Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Миңнеруй ГАЙФУЛЛИНА: «Йөрәгем яна»

(ХИКӘЯ)

— Яшьлектә адәм баласы бигрәк самими була инде, сеңел, бигрәк наив! Һәр әйткән сүзгә ышану дисеңме. Аннан-моннан каләм тырнаштыру чын журналист булдың дигән сүз түгел икән әле ул. Син дә наив булма, сеңлем, наив булма. Сине Министрлар Кабинеты гәзитенә язгалыйсың дип ишеттем. Борын чөяргә ашыкма, сеңел, сак бул. Акылга утыртучылар табыла ул, сеңел, мине дә төп башына «утырткаладылар», — дип мишәрчәләп бик тиз башлады үзенең сүзен, карт корреспондент. Ул да яшьлегендә «Социалистик Татарстан»га мәкаләләр язгалап торган икән. Каләм тотып, көн кадагына суккан кыю мәкаләләр генә язуыма инанып йөргән чорым, — дип, иркенләп сөйләп китте олыгайган каләм иясе. — Очраганда «дөрес язгансың, маладис», дип мактап җибәрүчеләр дә ешайды. Мин табигатем белән бик тиз ышанучан, наив кеше: шулай куанып, рәхәтләнеп язам да язам. Минем язганнарны яратмаган кеше юк дип ышану да наивлык икән ул. Шул наивлыкны берәү тәки «лечить» итте бит, сеңел. Шулай, йомышым төшеп, бер зур түрә янына кердем. Керсәм, анда кем генә юк! Районның бөтен «каймагы» бергә җыелып, мыдыр-мыдыр, әкрен генә ни турындадыр киңәш-табыш итеп утыралар. Миңа керергә ничек рөхсәт иткәннәрдер — монысын әле һаман да аңламыйм. «Моңардан барыбер котылып булмас» дип уйлаулары булгандырмы. Но керттеләр. Түрәләрнең тыныч сөйләшүләрен, гармонияле мөнәсәбәтләрен боздым да куйдым бит, сеңел, бераз утыра торгач. Хәер, гаеп миндә түгел: бик дәрәҗәле түрә белән бер фикергә килеп булмады, бәхәскә керергә туры килде. Нәрсә турында бәхәсләшкәнне әйтеп тормыйм, һәркем үзен хаклы саный инде, әлбәттә. «Дөрес»ләр күп инде ул, ләкин шул дөреслекне әйтүче теллеләр бәхетсез, сеңел. Андый телне кис тә ат икән инде син аны. Тыныч яшәтми икән ул андый телле булу. Зур түрә белән бәхәсләшәбез, бәхәснең иң кайнар җирендә моның урынбасары (бик йомшак йөрәкле кеше икән, бәгърем, тыңлап утырган, күрәсең, рәхмәт төшкере) кинәт сикереп торды да, ядрә кебек атылып, затлы шкафка кулы белән тыгылып, «Социалистик Татарстан»ны тартып та чыгарды. Әһә, мин әйтәм, бу мине яклап чыга, ахры. Урынбасар иң элек шунда утыручы эреле-ваклы түрәләрне шаккатырып кап-кара затлы өстәлнең уртасына, үтә дә кискен җитезлек белән, шап иттереп, гәзитне китереп тә салды. Бу шапылдаудан утырыштагы халык сискәнеп өнсез калды: тып-тын. Шулвакыт яклаучым хәтәр крута хәрәкәтләнеп, миңа таба борылды, җыелышкан бар түрә дә гипнозланган кебек аның артыннан миңа төбәлде. Һәм ул, бармаклары белән «Социалистик Татарстан» битендәге ниндидер рәсемгә каты итеп төртә-төртә: «Менә минем моңарга йөрәгем әрни!» — дип кычкырып җибәрмәсенме? Мин башта сискәнеп киттем, курыктым. Аннан, гәзиттәге рәсемнең мин җибәргән җимерек күпер фотосурәте икәнен абайлагач, эчемә үземә дә сәер тоелган ниндидер сөенеч тарала башлады. «Социалистик Татарстан»ның иң беренче битендә бит, сеңел, шундый да «крупный план» белән куелган, искитмәле инде. Ояла белгән кеше күрсә, бүген тотып күпер сала, валлаһи. Фотодагы күпер сымак нәрсәнең ян-ягыннан чыгып, тырпаеп торган торбалары ялтырап кара өстәлгә таралып төшкәндәй булды шулчак. Урынбасарның өстәлдәге гәзиткә каты-каты барып төшкән бармакларының буыннары күңелендәге көчле тойгыдан бөгелеп-бөгелеп килә. Бармак буыннары бөгелгән вакытта башта агарып, аннан (киеренкелектәндер инде, Ходайның рәхмәте) кызарып-кызарып китәләр. «Ертылмагае гәзит» дип уйлап та куйдым. Ә минем, сеңлем, халыкның «маладис!» сүзенә ихлас ышанган наив күңелем урынбасар гәзиткә көчлерәк суккан саен күбрәк тантана итә. Әйтеп бетермәслек шатлык бит бу! Шатланмаслыкмыни: мин җибәргән фото, минем районның сәләмә күперләре турында язган мәкаләм белән җибәрелгән фото лабаса! Менә бит, дим эчемнән, гадел язсаң, бөтен кешегә дә ошыйсың. Су эчәсе килгән кеше шикелле авызымны ачып, мактау сүзләрен тагын да күбрәк кабул итәргә әзерләнеп торып ук бастым. Иркен сулап, маңгаемдагы тиремне дә сөртәсе иттем. «Әнә бит нинди зур түрәнең күңелен кузгатырлык мәкалә язганмын. Димәк, авыл халкының күперсезлегенә аның да йөрәге авырта! Түрәнең йөрәге янса, көт тә тор, авыллар күперле булачак бит, һичшиксез, булачак! Мин, сеңелкәш, ул минутларда үземне районның иң кадерле кешесе итеп тойдым. Еш сулаудан җилкәләремнең сикереп-сикереп менеп төшкәненнән бераз оялып, шуны сизмәсеннәр дип, игътибарларын йөземә юнәлтәсе иттем: олы кулъяулыгымны алып, борынны сөрткәндәй булдым. Мактанмыйм, янәсе әллә ни язмаганмын ич инде дигән хәрәкәт иде бу үземчә. Ә урынбасар, шул арада гәзитне күтәреп алды да аркасына пропельлер беркетелгән Карлсон кебек бүлмә буйлап, дөресрәге, мин бәхәскә кергән зур түрә тирәли чабып әйләнә башлады. Үзе гаҗәеп тизлек белән әйләнә, үзе тишәрдәй итеп бармаклары белән гәзитне төя, үзе такмаклый: «Менә минем моңа йөрәгем яна, йөрәгем яна!» — ди ул, йөрәк турысына кулы белән кагылып ала-ала. Әлбәттә, бу сүзләрдән соң, һичшиксез, мине мактау башланачак! Бернәрсә аңламаган халык кәнәфиләреннән кузгалгандай итеп, йөрәге янучыга таба бөтен булмыш гәүдәләре белән борылды. Урынбасарның кулы йөрәк турына таба шуышкан саен, утыручылар да ирексездән, үзләре дә сизмичә, аңа ияреп, бахырларым, күкрәк турларын кашыштыргалап алдылар. Урынбасарның хәрәкәтенә күзләре генә иярү җитмәгән, тора-бара башлары да иярде. Өстәлдәге сулы графин янына урындыклары туры килгән аеруча да шәфкатьле йөрәклеләре, үзләре дә сизмәстән, куллары белән стаканга үрелү кебегрәк хәрәкәт ясый башладылар. Янган йөрәкне стакандагы су белән булса да сүндерергә иде, ахры, исәпләре. Ә минем, сеңлем, әйтәм ич, шатлыгым эчемә сыймый: тәки халыкны күперле итәм бит яза-яза. Районга да ярдәм киләчәк! Мин, кычкырып, күкләргә чөеп мактар секундларны тагын да тизрәк җиткерәсем килеп, түрәләр алдындагы абруемның кинәт тагын да күбрәк күтәреләсен сизеп, сөенечтән, күкрәккә сыймаган сулышымны көчкә тыеп, аңа сорау бирәсе иттем: «Ник яна соң?» – дигән булдым, иелә төшеп. Әйе, әйе, бөгелеп сорадым. Әйтерсең лә, хәзер өстемә, кем әйтмешли, «шквал бәхет явачак» та, ул «шквал»ны баш белән генә күтәреп бетерә алмаячакмын. Сорау, сеңел, астрологлар әйтмешли, «роковой» булып чыкты. «Син, — диде урынбасар сикерергә җыенган әтәч кебек, — «Социалистик Татарстан»га специально, иң хәерче күпернең фотосын җибәргәнсең. Мәкаләңдә ике авыл күпере турында язгансың, ә үзең районны чернить итәр өчен иң җимерегенең фотосын җибәргәнсең!

...Тораташтай катып калганымны хәтерлим, сеңел. Менә нәрсәгә яна икән ләбаса аның йөрәге! Күпме басып торганмын, кем мине кабинеттан чыгарган кайчан, ничек — берни хәтерләмим, сеңел. Шул хәлдән соң минем наивлык бетте. Язганым бөтен кешегә дә ошап бетмәскә мөмкин икәнлекне аңладым. Син дә шуны онытма, сеңел, шуны онытма. Минем мәкаләмне президент укый торган гәзиттә бастыралар дип, борын күтәрергә ашыкма.

Ә күпер фотоларына килгәндә, ике авылныкын да җибәргән идем, сеңел, «Социалистик Татарстан» үзе белгәндер инде кайсы фотоны куярга, — диде ул, серле елмаеп.

 

"Казан утлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев