хатынны көчле куллар җирдән күтәреп торгызды: – Нихәл, урман кызы? 

18
«Әй, кыз олан! Ник син кылганнарны таптыйсың, җүнсез! – Үлмә-ә-әс...
Чү, Анам кемгә эндәшә? Ишетәмсең, кыз олан?
– Үлмә-ә-әс...
– Әй, Анам, нишләп болай җиде ятларга инәләсең икән син? Бердәнбер терек балаң – мин монда кана!
– Миңа эндәшә, Анам, миңа. Үлмәс мин ул! Ә син – хыянәтче! – Зәңгәр күлмәкле кыз ачу белән кылганнарны йолкый иде. – Син кардәш-ыруыңны, ата-анаңны ташлап чит аймакларга качтың. Синең хәсрәтеңнән Анамның йөзенә көзге дала сарысы сукты...
Әй, кыз олан! Телең ни әйткәнне колагың ишетәме, йа? Мин аңа хыянәт итмәдем, мин гомерем буе: «Раббымыз, барча хәер-теләкләремне ахирәттә
 ирештереп, җәннәтләреңнән әйлә», – дип, Анама дога кылып яшәдем. Кит, мөрәвәтсез!
– Кит, имеш. Үзеңне үзең куасыңмы? Син исемеңә дә хыянәт карасы тамыздың: әүвәлге атыңны үзгәртеп, Гамбәр дип куштырдың. Бел, мин – Үлмәс сине соңгы сулышыма тиклем каһәрлим!
– Әй, кыз олан! Мин бер Аллаһның гына каһәреннән куркам. Өзмә кылганнарны, алар Анамның ап-ак чәчләрен хәтерләтә...»
Карчык фанилык белән бакыйлык уртасындагы күпердә адашып-саташып йөргәнен анык тоя иде. Үсмер чак күренешләре вакыт-вакыт еллар комы аша саркый да, бөтен халәтен биләп ала иде. Әнә Үлмәс сурәтендәге кыз бала ничәмә-ничә көн, ничәмә-ничә төн җанын талкый. Үз-үзең белән көрәшүе, һай, авыр икән. Үлмәс – усал, бер сүзеңне ун чәнечкеле сүз белән каплый. Усал булмаса, мөгаллим Заретдинга тагылып китәр идемени?! Кичә оныгы:
– Зур әни, менә төгәл генә әйт әле, син кайсы яклардан соң? Әти каяндыр – җәһәннәм читендәге даладан, дигән иде.
Әби кешенең төзәлмәс күңел ярасы иде бу, ул, артык җәелмичә генә:
– Ерактан, бәбкәчем, ерактан, – диде.
– Сагынасыңдыр, әйеме? Бүген выж-выж самолётлар оча, поездлар чаба,
әйдә, көнендә генә туган җирләреңне урап кайтабыз, Зур әни.
Энәнең очын гына да җан ярасына тидерергә ярамый иде, карчык оныгын
ишетмәгән төсле:
– Кайчан үләнәсең, тискәре малай? – диде.
– Миңа беркемне дә димләмә, йөрәк үзе сайласын, Зур әни. Менә син нишләп миннән кунагыңның исемен яшерәсең икән?
– Ниткән кунак, бәбкәчем?
– Йә инде, Зур әни! Сездә Гөлҗиһан яши! Син аны тәмам өркеткәнсең
ахры, урманда яфрак селкенсә дә кача.
– Гөлҗиһан? Кит, куй, бәбкәчем, – диде карчык. – Кемгә охшаттың тагы
ят кала катынын?
– Мин бит бала-чага түгел, ышандырырга тырышма инде. Оныталмадым
мин аны, аңла инде, Зур әни!
Әйе, Фәрит бала-чага түгел, аны алдап-йолдап йөртеп булмый, күрәләтә
Сәмигулла кызы белән дә кавыштырып булмый иде.
– Безгә ул елан нәселе күп чакты, бәбкәчем.
– Гөлҗиһанның ни гаебе бар, Зур әни?
Фәрит тә үзсүзле иде шул. Ни хәлләр итәсе, йа Аллаһым? Оныкны гыйшык
тозагыннан араларлык көч-гайрәт көннән-көн сүнә... Әйтерсең, филтәсе янып, уты сүрәнләнгән сукыр лампа Гамбәр. Менә ятып торудан гайре шөгыле дә юк. Өч тәүлек элек бистәдән сырхау белән килгәннәр иде, чыгып та бакмады, бүлмәдән генә:
– Карт сулыш, – диде.
– Бабай ул, яше зур, – дип пышылдады каенсеңлесе. – Нәстә дияргә, җиңги? – Гумер тәмәке тарткан, үпкәсе бозык, табиблар даруласын!
Табиб, дигәч, Миңсылу аның үзен дә хастаханәгә барырга кыстаган иде дә, кортка:
– Картлыкка дәуа җук, – дип кырт кисте.
Иң соңгы туеңа әзерлән, Гамбәр... Мәңгелеккә илтәчәк сәфәреңнең
сәгатьләре кыскарган саен кыскара...
Ишегалдындагы ир-ат тавышы аның уйларын бүлде. «Ни-нәрсә икән?» – дип гаҗәпләнмәде, ул аны көтә иде. «Катыныңны япраклар коелгач алып китәрсең», – дисә дә, адәм заты түзмәгән кана. Җә, хәере белән... Сәмигулла кызы тизрәк ташкаласына озайсын... Онык аңардан араланса, иншә Аллаһ, иман нуры белән өретелгән берәр кәләштән баш тартмас...
Шулай дисең дә, кортка... Ә үзең нишләп пошынасың икән соң? Сөенечеңнең койрыгы өзелде ләса... Бу килбәтсез адәмнең уй-ниятен сизеп тә бер-бер хәл кылмасаң, кыямәт көнендә кабереңнән кем сыйфатында кубарылырсың икән?
Карчык ятагыннан кузгалды. «Миңа көч бир, Раббымыз, – диде. – Хәлсез аяк-кулларыма әз генә җиңеллек өстә», – диде һәм баскычта сарык йоны теткән каенсеңлесен ым белән генә: «Ызбага кер», – дигәч, арт бакча ягына атлады. Урман белән җенләнгән оныкны чакрымнарга сузылган биләмәсеннән эзләсәң – кич җитә иде, ул, капка сакчысының кулындагы кара тартмага төртеп:
– Улым, монауга әйт, Фәритне чакырсын! – диде. «Тартма» сүз тыңлады, оныкны җилтерәтеп китерде.
– Гөлҗиһан бәлагә тарды, ашык, бәбкәчем! Мин үз җаем белән генә кайтырмын. – Карчык көчкә генә сулыш алды. «Үз җаем»ның да җае бар: агач йорт тәрәзәсендә таныш шәүлә селкенә иде. Кортка аңа:
– Кил, – дип кул изәде.
Ике аяклы «кисәү»нең кыяфәте мунча җененнән дә куркынычрак иде. Гамбәр карчык, беренче тапкыр авыз тутырып:
– Сәмигулла, – диде. – Бит-йөз – адәмнең көзгесе. Кырын, юын, ару күлмәк-
ыштан ки, сиңа бүген кунак килә.
– Кем икән суң, күрше апа? Илләрендә бер көтәр кешем җук.
– Хуш, Сәмигулла! Мин сине бәхилләдем.
– Гамбәр апа, чынмы? Кичерәсеңме? – дип, алдына тезләнгән ирнең карчык
аркасыннан какты:
– Кичердем, Сәмигулла, кичердем...
...Капка төбендә көлешә-көлешә Фәрит белән Гөлҗиһан сөйләшә, алар балалар кебек кулга-кул тотынышкан иде. Өлгергән онык, шөкер. «Тагын ун гына адым атларлык көч өстә, Аллаһым», – дип, кортка бөкрәйгән гәүдәсен турайтып, иңбашларын төзәтте. Күк дөбердәткән, җир тетрәткән белекче соңгы мәлдә генә мескен рәвешендә хәтергә уелып калмаска тиеш иде.
Яшьләр аны ике яктан култыкламакчы иде, ул кырыс кына:
– Мин бөтәшмәгән кана, – диде. Тик йөрәктә катылык юк, йөрәктәге таш уалган иде. – Кызым, хәзер үк Фәрит белән утарга барыгыз. Анда, агач ызбада сине Сәмигулла көтә. Исән атаң, исән, – диде.
Җилкәне баскан авыр йөк кинәт кенә аска шуды. Рәхәт һәм җиңел иде. Яшь киленнәр көнләшерлек җитезлек белән ул коедан су ташып мунча якты, каен себеркесе пешекләде. Әчегән катыкны ярты гына аш кашыгы көнбагар мае белән туглады. Чәчне киптереп тузгытмый. Юынгач, ак киндер күлмәген киеп, ак яулыгын бәйләде. Көндез каенсеңлесе черем итәргә ярата иде, аның өстенә юрганын япты. Җылынып йокласын! Караватка яткач та, пыш-пыш догаларын укыды. Чү, кай тарафлардан иркә, йомшак җил исә икән? Йа Раббым, дала җиле.
– Үлмә-ә-әс!
– Әү, Анам?
– Кайт, Үлмә-ә-әс!
– Озак тордым шул, кайтам, Анам, хәзер кайтам...

 

"Казан утлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев