Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Батулла хикмәтләре

Яшьлектә эзләнүләр Сабый чагымда мин үземнән сәләтлерәк яшьтәшләремнән көнләшә идем, чөнки алар сәләтле булган эшләрне мин майтара алмыйм. Мин булдыксызлар рәтендә саналам. Мин Гакифтан көнләшәм, аның кулындагы балта агачтан могҗизалар ясый. Мин чабата үрә белмим, яшьтәшләрем курыстан, карамадан күз явын алырлык матур чабата үрә, шул чабаталарны сатып алар көн күрә....

Яшьлектә эзләнүләр
Сабый чагымда мин үземнән сәләтлерәк яшьтәшләремнән көнләшә идем, чөнки алар сәләтле булган эшләрне мин майтара алмыйм. Мин булдыксызлар рәтендә саналам. Мин Гакифтан көнләшәм, аның кулындагы балта агачтан могҗизалар ясый. Мин чабата үрә белмим, яшьтәшләрем курыстан, карамадан күз явын алырлык матур чабата үрә, шул чабаталарны сатып алар көн күрә. Мин гармунчылардан көнләшәм, ә мин бер генә музыка коралында да көй чыгара алмыйм. Ачу килә. Кимсенү чире эчемне яндыра. Ата ягыннан туганнарым җырлый, барлык музыка коралларында: кубыздыр, курайдыр, гармундыр уйный белә. Анам ягыннан җырлаучы да, гармунчы да юк. Мин тумыштан музыкаль ишетү сәләтенә ия түгел идем. Ачу килә. Балтыйк буе илләрендә музыкаль ишетү сәләте булмаган кешене бичаралар рәтенә кертәләр. Мин бичара идем. Әтием дә, агам да, әби-бабам да гармун уйный, әти миңа да гармун сатып алды. Мине бичаралыктан коткарырга булгандыр аның исәбе. Ләкин бу эштән файда булмады. Әбием минем гармун шыңгырдатканны астыртын гына тыңлый, күзәтә иде. Ахыры, түзмәде:
- Интектермә гармунны! - диде бу беркөнне. - Син кыска гына җыр көе өйрәнергә тырыш, аннан бер гади генә бию көе уйнап кара. Шуларны өйрәнә алсаң, сиңа шул бик җиткән.
Ара-тирә әбием минем ялгыш­ларымны төзәткәли. Ниһаять, мин ярты ел «гармун интектерә торгач», бер - бию, бер кыска җыр көе уйнарга өйрәндем. Әбием әйтте:
- Син шуннан ары әллә ни майтара алмаячаксың! - диде һәм өстәп куйды: - Башка гармунчылардан көнләшмә! Аларга Алла биргән, син аларның уенына соклана бел! Көнләшү мәкергә, үч алуга китерә. Ләкин син һәрвакыт үз өеңдә гармун тот. Үзең уйный белмәсәң дә, синең гармунда кунак кеше уйнар. Син Коръән китабын укый белмәсәң дә, киштәңдә Коръән тот! Килгән кунак сиңа Коръән укып бирер. Син аларның гармун уйнавына, Коръән укуына соклан. Чөнки син ул эшләрне үзең башкара алмыйсың. Җыр тыңлау, Коръән тыңлау - ул да сәләт, улым!..
Әбием Мәгъсүмә бик сәләтле кеше иде, мәрхүмә. Ул шушы сүзе белән мине, үсмер сабыйны тугры юлга күндерде. Ул үзе гап-гади, урта хәлле крәстиән гаиләсендә туып-үскән, ә мәктәптә, институтта бирмәгән дәресне үткәзә алган. Ул мине гомерлеккә тамгасар кебек программалап куйган икән. Һәм мин әбиемнең дәресе аркасында үҗәт булырга, башлаган эшемне ахырынача җиткезергә өйрәндем.
Яшьлегемдә мин шигырь дә язып карадым. Миннән шагыйрь чыкмады. Чыга да алмый иде, чөнки, әбием әйткәндәй, ул сәләт миңа Аллаһ тарафыннан бирелмәгән. Мин актерлыкка укыдым. Миннән актер да чык­мады. Ләкин мин талантлы актерларның уенына, талантлы шагыйрьләрнең талантына сок­ланып яшәдем. Үзем булдыра алмагач, мин аларның иҗаты турында сокланып мәкаләләр яза башладым. Бик күп шагыйрьләр, артистлар, режиссерлар турында мәкаләләр бастырдым. Гәрчә, мин театрдан китсәм дә, артистлыктан китмәдем. Сәхнәдән дә, радио­-телевидениедән дә мин үзем иҗатлары белән сокланган язучылар, сәнгать кешеләре турында әңгәмәләр узгара килдем. Әбием Мәгъсүмә күңелемә салган тәрбия орлыгы җимешләрен бирә торды: үзең булдыра алмыйсың икән, булдыра алганнарны бәһалә, аларга теләктәш бул!
Көнчелек, мәкерле рәвештә кешенең мәшһүрлегенә кызыгу үчлеккә, җинаятькә илтә. Һәркемсә үзенең нәрсәгә сәләтле, нәрсәгә сәләтсез икәнен белеп үсәргә тиеш. Булдыра алмаган эшкә алынма! Менә мине, сәнгать кешесен, хәрби очучылар белән җитәкчелек итәргә куйсаң, яки химия заводы директоры, яисә, мин диңгез көймәсе капитаны сыйфатында булсам, ни килеп чыгар иде, юк бит, культура белән идарә итәргә химиклар, очучыларны, бер татар китабы укымаганнарны, кәгазьсез ике авыз ана телендә сөйли алмаганнарны, һич икеләнмичә, мәдәният башына утырталар. Нәтиҗәсен беләсез, без - кай­чандыр башка халыкларга остаз булган татар милләте алардан күпкә артта калдык. Көнләшүдән шартларлык!
Бай Батулла
Мин театрга эшкә кайткач, унсигез ел буена, хатыным, ике балам белән театрның тулай торагында яшәдем, хезмәт хакым аена 70 сум иде, институтка күчкәч 90 сум булды, хатын эшләми бала белән утыра. Ләкин мин мәҗлесләрдә һәрчак уртада була килдем: шаярам, мәзәкләр уйлап табам, гәрчә, ул вакытта мине «әңгәмәләр уздырыр өчен» төнге берләрдә дә алып чыгып киткәлиләр иде. Хәтта бүлмәмдә тентү дә ясадылар, шикле әдәбият эзләүләре иде. Танышларым, дусларым минем шаян холкыма күрә, мине «бай-рәхәт яши» дип уйлый иде. Мохтаҗлар хәтта миннән бурычка акча алып тора. Ә минем кесәм такыр, акчам юк. Акчам юк дисәм, берсе дә ышанмый, шуңа күрә мин акча сорап килгән кешегә әйтәм: "Бүген кесәмдә акча юк, минем бөтен акча кассада, иртәгә кил, теләгән суммаңны алып китәрсең!" Икенче көнне мин баерак дуслардан бурычка акча алам да тегеңә бирәм. Кайчак бурычка алган кеше бирәсен оныта. Ә мин аның бурычын үз кесәмнән чыгарып капларга мәҗбүр булам. Шулай итеп, мин бай Батулла булып киттем. Чынлыкта мин юксыллык дәрәҗәсендәге бичара идем. Бичара хәерче булып та, байлар рәтенә кереп кара син! Ыспай туңмас - калтырар, сөякләре шалтырар! Сәләтсез булып та талантлар рәтендә йөреп кара! Менә шундый имәнгеч язмышлы булды ул Батулла дигән бәндәгез.
Кырган эш-гамәлләр
Тырышлыгым аркасында мин сәләтле булып киттем, шикелле. Укытучы-мөгаллим буларак, җидееллык мәктәптә балалар укыттым (1955-1956). Культура институтында (1970-1975), Театр училищесында (1982-1986) алты сыйныф актерлар, режиссерлар тәрбия кылганмын, ягъни алты чыгарылыш шәкертләренә остаз булганмын. Шәкертләрем йөземә кызыллык китермәде, алар мәшһүрлек яулады. Хәзер инде мин шәкертләремнең йөзенә кызыллык китермәсәм ярар иде, дип яши идем. Халык арасында танылган шәкертләрем миңа киңәшче була килде.
Режиссер буларак, Татарстанның төрле театрларында, телевидениедә егерме биш спектакль куйганмын. Радио­-телевидениедә, Актерлар йортында алып баручы буларак, җиде йөзләп тапшыру (кабатлаулары белән меңнән артык), еллар буена «Кичке әкиятләр», «Батулла дәресләре» һәм сәнгать кешеләренең иҗат кичәләрен оештырганмын.
Театрдан китсәм дә, мин сәхнәдән китмәдем, артист һәм сценарист буларак, драматург, режиссер сыйфатында, радио-телевидениедә эшләдем. Эстрада сәхнәсендә сөйләүче буларак, Усман Әлмиев, Илһам Шакиров, Зөләйха Хисмәтуллина, Эмиль Җәләлетдинев, Гали Ильясов төркемнәре белән мин бөтен СССРны әйләнгән кеше. Мин азау ярган эстрадачы идем.
Язучы буларак, 72 исемдә китап чыгарганмын.
Олуг төрек-татар тарихчысы, профессор Надир Дәүләтнең «Русия мөселманнарының милли көрәш тарихы» китабын, Зәки Вәлидинең «Хатирәләр»ен, Али Риза Абайның «Намаз» китабын һәм Коръәни-Кәримне төрекчәдән тәрҗемә иткәнмен, татарча Коръән ун тапкыр басылып чыкты һәм халык арасында таралып бетте.
«Мәшһүр шәхесләр» тез­мәсеннән мин «Хәсән Туфан», «Һади Такташ», «Кәрим Тинчурин», «Сибгат Хәким», «Әлфия Авзалова», «Щепкинчылар» исемле китаплар бастырып чыгардым. Соңгысы - Туфан Миңнуллин белән берлектә.
Барлыгы утыз том әсәрләрем әзер, аларның егерме томы аерым-аерым китаплар шәкелендә дөнья күрде, ун томы исә басыла башлады, Аллага шөкер!
Кыскасы, җәмгысе мин 20000 битлек әсәр язганмын. Ул утыз­дан артык томнарны тәшкил итә.
Татарга хезмәт итсеннәр, дип ике углым: Нурбәк белән Байбулатымны үстердем. Кырым Ялтасында узгарыла торган «Сөембикә варислары» җыенында олы улым Нурбәк - «Халык биюләре» намында, төпчек улым Байбулат «Нәфис сүз» намында иң олы бүләкне яулаган иде. Туфан Миңнуллин 2004 елда ике углыма багышлап, шундый бер шигырь дә язды:
Батулланың беләм төрле чагын,
(Бергә булдык эштә, табында),
Бәйдән ычкынганын күргәнем бар,
Мулла песиедәй чагын да.
Язганнарын тәнкыйтьләп тә була.
Һәм дә була «шәп!» дип мактарга.
Бәһасез бер егетлеге аның -
Ике татар бирде татарга!
Яну
1967 ел. Илһам Шакировның гөрләгән чагы. Мин, эстрада артисты буларак, Илһам белән Урта Азиянең 44 каласында концертлар куеп йөрдем. Уңыш - галәмәт иде. Мин дә үз хикәяләремне сөйләп, шомарып беттем. Урта Азиядәге, Уфа, Ижау, Чаллыдагы уңышларыбызны күреп, безне Мәскәүгә тагын 10 концерт куярга чакыр­дылар. Мәскәүдәге 10 нчы концертыбыз Чайковский исемендәге концертлар залында узачак иде. ЦК пленумы тәмамланган, бөтен чит ил кунакларын Татарстан хөкүмәте Илһам Шакиров концертына чакырган. Мин сөенәм, Татарстан обкомы минем ничек оста сөйләгәнемне күреп алыр да мине үстерер, дәүләт оештырган концертларга да чакырырлар, дип хыялланам.
Әмма концерт залының хуҗалары белән аңлашылмаучылык чыгып, тамаша башланырга ун минут кала микрофоннар юклыгы ачыкланды. Залда бөтен ЦК, чит илләрдән килгән кунаклар. Илһам әйтте:
- Микрофоннарны алып килгәнче, аларны корганчы, син сөйлисең! Бетте-китте!
Ә минем репертуар ярты сәгатьлек кенә. Хикәяләремне сөйләп бетердем, уңыш әйбәт, яттан белгән шигырьләрне сөйләдем. Илһам һаман сөйләргә куша. Микрофоннар һаман юк. Шуннан мин, тиле, тоттым да Кырым татарларының Урта Азиядәге хәлләре турында сөйләп киттем. Бу бернинди сәхнә кануннарына да сыймый иде. Кырым татарларының аяныч хәлләре турында сәхнәдән түгел, үзара сөйләшергә дә ярамый торган чак.
Бу минем сәхнәдә, иҗатта чытырдап януым иде. Микрофоннар килгәч, Илһам җырлап залны шаккатырды, әмма мине серле кешеләр урап алды. Мине филармониядән өерттереп кудылар, китапларымны чыгару авырайды. Мин чытыр­дап яндым.
Шуннан соң Батулла иҗаты турында татар матбугаты авызына су капты. Аннан соң танымау - тәнкыйть чоры башланды.
ШТМ
Мин Актёрлар йорты янында ШТМ (Шаяннар-тапкырлар мәҗлесе) оештырдым. ШТМ 1988 елгача уңышлы эшләп килде. Бу, үзенә күрә, сатира театры иде. Үзем оештырган Шаяннар-тапкырлар мәҗлесендә атаклы кешеләргә пародияләр башкару гадәткә кереп киткән иде. Мин Сибгат Хәким булып еш кына сөйли идем. Сибгат абыйның моңа ачуы чыккан, ул Гөргөригә әйткән:
- Батуллага әйттем мин... Син артист булалмадың, режиссер булып карадың, барып чыкмады. Язучы булырга маташтың, булмады, хәзер даһиларны мыскыл итәргә калдыңмыни инде, - дигән.
Шуннан соң мин Сибгат абыйның үзен чакырдым пародия тамашасына. Акыллы карт аңлады, пародия ул мыскыл түгел, пародия ул теләсә кемгә тәтеми, ул бары тик атаклы кешеләр турында гына була ала. Тамашадан соң Сибгат абый кулымны кысып, аркамнан сөеп әйтте:
- Дәвам ит... Син, ниһаять, үз урыныңны тапкансың икән, син классиклар булып кыланып, тарихта калачаксың! - диде.
Аяз Гыйләҗев, берничә китап чыгарган булсам да:
- Ыслушый, парин, менә мин утыз өч пьеса яздым, иеме!.. Мин Батулланың әйбәт әсәр язарына ышанмыйм! Ул урамда трай тибеп йөрүдән башканы белми! - дигәч:
- Аяз абый! - дидем. - Утыз өч пьеса язуның һич кирәге юк, Батулланың утыз өч ел бара торган «Кичер мине, әнкәй» кебек бер пьесасы да җитә! - дидем.
Менә кырык ел була инде: бу пьесам сәхнәдән төшми уйнала килә. Әмма «Сөембикә» кыйссасын укыгач, Аяз остаз:
- Батулла Сафа Гәрәй хан белән Сөембикә ханбикәгә һәм үзенә дә һәйкәл салды! - дип язды, рәхмәт аңа.
Мөхәммәт Мәһди:
- Батулла ул мәҗлес уртасында, аның белән утыруы бик күңелле, әмма язучы буларак, мин аның иҗаты турында бер уңай сүз дә әйтә алмыйм. Батулла ул «пускач» кебек тырылдый да тырылдый, аннан әһәмиятле әсәрләр өмет итмим! - диде.
- Әйе, мин «пускач» кына, Мөхәммәт абый, әмма татар әдәбиятының олы моторы ватык, минем тырылтаудан шуңа күрә файда юк! - дидем.
Әмма «Юл буенда зәңгәр чәчәк» кыйссасын укыгач, Мәһдинең язган сүзе бу:
- Батулла бу әсәре белән татар әдәбиятында үз биеклеген яулады, бу биеклектән бер карыш та аска төшеп булмый, бу биеклектән бары тик тагын да югарырак күтәрелеп кенә була!
.Мөкәррәмә карчык өч улы уртасында: Рәсим, Сайрус, Рабит. 2006 ел .
.Батуллиннар гаиләсе. 1994 ел (калфак киеп, сабыйларга түбәтәй кигезеп, каракүл бүрек киеп, кечтеки генә булса да миллилекне сакларга иде).
.Абыйлы-энеле Батуллиннар (Нурбәк, Байбулат).
. Биектау районы, Чыршы авылындагы йорты янында. 1996 ел.
.Илһам Шакиров, Рабит Батулла, Равил Фәйзуллин, Марсель Галиев, ... .
. Ә.Габиди, Р.Мингалим, Ә.Гаффар, Р.Кәрами, М.Гали, Р.Батулла.
. Туфан Миңнуллин һәм Әмирхан Еники белән. 1998 ел.
. Мөдәррис Әгъләм белән Байбулат. Шагыйрьнең соңгы кичәсе. Озак та тормый вафат булды. Ул миңа "Китә алмыйм" шигырен сөйләргә васыять итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев