Әнвәр Нургалиевның Казандагы беренче концертында аншлаг. “Тагын киләм”, ди (ВИДЕО)
Узган атнада Казанда Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиевның беренче сольный концерты булды. Залда аншлаг, билетлар алдан ук сатылып беткән. Концерт алдыннан күрештек.
- Дулкынлану бармы, Әнвәр абый?
- Казан - татарның мәккәсе. Бөтен артистлар шунда кайный. Дулкынландыра, әлбәттә. Сәхнәдә 2000 елдан бирле мин. Күбрәк Башкортстан, Себер якларында концертлар белән йөрдем. Әле...