Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Татарстанны сагынып

Татарстан Республикасының Санкт-­Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге бинасында милләттәшебез рәссам Роберт Мифтахетдиновның (Роберт Миф) картиналарыннан күргәзмә ачылды. Роберт Миф Санкт-Петербургны бик нечкә, нәфис сурәтли. Аның мәһабәт биналарына, күпләгән күперләренә, елгаларына дан җырлый. XVIII гасыр башында татар сөякләре өстендә шытып чыккан гүзәл бу калага картиналары аша соклануын белдерә. Милләттәшләребезнең иҗатын...

Татарстан Республикасының Санкт-­Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге бинасында милләттәшебез рәссам Роберт Мифтахетдиновның (Роберт Миф) картиналарыннан күргәзмә ачылды.
Роберт Миф Санкт-Петербургны бик нечкә, нәфис сурәтли. Аның мәһабәт биналарына, күпләгән күперләренә, елгаларына дан җырлый. XVIII гасыр башында татар сөякләре өстендә шытып чыккан гүзәл бу калага картиналары аша соклануын белдерә. Милләттәшләребезнең иҗатын анда югары бәялиләр. Ул күптән инде Россия Рәссамнар берлегенең Санкт-Петербург бүлеге әгъзасы. Күпләгән россиякүләм һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашып өлгергән. Санкт-Петербург шәһәре хакимияте безнең Робертка әледән-әле зур кунакларга бүләк итәр өчен картиналарга заказлар биреп тора. Рәсемнәре Санкт-Петербург­ның 300 еллыгына багышланган саллы китапта басылып чыкты. Картиналары беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев, танылган физик Нобель премиясе лауреаты Жорес Алферов, җырчылар Эдита Пьеха, Александр Розенбаумның шәхси тупламаларында саклана.
Әмма яшәгән саен туган-үскән җирләр үзенә тарта, ди рәссам. Күргәзмәсе дә «Еракта да күңелем Татарстан белән» дип исемләнгән. Анда Казан күренешләрен дә, хатыны Лилиянең әби-бабасы кендек каны тамган Чаллы башы авылы пейзажларын да, Татарстаныбыз кыр-болыннарында тирбәлеп үскән хуш исле чәчәк бәйләмнәрен дә күрергә мөмкин.
Роберт - Петр I кушуы буенча сазлыкта батып, төньяктан искән җилләрдә өшеп шәһәр салган татарларның да, соңрак тире-күн, келәм сату буенча зур сәүдәләрен җәелдерү өчен калага килгән татар сәүдәгәрләренең дә, аның үзәк урамнарында данлыклы рестораннар тоткан байларыбызның да оныгы түгел. Аның әти-әнисе Флүрә һәм Азат Казанда химия-технология институтында укыганда таныша һәм 1966 елда туган шәһәрләре Казаннан кулга-кул тотынышып Түбән Кама каласын төзергә чыгып китә. Робертның балачагы шунда үтә. Казанда сәнгать училищесын тәмамлагач исә ул да «Нижнекамскнефтехим» заводына бизәүче-рәссам булып эшкә урнаша. Армиядән соң Ленинградтагы В.Мухина исемендәге дәүләт сәнгать-сәнәгать институтына укырга керә. Укыганда ук Түбән Кама кызы Лилиягә өйләнеп, аны да үзе белән алып китә. «Тулай торак комендантына икәүләп килеп кердек, - дип ул елларны искә алып сөйләде рәссам. - Бу кем, дип сорый. Хатыным, мин әйтәм. Шуннан ни, ди. Бергә яшәячәкбез, дип җавап бирәм. Ваняны кая куймакчы буласыз, дип ярсый башлады. Ваня - минем бүлмәдәшем. Кем беренче өйләнә, шул бүлмәдә кала, икенчебез китә, дип Ваня белән алдан ук сүз куешып куйганга, мәсьәләне тиз хәл иттек».
1990 елларда була бу хәлләр. Ил чикләре ачылган вакыт. Россиягә чит илләрдән килүчеләр күп. Робертка моннан файда зур була. Чөнки ул Нева проспектында портретлар ясый. Шуннан җыелган акчага һәм туйга бүләк ителгән тузан суырткычны, кер юу машинасын, келәмнәрне саткан акчаны кушып, Санкт-Петербургның үзәгендә 9 метрлы кечкенә генә бүлмә сатып алалар. Бераздан аны зурайталар. Шулай төпләнеп калалар. Хәзер инде Робертның Василий утравында остаханәсе бар. Хатыны Лилия мәктәптә башлангыч сыйныф балаларын укыта. Уллары Артурга инде 25 яшь. Тимурлары 12 дә. Робертның энесе Айрат - шулай ук рәссам. Ул да Мухина институтын тәмамлаган. Әмма Мәскәү кызына өйләнгән һәм бүген шунда яшиләр.
Робертның Түбән Камада шәхси күргәзмәсе булган иде. Казаныбызда да Мифтахетдин оныгының картиналарын ике тапкыр күрү бәхетенә ирештек. Былтыр кайтып Бөгелмә шәһәренә багышланган пленэрда катнашты. Анда да беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
«Яшь узган саен, балачакка ешрак кайтасың икән», - ди рәссам. Казанда бер бабасы Каравай бистәсендә, берсе Нариман урамындагы ике катлы йортта яши. Диләфрүз әбисе аны 1920 елларда Казахстаннан кайткач сатып ала. Каравайдан Нариман урамына ул вакытта трамвай белән сәгать ярымлык юл. Аны узганда бөтен Казанны күреп өлгерәсең. Шул юл гомер буе күз алдында тора. Диләфрүз әбисен һәм аның янына кергән татар карчыкларын сурәткә алуы, әбинең динебез кушмый, дип каршы төшүе дә һаман хәтердә. Рәссам Казанның ак яулыклы әбиләр рәсемнәрен иң кадерле ядкәр итеп һаман саклый. Әтисе белән күрешкәч исә иң яраткан шөгыльләре - баян, гармунда озын көйләребезне сузу. Аталы-уллы Мифтахетдиновларга Лилия дә кушыла. Әле рәсем мәктәбенә кергәнче, Роберт берникадәр вакыт музыка мәктәбендә укып алган була. Робертларның өйләрендә иң түрдә - Диләфрүз әбинең шәмаиле. Кайчандыр Наримандагы өйнең күрке иде ул.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Рәссам Р.Мифтахетдинов һәм аның кайбер эшләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев