Айдар Хәлим: «ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?..»
(ДӘВАМЫ)
Мин ничек кәчтүмле булдым
Без – сәер буын. Кайдадыр бер урында мин бу сәерлекнең төп «сере»н хәлемнән килгәнчә аңлаткан идем бугай. Ул – революцияләр, кыйралышлар, сугышлардан туган җитешсезлек, ягъни «Дефицит» галиҗәнапләре. Ихластан да, дәүләт «упалнамучлары» тарафыннан бәрәңгенең кабыгына, соңгы күзәнәгенә кадәр исәпкә алынган, кешеләрнең шул күзәнәк хакына таланган, хәтта гомерен җуйган шартларда да бирешмичә, утта янганда да, суга батканда да исән-сау кала алган искиткеч көчле буын без. Алай гынамы? Өстәвенә, барлык кешелеккә Кеше булып калуның үрнәк өлгеләрен биргән буын. Халкыбыз кичергән тетрәткеч вакыйгалар, җанны өшеткән заманнар, кеше башы сыйдыра алмаганны ун тапкыр арттырып сыйдырган югалтулар турында уйланам, күз алдымнан кичерәм дә үз-үземә сорау бирәм: без ничек исән калдык икән? Безне, сугыш еллары балаларын, кем үчтек-үчтек итеп иркәләп үстерде? Безнең күпләребезне хәтта әтиәниләребез, үз туганнарыбыз, бихисап сынаулардан җаннары телгәләнгән чакларда «Һи-и-и, дөмекмисең дә, ичмасам» дип, имчәктән аерган сыман ачлык ызаннарына ыргыталар иде. Һич арттырмыйча әйткәндә, шунысы хак: без үлемгә дучар ителгән буын идек. Без, ятимнәр буыны, социаль мохтаҗлар буыны, көчле буын булганга исән калдык.
Кием. Кием дигән бәхет. Хәзер мин уйланам да, без нәрсә киеп үстек икән дип, тагын бер тапкыр уйланып куям. Без кигәннәрне кием дип атап була иде микән? Үземне белә башлаганнан алып, без гыйнвар салкыннарында да яланөс, яланаяк килеш «тышка чыгу өчен» чынлап та тышка – кышка чыга идек. Укучым «тышка чыгу» дигән гамәлнең нәрсә икәнлеген беләдер, белмәсә, сизенәдер, дип уйлыйм. Белмәсә, йә әнисеннән, йә әбибабасыннан сорасын. Туңудан чирканып, карлы бозга ябышкан аякларыбыз бу хаҗәтебезне үтәп беткәнче генә түзә.
Гомумән алганда, безнең гаиләбез шәрә түгел иде. Без моның белән юкны да бар иткән инәбезгә бурычлы идек. Бер кат булса да ситса күлмәк, ситса ыштанда да «фарсит» итә идек. Киндер кебек каты тукымадан тегелгән күлмәк-ыштаннар, сарык, теләсә нинди мал тиресеннән тегелгән бүрекләр, шундый ук сарык йоныннан басылган тула оеклар да, чикмәннәр, кыска сырмалар (фуфайка) да кидек. Мондый кием-салым хәзер, калса, архив киштәсендә генә калгандыр. Әйе, инәбез безне ялангач, ертык-тишек киемдә йөртмәде. Ертылган киемне ул шунда ук ямый һәм баласының шәрә тәнен көн яктысына күрсәтми иде. Ул күлмәк-ыштаннарны безгә зур осталык белән үзе типчеп, үзе тегеп кидерә. Тегәргә яратса да, аның «тегү машинкасы» юк иде. Ул заманнарда машинкалы кешеләр түгел, машинкасы булган авыллар да юк, йә бик сирәк иде. Инәм машинкада тегү өчен Габдрахман абзасының хатыны Камилә әбигә, ул үлеп киткәч, аның яшь хатыны Хәмидә әбигә бара иде. Кемнәрне телгә алсам, барысының да урыннары оҗмахта булсын.
Безнең өчен иң гади, иң табигый, иң кечкенә, яңа күлмәк кию кебек көндәлек гамәл дә күктән төшкән яңалык, дәһшәтле шатлык, куанычлы тарих буларак кабул ителә иде. Шуңа күрә татар киеме агымдагы тарих белән аерылгысыз бәйләнгән иде. Без хәзер теләгән нәрсәне сатып алабыз да киябез. Теләгән нәрсәне алабыз да ашыйбыз. Ә безнең киресенчә, без аларның булмавыннан, була алмавыннан, гомумән, ачлык-ялангачлыктан гарык идек. Безнең буын өчен күлмәк-чалбарлы, чабаталы-итекле, тула оеклы булу, бишмәт-куфайкалы (фуфайка) булу – серле куаныч иде. Коточкыч, битабигый хәл бит бу! Адәм заты мотлак аның үзенеке булырга тиешле күлмәк-ыштан (чалбар)дан, бишмәттән (пальто-манто), пинжәккәчтүннән (костюм), итек-читектән мәхрүм булсын әле! Әгәр безнең заманның һәр кешесе аларны нинди юллар, газаплар белән табуы, ничек итеп беренче тапкыр киюе турында китап яза калса, без яшәгән җир йөзе шундый китаплар белән капланган булыр иде...
Инәй бик тә чисталык ярата иде. Татар хатынының җыйнаклыгы, чисталыгы турында риваятьләр күп, алар барысы да мотлак безнең инәй турында чыгарылгандыр кебек. Миңа өч-дүрт яшь булгандыр, инәй Ингель абый белән икебезгә бит сөртә торган вак шакмаклы тастымал тукымасыннан күлмәкләр тегеп кигезде. Аларны кигәч, без ап-ак фәрештәләр рәвешенә кердек. Шулай, безгә бәрәңге алу өчен өй базына төшәргә кирәк иде. Без идән сайгагын ачтык та, базга төшәргә дип торганда гына инәй безне туктатты:
– Сез шундый ап-ак бәзне кап-кара базга төшеп карайтырга җыендыгызмыни? Кемдер ул бәзгә кул гына сөртсә, без исә аны киҗеле тукымадан күреп, күлмәк итеп киябез!.. Беләсезме, аны табу һәм машинкада тегү өчен инәгез күпме йөз суларын түкте?!.
Бу аның сабыйларына биргән сабагы иде:
– Базга, бәрәңгең булса, шәрә килеш тә төшеп була...
Мин, хәер, барыбыз да, эчке киемнең (трусик, майка) нәрсә икәнен белми үстек. Бүгенге заман яшьләре өчен бу хәл бәлки кызыклы да булмас. Әмма мин аны теркәп куйыйм әле. Бу үзе генә дә Бөек Ватан сугышының ялангач тарихы түгелмени?! Өстемдәге барлык киемем инәмнең искиткеч оста кулы белән, артык күзгә күрсәтмичә ямалган бер кат ситса чалбар, теткәләнеп, киптергечкә әйләнеп, абзыйлардан калган юка бишмәт, аякларымда йә Качаган базарыннан, йә Галимулла бабайдан өч йомыркага алыштырып алган чабата, тула оек иде. Өч-дүрт көн эчендә мунчалага әверелә торган чабаталарны кию секунд эчендә башкарылса да, аларны табып өлгерү җиңел эш түгел иде. Мин үзем чабата тукый (үрә) белмәдем. Миннән өлкәнрәк абыем Ингель, шактый оста үрсә дә, башкага түгел, үзенә дә теләр-теләмәстән үргәнгә күрә, миңа дигәндә бөтенләй ашыгып бармый иде. Хәер, мин аны үзем үрергә өйрәнергә тиеш идем лә! Әмма булмады. Аннан, чабата безнең, татарларның, милли киеме дә түгел иде. Без аны Бөек Ватан сугышы кебек өзеклекләрдә генә кияргә мәҗбүр идек. Без, болгар-татарлар, читекле, сафьян күненнән тегелгән итекле милләт идек.
Әмма без итекле-читекле булырга тырыштык һәм шундый булып калдык. Без итек-читекне телебезне саклагандай саклый алдык. Татарның теш казналарының чагыштырмача нык, түземле булуы итек-читек урынына чабата кияргә мәҗбүр ителүе фаҗигасеннән, ягъни туктаусыз «теш кысу» касафатыннан шундый хәләткә кергән иде. Чабата кию бездә гарьлек тойгысын тагын да көчәйтте, ул антидепрессант буларак, безне гомуммилли депрессиядән саклады. Алай гынамы, аның яктысы безнең татар җырына да төште, дип уйлыйм мин. Шушы антидепрессант аны аеруча моңлы итте. Татар башка бер генә милләттә дә кабатланмаган, пентатониканың сигезенче нотасы аша чыккан МОҢ ИЯСЕ булып калды. Аеруча атасыз-анасыз ятимлек шартларында ул тагын да йөрәксеп, моң белән сугарылды... Җир йөзендә татар моңын аңлаган кавемнәр сирәк. Моның өчен изелү касафаты булган МОҢ ШИФАСЫН аңлау кирәк. Юл уңаеннан миңа, шагыйрьгә, берүк вакытта публицист та булган кешегә, әйтеп китсәм, урынлы булыр кебек: Явыз Иван безне басып кына, дәүләтебездән-хокукыбыздан мәхрүм итеп кенә калмады, зур уңыш берлә яңа гореф-гадәт, яңа сыйфатлар белән дә баетты: ул безне, әйткәнемчә, итек-читекне салдырып, чабата кияргә, аракы эчәргә һәм русның үзенә биргесез рәвештә биш катлы итеп сүгенергә дә өйрәтте.
Сугыш һәм юклык-ярлылык татарга ничек кенә булса да «шәрәлектән» котылырга, өс киемле булырга этәргеч бирде. Татар кызлары бер сатин күлмәк, бер пар резин калош хакына Урал-Себер урманнарында агач екты, торф чыгарды. Татар егетләре шахталарда таш асларында кала-кала ташкүмер чыгарды, атлы юлдан кайтып кермәде. Татар баласы ничек кенә булса да матур киенергә, астрономик күләмнәрдә бөтен, гүзәл күренергә хыялланды һәм шуның өчен, кирәк икән, гомерен дә кызганмады. Ул ошбу хакта да җырсыз калмады. Үзебезнең атаклы шедеврыбыз булган «Шахта» көен хәтерлисездер? Минем өлкән абыем Гали аны җырлаганда, табыннар гына түгел, басулар да тын алудан туктый һәм сиздермичә генә яшьләрен сөртеп ала иде...
Сабыйның киемгә мөнәсәбәте ананың киемгә мөнәсәбәтеннән килә. Кеше тормышындагы бик кечкенә, бик бәләкәй генә штрихлар, шартлылыклар да соңгы чиратта характер булып, бергә яратыла һәм шул характерда чагыла. Бер генә сызат та игътибарсыз калмый. Бер генә сызат та читкә китми. Барысы да шәхес үзенчәлеге булып бергә төйнәлә. Кигән киемдә чагыла. Яраткан, теләгән киемеңне ничек кенә булса да табып кияргә, шуңардан ләззәт алырга кирәк. Татарда бер-береңә күлмәк бүләк итеп куандыру борынгы чорлардан килә. Хәтта милли бәйрәм тантанасына әверелә.
Бу билгеле социаль шартларда яклаучысыз, караучысыз калган ятим балалар өчен аеруча мөһим шарт – ул киелмәгән кием. Киелмичә калган кием күңел китеклегенә китерә. Яратып кигән кием яшәртә һәм яшәтә. Яратып кигән кием белән күңел түгәрәкләнә. Киелмичә калган киемнең бурычы кешене кайда барса да озата бара. Килешеп торган кием балада, аеруча ятим балада, горурлык, үзең белән канәгать булу тойгысын тудыра.
Бу нисбәттән минем беренче кәчтүм алуым үзенә күрә бер символик мәгънәгә ия иде. Гомумиләштереп әйткәндә, ул ничек кенә булса бар булу, шәхес булып формалашу – соңгы чиктә бәхетле булу өчен көрәшнең үзенчәлекле чагылышы иде.
Мин бит сезгә үземнең ничек костюмлы (ул татарча бик серле рәвештә «кәчтүн» дип йөртелсә дә, мин аны шушы урында гына үз яңгырашында «костюм» дип алырга мәҗбүр) булуым турында сөйләргә тиеш идем. «Туктагыз, нибары ундүрте тулып килгән, дефициттан башы чыкмаган авыл малаена нинди костюм?!» – диярсез сез. Һәм бу дөрес тә булыр. Әмма минем, нәкъ әнә шул авыл малаеның, башкалардан аерылып торып, эчтән дә, тыштан да матур, бөтәйгән күренергә тырышуы да бар бит әле. Мин кулдан тегелгән, терсәкләре теткәләнеп беткән, ямаулары аша да җил сызгырып торган пинжәктән тыш, беренче тапкыр фабрикада тегелгән чын кәчтүмне кайчан күрдем икән? Хәзер анык кына әйтә дә алмыйм. Әлбәттә, андый «чын кәчтүн» турында хыяллану өчен мин аны кем өстендәдер күрергә тиеш булганмын, шулай бит? Әмма мондый нечкәлекне хәтер сакламаган.
1956 елда Олы Кәркәле җидееллык мәктәбен тәмамлагач, мин КыргызМиякә урта мәктәбенә барырга тиеш идем. Бу мәктәпкә мин, үземнең уйлавымча, бары тик кәчтүндә генә бара ала идем. Бу минем ант рәвешендә бирелгән нәзерем иде. Кистереп кенә әйткәндә, мин сигезенче сыйныфка кәчтүнсез бару хокукыннан мәхрүм идем. Мин, радио-телефон-телеграф баганаларын, электр куыгын, кара эшләпәле радиоалгычны беренче тапкыр күргән сабый, Кыргыз-Миякә кебек «шәһәр җирендә» үзем дә «гарадскуй»га әйләнергә тиеш идем! Ләкин моңа ничек ирешергә? Бу кадәр акчаны каян табарга? Үземнең бала акылым белән мин кәчтүмнең бик кыйммәт торачагын, хакының илле-алтмыш, бәлки йөз сумнан да ким булмаячагын чамалый идем. Акча табуның бердәнбер юлы – миннән өлкәнрәк замандашларым тәҗрибәсеннән чыгып, урманчылар бригадасына урман кисәргә яллану иде. Ә кем мине, гәүдәсе «бер чемтем булган полк малаен» андый бригадага алыр?! Урман кисәргә дигәндә, минем юньле балтам да, аннан хәтәре, аркылы пычкым да юк! Мин аларны теши дә, үткерли дә белми идем. Аннан, мин бит әле гәүдәм белән дә тал чыбыгы кебек сыекмын. Мускул-сумитләрем юан агачларны ега, иңенә салып, өемгә ташый, кубатурага тезә алырмы? Минем бит әле беркайчан да урман кискәнем, урманда яшәгәнем-ашаганым юк!
Мин теләгем турында башта инәй белән киңәштем. Каршы булу гына түгел, ул куркып ук калды.
– Син нәрсә, бүрәнә астында каласың киләме?! Атаң фронттан кайтмады, инде сине дә үлемгә җибәримме? Мин сиңа, ипи дигән нәрсәкәйне комбайннан да шәп урган урманчыга, нәрсә ашатыйм? Минем сине туйдырырлык ипием дә, ылкынганчы ашатырлык итем-маем да юк!.. Бу уйны башыңнан чыгарып ташла!..
Әмма Вакыт галиҗәнаплары минем тегермәнгә су коя иде. Нәкъ шушы көннәрдә минем дусларым, дөресрәге, абыйларым (алар миннән ким дигәндә дүрт-биш яшькә өлкәннәр иде) Наил, Вәкил, Кыям, Зыя урманчылар командасы оештырып, Стәрлебаш комхозына утын хәзерләү өчен бер төркем кешеләр туплап маташалар иде. Мин үземнең теләгемне зур саклык белән миннән биш яшькә зуррак ут-күршем Зыя Борхановка җиткердем. Шытырдап торган шома кара чәчле, чекрәеп торган зәңгәр күзле, моңлы тавышы белән җырчы даны таралган, моңа кадәр урман эшендә берничә тапкыр катнашып, үзенә күрә ярыйсы гына тәҗрибә туплаган Зыя дустым, әүвәлдә күзләреннән зәңгәр ут чәчрәтеп, минем буй-сынымны күздән кичергәннән соң шаркылдап көлде. Аннан, сузып:
– Ай-һай, малайкаем, – диде дә белемле кыяфәт белән өстәп куйды: – Үзеңә авыррак булмасмы?.. Синең кебек малай-шалайны кем генә урман эшенә алыр икән? Урманда, быррат, закун – тайга, мидвид хозяин...
Бу кадәр аңлашылмаган сүз тезмәләреннән соң нишләргә белми торганда, күпмедер вакыт үткәч, хәлемә кереп, ул миңа теләктәшлек күрсәтте.
Бу минем беренче уңышым иде. Арабызда иң өлкәнебез Наил Булатовка чират җитте. Аңа егерме бер яшь. Үз ихтыяҗларыннан башка нәрсәләргә әллә ни тыкшынып бармаган Наил абзый:
– Син Вәкил белән сөйләш. Безнең старшой ул бит... – диде дә танау астыннан нәрсәдер мыгырдап тынды.
Әмма мин Вәкилгә кадәр иң якын дустым, миннән шулай ук биш яшькә зур булган Кыям Мифтаховка тишелдем. Шаянлыгы бит алмасындагы чокырыннан башлап аягына кадәр төшкән оста тальянчы, абыем Ташкент тарафларыннан алып кайтып, калдырып киткән тальянда уйнаган һәм мине тальянда уйнарга өйрәткән «Кыяметдин-балакаем» (аны әнисе Бәдигелъямалттәй шулай атый иде), анысын-монысын уйлап тормыйча, минем урман кисәргә бару теләгемне күтәреп алды:
– Әллә кайчан кирәк иде, малай. Син пионер гына түгел, октябрят яшеңнән үк урман өчен яратылгансың. Урман сине көтә. Давай!..
Ниһаять, чиратта «старшоебыз» Вәкил Мостафинны кодалыйсы калган иде. Без барыбыз да әтиләре сугышта үлгән фронтовик балалары идек. Минем атам Нәҗметдин белән аның атасы Садыйк дус булганнар. Без шулкадәр туганнарча якын идек ки, бер көнне Вәкилләрдә кунсак, икенче көнне Вәкилләр бездә куналар иде. Бу шарт минем үземне иркенрәк тотарга дәртләндерсә дә, ул, «старшой» булган абзам, баштан ук үзен коры тотты һәм урман егу кебек катлаулы, куркыныч эшкә мине, «мондый бәләкәй» кешене, үзләре белән алырга батырчылык итмәвен ярып салды. Мин сөйләшүнең шундыйрак булачагын алдан ук чамалаган һәм үземне ничегрәк тотарга икәнен күз алдына китерә биреп куйган идем. Көтелгәненчә, мин үзем һөҗүмгә күчтем һәм үземне кызгандыру, хәлемә кертү өчен алдымда торган каршылыкларны каһарманнарча җимерергә керештем:
– Вәкил абзый, син мине урманчылар командасыннан сызып ыргытырга тиеш түгелсең! Хакың юк! Өч айдан мин Миякә урта мәктәбенең сигезенче сыйныфына укырга барам, анда кәчтүне булмаган кешене алмыйлар. Кәчтүн урынына мин сине алып барыйммыни?! Юк, мин синең бригадаңда урман кисеп, кулыма төшкән акчама сатып алырга тиешмен ул кәчтүнне!..
– Сиңа шушы яшьтән урман аударырга?! – дип кызып китте Вәкил абый. – Ундүрт ел кәчтүнсез йөргәнсең, тагын ундүрт ел гына йөрерсең әле. Син нәрсә, диләнкәдә качышлы уйныйлар дип белдеңме? Анда авыр пычкыны көннәр буе җырлатып тартырга кирәк, энем! Ярар, мин сине алдым да, ди. Юан кәүсәне аудара алмагач, нәрсә, аның ботагында сандугач булып сайрарсыңмы? Әгәр киселгән кәүсәң урынында әйләнеп китеп, үзеңне гөрселдәтеп басса, инәкиеңә нәрсә дип җавап бирермен? Юк, ала алмыйм!..
Күз алларым караңгыланып китте. Бер мизгелгә шул ук «гарадскуй» кәчтүн күз алдымда пәйда булып җем-җем итте. Мин театрдагы кәмитче сыман елап җибәрдем:
– Вәкил абзый! Мин бит инде хәзер өлкән кеше. Мин синең боерыкларыңны катгый үтәячәкмен! Күр дә тор, киләчәктә мине үзең белән алып, дөрес эшләгәнеңә ышаначаксың, Алла боерса!.. Мине бит кәчтүнсез мәктәпкә кертмәячәкләр... – Тора-бара, мин тагын да батырая төштем.
– Сугышта ятып калган әтиләребез хакына, безнең ахирәт инәйләребез хакына алыгыз инде мине, Вәкил абзыкаем!..
Һәм көтмәгәндә, кемдер кушкан диярсең, мин театрдагы сыман аның алдына тезләндем.
Йөзе-кыяфәте белән гел йомышлы, гел уйчан, барыбыздан да озынрак, чагыштырмача таза гәүдәле булган Вәкил абзам, коңгырт күзләрен челтчелт йомып, теш араларыннан черт итеп җиргә төкерде дә:
– Әйдә, синеңчә булсын! – диде. – Әмма эш авыр дип, борыныңны салындырасы түгел! Мәтри аны, малай!..
Шулай итеп, мин урман кисүче булып киттем.
Безнең авыл белән Стәрлебаш арасын егерме чакрымнан артмый, диләр. Кәркәлетамак ике район үзәге Кыргыз-Миякә белән Стәрлебашның нәкъ урталыгында ята. Без кисәргә тиешле урман делянкасы Стәрлебаш юлы өстеннән уң кулда яткан рус авылы Николо-Берёзовканың култыгына кереп чумган икән. Без анда җәяү барырга тиеш идек. Безнең ишләрдән өчебез – Наил, Зыя, Кыям бездән берничә көнгә алдарак кузгалып, без яшәячәк куыш хуҗалыгын әзерләргә, кирәк булачак нәрсәләрне хәстәрләргә, Вәкил белән без килгәнче урманны ега да башларга тиеш иде. Ул шулай булды да. Берничә көннән аркабызга авыр гына капчыкбиштәрләр асып, ике аркылы пычкыны бил тирәли бөгә салып, без дә таныш булмаган Николо-Берёзовка тарафларына юлга чыктык. Юлыбыз башында, дөресрәге, Стәрлебаш борылышына кадәр, без ниндидер юлчының озын арбасына утырып бардык. Мин үз уңаемнан юлда очраклы рәвештә очрап, мине теге хыялымдагы ялтыравык сәдәпле, ике япмалы, русча әйткәндә, «двубортный» (була шикелле) кәчтүмгә якынайткан абзыйга эчемнән рәхмәтләр укып бардым. Шул ук вакытта үз өстенә җаваплылык йөкләп, мине урманчылар арасына алган Вәкил абыйга рәхмәтләр укый идем. Гүяки ул үзенең тырыш, иҗтиһадлы куллары, йөгерек бармаклары белән минем иңнәремә менеп утырачак кәчтүнемнең сәдәпләрен эләктерә-каптыра... Теләсә нинди эшнең, юлның уңышлы, яки уңышсыз чыгуының очрак дигән серле нәрсәгә бәйле һәм хәтта ки лаек булуын мин менә шундый зур тормышка чыгуымның беренче адымнарыннан ук аңладым.
Минем җаным җырлый иде. Ничек җырламасын? Уйларым бит мине әллә кайларга очыртып алып китә. Менә мин авыллардан җыелган малайшалай арасында бердәнбер «җегет», ялтыравык сәдәфле кәчтүн киеп, дәрескә керәм. Кыргыз-Миякә мине күрер өчен аякка баса! Таныйсызмы мине? Карап калыгыз, җәмәгать!..
Әмма ләкин безнең татар колагы өчен ят яңгыраган Николо-Берёзовка авылын уратып үтеп, аны Стәрлебаш лесхозының аскы өлешенә китереп ялгаган кырык сигезенче кварталына килеп төртелгәч, әле генә урманчылар хозурына эләгүем шатлыгыннан җырлап килгән җаным кинәт кенә җырлаудан туктады: без делянкага аяк басу белән мондагы күренештән таң калып, авыз ачуым булды, егетләребезнең аны-моны уйламыйча, якякка каранып тормыйча төптән киселгән агач кәүсәсе, кояш белән икебез арасында әйләнә биреп, урынында катып калды... Мин бу матурлыктан аһ иттем. Аннан ул кәүсә урынында бөтерелә, кояшны да үз тирәсендә әйләндерә башлады. Мин үз өстемә ауган сыман булып күренгән кәүсәдән котылырга, дөрес юнәлеш алырга теләп, кая да булса качарга тотындым. Әмма соң иде инде. Агачның төбеннән унбиш-егерме метрларда булган очы мине шундук куып җитте һәм усак агачы, гөрелдәгән тавышлар чыгарып мине бәрде дә екты...
Бу хәл гүя елларга сузылган секундлар эчендә булды. Моның шулай килеп чыгачагын мин түгел, тәҗрибәле урманчы Вәкил абый да абайламый калды. Әйтерсең кисентебезгә аяк басуыбызны котлаган сыман, бу мәһабәт усак агачы гүя култык астыбыздан суырылып чыгып, «Бездә ачык авызларны шулай зурлыйлар» дигәндәй, мине, кәчтүм артыннан йөгереп килгән малайны, шулай җилләп кенә очырган иде...
Гарьлегемнән җир ярылмады, мин анда төшеп кенә китмәдем. Ачык авыз! Оялуымнан нәрсә эшләргә дә белмәдем. Читтән карап торганнарга мин балтасын суга төшереп җибәргән бәндәне хәтерләткән булганмындыр. Шулай да егетләр мине күтәреп алдылар. Башым тишелеп, ярамның аз гына кансыравын исәпләмәгәндә, барысы да тәртиптә иде. Яшь тән ярасының ямавы үзендә дигәндәй, мин бу хакта уйлап та бирмәдем. Бәла сизелмичә килде һәм сизелмичә-сүгенмичә китеп тә барды. Иң мөһиме, иң шатлыклысы: мин менә шушы рәвешле урманчы сынавын үткән идем. Бу очрак минем күңелемдә мәңгегә уелып калды. Адәм баласы никадәр көчле итеп теләсә, ихтыяр кылса, шул кадәр түземле һәм сабыр була икән.
Безнең диләнкедәге яшәеш өч өлештән гыйбарәт иде: эш, шул эш белән бәйле көндәлек тормыш, йокы һәм өч тапкыр ризыклану. Аны ашау дип тә, туклану дип тә булмый, ул чынлап та нәрсә бар, шуның белән әппәр итү, ягъни ризыклану иде. Азыклар исемлегендә беренче урында авылдан алып килгән, шарты чыкса, Стәрлебаштан китерткән ипи, бәрәңге, такта чәй, макарон, булса, шул ук авылдан килгән йомарлам май, катык-сөт... Маебыз булган очракта, без аны кояшта эрүдән саклап, борыны белән куышыбызга килеп төртелгән чишмә суы салкынында саклый идек. Ит пешергәнебезне нишләптер хәтерләмим. Ит дигән нәрсә, деликатес саналса да, бөтенләй булмый калмагандыр ул. Тозланган ит, әлбәттә. Кара әле, төп ризыкларыбызның берсе булган чишмә суын әйтергә онытып торам икән бит. Сабый чакта, аеруча йөрәге сау-таза яшьлектә, бары тик чишмә суын эчеп кенә дә яшәп була. Суның иң зур, иң куәтле ризык икәнен мин дистә еллар үткәч кенә, милләт азатлыгы өчен тотылган сәяси ачлыкларым чорында гына аңлармын. Бу хакта очрагы чыкканга гына әйтеп китүем.
Безнең тормышыбызга карата, әгәр шулай әйтергә яраса, «төп ямь»не чебен-черки, озынборыннар, көннәр җылына төшкәч, аеруча майның икенче яртысында котырыпмы котырган кигәвеннәр китерә иде. Шулай да, алар арасында ул елны иң куркынычы, иң дәһшәтлесе чынлап та озын борынлы Черки галәйһиссәлам иде. Урнашкан урыныбыз сазламыграк һәм уйсурак җир булганга, ахрысы, куышыбызны уратып бөтерелгәнкайнашкан эре черкиләрнең куерымын кәтилүкләребез белән чумырып алырга мөмкин иде. Ун сыйныфны тәмамлаганнан соң, миңа калмык далаларында – Каспий буе камышлыкларында бораулаучы ярдәмчесе булып эшләргә туры килде. Шундагы бармак башы кадәр черкиләрне исәпләмәгәндә, миңа үз гомеремдә Стәрлебаш урманнарындагы кебек зәһәрле-каһәрле, канечкеч черкиләрне күрергә туры килмәде. Ул заманда хәзерге кебек черки кыра торган дарулар юк иде. Алар безгә көнен дә, төнен дә тынгы бирмәде. Энәләре безнең ябынган кырык корамаларыбыз аша җиңел үтә иде. Көне буе башкарылган авыр эштән соң ишелеп йоклар урында шатыр-шотыр кашынып чыгу бер дә күңелле гамәл түгел иде, мин сезгә әйтим. Аннан, безнең ябыныр нәрсәләребез дә такы-токы иде. Баш астыбызга элпә кебек җиңел пинжәк, сырма фуфайка (без аны «куфайка» дип йөртә идек), башыңнан ябынсаң, аякларыңа, аякларыңнан ябынсаң, башыңа җитмәгән бишмәт, кырык урыннан тишелгән, ямалган һәм типчелгән чүпрәк палас һәм башка сәләмәләр иде. Безнең һәркайсыбыз ул нәмәстәкәйләрне үзенең тарафына тартып төн үткәрә. Кайбер аеруча тынгысыз төннәрне черкиләр талауга түзә алмыйча, йә шунда йокы аралаш саташып китеп, башларыбызны күтәрәбез һәм бер-беребезгә «Без кайда икәнбез? Без нишләп монда икәнбез?» дигән сыман карашып утырабыз...
Кайчагында, шактый яшь булсам да, үзләренә иш күреп, мине куеннарына сыендырган, хәзер исә гүя бары тик минем аркамда йоклый алмыйча черкидән талатып газапланган өлкән дусларыма, аларның миңа кылган изгелекләренә сабыйлыгым аркасында төпле, тирән бәя бирә алмастан, ниндидер алтынчы-җиденче, рәхмәти тойгы белән һушым китеп карап тора идем. Без биш үсмер, канатлы чагыштыру белән әйткәндә, бишектән буразнага төшкән «колхоз атлары» идек. Менә иң өлкәнебез Наил абый. Тырышларның тырышы. Татар авылында көчләп ачтырылган беренчеләрдән беренче дуңгыз фермасында иң яхшы дуңгыз көтүчесенә бирелгән беренче приз – җиз кадаклы ботинка белән бүләкләнгән Наил Булатов ул. Мин аңардан үрнәк алып эшли, хәтта ки, аңарга охшарга тырышып, ун сыйныфны тәмамлагач, колхозыма кайтып, бары тик ат караучы булып эшләү турында хыяллана идем. Атаклы көрәшче, сукса, тимер өзгән Булат-батыр оныгы. Наил дә картатасы сыман бик көчле иде. Мин үз гомеремдә аның кебек колхозга җаны-тәне белән бирелеп, «яратып изелгән» үсмерне хәтерләмим. Әнисе Гайнияттәй, туганнары Флүрә һәм минем дустым Флүр. Менә мине тальян телләренә билге сызасыза гармун уйнарга өйрәткән дустым, шулай ук сугыш ятиме Кыям. Дөресрәге Кыяметдин. Әниләре Бәдигыльямалттәй теле белән әйткәндә, «Кыяметдин-балакаем». Әтисе Каюм. Исемнәренә игътибар итегез, һәркайсы җәүһәр. Сбердлау урманнарында вербовка белән урман кисүдән кайтып кермәгән апалары Рәйхан, Мөслимә. Абзыйлары Инсафетдин, Әхнәфетдин... Өченчебез Зыя Борһанов. Безгә кич утырырга керүче Сания әбекәйнең улы. Моң ягыннан алганда, Илһам Шакиров нәселеннән. Радио юк заманнарда ул эшкә барган-кайткан авыл халкы өчен өянкегә менеп утырып җырлый иде. Минем Зыяга багышлап язылган «Җырлар вакыт» дигән хикәям дә бар. «Гүзәлем» дигән җырны мин, Илһам абзыйдан кала, аңардан да моңлы итеп җырлаган җырчыны хәтерләмим. Зыя да – сугыш ятиме, әлбәттә. Әтисе Юныс, әнисе, әйткәнемчә, Санияттәй, апасы шулай ук оста җырчы Фәния апа. Әтисенең беренче хатыныннан туган абыйсы, нәфис сызгыру остасы Исмәгыйль (шулай ук минем «Искитмәле Исмәгыйль» дигән хикәямнең каһарманы), апасы шундый ук тирән моң иясе Гафирә апа... Куыш эчендә шатыр-шотыр кашынган дүртенчебез – «старшой» Вәкил абзый. Алар минем өлкән абыем Ингель белән ут-су да аера алмас дуслар-шәриктәшләр. Шулай ук фронт ятиме. Инәсе Садыйкаттәй белән минем инәм Сорурттәйнең ахирәтләр булганлыгы кат-кат әйтелгән иде бугай. Вәкил абыемның бердәнбер туганы, минем балачак дустым Камил бар иде... Гел «иде дә иде» дияргә туры килә. Чөнки аларның берсе дә юк, сугыш күрсәткән ятимлек газапларыннан алар теге дөньяга бик яшьли китеп бардылар...
Әйдәгез, җәмәгать, черкиләребезгә әйләнеп кайтыйк әле. Төнлә ничек кенә ачыргаланмыйк, иртәсен барыбер дә эшкә дәрт, гәзит теле белән әйткәндә, хезмәт илһамы белән тотынабыз. Шуңа да яшьлек дип аталгандыр инде ул. Черки патшалыгында, битләрен-йөзләрен ерттыра-ерттыра, ялтыр сәдәфле кәчтүн турында хыяллана бит ул.
Черкиләрдән котылу өчен без нәрсә генә эшләмәдек тә, нәрсә генә кыланмадык. Куышыбызның тишек-тошыкларын юнәтү, сипләү дисеңме, төнгелеккә, тирә-яклап, үзебезгә дә ут капмагае дип курка-курка гына учаклар белән урату, дисеңме – әмма боларның берсе дә черкиләрнең күнтире аша да җиңел үткәзә торган энәләреннән коткармады. Кычкыртып талаган черки бимазасыннан арыган җырчы егетебез Зыя Борһановның, аптырагач, нишләргә дә белмичә, бар тавышына яңгыратып, «Кара урман»ны җырлап җибәргәне хәтердә... Черкиләр агрессиясен җыр белән туктатып була, диме?! Әмма без черки хорында да татар моңын тыңлап юана идек. Безгә алар белән ул елларда модада булган социализм-капитализм системалары арасындагы кебек, «килешеп яшисе» генә калды...
Бригадта бишәү булсак та, хуҗалык эшләрендә, мәсәлән, аш пешерү, башка азык хәстәрләүдә дүртебез генә катнаша иде. Ни өчен дигәндә, бишенчебез Наил абзый Булатов бик авыр, авылдашларыбыз әйтүенчә, «моңарчы күрелмәгән» авыру белән чирли иде. Моны ничегрәк аңлатырга икән? Аңлата алырмын микән? Чөнки хәтта бүген, сиксән яшемә җитеп барган көннәргә кадәр мин мондый сырхауны башка беркемдә дә күрмәдем һәм башка беркайда да очратмадым. Мин аны сугыш һәм сугыштан соңгы елларда кешегә аңлата алмас дәрәҗәдәге антисанитария шартларыннан килеп чыккан вирус-малярияның бер төре булгандыр дип уйлыйм. Ул сугыш ятимлеге алып килгән гариплек, кабатланмас афәт иде. Аның куллары, бармаклары өрелеп шешкән. Ул үзенең нинди авыру белән авырганын белми, зарланмый, сиздерми, бернинди «янбалитлык» турында уйланмый да кебек. Бу тыштан гына шулай күренә. Тәненең тиреләре ярылып-яргаланып кансырый. Аның һәр бармагы шешенгән-кабарган иде. Моны нинди рәвешле булганын фаразлау өчен һич арттырмыйча һәм бәлки урынсыз күренәчәк чагыштыруым өчен гафу үтенгәндәй әйтәм – беләк юанлыгындагы кишерне күз алдына китерергә кирәк. Гүя, биш бармагың һич кенә дә биш бармак түгел, ә биш юан кишер. Уңышсыз чагыштырганым өчен гафу үтенәм. Мин башкача чагыштыру таба алмыйм. Наил кардәшебез гәүдәсе, асылынып төшкән куллары-беләкләре белән уңга-сулга җәелебрәк атлый башласа, ул торганы белән аюга охшый да куя иде. Аның тиреләре ярылып, кансырап торган бармаклары-куллары кутырлый, җепши, сулана, болардан ничек тә котылырга теләп, ул чишмә буена төшә һәм берьялгызы яраларына, киптереп-корытып булмасмы дип, пудра сибә, йомшарту өчен вазелин-крем сөртә, марля (татарчасы ничек икән?) белән ураштыра. Гел шаярырга яраткан «Кыяметдин-балакаем» иртәле-кичле егетебезне куышта күрми торса, «Наил чишмәгә бизәнергә төшеп китте, озакламый кайтыр, көтегез», дип көлдерә иде...
Урман кисүнең язылмаган кануны – тел үткерлегең түгел, ә бәлки пычкың һәм балтаң үткерлеге иде. Аларны һәркем дә үткерли алмый. Анда үткер күз һәм үткен зиһен кирәк. Пычкыны тешәү, ягъни кырын салып, телләрен бер уңайга төзәтү, «тешләү» аеруча нечкә хезмәт. Безнең биш кешелек түгәрәктән ике кеше – Вәкил белән Зыя гына пычкыны һәм чалгыны үткерли дә тешли дә белә, Наилдән башка калганнарыбыз, тартып-сузып, аеруча мин фәкыйрегез, бары тик үткерләп кенә мәтәшкән була идек. Наил абзам үз язмышы белән килешкән: аның пычкы тешәү белән үткерләүдә кайгысы юк: ул киселгән агачларны кулыннан килгәнчә өемгә өстерәп китерә, балтасын тота алганчы тотып, ботакларын туный, агачларны өемгә өя; ул ифрат та көчле, бу эштә аның белән башкалар ярыша алмый. Шуңа күрә аны Кыяметдин «трахтырис» дип атый...
Бер уңайдан күпмедер вакыттан соң Вәкилнең Флүрәгә – Наилнең сеңлесенә өйләнеп, бик яхшы, килешеп яшәгәнлекләрен, балалар үстерүләрен әйтеп китсәм, бер дә артык булмас кебек.
Безнең төп ризыгыбыз, бәрәңге белән макароннан тыш, чишмә битләүләрендә, урман эчләрендә үскән күп төрле ашарга яраган үсемлек – инде ката-картая да башлаган балтырган, кузгалак-кымызлык, сарана һәм башка шундый үләннәр иде. Безнең кечкенә казаныбызда бар нәрсә дә, хәтта ит шәрифләре дә (булсын гына!) җырлый-җырлый пешә иде. Эшебез авыр булса да, мондый эш җимертеп ашауны таләп итсә дә, безнең мөмкинлекләр, әйткәнемчә, бик такырдан иде. Гадәттә, без Стәрлебаштан китерткән кара-соры ипи, шулай ук сирәк эләккәли торган шакмаклы шикәр, былтыргы мәтрүшкә чәе, сирәк кенә такта чәй, коры суда йә бәрәңгеле-итле ашка маргарин, булганынча макарон, токмач салып пешергән аш белән тамак ялгый идек. Безнең рационыбыздагы төп ризыкларга өстәлгән иң мул ризык ул – теләсә нинди вакыйга, теләсә нинди күренешкә үз бәясен биргән, бер генә адымыбызны да көлкесез калдырмаган атаклы «Кәркәле юморы» иде. Без чишмә суын үлчәмичә тотына, үлчәмичә эчә идек. Әмма кирәгенчә күләмдә, безнең аңлавыбызча, «артыгын», бары Наил генә куллана ала иде. Мәсәлән, Кәркәле юморы раславынча, безнең иң майлы ашыбыз – нәкъ әнә шул су, кайнаган су иде. Азык-төлек исемлегендә, урыны әллә ни зур, хәлиткеч булмаса да, әле яңа гына өлгереп азапланган кыяклы суган иде. Без аны каян ала идек? Үзебез үстермәгәнбездер бит инде? Юк, әлбәттә. Азык рационының бу өлеше өчен арадан «иң бәләкәй һәм җитез малай» булган мин җаваплы идем. Яшел суган ипи белән ашар өчен «үтрический» ризык иде. Шушы кыяклы суганның урынын ачыклау, аның белән ничек кенә булса да, аш өстәлебезне баету бурычы минем өскә төшә. Моның өчен миңа төннәрендә Николо-Берёзовка бакчаларын уташтырырга туры килә. Бу адым ул кадәрле гөнаһлы булмаса да, караклык, дөресрәге, малай-шалайлыкка тарткан вак угрылык иде. Мин, гадәттә, төн караңгысы төшеп, күзне биләгәч эшләнә торган бу гамәлгә кайчан да булса бер чик куелачагын белә һәм аны көтә идем. Һәм ул чынлап та озак көттермәде.Төннәрдән бер төнне, үземнең көндәлек бурычыма әйләнеп киткән «сәяхәтемне» башкарып маташканда, бер кырынмаган НиколоБерёзовка мужигы ботымнан эләктереп, йомшак җиремнән сизелерлек итеп тәпәләп тә өлгерде. «Әгәр дә тагын бер мәртәбә бакчаларыбызга төшсәң, теге җиреңне кисеп ыргытам» дип, миңа бик тә аңлашылган аһәң белән җикереп тә куйды. Башым исән чакта тиз генә бакчадан чыгып сыздым. Сатып алырга җыенып кына торган ялтыравык сәдәфле кәчтүнем күз алларымнан югалып торган бу минутларда мин бу шырткак сакаллы абзыйга чагыштырмача җиңел ычкындырганы өчен рәхмәтле идем. Кая ди тагын да тамак өчен борыным белән суган түтәлләрен сөрү?! Ул бит мине кулларымнан каерып, авылларына алып кайта һәм базларына ябып куярга, милициягә тапшырырга да булдыра иде. Менә ул чакта инде, кәчтүн абзыкаем, бөтенләй дә хуш, исән бул!
Озакламый без барлык җитешмәгән нәрсәләрне җиңел генә күтәрергә өйрәндек. Монда безнең яшьлегебез, авырлыкларны моң-шаян сүз белән үткәрү, күңел көрлеге, юклык-мохтаҗлыкка махы бирмәү, аннан, бишегеннән үк, барлык милләте белән ятим булган татар баласының чиктән тыш тырышлыгы, һәвәслеге һәм үҗәтлеге ярдәмгә килде. Мин хәзер уйлап-уйлап торам да бу тормышның бөтенләй дә икенче, без бүген күз алдыбызга да китерә алмаган тормыш, без сөйләшкән телнең бөтенләй дә икенче, атап әйткәндә, искиткеч анык, төгәл, тирән мәгънәле, бай, газапюгалтулардан нечкәргән һәм шомарган тел булганлыгын искә алып китәм. Болай да ачлы-туклы яшәгән үсмерләрнең, хәзер инде боларга өстәп, авыр физик хезмәттә тагын да йотыгып, черки-кигәвеннәрдән талана-талана, битләрен-кулларын ерттыра-ерттыра урман кисүләрен, агач өстерәүләрен без бер бәхетле язмыш, табигый шигърият, тыныч тормыш куанычы дип кабул итә идек. Без бу хәлләрдән туйганчы көлә һәм шушы хәлсезлек безгә хәл кертә иде. Гүя җирдә бездән дә ирекле, бездән дә бәхетле җан иясе юк иде. Бер айга якын урман кисүебез чорында ике тапкыр коеп яңгыр яуды. Бездә аны «коен» диләр. Без «биш персоналык» куышыбыз белән бергә су эчендә калдык. Су хәтәре, үзен хәстәрләп, астыбызга, хәтта бот араларыбызга кадәр үтеп керде. Баш очына сала торган бишмәтләр сыгып алырлык итеп лычма булды. Шырпылар чыланып, юкка чыкты. Учактагы күмерләр яңгырда пышкылдап сүнгән. Яралы кеше сыман ыңгырашып яталар. Утны тергезеп булмый. Үзенә күрә бу фаҗигаи мизгелләрдә дә Кыяметдин-балакаемның Наилгә, урман кискән өчен алыначак акчасы исәбенә «парахут» белән больниска алып барырга «билет сатуы» безнең барыбызның, шул исәптән Наилнең үзенең, онытылып көлешкәннәребез хәтердә калган. Утсыз-кулсыз аптыраганнан соң Кыям белән минем Николо-Берёзовкага барып, теге мине өшкергән «иске танышым» – шул ук кырынмаган мужиктан шырпы, казан белән утлы күмер кузы алып килгәнебезне онытырлыкмы? Кабатлапмы кабатлыйм: шушы заман балалары ничек тырыш, акыллы булмасын да, ничек мәгънәле һәм мәгъруранә горур булмасын?!
Диләнкедә без кискән урман мәйданы киңәйгәннән-киңәя, өелгән агач өемнәребез артканнан-арта барды. Без ул өемнәрне кабарту вә күпертү өчен сөйрәлеп китерелгән агачларның чыбыгын да читкә ташламыйча, өемнәребезгә өсти, күтәртә идек. Штабельләр саны арткан саен күңелебез югарыга талпына барса, исәп-хисап мәшәкатьләрен куркыныч рәвештә искә төшереп, комхоздан килүче «булгахтерларның» ешаюы күтәренке күңелебезне бик тә сагайта, сабырсызландыра иде. Шул ук вакытта бер сүнеп, бер кабынып янган йөрәкләребезне «коммунистик җиңүләр»гә өндәп, бөтәйтеп, безгә сугыштан соңгы елларда беренче тапкыр Миякәдә Сабантуй үтәчәген ишетү безне тагын да дәртләндереп җибәрде. Алга, бары тик алга! Мин бит бу Сабантуйга яп-яңа кәчтүмдә барачакмын, Аллаһ боерса! Минем авылыбызга кәчтүмсез кайтып керергә хакым юк! Комхоз белән исәп-хисапны уңышлы гына өзәргә язсын!
Без ничә көн буена урман кискәнбез, күләме белән алганда, ничә кубометр кискәнбез – болар берсе дә хәтердә сакланмаган. Югарыда әйткәнемчә, бер айга якын булгандыр. Менә күп тә үтми безнең комхоз белән исәп-хисап сәгатебез дә килеп җитте. Оешманың вәкиле, ул директор урынбасары иде бугай, штабельләрне кубометрларга салып, ике өемгә өстәмә агач түшәтеп, безгә бераз сынаулы мәшәкатьләр тудырды да, моннан да артыгын кыланмыйча, киселгән агачның гомумкүләмен исәпләп чыгарды. Ул якынча без көткән күләмгә туры килде. Күздәге яшь чыкмаган килеш кипте. Шушы күләмне туры китергән хәлдә без комхоз вәкиленә күчтәнәчкә ул замандагы бер «акбаш»ны да хәстәрләп куйган идек. Аның күзләре, мин сезгә әйтим, шундук майланды. Тиешенчә җылынып алганнан һәм диләнкене тагын бер тапкыр тикшереп чыкканнан соң, хисаплашыр өчен Стәрлебашка килергә кушып кайтып та китте.
Тегендә-монда күзгә кереп барган ботак-сатакларны өештергәнҗыештырганнан һәм өйрәнеп беткән «сараебыз» – куышыбызны, аерыласыбыз килмичә, елар чиккә җитеп сүткәннән соң, без булган барлык хуҗалыгыбызны аркаларыбызга йөкләп, Стәрлебашка карап, юлга чыктык. Егетләребезнең күңелләре күтәренке иде. Шулай булмыйча! Без бит икенче, чит, күрше район үзәге өчен кирәкле хезмәт кылып, хәзер шуның әҗерен алыр өчен китеп барабыз. Минем кәеф инде аңлатып бетермәс дәрәҗәдә күтәренке. Күпме бирерләр икән? Мин беренче тапкыр ишеткән «падахудный налук» дигән нәрсәләре күпме акчамны суырып калыр икән? Минем баш мием бары шушы уй белән кайнады: миңа ничә сум тияр? Алдамаслармы? Алтмыш? Җитмеш? Сиксән? Бу алынырга тиешле дип хыялланган әҗер. Ә кәчтүн үзе, кәчтүн үзе күпмегә төшәр? Миңа тигән акча җитәрме? Җитмәсә, күпмерәк? Җитмәгәнен кемнән алырмын? Миңа бу минутларда җиңел дә, авыр да иде. Җиңел, чөнки мин ул акчаны үз көчем белән табарга тырыштым. Авыр һәм шунысы белән авыр, мин авылдаш малайлар, үсмерләр – шәриктәшләрем арасыннан беренче булып кәчтүм дигән ифрат та сирәк кием сатып алырга җыенам. Ярый, акчасы акча, ә менә без барасы кибеттә кәчтүме булмаса, нишләрмен? Ничек кенә булмасын, бу минутларда мин куанычымнан юл буендагы һәр агачны, һәр үлән кыягын, Стәрлебаш халкының үзен, бар кешеләре белән тоташтан кочаклап үбәргә әзер идем. Менә шул чактан ук миндә Стәрлебаш дигән иманлы тарафка карата ниндидер аерым ихтирам, аерым олылау вә зурлау тәрбияләнгән. Аннан, ул бит әле безнең ут-күршебез – район үзәге генә түгел, миңа билгеле булуынча, әллә кайчаннан, кем әйтмешли, хан заманнарыннан университетларга тиң атаклы мәдрәсәләр тоткан, байтак күренекле акыл эше, фән һәм дин эшлеклеләрен, язучы-шагыйрьләрне тәрбияләп үстергән мәдәният һәм мәгърифәт үзәге!
...Без, әйткәнемчә, аркаларыбызга биштәрләр асып, өч пычкыбызны бил тирәли боҗралап асып, җай гына Стәрлебашка таба атлыйбыз. Июнь кояшы аяусыз кыздыра, аркаларыбыздан, битләребездән аккан тирне сыгып алырлык. Наилгә аеруча читен, ул колачын җәйгән бөркет кыяфәте белән поф-поф килеп, арттан атлый бирә. Иңнәребезгә аскан капчыкларыбыз, кулдагы пычкы-балталарыбыз җәяүле хадимгә шактый уңайсызлык тудырса да, безне көткән күңелле исәп-хисап хакына сер бирми түзәбез. Акчаларыбыздагы Ленин бабай төшкән ялтыр сурәтле кәгазьләребез күз алдыбызда шытырдаган аһәңнәр чыгарып куандыра, атламнарыбыз гүя үзебезне генә түгел, барлык кешелекне куандырыр өчен киңәйгәннәнкиңәя бара. Алга, бары тик алга!.. Читтән карап торган кеше, бездәге күңел күтәренкелеген, максатка омтылышны абайлап алып, болар һич кенә дә гади кешеләр түгел, болар барлык нәрсәләре җитеш булган, шул җитешлекне куярга урын эзләп, киләчәккә ашкыныпмы ашкынган, очышлары җирдән күпкә югары булган батырлар заты дип уйлар иде. Һәрхәлдә без шундый булып күренгәнбездер. Бу укучыга да аңлашыладыр, шәт.
Хәтердә калуынча, миңа шул замандагы хак белән алтмыш сум чамасы акча тиде. Минем куанычымны күрсәгез! Үз акчам җитмәсә, мин дусларыма әҗәткә кереп булса да, ул кәчтүмне алачагыма инанган идем. Учыма төшкән акчаны учмарлап, дусларымнан алда, беркая, беркемгә карамыйча, ул чактагы Стәрлебашның бердәнбер булган «универмаг»ы кибетенә Тукайның Кисекбашы кебек тәгәрәп барып кердем. Әнә ул кәчтүм! Әнә ул!.. Күкшел төстә, җиңнәре-балаклары, күкрәгендә кечкенә кесәсе дә бар! Сатучыдан сорыйм: «Күпме тора?» Аһ, илле алты сум! Мин барлык кибеткә кычкырып җибәрдем: акчам җитә, малайлар! Мин Миякәгә укырга бары тик шушы кәчтүмдә генә барачакмын, Алла боерса. Өстемдәге агач ташый-ташый изрәп беткән иске-москыларымны салып ташлап, кәчтүмне киям. Менә дигән. Кып итеп кенә тора! Әмма, каһәр төшкере, ике үлчәмгә зуррак, җиңнәре-балаклары озын иде. Егетләрем ал дип тә, алма дип тә әйтә алмый, чөнки әгәр дә аларның берәрсе «Бу кәчтүмне алма!» дисә, мин аны тотып ашарга әзер идем. Алар телләрен йотып, бу тарихның нәрсә белән тәмамланасын көтә. Сатуда башка кәчтүмнәр бар, әмма алар төшеп югалыр дәрәҗәдә зурлар, минем фикеремчә, килбәтсез фасоннар иде. Минем үземә ошаган бу кәчтүм төсе-тегелеше белән минеке, бердәнбер, әмма ул, әйткәнемчә, зур иде. Мин шул чак, ундүрт яшьлек ятим, Стәрлебаш универмагындагы үземнән кала дүрт сугыш ятиме арасында, күңелемнән генә инәм белән киңәшеп алдым. «Әгәр бик ошый икән, ул кәчтүмне ал, улым. Җаны теләгән җылан ите ашаган, диләр халыкта. Җиңен дә, балакларын да эчтән бөгеп кыскартырбыз... – диде миңа инәмнең тавышы... – Ал да куй, күңелеңне сындырма...»
Кәчтүмне кабаттан киеп карадым. Иңбашлары бераз сәленкерәк иде шул. Ничава, сигезенчегә барганчы үсәм бит әле. Алда өч ай гомер бар әле! Шулай итеп, сатып алдым да куйдым мин ул кәчтүмне. Ышаныч белдереп, үз араларына керткән, шушы зу-у-р һәм мату-у-р кәчтүмне үз көчемә сатып алырга юл күрсәткән өчен бергә черки ашаткан өлкән дусларыма рәхмәтләр әйттем. Инәм аны таманлап кыскартып бирде. Мин шул кәчтүндә туган телем – Тукай телендә укып, урта белемгә ия булдым. Беренче шигырьләремне яздым, матбугатта басылдым, кызларга күз кысып, беренче мәхәббәтемне кичердем. Соңгы чиктә, мин ул кәчтүмдә сигезенчеунынчы сыйныфларда сыйныф старостасы һәм Миякә урта мәктәбенең комскомитет әгъзасы булып, урта белем аттестатын алдым...
Николо-Берёзовка урманнары белән хушлашып, шул урманнарны кискән өчен күпмедер акча, шул акчага теге кәчтүмне алып, аны күз алмасы кебек бөкләп, капчыкка салып, шаян сүзләр белән бер-беребезне көлдереп, без финанс «башкалабыз» Стәрлебаштан Кәркәле тарафларына кайтырга чыктык. Биш-алты чакрым чамасы җир үткәч, безне бер йөк машинасы узып китте. Безгә күренүенчә, ул буш яки яртылаш буш иде. Туктатам да, кесәләребездәге калган акчабыз исәбенә байларча кикереп, машиналарда гына җилдереп кайтабыз, дигән хыял белән, аны-моны уйламыйча, кузовка сикереп мендем. Барган уңайга кабинага таба атлыктым. Машина шып туктады. Кабина баскычыннан шофёрның җимерелгән кыяфәте калыкты. Аның алгы тешләре арткы азау тешләренә кадәр ачылып, үткен келәшчә сыман мине өзгәләргә әзер иде. Ул нәрсәдер сөйләнеп, бик каты сүгенде һәм төкерекләрен чәчеп, кулындагы рукояткасы белән селтәнә-селтәнә, минем тарафка ыргыды. Минем алга таба үтеп киткән машинага сикереп менәргә хакым булмаган, әлбәттә. Шофёрның котыруы урынлы – гаеп миндә. Әмма хәзер ничек итеп бу бәладән котылырга? Шофёр чынлап та куркыныч – аңардан мәрхәмәт көтү мөмкин түгел иде. Әгәр кулындагы кәкре тимере белән минем башыма кундырса һәм мин аяктан егылсам?!. Ул мине кәчтүмем-нием белән алып та олакса? Бу минутта үлем миннән берничә генә адымда – юл өстендә иде. Иң курыкканым: капчыкта бөгәрләнеп яткан кәчтүм язмышы иде. Шушы кадәр хезмәт куелган байлык ятларга китеп барырмы? Мин аны шулай итеп суга салырмынмы?! Шофёр белән мин: ул – алга, мин – артка, ул – артка, мин – алга атлыгып, кузов өстендә өерелә, куыша идек.
– Килегез, егетләр! – дип, җан ачуы белән кычкырып җибәрдем үземә таба ярдәмгә йөгерә башлаган дусларыма. – Коткарыгыз!..
Шофёр миңа ярдәмгә йөгерүче егетләремне күреп, бәладән – башаяк дип, мине эзәрлекләүдән туктады һәм һаман да сүгенә-сүгенә, кабинасына кереп чумды һәм китеп барды. Мин шул арада машинадан сикереп төшеп калдым.
Иптәшләрем зур юллар чатында шулай «батыр» кыланганым өчен мине шактый үтемле итеп кыздырып алдылар. Юл өстендә сабак дигәнең бихисап тулып ята, ә менә мин аласы кәчтүм берәү генә иде. Бу вакыйга юлга чыккан кешенең, аеруча беренче мәртәбә, аеруча сабый баланың нинди генә хәлләргә тарырга мөмкин булуы турында сөйли иде. Ул безгә авылга кайтып җиткәнче, хәер, алай гына түгел, киләчәктә озак еллар буе искә төшереп (сагынып!) сөйләргә дә ризык булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев