Гөлнур Сафиуллина: «ИКЕ БӨРТЕК»
(ХИКӘЯ)
Гөлнур Сафиуллина (Хәсәншина). Кайбыч районы Кече Кайбыч авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Утыз елдан артык «Сөембикә» журналында эшли, баш мөхәррир урынбасары. Хикәяләре «Сөембикә», «Мәйдан» журналларында басылганы бар.
– Кызым! Кайтып та җиттеңмени?!
Энҗе аңа күтәрелеп кенә карады да өстен дә салмыйча ашыгып, дәү әнисе яткан бүлмәгә узды. Керүгә бүлмә ишеген ябып ук куйды. Кашы-күзе җимерелгән, төсе-кыяфәте юк – ниндидер күңелсезлеккә тарыган, ахрысы.
– И-и бала...
Кинәт кенә йөрәгенең хәле китүен тойды Галия – тәрәзә янындагы урындыкка барып утырды. Бөтен нәрсәгә ияләшеп була, тик үз балаңның сине чит күрүенә, алай гына да түгел, дошман итүенә күнеп булмый икән. Сабыр итте бит инде, бик озак сабыр итте. Үсәр, үзе барысын да аңлар дип көтте, бөтен түземлеген җыеп, ничә еллар буе көтте... Кызы борчуын сөйләсә, аны Галия аңламас идемени?! Бөтен эшен ташлап, тыңламас идемени, кирәк булса, киңәшен бирмәс идеме?! Юк бит, юк, ике атна буе күрмәгән әнисенә «исәнме» дип тә дәшмичә, шул бүлмәгә керде дә китте бит әнә тагын.
Бер гамьсез болай утырып торып булмас, Энҗегә ни булганын ничек тә белергә кирәк бит. Йөрәкнең хәлсезлеге дә узды шикелле.
Туктале, елый түгелме соң бу бала? Әйе, елый шул! Нидер такмаклый-такмаклый үкси бит!
И-и Раббым, ниләр генә булды икән соң?
Галиянең әкрен генә бүлмә ишеген ачканын икесе дә сизмәде бугай: урында яткан каенанасы да, аның караваты янындагы урындыкка утырып, башын дәү әнисенең куллары өстенә салган кызы да.
– Нишләргә соң инде миңа хәзер, дәү әни? Нишләргә?! Яратам бит мин аны, беләсең... Аннан башка беркем кирәкми миңа! Айдар үзе дә: «Яратам! Синнән башкага өйләнмим!» – диде бит... Ә әнисе, әйттем бит инде: «Саниянең оныгын капкамнан барыбер кертмим! Энҗе дип авызыңны да ачма!» – дигән... Әбисенә охшаган, ди икән... Аның кебек каты күңелле дип әйтә, ди... Нигә алай ди икән ул, дәү әни? Син бит шундый әйбәт... Дәү әни, бәлки, Айдарның әнисе белән үзең сөйләшеп карарсың? Телефоннан да була бит... Мин номерын җыеп бирәм, син сөйләшерсең... Нигә яратмыйдыр сине, аңламыйм! Әгәр әнисе чынлап та Айдарга өйләнергә рөхсәт итмәсә, нишләрмен?!
Эчкә узарга да кыймыйча, ишекне ябып, кире борылып китә дә алмыйча бер урында тораташтай басып торды Галия. И Ходаем, барысы да яңадан кабатлана түгелме соң? Боларның барысы да таныш, кичә генә булган кебек таныш лабаса аңа!
...Ул кичне – кино беткәнен дә көтмичә, клубтан икәү җитәкләшеп чыгып китте бит алар. Чыктылар да, гадәттәгечә, югары очка – Галияләр урамына түгел, түбән урамга – Илшатларга таба борылдылар. Кино кайгысы калмаган иде. Илшат клубка керүгә аның янына килеп утырды да колагына: «Мин бүген әниләргә: «Өйләнеп кайтам!» – дип әйтеп чыгып киттем!» – дип пышылдады. Ул арада ут сүнде. Егет караңгыда аның кулларын эзләп тапты – шундый кайнар иде кулы...
Нигә алар икәү генә кайттылар, нигә озатырга дусларын чакырмадылар, анысын Галия ул чакта уйламады. Уйларлык хәлдә түгел иде. Ниһаять, аның җаны бүген тынычланачак. Югыйсә инде ничәмә-ничә атна күзенә йокы кергәне юк бит. Илшат нигәдер бу көнне сузды да сузды... Соңыннан бу хакта үзеннән әллә ничә тапкыр сорарга талпынса да, сүз чыгармады. Искә дә төшерәсе килмәгән кич бит ул... Хәер, җавабын чамалый иде Галия: ире ул көнне барысы да шулай тәмамланачагын алдан ук белгән, сизгән. Әмма барыбер яхшыга өметләнгән, күрәсең. Галиянең кулын кысып тотты да юл буенча эндәшмичә кайтты ул. Әйе, бер сүз дә сөйләшмәделәр бугай. Хәлим абыйлар турысына җиткәч, туктап озак кына үбештеләр – анысы истә.
Илшатлар өенең бер генә тәрәзәсендә дә ут янмый иде. Галиянең эченә шунда ук шом керде: хәерлегә түгел бу... Йокларга ятарга иртә бит әле – сәгать тугыз да тулмаган. Аннан Илшат: «Өйләнеп кайтам дип әйтеп киттем», – диде бит. Тирә-күршеләрнең берсендә дә ут сүнмәгән әнә. Бары алар йорты гына караңгылыкка чумып утыра. Ничектер куркыныч булып... Капканы ачып, ишегалдына уздылар. Веранда ишеге бикле иде. Озак кына шакыгач, өйалдында ут кабынды.
– Кем бар анда?
Илшат аның кулыннан чытырдатып кысып тотмаган булса, Галия, мөгаен, шул минутта ук борылып ишегалдыннан чыгып та чапкан булыр иде. Хәер, бәлки, чапмас та иде. Хәлләре андый түгел иде бит...
– Без кайттык, әни!
Веранда тәрәзәсенең челтәре күтәрелде.
– Ничек кайтсагыз – шулай китәрсез! Бая әйттем бит инде – алмыйсың ул кызны, дидем! Өйләнмисең аңа! Рөхсәтем юк!
– Әни!
– Нәрсә тагын? Кертмим дидем бит! Бар, озат үзен! Әнкәсен сөймим! Үзен сөймим! Ни матурлыгы, ни байлыгы дигәндәй... Тапкан өйләнергә хатын!
Каенанасының ул чакта әйткән бөтен сүзләрен дә хәтерләми инде Галия. Кайсысын ишетте, кайсысын юк. Аяк астында әкрен генә җир шуышты... Колагы, башы шаулый башлады... Веранда ишеге ачылмаячак, ачылса да, аны эчкә үткәрмәячәкләр. Аны бу йортта Илшатка тиң санамыйлар.
«Нишләрмен? Мин хәзер нишләрмен?!» Үзәге өзелеп, шулай уйлаганы исендә Галиянең. Алар ишегалдыннан ничек чыгып китте, Илшат аны ник туктатмады, ничек үзләренең капка төбенә кайтып җитте – боларның берсен дә белми. Өйләре турысына кайтып җиткәч кенә айнып киткәндәй булды. Инде ничек өйгә керергә? Юк, башта Илшатны көтәргә! Хәзер, артыннан ук килеп җитәр ул. Юатыр, тынычландырыр. Алга таба нишләргә икәнен уйлашырлар. «Мин сине беркайчан ташламаячакмын! Ышан миңа!» – дип бер түгел, йөз кабатлады бит.
Капка төбендә шактый озак утырды ул кичне Галия. Барысын да ишетеп утырды. Клубта кино бетеп, яшьләр урамга таралды. Кемнәрдер кычкырып көлде, ул яңгыравыклы көлүне матай тавышы күмеп китте. Аннан барысы да тынды. Күрше Равилнең кызын озатып кайтып, капкаларыннан кереп китүен дә ишетте. Кәефе әйбәт иде бугай – нидер көйли-көйли кайтты. Барысын да ишетеп торды Галия, Илшатның аяк тавышларын гына ишетмәде. Килмәде...
Капка төбендә төн кунып булмый – керергә кирәк иде. Теше тешкә тими калтырый: әллә туңудан, әллә эчтәге тынычсызлыктан. Үз-үзеңне күпме кочаклап утырсаң да, җылыта алмыйсың шул.
Бер генә адым атлады да кинәт туктап калды. Менә ничек була икән ул! Балага җан керү менә ничек була икән... «Ләйсән! Ләйсәнем! Балакаем минем!» Ул карындагы сабыйның кыз бала булачагына бер тамчы да шикләнми иде. Исемне дә инде әллә кайчан уйлап куйды – Илшатка бу яңалыгын җиткергәнче үк. Ләйсән дип кушачак ул нәни кызына! Курчак кебек матур булачак ул, бик сөйкемле булачак – Ләйсән исемле кызлар башкача була аламыни?! Бу серен әлегә берәүгә дә белгертә алмавы гына менә... Әнисенә дә әйтеп булмый, апасына да. Илшат сабырсызланды шул, аның: «Юк, ярамый! Кирәкми!» – диюен ишетмәде. Соңыннан мең тапкыр гафу үтенде дә бит... «Нигә борчыласың? Без бит барыбер бергә булачакбыз!» – дип тынычландырды. Тик үзе өйләнергә генә ашыкмады. Хәтта кызның инде ут өстендә йөрүен белгәч тә. Сәбәбе булган икән... И-и, анысы ут өстендә йөрү булмаган икән әле.
Шул кичтән соң Илшат югалды.
Икенче атнаны клубта да күренмәде ул.
Галиянең ишек ачылган саен өметләнеп көтүе юкка булды. Бәлки, капка төбендә көтәдер дип, кинодан ашыгып өйгә кайтты – алар утырырга яраткан бүрәнә өсте буш иде. Килмәде...
Авылга башка кайта алмый иде инде ул. Түгәрәкләнеп килүеңне кешедән ничекләр качырып бетерәсең?! Чит-ятлардан яшерерсең дә, ә өйдәгеләргә ничек белгертмәскә? Киң күлмәк киеп кенә котыла торган хәлмени?!
Егерме бер атна, егерме ике, егерме өч...
Бала көткән хатын-кыз вакытны атналап кына саный. «Син бит корсаклы» дигән сүзне иң элек эштә әйттеләр. Ике-өч бала тапкан хатыннар синдәге мондый яңалыкны сизмимени инде?! – Нишләргә уйлыйсың? – диде Альмира апасы, беркөнне кайтырга чыккач. – Көтәбез, көтәбез, үзең һаман ачылмыйсың. Инде декретка китәр вакытың җитә түгелме?!
– Белмим...
Башка әйтер сүз тапмады Галия.
– Илшат дип авыз да ачканың юк. Егетләр шулай инде алар, үз дигәннәрен алалар да югалалар... Авылга да кайтканың юк шикелле, өйдәгеләрең беләме әле?
– Юк...
– Тулай торакка сине бала белән кертмәячәкләр. Монысын, шәт, беләсеңдер инде?
– Беләм...
Күңелен бушатыр, киңәш сорар бер якыны юк икән бит Галиянең. Юк андый кешесе, юк! Кырын караучысы, гаеп итүчесе әнә адым саен. Үзе дә, тиздән туачак кызы гына бар икән аның. Эшкә барганда да, кайтканда да, күңеленнән гел сабые белән сөйләшеп йөрде Галия: «Син борчылма, Ләйсәнем, бар да әйбәт булыр! Барыбер бер юлы табылыр!» Бертуктаусыз шулай кабатлап йөрү күбрәк үзен тынычландыру өчен кирәк булган икән аңа. Югыйсә бит бу уйлардан акылдан шашарсың...
Башта апасы килеп китте.
Галия ул көнне кичке сигездә генә кайтып керде. Соңгы вакыт эштән чыккач, автобустан төшеп кала да ике-өч тукталыш әкрен генә җәяү атлый. Һавада йөрү дә була, аннан бүлмәдәге кызлар янына кайтып керәсе килмәве дә хак. Сораулы карашлар болай да ардырды. Гел ялгыз каласы килә. Көнгә бер булса да елап, бушанып аласы. Тик инде хәзер елау да хәлне җиңеләйтми – күңелдә авырлык кына кала...
Бүлмәдәш кызлар апасына яңалыкны җиткерергә өлгергәннәр – Галия моны ишекне ачып керүгә аңлады. Апасының күзләрендә ачу, үпкә, нәфрәт, тагын әллә ниләр... Жәлләү юк, кызгану да. Аңларга теләү дә.
– Булдыргансың! Хәзер миңа да караучы булмас инде... Сеңлесе кебек җилбәзәк, диярләр. Берүзең ничек үстерергә уйлыйсың инде балаңны?! Кайда яшәрмен дип беләсең? Әллә бала күтәреп, авылга кайтырмын дип өметләнәсеңме? Аннары безгә нишләп бетәргә? Миңа, әти белән әнигә? Ә Илшатыңны көтмә – Себергә чыгып киткән ул...
Ни гомерләр Илшат турында бер хәбәр ишетмичә яшәгән иде. Менә ишетте...
Әнисе Яңа ел алдыннан килде.
Кызлар эштә, Галия өйдә берүзе, кер үтүкләп ята иде. Әнисе елады да елады. Түгәрәкләнеп тулган кызына күтәрелеп карамаска тырышты, гел читкә карап сөйләде.
– Әтиең авылга бала күтәреп кайтмасын дип әйтеп җибәрде... Болай да халык сөйли инде. Кемдер сине автобуста күргән, корсаклыга охшаган дигән. Урамнарга чыгып, күренеп йөрмә инде. Без сине сораучыларга: «Укый да, эшли дә быел. Бик еш кайтып йөри алмый», – дибез...
Шуның белән шул... «Кызым, хәлең ничек?» – дип тә сорамады. Кайчан туар бу бала да димәде, аннары нишләргә, кайда яшәргә уйлыйсың дип тә кызыксынмады. Акчаң бармы, балага нәрсә булса да алдыңмы әле, дип тә белешмәде. Галиянең ясап куйган чәенә дә кагылмады – ул шул килеш суынды.
– Без икәү генә, кызым... Син дә мин...
Әнисе артыннан ишек ябылгач, Галия тагын шул сүзләрне кабатлады.
– Без синең белән ике бөртек, кызым... Ике ялгыз бөртек...
...Бала тудыру йорты тулай торактан ерак түгел иде – җәяү генә дә барып җитеп була. Тулгак кызлар эшкә киткәнче үк сиздерде, әмма йоклаганга салышып, түзеп ятты. Аннары әкрен гынә җыенды.
Ике урам узып барып, бала тудыру йорты ишеген ачып керү – сират күперен кичү белән бер булды. Бил тирәсендәге авыртуга түзмәслек түгел иде әле. Яңа аңлады – бүгенгә кадәр күңелдә барыбер өмет яшәгән икән. Илшат кайтыр... Бүген булмаса, иртәгә кайтыр. Иртәгә булмаса, берсекөнгә... Үзе белән алып китәр... Инде аңлады, кайтмаячак... Ходай жәлләсен – бала тапканда гомерен алсын иде. Нишләрләр, кабере янында елап басып торырлармы икән? Әтисе, әнисе, апасы? Ә Илшат күмәргә кайтырмы икән? Аңа бит барыбер кемдер хәбәр итәчәк. Юк, күмәргә үк кайтып өлгерә алмас, еракта ди бит, кабере янына аннары ялгызы гына килер инде. «Кичер», – диярме икән? Галиянең күзләренә мөлдерәп яшь тулды...
Аны кабул иткән шәфкать туташы хатынның күзләреннән бертуктамый аккан яшькә игътибар да итмәде. Телефоннан кем беләндер сөйләшә-сөйләшә, алдындагы кәгазьләрне тутырды.
– Туган көнгә сине дә чакырдымы? Барырга уйлыйсыңмы соң? Мин нәрсә кияргә белмим әле... Әйе, ул күлмәкне кисәм була. Ә бүләк белән нишлибез? Икәү кушылып алсак? Ярар, алайса, шулай итәрбез... Карале, теге Максимованың баласын алдылар бит. Сөйләгән идем ич, курчак кебек матур малай дип. Безнекеләр чират торып карарга йөрделәр... Шундый әйбәт гаилә алып китте. Бөтенебез сөенеп калдык. Максимова ул балага нәрсә бирә ала иде инде? Ни эше, ни торыр җире юк... Ә болар икесе дә урында эшли, диделәр. Балалары булмаган. Ире гаебе белән, ди, ахрысы... Яхшы яшәүләре күренеп тора. Бәхетле бала булган икән, әйеме...
Тулгак араларын санарга кушты да, «Әле иртә», – дип, табиб та чыгып китте. Галия палатада берүзе калды. Бер минут, ике, өч, дүрт, биш... Авырту бөтен гәүдәне куырып ала. Аннан берни булмагандай юкка чыга. «Җибәрде бугай», – дип куанырга өлгермисең, тулгакның икенче дулкыны кузгала... «Әйбәт гаилә алды», – диде теге кыз. Андый гаиләләр тагын бардыр бит ул. Ләйсән бәхетенә дә берсе килеп чыкмый калмас... Бер, ике, өч, дүрт, биш... Кызын күтәреп, кая барсын соң Галия?! Аны бит беркайда да көтмиләр. Баласын – бигрәк тә... Бер, ике, өч, дүрт... Кызым! Алма бөртегем, сиңа шулай әйбәтрәк булачак... Әниеңә ышан... Бер, ике, өч... Чынлап та әйбәтрәк булачак... Әйбәтрәк...
– Кызымны... Кызымны күрсәтегез әле!
Аның тирә-юнендә кайнашкан табиблар нигәдер ашыгалар иде. Тәүлекнең кайсы вакыты соң? Төнмени?
– Күрерсең! Әле бик күп күрерсең... Күрә-күрә арып бетәрсең! Бер генә күз салса да, ул аны гомергә дә онытмаячак иде. Күрсәтмәделәр... «Аннары», – диделәр. Ял итәргә куштылар. Колакта елаган тавышы гына яңгырап калды...
Баш табиб бүлмәсендәге соңгы сөйләшүне дә сүзен сүзгә хәтерли Галия.
– Әйтте диярсең, баланың атасы яныңа киләчәк, бергә булырсыз... Аз гына сабыр ит. Кайт авылга. Куып чыгармаслар. Никадәр ачулансалар да, син дә аларга бала бит, кичерерләр... Кызыңны синнән артык яратырлар әле...
Башын аска иеп, дәшмичә генә тыңлады аны Галия.
– Сез аларга... Баланы алган кешеләргә: «Исемен Ләйсән дип кушыгыз», – димәссезме икән? Ул үзен Ләйсән дип белә, мин аңа сөйләшкәндә гел шулай дәшә идем...
Каршында утырган хатынга нидер аңлатырга тырышуның вакыт үткәрү генә икәне баш табибка көн кебек ачык иде инде. Тавышы кинәт кырысланды.
– Куша алмыйм! Анысы инде алар эше, минеке дә, синеке дә түгел!
Ә табиб дөрес әйткән! Нәкъ ярты елдан Илшаты ул торган бүлмәнең ишеген шакыды. Җеназага кайткан. Әтисенең йөрәк өянәге белән кинәт вафат булуын ишеткән иде Галия.
– Җыен! – диде ул ишекне ачуга. Исәнләшеп тормады. – Әйберләреңне җый, авылга кайтабыз... Әни ризалыгын бирде. «Галиягә өйләнмим икән, авылга башка аяк басмыйм», – дидем. Ул минем төп нигездә калуымны тели... Ияреп кайтты Галия аңа. Бүлмәдәш кызлары: «Шушы хәлләрдән соң да аны гафу итәсеңме? Һаман яратасыңмыни?» – дип шаккатып калсалар да, ни өчен ризалашуының сәбәбен ул үзе белә иде.
Бергә бер атна да яшәмәгәннәр иде әле, Галиянең әти-әниләренә икәүләп барырга да өлгермәгәннәр иде. Каенанасы ул көнне Коръән ашына чакырулы иде. Хатын тәвәккәлләде.
– Илшат, безгә Казанга барырга кирәк...
– Нәрсәгә? – дип сорады ире, аптырап. – Бүлмәңдә берәр әйберең онытылып калдымы әллә?
– Калды шул... Калды... Кызыбызны алып кайтырга кирәк безгә... – Син аны төшермәгән идеңмени?!
Бала тудыру йортыннан чыкканнан бирле елый алганы юк иде Галиянең. Ул көнне түгелде генә... Ничә көн буена Илшатның бала хакында бер сорау бирмәве җанын тәмам кыйнаган булган икән...
Шәһәрдән буш кул белән кайтты алар.
Таныса да, баш табиб Галия белән сөйләшергә дә теләмәде – ул җыелышка ашыга иде.
– Тәрбиягә алдылар инде кызыңны... Юк, бернишләп булмый! Баланы курчак дип белдеңме әллә?! Нинди гаилә икәнен әйтә алмыйм – хакым юк...
Алга таба яшәп китә алмам дип курыккан иде ул чакта Галия. Яшисең икән... Моны яшәүгә санасаң инде...
Җанындагы бер бетмәгән авырту каенанасының кыланмышларына күз йомарга булышты. Берсе бигрәк тә истә. Ләйсәннең туган көне иде ул. Галия елдагыча иртүк күз яше белән уянды... Кемнәрдер аның кызын бәйрәм белән котлыйдыр, бүләк әзерләгәннәрдер. Ул аларга: «Әни! Әти!» – дип дәшәдер. Кочып аладыр... Кемгә охшаган икән? Чәче ни төсле икән... Озын итеп үстергәннәрдер инде... Кызлар бит шулай хәзер. Энҗенең дә бер дә кистерәсе килми әнә.
Бу көнне Галия гел томан эчендә йөргән кебек йөри. Быел да шулай булды. Үзе генә монда, ә уйлары әллә кайда... Очларына чыга торган түгел...
Каенана өстәл янына утыруга тавыш куптарды – Галия ашка тоз салырга оныткан икән. Беррәттән килененең мең гаебен искә төшерсә, бер хәл – ашны кәстрүле белән терлек чиләгенә илтеп салды. Монысы артыграк иде... Хәтта башка вакыт алар арасына кысылмаган Илшат та:
– Әни, тозны өстәп тә була иде бит аны! – дип дулап, ишегалдына ук чыгып китте.
Икенче көнне өстәлгә артык бер тәлинкә, кашык китереп куйды Галия. Буш урындык, буш тәлинкә... Ләйсәннең урыны булачак бу! – Кемне көтәсең? Килер кешең бармы әллә? Каенанасының соравына җавабы әзер иде.
– Кемгә икәнен беләсең... Энҗенең апасына. Аның бит апасы да бар!
Галиянең тавышында, үз-үзен тотышында беренче тапкыр ныклык тоеп: «Исәр!» – дип кенә куйды да башка берни дәшмәде каенанасы.
Өстәлдәге артык буш тәлинкәгә озакламый барысы да ияләште. Ә Галия шул көннән каенанасы өчен «исәр»гә әйләнде. Илшатка нидер әйткәндә дә: «Теге исәр... Синең исәрең», – дип кенә сөйләшә торган булды. Ире кайчагында: «Әни, булды, җитте инде!» – дигәләсә дә, Галиянең үзенең исе китмәде. Әйтәсе килсә, әйтсен... Баштагы елларда да: «Нәрсәм ярамый икән соң бу әнигә?» – дип, гаепне гел үзеннән эзләп җүләр булды. Аннан аңлады – Илшат кемгә генә өйләнсә дә, барысыннан да гаеп табар иде ул. Аңа берәү дә ярамаячак. Олы улының хатыны белән дә шулай аларның аралары. Тик тегеләргә рәхәт – авылга сирәк кайталар. Ә Галия көн саен аның янында.
Каенанасына бер генә нәрсәне кичерә алмады ул – кызы Энҗене үзенә каршы котыртуын. Киленен яратмаса да, оныгын яратты. Бердәнбер яраткан кешесе Энҗе булды. Тегесе дә «дәү әни» дип үлеп тора бит. Кечкенәдән шулай иде. Урамга чыгарга теләсә, рөхсәтне дәү әнисеннән сорады, яңа киемне кибеттән аның белән генә барып алдылар, сере булса – аңа гына сөйләде... Хәтта мәктәпкә ата-аналар җыелышына да дәү әнисе баруын тели иде ул. «Мин аның кызы!» – дия иде. Озакламый дәү әнисенә ияреп, Галиягә дә «исәр» дияргә тартынмый башлады.
– Син аны аңлыйсыңмыни, исәр!
– Мин аны үзем дә беләм, исәр!..
– Син исәргә нәрсәгә әйтеп торыйм!
Энҗегә үпкәләмәскә тырышты Галия. Бала гына бит әле, үсәр дә, аңлар әнисен. Бер якынаерлар әле. Һич югы үзе әни булгач...
Җаны бик авырткан мәлләрдә Галия гел: «Каенанам урынга калсын иде дә, күземә карап ятсын иде», – дип тели иде. Кайлардан теленә кергәндер бу теләк... «Сезгә ышансаң, олыгайган көнеңдә картлар йортына илтеп тапшырырсыз әле!» – дигән сүзне бик еш кабатлый иде шул. Җай чыккан саен... «Юк, әни, алай итмәбез!» – дип акланып утырып булмый бит. Башыңны аска иясең дә үз эшеңне эшлисең. Ә эчтән генә теге теләкне телисең: «Минем кулга калсаң гына ярар иде...»
Теләге кабул булды әнә – өченче ел урын өстендә.
Килгән-киткән кеше шакката: «Ничекләр өлгерәсең, Галия?! – диләр. – Сания апаның урын-җиренең чисталыгы, башындагы яулыгының аклыгы!» Хәл белергә килүчеләрнең барысы да рәхмәт әйтеп чыгып китә, ул сүзне каенанасыннан гына ишеткәне юк.
...Энҗе тагын елый башлады.
– Дәү әни, акчасын үзем бирәм, төшер, дисең дә син, минем бит баламны табасым килә... Белеп торам – кыз булачак ул... Инде исемен дә сайладым. Ләйсән булачак! Айдарга да ошый... Матур исем, әйеме?!
Ләйсән диме?! И-и Раббым, бу нинди кабатлану соң?! Ул исемне ялгыш та берәүгә дә теленнән ычкындырганы булмады бит Галиянең.
– Кызым!
Каенанасы да, Энҗе дә ишек төбендә басып торган Галиягә борылып карады.
– Кызым! Төшермә, тап балаңны! Үзем үстерермен!
Энҗе шундук торып басты.
– Әни!
Энҗенең – кызының күзләре шундый җылы да була ала икән бит...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев