Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Илдус Диндаров: «Боз өстендә»

(ХИКӘЯ)

Инсафның гәүдәсе татлы бишек йокысы белән, камыр төсле изрәгән, тәмам таралып төшкән. Шундый рәх-ә-әт! Йокы аралаш, бәллүдәге тимер сиртмәнең тигез генә тирбәлә-тирбәлә, сирәк кенә шыгырдавына кушылып, җанга бик тә таныш, бик тә якын хатын-кызның такмаклап көйләве ишетелгәндәй була:
Хак Тәгаләм, Аллаһу... Кәҗәбезне талга ку! – Тал яфрагын ашасын, Инсаф елавын ташласын.
Туктале, чуар, чәчәкле яулыгын артка чөеп бәйләгән сөйкемле, газиз ул адәми зат биш-алты ел элек үк үлгән зур әнисе түгелме соң? Кайдан килеп чыккан ул монда? Малайның ябык күз кабаклары тетрәнеп куйды, сизелер- сизелмәс елмаюлы иреннәре бер генә сүзне пышылдады: «Әбие-е-м!..»
– Йә, йә, уян, тор, улым; бастырыласың бугай... Хисмәтулла абыең баюк инде тегермән ягына узды. Җәтрәк тор да кәҗәне куып кайт! Ишетсен колагың, Асабага кадәр илтеп җиткер үзен, – ди-ди, караваты янында, «йокы чүлмәген» төртеп уятырга кызганып, шулай акрын гына сөйләнеп әнисе Гөләндәм апа утыра икән. Ах, яраткан әбисен төшендә генә күргән икән лә! Үзенең дә инде елак бәби чоры әллә кайларда калган! Ирен читләре гел елмаерга торган, түгәрәк, көләч йөзле әнисенең каһәр суккан кәҗә турындагы сүзләре исә татлы йокы белән тартышканда, әле генә колагына кергән. Теге кәҗә-мәкәрҗә исә өнендә икән, ул бар! Уянып күзләрен ачуга, авызы-борыны салынды, сипкелле йөзе, әче балан капкандай, чытылды Инсафның. Таң тишегәннән, тәмле йокы базыннан, көтү куарга кузгалу кайсы малайга гына ошар икән соң?! Ямьле җәй иртәләрендә, самый үтереп йокы килгәндә сикереп торырга мәҗбүр иткән ул сакалбай белән изаланулары!
Сумаладай чем-кара, сул як мөгезе урта җиреннән сынык, мут, хәйләкәр, карак-угры ул мәхлукны белмәгән кеше юктыр авылда. Сырлы мөгезен, артка таба үсә-үсә, кинәт боҗрадай алга бөгелеп, күзен томаларлык рәвешкә килгәч, пычкы белән кисеп ташлаганнар иде. Күрше-күлән бакчасын басып, зыян-зәвер сала торган дүрт аяклы «тәмуг кисәве»нең шул аерым билгесе һәркемгә ап-ачык чекерәеп тора хәзер. «Тамгалы шайтан» аркасында кеше зарын, үпкә-сапка, гаепләү сүзләрен ишетмәс өчен, бөтенләй урамга чыкмассың, билләһи. Кача да кайта өч-дүрт чакрымдагы көтүлектән. Аннары бәрәңге бакчасында көнозын хөррият аның өчен. Үзләренең соң, кәҗәнкә1 ишегенең келәсен танавы белән күтәреп ачып, тәмле-томлы ризык белән бүксәсен тутыруга, җәтрәк шыларга өйрәнгән әлеге дә баягы шул ристан түгелмени?! Шуңа күрә авыл халкының вак терлеген ялланып көтүче Хисмәтуллага ияреп, шаян әтисе әйтмешли, «Сынык мөгез»не канвуй белән тантаналы төстә озатып кайту» гаиләдәге бердәнбер ир бала – унике-унөч яшьлек Инсафка йөкләнде. Нишләсен, иртә таңнан кара, керпе чәчен су белән чылатып артка таба сыпыра-сыпыра, төсе белән коңгырт күзләренә туры килеп торган өч-дүрт кесәле кыска ыштаны эченә «сикергәннән» соң, мәлгунь кәҗәне җитәкләп, Асабага барудан башка чарасы юк аның. Бүгенге «сәфәре» икенчеме-өченчеме тапкыр буладыр инде.
Сынык мөгезнең арт санын һәйбәт пеше чыбык белән юмарт кына «сыйлый- сыйлый» куып җиткәндә, махмырдан интеккән адәм кебек бертуктаусыз «кых» та «ках» ютәлләп, тамак төбен чистартып барган сарык-кәҗә көтүе басу капкасыннан чыгып килә иде инде. Җыен ыбыр-чыбыр «башлыгы» Хисмәтулла, кара төк баскан саргылт йөзен борып, юлдашына ваемсыз төстә бер генә карап алды. Кечкенә башына уңып беткән урыс кипкәсе чәпәгән, кышын-җәен өстеннән төшми торган кыска көрән бишмәте сөякчел, арык җилкәсеннән салынып тора. Шома артыш таягын артына куйган куллары арасына кыстырган да, уй тулы башын күтәрәлмәгәндәй аска игән килеш, бөкрәя биреп бара да бара ялан кыр буйлап. Малай, кәҗәсен чыбыклый- чыбыклый, үзенчә усал гына кычкыргалап алган арада, кырыс, томса чырайлы, шушы аңлаешсыз кешегә сиздермичә, яннан гына шикләнебрәк, шүрләп карап- карап алырга да өлгерә.
Эчке дөньясын нык каптырмалы биккә япкан, һичкем белән аралашмас, сәер, исәр табигатьле, егерме биш яшьләрендәге мыштым кеше ул Хисмәтулла. Хәер, авыз тутырып гәпләшерлеге дә юк бугай аның: сирәк-мирәк кенә сүз катса, «бкд-бкд-бкд» кебегрәк авазлар чыгарып, кызып-кызып нидер бытылдарга керешә – һич аңларлык түгел. «Атың ничек», дисәң, «Кисмәдылы» диебрәк җаваплый. Усал, чапак2 телле егет-җилән, аның исемен ялгыш ишеткәнгә салышып, бозып «Нихәл, Кисмәк улы?» дип үрти, үчекли, ирештерә үзен. Анда да, авызына су капкандай, дәшми-нитми кала. Әмма бервакыт көтү кергәндә, иллә дә каты давыл, туфан кузгатты ул...
...Пожарный янында «Катынша» дигән даны таралган Маза Әкрамы: «Көтүдән кайтканда, ник кәҗәбезнең сөте булмый, үзең савып эчәсеңдер әле аны», – дип җикеренеп, бәйләнепме-бәйләнә. Теле белән генә мәсхәрәләве җитмәгән, «эх, син, шүрәле!» дип, җирәнүле чыраен чытып, Хисмәтулланың күкрәгенә төртеп җибәрде. Шуннан соңмы? Шуннан соң көтелмәгән хәл булды, Хисмәтулла, ниндидер кыргый аваз чыгарып, саллы гына таягы белән тегенең сыртына бер генә сылады. Коты алынган Әкрам, авырткан җирен уа-уа, читкә йөгерде. Пожарный Кәлимулла янында гәп сатып утыручы ир-ат сүзсез катып калды. Юк, ханнар тирәсендә әвәрә килүче, маймыл кыланмышы белән кеше
 

1 Кәҗәнкә – чоланда азык-төлек саклау өчен ясалган караңгы бүлмә.
2 Чапак – ачы, үткен телле мәгънәсендә.


көлдереп, күңелләрне күтәрүче, халык тарафыннан «мескен», «бичара» дип кызгандыра, жәлләтә, хәтта үзенчә яраттыра торган, яисә юри-марый тилегә сабышучы, гадәти дивана түгел иде көтүче Хисмәтулла. Ул һаман бөтенләй башка, адәм төшенмәслек, яшерен, серле күрәзәче булып калды.
...Менә шул сыйфатлары өстенә табигать адәм рәтле сөйләшүдән генә түгел, килешле төс-биттән, кыяфәттән дә мәхрүм иткән бичараны. Алап авызлы3, калын иренле, мәңге кырынмаган йөзендә төп урынны кыска, киң, җәлпәк борын биләп тора. Күгәреп, зәңгәрләнеп торган иреннәр артындагы тешләре дә мулдан түгел бугай. Шушы «байлык» арасында күзләр генә ничектер үз гаме, үз дөньясы белән, аерым яши сыман. Бу салкын, караңгы, төксе биттә көтелмәгән хәзинә шикелле, төбендә хәтәр очкыннар уйнап торган, әллә нинди уйлар белән янган моңсу, саф, якты күзләр алар. Күз карашында исә һәрвакыт – ниндидер тынгысыз борчылу, гасабилану чалымнары булыр. Инсаф, күпме генә тырышса да, ул күзләрнең төсен ачыклый алмады. Берсе – соры, икенчесе зәңгәрсу күк йөзе сыман түгел микән?
Берүзенә ике төрле күзгә ия булганнар да очрый икән ич бу җиһанда. Дөрес, аның ише бәбәкләрнең төрлелеген бер карауда гына аныклау читен. Берникадәр вакыттан соң гына, уйлана торгач, монда гадәти булмаган «нидер» барлыгына, чын асылына төшенәсең. Хисмәтулла турында сүз чыккач, укытучы булып эшләүче әтисе Гыйлемдар абый кемгәдер аңлатып торган иде, җир йөзендә андый гайре табигый күзле инсаннар миллионга бер генә очрый, имеш. Тәндә ниндидер меланин җитешмәгәнлектән, шулай булгалый, диме. Андыйлар әкәмәт кыланышлы, әллә нинди, көтелмәгән «мөгез» чыгарырга сәләтле булалар икән. Хисмәтулланы да башында җилләр генә уйнап торган, тилемсә адәмгә саныйлар бит. Бер адымын атлауга, икенчесен кая басасын һич кенә дә белеп булмаслык, сүлпән-саллы хәрәкәтле адәм иде ул... Күпме генә баш ватсаң да, асылда кем булуы нәмәгълүм, гадәтен, холкын, эчке дөньясын аңлап-аңлатып булмый торган, хикмәтле кеше, акылга сыймаслык, серле табигать күренеше кебек үк, һәрвакыт куркыта, шик-шөбһә уята ич. Аны өнәп бетермиләр, ошатмыйлар, яратмыйлар. Ахыр чиктә аның күңелдә ачу, дошманлык, нәфрәт хисләре тудыруы да ихтимал... Катынша Әкрам белән булган бәрелеш тә, Хисмәтулланың баш китмәле дуамаллыгы да әллә никадәр гайбәткә азык бирде. Аның белән авылдашлары арасындагы киртә рәшәткәләре тагы да тыгызлана төште, ятсыну артты. Шулардан хәбәрдар Инсафның да Хисмәттән шөлләве, тәшвишләнүе урынлы...
...Коргаксып яткан япан кыр өстендә алагаем көчле, соргылт тузан болыты кузгатып килгән көтү, Асаба җиренә, исемсез вак инеш ярына җиткәч, комсызланып сусыл үләнгә ябырылды. Инсаф, җиңел сулап, «инде котылдым кәҗә тәресеннән, тегесеннән дә», дип, кайту ягына борылды. Күпмедер барып, үрдән төшүгә, артына әйләнеп караса, ни күрсен, калкулыкның нәкъ түбәсендә, һәйкәл булып, Сынык мөгезнең кара сыны катып тора. Кичәге кебек үк, яшь хуҗасының койрыгына тагылган бу! Малай, кадалып китсәнә, дип тиргәнә- тиргәнә, адымнарын ешлатты исә, тегесе дә җәтрәк кылана. Туктаса, ул да тукталып, качарга нияте дә булмаган гаепсез кыяфәт белән, танавын төртеп, нидер чемченгәндәй итә әле, әбисе әйтмешли, бигылый4. Гарьлегеннән бәреп чыккан ике-өч бөртек күз яшен сөртә-сөртә, кире көтүгә әйләнеп кайтудан гайре чарасы юк иде Инсафның.

 


3 Алап авызлы – «зур авызлы» дигәннән.
4 Бигылый – хурлау сүзе, урысчаның «беглый» сүзеннән чыккан булса кирәк.


Ни гаҗәп, ихтыярсыз көтүче ярдәмчесенә әверелгән юлдашының мөшкел хәленнән мыскыллы көлемсерәү билгеләре сизелмәде Хисмәтуллада. Аңлаешсыз күзләрендә күләгәдәй кызгану, хәленә керү чалымнары да чагылып китмәде микән әле?! Ничек кенә булмасын, ул, басулар буйлап агылый да тагылый булып йөргән бу икәүне күрүгә, әкрен генә торып, чүпрәк букчасыннан бау алды да бер очын кәҗәнең муенына чалып, икенче башын каен кәүсәсенә бәйләп куйды. Көтүченең каты кулында бермәл, шыр җибәреп, бәэлдәргә керешкән мур кыргыры, кинәт тынычланып, тирәсендәге мул үләнгә ябышты. Хисмәтулла, «кәҗәбезне хәзер нишләтә инде бу?» дигән хәтәр уй белән читтәрәк басып, тынсыз калган малайны, үзенчә бытылдап, янына, чирәмгә җәелгән бишмәте өстенә күлмәгеннән тартып чүктерде... Икәүдән-икәү генә, дәшми-нитми, вәкарь генә тамак кыргалап, бер шөгыльсез кукраеп утыру да алҗыта. Малай эч пошудан чалкан әйләнеп төште дә зәңгәрсу күк йөзенә текәлде. Янәшәдә өлкән иптәше, үзенчә моңлы көй шыңшый-шыңшый, пәке белән нидер юнып, шомартып мәш килә. Йокымсырап киткән генә иде, бер мәлне курай, чып-чын курай тавышына сискәнеп, күзләрен ачты. Карасана, тал чыбыгыннан ясаган нәрсәдә көй чыгарып маташуы ласа карачкының. Малай аның күксел иреннәрендә елмаю әсәре дә күргәч, тагы гаҗәпкә калды. Менә сиңа җүләр сыңары, мыштымбай, йомыкый! Аның да күңеле буш түгел икән ич, аңарда да нидер кызыксыну уята, аны да нәрсәдер борчый, тынгылык бирми, күрәсең ...Курай димәсәң, хәтере калырлык, сыбызгы ише уенчыгын малайга сузды бу. Әйдә, син дә уйнап кара, янәмәсе. Малай, бар көченә сулышын өреп, сызгырта башлауга, якында гына утлап йөргән аңгыра, куркак сарыклар, башларын күтәреп, «бу нинди галәмәт тагы?» дигәндәй, аңа текәлеп каттылар. Ә Хисмәтулла, караңгы, салкын чырайлы, төксе, мөҗем кешесе, ышанасызмы, тешсез авызын ерып, рәхәтләнеп көлеп куйды. Инсафның үзенә дә ничектер җиңел булып китте, ул, үзе дә сизмәстән, кырны яңгыратып шаркылдады.
Ул да түгел, Хисмәтулла, урыныннан кубып, кәҗәне печәнлерәк җиргә, бүтән агач кәүсәсенә илтеп тозаклады. Көнозын, иренмичә, берничә тапкыр шулай итте ул. Тегесе дә, бурлык, качкынлык гадәтеннән бөтенләй ваз кичкән рәвешле, бик канәгатьләнеп, әле үлән кыркый, әле тәмләп сагыз чәйни. Тугайлыкта тәнне оетып йокымсырата торган тынлык хөкем сөрә. Хисмәтулла исә башын кашып алды да, Инсафны «әдә, әдә» итенгәләп, инеш ярына дәште. Сулыкның киңрәк бер урынында вак балык – маймыч уйнаклый. Әле уктай атылып китәләр, әле яр читендәге үләннәргә килеп төртеләләр. Хисмәтулла иелгән дә, дөньясын онытып, шуларның уйнаклавын күзәтә. Бу чакта кабартма иреннәре ачылып китә, төрле күзләрендә бер үк хисләр – соклану, ярату, тагын әллә ниләр тоемлана иде. Инсаф авыл күлендә еш кына беләк шае балык эләктерә, вак-төягенә әллә ни исе китми иде. Әмма саргылт йөзенә саран елмаю сирпелгән көтүченең куанычлы-моңсу, бер үк вакытта ниндидер эчке газаптан еламсыраган карашын күргәч, әллә нишләп китте. Саф суда рәхәт чиккән шул гөнаһсыз җан ияләренә мөкиббән китеп, карап туймаган Хисмәтулла бу юлысында ничектер бик тә гади, аңлаешлы, самими, үз абыйсы сыман якын булып күренде. «Кисмәк улы», «тилемсә», «җиңелрәк акыллы бәндә», дип мыскыллаучыларга карата үзендә кинәт ачу хисе кымырҗап куюын да сизде хәтта.
Инде озын яр буйлап, иркен тугайда көтүне йөртеп, төшкелеккә тукталгач, Хисмәтулла абыйсы биргән ипи белән сөтне дә, һичнинди чиркану-нитү белмичә, умырды гына малай. Алардан да тәмлерәк ризык ашаганы булмагандыр, шәт. Коры-сары ягып, чәйнектә кайнаткан кыр чәе дә эчеп туймаслык була икән. Кичкырын көтүне авылга куып кайтаргач, карусыз кәҗәне ишегалдына дуфкынга5 чаптырып кертте дә Инсаф, аркасыннан сөеп каршылаган ачык йөзле әнисенә бүген күргәннәрен, үзенең булдыклылыгыннан чүт кенә масаеп, йотлыга-йотлыга сөйләп бирде.
– Иртәгә дә Асабага барам, әни! – дип тә ычкындырды.
Дөрестән дә, таң белән үзе торып, кәҗәсен әйдәкләп, Хисмәтулла абыйсының көтүенә иярде ул. Ашамлык-төчемлек төенчеген алырга да онытмады. ...Бу көнне көтүче, ихластан игътибар белән тыңлаучы табылуга сөенеп булса кирәк, гаҗәеп җанланып, юлда очраган үлән-чәчәкләргә төртә-төртә, нидер аңлатырга тырышып, бытылдап барды. Аңышкан хәтлесе шул: дәвалану өчен кулланыла торган шифалы үсемлекләр турында икән. Инсафның һәммәсен дә төшенеп бетермәгәненнән ни, шушы галибанә матурлык кочагында бөтен җаны-тәне белән, гади кешеләр кичерә алмаган чын ләззәтле-тантаналы халәттә иде Хисмәтулла – эчкерсез табигать баласы...
Беркөнне челлә эсселегендә мал-туар, бер өемгә өелешеп-укмашып, әлсерәп яткач, Хисмәтулла Инсафка, чытырман әрәмәлегендә кеше-кара булмаса да, әүвәле як-ягына карана-карана, җир җиләге яфракларын аралап, ниндидер бер кош оясын күрсәтте. Көтүче абыйсы күз карашы белән, аяз күктә тыпырчына- тыпырчына сайраган тургайга ымлагач кына аңлап алды Инсаф. И, әнекәчем, тургай оясы икән ич бу! Бәләкәй күкәйләрне күргәчтен, ике күзе ут булды малайның. Ул бит тургайның үзен дә якыннан рәтләп-юньләп күргән кеше түгел. Аны гел күктә, гел болытлар арасында төшми генә яши дибрәк белә иде ләбаса.
Малайга иң яшерен серен ачкач, Хисмәтулла, бармагын бәхеттән ерылган иреннәренә тидереп, күз кысып куйды. Бу турыда һичкемгә – ләм-мим, имеш. Сары җирлеккә кызгылт-көрән төстәге бөрчек-бөрчек тимгелләр төшкән ул биш йомыркага кулы белән кагылырга да курыкты әле Инсаф. Кая ул, аңа ышаныч белдереп, эчендәгесен чыгарып салган өчен генә дә шушы мөлаем, кече күңелле кешегә бик рәхмәтле иде, аны малайларга чишмәскә эченнән генә кат-кат ант итте. Кырда, тугай кичкән көннәрдә ул үзе дә табигать хикмәтләренә, могҗизага гаҗәпләнергә, гүзәллеккә соклана белергә аңардан үрнәк алып өйрәнде ич. Сынык мөгезне, койрыгын сыртка салып, авылга шылудан биздерүче дә шул ук Хисмәтулла. Һәрхәлдә йонына кырмавык ябышып беткән сакалбай искиткеч тыйнаклык, күндәмлек күрсәтә, хуҗасының аяк шәрифләренә ял бирә торган булды. Хисмәтулла белән «сөйләшеп» туйгач, тирә-якта сәйран чигеп, куе посадкалар арасында йөрергә дә әллә нихәтле вакыты кала торган иде ифрат кызыксынучан, елдам малайның.
Авылдан өч-дүрт чакрымдагы Асаба тугайлыгы, кечкенә инеше җирле халык өчен гадәти бер аулак урын гына ул. Бирегә бала-чага да сирәк килеп чыга. Чумып-чумып коену өчен уңай тирән күле дә, җыеп ашар тәмле җиләк- җимеше дә булмагач соң! Кыскасы, карт-коры әйтүе буенча, «Асаба» атамасы урысча «особенный»дан килеп чыкса да, шаккатырлык һичнинди аерым үзенчәлеге күзгә ташланмый иде. Дөрес, монда кайчандыр, патша заманасында ук, бай алпавытның утары булган, диләр. Әнә, тегендә, кояш баешы ягында, куе булып, рәт-рәт үскән ак каеннар артында түгел микән ул? Хисмәтулла, өйләдән соң, көтүне күздән ычкырдырмаска ишарәләде дә, яньчелеп, корымланып беткән чәйнеген тотып, посадка буйлап нәкъ шул юнәлешкә китеп барды.
 

5 Дуфкынга чабу – мишәрчәдән: «бар көченә чабу» мәгънәсендә.

Ни өчендер артына борылып, бер күз йөртеп алгач, агачлар арасына кереп югалды ул... Инде менә кояш күптән күк түбәсенең икенче ягына тәгәрәп төште, ә Хисмәтулла-көтүче юк та юк. Ни булды икән? Көтүдән аерылып болай озак йөрми торган иде ләса. Сабырсызланган малайның түземе төкәнде һәм ул йөгерә-атлый куе агачлар ешлыгына юнәлде. Бер-берсенә ябышып, котырып үскән куак-агачларны ерып чыккач, үз күзләренә үзе ышанмыйча, баскан урынында баганадай катып калды. Алда, аланның бер читенә иске генә бер йорт кәмәше сыенган. Иясез-нисез дә түгел бугай: ат арбасы, коесы, каралты-курасы бар. «Кылт» итеп исенә төште малайның: шушы тирәләрдә генә ниндидер мукшы карты яши дигәннәр иде. Заманында ярыйсы гына зур авылдан кызы, оныгы белән ул гына торып калган ди хәзер.
Чү, киртәсез-читәнсез йортның ишегалдында ике кеше пәйда булды. Берсе – иске камзул кигәне – чәйнек тоткан Хисмәтулла... Туктале, икенчесе – сары чәчлесе – әллә ниткән, шакмаклы, кызыл күлмәге сылу гәүдәсенә ятып торганы – яшь кенә, чит-ят хатын-кыз түгелме соң?! Болар, сиртмәле кое янына тукталып, кулларын бутый-бутый нидер гәпләшәләр. Аңлашыла: бусы картның оныгы булса кирәк, ә Хисмәтулла чишмә суы алырга кергән. Яхшы гына таныш-белеше дә булырга мөмкин. Шул фаразын җөпләгәндәй, өйдән ап-ак, көрәк сакаллы карт чыгып, кунакка үз телендә, елмаеп, нидер әйтте, озаклап кулын кысты. Бераздан монда таба Хисмәтулла белән чибәр мукшы кызы якынлашты. Күр, кыз бөтенләй дә сөйләшми шикелле, Хисмәтулланың ым-ишарәсенә каршы йә кулларын буташтыргалап, йә бармаклары белән ирененә кагылып куйгалый. Йә Аллам, болар бит күзгә-күз карашып, кул хәрәкәтләре белән, тавышсыз-тынсыз гына, кызып-кызып, үзара рәхәткә чумып гәпләшәләр, сөйләшәләр! Йөзләре исә, бер-берсен сүзсез дә аңлауданмы, очрашу куанычыннанмы, кояштай кызарган, юк, ниндидер эчке шатлыктан балкый иде. Болар инде фани дөньяны хәтердән җуеп, каядыр югарыда, болытлар арасында йөзгән, очкан хәлдә иделәр. Болар икесенә бер бәхет кошын тотканнар да шул сөенечтән тәмам исерешкән, үзләреннән гайре аны-моны белмәс-күрмәс кешеләр кебек... Чөнки мондый көтелмәгән хәлдән качарга да өлгермичә, тораташтай катып торган малайга килеп төртелмичә, монда үзләре генә, ялгыз түгел икәнлекләрен искәртмәделәр дә.
Аптырап калудан, сары чәчле калын толымнары күкрәгенә төшеп торган, чиста маңгайлы, туры борынлы, зәңгәр күзле кызыйның якты йөзе тагын да алсулана төште. Малай ягына ымлап нидер сорады да Хисмәтулладан, озын керфекләрен тибрәндереп, мөлаем гына, ихлас елмаеп куйды. Инсафка ул керфекләр әледән- әле канатларын ачып-йома торган матур бизәкле күбәләкне хәтерләтте. Шуннан соң саубуллашу билгесе итеп башын иде дә, Хисмәтуллага мәгънәле бер караш ташлап, борылып өенә китте кыз. Анысы, ул ишектән кереп югалганчы, артыннан күзен алмады. Нигәдер авыр сулап куйды, хәтта эчтән генә сыкрану авазы да ишетелде кебек. Әле генә, кайдандыр бу гөнаһлы җиргә әйләнеп кайткандай, ниһаять, Инсафка да игътибар итте. Курчак өенә төртеп, «Дюбы» дигән сүз кысып чыгарды. Инсаф көтүченең сөйләшү рәвешен берникадәр аңлый төшкәнлектән, ул авазларны үз-үзенә «Люба» дип төзәтеп кабатлады.
Хисмәтулладан артыгын сорашырга мөмкин дә түгел, уңайсыз да иде. Әллә ничек кенә әсәрләнгән, әле генә матур да, газаплы да төш күргән кешедәй уйчан, моңсу иде аның карашы. Зәгыйфьрәк акылы моның хәтле якты, тирән кичерешләрне берьюлы күтәрә алырлык хәлдә түгел иде микән әллә? Кыскасы, бу минутларда эченә һичкемгә дә әйтмәслек ниндидер мәңгелек серен, хәзинәсен яшереп куйган адәмдәй хыялый, сәер иде. Малайның җилкәсенә җиңелчә генә кагылып, алга барырга ымлады да көтүенә ашыкты...
...Җәй көзгә авышты. Шушы кыска гына көтүчелек иткән вакытта Инсаф ничектер үзен олысымаграк сизә башлады. Җитдиләнде, уйчанланды, әтисе әйткәнчә, «башына акыл керде бераз». Бүтән вакытта дусларына теләсә нинди серен чишәргә ашыккан малай, хәзер мукшы гаиләсен искә төшергәндә дә, Хисмәтулла белән Люба турындагысын эчендә тыеп калды. Ул хәтлесен әнисенә дә сөйләмәде хәтта. Бу матур, самими мөнәсәбәтнең (моны мәхәббәт дип атарга яшьрәк иде әле ул) дәвамын бик тә беләсе килә иде аның. Саф күңелле әлеге икәүнең арасында нидер барлыгын бала булса да тоя-сизә иде шул... Булмады, бүтән туры килмәде Асабага барулар. Икенче көнне әтисе белән калага, мәктәп кием-салымын алырга киттеләр. Аннан соң бүтән эш- гамәл килеп чыкты. Асабада, көтү көтәргә, теге сихерле йортның сары чәчле, чибәр иясен күрергә сәбәбе, җае чыкмады. Барысы да кирегә килеп торды. Сынык мөгез дә шуннан бирле көтүдән ник бер качып кайтсын, кара чутыр җен актыгы!
Салкын көз җитеп, укулар башлангач, дусты Хисмәтулла бер дә күзгә-башка чалынмады. Инсаф элегрәк елларда, авыл уртасындагы зур түгәрәк күл каткач, боз өстендә шау-гөр килгән бала-чаганы аръяктагы йорт капкасыннан озаклап карап торганын күргәли иде аның. Шуннан артыгын белми иде. Ә быел исә әнисеннән аның турында атап сораштырды. Күп еллар Үзбәкстанда яшәгән, дөм ятим үскән икән Хисмәтулла абыйсы. Бирегә исә әнисе ягыннан туган тиешле Фәйзулла агасы янына кайткан.
– Җәен көтү көтеп, кышын йорт-хуҗалык тирәсен карап, чистартып, бөтен эшләрен эшләп көн күрә, җан асрый инде шунда бахыр, – дип сүзен очлады Гөләндәм апа, көрсенеп. Шуннан артыгына керешмәде.
Шул сөйләшүдән соң берничә көн үттеме икән, кичкырын Инсафның күршедәге дусты Сәлим, чабуына ут капкандай, бар көченә йөгереп керде.
– Анда... Хисмәт җүләре... боз астына киткән! – дип тотлыга-тотлыга, бер генә аваз салды да янә ишек артында юк булды. Йөрәге кинәт депелдәп типкән хәлдә Инсаф та күл буена чапты. Монда шактый кеше җыелган, тирә-як шау- гөр килә иде. Инсаф башта олы-караның сөйләшүенә колагын шомартты:
– Казларын куып чыгарырга кергән диме...
– Ничек йөрәге җиткән диген, кәгазь калынлыгы гына ич бозы да...
– Тилемсәгә соң аңа... диңгез тубыктан, – диде берсе, гамьсез генә.
Кичке эңгер төшеп килгәнлектән, суның иң тирән төшендәге боз өстендә ниндидер җанлы нәрсә карачкыл гына булып шәйләнә. Янындагы боз чәрдәкләнеп, тирәсенә бәреп чыккан су дегет күлләвегенә охшап тора. Кемдер Хисмәтуллага күпер ягыннан озын, киң такта кисәге шудырып өлгергән күрәсең, теге мескен шуңа таянып, менеп яткан иде. Боз авыр кешене дә күпмедер вакыт күтәреп тора, батарга ирек бирми икән алай. Күл тирәсен чолгап алган ир-ат төрлечә киңәш биреп сөрән сала.
– Хисмәт, дим, Хисмәт, акрын гына шуыш ярга таба! Шуыш диләр сиңа, якорный малахай! – дип боерык биргәндәй, бугазы ерылганчы акырды хисапчы Сәймулла.
– Күпер ягына шу үрмәләп! Күпергә табан! – дип кычкырды икенчесе.
Әмма бәлагә тарган аларның берсен дә ишетми, ишетеп тә дикъкать бирми. Әллә үлгән инде? Юк, менә ул ипләп кенә аркасына борылып ятты. Шул килеш җайлы урнашудан разый булып, инде каядыр талпынырга, гомумән, хәрәкәтләнергә уенда да юк иде бугай аның. Медпунктта эшләүче юан гәүдәле хатынның:
– Җәмәгать, ул бичара катып үлә ич болай, берәр нәстә кылырга кирәк! – дип ачыргаланып кычкыруына түзмәде, ахрысы, таза гәүдәле Шаһинур дигән егет, кулына озын колга тотып, яр буена таба төшәргә итте. Аның юлын атасы Габбас бүлде:
– Син нәрсә, бер тиле-миле аркасында батып үлмәкче буласыңмы? Үзе тырнашсын, маташсын аз гына, бетәсе килмәсә! Әнә туганнары... ни карый... Шуннан соң ир-егетләр бермәл тынып калды, кем булса да Хисмәтулланы коткарырга ашкынып, хәлиткеч, тәвәккәл адым ясарга алынмады. Булдыра аламы-юкмы, аны-моны уйламыйча гына, куркыныч күзенә туры карап ташланырга әзер фидакарь җан табылмады. Шүрләделәр! Шыр җибәрделәр! Әллә сәер, иләс-миләс, акылга таман, акылга җиңел, дип, хаста кешенең гомерен сукыр бер тиенгә дә санамадылар, санламадылар! Дөрес, үзләренең гаебен каплау өчен нидер эшләделәр, ыгы-зыгы килделәр, акырдылар- бакырдылар, нигәдер влач вәкилен көттеләр, участковый милиционерны таптырдылар. Шома боз өстеннән Хисмәтулла тарафына тәртәсез иске ат чанасы, такта-бүрәнә кисәкләре, хәтта яр өстендә торган чүнник6 капкасын шудырып-шудырып җибәрделәр. Боз өсте чуп-чуар булды. Тик юкка! Хисмәтулла элеккечә җан әсәре күрсәтмәде, якын гына шуып туктаган чанага таба тамчы да омтылмады, ичмасам. Ул инде һичкемне дә тыңламаска, фани дөнья белән арасын өзәргә дигән ныклы карарга килгән иде булса кирәк... Инсафның аны өзелеп-өзелеп жәлләүдән йөрәге чәнчегәндәй итте, күзләренә мөлдерәп яшь тулды. Аннары, янына килеп баскан Гөләндәм апага, бу хәлдән чыгу юлын тапкан кешедәй, кинәт йөзе яктырып, кабаланып борылды да:
– Әни, Асабадан Люба апаны чакыртырга кирәк. Аның сүзен, анттыр менә, тыңлый ул! Күлдән чыгартса, ул гына чыгарта аны! Әни! Барып алсыннар инде Любаны! – дип, түземсезләнеп сикергәләде.
Бу бәла-казадан үз уйларына бирелгән ана, аның сүзләрен ишетеп бетердеме-юкмы:
– И бала, бала! Әллә саташасың инде... – дип кенә куйды.
Ул арада тирә-юнь тәмам күз бәйләнерлек булды. Кинәт шомлы караңгылыкны ярып, күл өстеннән коточкыч тавыш яңгырап узды. Бу – Хисмәтулланың тетрәндергеч ачы җан авазы белән ниндидер җыр җырларга азаплануы иде. Сүзләре аңлашылмый, әмма моңнары таныш, якын иде ул җырның. Һәркем дерт итеп сискәнде, хатын-кыз, «Әстәгъфирулла, тәүбә», итенгәләп, белгәнен укыштырды. Ә Хисмәтулла, яман да акырып, икенче җырга күчте. Бусында «Галиябану» көенең чалымнары иде. Ул аны яраткан Любасына багышлады төсле тоелды Инсафка. Шулайдыр, соңгы сәгатендә җир йөзендәге бердәнбер якын, газиз кешесен искә төшереп моңланды, ямансулады ул. Ә бәлки азаккы җырын сөйгәненә ишеттерергә теләгәндер, үзен үлем
тырнагыннан фәкать аның йолып алуын көткәндер Хисмәтулла-көтүче... Төнгә таба шактый ук суытты. Әнисе, Инсафның ай-ваена карамыйча, җилтерәтеп өйләренә куды. Кайткач, ашарга дип утырган җиреннән бүгенге тетрәнүләрдән оеп, өстәлгә башын куюга, гафләт йокысына чумды малай. Уянганда, вакыт төшкә авышкан, кичүк иртән район үзәгенә ронога киткән
 

6 Чүнник – ат дирбиясе, тәгәрмәч ише хуҗалык кирәк-ярагы саклый, төзәтә торган такта сарай.

әтисе Гыйлемдар абый кайтып кына кергән иде. Үзе генә түгел. Ат җигеп, районга озата барган колга буйлы, какча гәүдәле завхоз Гаваз абый белән. Суыктан кергәч, тансык кайнар чәйне шупырдаталар гына! Әнисе, өр-яңа хәлләрне бүтәннәргә ирештерергә каударланган хатын-кызга хас сабырсызлык белән, күзләрен яулык читенә мана-мана, авылдагы соңгы яңалыкларны җиткерә, тезә иде:
– ...Шул, бичараның каткан гәүдәсен таң алдыннан гына чыгардылар. Төнката җырлады да җырлады... Ул мескен юка боз өстенә белә торып, әҗәлен эзләп кергән, имеш тә, диләр... Беләсезме, Фәйзулланың хатыны мәрхүмнең мәетен өйләренә кертмәс өчен чәчрәп чыкты чистый, җан талашты, җирбит. Бөтен эшен батрак булып башкарган кеше ләса ул Хисмәтулла... Иренең якын туганы! Ипи телемен, песигә биргәндәй, маңгаена чиртеп биргәч соң! Булса да булыр икән оятын бүре ашаган бәндәләр!..
Гыйлемдар абый, зур түгәрәк күзлеген, чамасыз борчылган чагындагы төсле озаклап сөрткәч, ике-өч бөртек шадралы борынына атландырып куйды да авыр көрсенеп әйтте:
– Аның бу дөньяга карата күңеле әллә кайчан бозланып каткан булган, алыш-биреше беткән, күрәсең. Урыны җәннәттә булсын инде!
Аннары ул, гаҗизлектән аптыраулы карашын Гавазга төбәп, асылда үз- үзеннән сорагандай итте:
– Неужели кереп коткаручы табылмады икән араларында, ә?
– Кем керсен соң, Гыйлемдар Нуруллович?! Сала халкы бит ул, нәчәлство кушмаса, бармагын да селкетми... Хәтерегездә микән, берничә ел элек күрше чуваш авылында, Михайловкада, Андри пиччә7, үзенең кечкенә генә колёсный тракторы... «чикерткә» дә дибез инде аны... астында калып үлде. Авыл куштаннары, өстенә ауган тракторны маментында күтәреп, коткарырга ирек бирмәгәннәр шунда. Милисия чакырмыйча, сәбәбен тикшермичә тотынырга ярамый авария урынына, бармак эзе югала, авылга сүзе-ние тияргә мужет, фәлән-фәсмәтән, имеш. Җыен сафсата!.. Милисия килгәч, күтәреп карасалар, җаны да чыкмаган булган әле мескеннең. Маментында коткарсалар ни була? Ике-өч кеше «эх» тә итми сыртка салырлык, ат чанасы хәтле генә ич ул трактор сәләмәсе. Шилә8 күрә торып кеше үтерделәр! Шуның шикелле... Әйтәм ич, түрә-карадан шүрләп, пыстаянны төртеп күрсәткәнне генә эшләргә күнеккән безнең халык... – дип сүзгә кушылды әңгәмәдәше, ачынып. Табын янында бермәл уңайсыз тынлык урнашты. Бу минутларда өлкәннәр бәхетсез Хисмәтулланы сагынып искә ала сыман тоелды малайга.
***
Соңгы сүз урынына. Бу хикәя узган йөзнең илленче еллары азагында чыннан да булган хәлгә нигезләнеп язылды. Һәм ул вакыйганы, мизгелен дә калдырмыйча, бүгенге тормышыбызга китереп утыртсаң, таман гына булыр иде кебек. Шул ук вазгыять, шул ук мөнәсәбәт, корбанын йотарга торган шул ук юка, шома боз, шул ук һәлакәт...

 

"Казан утлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев