Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

«Печән базары» хикмәтләре

Казанның Черек күлендә «Печән базары» фестивале гөрләп үтте. Ел саен август  башында үткәрелә торган бу милли бәйрәм – дөньяның төрле илләреннән Казанга яшьләр форумына җыелган егет, кызлар өчен аралашу мәйданы һәм татар халкының осталыгын күрсәтергә бер форсат.  

Ул көнне Черек күл буйларында милли рух тантана итте. Кызларның кызыл-сары-зәңгәр-яшел төсле бала итәкле күлмәкләреннән күзләр камаша иде. Һәр тарафта – татар теле, татар җыры, милли моң яңгырап торды. 

Әниләре Гөлфия Билалова, Наҗия Галимовалар теккән милли киемнәрне киеп караган арада, нәниләр, чыр-чу килеп Мәскәүдән үк китерелгән татар курчаклары янында кайнаша иде. Табигый тукымалардан гына матур итеп тегелгән Аишә, Зарифә, Әнисә исемле курчаклардан, чыннан да, аерылып китеп булмый. Берсе Коръән укый, тагын берсе шигырь әйтә, өченчесе татарча җырлый бит, күр әле! Алар янында милли түбәтәй, чигүле жилет кигән тычкан, аю балалары да бар. Һәр икесе «Әпипә»не суза. И, кәмит шуны карап торулары! Милли тычкан, аюлар белән әвәрә килгәннән соң, нәниләр мөселман курчагы Әминә янына йөгерә. Анысы үзе бер хикмәтле уенчык. Берсе унбиш төрле мөселман җөмләсе әйтә. Тагын бер Әминә курчак Аллаһның 99 исемен санап бирә. Арадан берәү нәниләрне гарәпчә санарга һәм хәрефләрне өйрәтә. Иң хикмәтлесе – намаз догаларын кабатлаучы Әминә. 

Курчакларны кочаклап-сөеп туйганнан соң, бала-чага, «мәм-мәм» сорап әти-әниләренең чабуын тарта башлый. Милли ризык эзләп ерак барасы да түгел. Милли өчпочмаклар, гөбәдияләр, мәтрүшкәле чәй, балның нинди генә төре юк! 

Тамак ялгап алганнан соң, тагын күңел ачарга була. «Юлбасма» татар интернет кибетенең китаплары белән танышасыңмы, татар мәгърифәтчеләре турында кызыклы тарихлар тыңлыйсыңмы, биергә өйрәнәсеңме – «Печән базары»нда күңелең ни теләсә, шул бар. Хәтта татар шәмаиле серләренә төшенергә мөмкин. Гарәп ыргаклары турында бу эшнең остасы, үзенең иҗат җимешләрен күрсәтә-күрсәтә, яшь каллиграф-рәссам Гөлназ Исмәгыйлева сөйләде. 

Алсу Зәйниеваның милли тәлинкәләре, Олеся Бикбаеваның алка-чулпылары, Нурислам Сираҗи үз куллары белән чиккән милли сөлге, мендәр тышларыннан күзләрне аерып алып булмый. Әмма барыннан да бигрәк әлеге дә баягы балалар өчен киштәләр игътибарны җәлеп итә. Олуг рәссамыбыз Фәйзрахман Әминовның 110 еллыгын билгеләп үтелгәнен алдан белеп эшләгәннәрме-белмичәме, татар уенчыклары җитештерүчеләр рәссамның «Су анасы», «Шүрәле»гә иҗат ителгән рәсемнәре һәм «Су буйлап» дип исемләнгән гаҗәеп матур картина репродукцияләреннән балалар өчен пазллар ясаган. Һаман рус әкиятләре төшерелгән пазллар җыеп утырырга димәгән, татар сабыйларының зәвыкларын чарлау, бармакларын хәрәкәтләндереп, зиһеннәрен үткеррәк итү, дөньяны күзаллауларын үстерү өчен, Фәйзрахман Әминовның картиналары бер дигән. 

«Печән базары»нда милли моңнар ишетеп, татар уенчыклары белән уйнап үскән нәниләребез киләчәктә милли бәйрәмнәребезне ешрак һәм тагын да колачлырак итеп үткәрү җаен табар, иншаллаһ.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X