Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Фарфор ядкәрләр – Казанда

Бу көннәрдә Казан Кремлендәге "Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Ялтыравыклы боз элпәсендә. Петербург фарфоры" дигән гаҗәеп затлы һәм үзенчәлекле күргәзмә бара. Биредә «Дәүләт эрмитажы» һәм Император фарфор заводының музееның XVIII-XXI эшләнмәләреннән тупланган коллекциясеннән 500гә якын ядкәр тәкъдим ителгән. Ул Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Дәүләт эрмитажы» директоры, шәрык-шинас Михаил Пиотровский, "Казан Кремле" музей-тыюлыгы...

Бу көннәрдә Казан Кремлендәге "Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Ялтыравыклы боз элпәсендә. Петербург фарфоры" дигән гаҗәеп затлы һәм үзенчәлекле күргәзмә бара. Биредә «Дәүләт эрмитажы» һәм Император фарфор заводының музееның XVIII-XXI эшләнмәләреннән тупланган коллекциясеннән 500гә якын ядкәр тәкъдим ителгән. Ул Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Дәүләт эрмитажы» директоры, шәрык-шинас Михаил Пиотровский, "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева катнашында ачылды.
Казан - Михаил Пиотровский ядкәрләрне ышанып тапшыра торган бердәнбер шәһәр. "Казан Кремле" музей-тыюлыгының "Дәүләт эрмитажы" белән хезмәттәшлеге 2012 елда башланып киткән иде. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исә бу проектны тәкъдим итүчеләрнең берсе булды. Дистәдән артык ел эчендә Казанның сәнгать сөючеләрен берсеннән-берсе бай тарихлы ядкәрләрдән торган унҗиде күргәзмә узган. Аларны миллионнан артык кеше тамаша кылган.
Бу юлы да биш бүлектән торган экспозициядә Романовлар йортының югары зәвыгы буенча эшләнгән җәүһәрләр, бүгенге завод рәссамнары һәм совет заманы дизайнерлары иҗат иткән сәнгати экспонатлар, авторлык эшләре куелган. Аларның һәркайсы матурлыгы белән хәйран итәрлек ядкәрләр. Фарфор тупланманы дулкынланмыйча карау мөмкин дә түгел. Чөнки күргәзмә нигездә бик сирәк очрый торган күп ядкәрләрдән тора. Экспонатлар арасында танылган рәссамнарның картиналарының күчермәләре, хайваннар, кошлар, чәчәкләр төшерелгән вазалар, император өстәлен бизәгән затлы савыт-саба җыелмалары, декоратив тәлинкәләр, сәнгати сыннар, галантерея эшләнмәләре һ.б. бар. Алар илдә фарфор сәнгате, ягъни савыт-саба, вазалар, сыннарның чәчәкләр, пейзажлар, хайван сурәтләре белән бизәлеше үсешен һәм формаларын төрләндерүнең алга китешен дә чагылдыра. Әлбәттә, күргәзмәне тамаша кылганда, революциянең фарфорны нәкышләүгә йогынты ясавын күрми мөмкин түгел. Лозунглар, юлбашчыларның рәсемнәре төшерелгән фарфор әйберләр шул хакта сөйли. Петербургның төрле чордагы күренешләре белән бизәлгән фарфор да матурлыгы белән җәлеп итә.
Эрмитаж директоры искәрткәнчә, фарфор - Көнчыгыш белән Көнбатышны бәйләүче илаһи символик материал. Аны Шәрык осталары уйлап тапкан, аннары ул гасырлар дәвамында, дөнья буйлап таралып, Европа мәдәниятенең бер билгесенә әверелгән. 1744 елда Петербургта да Император фарфор заводы нигезләнә. Биредә "ак алтын"ны әзерләү серләре ачыклана. Галим Дмитрий Виноградов уйлап тапкан бу фарфор сыйфаты белән Саксониянекеннән калышмый, ә җирле кушылмалары һәм чималы белән Кытайныкын хәтерләтә. Предприятие ул заманнарда нигездә Романовлар зәвыгына яраклаштырылып ясалган савыт-саба, затлы бүлмә-залларны бизәү ядкәрләре җитештерә. Өч гасыр дәвамында завод данын еракларга таратырлык фарфор эшләүнең үз стиле булдырыла. Әйтик, күргәзмәдә Александр III кушуы буенча эшләнгән "Рафаэль" савыт-саба җыелмасы да күрсәтелде. Аның бизәлешендә Ватиканның танылган лоджияларын бизәкләү үрнәкләре кулланылган. Заводның үз фарфор музее да бар, ул Дәүләт Эрмитажының филиалы булып исәпләнә.
Фарфор әйберләр - бик нәзберек. Аларны саклау өчен нәзберек игътибар сорала. Шуңа да бик тиз ватылучан фарфор ядкәрләрне атна дәвамында, махсус материалга төреп, әрҗәләргә урнаштырганнар. Аннары зур машиналарда берничә этап белән Казанга алып килгәннәр. Аларны Эрмитаж хезмәткәре озата барган. Император фарфор заводы эшләнмәләрне үзе төргәкләп кайтарган. Ә инде бик зур вазаларны әрҗәләргә кисәкләргә аерып салганнар. Казанда исә ике реставратор аларны кабат элекке рәвешенә китергән. Күргәзмә "Эрмитаж - Казан'" үзәгендә киләсе елның 20 маена кадәр эшләячәк.
Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев