Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Ваһапов алмашлары

Татар җыр сәнгатенә ел саен яңалыклар алып килүче Р.Ваһапов исемендәге XIII Халыкара татар җыры фестивале төгәлләнде. Конкурска 122 гариза кабул ителгән. Татарстанныкылар белән бергә быел Төмән, Әстерхан, Түбән Новгородтан, Чуашстан, Ульян, Мари Иленнән яшьләр чыгыш ясады. Фестивальне профессиональ бәйге дәрәҗәсенә җиткерешкән даһиебыз Илһам ага Шакировның жюри рәислегеннән китүе белән моңсулык...

Татар җыр сәнгатенә ел саен яңалыклар алып килүче Р.Ваһапов исемендәге XIII Халыкара татар җыры фестивале төгәлләнде. Конкурска 122 гариза кабул ителгән. Татарстанныкылар белән бергә быел Төмән, Әстерхан, Түбән Новгородтан, Чуашстан, Ульян, Мари Иленнән яшьләр чыгыш ясады.
Фестивальне профессиональ бәйге дәрәҗәсенә җиткерешкән даһиебыз Илһам ага Шакировның жюри рәислегеннән китүе белән моңсулык өстәлсә дә, аны алыштырган Ренат Ибраһимов үзе бу эшкә алынуын: "Мәскәүдән яңадан Казанга кайтуым", - дип бәяләде, үз хөкеменә килгән яшьләрнең тыңлавын: "Саф чишмә суы эчкәндәй булдым", - диде. Жюри составында талант ияләребездән Зөһрә Сәхәбиева, Венера Ганиева, Миңгол Галиев, Резеда Әхиярова, Венера Гәрәева, Лада Лабзина, Әлфия Җаббарова, Айгөл Нәбиуллина да бар иде. 15 май көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында фестивальнең гала-концерты үтте.
Фестивальгә кунак булып килгән олы җырчыбыз Флера апа Сөләйманованың моңнары күзләргә яшь китерде. Р.Ваһапов фондының кайгыртучылар советы әгъзасы Энгель Таһиров Флера апага махсус иҗади премияне тапшырды.
Конкурс берничә төрле номинация буенча барган. Халыкчан башкару, ялгыз вокал, вокаль ансамбльләр, эстрада җыры номинацияләре. Яшьләр күбрәк Р.Ваһапов репертуарын өйрәнгән. "Нурия", "Әлфия", "Тәскирә" җырларын бүгенге яшь тамашачы ишетеп тә белми. Конкурсантлар арасында музыка көллияте, консерватория студентлары да, инде татар тамашачысы алдында күп сәхнәләрне иңләп-буйлап йөргән, җыр белән җимертеп акча эшләүче билгеле исемнәр дә бар иде. Мисал өчен, Илнар Миранов "Үзгәреш җиле" проектында катнашты, Айсылу Габдинова эстрада җырчысы буларак карьера юлыннан атлый, Лилиана Ирназарова үзенчәлекле клипларда төшә. Иң яшь катнашучы Сәйдә Мөхәммәтҗанова әлегә Казанның 16 нчы гимназиясендә 9 нчы сыйныфта укый. Бүгенге көндә консерваториядә белем алучы Ярамир Низаметдинов, Эльвира Авзалова, Илгиз Мөхетдинов, Рафис Сиразиннар да фестиваль лауреатлары булды.
Бүгенге эстрадабыз мөшкел хәлдә булуга карамастан, татар җыр сәнгатен тиешле югарылыктан төшерми саклап килүче остазлар шул җаваплылыкны шәкертләренә тапшыра. Фестивальнең узган елгы лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Ранис Габбасов өчесе дә профессор Венера Ганиева классында укый. Быел катнашкан 34 лауреатның
12 се - Венера ханым шәкертләре. "Мин алар белән бик горурланам, аларга зур өметләр баглыйм", - ди укытучы үзе дә. "Россиянең төрле төбәкләренә сибелгән халык арасыннан милләтебезнең матур тавыш­лары килеп чыгуына шатмын. Үземнең күңелдә йөрткән җыр белән театрны бергә кушардай татар музыкаль театрын булдыру өчен нигез бит бу", - дип фикерләре белән уртаклашты Миңгол ага Галиев.
Ә бәйгенең гран-приена Казан дәүләт консерваториясе студенты, Венера Ганиева шәкерте Ранис Габбасов лаек булды. Аңа бүләк итеп автомобиль тапшырылды. "Бу - сиңа гастрольләргә йөрү өчен", - диде Татарстанның халык шагыйре һәм Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев. Татар тамашачысы фестиваль ачкан яңа талантларның исемнәрен күңел түренә салып куйды.
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев