Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Татарча шоколадлар

Интернет дөньясында бервакыт татар хәрефләре белән бизәп эшләнгән шоколад җыелмаларына күз төште. "Әниемә", "Туган көнең белән", "Изге теләкләр белән, дустым Айгөлгә" - әнә шундый җылы котлаулар язылган иде анда. Әлеге "тәмле" эшләрнең иясен - Энҗе Гарифуллинаны да эзләп таптым. Чистай районының Гаделша авылында туып-үскән кыз Казанда КФУның чит телләр факультетын...

Интернет дөньясында бервакыт татар хәрефләре белән бизәп эшләнгән шоколад җыелмаларына күз төште. "Әниемә", "Туган көнең белән", "Изге теләкләр белән, дустым Айгөлгә" - әнә шундый җылы котлаулар язылган иде анда.
Әлеге "тәмле" эшләрнең иясен - Энҗе Гарифуллинаны да эзләп таптым. Чистай районының Гаделша авылында туып-үскән кыз Казанда КФУның чит телләр факультетын тәмамлаган. Бүген ире Алик белән 2 яшьлек уллары Алмазны үстерәләр. Декрет ялындагы буш вакытында менә шундый тәмле дә, матур да, "татарча" булуы белән аерылып та торган шоколад җыелмалары ясау эшенә керешкән.
Бу урында чигенеш ясап, шоколад турында бераз мәгълүмат бирик. Какао агачы Көньяк Америкада үсә, аны беренче тапкыр индеецлар куллана башлый. Хәзерге шоколад - какао җимешләреннән ясала торган кондитер эшләнмә. Ул өч төрле була: әче, сөтле һәм ак шоколад. Әчесенең төсе - куе-көрән, каракучкылланып тора. Шоколадта какао микъдарының - иң күп, шикәрнең иң аз дәрәҗәдә булуы сәбәпле шулай бу. Индеецлар ясый торган шоколадка шикәр салынмый, шуңа күрә ул туры мәгънәсендә әче килеп чыга. Бүгенге әче шоколад белән аны чагыштырырлык та түгел.
Сөтле шоколад исә ачык көрән төстә була. Какао һәм бик күп күләмдә шикәр комыннан тыш, сөттән ясалган кушылмалары да бар. Ак шоколадның составына исә какао мае (какаоның үзе бөтенләй юк), бик күп шикәр комы, сөт яки сөт өсте керә. Бик майлы һәм баллы булганлыктан, әлеге шоколадның организмга файдасы юк диярлек.
Россиядә составында какао ризыклары (какао мае һәм какао порошогы) 25% тан ким булмаган татлы ризык кына шоколад дип атала. Шулай ук аны җитештергәндә какао мае алмаштыргычы куллану рөхсәт ителми. Өстәмәләр кушылмаган шоколадның төп ингредиентлары булып какао порошогы, какао мае, шикәр, эмульгатор (лецитин), хушисләткечләр тора. Өстәмәләр сыйфатында сөт ризыклары, чикләвек, йөзем, вакланган цукатлар, күпертелгән ярмалар һ.б. кулланылырга мөмкин. Шоколадның әче сортларында шикәр азрак, сөтле сортларында сөт мае күбрәк була. Әгәр шоколад составында төп продукт булып саналган какао мае юк икән, бу шоколад дип түгел, ә татлы плитка булып санала.
Шоколад турында бар мөһим мәгълүматны белдегез. Хәзер Энҗенең шоколад ясау серләренә тукталыйк. Бу эшкә ул дек­рет ялында тик утырмас өчен алына. Интернеттан формалы шоколадлар ясарга өйрәнә. Аннары аларны ясау өчен кирәкле җиһазларны эзли башлый. Бөтен алфавит кергән форма савытларын, килограммлап шоколад, махсус инструментлардан шпатель сатып ала.
- Баланы да карарга вакыт калырлык һәм күңелгә ятышлы шөгыль булды бу. Бик яратып башкарам. Иремнең апасы да шоколадлар ясау белән шөгыльләнә. Мондый җыелмалар ясый башлавыма инде бер елга якын. Шоколадларның барысы да хәләл. Спиртлы эчемлекләр кушмыйча да, бик тәмле килеп чыга, - ди Энҗе.
Барлык шоколад җыелмаларын да ул сөтле шоколадтан эшли, чөнки заказ бирүчеләр әлеге төргә өстенлек бирә.
Иң беренче эш итеп, килограммлап сатып алынган шоколадны Энҗе сулы савытта кайнатып эретә. Әзер массаны тиешле формаларга салып чыга. Аннары аларны суыткычка куя. Шоколад өчен формалары бик күп. Нигездә, хәрефләрне күбрәк кулланырга тырыша. Җыелмага матурлык бирер өчен йөрәк, чәчәк, кекс кебек формалар белән дә тулыландыра. Аларны ул махсус тартмаларга салып, матур тасма белән бәйләп куя.
Эльза ГАЗИЗОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев