Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Тирән елга тын ага

Тәслия Мәҗитова ясаган күп детальле, бай эчтәлекле, бер күрүдә истә кала торган үзенчәлектәге картиналар белән танышуга ук күңелдә шатлык хисләре туа.

Рәссамның исеме дә гарәпчәдән «шатлык, куаныч» дип тәрҗемә ителә. Ул, чын талант иясе буларак, тыйнак шәхес. Шуңадыр, аның әсәрләренә карагач та, «Тирән елга тын ага» мәкале искә төшә. Бу рәссам беркайчан да үзе хакында сөйләми, ул бар хис-тойгыларын, тормыш фәлсәфәсен берсеннән-берсе матур әсәрләрендә чагылдыра.

Яр Чаллы каласында яшәп иҗат итүче, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы   Тәслия Мәҗитова 1957 елның 21 июлендә Мөслим районының Сөякәй авылында туган. «Безнең авылыбыз тарихы 1795 елдан бирле мәгълүм. Ул борынгы чыганакларда да искә алынган.  Биредә мәчет, мәктәп, су тегермәне булган. Инкыйлабтан соң манарасы киселеп, бинасы башта – мәктәп, аннары клуб итеп үзгәртелгән мәчетебез бар иде, тик аның язмышы аянычлы тәмамланды...» –  дип искә алды ул әңгәмә башында ук. Ә аннары туза барган элеккеге мәчет бинасын инде яндырып, көл иткәннәр икән... Шушы борынгы мәчет тарихын ул кечкенәдән бирле күңел түрендә саклый. Әлеге бинада урнашкан мәктәптә башлангыч белем алгач, Тәслия Әмирхан кызы укуын Әмәкәй авылындагы сигезьеллык мәктәптә дәвам иткән, аннары инде – Күбәк авылында... Ә ул авыл Сөякәйдән ун чакрымнан артык ераклыкта урнашкан. Урта мәктәпне тәмамларга кирәк бит, кар-буранмы, җил-яңгырмы, ун чакрым юл һәр көн җәяү үтелгән, белем хакына барысына да түзелгән... Тырышлык,  сабырлык сыйфатлары да, белемгә көчле омтылыш та шушы еллардан ук килә. Юкса, гаилә куаныч-мәшәкатьләре дә өстәлгән чорда, нәкъ 40 яше тулгач, ул Яр Чаллы дәүләт педагогика институтына укырга керер идеме икән?.. 

Ниһаять, әлеге хатирәләрен барлап, авылдашларының, газиз әтисенең мәчет тарихы хакында әрнеп сөйләгәннәрен дә оныта алмыйча, ул шул мәчет сурәтен киндергә ясарга булган. «Һәм мин аны бер утыруда, 2-3 сәгать эчендә ясап та бетердем, – диде рәссам ханым. – Моңа кечкенәдән бирле әткәй-әнкәй тәрбиясеннән сеңгән Аллаһы Тәгаләбезгә ышану, иман көчем дә булышлык иткәндер. Мин мәчетнең яндырылган мәлен сурәтләдем. Шушы «Мәчетебез язмышы» картинамны Түбән Каманың Ә.Фәтхетдинов музеенда ачылган күргәзмәмдә күрүчеләр дә истә калдырды, югыйсә, ул күргәзмәгә нинди генә хезмәтләрем эленмәгән иде, ә кызым Ләйсән исә аны гомумән дә тетрәндергеч сурәт дип атады. 

Җаным-тәнем белән авылга береккән мин. Аның бар җисем-ядкяре, табигате, иген кырлары, болыннары, өч инеше һәрвакыт күз алдымда тора. Туган ягымны сагынсам, аны киндерләрдә тас­вирларга тотынам... 

Картиналары Россиядәге бик күп шәхси тупланмаларда, Чистай мөхтәсибәтендә, Алабуга, Чирмешән районнарында, Түбән Кама, Әлмәт, Мөслимнең туган як музейларында, Чаллы картина галереясында сакланучы иҗатчының һөнәри юлы Лениногорск педагогика училищесының сынлы сәнгать-графика бүлеген тәмамлагач башланган. Ул әлеге училищены 1979 елда рәсем сәнгате, сызым укытучысы белгечлеге буенча тәмамлаган һәм Әмәкәй   мәктәбендә балалар укыта башлаган. «Берьюлы өч сыйныфны укыту бик җиңел булмады, 22 кечкенә бала күзләремә генә карап тора, тәҗрибәм юк, әмма шулай да бер ел буе укыттым, ата-аналар җыелышларын да уздырдым, караңгы чырай күрсәтүче булмаса да, түздем. Укыту процессы минем өчен түгелдер кебек тоелды. Күрше авылда балалар бакчасы ачылгач, шунда күчтем, соңрак янә Октябрь сигезьеллык мәктәбендә белем бирергә  туры килде. Һәм 1984 елда Яр Чаллы каласына килдем. Миңа нибары 26 яшь, әле гаилә дә кормаган чагым, «КамАЗ»ның Автомобильләр җыю заводына рәссам-бизәүче булып урнаштым. Эшемне бик ошатып башкардым. Аннары инде гаилә корып, ирем Гамил белән Альберт улыбызны, Ләйсән кызыбызны үстердек. Бүген улыбыз – төзүче, кызыбыз – рәссам-проектлаучы.  Кызым төсләр гармониясен яхшы белә, ул да кул эшләнмәләре остасы, сәйлән белән картиналар чигә. 

Миннән еш кына: «Сез картиналарыгызны ничә яшьтә яза башладыгыз?» – дип сорыйлар. Мин: «40 яшемдә», – дигәч, бик гаҗәпләнәләр. Сез дә гаҗәпләнерсез», –  диде рәссам ханым. Һич юк, бер дә гаҗәпләнмим. Аның иҗатындагы натюрмортлар, пейзажлар, сюжетлы композицияләр, портретлар – барысы да сокландыргыч матур! Алардан үз милләтенә, татар мәдәниятенә, гамәли сәнгатенә булган мәхәббәт бөркелеп тора, аларга һәркем мөкиббән китәрлек. Шуңа күрә Тәслия Әмирхан кызына башка сорау бирәм:

 – Сезнең хиссиятле, экспрессив иҗатыгыз реалистик сынлы сәнгать мәктәбе кануннарына нигезләнсә дә, импрессионизм юнәлешендә булса да, техник башкарылышы буенча барыбер үтә гаҗәпләндерә. Сез иң беренче җитди картиналарыгызны да нәкъ шушы ысулны кулланып яздыгызмы?

 – Миңа 40 яшь чакта, бер дус ханым: «Әйдә, Чаллы педагогика институтына укырга керәбез», – дип тәкъдим итте. Тәвәккәлләдек. Аның белән институтның сынлы сәнгать-графика факультетында читтән торып укый башладык. Ә ул курска, ни хикмәт, ярты төркем – яшьләр, ярты төркем олырак яшьтәге студентлар җыйналды. Уку чорыбыз бик күңелле үтте.  Эшләремдә күбесенчә ел фасылларын тасвирладым. «Рабига күле» дип аталган 2002 елгы дип­лом эшем дә Болгар табигатенә багышланды. Аны язу өчен язын ук иремне, улымны ияртеп, шул якларга барып кайттым. 

Мин әүвәл пейзажлар иҗат иттем, аннары гына натюрморт жанрына күчтем. Бу техниканы мин бер сүз белән болай дип аңлатам: кулым шундый. Мондый ясау рәвеше, әйтерсең лә, үзеннән-үзе барлыкка килде. Җаным шулай итеп ясарга теләде димме инде... 

Әнием Әсхия дә, әтием Әмирхан да гомер буе колхоз эшендә булды.  Әтием тракторчы иде, басудан кайтып кермәде. Табигатьне яратуым – әтиемнән килә, ахрысы. Кайчак: «Агроном булсам, басуларда гына йөрер идем!» – дип тә уйлап куям хәтта. Чөнки әткәй хезмәте кергән, ул сөргән киң кырларга, зәп-зәңгәр күккә, җылы җилләргә, офыкка кадәр сузылган алтын башаклы басуларга карап, барысына  соклану – балачактан бирле. Мин табигатьне яратам, һәммә чәчәкләрне, әмма алар арасыннан бигрәк тә ромашкаларны үз итәм. Мин бар Җиһанны яратам! Мин кешеләрне дә бик яратам һәм шул ук вакытта кешеләргә ачу да саклый белмим. Дөньяны  шулай, бары куанып кабул итүем барлык хезмәтләремдә дә ачык чагыла.

Әнием рәсем ясавымны бик теләде! Рәсемнәремне ошаткандыр инде. Институтта укыганда бит өй эше итеп бирелгән төрле этюдларны да күп ясарга кирәк иде, тышта кар яуса да, әнием миңа: «Бар, рәсем ясап кайт инде», – дия торган иде. Менә шулай итеп, белемнәремне тагын да ныгыта башлагач та, 40 яшемдә кулыма янә кылкаләмнәр алып, каршыма чиста киндер, майлы буяулар куеп, илһамланып картиналар яза башладым. Беренче шәхси күргәзмәмне 48 яшемдә 2005 елда Чаллы картина галерея­сында ачтым.  

– Сезнең шушындый, дулкынлы энергия тибрәлеп торгандай итеп язылучы әсәрләрегез нинди атмосферада туа?

– Алар тулы тынлыкта языла. Бу вакытта миңа бернинди көйләр дә комачау итәргә тиеш түгел. Арка ягыннан карап торучы да булмаска тиеш. Мин бар күңелемне биреп, 3 сәгать язам. Аннан да артык вакыт ясап утыра алмыйм. Язганда башым уйлар белән тулы була, кулларым ясап тора... Картина язганда, энергия күп түгелә. Бу хакта бар рәссамнар да искәртәдер. Әйе, әсәрләремдә этнографиягә басым ясыйм, халык гореф-гадәтләрен тасвирларга тырышам. Картиналарым күп. Аларның берникадәре күмәк пленэрларда да ясала. Мәсәлән, быел без Мөслимдә Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале кысаларында оештырылган этнопленэр үткәрдек, анда илебезнең илле ике рәссамы җыелды, чара көннәрендә ясалган кырыкка якын эшебезне мөслимлеләргә бүләк итеп калдырдык, халык белән теләп аралаштык. Гомумән, җиде дистәгә якын үз картинамны төрле оешмаларга, мәдәният йортларына бүләк итүче рәссам дә мин.

– Тәслия ханым, сез үз иҗатыгызда натюрмортлар ясауга өстенлек бирәсез...

– Әйе. Әмма вакыт-вакыт сюжетлы композицияләр  дә ясыйсы, кеше сурәтләренә дә алынасы килә. Күңел халәте үзгәреп тора. Бу һәр рәссамга хас... Мин чыннан да тирә-юнь мохиттагы предметларга, савыт-сабага  игътибарлы. Кечкенә чакта ук әниемнең кул эшләнмәләрен күреп үстем. Мин генә түгел, өч бертуган энем дә аларга сокланып туймады. Без шул ямьле чигешләрне күреп, ясарга өйрәндек дә инде. Сәләт булгач, энеләрем дә мәктәп стена газеталары рәссамнары булып танылды, алар хәзер дә йә шигырь яза, йә рәсемнәр сызгалыйлар әле. 

Өебездә әнкәйнең чигүле мендәр тышлары, тәрәзә пәрдәләре,  кулъяулыклары, ыргак белән бәйләнгән тастымал башлары, башка челтәрле әйберләр күп иде. Хәзер аларны үземдә кадерләп саклыйм. Шуларны һәм авылда кирәк булган көнкүреш әйберләрен кулланып, натюрмортлар язам. Алар берничә дистә инде... Әйтик,  әнием кул эшләнмәләрен тезеп, янәшәгә талбишек тә куеп,  «Бишек җыры» дигән әсәремне дә яздым, «Чулпы чыңы. Әнкәйгә истәлек» картинам да нәкъ шулай иҗат ителде. 

Натюрмортларымны ошаталар, юбилеем уңаеннан ачкан шәхси күргәзмәмә килгән Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев та үз чыгышында: «Бу күргәзмәне күрер өчен махсус килдем, ерак юллар үтеп, бирегә кадәр килүемә бер дә үкенмим, күңелем матурлык белән тулды!» – диде. Мондый җылы бәяләмәләр һәр рәссам өчен дә көтеп алынган шатлык. Без бит картиналарыбыз­ны халык өчен язабыз. Узган ел, 65 яшьлек юбилеем уңаеннан, «Туган як җылысы» күргәзмәмне Яр Чаллы, Түбән Кама, Мөслим тамашачыларына күрсәттем. Шәхси күргәзмәмне,  кайчан да булса, башкалабыз Казанда да ачарга хыялланам.

– Сез, белгәнемчә, әле дә эшлисез?

– Әйе, Чаллының 52 нче татар урта мәктәбендә рәсем дәресләрен алып барам. Укучыларымны натюрмортлар, милли тематикадагы рәсемнәр ясарга өйрәтәм, мин аларны катгыйлык чигендә тотып укытмыйм, иркенлек бирәм, теләгәннәре класс буйлап йөреп, башка иптәшләренең рәсемнәренә дә күз төшереп килә ала. Укучыларымның берничәсе шушы һөнәрне сайлап, Казан, Мәскәү югары уку йортларында да укый. Укыту тәҗрибәм бар, моңа кадәр дә калабызның 2 нче балалар сынлы сәнгать мәктәбендә укытучы булып эшләгән идем.  Хәзер рәсем укытучылары өчен Россия күләмендә  төрле бәйгеләр дә оештырыла башлады. Быел мин дә Мәскәүдә узган шундый бәйгедә «Сынлы сәнгать» номинациясендә җиңеп, I урынга лаек булдым.

Өч оныгыбызның берсе – II сыйныфны тәмамлаган Энҗебез  рәсем ясауга бик һәвәс. Ясый башласам, шул минутта ук янәшәмә килеп баса, аңа рәсем ясауда бары да кызык, үскәч, әгәр дә шушы һөнәрне сайласа, шат булыр идем, тик ата-анасы гына моның белән килешмәскә мөмкин. Ни дисәң дә, һәрбер рәссамга да уңыш юлдаш булмый.

 – Алдагы көннәр белән бәйле тагын нинди максат-планнарыгыз бар?

 – Мин – ТР «Ак калфак» татар хатын-кызлары  оешмасының Яр Чаллы бүлегендә. Быел апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы белән «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы оештырган III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында да катнашырга насыйп булды, анда ачылган күмәк күргәзмәгә дә үз өлешемне керттем. Хәзер рәссам Рауза Иванова-Латыйпова белән бергәләп, «Ак калфак»ның Чаллы бүлеге әгъзаларын да туплап, республика яисә халыкара күләмдәге «Ак калфаклы рәссамнар» оешмасын төзергә ниятлибез. Татарстанда, Россиядә гомер итүче хатын-кыз рәссамнарның, декоратив-гамәли сәнгать осталарының иҗат эшләрен туплап, күп кенә күчмә күргәзмәләр ачарга хыяланабыз. Безне Уфага, Австралиягә, Кытайга да чакырдылар инде, чөнки сынлы сәнгать әсәрләре бүгенге көндә аеруча популяр. Картиналарның миллилек ягы буенча аерылып торуларын телибез, безгә гомуми глобальләштерү кирәкми. Менә сез дә бит иҗатымны нәкъ менә милли төсмерләрдә булганы өчен искәрттегез. 

– Шулай. Зур шәхси күргәзмәгезне Казан сәнгать сөючеләренә, сәнгать белгечләренә дә тәкъдим итәргә насыйп 
булсын! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев