Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Казанда М. И. Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар конкурсы

«Мондый конкурсның Казанда оештырылуы турында хыяллана да алмадык. Ә хәзер исә аны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен барысын да эшләячәкбез, монда зур хыяллар һәм өметләр белән килгән катнашучыларга үзләрен күрсәтер өчен мөмкинлекләр тудырырга тырыштык. Чөнки Татарстан башкаласы – югары мәдәният шәһәре», - диде үз чыгышында Римма Ратникова.

Казанда М. И. Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар конкурсы РФ халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры катнашында  «Руслан и Людмила» операсына увертюра белән ачылды. Чарада ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Липецк өлкәсе мәдәният министры Вадим Волков, Казанның мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов һәм башкалар катнашты.

«Иң мөһиме - һәр конкурс яңа талантларга башлангыч бирсен, яңа тавышлар ачсын, - дип саный ТР мәдәният министры Ирада Әюпова. - Быелгы конкурсны үткәрү өчен бездә ике төп фактор бар - хөрмәтле жюри һәм катнашучылар. Чараны әзерләүдә катнашучыларның эшенә лаеклы  бәя бирергә кирәк».

М. И. Глинка исемендәге конкурс беренче тапкыр  1960 елда оештырыла, аннары 2-3 елга бер тапкыр төрле шәһәрләрдә үткәрелә. 2014 елдан соң бәйгене уздырмаганнар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия һәм республика Мәдәният министрлыклары һәм аларның җитәкчеләре ярдәме белән конкурсны Казанда яңартырга карар иткәннәр. ТР башкаласы аны 20 ел элек кабул иткән иде инде.

 «Конкурсның  жюри составын җитәкләү турындагы карарны бик авырлык белән кабул иттем. Әмма 1968 елдан алып 2009 елга кадәр жюри рәисе, СССРның халык артисты Ирина Архипованың сүзләрен искә төшердем, ул миңа Казанны онытырга ярамый һәм һәрвакыт өйгә кайтырга кирәк, дип әйткән иде. Бәйге бездә, Татарстан башкаласында, яңартылыр дип берәү дә хыяллана алмады. Бу – традицияләргә бай  конкурс. Аны торгызу турындагы тәкъдимемнең Рөстәм Нургалиевич тарафыннан  хуплануына шатмын. Конкурс Казанга беркетелер дип өметләнәм. Бу карар быелгы чараны нинди дәрәҗәдә үткәрә алуыбызга бәйле. Моңа ныклы нигез бар: гаризалар саны буенча фикер йөрткәндә, ә аларны 246 кеше юллаган, конкурсны сакларга кирәк», - дип билгеләп үтте Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Г. Тукай исемендәге ТР  Дәүләт премиясе лауреаты, Глинка исемендәге  XXI Халыкара вокалистлар конкурсының 1 премиясе лауреаты, быелгы конкурсның жюри рәисе Альбина Шаһиморатова.

Конкурсның тантаналы ачылышында төрле еллардагы конкурс лауреатлары — СССРның халык артисты Ирина Богачева (Мария театры), Россиянең халык артисты Ольга Бородина (Мария театры), Оксана Волкова (Беларуссия), Мәскәүнең «Новая Опера» театры солисты Алексей Татаринцев, Мария театрыннан чакырылган солистлар Аскар Абдразаков һәм Ариунбаатар Ганбаатар, шулай ук Татар операсы солисты Венера Протасова катнашты.

XXVI Халыкара вокалистлар  конкурсы премиясе өчен 19 яшьтән 32 яшькә кадәрге 233 катнашучы көрәшәчәк. Алар арасында 14 илдән 38 чит ил вәкиле һәм Татарстаннан 33 яшь вокалист бар. Беренче этапта катнашучылар XVII-XVIII гасыр операсы, кантата яки ораториясеннән арияне, шулай ук XIX-XX гасыр рус яки чит ил композиторы ариясен башкарачак. Икенче турда вокалистлар Глинка романсын, Европа һәм рус композиторларының ике ариясен җырларга тиеш. Өченче турда калган катнашучылар (10-15 кеше) рус һәм Көнбатыш Европа композиторларының операларыннан арияләр башкарачак.

«Сайлап алганда, беренче чиратта, тавышка, техникага һәм башкару сыйфатына игътибар итәчәкбез. Җырчы актер булырга тиеш, чөнки театраль осталыктан   башка ул опера өчен кызык түгел. Конкурсант тамашачыларны үзен тыңларга һәм хисләр кичерергә мәҗбүр итәргә тиеш. Биредә профессиональлек һәм талант ярдәм итә», - дип сөйләде  СССРның халык артисты, Мария театры солисты, Санкт-Петербургның Рим-Корсаков исемендәге дәүләт консерваториясенең аерым башкару  кафедрасы мөдире, жюри әгъзасы Ирина Богачева.

Катнашучыларның талантларын шулай ук Россиянең халык артисты, Мария театры солисты Ольга Бородина; Россиянең халык артисты, Мария театры җырчылары Академиясе җитәкчесе Лариса Гергиева; Россиянең атказанган артисты Марина Мещерякова; Эстония консерваториясе ректоры Ивари Илья; Россиянең халык артисты Анатолий Лошак; Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина; Италиянең опера менеджеры Алессандро Ариози; Австриядә узган Яльцбург фестиваленең кастинг-директоры Евамария Визер; Метрополитен-операның (АКШ) Lindemann яшьләр программасы җитәкчесе  Софи Джойс бәяләргә тиеш.

С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында узачак беренче (12-14 апрель) һәм икенче (15 һәм 16 апрель) турларга керү ирекле.  Конкурс 19 апрельдә лауреатларны игълан итү һәм аларның гала-концерты белән тәмамланачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча 8 катнашучыга I, II, III һәм IV премияләр биреләчәк ("хатын-кызлар вокалы" һәм "ир-атлар вокалы" номинацияләрендә); һәркемгә лауреат исеме биреләчәк. Финал турының ике катнашучысына дипломант исеме биреләчәк. Шулай ук Ирина Архипова исемендәге махсус премия дә тапшырылачак. Оештыру комитеты карары буенча М. И. Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар конкурсының беренче премияләре лауреатлары автомат рәвештә 2019 елның июнендә узачак П. И. Чайковский исемендәге XVI Халыкара конкурс катнашучыларына әйләнә.

Бу хакта тулырак: Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев