Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Шәмаил арт: традиция һәм заманчалык

Шәмаил сәнгате Казаныбызда беренче тапкыр шундый күләмдә, халыкара дәрәҗәдә күрсәтелә. 

Татар шәмаил осталары һәм каллиграфларның «Әлиф» берләшмәсе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә, олуг Тукаебызның 135 еллыгы һәм Туган телләр елына багышлап, «Шәмаил арт» беренче ислам сәнгате фестивален оештырды. Аның кысаларында бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгындагы - «Хәзинә» һәм Кол Шәриф мәчетенең татар шәмаиле галереясында күргәзмәләр бара. Шәмаил сәнгате Казаныбызда беренче тапкыр шундый күләмдә, халыкара дәрәҗәдә күрсәтелә. 


Экспозициядә үз каллиграфия осталарыбыздан Нәҗип Нәккашның иҗатына зур урын бирелгән. Нәҗип аганың Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәехзадә Бабич, Бакый Урманче, Исмәгыйль Гаспралы, Муса Җәлил, Галимҗан Ибраһимов һәм милләтебезнең бүтән бөек шәхесләренә багыш­ланган шәмаил-плакатлары матурлыгы белән генә түгел, бай мәгълүматлы булулары белән дә кыйммәт. Анда автор мөхтәрәм шагыйрь, язучылар, галимнәребезнең шәхси туграсын иҗат итеп кенә калмаган, иҗат эшчәнлекләренең асылын билгеләгән шигырь юлларын, тормыш шигарьләрен язган. 1990 елларда татар шәмаилен торгызган, берничә буын каллиграфия осталары тәрбияләп, яшьләр өчен үрнәк-өлге булган Н.Нәккаш хәреф сәнгатендә киң агарту эше алып барган шәхес буларак үзе дә мәгърифәтчеләр сериясендә урын алырга лаек. Киләчәктә шәкертләреннән берсе бу эшне башкарып чыкса, нинди күркәм булыр иде.

Бөек Ватан сугышы мәхшәрен кичкән рәссам Владимир Поповның олыгаеп, җирдә яшәүнең асылына төшенгәч, шәмаил сәнгатенә килүе үзе могҗиза түгелмени?! Күргәзмәдә аның да иҗат эшләре урын алган. 97 яшьлек рәссам күргәзмәне ачу тантанасында да катнашты. Олырак яшьтә булса да, Попов та – Н.Нәккаш шәкертләренең берсе. 

Шәмаил техникасы бик үзенчәлекле. Татар шәмаилләрен, мәсәлән, элек-электән ялтыравыклы кәгазьләр кулланып ясаганнар. Нәтиҗәдә, шәмаилләргә шул кәгазь аша Аллаһтан якты нур иңгән сыман тәэсир кала. Бу техниканы шәмаилләрдән тыш та кулланырга мөмкин. Мәсәлән, Уфа рәссамы Илдар Гыйльманов аның ярдәмендә Кол Гали, Гаяз Исхакый, Кол Шәриф, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская портретларын иҗат иткән. Бу шәхесләр аша Аллаһ кешелеккә үзенең сүзен, нурын иңдергән ич. Әлеге портретларның Н.Нәккашның мәгърифәтчеләр шәлкеме белән бер залда урнашуы мөһим. Икесе ике төрле иҗат бер-берсен тулыландыра һәм баета. Шушы бер залда урнашкан ике авторның шәмаилләре мисалында гына да бөек шагыйрь, язучыларның төрле буыннарны тупларлык көчкә ия булулары ачык күренә. 

Уфа рәссамнары Вәкил Шәйхетдинов, Васил Ханнанов, Ринат Миңнебаев, Җәмил Әхмәтгалиев гарәп хәрефенә нигезләнеп тирән фәлсәфи эчтәлекле картиналар иҗат иткән.  Чаллылар Ләйсән Вәлиуллина, Ленар Әхмәтов, Рият Мөхәммәтдинов, Сәгыйдә Сираҗиева, Чулпан Шәрифуллина шулай ук борынгыдан килгән шәмаил сәнгатенә үзенчәлекле карашларын чагылдырган. Элек гарәп хәрефләре шәмаилләрдә генә кулланылса, хәзерге заман авторларының серле ыргаклар тирәсендә тулы картиналар, пейзаж, натюрмортлар иҗат итүләре сокландыра. 

Татар шәмаиле шулкадәр тамашачыны җыйганы юк иде әле. Галерея, күргәзмә залларына бүген заманча экспозицияләр карар өчен генә бу хәтле халык килергә мөмкин. Ата-бабаларыбыздан мирас булып калган серле шәмаил сәнгатенең шундый зур кызыксыну уятуы сөендерде. Тамашачыны сәламләргә республикабызның мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән, милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Айрат Зарипов, Төркиянең Казандагы генераль консулы Исмәт Эрикан, Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева килгән иде.

Күренекле хәттат Нәҗип Нәккаш күргәзмәне ачу тантанасында чыгыш ясап, Бөек Болгар дәүләтеннән бирле килгән 1000 еллык гарәп язуының 1928 елда – латин имлясы, 1939 да кирилл язуы белән алмаштырылганнан соң, җитмеш ел буе онытылып торуына да карамастан, бүген яңа көч белән ургып үсүенә сөенечен белдерде. Чыннан да, каллиграфия мәйданына дистәләгән яшь рәссам килеп, алар арасында осталыкны камилләштерү йөзеннән Төркиядә укып кайтучылар булуы бүген Казан Кремленең үзәгендә әнә шундый зур күргәзмә оештыру мөмкинлеге бирде. Гүзәл затларыбыз бу сәнгатькә тагын да нәфислек, нәзакәтлелек өстәде. Гөлназ Исмәгыйлева, Чулпан Шәрифуллина, Әлфия Исхакова, Роза Хуҗина... – һәркайсының үз йөзе, үз иҗат стиле бар. Күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән Зөлфия Мөхәммәтдинова шулай ук гарәп каллиграфиясе сәнгатен баеткан рәссамнарыбызның берсе иде. 

«Язу — кеше җанының геометриясе, инженериясе», дип бөекләр белмичә әйтмәгәндер. Күргәзмәне ачу тантанасында Уфа рәссамы, Иран каллиграфлары ассоциациясе әгъзасы Айдар Гәрәев, гарәп хәрефләре аңлашылмаса да, шәмаил, картиналарны күңел белән «карарга» өндәде. Гарәп язуына нигезләнгән сәнгатьне музыка белән чагыштырды. «Ислам илләрендә алгебра, астрономия, медицина һ.б. күп кенә фәннәр барлыкка килсә дә, каллиграфиягә иң зур урын бирелгән. Чөнки каллиграфия ул - әдәп. Матур язу сәнгатендә адәм баласы үзен аңлавы аша Аллаһка якыная. Каллиграфия – гап-гади сәнгать түгел, әхлак, мәдәниятне тәрбияләүче мөһим чараларның берсе ул», – диде Уфа кунагы. 

 Фестиваль күргәзмә белән генә чикләнми, «Хәзинә» милли сәнгать галереясында төрле рәссамнарның осталык дәресләре дә бара. 

Шәмаил күргәзмәсенең шулкадәр кызыксыну уятуында тагын бер сер – анда Төркия рәссамы Левент Карадуманның күп сандагы абстракт картиналар белән катнашуы. Левент Карадуман – Төркиядә танылган каллиграф. Тамашачы аның абстракт картиналарына карап алдана күрмәсен, Төркия кунагы классик каллиграфия традицияләрен бик яхшы белә. Борынгы кулъязмаларны рес­таврацияләргә теләүчеләр Карадуманга чиратка тезелә, ди белгечләр. Бер үк вакытта җылы як рәссамының классик рәсем сәнгате буенча да ныклы белеме, әзерлеге бар. Һәм Карадуманның рәссамлык сәләтен абстракт картиналарында төсләрне матур яраштыруыннан ук чамаларга була. Әйтергә кирәк, «Хәзинә» милли сәнгать галереясындагы экспозициядә Карадуман эшләренә зур урын бирелгән. Алар тамашачыларда каршылык­лы фикерләр уятты. Берәүләр бик яратты, икенче берәүләр исә канәгатьсезлек белдерде. Классик каллиграфия сәнгатеннән читкә тайпылып, Европа йогынтысына иярү түгелме бу, диештеләр. Төрле карашлар буласын алдан белгәндәй, фестивальне оештырган «Әлиф» берләшмәсе җитәкчесе Р. Шәмсүтов Левент Карадуман белән «түгәрәк өстәл» үткәрде. Баксаң, Төркия рәссамы үзен Европага иярүче дип түгел, киресенчә, Европа халкы үзләштергән һәм бөтен дөньяга үзенеке дип тәкъдим иткән Шәрык сәнгатен кире кайтаручы дип белә. Аның сүзләренә караганда, Госманлы империясенең варисы булып калган Төркиядә классик каллиграфия сәнгате нык үскәнгә күрә, озак еллар традиция кысаларыннан чыгу тыелды. Әмма бу сәнгатькә яңа буын рәссамнар килеп, аларга традиция эчендә кысан була башлагач, моннан ун-унбиш ел элек гарәп хәрефе нигезендә тәүге абстракт картиналар барлыкка килде. Карадуман фикеренчә, Европа сәнгатендә, бигрәк тә абстракт сәнгатьтә ислам мәдәнияте йогынтысы ачык сизелә. Әмма Европа аны үзенеке дип тәкрарлый. Карадуман исә, ул Европаныкы түгел, уртак сәнгать, дип дәлилләмәкче. 

Хәер, һәр тамашачы, күргәзмәгә килеп, бу сорауга үзе җавап тапсын әле. Бер көнне каллиграфия күргәзмәсенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде һәм Төркия кунагы Левент Карадуманнан осталык дәресе алды. 

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев