Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Самара өлкәсендә тальян ясаганда файдалану өчен иске телефон аппаратлары җыялар

Чыбыклы дисклы телефон аппаратларындагы кыңгырауларны гармун ясау өчен кулланалар.

Самарада чыбыклы дисклы телефон аппаратларын (тотылган, ватык булса да ярый) җыялар. Әлеге телефон аппаратларында булган кыңгыраулар Казанда татар гармуннары — тальяннар ясау өчен файдаланылачак. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

Телефон аппаратларын яки алардан алынган кыңгырауларны Самара мәчетләренә китереп бирергә кирәк. Шулай ук 89023742801 телефон номерына шалтыратып, телефонны тапшырырга мөмкин булган урынны белешергә була.

Бу эштә катнашып, һәркем татар милли музыкасын һәм мәдәниятен саклап калуга һәм пропагандалауга үз өлешен кертә ала, диелә бу хәбәрдә.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев