Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Ташлар арасында гөл сагышы 

Рәссам Наилә ханым Хәмидуллина – Казан кызы.

1981 елда Казан инженер-төзелеш институтының архитектура бүлеген тәмамлаган. Архитектор, педагог булып эшли, шәһәребездә моңа кадәр “Казан” милли мәдәният үзәгендә һәм КФУның тарих музеенда ике күргәзмәсе ачылган. 

Гомере буе иҗат итә ул. Интерьер һәм ландшафт дизайны белән шөгыльләнүдән тыш, йөрәк җылысын салып, картиналар яза. 30 елдан артык вакытны колачлаган иҗатының беренче өлешендә пейзаж белән мавыкса, соңрак абстракционизм юнәлешенә кереп китә. Бүген аның күп кенә эшләре Россиядә һәм чит илләрдә шәхси коллекцияләрдә саклана.

Бу көннәрдә шәһәребезнең Ә.Мәҗитов музеенда  Наилә ханымның яңа күргәзмәсе эшли. Анда рәссамның натюрмортлары, пейзажлары һәм абстракционизм юнәлешендәге эшләре белән танышырга була. Наилә Хәмидуллинаның абстракт юнәлештәге эшләрендә шәһәрләшкән цивилизациянең соры-таш йөзен һәм шул таш-бетон арасында тормыш дигән могҗизаның рухи кыйм­мәтләрен саклап, югалтмыйча яшәргә омтылышны күреп, тетрәнеп куясың. Бу таш-тузан-металл арасында өрфиядәй нәзберек хисләр, җанның иң яшерен тибрәлешләре һәм гап-гади кешелеклелеккә сусау төсмерләнә. Ул төсмерләрне рәссам ханым сизгер хатын-кыз күңеле аша үткәреп, бик нәфис, тымызык, кычкырып күзне ертмый торган буяулар аша киндергә иңдерә. Күргәзмәдәге күп эшләре нигездә киндергә майлы буяу яки акрил белән ясалган. 

Шәхсән үземә Наилә ханым иҗатындагы “чәчәкле” эшләр бигрәк тә хуш килде. Кипкән чәчәкләрне хәтерләткән “Пыяла артындагы гөлләр” циклы дисеңме, аеруча бер нәфислек белән язылган сары һәм кызыл лалә чәчәкләреме -  һәркайсы гаҗәеп бер җиңеллек, сафлык белән өретелгән. Гүя аларны рәссам буяулар белән ясамаган, ә хуш исле бакчадан ниндидер серле томан белән өретеп, каршыбызга күчереп кенә куйган... Ә менә бу картина “Җиңеллек” дип атала. Анда – чынбарлык белән хыял дөньясы арасында тетрәнеп торучы өрфия күбәләк сурәтләнгән.  Бәлки, бу гаребтә дә шәрык нәзакәте эзләүче, киселгән гөл сагышын рәсемнәргә иңдерә алучы (“Өзелгән гөл сагышы”); сүрелеп, көн күкрәгенә сеңеп баручы саф таң мизгелен (“Сүрелүче таң”) кылкаләме белән киндергә төшерергә өлгерүче рәссам ханымның үз җанының сурәтедер?..

Эльмира СИРАҖИ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев