Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Габдулла Вафин: «ТУКАЙ»

(ХИКӘЯ)

Үзем эшләгән такси фирмасыннан алган чираттагы заказыма килеп, машинамны сүндерүем булды, «Әфәндем, мине Печән базарына илтеп куймассыз микән?» – дигән тавыштан сискәнеп киттем. Кем шаярта мине болай? Күтәрелеп карасам – янәшәмдә бер адәм аламасы басып тора. Кыяфәтенә күз йөгерткәч үк, барлы-юклы кәефем чәлпәрәмә килде: юкка гына шушы бистәгә килгәнмен икән. Ул, уемны аңлагандай, кулына бөтәрләп тоткан акчаларын суза. Эчемә җылы йөгерә – димәк, юкка гына түгел икән. Шушы заказны үтим дә өйгә хатын һәм балалар янына шылам. Тик бу бәндәнең кыяфәте генә ошап бетмәде. Акча кирәк булмаса, мондый адәм аламаларын йөртер идеммени? Җитмәсә, монысыннан чир-фәлән йоктырып куймасам ярый да бит. Машинамны борып китә алам да, тик кем миңа юл хакын түләр?

Утырырга кыймый басып торган шәүләгә, ни булса да шул булыр дип, ишегемне ачам. Ул тартынып кына, янәшәмдәге утыргычка чүгә. Ишеген дә юньләп япмый – терәп кенә куя. Шул сәбәпле үрелеп, үземә шаплатырга туры килә.

– Каеш, – дим ачулы гына.

– Нинди каеш?!

Моның томаналыгына исем китә. Күктән төшкәндер бу, йә машинага беренче генә утыруыдыр. Чәмләнеп, газга басам. Машинам төн караңгылыгын ярып, ажгырып, алга китә. Руль артында йоклап китмәс өчен сөйләшергә кирәк.

 – Сез кайсы якныкы, йөзегез таныш күренә, – дип, көненә дистәләрчә тапкыр әйтелгән кизү сорауны бирәм.

– Арча якларыннан мин. Кушлавыч авылыннан. Габдулла атлы булам.

Боларны ишеткәч, тормозга басуымны үзем дә сизми калам. Шып туктагач тегене, нафталин исе килеп торган киемнәреннән җирәнә-җирәнә булса да, каеш белән эләктерүемә сөенеп куям. Чөнки берсүзсез тәрәзәмне ватып чыгып очасы иде ләса. Үзе кызганыч түгел дә, тик кыйбат хакка пыяла алыштырасы булыр иде.

Пассажирыма күтәрелеп карыйм да, карашларыбыз очраша. Шулчак сискәнеп китәм, билләһи, Тукай бит бу! Тик мин моңа һич кенә дә сөенмим.

Аягымны тормоздан алып, газга басам. Шулчак машинама яңадан җан керә.

Нәрсә булыр бу? Миңа, исәпләвемчә, әле исәрләнергә иртәрәк. Руль артында йоклап киткәнмен, дисәм, әнә эңгер-меңгер булуга карамастан, бар дөнья ап-ачык күренә бит – тирә-яктагы өйләр дә, эшләп утырган навигаторым да. Уйлап таптым, ул, бәлки, Газраилдер. Язучы халкына, кем белә, махсус Тукай кыяфәтлесен җибәрәләрдер.

– Фатих  әфәнделәрдән кайтып барам әле, – диде юлдашым, уйлар пәрәвеземне өзеп. – Берәр атна аларда тордым. Бәрәңгеләрен алыштым, бакчаларын чокыдым. Акчаларын да кызганмадылар, кесә тутырып бирделәр.

Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас – янәшәмдә Тукай утырып бара. Коеп куйган Тукай!

– Үзем дә бик аптырыйм, – диде ул, уйларымны укыгандай. – Клячкин хастаханәсендә үлеп ята идем, ә әле килеп күзләремне ачсам, бөтенләй бүтән дөнья. Үлеп, яңадан терелгәнмен дияр идем, тәмугын да, оҗмахын да тамчы да хәтерләмим. Ә сират күперләрен әйткән дә юк инде.

Аннан ул: «Әфәндем, исемегез ничек, кем атлы буласыз?» – дип, миңа мөрәҗәгать итте. «Габдулла», – дияргә авызымны ачтым. Тик булдыра алмадым. Чөнки, Габдуллалар татарда бер генә булырга тиеш. Шушы уйлар белән Габдулла Тукай тиклем Габдулла Тукайны «Мәхмүт», – дип алдадым, әтиемнең исемен әйттем.

– Туган, – дип, сүзен дәвам итте ул әллә миңа ышанып, әллә ышанмыйча.

– Тар бүлмәмдә күзләремне йомган идем. Җаным да чыккан кебек тоелган иде. Әле күзләремне ачсам, яп-ят җирдә ятам. Бөтен тирә-ягымны эрелеваклы баулар уратып алган. Беләкләремә әллә нинди ялтыравыклы беләзекләр кидерелгән. Бүлмә тулы ниндидер шкафлар гөрелдәп утыра. Ә үзем япа-ялангач. Тирә-ягымда адәм заты да, шайтан заты да күренми. Оят җиремне каплап эндәшеп тә карадым, тик файдасыз – яныма килүче булмады. Шуннан бар көчемне җыеп торып утырдым. Янәшәдә яткан ниндидер ак чүпрәкне билемә урадым. Ә тирә-якта бихисап бүлмәләр. Шуларның берсенә күзем төшсә – өчәү аракы эчеп утыра. Моны күргәч, кая инде яннарына бару, тиз генә сызу ягын карадым. Колагыма бары берсенең: «Безнең Нобель премиясе алуыбыз өчен», – дигән сүзләре генә сеңеп калды.

Шулчак үземнең уйларымнан үземнең башыма сугып куям. Тукай чыннан да тере ич. Мин милләт, тамак, балалар дип йөргән арада әнә фән ничек алга киткән. Тик, иманым камил, алар да Шагыйрьне бөек булганы өчен түгел, ә Тукай тиклем Тукайны терелттек дип лаф орырга һәм шапырынырга гына терелткәннәр. Монысы сантыйга да аңлашыла.

– Галәмәт зур ишекне ачып җибәрсәм, шаулап торган урамга барып чыктым, – дип, сүзен дәвам итте Тукай. – Урам уртасында басып торгангамы, этәләр дә төртәләр. Шулчак мине жандармнарга тартым өчәү сырып алды. Бар җиремне дә тентеп чыгып, үзләренә кирәк әйберне таба алмагач, алары да арт шәрифләремә тибеп китеп барды. Тегендә барып карыйм, монда барып карыйм, беркая да кертмиләр. Каһәрең, хәтта сөйләшергә дә теләмиләр. Шулчак мине ниндидер пычрак бәндәләр сырып алды һәм көчләп диярлек үзләре белән алып киттеләр. Тимер каплавычны ачып, галәмәт зур базга төштек. Миңа киемнәр бирделәр һәм туйганчы ашаттылар. Тик алары да җыелышып, шайтан суы эчә башлагач, бу тирәдән качуны кирәк санадым.

Урам буйлап бара торгач күземә зур мәчет чагылды. Эченә керим дигәндә аннан да эт куган кебек кудылар. Ышанасызмы, хәтта аның манарасыннан яңгыраган азан да чын булып тоелмады.

Аз гына эндәшми баргач, Шагыйрь миннән кәгазь кисәге сорады. Моны ишеткәч, машинамны пычратып куя күрмәсен дип, хәтта борчылып та куйдым. Тик Тукай гына кулына бер төргәк туалет кәгазе тоттыргач та ишекне ачып, тышка чыгарга ашыкмады, кул сырты хәтлесен генә кадерләп ертып алгач, кесәсеннән каләм чыгарып нидер язарга кереште. Үзенә сиздермичә генә күз төшердем. Гарәпчә икән. Аннан, «Нинди гарәпчә булсын, татарча, тик алфавиты гына гарәпчә», дип, үземне тиргәп алдым. Аның үзен тотышыннан, илһамланып шигырь язуын аңладым. Тик, кызганыч, бик кызганыч, аның ни язуын гына төшенмәдем. Тукай 10 юллап язгач, кәгазе белән каләмен кесәсенә тыгып куйды да тәрәзәгә төбәлде.

Аннан без байтак кына сүсез бардык. «Әфәндем, әле 2030 ел диләр, бу чыннан да шулаймы?», – дип сорады Габдулла Тукай.

– Әйе, – дидем, аның сүзләрен җөпләп.

– Димәк, миңа 144 яшь булып чыга?

– Әйе.

– Тик, беләсезме, әфәндем, мине шул яшькә җитүем дә, урам тулы меңнәрчә автомобильләр булуы да, кешеләрнең әллә нинди кечкенә җайланмалар аша сөйләшүе дә түгел, ә милләтебезнең юкка чыгуы аптыратты. Казан тиклем Казанда татар теле беткән бит. Миңа иң авыры – бай тарихлы хозур милләтебезнең тәмам юкка чыгуын аңлау. Боларны күрмәсәм, миңа күпкә җиңел булыр иде ул, – диде дә Шагыйрь тынып калды. Шулчак мин, аңа борылып карамасам да, Тукай тиклем Тукайның елавын аңладым. Тик иңеннән кочарга батырчылык, юатырга сүз тапмадым. Ярый да, шул чакны минем телефон шалтырады. «Җаным, кайт инде, без сине сагындык. Балалар да йокламый – әтиләрен көтә», – диде теге яктан хатынның тавышы.

– Кайтам, матурым, кайтам. Тик, берүзем түгел, ә кунак белән.

– Үзеңә яшь хатын гына алып кайта күрмә, җаным, – дип көлде хатыным теге очтан.

– Тукай, Габдулла Тукай белән кайтам, – дип әйтергә теләдем. Тик, хатынымның моңа ышанмавын аңлап, телемне тешләп калдым.
Сөеклем тәмле итеп аш пешереп куйгандыр инде. Моны уйлагач төкерекләремне йотып куйдым хәтта. Кем белән килеп керүемне күргәч, исләре китәчәк аларның. Малаем оялуыннан хәтта шкаф артына кереп качачак. Аннан тәмләп сыйланачакбыз. Тамак туйгач, матраслар җәеп, идәнгә йокларга ятачакбыз. Кем-кем, ә Тукайның үзе белән. Балалар шагыйрь абыйларын арытып бетермәсәләр ярый да бит. Аннан фотога төшерергә керешерләр инде.

Боларны уйлап елмаеп җибәрдем хәтта.

Тукайны ияртеп, Тукай клубына бармыйча булмастыр. Башта барчасының исе китәр. Кунакка да йөрткән булырлар, исем һәм шапырыныр өчен. Ә бераздан исләре дә китми башлардыр. Иманым камил, Габдулла Тукай китабын да чыгара алмас. Чөнки, блат, йә акча  кирәк безнең заманда. Тукайга Тукай премиясе дә тәтемәячәк. Чөнки ул хакимият алдында ялагайланып йөрмәячәк, ә аларны тәнкыйть утына тотачак һәм татар халкы язмышы өчен көрәшәчәк. Ә монысы кемгә ошасын безнең заманда. Шуның өчен Тукайны эшкә дә алмаячаклар. Паспортың йә социаль номерың юк дигән сылтау белән. 144 яшьлек булуына карамастан пенсиясен дә түләмәячәкләр. Стажың юк дип. Нишләргә? Мин үзем дә аны озак тота алмаячакмын. Чөнки хатын һәм ике бала. Өч ел элек Казанны шаккаттырам дип килгән идем дә, исләре дә китмәде. Хәтер көнендә чыгыш ясаганым өчен эшкә дә алмадылар хәтта. Таксист булып йөрим менә. Көннеке көнгә ашарга җитә.

Шулчак уйларымны бүлеп, каршыга «Газель» машинасы килеп чыкты. Юлның уртасыннан җилдерә генә. Барып бәрелмәс өчен җан ачысы белән рулемне уңга борам һәм кабырга астында авыртудан һушымны югалтам.

Күпме ятканмындыр, хәтерләмим, әмма аңыма килү белән иң беренче сүз итеп: «Тукай кая?» – дип сорыйм. Моны ишеткәч, хатынымның коты оча хәтта.

Хастаханәдә ятканда ук, үземне китергән ашыгыч ярдәм машинасын эзләп табам. Алар бар да кабинада үзең генә идең дип бара. Шәфкать туташларының берсе генә машина читендә ниндидер бомж кыяфәтле берәүнең елап утыруын күрүен сөйли.

Ә иртәгә мине хастаханәдән чыгаралар. Таягыма таянам да Казан буйлап Тукайны эзләп китәм. Кем белә, бәлки ул урам себереп, йә йөкче булып йөридер әле. Ул эчкегә салышканчы, йә муенына бау элгәнче, табарга, аны ничек тә эзләп табарга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев