Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Татар олы сәнгать сараена мохтаҗ

Ирек (Ирик) Рәшид улы Мусин яңа картинасын Интернет битенә куйгач бирелгән бәяләмәләр ахырында - бары өндәү билгеләре. Яңа гына фотога төшерә башлаучыга: "Син башта табигатьне фотога төшер, һәрхәлдә, ул сиңа үпкәләмәс", - дип киңәш бирәләр. Аны яңа гына яза башлаган рәссамга да бирергә мөмкиндер. Тик менә табигать күренешен җанга үтеп...

Ирек (Ирик) Рәшид улы Мусин яңа картинасын Интернет битенә куйгач бирелгән бәяләмәләр ахырында - бары өндәү билгеләре. Яңа гына фотога төшерә башлаучыга: "Син башта табигатьне фотога төшер, һәрхәлдә, ул сиңа үпкәләмәс", - дип киңәш бирәләр. Аны яңа гына яза башлаган рәссамга да бирергә мөмкиндер. Тик менә табигать күренешен җанга үтеп керерлек итеп сурәтли белү өчен барыбер сәләт кирәк.
Ирек Төньяк Казахстанның Петропавловск шәһәрендә туган. Рәсем дә ясаган, нәфис гимнастика белән дә шөгыльләнгән, самбо буенча спорт мастеры да әле. "Мин һәрвакыт сайлау алдында тордым: спортмы яисә сынлы сәнгатьме? Соңгысы җиңде. Кечкенәдән рәсем ясавымны күреп, әнием: "Син зур рәссам булачаксың!" - дип канат куя иде", - дип искә ала ул балачагын. Ирек Петропавловск сынлы сәнгать мәктәбен, аннары Чаллыдагы сәнгать училищесын тәмамлаган, андагы укытучыларның яхшы белгечләр булуын әле дә ассызыклый. "Энем Илһам да башта заводта йөз илле сумга эшләп йөрде, беркөн остаханәмә килде дә картина ясап карарга булды. Икенче көнне үк картинасын сатып алдылар - йөз сумга. Шуннан бирле ул да ясый, - ди рәссам. - Ә минем иҗади язмышымда төрле чаклар булды. Әтием - Җәнәйдән, әнием - Елыштан. Бу авылларның арасы нибары бер чакрым. Һәр җәй саен Казахстаннан Саба районына кайтып йөрдем һәм авыл тормышы белән кечкенәдән бирле таныш. 1991 елны училищены тәмамлауга ук Санкт-Петербургка яисә Мәскәүгә барып укуымны дәвам итәргә теләдем, әмма имтиханнарны бирергә соңга калдым. "Бер елдан кил, имтихан бирүең мөһим дә түгел", - диделәр. Ә бер елдан соң... гашыйк булдым да өйләндем. Хәзер өч улым һәм бер кызым бар. Берничә мәртәбә гаилә корырга туры килде. Бәяләмәләр язуын олы улым Эмиль: "Искиткеч! Әтием мин синең белән горурланам!"-дип тәмамлый. Мин дә балаларым белән горурланам, аларның барысы да сәләтле.
1990 еллар - бик авыр вакыт, аннан соң да һәрчак заказга язарга туры килде... бу мәҗбүрилек мине депрессиягә китереп җиткерде. Һәр көн: "Ничек инде шулай? Нәрсә эшлим? Мин бит Аллаһы Тәгаләне борчуга салам, Аның миңа биргән бүләген акларга кирәк", - дип уйлый идем. Бу авыр халәттән чыгу өчен, сигез еллар чамасы элек, әтием янына кайтып, өч ел ярым авылда яшәдем. Күңелемә тынычлык иңде. Бар тышкы дөньядан үз-үземне яптым, җаным авыл табигате белән бергә кушылды һәм үзем теләгән темаларга алынып яза башладым. Бу - табигать, кендекләре белән җиргә береккән авыл кешеләре... Алар үзенә күрә бер типажда, алар туган якларын ярата, тырышлар, йөз чалымнары белән үк шәһәрдәгеләрдән аерылып тора. Үзем дә үзгәрдем, җаным чистарды. Бу халәтне "Камка" исемле картинамда сурәтләп бирдем. Андагы бала дөньяны танып белүен табигатьтән башлаган, минем дә бары да истә: балачактагы печән чабулар, иртәнге таңнар, кичке шәфәкъ, әрәмәлек, урман исләре... Дәү әниләрем Мәгъдүмә белән Рәхиләдән күп нәрсәгә өйрәндем. Рәхилә әбием эш сөючәнлеккә өндәде, Мәгъдүмә әбием дәвалый иде һәм мине үләннәр танырга өйрәтте. Ул хәтта кычытканны да чакмаслык итеп, аерым бер кул ишарәсе белән өзеп ала иде. Бер елны Татарстанда давыл өермәсе котырды, агачларны тамырлары белән йолкыды, хәтта өйләрне күчерде. Ә минем әбиемнең салам түбәле сарае, түбәсенә түл кадакланган өе исән калды, чөнки ул көнне без, балалар, куркып өстәл астында утырдык, ә әбием дога кылды..."
Ирек Мусин - ихлас әңгәмәче. Ул, нигездә, пейзажлар яза, ләкин аларында да ниндидер бер сюжет, хисләр сурәтләнгән булу зарур. "Син, Ирек, пычрак язасың бит", - диючеләргә, ул: "Юк! Мин Җир-Анабызның җылылыгын язам", - дип җавап бирә. Яңгырдан соң җиргә яланаяк басып йөрү тәэсирләре бу. Һәм рәссам аңлый: Җирдә яшәү - бик зур бәхет. Ә җир мизгелләре бик кыска. Гомер бик тиз уза. Җир - безнең өчен җәннәт, Җирдә шатлыклар белән беррәттән кайгы да бар, әмма бирегә килүче һәркемнең - үз бурычы. "Мин дә бу хакта еш уйланам, мәгәр тормышны яңадан кабатларга мөмкин булса, Җиргә тагын бер тапкыр тик рәссам булып кына килер идем, әмма күбрәк эшләр идем", - ди Ирек. Аңа - 50 яшь, үз бәхет кошын тотканмы соң?
"Бәхет кошы" атлы картинамда аның койрыгыннан да тота алмыйча, каурыйларын гына тузгыткан баланың ачынуын күрсәтеп бирдем. Ләкин безнең һәрберебезнең үз бәхет кошы бар. Мин дә депрессиядән чыктым. Дусларым Казанга кайтырга өнди башлады. "Рәссам өчен тамашачы булу зарур, зур күргәзмәләрдә катнашу мөһим", - дип туктаусыз үгетләделәр. Кайттым, өйләндем, хатыным - Ләйсән Каюмова, мөлаемлеген күп кенә эшләремдә сурәтләдем инде, ул - артистка. Йосыф исемле улыбыз үсә һәм аның булышлыгы белән дә яктыдан-якты, матурдан-матур картиналар язылды. Күп күргәзмәләрдә катнаштым, тамашачылар да, сынлы сәнгать тәнкыйтьчеләре дә картиналарымны күреп алды, беренче ике елда алар аз сатылды, ә соңрак, Россия буенча оештырылган күчмә күргәзмәләрдә эленеп куела башлагач, тормышым алга китте... Чөнки мин әсәрләремнең һәрберсен кешеләрнең күңелләренә үтеп керерлек итеп язам."
Күргәзмәләргә килүчеләр арасында Иреккә бик күп рәхмәт әйтүчеләр, хәтта кулыннан үбүчеләр дә табылган. Мондый хөрмәт олы талантларга гына насыйп була. Иректән аның тетрәндергеч хезмәте - "Бер ел узгач" картинасы хакында сорыйм. "Әйе, нәкъ менә шушы картинама карыйлар да елыйлар, карыйлар да елыйлар. Биредә дә сюжет бар. Киндердә сурәтләнгән бу ир-атның хатыны һәм кечкенә малайның әнисе вафат булганмы яисә башка югалтумы... Һәркем үзенчә күзаллый. Әмма - бу югалту хисе. Без бу тормышта күп югалту хисләре кичереп яшибез. Кешеләр әниләре киткәч кенә, аларны олылап бетермәүләрен аңлый. Шуңа күрә якыннарыбызның кадерен бу дөньяда ук белергә кирәк. Тагын бер әсәрем - "Яз җитте". Красноярски шәһәрендәге күргәзмәнең беренче көненнән алып ахыргы көненә кадәр олы яшьтәге бер ханым аны карарга килеп йөрде. Ул бу картина алдында озак вакытлар басып тора иде. Кайбер картиналарымның йә язылганда, йә элеп куйгач туган тарихы бар. Мәсәлән, "Төньяк җәе" әсәрендәге герой өчен гармун, толып һәм галифе чалбар эзләдем. Чалбарны олы яшьтәге әби: "Ирем Бөек Ватан сугышына киткәч үз кулларым белән теккән идем. Аны җибәрә алмадым, һәлак булуы хакында кәгазь килде. Гомерем буе сак­ладым, картинагызны язу өчен файдасы тисен", - дип миңа тапшырды.
Рәссамга көз, яз, кыш айларындагы табигатьне язу җиңел бирелә. Ә менә җәйне язарга теләми дә шикелле. Чөнки җәйне ул тирән хисләрдән ял итү дип саный, ә ял итәргә бер дә яратмый. "Дөрес, җәйне аның күк күкрәве, җитез болытлары һәм салават күперләре өчен яратыр­га мөмкин, - ди Ирек. - Әмма көздә тирән кичерешләр күбрәк була. Шуңа күрә бар рәссамнарга һәм шагыйрьләргә дә ул якынрактыр кебек!" Ике еллар элек иҗатташ дусты белән Ямал-Ненец автономия округына кадәр дә барып кайткан. Һәм сәяхәт өчен нәкъ менә сентябрь көннәрен сайлаган. Көзге тундра хозурлыгын, төрледән-төрле җиләкләрен, агач-куакларын фотокадрлар итеп теркәп барган. "Җиргә ятып, көч җыйдым" төшенчәсен бик яхшы аңлаганга күрә, кайчан да булса тагын шул якларга барып кайтырга ниятли. Ә бүгенге көндә Ирек, әйтерсең тулысынча остаханәсенә күчеп яши. Чөнки шушы көзгә кадәр барлык яңа картиналарын тәмамлыйсы бар аның. Алда бу татар рәссамын Германия, Франция һәм Швейцариядә ачылачак шәхси күргәзмәләре көтә. Бу проектны тәкъдим иткән сынлы сәнгать өлкәсенә кагылышы булган әфәнде аның белән әңгәмәсен шундый сүзләр белән башлап җибәргән: "Сезнең талантыгыз күңелемне яулады, картиналарыгыз күз алдымда тора, инде бер атна йоклаганым юк".
"Ирек, әсәрләрегезне тиз язасызмы?" - дигән соравыма, ул: "Тиз язам, әмма мин аларның сюжетларын озак уйлап йөрим, аларда үземә бик ошаган композиция генә булырга тиеш. Бу даими процесс һәм хәзер дә, менә сезнең белән әңгәмә корганда да, бу хакта уйланам, тирә-юнемә игътибар итәм", - дип җавап бирде.
- Инде Казандагы арт-базарга килгәндә... "Чынбарлыкка карасак, бу базар өчен биредә мәйдан юк. Талантлы рәссамнар бар. Алар күп. Ә аларның эшләрен сату өчен яхшы зал юк. Рәссамнар - шул ук шагыйрьләр, җырчылар бит, аларга да булышлык таләп ителә. Казанның илдәге өченче башкала булуын исәпкә алып, үзәк - зур күргәзмә залы төзелергә тиеш. Биредә никадәр стадионнар төзелде, ә бит сынлы сәнгать, әдәбият һәм музыка өлкәләренә, кешеләрнең җаннарын яктылыкка илтүче өлкәләргә дә игътибар бирү мөһим!" - дип җавап бирде.
Ирек Мусин - Татарстан һәм Россия рәссамнары берлекләре, "Хәзерге заман сынлы сәнгать альянсы" берләшмәсе әгъзасы. Әгәр дә "Реализмның халыкара гильдиясе"нә кабул ителергә теләсә, аны анда да бик теләп кабул итәчәкләр. Төрле конкурс­ларда җиңеп чыккан, 2014 елны Россия сынлы сәнгать академиясенең Н.Фешин исемендәге премиясенә лаек булган рәссамның эшләре Татарстан һәм Россиядән кала АКШ, Бөекбритания, Греция, Кытай, Төркия, Германия, Румыния һәм Франция илләре шәхси тупланмаларында саклана. Билгеле, чит илләрдәге күргәзмәләренә киләчәк сәнгатьсөярләр аның яңа әсәрләре каршында да озак басып торачак, сокланачак һәм "Мондый шедеврны ничек язарга мөмкин булуын күз алдыма да китерә алмыйм!" - дип язып калдырачак. Ә ул картиналарны язу дәрәҗәсенә җитү өчен иҗатчыларның мөмкинлекләрен чикли алган вакыт, өстәлдә бер телем икмәк булмаган көннәр аша да узылган. Талантлы рәссам Ирек Мусин алга, үз уңышларына таба барудан туктамаган.
Аннан үзенчәлекле фотосы хакында сөйләвен дә үтенәм. Бу фото килеп чыксын өчен озак әзерләнгәндер инде, янына бер чиләк солы сипкәндер... "Һич юк. Мин атларны бик яратам, - ди. - Бер олы яшьтәге бәндә әйтмешли: "Атлар - алар иң яхшы кешеләр!" Атлар да моны сизә. Ә әлеге күренеш Елышның ат көтүчеләрен дә нык гаҗәпләндерде! Мин атларның көтү башлыгын яныма чакыра беләм. Аның артыннан башкалары да иярә". Һәм бу мәлдә Ирек ат кешнәгән тавышка туры китереп һәм суши-бар хуҗасы чыгып карарлык итеп әңгәмә корган залны тутырып, дөнья яңгыратып кешнәп күрсәтте. Аңладым: театр училищесын тәмамласа, күптән халык артис­ты булыр иде. Аңладым: атлар аны ярата. Чөнки алар Ирекнең җаны хөр икәнен тоя. Рәссам күңелендәге шушы сокландыр­гыч хөрлек хисе, хиссиятле холкы һәм җан игелеге аның һәрбер әсәренең энергетикасы аша да чагыла.
Чыннан да, " гомер - кыска, сәнгать - мәңгелек". Татарстан рәссамнары өчен зур мәйданлы күргәзмә залы төзелерме? Ә киләчәктә талантлы татар рәссамы Ирек Мусинның дөньяда иң яхшы реалистик картиналар язучы оста буларак сынлы сәнгать тарихына керәчәге көн кебек ачык.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
.Ирек Мусин.
.Эскәмиядә.
.Шырпы.
.Бер ел узгач (годовщина).
.Карлы челтәр.
.Басу капкасын чыккач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев